2015 1/2

Бөек Ватан сугышының гади корбаны (Габделхак Ислаев турында хатирәләр)

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына

Г. И. Ислаев. 1930 еллар.

Бөек Ватан сугышы турында хатирәләр Русия мәмләкәтендә яшәүче һәр татар гаиләсендә саклана торгандыр. Җиңүнең 70-еллык бәйрәменә тантаналы әзерләнү — зур югалтулар, чиксез кайгы-хәсрәт китергән, халкыбыз арасында төрле миф-әкиятләр тудырган, данлы һәм шанлы сугыш еллары турында күңел түрендә сакланган истәлекләрне яңартырга этәргеч бирде. Күп еллар үткәнлектән саргаеп таушалган фотосурәтләр, кадерләп сакланган өчпочмаклы хатлар эзләп табыла.
Үткән 2014 елның ноябрь аенда Пермь өлкәсе Октябрь районы Ишем авылы мәктәбендә укучылар белән очрашудан соң мәктәп китапханәсендә районда әзерләнгән һәм нәшер ителгән хәтер китабын алып, минем әти турында берәр мәгълүмат юк микән дип эзләнеп утырдым. Эзли торгач түбәндәге ике юлга тап булдым: «Ислаев Габтулхак, 1907 года рождения, Уразметьево. Призван в июле 1941 г. Воевал в Севастополе. Попал в плен. Вернулся домой в 1945 г.»1 Бу юллар башыннан алып ахырына кадәр сугыш кырларында булган әтием турында истәлекләрне яңартырга этәргеч бирде. Шушы очрашудан соң Ишем авылында яшәгән бертуган Хаҗәр апам белән әтине искә алып озак сөйләшеп утырдык. Укучыга тәкъдим ителгән язмам шушы сөйләшүләр, уйланулар нәтиҗәсе.
Габделхак Исламетдин улы Ислаев, ХХ гасыр башында, 1906 елда Уразмәт авылында биш кыз үстергән урта куллы крестьян гаиләсендә туган. (Әтинең туган елы хәтер китабында 1907 дип язылган, бәлки документлар буенча ул 1907 елгы булып йөргәндер). Авыл элегрәк бер-берсеннән аралары ярты чакрым тирәсе ара калдырып урнашкан ике өлештән — Уразмәт һәм Казак авылы өлешеннән тора иде, хәзер инде ул берничә урам белән бөтенләй кушылып беткән. Безнең яктагы башка авыллар шикелле авылның ике исеме бар: рәсми документларда ул Уразмәт дип теркәлсә, халык арасында ул Яңабирде атамасы белән билгеле. Авылыбыз хәзер Пермь краеның Октябрь районына карый.
Безнең авылны бик зур дип атап булмый, гәрчә анда ике авылга 200 тирәсе хуҗалык, ике мәчет булган, хәзерге вакытта бер мәчет, Уразмәттә 400, Казак авылында 200 кеше санала.
ХХ гасыр башында туган һәрбер кешенеке шикелле, әтинең тормыш юлы бик сикәлтәле һәм каршылыклы булган. Әти башка авыл малайлары шикелле революциягә кадәр мәчет каршындагы мәктәптә белем алган. Урысча укырга һәм язарга ул Кызыл Армиягә алынып, кече командир курсларында өйрәнгән булса кирәк. Кайбер очракта, әзрәк мактанып, мин сугышта помощник командира взвода булдым, дип әйтә иде. Бөек Ватан сугышына кадәр аны еш кына иң кызу җәйге эш вакытында хәрби сборларга чакырганнар. Моңа минем әни, яисә әтинең әнисе һәм әтисе бик зарланганнар, чөнки хуҗалыкта әтидән башка авыр эшне алып барырлык ир-ат булмаган. Белеме зур булмаса да ул күп нәрсәне белә, бар нәрсә белән кызыксына, өлкә һәм район газеталарына языла һәм укый, сәясәт белән кызыксына иде. Аның тышкы кыяфәтенә килгәндә, ул урта буйлы, чандыр, физик яктан көчле, нык кеше булган.
Г. И. Ислаевның биографиясе романнарга язарлык кызык, төрле вакыйгаларга искиткеч бай. Аның авылдашлар арасында авторитеты зур иде. Нинди генә урында, нинди генә эштә эшләмәсен, аның үз кыйбласы булган, кеше белән юкка-барга кычкырышмыйча, һәркем белән дә көләч йөз белән сөйләшә, аралаша, матур әңгәмә кора белгән кеше иде. Әлбәттә, безнең арадан бакыйлыкка 1963 елда күчкән кешене без идеаллаштырыбрак искә алабыздыр, анысы да әти-әнисен күңел түрендә сагынып саклаган бала өчен табигый.
Ул гади колхозчы, склад мөдире, бригадир, колхоз рәисе урынбасары, ферма мөдире, корт караучы, ветеринар, мич чыгаручы булып төрле хезмәтләр башкарды. Авыл кешесе буларак, аның эшләмәгән эше юк иде: мич салудан башлап нарат тамырларыннан дегет кайнату. Дегет кайнатырга кайдан өйрәнүен ныклап ачыклап булмады. Ул бу һөнәренә әсирлектә, яисә Исламетдин картәтидән өйрәнеп калган булса кирәк. Ирин елгасының сул ягында, безнең йорт каршында диярлек, әтинең дегет кайната торган кечкенә генә заводы да бар иде. Ул биредә вакыты-вакыты белән дегет кайната, ә миңа иптәш малайлар белән бергәләп тирә-яктагы урманнарда нарат тамырларын казып, дегет кайнату өчен чимал әзерләргә шактый туры килде.
Әтигә 10-12 яшь булганда безнең якларда Совет власте урнаштырыла. 1918 елның язында гражданнар сугышы башлана, һәм ул 1920 елның февраль-март айларына кадәр дәвам иткән. Безнең авыл гражданнар сугышы елларында еш кына я кызыллар, я яшелләр, я аклар кулында булган. 1919 елның салкын гыйнвар аенда Пермь шәһәрен аклардан азат итү өчен кызылларның Азин дивизиясе Шучье-Озеро станциясеннән Күңгер шәһәренә Ирин елгасы буйлап һөҗүм оештыра. Ул вакытта аклар белән кызыллар арасында сугыш бик каты булганлыктан, безнең Исламетдин бабай гаиләсен авылдан алып Иринбаш авылында туганнарда күпмедер вакыт яшәргә мәҗбүр була.
Г. И. Ислаев өчен иң авыр чор 1930нчы елларда башлана. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Сульмаш авылыннан (хәзер Чернушка районы) хәлле тормышлы, Озын Гарипнең беренче баласы булган Нәгыймә исемле кызга өйләнеп тормыш корып җибәрә. Берсе артыннан берсе өч кыз балалары туа, тик алар озын гомерле булмыйча, кечкенәдән үк авырып вафат булалар.
Авыл тормышын астын-өскә китергән колхозлаштыру чоры әтигә зур фаҗига алып килә. Укый-яза белгән кеше буларак аңарга колхозның склад мөдире вазифасын тапшыралар. Ни кызганыч, 1932 елның 7 августында СССР җитәкчеләре М. Калинин, В. Молотов (Скрябин), А. Енукидзе имзалары астында дәүләт, колхоз милкен саклау турында закон игълан ителә. Шушы закон нигезендә җәмәгать милке Совет строеның нигезе, ул изге һәм кагылырга ярамый торган дип игълан ителә, ә җәмәгать милкенә кул сузган кешеләр халык дошманына әйләнәләр һәм аларга каршы көрәш Совет властеның беренче вазифасы итеп билгеләнә. Колхоз милкен урлауда гаепле дип танылган кешеләргә җәзаның иң югары дәрәҗәсе — атып үтерү яисә ун елдан да ким булмаган төрмә карала.
Шушы закон чыкканнан соң һәр төбәктә социалистик милекне саклау буенча кампания оештырыла, шул кампаниядә Г. И. Ислаевны складта сакланган ашлыкны

Г. И. Ислаев.

урлауда гаепләп төрмәгә утырталар. Ревизия ясаганда складта документта исәпләнмәгән өч килограмм ашлык табыла. Бу ашлыкны син урлар өчен саклагансың дип гаепләнә ул. Судта авыл кешеләреннән берсе әтине склад идәне астында, идәнне тишеп, капчыкка ашлык тутырып утырганын күргәнлеген сөйләгәч, әтием: «Мин бит складның хуҗасы, складны ача торган йозакның ачкычы минем кулда, миңа идән астына кереп торырга кирәкми, ашлыкны алып китәргә уйласам, мин аны беркемнән дә яшермичә тутырып алып китә алыр идем», — дигән сүзләренә игътибар ителмәгән. Өч килограмм ашлык өчен аны өч елга төрмәгә утыртканнар. Ул заманда Урал өлкәсенең үзәге булган Свердловск төрмәсендә бераз утырганнан соң Г. И. Ислаев төрмәдән качып китү җаен таба. Мин кечкенә чакта аның үзе: «Мин беркем кача алмый торган итеп ясалган Свердловск төрмәсеннән качкан кеше», — дип горурланып сөйләгәне хәтердә. Качып авылга кайта. Тик аны кирәк кешеләр авылда көтеп торганнар. Әни белән бер чокыр чәй дә эчеп өлгермиләр, аны яңадан кулга алып Ишем авылына алып китәләр һәм сельсоветның подвалына ябып, мылтык тоткан каравылчы куялар. Бу салкын кышта, күз ача алмый торган буранлы төндә була. Иртәнге тәмле йокы вакытында, күзен көчкә ачып утырган каравылчыга ул: «Минем бик тышка чыгып керәсем килә, әйдә, озата чык», — дип мөрәҗәгать итә. Бераз рөхсәт итмичә тарткалашканнан соң, каравылчы әтинең буранда беркая да китмәслегенә ышанып, ишекне ачып урамга чыгара. Әтигә шул гына кирәк. Каравылчы ишеген ябуга ул күз ачалмаслык карлы буран эченә кереп югала һәм безнең авылга таба йөгерә. Шул ук юлдан әни, ат җигеп, Ишемгә килергә чыккан булып чыга. Шулай итеп әти белән әни юлда очрашалар, Уразмәткә кайтып атларын калдырганнан соң, авылдан чыгып качалар.
Алар төрле урыннарда яшеренеп яшәргә мәҗбүр булганнар. Күбрәк аларга документ сорап аптыратмаган урыннарда, урман кисү эше белән шөгыльләнергә туры килгән. Тик әтине барыбер эзли торгач яңадан кулга алалар һәм төрмәгә утырталар. Качып йөргәне өчен, әлбәттә, төрмә елларын яңадан өстиләр. Ул заманда хөкем ителгән кешеләрнең күбесен төрле зур төзелешләрдә хезмәт хакы түләми торган эшче итеп файдаланганнар. Г. И. Ислаевны язмыш Мәскәү-Волга каналы төзелешенә алып килә. Каналны төзегәндә эшче куллар белән тәэмин итү өчен Мәскәү өлкәсенең төньягында урнашкан Дмитров шәһәрендә «Дмитлаг» дип аталган лагерь оештырылган. Бу лагерь 1932 елдан алып 1938 елга, төзелеш тәмамланганга кадәр, эшләгән. 1932 елның 20 сентябрендә игълан ителгән приказ нигезендә бирегә закон бозуда гаепләнгән сәяси яки уголовный тоткыннар төрле төбәкләрдән җыела. Алар ашыгыч рәвештә бараклар төзиләр һәм шунда яшәп канал төзелешендә катнашалар. Канал төзүчеләрне әллә көлеп, әллә чынлап каналоармеец дип атаганнар.
Каналоармеецларның төп эш коралы — иң примитив көрәк, кәйлә һәм тачка. Шулар ярдәмендә канал казыла. Тоткыннар көне-төне 10 сәгать эшләргә мәҗбүр. Шушы вакытта һәр эшче-тоткын билгеләнгән норманы үтәргә, норма үтәп эшне тәмамлагач, бишәр кеше рәт-рәт тезелеп лагерьга кайтырга тиеш була. Бернинди дә механизация, техника булмаганлыктан, барлык эш диярлек физик көч ярдәмендә башкарыла. Хәлдән килми торган авыр эш белән шөгыльләнгән тоткыннарның ашау ягы бик начар булган. Көненә һәр тоткынга бары тик 400 грамм ипи бирелгән. Стимул булсын өчен планны арттырып үтәгәннәргә тагын 200 грамм өстәлгән, ә гаепле булган штрафниклар тәүлеккә барысы 300 грамм ипи ашаган. Көндезен һәм кичен кәбестәдән пешерелгән аш белән канәгатьләнергә туры килә. Шуңа күрә ачлыктан түзә алмаган тоткыннарга рөхсәт сорап тормыйча чүп-чар аударган чокырлардан ашамлык калдык-постыгы табып, төрле үлән, җиләк белән тукланырга туры килә. Минем әтием менә шушы лагерьда ашказанын авырттырып кайта һәм калган гомере буе шуннан газапланып яши.
Г. И. Ислаевның кайчан төрмәдән кайтканлыгы билгесез. Канал казу эше рәсми рәвештә 1937 елның җәендә тәмамлана, анда пассажир һәм дә йөк пароходлары йөзә башлый, Мәскәү шәһәрен чиста су белән тәэмин итү проблемасы чишелә. Канал төзүне оештыручылар дәүләт бүләкләре ала, ә кайбер яхшы эшләгән тоткыннарны вакытыннан алда азат итәләр. Бәлки, безнең әти дә шулар рәтенә кереп, бу мәхшәрдән котылгандыр. Хаҗәр апам туган елы 1939 елның февраль ае икәнен искә алсак, ул 1938 елда авылга кайткан булырга мөмкин. Дөресен ачыклап булмый, чөнки фашистлар Мәскәүгә якынлашкач, «Дмитлаг» архивы 1941 елда Ульян шәһәренә китерелә һәм биредә НКВД тарафыннан яндырылып юкка чыгарыла.
1941 елда безнең гаиләдә Дөрия исемле кыз бала туа. Тик әти белән әнигә ике кызларын бергәләп тәрбияләргә туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана. Армиядә хезмәт иткән сержант буларак, ул беренчеләр рәтендә ике кызын калдырып, 1941 елның июль башында фронтка озатыла. Сугышның беренче айларында әтинең кайда сугышканлыгы билгесез. Тик ул 1942 ел башында Кара диңгез буенда урнашкан Новороссийск шәһәре тирәсендә хезмәт итә. Яз айларында әти башка сугышчылар белән бергә Севастополь тирәсенә десант итеп корабларда озатыла. Немец самолетлары десант корабларын бик каты бомбага тоталар, күбесен гаскәриләр белән бергә суга батыралар. Әти утырган кораб Кырым ярына диярлек килеп җитә алган һәм десантчы-сугышчылар суга сикереп ярга йөзеп чыга алганнар. Бу десант Кырым ярымутравы өчен барган сугышларда катнашучыларга соңгы ярдәм булган.
Г. И. Ислаев әсир төшәр алдыннан Севастополь оборонасында катнашкан, Малахов курган дигән урында да сугышырга туры килгән ахры, чөнки 1950 елларда авыл клубында шундый исемле кино караганда: «Биредә 5 % та дөреслек юк, барысы да ялган, безнең десант вакытында диңгез үлгән солдат белән тулган иде», — дип киноны ахырына кадәр карамыйча өйгә кайтып киткән. 1942 елның июнь ахырында Севастопольны саклаучы кызылармиячеләр тар-мар ителә, диңгез ярындагы кыяларга чигенергә мәҗбүр була. Солдатларга һәм командирларга фашистлар алдында кул күтәрергә, кыядан диңгезгә сикерергә, яисә үз-үзеңне атып үтерергә генә кала. Кыядан сикерүче дә, үз-үзенә атучылар да табылган командир-комиссарлар арасында. Г. И. Ислаев әсирлекне сайлаган.
Севастополь тирәсендә 1942 елның июль аенда 80 мең тирәсе кызылармияче һәм командирлар әсирлеккә эләгә, бу коточкыч зур сан. Сәбәбе — Кызыл Армиянең командирлары Севастополь өчен соңгы сулышларына кадәр көрәшкән сугышчыларны саклап калу өчен тиешле чаралар күрмәүдә, эвакуация оештырылмый диярлек.
Севастополь өчен сугышларда булган хәлләрне әзме-күпме түбәндә бер документ яхшы тасвирлый. Бу документ 1942 елның 30 июнендә иртәнге 7 сәгатьтә СОР (Севастопольский оборонительный район) командиры вице-адмирал Ф. С. Октябрьский тарафыннан Төньяк-Кавказ фронты командиры маршал С. М. Будённыйга җибәрелгән хәбәр (урысча бирәбез): «Противник ворвался с северной стороны на Корабельную сторону. Боевые действия принимают характер уличных боев. Оставшиеся войска сильно устали, ярко выражая апатию. Резко увеличилось количество самоутечки, хотя большинство продолжает героически драться. Противник резко увеличил нажим авиацией, танками, учитывая резкое снижение нашей огневой мощи; надо считать, в таком положении мы продержимся максимум два-три дня. Исходя из данной конкретной обстановки прошу вас разрешить мне в ночь с 30.6 на 1.7.1942 года вывезти самолетами “Дуглас” 200-250 ответственных работников, командиров на Кавказ, а также, если удастся, самому покинуть Севастополь, оставив здесь своего заместителя генерал-майора Петрова»2.
Тиешле рөхсәт алынгач, самолет, су асты көймәләрен файдаланып, командирлар, Севастополь шәһәре партия җитәкчеләре эвакуацияләнә, ә калган гаскәрләргә соңгы сулышка кадәр сугышырга приказ бирелә. Кырымнан барлыгы 1 726 кеше эвакуацияләнә, ә шәһәрне саклаучы сугышчылар я һәлак булалар, я нимесләргә әсир төшәргә мәҗбүр булалар. Нимес армиясе командиры Эрих фон Манштейн мәгълүматларына караганда, 4 июльдә генә Херсонес ярымутравында 30 мең кеше пленга төшкән. Алар арасындамы, әллә икенче урындамы, минем әти дә булган.
Дистә меңләгән әсирләрне җәй уртасында чамасыз эссе Кырымда су белән тәэмин итү, ашату бөтенләй җайланмаган булганлыктан, әсирләр ачлыктан җәфа чиккән. Көннәр буена эссе кояш астындагы әсирләр ачлыктан чамасыз газапланалар, күбенәләр, шулай да аларны төрле эштә файдалану дәвам иткән. Алар вагонга арматура төягән. Алты метрлы тимер арматураны алты кеше көчкә күтәреп сала идек дип әтинең сөйләгәне истә калган. Мондый авырлыкларда исән калуын ул украин хатын-кызларының әсирләргә нимесләр күрмәгәндә әзме-күпме ипи, башка ашамлык бирүләре белән аңлата иде.
Әсирлектә нимесләр атып үтермәсә барыбер ачтан үләчәген чамалаган Г. И. Ислаев, тәвәккәлләп янәдән качып китү җаен тапкан. Кайларда качып йөргән, ниләр күргән, алар билгесез. Ничек булса да фронтка якынлашырга тырышкан булса кирәк, чөнки бер вакыт ул яшәгән авылны Совет Армиясе нимесләрдән азат итә. Нимесләрдән әти бәдрәф чокырының бер почмагында качып кала. Тик биредә аңарга бик салкында шактый озак утырырга туры килә.
Тиешле органнарда җентекләп тикшергәннән соң Г. И. Ислаев яңадан сугышка керә, Балтыйк буена кадәр барып җитә, яралана һәм госпитальга эләгә. Әтине үзенең командирлары яраланганын белмичә, әнигә «пропал без вести» дигән кара кәгазь җибәрәләр. Шулай итеп әни сугыш елларында ике мәртәбә әтине югалта, шулай да аның кайту мөмкинлегенә өметен өзми.
Ниһаять, әтием госпитальдә дәваланып терелгәч тә 1945 елның гыйнвар-февраль айларында өйгә кайтып керә. Ул кайтып кергән вакытын Хаҗәр апам бик яхшы хәтерли, гәрчә аңарга бу вакытта 6 яшь кенә булса да. «Мин әтинең армиядән кайтканын яхшы беләм. Әни туган авылы Сульмашка киткән чагы булган. Әти кайтып кергән көнне безнең өйдә тимер мичне яккан вакытта бик каты төтен чыккан иде. Шактый салкын, буранлы көн булгандыр. Мич ягарга коры утын юк, яшь, юеш утын янмый. Әти сугыштан кайтканда без икенче йортта яши идек. Әни зираттан ерак түгел урында йорт сатып алган иде, без шунда картәтиләрдән күчеп яшәргә мәҗбүр булдык. Без яңа күчкән йортта өчәүләп — әни, мин, әнинең бертуган сеңлесе Мөнәвәрә түти. Безне картәти, картәни, Мәрфуга түти күп ашыйсыз дип өйдән куып чыгардылар. Ул вакытта Мәрфуга түти колхозда бригадир булып эшли иде. Шуңа карамастан, колхоздан көн саен туенырга җитәрлек ипи-тоз да алып булмый, ачлык иде. Әни әтинең кием-салымын, костюмын, вак-төяк әйберләрне сатып, йорт алып картәтиләрдән аерылып чыгарга мәҗбүр булды».
Безнең әти менә шундый төтенле өйгә килеп кергән. Шул арада өйгә ашыгып әни дә кайтып керә. Әти апамны тезенә утыртып иркәләгәндә, апам әтинең авызында алгы тешләре юк икәнлеген күреп, кайда югалттың бу тешләреңне дип сораган. Тик әти кечкенә кызы Дөрияне иркәли алмый, чөнки ул сугыш елларында вафат була.
Сугыш елларында тормышны алып бару өчен әниебезгә бик тырышырга туры килә. Юк әйберне бар итеп, авылдан уналты чакырымда урнашкан урыс авылы Әри базарына барып нәрсәдер сата, аннан кирәк әйберләр алып кайтып авылда шуны яңадан кемгәдер алмашкан. Әни Мөнәвәрә апа белән кап* суккан һәм аны сату җаен тапкан. Ул вакытта безнең авылда башкача кап сугучы булмаган. Ул кап сугар өчен кирәк булган соса**, каккычларны үзе ясаган. Аннары матур үрнәкләр төшереп чыпта*** суккан. Шул чыптадан сумка ясаган, аны кызыл төскә буяп хәзерге пакетлар урынына файдалана алырлык сумка ясап саткан. Шул арада тастымал да суккан, хәзер әнинең бер тастымалы Ишем мәктәп музеенда саклана. Базардан одеял алып кайтып аңа матур итеп чәчәк бәйләгән һәм аны яңадан базарга алып барып, яисә авылдашларга саткан.
1945 елның декабрь урталарында мин туганмын. Мин туганда әти өйдә булмаган. Ул авырый башлагач Сафура һәм Мәрфуга түтиләр әтине Күңгер аша Пермьгә хастаханәгә алып китәләр. Колхоз председателе әтине «халык дошманы» дип кыерсытуын дәвам итеп, Күңгер элеваторыннан ат белән язгы чәчүгә ашлык ташучыларга әтине утыртырга рөхсәт итмәгән. Ике апам авыру әтине чанага утыртып йөз чакрым араны сөйрәп алып китәләр. Юл ерак булуга карамастан, аны исән-сау Күңгергә, ә аннан Пермьгә хастаханәгә алып барып җиткерәләр һәм врачларга тапшыралар. Хастаханәдә әтинең ашказанына операция ясаганнар, ашказанының өчтән ике өлешен кисеп ыргытканнар. Операция ясаганнан соң әти аңына килгәч тә хирург: «Молодец, түздең, гомерең озын булыр, тагын 10-15 ел яшәрсең», — дип сөйләгән. Авыр операциядән соң хастаханәдә йөрерлек хәленә килгәч тә әти авылга кайтып киткән.
Сугыштан соңгы еллар яшәү өчен бик авыр булса да, тормыш дәвам иткән. Әкренләп әти авырудан терелгән, бер ел үтүгә ул инде үзен шактый яхшы хис иткән булса кирәк, чөнки кечкенә генә пенсиясен озынайтыр өчен ул хастаханәгә комиссиягә барып йөрмәгән, пенсия түләүне дә туктатканнар. Әти төрле эшләрдә эшләгән, аның пленда булуы да әкренләп онытылган.
1948 елда ике авыл арасында Ирин елгасында электростанция төзү башлана. Ике авыл арасында бараклар төзелде, төзелеш өчен база ясалды. Төзүчеләр өчен локомобиль ярдәмендә электр уты эшләп чыгарыла башлый. Бу төзелеш минем әтигә дә эш бирә, чөнки станция төзелешендә дегет белән майланган агачлар бик күп файдаланыла, шуның өчен дегет шактый кирәк була. Ул станцияне бөтен район халкы төзеде, күрше татар авылларыннан килгән әтинең таныш-белешләре, туганнары бездә яши иде. Шуңа күрәдер, мин сугыш елларыннан соңгы ачлык-ялангачлыкны хәтерләмим. Безнең гаиләдә тагын ике малай — Фәйзулла һәм Рамил тудылар. Тик Рамил туганнан соң әнием бик озак яши алмады, ун айдан соң гүр иясе булды, без дүрт бала ятим калдык.
Әтигә кияүгә Байчын авылыннан, үз ире сугышта югалган, өч малае үсеп җиткән, Асия исемле апа чыкты. Ул безне үз балалары шикелле итеп тәрбияләде, әти белән матур гына яшәделәр. Шулай да әти сугыштан соң туган балаларын тәрбияләп кеше итә алмады, 1963 елда озак авырганнан соң вафат булды.
 
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Творцы Великой Победы. Книга памяти Октябрьского района. – Пермь, 2012. – С. 245.
2. Белые пятна Севастопольской трагедии лета 1942 г. [Электронный ресурс]. — Режим доступа: http://byrnas.livejournal.com/46743.html.
 
Фотолар авторның гаилә архивыннан.
 
Фәйзелхак Ислаев,

тарих фәннәре докторы



* Кап — юкә мунчаласы тасмаларыннан сугылган махсус тукыма. Ул тукымадан зур капчык эшләнә.
** Соса — юкә мунчаласы тасмаларын бер яктан икенче якка тартып чыгару өчен юкә агачыннан эшләнгән җайланма.
*** Чыпта — юкә мунчаласы тасмаларыннан сугылган махсус тукыманың аерым төре. Ул тукымадан хуҗалык кирәк-яраклары, идән җәймәләре эшләнә.