2003 1/2

«Ђмирхания»дђ укыткан Ђмирхан

Татар халкыныћ ХХ гасыр башындагы мђдђни тормышы, мђгарифе хакында књп язылган џђм бу эш бњген дђ дђвам итђ. Лђкин рухи яшђешнећ тљп хасиятлђре никадђр генђ кић яктыртылган булса да, «ак таплар»ныћ бљтенлђй ќуелырга исђбе юк икђн ђле. Моны безнећ кулыбызга књптђн тњгел генђ килеп кергђн бер кызыклы документ та раслый.
«Хљрмђтле Разия!» дип башлана торган хат (ул 1958 елныћ 14 маенда язылган) элекке мљгаллимђ Сафия Гарифуллина (Туктамышева) тарафыннан Фатих Ђмирхан апасы – Сђгадђтнећ кызы Разия Ђмирхановага (1904-1968) юлланган. Разия апа гимназия џђм педагогика институтын тђмамлап, озак еллар укытучы, аннары методист, инспектор булып эшлђгђн, дђреслеклђр язган кеше. Ф. Ђмирхан турында истђлеклђр язган вакытта ул, књрђсећ, абзасыныћ яшьрђк, аяклы чагы, гомумђн, ђдипнећ ата-анасы, даирђсе, кылган гамђллђре турында књбрђк белергђ телђгђндер. Нђтиќђ буларак, «Ђмирхания» мђктђбендђ дистђ елдан артык гомерен њткђргђн, язучыны якыннан књреп белгђн Сафия ханымнан гыйбрђтле бер язма алуга ирешкђн.
Хат, аерым шђхескђ бђйле бер проблеманы гына колачламыйча, XIX-ХХ гасыр чиклђрендђге татар мђгарифенећ кайбер њзенчђлеклђрен дђ ачкан, «Ђмирхания»нећ ныклы нигезгђ куелган, тђртипле, берничђ баскычлы уку йорты икђнен икърар кылган. Мђктђпнећ эчке тормышы, Ф. Ђмирханныћ анда рус теле укытуы, татар байлары џђм зыялыларыныћ матди яктан ярдђм итњлђре кебек таушалмаган мђгълњматлар безгђ њткђндђге рухи мирасыбызны ќетерђк књзалларга ярдђм итђ.
Тљзек ђдђби тел талђбе белђн килсђк, Сафия Гарифуллина язмасында эшлђнеп бетмђгђн ќљмлђлђргђ, тљшеп калган сњзлђргђ џђм башка байтак кына чатаклыкларга юлыгырга мљмкин. Ул кимчелеклђрнећ, књрђсећ, њз сђбђбе булгандыр. Лђкин без текстны ясалма тљстђ шомарту, «иннек сљртњ» юлына басмадык. Бары тик мђгънђ тљсмерен кљчђйтњ максатында урыны белђн квадрат ќђялђр кысасында кайбер аћлатмалар бирњне генђ тиеш таптык. Ђлбђттђ, хатны искђрмђлђр белђн баету зарурияте килеп туды. Документ бернинди кыскартуларсыз басыла.
Хат гарђп графикасында язылган.

Сафия Гарифуллина (Туктамышева) тарафыннан
Разия Ђмирхановага юлланган хаты

Хљрмђтле Разия!
Сезнећ барыгызга мећнђрчђ сђлам. Безлђр ђлегђ барыбыз да сђламђт. Ул тарафта сезнећ сђламђтлек-шатлык белђн яшђвегезне телибез. Разия, бик зур рђхмђт сезгђ, йибђргђн хатыћызны алдым, сђламђтлегегезне белеп шатландым.
Разия, сезнећ сорауларга ќавапны тљрлесенчђ итеп яза алам, лђкин мин књп вакыттан бирле бер ќирдђ эшлђмђгђнлектђн, тупасрак чыгар инде язуым, њзегез килешмђгђн урыннарын тљзђтеп язарга ђйтерсез, яћадан тљзђтеп йибђрермен.
Мин хђзерге кљндђ Кукмара районы Кђчимир дигђн авылныћ Гыйниятулла Туктамышев дигђн кешенећ кызы. Мине ђтиемнђр шул ук авылныћ ќир лапасы љендђ кечкенђ бер тђрђзђле кызлар мђктђбенђ укырга бирделђр. Бу мђктђп бик караћгы, кљндезен кљчкђ генђ якты тљшђ иде, чљнки ул лапас љенђ урнаштырылган. Анда укытучы-мљэђзин остабикђсе иде. Лампалар юк, кљн саен укучы кыз балалар чыршы яки нарат агачыннан чыра телеп алып килђлђр. Дђрес беткђнчегђ кадђр бер бала чыраны берсен яндырып, ќанып беткђнен сњндереп тора. Ђлбђттђ, чыра яна торган ќир астында зур савыт белђн су тора. Ул инде чырашђмлек дигђн бер тимердђн ясалган кыскыч була. Уку беткђнче тљтенгђ књзлђр књрми иде. Шулай итеп мин бу мђктђптђ ике кыш укыдым. Љченче кышка мине ђтием Казан шђџђренђ укырга алып китте. Бик зур шатлык белђн без энем белђн икебез дђ укырга киттек. Минем ђнием Казанныћ тугызынчы мђхђллђнећ Новый Татарский [бистђсенећ] Мало-Симбирский урамда туган булган1.
Зариф мулла Ђмирханов2 мђхђллђсендђ мине шул ук Ђмирхановлар мђктђбенђ укырга бирделђр. Безнећ килњ ќулда љч кљн буе ат белђн килњ бик ялыктырган булырга кирђк, дђњ ђтилђр бер-ике кљн мђктђпкђ кертмђделђр. Белмим инде, август аеныћ ничђнче кљне булгандыр3, хђтеремдђ калмаган. Дђњ ђтилђр безне, мулла абзыйларны4 чакырып, укырга килгђн балалар дип таныштырдылар. Иртђсе кљнне без мђктђпкђ кереп укый башладык. Бу мђктђпкђ керњ белђн мине укытып карап, љченче сыйныфка укырга алдылар. Ђмирхановлар мђктђбе биш бњлмђле, дњрт йљздђн артык бала укый5. Мђктђп чиста, якты, бик тђртипле иде. Џђр укучы урыннарга утырган. Ул вакытта [утыргычлар] «кљрси» дип атала иде. Биш бала урнашкан кыска аяклы партада ике кара савыты бар иде. Џђр сыйныфта утыз-егерме сигез бала у[р]нашкан. Дђреслђр сигез сђгать биш минутта башлана иде. Дђрес вакытында казый џђр сыйныф саен кереп, тђртип саклый иде. Ђйтерсећ лђ, бу мђктђптђ беркем дђ юк, шундый тынычлык иде. Дђрес вакытында џђр бала њзенђ аяк киеме алып килђ. Киез итеклђрен салгач, кечкенђ туфли яки башка ќићел аяк киеме кия иде. Тђнђфес сыйныфлар саен аерым иде. Бер сыйныф кереп у[р]нашкач, икенче сыйныф чыга иде. Беренче дђресне абыстай њзе6 укыта, ул бер сыйныфта вакытта теге сыйныф язып утыра иде.
Югары сыйныфларга мулла абзый7 керђ. Ул Коръђн укыта. Аныћ аерым кечкенђ бњлмђсе. Шул бњлмђдђ тђрђзђгђ пђрдђ корган. Ул пђрдђ аркылы дђрес бирђ. Фатих абый рус теленнђн. Атнага бер кљн телђњчелђрне укытты. Мин укырга барган ќылны Фатих абыйны Мђскђњгђ делегат итеп озаттылар8. Ул вакытта ул сђламђт кеше. Шуннан кайтып озак та њтми, аяклары ќљрми башлады9. Мин шушы мђктђптђ нђкъ унбер ќыл яшђдем: ибтидаи бер сыйныф, рљшди љч сыйныф, игъдади љч сыйныфны10 укып тђмамлагач, мине шул ук мђктђпкђ укытучы итеп куйдылар.
Без бу мђктђптђ укып тђмамлаучы иптђшлђр исђннђрдерме. Тњбђндђге иптђшлђр: беренче Хђдичђ Гайсђ кызы Идрисова, Таифђ Ђбрар кызы Бђхтиева, Мђрьям Заџидулла кызы Дђминова – дњрт кыз бергђ укып бетереп укыта башладык. Безгђ айлык жалованьены мђктђп тњли. Укытучылар 18 сум, ђ мин бераз артыграк ала идем, чљнки мин мђктђпнећ бљтен килере, расхуты, карандаш-кара кеби нђрсђлђр џђм ягу ђсбаплары миндђ иде. Шулай итеп мића егерме ике сум тњлилђр иде. Утын, керосин кеби нђрсђлђргђ џђм ремонт вакытларында Ђфтах, Зыя Ваџаповлар, Ђбрар Бђхтиевлар, сабынчы Арслановлар бераз ярдђм итђлђр иде.
Бу мђктђптђн аерылу мића шулкадђр авыр булды, мића гына тњгел, башка иптђшлђргђ дђ шулай булгандыр, чљнки унбер ел эчендђ беркем ачуланмады, борчымады, рђхмђттђн башка бернђрсђ ишетмђдем, мулла абзыйныћ џђм абыстайныћ њз балалары белђн џђм укучылар [белђн] мљгамђлђсе шундый кызыксынулы иде, йокыдан торуына, кечелђргђ мђрхђмђтле буласы килђ иде. Фатих абый янына язучылар килђ, тљрле утыз минут њтњ белђн бер-берсенећ хђлен белњ, исђнлђшњ, ђйтерсећ лђ, беренче мђртђбђ књрешњ тљсле хђл сорашалар, бигрђк тђ Фатих абый ђти-ђнилђренђ хђбђр итђ, кечкенђ колоколны шалтырата. Алар шуннан соћ керђлђр, Фатих абыйныћ ућ кулы књкрђгендђ була. Алар аныћ бњлмђсеннђн чыкканчы аларныћ шундый тђгъзимле булуы11 бик кызыксындыра иде. Яћадан да ун ел торасы иде, дип, шулар кеби олыларга ихтирам итђкићђшлђр бирђлђр, бер-берсене болар барысы да кызыксындыралар иде.
Разия, [миндђ] мулла абзыйныћ џђм абыстайныћ рђсеме юк, сакланган булса, Сђгадђт апа12 белђн Мђхмњт џђм Зђкђриянећ13 рђсеме бар иде, сећеллђремдђ шђџадђтнамђлђре булырга кирђк аларда14, шушы кљннђрдђ аларга барам, нђрсђ тапсам да йибђрермен.
Ярый, хђзергђ сђламђт бул, шуныћ белђн тђмам итђм.

Сафия Гарифуллина.
14 май 1958

[P.S.] Разия, бик борчылам, ышкулда яраланып беткђн йљрђккђ тагын да бер ќара булып тора. Кызым Ваисђ сђламђтлеген югалтып, пенсия ала иде. Асиям дђ авырып тора, авыру, билгеле, укытучылар авыруы15. Ничек кенђ санаторийга ќибђрергђ, џич кайгыныћ кайсын уйлап бетерер хђл юк. Ул тугрыда сезнећ ярдђмне њтенер идем, мљмкин булса, ќђй кљне дђваланып кайтсын иде.

ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Сњз Яћа Бистђнећ хђзерге М. Гафури урамы турында бара.
2. Зариф Хљсђен улы Ђмирхан (1853-1921) – 9 нчы мђхђллђ имамы, мљдђррис, мђгърифђтче, «Ђмирхания» исемле мђктђп џђм мђдрђсђ ќитђкчесе, тарихи џђм дини китаплар авторы, ђдип Ф. Ђмирханныћ ђтисе.
3. Вакыйга 1905 елныћ августында бара.
4. Ягъни Зариф Ђмирхан хђзрђтне.
5. Бу мђктђп хђзерге Зайцев урамы, 4 нче йортта урнашкан булган дигђн мђгълњматлар бар.
6. Сњз Зариф хђзрђтнећ хатыны Бибирабига Зиннђтулла кызы Ђмирхания (1852-1918) турында бара.
7. Ягъни Зариф хђзрђт.
8. Ф. Ђмирхан 1906 елныћ гыйнварында Санкт-Петербургка, II Бљтенроссия мљселман съездына Казан шђкертлђре вђкиле буларак ќибђрелђ. «Мђскђњ» биредђ ялгыш аталган. Мђскђњгђ ђдип 1906 елныћ кљзендђ балалар журналы чыгару максатында китђ.
9. Ђдипнећ аяклары 1907 елныћ 15 августында йљрмђс була.
10. Ибтидаи (башлангыч), рљшди (урта), игъдади (уртадан югары) – иске мђдрђсђлђрдђ гамђлдђ булган сыйныфлар. Димђк, биредђ сњз инде мђктђп турында тњгел, мђдрђсђ турында барырга тиеш.
11. Тђгъзимле булуы – олылыклы, хљрмђтле булуы.
12. Сњз Ф. Ђмирханныћ апасы, мљгаллимђ Бибисђгадђтбану Ђмирхания (1882-1811) турында бара. Ул Бишбалтада «Ђмирхания» исемле кызлар мђктђбен ќитђклђгђн.
13. Мђхмњт (1906-1975) џђм Зђкђрия (1909-1985) – Бибисђгадђтбануныћ уллары, Разиянећ энелђре.
14. Сабира бинте Гыйниятулла исеменђ 1910 елныћ 25 апрелендђ бирелгђн шђџадђтнамђ (таныклык) бездђ саклана. Аћа «Рабига Ђмирхания» дигђн тњгђрђк мљџер сугылган.
15. Сњзнећ туберкулез турында баруы мљмкин.

Равил Ђмирхан,
тарих фђннђре докторы