2015 3/4

Ташка язу осталары бертуган Солтанбәковлар

Казан арты төбәге үзенең күпсанлы ташъязмалары белән Алтын Урда чорыннан ук аерылып тора. Биредә байтак ташка язу осталары яшәп, үзләреннән соң бик күп югары дәрәҗәдә эшләнгән ташьязмалар калдырган. Кызганычка каршы, күбесе үзләренең эшендә исемен теркәмәгән. Кайберләре генә үз исемнәрен күрсәтеп калдырган. Мәсәлән, XVII гасыр ахырында Казан арты төбәгендә ясалган татар эпитафияләренең күпчелеге Килмөхәммәд бине Ишман дигән оста тарафыннан эшләнгән. Ул үзе эшләгән ташларга имзасын «Килмөхәммәд бине Ишман», яки «Килмөхәммәд Ишман углы» дип язып куя торган булган. Иллегә якын ташка аның тарафыннан эшләнгәнлеге язып куелган1.

Н. Солтанбәков каберенә куелган таш. Мамадыш районы, Югары Ушма авылы зираты. 2013 ел. Авторның шәхси архивыннан.

Ташка язу сәнгате татарларда борынгыдан ук килә торган традиция. Бу — җиңел эшләрдән булмаган, остадан күп көч, тырышлык, сабырлык, талант сораган. Ташлар җир астыннан чыгарылгач та дымлы булганда бик яхшы эшкәртелгәнгә күрә, язу өчен яңа чыккан ташларны сайлаганнар. Ә инде кибеп каткач анда язу төшерү авыррак булган. Аларны «еш очракта ике метр озынлыктагы зур пычкы белән дүрткел формада кискәннәр, балта белән эшкәрткәннәр, каләм белән язганнар һәм махсус өтергеләр ярдәмендә чокып нәкышьләгәннәр. Әгәр дә эш барышында таш кибеп катыланып китсә, язарга уңайсыз була башласа, аны берникадәр вакыт су эченә салып тотканнар яисә өстенә су сибеп торганнар һәм шундый рәвештә ташны йомшартып әүвәлге хәленә кайтарганнар»2.

2013-2014 елларда Мамадыш төбәгенә оештырылган экспедицияләр вакытында, Югары Ушма авылының борынгы эпитафияләрен өйрәнеп, без берничә ташка язу остасының исемен ачыклый алдык. Алар әлеге авылда туып үскән абыйлы-энеле Нигъмәтулла һәм Хөҗҗәтулла Солтанбәковлар. Аларның аталары Мөхәммәдсафа атаклы шагыйрь Колмөхәммәд бине Солтанбәкнең улы булган.

Шагыйрь Колмөхәммәд үзе Эстәрлетамак өязе Карамалы авылында туган. Ул дини гыйлем алу максатыннан Казан артына килгән һәм дамелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашытиның хәзерге Арча районы Иске Ашыт авылында урнашкан мәдрәсәсендә укыган3. 1802-1803 елларда Югары Ушма авылы морзалары Колмөхәммәдне чакырып, үз авылларында имам-хатыйп һәм мөдәррис вазыйфасын үтәү өчен калуын сорыйлар. Шуннан соң ул бу авылда яшәп калган һәм мулла булып торган, шәкертләр тәрбияләгән, авылның элекке имамы Мәхмүд хәзрәтнең кызы Бәдигылҗамалга өйләнгән. 1830 елда Колмөхәммәд кире үз ватанына китәргә карар кыла (шунда вафат булганлыгы ташыннан билгеле), аның урынында Югары Ушмада улы Мөхәммәдсафа кала һәм вафат булганчы биредә яши (кабере мәгълүм)4.

Мөхәммәдсафаның ике хатыны (Бәдигылҗамал һәм Бибифатыйма), 16 баласы булган. Беренче хатыны Бәдигылҗамал Габделмәҗид кызыннан нәкъ менә ташка язу осталары Нигъмәтулла һәм Хөҗҗәтулла туган. Нигъмәтулла атасы урынында мулла булып хезмәт иткән. 1890 елда, ни сәбәпледер, аяксыз калган, аны арба белән генә йөрткәннәр. Физик хәле авыр булуына карамастан, ул шигырьләр язган, бабасы Колмөхәммәднең бөтен әсәрләрен диярлек күчереп язган, әле шуның өстенә, ташка язулар һәм бизәкләр төшерү белән шөгыльләнгән5. Соңгысы исә авыр һәм каты таш белән эш иткәнгә күрә бик авыр хезмәт булып саналса һәм күп көч таләп итсә дә, бу эшен бик актив алып барган. Бу эшкә алыну сәбәпләренең берсе — аның кайбер газиз балалары үзе исән чагында ук вафат булалар, матур итеп эшләнгән һәм язылган ташны аларга соңгы бүләге итеп багышлаган.

Н. Солтанбәковның үзенә куелган кабер ташында берникадәр мәгълүмат бирелгән: «Дөньядан үтте, бу кабердә Нигъмәтулла Мөхәммәдсафа малае Солтанбиков* 38 ел аяксыз ятып 1928нче елда 28нче декабрьдә 88 яшендә» (алгы ягында); «Бу кабердә күмелде Нигъмәтулла Мөхәммәтсафа малае Солтанбиков…» (арткы ягында). Ахыргы юлын каты боз каплаганга күрә укып булмады, бозларын ватканда ташка зыян килергә мөмкин. Үлчәмнәре: 10×43×75 (калынлыгы, иңе һәм буе), уеп язылган.

Таштан билгеле булганча, Н. Солтанбәков 38 ел аяксыз калып, авырып яткан. 1928 елда 88 яшьтә вафат булганга, туган елы 1840 елга туры килә. Ләкин, кызганычка каршы, Югары Ушма авылының 1835-1845 еллар метрикаларында аның тууы хакында бернинди мәгълүмат тапмадык. Бәлки, ул башка авылда тугандыр.

Югары Ушма авылы зиратында Н. Солтанбәков язган берничә таш сакланган. Шуларның берсе, төгәлрәк әйткәндә, үзенең газиз атасына язып куелганы сәнгати яктан иң камил дәрәҗәдә эшләнгән дияргә мөмкин. Аның алгы як тексты: «Һүвәл-мөгыйн, һүвәл-хәййүл-ләзии ләә йәмүүтү вә күллү хәййин сәйәмүүт, каалә Аллаһү Тәгаһү (Тәгалә) күллүн мән галәйһәә фәән вә… аһ, изәә тәхәййәртүм фил-үмүүри фәстәгыыйнүү мин әһлил-кубүүр, каалә гам (галәйһис-сәләәм) әд-дүнйәә сәәгатүн фәҗгальһү таагатән**, дога-хәер өмид кыйлуб куелды әткәйемез дамелла Мөхәммәдсафа мулла Колмөхәммәд углының баш очыйна». Арткы ягы: «1284 йылда маһи сәфәрнең 29нчы йәүмендә рихләт кыйлды, иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун***, кәәтибүһү**** Нигъмәтулла бине мулла Мөхәммәдсафа». Әлеге кабер иясе һиҗри календарь буенча 1284 елның сәфәр аеның 29нчы көнендә вафат булган, бу дата 1867 елның 1 июленә туры килә. Үлчәмнәре: 18×62×103, калкытып язылган.

Авыл зиратындагы икенче ташны Нигъмәтулла бераз гадирәк итеп язып эшләгән, шулай да өстендә гөмбәз формасында бизәге һәм оригиналь үзенчәлеге бар: текст өч рамка эченә алынып, аларның аскы өлеше түгәрәкләнеп тора, икенче ягында өстәмә ике чәчәк рәсеме дә төшерелгән. Язмаларыннан аңлашылганча, бу таш ике кеше өчен куелган төсле тоелырга мөмкин, чөнки бер ягында бер кеше, икенче ягында икенче кеше исеме күрсәтелгән. Ләкин ташның икенче ягындагы исем — ул куйдырган кешенеке, төгәлрәк әйткәндә, анасының исеме. Бу таш куелган кабер иясе дә останың берәр туганы яки якын кешесе булуы мөмкин. Ташта түбәндәге сүзләр язылган: «Мөхәммәдгали Хурамша углының кызы Бибитәзкирә вафат булды 1889нчы елда» (алгы ягында); «4нче февральдә 7нче яшендә, әнкәсе Бибиәминә Җамалетдин кызы, кәәтибүһү Нигъмәтулла» (арткы ягында). Үлчәмнәре: 8×24×68, калкытып язылган.

Киләсе ике таш артында останың шәмаил рәвешендә үз эмблемасы да ясалган: «Кәәтибүһү мулла Нигъмәтулла». Ул түгәрәк эченә, ә түгәрәк тагын бер кат шакмак эченә алынган. Шакмакның эчке дүрт почмагында берәр чәчәк ясалган. Бу ташлар авылның бае — көмешче Гобәйдулла Һибатулла улына һәм аның кызына куелган. Беренче ташның алгы ягы тексты: «Йә гаффаар*****, 1874 нчы елда июньнең 8нче көнендә вафат булды көмешче Гобәйдулла Һибатулла углы 66нчы яшендә догаи хәер өмид кыйлуб куйылды…»; арткы ягында: «Кәәтибүһү мулла Нигъмәтулла». Үлчәмнәре: 16×35×71, калкытып язылган. Икенче ташның алгы ягы: «Йә гафүүр, 1872 елда сентябрьнең 6сында вафат булды Бибигалимә Гобәйдулла көмешче кызы 25 яшендә Аллаһ Тәгалә рәхмәт кыйлсун»; арткы ягы: «Кәәтибүһү мулла Нигъмәтулла». Үлчәмнәре: 14×37×103. Язулары күпертеп эшләнгән. Бу ташларның алгы ягында оста мәчет гөмбәзе һәм ике кырыенда сабаклы берәр чәчәк төшергән.

Н. Солтанбәковның хатыны каберенә куелган ташта, кем тарафыннан эшләнгәне күрсәтелмәсә дә, ире тарафыннан язылган булса кирәк. Анда кабер иясе, вафат булу датасы, яшеннән тыш тагын кызыклы гына мәгълүматлар китерелгән: «Биисмиһи Тәгалә, бу кабердә Таййибә мулла Мөгътәмәрша кызы Солтанбикова милади илә 1924нче ел 26нчы декабрьдә 75 яшендә дөньядан күчте» (алгы ягында); «Таййибә Солтанбикова 53 ел Югары Ушмы авылында тәгълим-тәрбия эше белә шөгыльләнү белән бәрабәр 34 ел аяныч зәгыйфь хәлдә калган ирен тәрбия кылыб зәгыйфь иреннән алда вафат итде» (арткы ягында). Үлчәмнәре: 15×35×91, уеп язылган. Язмалардан аңлашылганча, әлеге хатын гомеренең ахырына хәтле 34 ел буе аяксыз ирен тәрбияләгән. Шулай ук авылда кыз балаларны укыткан, тәрбия биргән. Бу фактлар Таййибә абыстайның бик изге, олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше булганлыгы турында сөйли.

Югары Ушма авылыннан тыш, Н. Солтанбәковның Ишки авылы зиратында бер эше сакланып калган. Башка борынгы ташлар анда бүтән табылмады, бәлки, юкка чыкканнардыр.

Нигъмәтулла хәзрәтнең Мәфтуха исемле кызы Көмеш Күл авылы мөәзине Минһаҗеддингә кияүгә чыккан булган. Ул атасының кулъязмаларын үзе белән саклаган, үзе вафат булгач, туганнары, кирәксезгә чыгарып яки гарәп язуларын аңламыйча, аларны зират алачыгына илтеп куйганнар. Без шул китапларны да, кабер ташларын өйрәнеп йөргәндә, шунда табу бәхетенә ирештек.

Н. Солтанбәковның бертуган энесе Хөҗҗәтулла Мөхәммәдсафа улының эшләренә килгәндә, аның да Югары Ушмада һәм тагын берничә авылда язган ташлары табылды.

Югары Ушма авылы метрика кенәгәләрендә Х. Солтанбәковның имам булып хезмәт кылганлыгы күрсәтелгән. Аңа 1888 елның 14 июнендә имтихан кылынып, имам-хатыйп һәм мөгаллим дәрәҗәсе бирелгән. 1889 елның 9 августында губерна идарәсе аны имам дип раслаган, указ номеры: 4795. Ул Малмыж өязе Түнтәр авылында ишан Галимөхәммәд һәм Шәмсетдин хәзрәт мәдрәсәсендә гыйлем алган6. 1899 елның 28 ноябрендә 49 яшендә ризык йота алмаганлыктан вафат булган7. Димәк, 1850 елда туган булып чыга.

Башта Х. Солтанбәковның Югары Ушма авылы зиратындагы язган ташының текстын китерәбез: «Һүвә әл-хәййү, 1886нчы елда 23нче ноябрьдә көмешче Гобәйдулла хәләле Бибифаизә Мәһди кызы 71нче яшендә вафат, булды, Аллаһ Тәгалә рәхмәт әйләсүн» (алгы ягында); «Кәтиб Хөҗҗәтулла бине мулла Мөхәммәдсафа, мәснәви, асыл ватанлары агылмышдур …заза раҗи дийү чыкмышдур******…» (арткы ягында). Үлчәмнәре: 89×62×10, калкытып язылган. Хөҗҗәтулла да шушы ташның арткы ягына үзенең эмблемасын ясап куйган, аны абыйсы Нигъмәтулланыкы кебек үсемлек бизәкләре белән баеткан. Димәк, алар икесе бертөрле шаблон, трафаретлар кулланып эшләгән булып чыга, фәкать исем эмблемалары гына төрле. Шулай ук Х. Солтанбәковның, бертуганыннан аермалы буларак, ташка мәснәви язуы да үзенчәлекле бер сыйфатын тәшкил итә.

Моннан тыш, Баскан авылы зиратында Хөҗҗәтулла мулла язган бер таш барлыгы ачыкланды. Аның тексты: «Әл-хәмдү лилләһ, мулла Сабирҗан мулла Мөхәммәд-Фатих углы 33 яшендә дарел-фәнаидан дарел-бәкайә рихләт әйләде 1893нче сәнәдә 20нче майда, таабаллааһү сәрааһү вә җәгаләл-җәннәтә мәсвәәһ, кәәтибүһү мулла Хөҗҗәтулла»*******. Үлчәмнәре: 12×37×104, күпертмә язулы. Бу ташның сәнгати эшләнеше бик югары дәрәҗәдә. Ташның өске өлешендә мәчет гөмбәзенә охшаш ай куелган гөмбәз сурәте ясалган. Гөмбәзнең ике кырыйлары буйлап чәчәкле үсемлек орнаменты сурәтләнгән. Шулай ук Түбән Яке авылында да Хөҗҗәтулла язган бер таш сакланган. Анда да югарыда тасвирланган орнамент һәм бизәкләр урнаштырылган.

Югары Ушма авылы зиратында бертуганнарның аналары да җирләнгән, аның каберенә дә язулы таш куелган. Тик анда кем тарафыннан язылганлыгы күрсәтелмәгән, без аны Нигъмәтулла яки аның бертуганы Хөҗҗәтулла эшләгән, дигән фикердә торабыз. Шулай ук Югары Ушма зиратында әлеге осталар эшләгән тагын башка ташлар да бар, тик аларда язучының кем икәнлеге язылып куелмаса да, бизәкләре һәм эмблемалары буенча аларныкы икәне ерактан ук күренеп тора. Андый ташлар төбәкнең байтак авылларда очрый, шул исәптән Кукмара районында да очратырга туры килде.

Бертуган Нигъмәтулла һәм Хөҗҗәтулла Солтанбәковлар эшләгән ташлардан тыш, Югары Ушмада тагын бер оста язган ташлар табылды. Аның исеме Шаһимәрдан Ибраһим улы Байкиев. Ул атаклы Бәйки (Байки) морза нәселеннән булганлыгы фамилиясеннән ачык беленә. Оста бу авылда яшәмәгән (бер ташта ул үзенең Забут (Иске Завод) авылыннан икәнлеге хакында язган), әмма аның нәселе Югары Ушмадан икәнлеге тарихтан мәгълүм. Ул эшләгән ташларда бизәкләр бертөрле, язулар өстендә үсемлек рәвешендәге үзенчәлекле татар бизәге төшерелгән, алар астан өскә таба ике яктан бер-берсенә килеп тоташалар, шул тоташкан урында гөмбәзгә охшаш бизәк формасы ясалган. Моның белән Шаһимәрдан бине Ибраһимның эшләре күпмедер дәрәҗәдә бертуган Солтанбәковларныкы белән охшаш, әмма соңгыларның орнаментында һәрвакыт чәчәкләр бизәге сурәтләнә, ә Шаһимәрдан Байкиев эшләрендә алар юк.

Югары Ушма авылы морзалар авылы булганлыктан һәм халкы бай тормышта яшәгәнлектән, анда яшәүчеләр үзләренең вафат булган туганнарына кыйммәтле ташлар ясатып куйдырырга мөмкинлекләре булган. Алар гади ташлар гына түгел, ә сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнгәннәрен генә куярга тырышканнар. Кабер ташларына ихтыяҗ булгач, сәләтле һәм укымышлы каллиграфлар да әлеге авылда формалашкан. Аларның эшләре күп кенә татар зиратларын бүгенге көндә дә бизәп тора.

ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. Әхмәтҗанов М. И. XVII-XVIII гасыр татар ташбилгеләре. – Казан, 2011. – Б. 14.
  2. Усманов В. М. Тарихи ядкәрләр. – Уфа, 2005. – Б. 55-56.
  3. Зәйниева Г. Н. Кол Мөхәммәднең шигъри иҗаты: текстология, проблемалар һәм тел үзенчәлекләре. – Казан, 2006. – Б. 8.
  4. Шунда ук. – Б. 8-13.
  5. Шунда ук. – Б. 8-17.
  6. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 622 эш, 309 кгз. арты.
  7. Шунда ук, 295 кгз. арты.

Айдар Гайнетдинов,
филология фәннәре кандидаты


* Кайбер эпитафияләрдә фамилияләре «Солтанбиков» дип күрсәтелсә дә, башка чыганакларда һәм күпчелек ташъязмаларда «Солтанбәков» дип бирелгәнгә, ахыргы вариантны кулланырга булдык. Төрлечә язылыш «бәк» сүзенең «бик» дигән вариантта да йөрүе белән бәйле.

**«Ул (Аллаһ) — ярдәм итүче, ул — тере, үлми, ә һәрбер тере (җан иясе) үләчәк. Аллаһ Тәгалә әйткән: “Анда (җирдә) булучы һәркайсы — бетүче”, тәмам. Әгәр [бу] эшләрдә аптырашта калсагыз, кабер әһелләреннән сорагыз. Пәйгамбәр, аңа сәлам булсын, әйткән: “Дөнья — бер сәгатьлек, аны [Аллаһка] буйсыну белән үткәр”» (гарәп.).

***«Без барыбыз да Аллаһныкы һәм аңа кайтачакбыз» (гарәп.).

****«Ташка язучы» (гарәп.).

*****«Йә, Гафу итүче (Аллаһ)» (гарәп.).

******«Асыл ватаннары агыладыр… ялваручы дип чыгадыр» (гарәп.).

*******«Аллаһ туфрагын яхшы (җиңел) кылсын һәм урынын җәннәт итсен, язучысы мулла Хөҗҗәтулла» (гарәп.).