2015 3/4

Көнчыгыш Кама аръягы районнарында җыеннар

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең Г. Йосыпов фондында татар халкының җыеннары тарихына багышланган чыганак саклана. Чыганак, хат рәвешендә, 1948 елның 11 июлендә сатирик язучы Рәхимов Кәшиф Вәлиәхмәт улы тарафыннан язылган, һәм Гарун Йосыповка* атап җибәрелгән.

К. В. Рәхимов (1905/1906**-1989) Азнакай районы Бәйрәкә авылында (хәзерге Ютазы районы) туган. Бәйрәкә мәдрәсәсендә белем ала, аннан соң Казанда югары уку йортын тәмамлый. Урынсыз онытылган үзенчәлекле сатирик язучы, шәхес культы корбаны ул. Беренче шигырьләре, хикәяләре 1925-1926 елларда «Авыл яшьләре» журналы битләрендә дөнья күргән***, ике китап авторы («Тозсызлар», 1932; «Шатлыклы көз», 1933). 1927 елдан партия члены. Азнакайның колхоз яшьләре мәктәбендә укыткан. 1934 елның 20 июнендә кулга алынган һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән. 1957 елның 7 февралендә реабилитацияләнгән1.

Кәшиф Рәхимов туган авылы Бәйрәкәдә яшәп, туган якны өйрәнүгә зур өлеш керткән, татар халкы йолаларын барлау, авыл тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән. 1980-1989 елларында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, хәзерге көндә филология фәннәре докторы, профессор М. И. Әхмәтҗанов аның белән экспедиция вакытында танышып, элемтәдә торган. 1997 елгы археографик экспедиция вакытында М. И. Әхмәтҗанов язучының шәхси архивын гаиләсеннән алып, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының мирасханәсенә тапшыра. Бүгенге көндә шәхси архив 172 фонд номерын тәшкил итә, тасвирланмаган. Киләчәктә аның эшчәнлеге белән кызыксынучылар табылыр дип ышанып калабыз.

К.В. Рәхимовның Г.В. Йосыповка язган хаты. ТР ФА Г. Ибрагимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас узәге, 72 ф., 1 тасв., 627 сакл. бер., 2, 8 кгз.

Җыеннар XX гасырның 30нчы елларына кадәр үткәрелгәннәр. Алар авыл хуҗалыгы эшләре — чәчү беткәч, печәнгә, урак уруга төшкәнче уздырылган. Бер төркем авыллар башлап җибәрә, икенчеләре дәвам итә. Уздыру вакыты традицион була.

Казан арты якларында җыен бәйрәме үткәрү турында шактый тулы мәгълүматларны революциягә кадәрге тикшеренүчеләр — К. Ф. Фукс, П. А. Шино, А. Дудкин, Я. Д. Коблов, Е. А. Малов хезмәтләрендә күреп була2. 1967 елда татар халкының этнографиясенә багышланган зур күләмле монография басылып чыкты. Анда татар җыеннарына багышланган сәхифәләр дә урын алган3. Җыен бәйрәмнәренең тарихы XX гасырның 70нче елларыннан соң татар этнографиясендә предмет буларак өйрәнелә башланды. ХХ гасырның ахырында фольклорчы Р. М. Мөхәммәтҗанов, этнограф Р. К. Уразманова, тел белгече Н. Б. Борһанова һәм башкалар тарафыннан өйрәнелде. Күпсанлы фәнни экспедицияләр нәтиҗәсендә саллы гына хезмәтләр бастырылды4.

Бу өлкәдә археограф М. И. Әхмәтҗановның да хезмәтләрен искә алырга кирәк. «Түгәрәк уен» журналы битләрендә «Җыеннар турында ниләр беләбез?» дигән зур гына мәкаләсе басылып чыкты5. М. И. Әхмәтҗанов үз язмасында Казан арты, Татарстан Республикасының Тау ягы дип аталып йөргән Яшел Үзән авылларында уздырыла торган җыеннарның вариантларын китерә.

Без шул теманы дәвам итеп көнчыгыш Кама аръягы районнарында уздырыла торган җыеннар турында язылган чыганакны тәкъдим итәбез****. Язмада җыеннарның тарихы, уздырылу тәртибе, географиясе ачык күренә.

ПРИМЕЧАНИЯ:

  1. Книга памяти Республики Татарстан. [Электронный ресурс]. — Режим доступа: http://lists.memo.ru/d28/f16.htm.
  2. Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. – Казань, 1844. – 131 с.; Шино П. А. Волжские татары // Современник. – 1860. – № 6-7; Дудкин А. Джиен у татар Казанского уезда // Северный вестник. – 1890. – № 8. – Отд. II. – С. 26-30; Коблов Я. Д. О татарских мусульманских праздниках. – Казань, 1907. – 42 с.; Малов Е. А. Миссионерство среди мухаммедан и крещеных татар. – Казань, 1892. – 462 с.
  3. Татары Среднего Поволжья и Приуралья. – М., 1967. – 537 с.
  4. Мөхәммәтҗанов Р. М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: (Календарь поэзия). – Уфа, 1982. – 72 б.; Уразманова Р. К. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан, 1982. – 144 б.; Уразманова Р. К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл. XIX — начало ХХ вв.). Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань, 2001. – 198 с.; Борһанова Н. Б. О системе народного праздника Джиен у казанских татар: (Исследование и приложение) // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Казань, 1982. – Вып. 2. – С. 20-66.
  5. Әхмәтҗанов М. И. Җыеннар турында ниләр беләбез? // Түгәрәк уен. – 2014. – № 3. – Б. 12-16; № 4. – Б. 32-35.

*Йосыпов Гарун Вәли улы (1914-1968) — тюрколог, этнограф.

**Төрле чыганакларда туу турындагы белешмә төрлечә күрсәтелгән.

***1925-1926 елларда басылган хезмәтләре: «Безнең бакчаларда таллар үсә, сезнең бакчаларда ни үсә», «Кәрәкәшле яшьләре» (шигырьләр), «Элеккеге заман белән хәзерге заман», «Баерга уйлаганда», «Сөннәт» (хикәяләр), «Иске тормыштан туйгач» (такмаза) һ. б.

****Текст басмага үзгәрешләр кертмичә бирелә.


К. В. Рәхимовның Г. В. Йосыповка көнчыгыш Кама аръягы районнарында үткәрелә торган җыеннар турында язылган хатыннан өзек

«Тәкә җыены»

[…] Ютазы районындагы Уруссу авылыннан 2-2,5 к[ило]м[етр] көньякта Йотазы елгасы буендагы матур болынлыкта һәр елны «Тәкә җыены» исемендә җыен була иде.

Бу җыенга күбесенчә авыл яшьләре 40-50 километрлардан, хәтта аннан да ераклардан тройкалар җигеп*, дугаларга кыңгыраулар (колокол) тагып, мичәү атларына** һәртөрле яулыклар тагып, гармонь уйнап-җырлап киләләр. «Тәкә җыенына» бару өчен яшьләр яз башыннан хәзерләнә башлыйлар. Җыенга барачак атларны алдан тәрбиялиләр, яхшы сбруйлар хәзерлиләр һәм бигрәк тә көймәле арба*** булдырырга тырышалар. Җыенга яшьләр группа-группа булып баралар. Һәр группаның үзенә гармоньчысы (борындарак****курайчы, скрипкәчесе, думбырачысы), башлап җырлаучысы булу әһ[ә]миятле санала. Шуның өчен быелгы җыенга кемнәр-кемнәр белән, нинди атлар җигеп бару турында алдан кайгыртыла иде.

Җыенга күбенсенчә татарлар бара; рус, чуаш, мордвалар җыенга килсәләр дә гади базарга яки ярмарка[га] килгән кебек кенә киләләр һәм җыенны «бестолковый праздник» дип атыйлар иде.

«Тәкә җыенында» Сабан туендагы кебек көрәш, йөгереш һәм башка ярышлар булмый. Монда фәкать бию, җырлау, группалап гармоньга кушылып җырлап, атка утырып яки җәяү йөрү, бер көнлек столовойларда сыйлану һәм өйдә калганнарга бүләккә конфет-прянник, лимон, әфлисун, кәҗә мөгезе*****, чикләвек яки башка фрукталар сатып алып кайту максаты гына күрелә иде.

Тарихи ягы******

«Тәкә җыены» тышкы яктан әллә ни зур әһ[ә]миятле булмаса да һәм анда баруның зур гөнаһ булуы турында муллаларның өзлексез үгетләп торуына карамастан авыл халкы җир общиналары аны әһ[ә]миятле тарихи бер бәйрәм итеп, күп эшләрне шуңар бәйли иде. Мәсәлән, «Тәкә җыены» җитми торып яшь тәкәләр суелмый. «Тәкә җыены» үтми торып, пар сөрергә чыгарга берәүнең дә хакы юк. Әгәр дә берәр кеше җыенга кадәр пар сөрергә чыкса, аны кырдан кыйнап кайтаралар. «Тәкә җыены» үтми торып чалгы күтәреп яки арбага [чалгы] салып кырга, болынга чыгу тыела; кунак чакырышу җәйге сезонда фәкать «Тәкә җыены» уңае белән генә булырга мөмкин һ. б.

Борынрак (картлар сөйләве буенча) кешеләр «Тәкә җыенына» тәкәләр алып барып, шунда суеп ашап, кымыз эчеп, курай уйнап, җырлап-биеп күңел ача торган булганнар, соңга таба гына аракы кебек каты исерткечләр сату башланган.

«Тәкә җыенына» чама белән алганда 40 000-60 000 чамасы кеше җыела торган булган.

Яңа киемнәр «Тәкә җыенына» киеп бару өчен тегелгәннәр, балалар туу яки килен төшерүләр, әһ[ә]миятле даталар шушы көн белән билгеләнәләр. Мәсәлән: «Олы улым “Тәкә җыеныннан” кайткач, бер атнадан туды», «кече кызым “Тәкә җыенына” бер атна кала туган иде», «“Тәкә җыены” чорында килен булып төшкән иде», кебек җөмләләр ишетелеп кенә тора иде. «Тәкә җыенына» бармый калу яшьләр өчен зур хурлык, ә урта яшьләрдәге ирләр бик теләп баралар, картларның да күбрәге бара иде анда.

«Тәкә җыенына» баргач иң элек атларны тугарып болынга җибәрәләр яки ашарларына салып арбага бәйлиләр, ә арбалар урам-урам итеп тәртип белән тезеләләр, тәртәләр югары күтәреп бәйләнәләр, үз арбаңнан адашмас яки аны эзләп табу өчен тәртә очларына төрле кеше төрле билге куя: яулык элә, яки берәр колга утыртып куя. Алай да арбасыннан адашып йөрүчеләр еш була иде. «Тәкә җыенына» хәзерге Ютазы, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Тымытык, БАССРның Туймазы, Бәләбәй, хәтта Бүздәк, Шаран районнарыннан, хәзерге Куйбышев өлкәсенең кайбер авылларыннан киләләр иде.

«Тәкә җыены» 17 сәгать сугып******* бер ай үткәч, урып-җыю башланыр алдыннан була иде (печән чабу алдыннан).

Хаты[н]-кызлар бу җыенга элек (революциягә кадәр) бармыйлар иде. Фәкать революциядән соң гына бу җыенга хатын-кызлар да бара торган булды. (1929-1930 елларга кадәр).

«Тәкә җыены» хатын-кыз арасында да бәйрәм ителә. Җыеннан кайтучылар үзләренең семьяларына җыен бүләкләре алып кайталар, җыен бүләкләре белән чәй-эчү өчен дус-ишләрне чакырышу икенче көнне дә дәвам итә.

Хатын кызлар «Тәкә җыенына» кадәр киндер сугу (киндер туку), җеп эрләү һ[әм] б[ашка] эшләрен бетерергә тиешләр. «Тәкә җыены» узгач мондый эшләр белән шөгельләнү ярамаган********.

«Тәкә җыенына» мулла-мунтагай, гомумән руханилар һәм аларның балалары бармыйлар, шәкертләр бармыйлар иде. Революциягә кадәр буржуаз матбугатта бу җыеннарны бетерү кирәклек турында агитация алып барган «Шура» журналы, «Вакыт» газетасында бу хакта мәкаләләр язылган.

Борынрак, патша хөкүмәте дә җыенны тыярга чамалап караган. Ул план барып чыкмагач, бу халык бәйрәмен «эчү исереклек бәйрәменә» әверелдерергә тырышкан булырга кирәк. Җыенда исерекләрнең җыелып сугышу фактлары, үч алышулар, хәтта үтерешләр дә була иде. Ләкин патша хөкүмәте җыенда сугышучыларга, хулиганнарга карата чара күрми иде. «Тәкә җыенында» хулиганлык ясап йөрүчеләр бигрәк Әпсәләм авылы яшьләре була иде.


*Тройка — бер экипажга җигелгән өч ат (биредә һәм алга таба Х. Баһаветдинова искәрмәләре).

**Мичәү аты — янга җигелгән ат.

***Көймәле арба — дүрт тәгәрмәчле, ресорларга утыртылган ябык арба (экипаж).

****Борындарак — борынгы заманнарда.

*****Кәҗә мөгезе — кәҗә мөгезенә ошатып ясалган камыр азыгы.

******Биредә һәм алга таба аскы сызык документагыча бирелә.

*******Документта шулай.

********Тәкә җыенының вак детальләрен тагын да ныграк өйрәнәсе бар әле (К. В. Рәхимов искәрмәсе).


«Наҗар җыены»

«Наҗар җыены» күләм ягыннан да әһ[ә]миятле, популярлыгы ягыннан да «Тәкә җыены» кадәр үк зур күләмдә булмаган. Ул хәзерге Яңа Каразирек авылыннан* 1-2 километр төньяктарак Ык өченделәре** арасында утрауда матур болынлыкта язгы кыр эшләре беткәч тә ясала торган булган. «Наҗар җыенына» хәзерге Ютазы, Азнакай, Тымытык районнарыннан, БАССРның Туймазы, Бакалы районнарыннан киләләр иде.

«Наҗар җыенын» башта Наҗар исемле кеше оештырган***. «Наҗар җыены» «Тәкә җыеныннан» анда кызларның күп баруы белән аерыла. Кызлар бу җыенга Ык буеннан төче юа (җуа) (төче кыр суганы) җыюны максат итеп куеп баралар иде. Төче юа алып кайтып аны балаларга, картларга өләшү була иде. Якын тирә авылларның кызлары бу җыенга группа-группа булып агыла торганнар иде. «Наҗар җыены» бу тирә халкы өчен бер көнлек күңел ачу, гулянье булып тора иде. «Наҗар җыенына» хәзерлек тә «Тәкә җыенына» хәзерлек кебек үк. Наҗарга кадәр язгы эшләрне тәмамлау өчен тырышыла иде, фәкать карабодайны гына «Наҗар[дан]» кайткач чәчү мөмкин иде.


*Хәзерге Башкортстан Республикасындагы авыл..

**Документта шулай.

***Р. М. Мөхәммәтҗанов фикеренчә «Наҗар җыены» Әгерҗе районындагы Наҗар авылы исеменнән алынган.


«Уба җыены»

«Уба җыены» элеке Кызыл[ъ]яр авылы җирендә, хәзерге Уба поселогы янында Ык буендагы матур болынлыкта булган*.


*Бу җыен безнең авылга ерак булганлыктан вак детальләрен хәзергә тикшерә алмадым (К. В. Рәхимов искәрмәсе).


«Күктәкә җыены»

Хәзерге Тымытык районы Күктәкә авылы тирәсендә, Ык буенда була иде. «Күктәкә җыенына» хәзерге Тымытык, Азнакай, Мөслим, БАССРның Бакалы районнарыннан киләләр иде.

«Тәкә җыены» яшь тәкәләр суеп ашау белән башланган. «Наҗар җыены» төче юа җыюга бәйләнгән.

Халыкларның аралашуына тел, гореф-гадәтләрнең якынлашуына бу җыеннарның күп файдасы тигән булырга кирәк. «Тәкә җыеныннан» кайткач, анда ишеткән җырларны, яңа көйләрне, биюләрне теге яки бу авылдан килгән гармончы, скрипкәче, курайчы, җырчылар турында бик тәмләп сөйли торганнар иде. Авыл яшьләре арасында «Тәкә җыен[ын]нан», «Наҗардан» отып кайткан яңа көйләр, җырлар җырлана башлый иде.

10/IV-11/VI [19]48 ел. (Имза). […]

ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының
Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 72 ф., 1 тасв., 627 сакл. бер., 3-8 кгз.

Публикацияне
Халидә Баһаветдинова,
әзерләде