2002 1/2

Габдеррђшид Ибраџимныћ яћа табылган бер кљндђлеге

1998 елда, татар ќђдидчелек хђрђкђте хакында диссертациямне язу дђвамында, Конья шђџђре карамагындагы Ќиџанбђйле илчђсенећ Бљгрњдђлик (элекке исеме — Рђшадия) авылына сђяхђт кылдым. Сђяхђтемнећ аерым бер максаты бар иде. Ќиџанбђйлегђ андагы мљхтђрђм зат — Мостафа Кабакчы бђй чакыруы белђн килгђн идек, лђкин ић зур телђгем — бљек татар зыялысы џђм сђясђтчесе Габдеррђшид Ибраџим 5 ел чамасы яшђгђн Бљгрњдђлик авылын књрњ иде. Мостафа бђй њтенечебезне бик телђп кабул итте џђм безне Бљгрњдђлик авылына алып барды.

Бљгрњдђлик — XX гасыр башында Себер якларыннан бу тарафларга књченгђн тљрек-татар авылы. Госманлы дђњлђте заманында килеп урнашканга књрђ, Рђшадия исеме белђн телгђ алыналар, соћыннан Бљгрњдђлик атамасын кабул итђлђр. Читтђн караганда, бу авылныћ урнашу планы башка тљрек авылларыныкыннан аерылып тора. Авыл кешелђре, шул исђптђн балалар да, татарча сљйлђшђлђр. Безне ић кызыктырган џђм куандырган нђрсђ Габдеррђшид Ибраџим ђфђндедђн Коръђн љйрђнгђн кеше — хаќи Хђким Огуз бђйнећ бњгенгђчђ яшђп ятуы иде. Бераз авыл белђн танышып йљргђннђн соћ, хаќи Хђким Огуз бђйнећ љенђ юнђлдек.

Татарлар љчен типик ишегалдыннан њтеп љйгђ кердек. Хаќи Хђким Огуз бђй џђм аныћ улы (авылныћ элекке старостасы) белђн бик озак сљйлђшеп утырдык. Безгђ Габдеррђшид Ибраџимныћ кайбер китапларын, фоторђсемнђрен књрсђттелђр.Алар арасында "Мећ дђ бер хђдис шђрхе", "Галђме ислам" (Ислам галђме) кебек дини китаплар бар иде. Шактый озак сљйлђшеп утыргач, хаќи Хђким Огуз бђй, минем њтенечемђ колак салып, сандыгыннан Габдеррђшид Ибраџимныћ куен дђфтђрен — кљндђлеген алып бирде. Хуќа бу кљндђлекне, авылга килгђч, Габдеррђшид Ибраџимныћ кызы Фђњзия ханым бњлђк иткђнен сљйлђде џђм мића аныћ ксерокњчермђсен алырга рљхсђт бирде.

Бу кљндђлек тђртипсез шђкелдђ язылган 41 язмадан гыйбарђт. Монда гарђпчђ, Истанбул тљрекчђсенђ якын татарча, бераз фарсыча џђм русча язулар бар. Аларныћ књбесе 1890 нчы еллар ахырында язылган.

Кљндђлекнећ башында берничђ фарсыча џђм гарђпчђ хатныћ караламасы урын алган (3 6-10 a битлђр). Алга таба язмаларда 1897 елныћ апрель ае башларыннан 1899 елныћ гыйнвар аена кадђрге чорда Габдеррђшид Ибраџим кылган сђяхђтлђрнећ километрлардагы озынлыгы исђплђнгђн. Шул вакыт эчендђ берничђ дђњлђттђ булырга љлгергђн Габдеррђшид ђфђнденећ њз хисабына књрђ, аныћ барлыгы 42097 км юл узганы аћлашыла. Књренекле сђяхђтченећ дљнья књргђн башка китапларында да мондый мђгълњматны искђ алуын белђбез ("Тђрќемђи хђлем", "Галђме ислам") (10 6-13 a битлђр).

Габдеррђшид Ибраџим ђфђнде кљндђлегенећ ић ђџђмиятле љлеше — аныћ њз шђќђрђсе хакындагы язмалар. Аерым-аерым љч урында (13 б, 15 б џђм 18 6-19 a битлђр) биргђн мђгълњматлардан тњбђндђгечђ таблица тљзергђ мљмкин.

Габдеррђшид Ибраџимныћ њзе сайлаган миссиясе — мљселман ќђмђгатьчелеген уяту, тугры юлга юнђлтњ эше бу кљндђлегендђ дђ чагылыш таба. 14 6-15 а битлђрдђге язмаларында профессор граф Л.А.Комаровскийныћ "Шђрык мђсьђлђсе" исемле хезмђтеннђн гарђпчђгђ тђрќемђ ителгђн кыска гына бер љзек-резюме урын алган. Габдеррђшид Ибраџим ђлеге резюме алдыннан шундый аћлатма биреп уза: "Дљньяда исламияткђ каршы нинди уйлар корылганын мљселманнар да белсен љчен гарђпчђгђ тђрќемђ иттем". Язмада мљселманнар џђм христианнар арасындагы кљрђш мђсьђлђсе белђн беррђттђн Госманлы дђњлђтен кире њз чиклђренђ кайтару, аны Ауропадан куу џђм яћа тђре походы оештыру хакында сљйлђнелђ.

Кљндђлекнећ 21 6-24 a битлђрендђге язмалар дини эчтђлекле караламалардан гыйбарђт. Кљндђлекнећ ић озын язмаларыннан берсендђ Габдеррђшид Ибраџимныћ Оренбургта мђшџњр татар бае Габделгани бине Мљхђммђдгали Хљсђенев белђн булган бер хатирђсе тасвирлана. Габдеррђшид Ибраџим Оренбург каласына сђфђрендђ бу мђшџњр зат белђн књрешкђч, аныћ мђгариф белђн бђйлђнеше булу-булмавы хакында сорый. Габделгани ђфђнде исђ Ђхмђд џђм Мђхмњд исемле бертуганнары белђн бергђ барлыгы 140 укучыны сыйдырган мђдрђсђ ачулары џђм бљтен чыгымнарны њз кесђлђреннђн каплаулары турында сљйли. Хђтта Габдеррђшид Ибраџимны мђдрђсђгђ алып килђ џђм аћа шђкертлђрдђн имтихан алырга тђкъдим итђ. Габдеррђшид Ибраџимда бу мђдрђсђдђ књргђннђре бик кљчле тђэсир калдыра. Ибтидаи, рљшди џђм гарђби (бу сыйныфка бары голђма булырга телђњчелђр генђ керђ) сыйныфларына бњленгђн бу мђдрђсђ шђкертлђренђ ул бер сорау бирђ. Аларныћ уку системасын ысулы ќђдид дип атап, ысулы ќђдиднећ нђрсђ икђнлеген аћлатып язарга куша. Шундук барысы да калђмгђ тотынган шђкертлђр тљрек телендђ: "Бик аз вакыт эчендђ књп файда китерњче ысул", — дип ќавап бирђлђр. Кайбер укучылар ќавапны гарђпчђ ќиткерђ. Бол ар дан бик тђэсирлђнгђн Габдеррђшид Ибраџим мђдрђсђнећ матурлыгын сурђтлђп язмасын тђмамлый (24 6-27 a битлђр).

Габдеррђшид Ибраџим њзенећ кљндђлегендђ башкортлар џђм, гомумђн, Себер-Урал вазгыяте белђн бђйле мђсьђлђлђргђ дђ кагыла. Урал тауларыныћ тљрле рудаларга бай џђм монда берничђ завод-фабрика урнашкан булуын искђртеп, Г.Ибраџим башкортлар бу байлыкларныћ кыйммђтен белми дип ачына. Эшлђп тапкан акчаларын хђмергђ сарыф итњлђренђ зарлана. Шуныћ белђн бђйле бер вакыйганы да теркђп куя. Язмадан књренгђнчђ, бер алман эшкуары њз заводындагы башкортларныћ атна дђвамында эшлђп алган акчаларын ял кљнендђ аракы-фђлђнгђ тотып бетерњлђрен књреп, бу хђлне тљзђтергђ тырыша. Моныћ љчен ул завод янына мђчет салдыра џђм укымышлы бер затны айга 30 сум хезмђт хакы тњлђњ шарты белђн имамлыкка чакыра. Хђзрђтнећ ућышлы эш итње нђтиќђсендђ эчкечелек сизелерлек књлђмдђ кими. Алман эшкуары бик канђгать була. Габдеррђшид Ибраџим бу алманныћ кем џђм вакыйганыћ кайсы заводта булуын тљгђл књрсђтми (27 6-29 a битлђр). Аннан соћгы битлђрдђ Габдеррђшид Ибраџим Себер юлы, почта њзђклђре џђм юллары, Омск џђм Семипалатинск шђџђрлђре хакында мђгълњмат бирђ. Дон казакларын искђ алганда Г.Ибраџим Дон казакларыныћ теле — рус, диннђре христиан булса да, ђйлђнђ-тирђлђрендђ мљселман казакълар џђм татарлар булганга књрђ, аларныћ књбесенчђ татар, казакъ теллђрендђ сљйлђшњлђрен билгелђп китђ. Хђтта гадђт-йолалар џђм ђхлакларыныћ да исламга авышканлыгын искђ ала. Монда руслар христианлаштырырга никадђр кљч тњксђлђр, барысы да бушка дип, Г.Ибраџим фикерен шул рђвешчђ дђвам итђ: "Без казаклар (Дон казаклары) дип атаган тљркем бу якларныћ тљп халкы — татар џђм казакъларны руслаштыру љчен књчереп утыртылган иде, лђкин киресенчђ њзлђре татарлашты" (30 б бит). Лђкин автор моннан соћгы битлђрдђ Омск џђм аныћ кул астындагы Кызылъяр (Петропавел), Атпазары, Књкчђтау, Акмулла кебек зур-зур шђџђрлђрдђ яшђгђн татар џђм казакъларныћ милли њзаћнарында бозылу, таркалу хакында зарланып ђйтеп уза (31 а-31б битлђр). Габдеррђшид Ибраџимныћ бу язуларны кђгазьгђ тљшерњ вакыты — њзе билгелђгђнчђ, 1898 елныћ гыйнвар ае.

Габдеррђшид Ибраџим ђфђнде кљндђлегендђге 33 6-34 a битлђрдђге язмаларда Урал тимер юл линиясен тљзњ хакында мђгълњматлар бирелђ. 34 6-40 б битлђрдђ кайбер гарђпчђ хатларныћ џђм башка гарђпчђ текстларныћ караламалары урын алган.

Кљндђлекнећ соћгы 41 a битендђ Габдеррђшид Ибраџим Баџаведдин Максудов-тан тђрќемђ ителгђн бер љзек теркђгђн. Бу љзектђ 1897 елда Троицкига сђфђрендђ мљфти Мљхђммђдьяр Солтанов белђн бергђ булган Максудов ђфђнде Вђли Яушевтан ишеткђн бер вакыйганы тасвирлый. Язмада мљфтинећ ысулы ќђдид хакында муллаларга кићђш бирњдђн тартынуы, Вђли Яушев аны Петербургка алып килњгђ карамастан, бу мђсьђлђдђ вђкалђтле кешелђр белђн књрешмичђ кайтып китње турында сњз бара.

Габдеррђшид Ибраџимныћ, без югарыда кыскача таныштырырга тырышкан кљндђлегеннђн башка, ђле бњген дђ дљньяга билгесез булып ятучы татарча кулъязмалары бар. Иншалла, килђчђктђ Муса Ќарулланыћ, Зыяэддин Камалинећ џђм башка татар галимнђренећ хезмђтлђре дђ табылыр дип љметлђнђм.

г. Ибраџим фоторђсеме " Ризаэтдин Фђхретдин: Фђнни -биографик ќыентык" (Казан, 1999) китабыннан алынды. 

 

Ибраџим Мараш

Ђнкара университетыныћ Илаџият
факультеты укытучысы (Тљркия)