2016 3/4

Бәхтияр әл-Мәмдәлинең «Рисаләи тәүхиде»

Әлегәчә өйрәнелмәгән, ләкин татар педагогик фикере үсешендә һичшиксез үзенең эзен калдырган шәхесләр арасында тирә-як авылларда «изге мулла» исеме белән билгеле булган, дин гыйлеме буенча дәреслек язган, Казан, Вятка губерналары авылларында халыкка хезмәт итеп танылу алган зыялы уллар тәрбияләп үстергән Бәхтияр хәзрәт әл-Мәмдәли дә бар.

Безгә билгеле булган архив мәгълүматларына караганда, Бәхтияр мулланың нәсел очы Котлы бабайга, хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районының Юртыш авылына барып тоташа. Ләкин Бәхтияр мулла нәселе дәвамчыларында сакланып калган истәлекләрдә бабаларының төп чыгышлары белән төрекләргә бәйле булуы турындагы мәгълүмат та очрый. Әлеге династия вәкиле, Бәхтияр хәзрәтнең улы Мөхәммәтзыя Бәхтияри үзенең кулъязма китабында язганча, аларның төрек гаскәрендә писер булып хезмәт иткән, рус-төрек сугышында әсир төшкән бабалары Әлмәкәй Россиягә килеп эләккәннән соң, үзен мөселманнар яши торган төбәккә җибәрүләрен сорый. Шулай итеп, ул Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле булган, Казан өязенә караган Юртыш авылына килеп төпләнә. Бу версия, нәселнең төрле тармакларында сакланган хатирәләрдә кабатланса да, аны раслаучы рәсми документлар әлегәчә табылмады. Әлмәкәйнең улы Котлы, аның улы Габдулла, аның улы Габделҗәлил хәзрәт (якынча 1775 елгы; ревизия материалларында Габделҗәлил һәм аннан соңгы буыннар искә алына). Габделҗәлил Габдуллин хәзерге Мари республикасына караган Күлбаш (Нужа) авылында муллалык итә. Габделҗәлил улы Бәхтияр (1828-1890) башта Күлбашта, соңыннан Казан өязенең Мәмдәл авылында (хәзер Татарстан Республикасының Биектау районына карый) имам-хатыйп вазифасын үти.

Бәхтияр 12 балалы гаиләдә туып-үсә. 1849 елның 3 февралендә ул Оренбург диния нәзарәтендә указ ала һәм әтисе урынына имам-хатыйп итеп билгеләнә1. Озакламый 1832 елгы Маһруй Хисаметдин кызы белән никахлаша, аның бу никахтан кызлары Бәдриҗамал һәм Бибиәшраф (1856 елгы) туа. Гомумән алганда, Бәхтияр мулла үзе дә ишле гаилә төзи, аның барлыгы 32 баласы (шуның дүртесе сабый вакытта вафат була) булуы турындагы мәгълүмат оныкларының истәлекләрендә сакланган.

Казан губернасы Казан өязе Мәмдәл авылындагы ХVIII гасырлардан ук билгеле мәдрәсәдә нигездә Рыстмөхәммәт нәселеннән чыккан мөдәррисләр белем биргән. Рыстмөхәммәт һәм Үтәк нәселләренә караган дин әһелләре Мәмдәл һәм Юртыш авылында шактый була2. 1869 елда Мәмдәлдә икенче мәхәлләдә җәмигъ мәчете төзүгә рөхсәт алынып3, 1870 елның 29 апреле указы нигезендә расланган проект буенча мәчет төзелгәннән соң да4 мулла итеп Рыстмөхәммәт нәселе вәкиле Галимҗан Исхаков билгеләнә, ләкин ул шул ук елның җәендә Уфа мәдрәсәләренең берсенә мөгаллим итеп күчерелә. Аның урынына Чар өязе Күлбаш авылының указлы мулласы Бәхтияр Габделҗәлилов чакырыла. 1873 елның гыйнвар аенда ул яңа урында үз вазифаларын башкаруга керешә5.

1873 елның башыннан алып Бәхтияр Габделҗәлилов яңа мәчет каршында төзелгән мәдрәсәдә мөдәррислек итә башлый. Мөселман диненең чисталыгы өчен көрәшкән, аның традицияләрен саклап, яңа буыннарга җиткерүне максат иткән Бәхтияр хәзрәт мәдрәсәдә рус телен укытуга карата үзенең ризасызлыгын белдерә. Ләкин 1870 елгы кагыйдәләр буенча, яңа ачылган дини уку йортларында рус теле укытучысын тоту, шәкертләргә рус телен укыту мәҗбүри итеп куела. Бу чорда Мәмдәл авылының икенче мәхәллә халкы рус теле укытучысын тотуга каршылык күрсәтә6. Шактый гына тикшерүләр, сорау алулар нәтиҗәсендә өч ел дәвамында законсыз рәвештә эшләгән дип табылган мәдрәсә 1876 елның урталарында губерна администрациясе тарафыннан ябыла7. Алга таба да мәдрәсә хөкүмәтнең күз уңында тотыла — Казан губернаторы эшне үз кулына ала8. Кабат ул 1884 елда гына ачыла9. Ләкин бу мәдрәсәдә Бәхтияр Габделҗәлиловка озак белем бирергә насыйп булмый — ул 1890 елның 13 ноябрендә вафат була.

Бәхтияр әл-Мәмдәли, истәлекләрдән билгеле булганча, бик күп кулъязма дәреслек һәм китаплар яза. Кызганычка каршы, алар бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Дини белем бирүгә багышланган һәм безнең көннәргә килеп ирешкән бердәнбер китабы — «Рисаләи тәүхид» (Бер Аллаһка ышану турында трактат) дип атала. Әлеге китап Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана. Ул 1904 елда, авторның вафатыннан соң дистә елдан артык вакыт узгач, бертуган Кәримовлар басмаханәсендә басылып чыга10. Китапның дөньяга килүендә Бәхтияр хәзрәтнең улы, Түнтәр мәдрәсәсендә укыган чорда ук астрономия һәм арифметика дәреслекләре, календарь язып тәмам иткән, 1898-1903 елларда аларны Кәримовлар басмаханәсендә һәм Университет нәшриятында нәшер иткән, берничә кулъязма дәреслек авторы, озак еллар Вятка губернасы Яңа Смәил авылында имам-хатыйп вазифаларын башкарган Мөхәммәтзыя Бәхтияровның роле зур булгандыр дип фаразлыйбыз. Бәхтияр Габделҗәлиловның әлеге китабы ислам диненең иң төп кануннарының берсе булган тәүхидкә — бер Аллаһка инану теориясенә багышлана.

«Тәүхид — “Аллаһтан башка тәңре юк” формуласы аша белдерелгән бербөтен һәм бердәнбер Аллаһ хакындагы догмат. Аллаһның бик күп сыйфатлары турындагы өйрәтмә белән туры китереп, Аллаһның берлеген исбат итү мөселман шәригате белгечләре хезмәтләрендә зур урын алып тора»11. Гомумән алганда, гакыйдә* фәненең иң әһәмиятле бер өлеше булган тәүхидкә багышланган хезмәтләр хәзерге чорда да шактый дөнья күрә, дини белем бирү системасында аңа зур әһәмият бирелә12. Ислам динендә төрле агым һәм юнәлешләр күзәтелгән бүгенге заманда тәүхиднең һәм аны мөселман белем бирү системасында укытуның әһәмияте тагын да арта төшә. Әби-бабаларыбызның дини традицияләрен дәвам итү, аны кыйблабыз итеп кабул итү иң актуаль юнәлешләрнең берсе булып тора.

Б. Габделҗәлилов алда искә алынган хезмәтендә мөселманнарны тугыз төркемгә бүлеп, шуларның бары тик дүрт төркеменә караганнарын гына («тәүхид хакыйкый», «тәүхид шәргый», «тәүхид фискый», «тәүхид кальби») чын мөселманнар дип саный; калган биш төркемгә кергәннәренең, аның фикеренчә, дини карашларын камилләштерү өстендә эшләү мәҗбүри. Аларның кылган догалары, укыган намазлары, гамәлләре дөрес булса да, иманнары нык булмау сәбәпле, тәүхидләре дә дөрес булмас, ди13.


* Тулы бер дин белеме мәктәбенең яисә аерым бер авторның догматика һәм хокукның төп мәсьәләләренә карата ачык һәм төгәл итеп белдерелгән карашы. Гакыйдә догматика, идеяләр, күзаллауларның үзенчәлекле җыелмасы буларак, традицион мөселман мәгарифенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Татар дини уку йортларында гакыйдә төп дәресләрнең берсе булып тора (кара: Татар энциклопедиясе. – Казан, 2010. – Т. 2. – Б. 38).

Әлеге классификация ислам дине белгечләренең хезмәтләрендә чагылыш таба, ләкин алар гомумирәк характерда. «Рисаләи тәүхид» атамалар бирелеше ягыннан традицион хезмәтләрдән шактый аерылып тора. Чагыштырма анализ татар дин белгечләренең дини гыйлемне фәнни яктан аңлау, системалаштыруга омтылышлары зур булган дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, мондый фикерләр заманының танылган акыл иясе, шагыйрь һәм дин белгече Габдрәхим Утыз Имәни хезмәтләрендә очрый14. Ул иманның дүрт дәрәҗәсен аерып карый: тумыштан килгән иман (иман фитри), иярүгә нигезләнгән иман (иман тәкълиди), аңлы, акылга, дәлилләргә нигезләнгән иман (иман истидляли) һәм чын иман (иман хакыйкый). Әлеге классификацияләрнең нигезендә мәсьәләне тәүхид фәне яки гакыйдәдән бигрәк, беренче чиратта суфичылык карашларыннан чыгып анализлау ята дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Бәхтияр әл-Мәмдәли хезмәтендә тәкъдим ителгән классификацияне Г. Утыз Имәни тарафыннан билгеләнгән бүленеш белән чагыштырып карау кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

«Тәүхид хакыйкый», Бәхтияр әл-Мәмдәли билгеләвенчә, пәйгамбәрләрдә һәм изге галимнәрдә була. Тәүхиднең әлеге төре Г. Утыз Имәни хезмәтләрендә искә алынган «иман хакыйкыйга», ягъни чын иманга охшаган. Ул дәлилләр таләп итмәгән иман, аңа бик озак вакытлар дәвамында гыйбадәт кылу нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин. Яисә Аллаһ бәндәсе, ягъни Аллаһ тарафыннан сайлап алынган кешенең иманы. Бу дәрәҗәгә ия булу өчен ул нинди дә булса көч, тырышлык куймаска да мөмкин. Ләкин ике очракта да ул кешенең үзе ирешкән хезмәте түгел, ә Аллаһның рәхим-шәфкате булып санала.

Тәүхиднең икенче төре «тәүхид шәргый», Бәхтияр әл-Мәмдәли билгеләвенчә, иман мәсьәләләрен белеп, күңел белән ышанып, тел белән әйтеп, көфер булган нәрсәләрдән тыелып яшәүчеләрдә була. Тәүхиднең бу төре Г. Утыз Имәни тарафыннан искә алынган «иман истидлялига» бик якын тора. Ул Аллаһка ышанучы аны үзенең акылы белән таныган һәм аңлы рәвештә аңа табына дигәнне аңлата.

Өченчесе — «тәүхид фасыйкый» — Г. Утыз Имәни өйрәтмәләрендәге «иман тәкълиди»гә бик якын тора. Аның эчтәлеге кешенең теге яки бу милләткә мөнәсәбәттә үзен мөселман дип санавыннан гыйбарәт. Бу төркемгә караганнар дини күрсәтмәләрне йола, традиция буларак кабул итәргә һәм үтәргә, шулай ук үтәмәскә дә мөмкин. Дүртенче төр — «тәүхид кальби».

Калган категорияләргә караганнарны (ягъни «батыйль тәүхид» ияләрен) дин гыйлеме күзлегеннән чыгып караганда иманлы дип атау мөмкин булмаса да, Бәхтияр әл-Мәмдәли аларга карата «тәүхид» атамасын куллана. Бу, мөгаен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең «Һәрбер бала иманлы булып дөньяга килә» дигән хәдисе белән бәйледер. Г. Утыз Имәни классификациясендә ул «иман фитри» дип исемләнә.

Бәхтияр әл-Мәмдәли «тәүхид гамәли вә фигъли» дип атаган тәүхид, авторның билгеләвенчә, «“Лә илаһә илләллаһ” дип әйткән, шәһадәт кәлимәсен укыган, кеше намаз кыла дип намаз кылган, кеше яхшы эш кыла дип яхшы эш кылган, әмма иман мәсьәләләрен белмәгән»15 кешеләрдә була, ләкин ул чын мәгънәсендә мөэмин була алмый. Утыз Имәни бу төркем ияләрен «иман тәкълиди» атамасы белән атый. Күрүебезчә, заманының ике зур галименең (искә алынган хезмәте Бәхтияр әл-Мәмдәлине шулай атарга мөмкинлек бирә) тәүхид мәсьәләләренә карата фикерләре, тулаем туры килмәсә дә, алар арасында шактый охшашлыклар табарга мөмкин.

Китапның икенче өлешендә Б. Габделҗәлиловның Пәйгамбәребезгә дан җырлауга багышланган касыйдәсе урын алган.

Шулай итеп, заманында мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек сыйфатында кулланылган «Рисаләи тәүхид» китабының әһәмияте, беренче чиратта, аның ислам дине гыйлеменә караган үзенчәлекле, тулы фәнни трактат булуы белән билгеләнә. Бер үк вакытта аны бүгенге дини белем-тәрбия бирү барышында файдалану мөмкинлеге дә зур. Китап танылган татар дин галимнәренең хезмәтләре арасында һичшиксез үзенең урынын алырга тиеш. «Рисаләи тәүхид» хезмәте алга таба фәнни чыганак буларак җентекләп өйрәнүгә лаек. Бу китап заманының күп кенә имамнарының, дин белгечләренең тирән фикерле һәм галимнәр дәрәҗәсендә укымышлы булуларын тагын бер кат раслый.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 3986 эш, 9 кгз.

2. Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре: 2 т. – Казан, 2012. – 1 т. – Б. 108-109, 114, 116, 117.

3. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 247 эш, 2 кгз.

4. Шунда ук, 14 тасв., 149 эш, 1 кгз.

5. Шунда ук, 2 тасв., 3986 эш, 10 кгз.

6. Шунда ук, 92 ф., 1 тасв., 12347 эш, 66 кгз.

7. Шунда ук, 61 кгз.

8. Шунда ук, 66 кгз. арткы ягы.

9. Шунда ук, 119 ф., 1 тасв., 321 эш, 16 кгз.

10. Бәхтияр әл-Мәмдәли. Рисаләи тәүхид. Фәрид голяма әл-гаср вә вахид фазлян әд-дәһер мелла Бәхтияр мәрхүм әл-Мәмдәлинең тәэлифәтендәдер. – Казан, 1904. – 8 б.

11. Краткий религиоведческий словарь на русском и татарском языках. – Казань, 2000. – С. 84.

12. Адыгамов Р. К. Исламское вероучение. – Казань, 2010. – С. 6, 8-9.

13. Бәхтияр әл-Мәмдәли. Күрс. хез. – Б. 2.

14. Утыз Имәни Г. Рисаләи мөхиммә. – Казан, 1877. – 346 б.

15. Бәхтияр әл-Мәмдәли. Күрс. хез. – Б. 4.

 

Рисаләи тәүхид*

[…] Әй мөэмин-карендәшләр, вә әй ахирәт көнендә мәңге газаптан куркучы юлдашлар! Мәгълүм, әүвәлән ки һәркем — ирсә кирәк ир кеше, кирәк хатын кеше, гакыл иясе вә балигълыкка ирешмәгән булса да, балигълар белгән һәр нәрсәләрне аерып-аерып белерлек булса, иң әүвәл фарыз буладыр тәүхид, ягъни Аллаһы Тәгаләне бер белеп, зате пакь вә сыйфатларын вә исем шәрифләрен инанып икърар итмәк1. Янә мәгълүм улына ки, бу тәүхид гыйлемлеге иң әүвәл «Лә илаһә илләллаһ» кәлимәсен әйтмәк илә буладыр. Алай булса да, моны тел белән әйтү генә җитмидер. Аның өчен голямаи әһлес-сөннә2 вә әл-җәмәгать рәхмәһүм Аллаһ Тәгалә бик тикшереп таптылар. Бу кәлимә таибә «Лә илаһә илләллаһ»ны әйтүчеләр тугыз төрле диделәр. Шул тугыз төрле адәмнәрнең дүрт төрле адәмнәре мөэмин, калган биш төрле адәмнәре мөэмин түгел, батыйль3 тәүхид ияләре диделәр.

Гафләт4 улынмая, һәркем үзен бу тугыз кыйсем тәүхид әһленең кайсысыннан булуны бик яхшы аңламак тиеш.

Инде бу тугыз кыйсем тәүхид әһленең әфзаль5 вә әгъләсе6, ягъни иң әфзаль кыйсемен тәүхид хакыйкый диләр. Бу тәүхид хакыйкый пәйгамбәрләрдә вә изге галимнәрдә булыр.

Икенче кыйсемне тәүхид шәргый7 диләр. Бу тәүхид шул кешеләрдә булыр, иман мәсьәләләрен белеп, күңел белән ышанып, тел белән әйтеп, ни дер көфер8 булган нәрсәләрдән игътикадан9 вә гамәлән, вә кавелән вә фәгълән10 көфер вә ширектән11 бизүчеләр гөнаһтан саклана торып гөнаһлы булсалар, тизлек белән тәүбә итүчеләрдә булыр.


* Текст гарәп графикасыннан кириллицага күчергәндә орфография һәм пунктуация үзенчәлекләре сакланып, кыскартылып һәм хәзерге татар теленә якынайтып бирелә (биредә һәм алга таба кереш мәкалә авторлары искәрмәләре).

Өченче кыйсемне тәүхид фасыйкый12 диярләр. Бу тәүхид шундый кешеләрдә булыр, иман мәсьәләләрен белеп, күңел белән ышанып, тел белән икърар итүчеләр, мәгәр фарызларның бәгъзесен13 кылып, вә бәгъзесен кылмаслар, гөнаһ булган эшләрнең бәгъзесен кылып вә бәгъзесен кылмасалар, бу кеше мөэмин фасыйкътыр. Сәламәт иман илә вафат булса, Аллаһ Тәбарәк вә Тәгалә ихтыярында: теләсә гафу кылыр, вә теләсә газап кылыр.

Дүртенче кыйсемне тәүхид кальби14 диярләр, ягъни бер кеше мөбтәля15 булса, дошман куркытып һәлак кылуына, ягъни иман изһар кылса16, иман мәсьәләләрен белеп, әгъзасын һәлак кылам дип дошман җәберләсә, […] яки бәгъзе ышанып күңелен һич үзгәртмичә, теле белән көфер изһар кыйлса, бу хәвеф гозер17 шәргый булса, бу кеше мөэминдер.

Инде янә биш кыйсем батыйль тәүхидне әйтик.

Әүвәлгесен тәүхид ләфзый18 диләр, ягъни «Лә иләһә иллалаһ» кәлимәсен әйтер, әмма иман мәсьәләләрен белмәс, тел белән икърар итеп, күңел белән ышанып бу кәлимәнең мәгънәсен фәһемләмәге вә дәхи ышанырга фарыз ваҗиб19 булган нәрсәләрне белеп, аңлап, ышанмаклыгы булмас. Намаз кылса да, яхшы эшләр эшләсә дә, бу тәүхид дөрес булмас. Аллаһ Тәгалә гыйндендә20 бу кеше мөэмин ирмәс, мәгәр «Лә илаһә иллаллаһ» диеп әйтүенә күрә, намаз укыганны күрүче булуына күрә, бу кешегә дөньяда шәригатьчә мөселманлык хөкемнәре йөртелер. Хатын вә ирләр мәсҗед җәмигъларга керер, вафат булса, җеназасын укылыр, мөселманнар зиратына куелыр. Бу кеше Гыйнделлаһу мөэмин ирмәс диделәр, мондый кешене хали әлзиһен21 диделәр. Имде бик яхшы фикерләп карамак тиеш: күп-күп наданнарның хәлләре шушы рәвешчә булуы инсафлы адәмгә мәгълүмдер, имди иман мәсьәләләрен белергә тырышмак тиеш. Бу заманда бөтен иманлы булганы юк, шул кеше урыс сабагы укып шөгыльләнүе дөрес дигәннәрнең ахирәттә хәлләре ничүк булыр. Бәлки шәригать китапларын күп күргән гыйлемендә, гамәлендә ышанычлы галимнәр каршында бу урыс сабагы берлән шөгыльләнмәк, әлбәттә, игътикад зәгыйфьлектән, бәлки калебендә марыз22 булудан.

Икенче кыйсемне тәүхид гамәли вә фигъли диярләр. Бу тәүхид шундый кешеләрдә булыр, «Лә илаһә илләллаһ» дип әйтерләр, шәһадәт кәлимәсен укырлар, кеше намаз кыла дип намаз кылырлар, кеше яхшы эш кыла дип яхшы эш кылырлар, әмма иман мәсьәләләрен белмәс, фарызны фарыз дип белмәс, фарыз ни нәрсә, аны белмәс, хәрамны23 хәрам дип белмәс, хәрам ни нәрсә — аны белмәс. Дөньяда бу кешегә һәм мөселманлык хөкемнәре йөртелер. «Лә илаһә илләллаһ» дип әйтүенә күрә. Әмма Гыйнделлаһу Тәбарәк вә Тәгалә бу кеше мөэмин булмас диделәр. Инде иманны дөресләргә тырышмак тиеш, шәригатьчә белергә тиешле булган нәрсәләрне өйрәнергә тиеш.

Батыйль тәүхиднең өченче кыйсемен тәүхид кәзиби24 диләр. Бу тәүхид шул кешеләрдә булыр, китабы имансызлар кабиленнән нитәккем25 китаби имансызлар, пәйгамбәрләрнең бәгъзесенә ышаналар, вә бәгъзесенә ышанмыйлар. Ушандак26 бу кешеләр гәрчә «Лә илаһә илләлаһ» дип әйтсәләр дә, зарурияттән дин булып инанырга фарыз ваҗиб булган27 нәрсәләрнең бәгъзесенә ышанып, вә бәгъзесенә ышанмаганнары өчен, гәрчә ышанмаганлыклары наданлыктан булса да, өйрәнергә кеше бар җирдә наданлык гозере28 шәргый түгел диделәр, мондый кеше мөэмин булмас диделәр.

Имде мәгълүм булына, Аллаһы Тәгаләдән Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) һәрберсенә китер дисә, барчасына әүвәл кыскача иман китереп, ышанып, моннан соң аерып-аерып белеп ышанырга лязем29.

Батыйль тәүхиднең дүртенче кыйсемен тәүхид нифакъкый30 диләр. Бу шундый кешеләрдә булыр, «Лә илаһә иллаллаһ» дип әйтерләр, күңеле белән мәгънәсен аңламаслар, ышанмаслар, нитәккем имансызлар мөселманнардан ишетеп әйтерләр. Калебендә көфер теле берлән тәүхид кәлимәсен әйтүе өчен монафыйклар31 тәүхиде буладыр. Мондый кеше имансызларның иң яманы эшдәдер, адәмнәрне мәгърур кылдыклары өчен.

Батыйль тәүхиднең бишенче кыйсемен тәүхид икраһе32 диярләр, ягъни көчлек белән әйтер. Бу тәүхид шундый кешеләрдә булыр, мәсәлән, бер фаҗирне33 кәлимән таибә34 «Лә илаһы иллаллаһ»ны әйтергә көчләрләр, кыстарлар, ирексез итәр. Аслан35 теләп, сөеп ышанып итмәс, бу мөбарәк кәлимәне әйтсә дә, аслан мөэмин ирмәс диделәр.

[…] Имде мәгълүм булына ки, шәригатьчә иман дөрес булып, ахирәттә мәкъбуль булынып36, могтәбәр37 булуының голямаи әһле сөннәт вәл-җәмәгать каршында сигез шартлары бардыр. Әгәр бу сигез шартлар булмаса, иман сәхих38 булмас диделәр.

1) Әүвәлге шарты иманда һәмишә39 сәбатлы40 булмак. Аның өчен, әгәр бер кеше бер микъдар заманнан соң көфери ният итсә, шул заман имансыз булыр.

2) Икенче шарты ышанырга фарыз вәҗиб булган иман мәсьәләләрендә җәзем итмәк41, ягъни һичшиксез хөкем итмәк. Аның өчен бер кеше иман мәсьәләләрендә шик вә шөбһә кылса, ул кеше мөэмин ирмәс, иманы сәхих булмас.

3) Өченче шарт игътикади42 әһле әл-сөннәт вәл-җәмәгатьтән булган галимнәрнең игътикадына мотабыйкъ43 вә муафыйкъ44 булмак. Аның өчен бер мөэминнең игътикады әһле әл-сөннәт вә әл-җәмәгать игътикадына мотабыйкъ вә муафыйкъ булмаса, хак мәзһабтән имәс45, әгәр зарурият диннән булган мәсьәләгә инкяр кылучы булса, имансыз булыр. Вә әгәр зарурият дингә инкарь хәденә46 җитмәсә, әһле әс-сөннәт вә әл-җәмәгать игътикадына муафыйкъ булмаган игътикадта булса, залаләт47 әһле булып, әһле җәһәннәмнән булыр.

4) Дүртенче шарты — Аллаһы Тәгаләдән куркып, өмет итмәк арасында булмак. Аның өчен Аллаһы Тәгаләдән курыкмау һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет кисмәк — көфердер.

5) Бишенче шарты — җан бугазга килмәстән борын иманлы булу. Аның өчен җан бугазга килгәч, иман сәхих булмас.

6) Алтынчы шарты — кояш мәгърибтән тумастан борын иманлы булу. Аның өчен кояш мәгърибтән туганнан соң иман китермәк сәхих булмас.

7) Җиденче шарты — заруриятсез касд48 ихтыяры илә Аллаһы Тәгалә вә рәсуле тәкәзиб49 вә голәмәт кәфернең сүзләре вә фигыльләре — боларның барчасыннан сакланмаклык. Әгәр бер мөэмин заруриятсез боларның берсен үзенең ихтыяры илә кылса, иманы фасид50 булыр.

8) Сигезенче шарты — игътикади шәригатьтән алынып, шәргъ шәрифкә51 муафыйкъ булмак.

Имде бу шартлар булынган кемсә үзе хак мөэмин дия, вә бән мөэминем хаккан дия, Иншааллаһ, мөэминем димия шөбһә ихтималы белдерәдер. Әмма тәэвилне52 белгән, галим кеше әйтсә, зарар юктыр.

[…] Аллаһу җәл җәлалә кәләм кадимендә боерды: «Вә мәә халәктүл-җиннә вәл-иңсә илләә лийәгъбүдүүн»*.

Бу аятьнең мәгънәсе тәфсирләрдә язылмыштыр. Бу адәмнәрне вә җеннәрне яратмакта хикмәт шушыдыр, ягъни Аллаһы Тәгаләне танып гыйбадәт итмәктә булсыннар. Имде Аллаһы Тәгаләне танып, гыйбадәт кыйлып, Ходай газзә вә җәл дәргәхендә53 мәкъбуль булынып54, инсан камил вазаифе инсания вә гобудия тәртибен фәһемләп, тәхсыйль итеп, Аллаһы тәбарәк вә Тәгаләгә халис55 кол вә рәсүле әкрам56 вә нәбии57 мөхтәрәм салаллаһу Тәгалә галәйһи вә галәйһи вәссәләмгә өмет булмак ляземдер. Мәгълүм булына, голямаи әһле әс-сөннәт вә әл-җәмәгатьнең бик мөхаккыйкълары58 вәзаифе инсания вә гобудияне шәригъ-шәрифчә алты дәрәҗә диделәр. Бу алты дәрәҗәнең бере-береннән мөкаддәм59 бу тәртипкә шәриган ригая60 ляземдер. Бу алты дәрәҗәнең әүвәлгесе әһле сөннәт вәл-җәмәгать мәзхәбенчә игътикадны дөресләп, бөтен иманлы булып көферне тәрк итмәк61.

Имде иман мәсьәләләрен иҗмалән62 вә тәфсыйлән63 белүне эстәгән кеше бу фәкыйрь мин көлл вәҗһе64 хәкыйрьнең65 «тәхфә лил-сыйбиян бибаянил-иман» рисаләсенә карап белер: үзебезнең болгар теленчә мәстүрдер66.

Икенче дәрәҗә — барча фарызларны белеп әда кылып67, вә барча хәрамнарны тәрк итмәк.


* «Зарият» сүрәсенең 56 аяте: «Мин җеннәрне дә, кешеләрне дә бары тик Миңа сәҗдә итсеннәр дип яралттым» (кара: Батулла Р. Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре. – Казан, 2012. – 344 б.).

Өченче дәрәҗә — вәҗиб булган нәрсәләрне белеп һәм әда кылып, барча мәкруһ вә тәхрими68 илән мәкруһ булган нәрсәләрне тәрк итмәк.

Дүртенче дәрәҗә сөннәтләрне белеп әда кылып, мәкруһ булган нәрсәләрне вә бидгатьләрне69 тәрк итмәк.

Бишенче — мөстәхәбләрне70 белеп, әда кылып, җәмигъ малаигны лязем тәрк итмәк.

Алтынчы дәрәҗә Аллаһы Тәгаләнең зикере илән мәшгуль булмак. […] Дәхи мәгълүм улына, бу алты дәрәҗә илән Аллаһу Тәгаләгә гыйбадәт әйләмәк һәр мөэмин кемсәнең шәриган71 вазыйфасыдыр. […]

Тәммәт. Аллаһүммә салли галә сәед әл-халәк Мөхәммәд үә галә әлиһи вәссәлам кад вакага әл-фираг ган тәсвид һәзиһи-н-нөсхал-мәусумә би-рисалә әт-тәүхид кад әлфә әш-шәех Фәридетдин Бәхтияр Әл-мәмдәли б. Габделҗәлил б. Габдулла б. Котлы әл-Юртыши кәнә вафатуһу фи 1890 сәнә мин әл-миладия үә фи-лйүмис-сани гашәр мин әттәшрин әл-әүвәл нурулла мәркадәһу*.

Бәхтияр әл-Мәмдәли. Рисаләи тәүхид. Фәрид голяма әл-гаср вә вахид фазлян әд-дәһер мелла Бәхтияр мәрхүм әл-Мәмдәлинең тәэлифәтендәдер. – Казан, 1904. – Б. 2-7.

СҮЗЛЕК:

1. Икърар итмәк — тану.

2. Голямаи әһлес-сөннә — сөннәт (Мөхәммәт пәйгамбәр сүзләре) галимнәре.

3. Батыйль — бозык, чын булмаган.

4. Гафләт — игътибарсызлык, ваемсызлык.

5. Әфзаль — иң яхшысы.

6. Әгълә — иң югары.

7. Тәүхид шәргый — Шәригатькә бәйләнешле.

8. Көфер — Аллаһка ышанмау, динсезлек.

9. Игътикадан — чын күңелдән, ышанып.

10. Гамәлән, вә кавелән вә фәгълән — телдән һәм эш белән.

11. Ширек — күп аллага ышану, мәҗүсилек.

12. Фасыйкый — бозылган, начар.

13. Бәгъзесе — кайберсе.

14. Кальби — йөрәккә, күңелгә бәйләнешле.

15. Мөбтәля — бәхетсезлеккә дучар, кайгыга төшкән.

16. Изһар кылу — күрсәтү, ачып салу.

17. Гозер — ялынулы.

18. Ләфзый — сүзгә караган, сүзгә бәйле.

19. Ваҗиб — тиеш.

20. Гыйндендә — каршысында.

21. Хали әлзиһен — хәтердә тотучы.

22. Марыз — авыру.

23. Хәрам — шәригать тарафыннан тыелган эш-гамәлләр.

24. Тәүхид кәзиби — ялган.

25. Нитәккем — ничек, ни рәвешле.

26. Ушандак — шулай ук.

27. Ваҗиб — тиешле, шиксез үтәлергә тиешле, эшләнми калмаска тиешле эш, бурыч.

28. Гозере — сылтау, ялынулы.

29. Лязем — тиеш, кирәк, мәҗбүри.

30. Нифакъкый — икейөзле, монафыйк.

31. Монафыйк — икейөзле.

32. Икраһе — ирексезләү, көчләү.

33. Фаҗир — бозык эшләр эшләүче.

34. Кәлимән таибә — тәүбәгә китерүче.

35. Аслан — беркайчан да.

36. Мәкъбуль булыну — кабул ителү.

37. Могтәбәр — игътибарга лаеклы.

38. Сәхих — чын, дөрес.

39. Һәмишә — һәрвакыт.

40. Сәбатлы — тотнаклы, нык.

41. Җәзем итмәк — кискен карарга килү.

42. Игътикади — чын күңелдән ышанган.

43. Мотабыйкъ — туры килгән.

44. Муафыйкъ — яраклы.

45. Хак мәзһабтән имәс — туры юлдан булмас.

46. Хәд — чик, кырый.

47. Залаләт — начарлык, бозыклык.

48. Касд — ният, теләк; явыз ният.

49. Тәкәзиб — ялганчы.

50. Фасид — бозылган.

51. Шәргъ шәриф — шәригать игътибары.

52. Тәэвил — сүзнең эчтәлеген ялгыш аңлату.

53. Дәргәх — бусага.

54. Мәкъбуль булынып — кабул ителгән.

55. Халис — чын, саф.

56. Рәсүле әкрам — хөрмәт иясе.

57. Нәбии — пәйгамбәр.

58. Мохаккыйкъ — өйрәнүчеләр.

59. Мөкаддәм — алда баручы.

60. Ригая — игътибар.

61. Тәрк итмәк — туктату.

62. Иҗмалән — кыскача.

63. Тәфсыйлән — тәфсилләп, җентекләп.

64. Вәҗһе — хөрмәткә лаек.

65. Хәкыйрь — кадерсез.

66. Мәстүр — язылган.

67. Әда кылып — үтәп.

68. Тәхрими — хәрам булган, тыелган.

69. Бидгать — яңа гадәт.

70. Мөстәхәбләр — гүзәл, яхшы күренә торган эшләр.

71. Шәриган — шәригать алдындагы.

 

Публикацияне

педагогика фәннәре кандидаты

Ләлә Мортазина,

тарих фәннәре кандидаты

Рамил Әдһәмов

әзерләделәр