2003 3/4

Гайнетдин Мөхәммәдиевнең батырлык хыялы

Мин кергәндә Үзәк архив башлыгы Дамир Шәрәфетдинов телефоннан сөйләшә иде. «Шул хәтле тыйнак булма инде. Үзең өчен генә түгел бит. Синең эшең турында белү бөтен яшьләргә, Татарстан көрәш осталарына кирәк. Хәзерлән! Кеше җибәрәм, язабыз», — ди.

Керә-керешкә үк миңа, кем белән сөйләшкәне турында һәм мәсьәләне, кире борылмаслык итеп, кабыргасы белән, куеп, аңлатып та бирә: Телефондагы әңгәмәдәше

- Гайнетдин Мөхәммәдиев, җибәрәсе кешесе - мин икән.

- Гайнетдин, хәтерлисеңме мәйданга кайчан басканыңны?

- Беренче Сабан туемда мин йөгерешче булып катнаштым. Унөч яшемдә. Үзебезнең авылда. Питрәч районының Татар Казысында. Беренче булдым.

-  һәй, безнең спортка килү юлларыбыз охшаш икән. Мин дә Сабан туйдан башлаган идем йөгерүемне. 1952 елны, егерме бер яшемдә. Тельман районы үзәге - Мамык Сабан туенда көрәшкә чыктым.

- Көрәшкә «муеның нечкә», бар — йөгер, диделәр. Анда да әллә кем була алмадым — дүртенче генә килдем. Алай да, бүләккә бер кулъяулык белән исле сабын биреп куандырдылар. Шуннан йөгерешче булып киттем. Ә син ничек йөгерешчедән көрәшчегә әйләндең?

— Дөресен генә әйткәндә, минем көрәшче булып китүем җиңел генә булмады. Мәктәптә йөгерү, чаңгы ярышларында гел беренче килә идем. Тик күңел көрәшкә ашкына. Сабан туй батыры булырга кызыгам. Дустым Габдрахман Гали-ев белән кечкенәдән көрәшеп үстек. Авылыбыз батыры Шәмсевәли абый бик оста көрәшә иде. Габдрахман белән шуның һәр алымын кабатларга тырышабыз. Аның кебек көрәшәсебез килә. Шулай, бер-беребезгә ярдәмләшеп, өйрәнеп үсеп, икебез дә көрәшче булып киттек. Зур ярышларда да бергә катнаша торган булдык. Анда да берберебезгә көндәш кенә түгел, киңәш тә бирә, ярдәм дә итә идек. Соңыннан ул самбо көрәше буенча спорт мастеры булды. «Динамо»ның Россия беренчелегендә чемпион исемен алды. Эшендә милиция полковнигы дәрәҗәсенә җитте.

Минем көрәш юлым шома гына булмады. Тугыз яшемдә, икенче класста укыганда кызамык белән авырган идем. Ике-ме-өчме тапкыр больницада да ятып чыктым. Шуның зыяны күземә тиде. Сукырая идем.

Сабан туйда йөгереп җиңүдән канатланып, инде көрәшкә чыгарга да була дип йөргәндә генә гаиләбезгә зур кайгы килде — 1955 елның 28 маенда әтиебез кинәт үлеп китте. Шуның кайгысыннандыр инде, яңадан күзем сукырайды. Ел ярым буенча, дөм сукырдан ярым сукырга әйләнеп, бик авырдан аңга килдем. Әле ярый, аңа хәтле авылыбыздагы җиде еллык мәктәпне тәмамларга өлгергән идем. Күзем әзрәк рәтләнгәч колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем.

Сабан туй батыры булу хыялым әле дә сүнмәгән иде. Яшьтәшләр арасында кө-рәшкәләп җиңүләрем дә өмет тудырды.

Олылар арасында, чынлап торып көрәшергә 16 яшемдә чыктым. Үзебезнең авылның Абау чишмәсе янындагы болында үткәрелә торган кичке Сабан туйда. Авырлыгым 67-68 кило тирәсе булгандыр, авырлык буенча бүлеп көрәшү юк иде. Баш батырга үзебезнең авылның Әбрар абый Мөбарәкшин белән көрәштек. Аның авырлыгы 97 кг. иде. Җиңә алмадым шул аны. Күтәрергә көч җитеп бетмәде. «Батыр асты» дигән исем белән калдым.

Икенче елны, унҗиде яшемдә, Чыты Сабан туена чыктым. Биш-алты кешене ектым. «Баш батырга» соңгы алыш — шул авыл кешесе Нурулла абый белән булды. Ул —1932 елгы. Инде армиядә булып кайткан. Авылларында берничә тапкыр батыр да калган. Авырлыгы 86 кило диделәр. Аның белән бик озак тартыштык. Ул мине ега алмый, аны күтәреп алып ыргытырга минем көч җитми. Унбиш минутлап газаплангач, минем аркадан кан саркый башлады. Аның сөлгесе арка тиремне суйган. Картлар аптырашка калдылар — нишләргә? Көрәшне туктатыргамы, әллә дәвам итәргәме? Алар киңәшкән арада бер әби чыкты да, миңа әйтә:

— Улым, аркаңда кара миңең бар икән. Аны өзәргә ярамый, бик куркыныч, тукта, син, бүтән көрәшмә, — ди. Ризалаштым. Нурулла абый — Батыр, мин — икенче булдым.

1960 елда Керәшен Казысында Кыям абый белән көрәштем. Ул Чүкидән. Балык Бистәсе районы Батыры. Әлегәчә аны беркем дә ега алмый иде. 1936 нчы елда туган, 96 килограммлы. Өч-дүрт машинага утырып килгәннәр. Авылдашлары кычкырып көч-куәт өстәп тора. Кырык минут көрәштек. Беребез дә бирешми. Ул мине ала алмый, мин аны күтәрә алмыйм. Күтәрә башлавым була — шуып төшеп чүгәли, чак кына артына утырмый. Суырып алырлык түгел. Якташлары кызган-нан-кыза, җиңүне аңа бирәселәре килә. Судья л әргә басым ясый башладылар. Бигрәк тә колхоз рәисләре шаулый. Имеш, аларның җиңелмәс пәһлеваны чебеш кебек кенә күренгән малайны күтәреп сала алмый. Колхоз абруе бит, авыл даны турында сүз бара. Шунда безнең авылдан бер сукыр абзый чыга. Кабашлап барып табып, әлеге рәискә сүз куша:

Энем, син кемгә каршы шул хәтле каты кычкырасың? — ди. — Беләсеңме? Белмисең шул. Белсәң, бу хәтле кычкырмас идең. Бу егет — синең — үзеңнең энең бит, туганың Хәдичәнең улы, — ди. Кычкырыш бетә. Алыш тавыш-тынсыз гына дәвам итә. Шунда Кыям абый миңа:

Энем, миңа беркемнең дә бу хәтле каршы тора алганы юк иде әле. Әгәр булдыра алсаң, ал инде, ек! — ди. Мин алым башлаганда утырмады, билен бирде. Күтәреп алдым. Аягы җирдән аерылгач ул минеке иде. Беренче тапкыр Батыр калуым шунда булды.

Иң зур, чын мәгънәсендә авыр сынауны Гайнетдин шул ук — 1960 нчы елны Чыты Сабан туенда үтә. Йөз дә унбиш килограмм авырлыктагы Иван Бәширов белән алар «Баш батыр» исеме өчен бер сәгать тә унбиш минут көрәшәләр, һичберсе өстенлеккә ирешә алмый. Күпне күргән хөкемдарлар — аксакаллар да аптырашка кала. Нишләргә? Туктатыргамы көрәшне, әллә дәвам итәргәме? Күпмегә дәвам итәргә? Күпме көрәшергә мөмкин? Беркем дә җиңмәде, хәзергечә әйткәндә — ничья дисәң — андый хәлнең татар көрәшендә, Сабан туйларда булганы юк иде. Булмаса, булыр, әйдә, килештек, «ничья» дип хөкем чыгаралар. Тагын сорау: беренчегә дигән бүләкне кемгә бирәбез? Бу юлы картларны Гайнетдин коткара, — Ивандәйгә бирегез, ул — Батыр, — ди.

— Иван дәдәйне без, яшь көрәшчеләр, бик ярата идек. Гадел кеше. Бер кайчан хәрәмләшми. Ул, моңа хәтле күп тапкырлар Питрәч районында Батыр калган иде, — ди Гайнетдин үзе. Исемне Ивандәенә бирсә дә, егетнең күзгә күренмәс алган бүләге бәһасез зур була: шуннан соң ул мәйданга беркемгә дә җиңелмәс ышаныч белән чыга башлый.

Ерак илләр чакыра

1961 ел. Архангельски ягына халык җыялар. Урман кисәргә. Вәкил матур шартлар вәгъдә итә. Гайнетдинне иң кызыктырганы — паспорт алу. Яшьтәшләре барысы да армия сафларында. Төрлесе төрле җирдә хезмәт итә. Хатлары килеп тора. Әллә нинди илләр, халыклар турында язалар. Ул — Гайнетдин генә туган авылы — Татар Казысыннан беркая да китә алмый. Паспорты юк, бирмиләр. Вербовка белән урман эшенә китү — аның өчен дөньяга чыгарга юллама алуга тиң иде. Ерак илләр капкасы ачыла. Егет шул якка юл тотты.

Тайга хуҗасы

Архангельскига октябрь урталарында килеп төштек. Аннан утрауларга самолет белән очырдылар. Машиналары көтеп тора иде. Тиз генә төяп урманга алып киттеләр. Баракларга урнаштык. Участокларга куйдылар. Эшли башладык, — дип сөйли Гайнетдин тайгадагы беренче көннәре турында.

Яшьлек — кайда да яшьлек инде. Көн эш белән генә тормый. Уен-көлкесе дә кирәк. Эштән соң, ашап-эчеп алгач, ял сәгатьләре башлана. Ни эшләргә? Барысы да көчләре ташып торган егетләр. Иң беренче уен, әлбәттә, көрәш-көч сынашу, Сабан туй. Монда егетләр төрле яклардан, төрле халыклардан җыелган, төрле милләттән — татарлар, башкортлар, чуашлар, таулардан килгән карачайлар, балкарлар, чиркәсләр, адыгейлар — төрки халык. Күбесе — мөселманнар. Христианнар да бар — руслар (алар күп түгел), осетиннар, грузиннар. Менә шундый чуар халык — һәркайсы үз бәйрәмен үткәрә. Көрәштә батырларын билгели.

Гайнетдин, иң беренче эше итеп, татарча көрәштә Сабан туй батыры булып алды. Аннан соң чират башка милләт егетләренә дә җитте. Район үзәге Лешиконда, төрле халык батырлары җыелган бәйрәмдә, барысын да егып, участок батыры исемен алды.

Татарлар арасында алып гәүдәлеләр күп түгел. Монда исә, урман эшендә, алар бөтенләй диярлек күренми. Чөнки авыр гәүдәлеләрнең, куәте күп булса да, бер төрле озак эшкә түземлекләре җитешми. Шуңа күрә, урман егетләре арасында күбесе җитмеш килограмм тирәсе авырлыкта.

«Участок батыры» булып калгач Гайнетдингә икенче участокта җиңеп чыккан батыр килә дигән хәбәр ирештерделәр. Хәзерләнергә кирәк! Үзенекеләр — беренче участокныкылар, әлбәттә, Гайнетдин җиңүен тели. Араларында булачак көндәш белән бил алышып караган егетләр дә табылды. Хәзерлек башланды. «Дошман» көчле икән. Авыр да. Туксан кило чамасы, ди. Буйга да, авырлыкка да Гайнетдиннән уздырган. Үзе, тау ягыннан — Кайбыч районыннан икән.

Килде кунак, икенче участок батыры. Таза!.. Бераз һавалы да икән. Беренче участокныкыларга күз йөртеп чыкты. Араларында бер дә аерылып торырдаен күрмәгәч, кая соң батырыгыз? — дип сорап куйды. Гайнетдинне күрсәттеләр. Кунак бик тыйнаклардан да түгел иде бугай, «һи-и, шушымы батырыгыз?» — дип, инде җиңгән кебек кыяфәттә, үзенекеләргә борылды. Аның белән килгән иптәшләре — «икенченекеләр» — бердәм җиңел сулап куйгандай булды. «Беренченекеләр» генә, бу тәкәллефсезлекне өнәп бетермичә, «ашыкма әле, алдан көрәшеп кара»,—дию белән чикләнделәр.

Көрәш башланды. Кунак егет үз сөлгесе белән килгән икән. Тәҗрибәле көрәшче! Хәрәмләшми. Нәкъ Сабан туендагыча көрәшә.

Гайнетдин сөйли:

— Хәзер безнекеләр барысы да минем яклы: татары да, урыс-чуашы да, адыгей-чиркәс-дагыстанлылар да. Участок башлыгыбыз Энгельс абый да килгән. Хатыны Катя апа белән. Алар янәшәсендә каршы як башлыгы баскан. Аның янында үзенең яраннары тезелгән. Барысы да икенче участок батырын озата килгән.

Алышабыз. Бирешәсем килми бит. Дуслар карап тора. Бигрәк тә участок башлыгы Энгельс абый алдында җиңеләсе килми. Аны бик ихтирам итә идем. «Икенчеләр» алдында дәрәҗәсен төшерүдән уңайсызланам.

Сынашу бара. Туң җир. Кырпак кар төшкән, яланаяктан көрәшәм. Ботинкадан аяк тая. Олтан аша җирне яхшы сизеп булмый. Ә аны белергә, гел тоеп торырга кирәк. Егет таза, көрәш остасы, көчле, билен бирми, тиз генә алып булмас, ахры. Арытырга кирәк. Үзенә дә ныклап тотарга ирек бирмәскә. Уңнан-сулдан керәм, бирешми. Турыга суырып карыйм, җиргә кадәр чүмәшә — утырмый гына, кочактан шуып төшә. Бер унар минут чамасы узгач, йомшара башлады. Сизәм — өлгерә. Тагын бер, биш-алты минуттан алачакмын. Биленнән кысып күтәрә башлаган идем, егетем яңадан да утырмакчы. Башымнан колачны бушатмаска дигән уй уза. Мин дә бераз чүгәлим. Агачны тамырыннан суырып чыгаргандагыдай, билен кыскан көе, күтәрелә башлыйм. Әз генә уңга-сулга авыштырып, тегене күкрәккә менгерергә тырышам. Китте. Менә. Аягы җирдән аерылды да. Хәзер була. Күкрәк аша ыргытам... Уңгарак җибәрәм... Юк... Аягын каршыга чыгарырга өлгерә. Юк, болай төшсә, егылмый. Иң югары ноктаны узгач кына, сулга алыштырып куям. Туң җиргә барып төшә. Егетнең, алга суздым дигән аягы, һавада эленгәндәй, артка калган булып чыга. Бик зур дуга ясап, югарыдан әйләнеп, туң җиргә бик каты килеп төшә. Шартлап сына. Мылтыктан аткан кебек. Тавышын бөтен кеше ишетә. Егетне носилкага салып китәләр.

Бу алыш турындагы хәбәр еракка таралды. Үзенә күрә, бер дан булып чыкты инде. Ерактагылар да ишеткән. Ерак утраудагы участоктан бер осетин киләчәк, диделәр. Хәзер инде көрәш, татарча-русча-чуашча гына түгел, кавказчага әйләнде. Бу юлы миңа хәзерләнергә үзебезнең Кавказ егетләре — аварлар, дагыстанлылар ярдәмгә килде. Ни әйтсәң дә, «үзебезнекеләр» бит. Киләчәк «дошманнан», участок буенча да гына түгел, әле дин буенча да, аерымлык бар. Алар бер-берсен өнәп тә бетермиләр икән. «Безнекеләр» мөселманнар бит. Киләчәк көрәшче осетинның христиан динендәгесе икән. Аларның да мөселманнары бар ди. Ярар, монысы икенче мәсьәлә. Безнең Кавказ егетләребез осетиннарның көрәш алымнарын белә булып чыкты. Алар белән көрәшеп караганнары табылды. Мине өйрәтәләр. Авар егете Әнвәр абый белән дагыстанлы Рәшит абый остазларым булды. Икесе дә бер авырлыкта сиксән кило тирәсе. Бер-берсе белән кара-каршы көрәшеп күрсәтәләр. Мин карап торам. Аннары үзем алар белән алышам. Шулай миңа осетин көрәшенең серләрен ачалар. Иң куркыныч алымнары — чалу икән. Ул — чалу гына да түгел, елан кебек уратып-чолгап алу. Шуңа махсус аяк киеме дә кияләр. Бик нечкә, йомшак күннән тегелгән озын балтырлы читек. Тәнеңә сыланып-ябыштырып ала. Көрәшче шул читекле аягы белән, тубыктан әз генә югары итеп, синең аягыңны уратып-чолгап куя. Ә син, аягың богаулангач, ни эшли аласың? Менә шуннан сакланырга кирәк, шуңа каршы әмәлен табарга.

Килде осетин. Озын мыеклы. Зур гәүдәле. Билендә, агач тартма-кында озын пычак. Билбавын чишеп өстәлгә салды. Читеген киде. Мыегын сыпырып куйды. Башладык. Барак кырыендагы чоланда көрәштек. Такта идән боз белән капланган. Яланаяк чыктым. Алдан гына табан астын боз салкыны өтеп-куерып алгандай булды да, тиз ияләштем. Аяк кызып-кызарып китте. Аның каравы, терәк нык — табан асты бозга ябышып тора. Бар тырышлыгым — осетинга үз алымын кулланырга ирек бирмәскә. Аны үзебезчә, «татарча» эләктерергә кирәк. Мәйдан, зур дисәң дә, барак эче инде, чикләнгән. Җитмәсә, стена буйлап ягулык утын әрдәнәсе өелгән. Осетин олы гәүдәле. Авырлыгы туксан белән йөз кило арасында булыр. Шуңа күрә, хәрәкәтләре салмаграк. Бусы — минем файдага. Миңа, көч белән генә түгел, җитезлек-җиңеллегем белән алырга кирәк. Орчык кебек бөтереләм. Аякны каптырмасын. Ахыр чиктә, бәхетем диим, җиңү мин уйлаганнан да җиңелрәк килеп чыкты. Биш минут чамасы вакыт үтәр-үтмәс, бу минем аякны чолгаулый башлады. Турайды. Биле миңа якынайды. Менә сиңа мә, дигәндәй үзе миңа килеп ябышып тора. Егет татар көрәшен белеп бетерми икән. Билгеле, мондый уңай вакытны ычкындырмадым. Кысып алдым да күкрәккә күтәрдем. «Елан-аяклары» чолганып, мине богауларга өлгерә алмый калды. Үзебезчә, күкрәк аша җибәрдем. Аяклары белән әрдәнәләрне дөбер-шатыр ишеп, бозлы идәнгә барып төште. Мине күтәреп, барак эченә алып кереп киттеләр. Эш бетте. Чиста җиңү. Озын мыеклы осетин егетенә, көрәш алдыннан чишеп, өстәлгә сузып салган озын пычаклы савытын яңадан биленә асып-бәйләп, саубуллашасы гына калды.

Бүтән миңа каршы чыгучы табылмады.

Әйткәнемчә, минем җиңүләремә, үземнән дә бигрәк, дус-якташлар һәм Энгельс абыйлар шатлана иде. Осетинны да җиңгәчтен Энгельс абый, мине янына утыртып, аталарча сөйләште. Сер итеп киңәшләрен бирде. Бу вакытта мин «югарыда» урман кисүдән, «түбәнгә» — яр буена сал бәйләргә күчкән идем. Шунда, озакламый, ревматизм белән авырып, кул-аякларым үзләрен сизми торган була башлады.

Менә нәрсә, Гайнетдин. Исемемнән дә чамалый торгансыңдыр, мин урыс түгел.

Әйе, Энгельс абый, мин Маркс-Энгельсләрне беләм.

Менә, менә. Мин — немец. Руслар арасында урыс булып йөрсәм дә. Ә исем анысы, кемдә нинди исем юк. Әйе, җаным-тәнем белән немец. Хатыным — марҗа. Тик ул — миңа хыянәт итә торган кеше түгел. Татарларны без яратабыз. Бик хөрмәт итәбез. Ышанычлы халык. Әмма бар кеше дә сезнең кебек ышанычлы, сүзендә тора торган түгел. Менә сезне, паспорт бирәбез дип, алдап, җыеп алып килделәр. Бирмәделәр. Тартып-сузып килделәр. Аннары, «югарыдагылар» юк, — «астагыларга» — ярты елдан дип, кызыктырып, сине суга төшерделәр. Муеннан резин итек киеп сал бәйлисең. Суга чумасың да, салып — суын түгеп, тагын киеп куясың. Инде, менә, бозлы су синең җелегеңә үтте. Ревматизм башланды. Киңәшем шул — кит син моннан! Тизрәк кит! Исән чакта, — диде бу, мине аталарча кайгыртып.

Шул, Энгельс абыйсы ясаган — урман эшеннән китәргә рөхсәт биргән — кәгазьләр белән, һаман да паспортсыз, ничек киткән булса шулай, туган йортына кайтып егыла Гайнетдин Мөхәммәдиев — «Тайга хуҗасы», Питрәч районының Татар Казысы егете.

Казанда зур завод төзи башлаганнар икән. Бөтенсоюз төзелеше. Яшьләрне чакыралар. Һәр район комсомолы юллама биреп үз вәкилләрен җибәрә. Больницаның баш табибы Клара Гайсина Гайнетдинне һич тә әле төзелешкә китәрлек сәламәтләнде дип санамый. Тик егет үҗәт, үзсүзле. Хәер, ул шундый булмаса, бәлки, бу дәрәҗәдә савыга да алмаган булыр иде. Нихәтле генә үгетләсәләр дә, тыйсалар да, урын өстендә ятып дәваланырга риза булмады бит. Авыртуга түзде. Үзенә әллә нинди күнегүләр ясады. Йөрергә тырышты, һәм, һич булмаганны, бар кешене таң калдырып, аксап-туксап булса да, йөгерә дә башлады. Бар белгәне — хәрәкәт!

—Казанга килеп урнаштым. Органик синтез заводы төзелешенә. Бөтенсоюз комсомол төзелеше. Казанхимстрой. Кабул иттеләр. Ниһаять, паспортлы булдым. Тулай торактан урын бирделәр. Декабристлар урамында, «Костер» кинотеатры күршесендә генә. — Ни беләсең, дигәнгә, — балта остасы, дим. Опалубка ясарга куйдылар. Кул-аяк сызлаганны әйтмим иңде.

Бармаклар кәкрәеп каткан. Балта бөргән саен авырта. Тезләрне, әйткән дә юк инде — бөгелсә, турайтып булмый, турайтсаң — бөгелмиләр. Мең газап! Елыйм да, эчемнән генә, түзәм. Бар өметем — эштә, хәрәкәттә. Хәрәкәтләнмәсәм, кәкрәеп катачакмын. Бөтен буыннарны эшләтеп, язылдырырга кирәк. Көрәшкә йөрергә уйлыйм. Шунда мин җитәрлек хәрәкәт алачакмын. Кая барырга? Көрәшчеләрне эзли башладым. Авиация заводы егетләре янына килдем. Алар «Рубин» стадионы залында, миңа ерак түгел. Тренерлары сорый — разрядың бармы, — ди. Юк, мин әйтәм. Гафу ит, без әзерлекле спортчыларны гына алабыз. Бездә классик көрәш дип, борып җибәрде.

—Үзәк стадионда бер тренер бар икән. Беркемне дә кире бормый, кабул итә ди. Киттем шунда. Урта гына буйлы абзый. Сабыр гына сөйләшә. Барысын да сөйләп бирдем. Түзмәдем, үземнең ревматизм белән авыруымны да әйттем. Алды бу мине үзенең кул астына. Ышандым мин аңа. Әсгать Шәйхетдинов дигән кеше. Үзе дә бик оста көрәшче булган икән. Татарча көрәш тә, классик та, ирекле, самбо буенча да — барысын да белә икән. Осталарның остасы! Үзе, һич уйламассың, синең белән шундый тиң күреп сөйләшә! Әтием кебек күрдем мин аны, ияләштем. Ул мине, көрәшкә генә түгел, тормышка өйрәтте. Үзем, көрәштән туктап тренер булып киткәч тә, ул һәрвакыт күз алдымда үрнәк булып торды. Шуңа күрә, яныма көрәшкә өйрәнергә дип килгән бер генә егетне дә кире бормадым.

—Әсгать абый миңа бик игътибарлы булды. Ирекле көрәшкә өйрәтә башлады. Аның төркемендә шөгыльләнүче егетләр дә бик ярдәм итте. Минем үлчәмгә туры килгән бертуган Рөстәм белән Альберт Абдуллиннар, Рәшит белән Рәхим Хәсә-новлар үз иттеләр мине. Якын дуслар булдык. 1962 елның декабрендә килгән идем. Кыш буе хәзерләнгәч, 1963 елның апрелендә Әсгать абый мине ярышка чыгарды. 70 килога хәтле үлчәүдә Татарстан берен-челегендә өченче урынга ирештем. Тагын бераз вакыт үткәч «Спартак» җәмгыятенең өлкә советы беренчелегендә ирекле көрәш буенча чемпион исемен алдым. Шул ук елны үз авылыбыз Сабан туенда көрәштем. Батыр калдым. Монда, җиңүемнән бигрәк, мәйданга чыгуым зур бәхет иде. Моңа больницада мине дәвалаган врачлар үземнән дә артык шатланды. Килеп җилкәләремнән кагалар: — Синме соң бу, улым? Ничек шулай аягыңа баса алдың? — диләр. Беләкләремне, тезләремне тотып-тотып сыйпап карыйлар — үз күзләренә үзләре ышанмый. — Без бит инде синең, көрәшкә чыгуыңа түгел, исән-сау эшләрлек кеше хәленә кайтуыңа да өмет өзә башлаган идек, — дип гаҗәпләнәләр. Кайберсе күзләрен дә сөрткәләп ала. Минем мәйданга чыгуым аларга шул хәтле нык тәэсир итте. Шуннан алып яңадан тугандай көрәшә башладым. елда Казанда «Муса Җәлил призына» дигән ярыш булды. Татарстанның авыл районнары командалары катнаша. Үз үлчәмнәрендә җиңүчеләр Татар-башкорт көрәше буенча РСФСР беренчелегенә барачак Татарстан җыелма командасына алына. Мондый ярышларда күп тапкырлар җиңүче булган Зөфәр Хановны ектым. Ул — Сарман районыннан, мин — Питрәчтән. Сарманлылар дау күтәрде. Мөхәммәдиев авыл көрәшчесе түгел, шәһәрнеке диләр. Тикшерделәр. Хәзер минем паспорт бар бит. Анда Казан пропискасы куелган. Ярыштан чыгардылар. Ярый, шәһәрнеке икән — шәһәрнеке булсын. елда Казанның Идел буе районы Сабан туена чыктым. Көрәшүчеләр күп.

Дүрт үлчәмгә бүлеп көрәштерәләр. Минем авырлыктагылар, 70 килограммга кадәр-леләр, 67 кеше иде. Җиде-сигез очрашуда җиңеп шулар арасында батыр калдым. Аннан «Баш-батыр» өчен көрәш башланды. 80 гә кадәрле авырлыктагылар. Батырын җийдем. Туксан килолыларныкын да оттым. Эш зурга китте. Абсолют үлчәүдәге, 90 нан артык, теләсә нинди, чиксез авырлыктагылар батырына каршы чыгарга кирәк. Мондый пәһлеваннар бик күп түгел — егермеләп кенә кеше иде. Валентин Сергеев — авырлар батыры. Батырлар батыры булу өчен миңа аны җиңәргә кирәк. Үз үлчәвендәге кешеләр аз булганлыктан, аңа озак көрәшергә туры килмәде, дүрт-биш кешене екты да, баш батыр өчен алышка хәтле ял итеп торды. Ә миңа, ярыш башланганнан бирле тын алырга да вакыт юк. —Биш минут кына булса да, ял бирегез?»

— дим, судьяләрдән сорыйм. — Юк, көрәшегез, тәнәфес ясалмый,—диләр. Эш ялда гына да түгел бит әле, ничегрәк җиңү юлын табу турында уйларга кирәк. Валентин Максимовичның — Марс абыйның, аны без олылап шулай атыйбыз — авырлыгы 115 кило. Самбо көрәше буенча спорт мастеры. Биш тапкыр Россия чемпионы булган кеше.

Халык шаулый. Минем яклы.

—Ял бирегез, — дип кычкыралар. Судьяның үз эше. Сыбызгысы кулында. Сызгырта, мәйданга чакыра. Чыгабыз... Марс абый эшне тиз тотты. Бил бирмәскә, каршы торырга хәл калмаган иде, нинди алым кулланырга дип уйлап торырга вакыт юк. Сөлгесен билгә салу белән, кулларын югарырак шудырып менгерде дә, култык астымнан китереп кысты. Самбоча гына итеп, муенымны борып сыртыма салып куйды. Ул — Баш батыр, мин батыр асты. Вәссәлам.

1967 елны Питрәч Сабан туенда да шундыйрак истәлекле бер көрәш булды: Баш батыр өчен Николай Степанов белән көрәштек. Алышка 20 минут вакыт бирделәр. Аны алырга авыр. Турыдан күтәреп булмый. Чуаш алымы белән тота. Уң кулын турайтып касыкка тери. Авырлыгы 97 кило. Миннән утызга артык. Баллар буенча отарга кирәк. Вакыт бетеп килә. 3 баллга өстенлек алдым. Җиңелә Николай. Күп калмады. Ул—безнең күрше авылдан, ветврач. Оттырганын сизеп, сөйләшүләр башлый. Кул астыннан гына пышылдый: «Гайнетдин, көлкегә калдырма, бирел» — ди.

— Ишетәсеңме, халык көлә. — Юк, бирелмим, көрәш, җиң, — дим. Ялвара ук башлый, — Христом богом прошу. Сиңа хур

лык түгел. Син җиңел. Миңа караганда, син — чебен авырлыгында, — ди.

—Нихәтле тигез булса да, болын — келәм түгел инде. Күтәреп алыйм дигәндә генә аягым каймыкты. Шартлады. Бөтен кеше ишетте. Туктаттылар. Көрәш бетәргә тагын өч минут вакыт калган иде. Врач аякны карый. Тубыктан чыккан. Тиз генә утыртып бәйләп куйды. Судьялар врачка карый — ни әйтер? Мин сорыйм, — көрәштерегез. Өч минут калды. Мин түзәм, җиңәм, — дим. Юк! Врач көрәшне дәвам итәргә рөхсәт бирми. Мине ярыштан чыгара. Судьялар миңа җиңелү саный. Минем 3 балл отканымны исәпкә алмыйлар. Степанов — Баш батыр. Мөхәммәдиев — икенче.

Халык гаделлек ярата. Кычкыра. Сызгыра. Беренчелек — Гайнетдин ягында, ди. Аның фикерен Брест каһарманы белдерә. Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов Гайнетдинне кунаклар мөнбәренә чакырып менгерә. Кесәсеннән бумажнигын чыгара. Аннан өр-яңа алты кәгазь акча ала. Биш сумлыклар, һәр кайсына үзенең имза-ав-тографын куя. Бөтен халыкка күрсәтеп кулын күтәрә. Мөхәммәдиевкә үз бүләген тапшыра. Егетне кочаклап ала:

—Молодец, сынок! Гайнетдин! Гайнетдин, чын Батыр син! — дип, аталарча аркасыннан кагып күперчек кырыена хәтле озата бара. Халык тына. Халык канәгать. Барысы да — барысын да күреп торды бит.

Мөхәммәдиевнең батырлар мәктәбе

—Гайнетдин Галимбәкович, сиңа күп милләт кешеләре, күп көрәш төрләре белән танышырга туры килгән. Татарлар гына түгел, тау халыклары — аварлар, осетиннар белән дә очрашып җиңгәнсең, самбис-тлар, вольниклар, классик дигәннәре белән дә сынатмагансың. Аларда татарча көрәштән аерма зурмы?

Әйе, көрәштем — чагыштырып була. Самбистлар белән «вольник»лар сөлге тотып татарча көрәшүдә әлләни күрсәтә алмый. СССР ның байтак кына спорт мастерларын җиңдем. Классиклар белән авыррак. Бер елны Питрәч Сабан туенда Рафаил Шәрәфетдинов белән көрәшергә туры килде. Классик. Минем белән бер үлчәмдә. Барысын да чиста җиңеп килеп, батыр исеменә кара-каршы чыктык. Аның бик көчле чагы. Ике атна элек кенә РСФСР Спартакиадасы чемпионы булып кайткан иде. Әлбәттә, инде спорт остасы исемен дә йөртә. Башладык. Җайлы туры килде: Ра-фаилны күтәреп, баш аркылы җибәрдем.

Шигем юк, аркасына төшеп сузылып ята инде. Чиста эшләнде. Мондый ыргытудан, әлегә хәтле, беркемнең дә сыртына салынмый калганы юк иде. Ә бу?.. Аркасы белән төшкән уңайга, кул-аяклары белән дүрт ноктага терәлгән дә, биленә яту түгел, аны урындык биеклегендә диярлек, һавада тотып, тирбәлеп тора. Судьяләр аптырап калган. Нишләргә белми карашып торалар. Нишләргә? Сырты төп-төгәл аста, ә калак сөякләре җиргә тимәгән. Җиңелгәнме, юкмы? Рәхмәт егеткә. «Татарча көрәштә мондый — «күпер» дигән торыш юк, Гайнетдин абый җиңде» — дип үзе кул бирә. Хөкемдарларны авыр хәлдән коткара, — ди батыр, көндәшенең гаделлегенә сокланып.

Көрәш — тәрбия мәктәбе. Бу мәктәптән кемнәр генә чыкмаган. Кайсы Батырны алма — асыл зат. Әсгать Шәйхетдинов Мөхәммәдиевне үстергән. Ә Гайнетдин үзе, остазы белән янәшә басып тренер булып киткәч, бихисап егетләрне Батыр иткән.

—Менә, югарыда тукталган, кызык хәлләр булды, дигәннең берсен генә алыйк,

— дип Гайнетдин дәвам итә.

—Бер татар егете килде. Озын буйлы. Ике метр бардыр.

—Авырлыгың күпме? — дим.

—Йөз егерме кило, — ди.

—Карыйм, дөрес тә шулай булыр, минем күз ялгышмый.

—Көрәшкәнең бармы соң? — дим.

—Үзебезнең авыл Сабан туенда батыр булдым, — ди.

—Миңа хәтле бер танылган тренер янына барып караган икән, безгә классик көрәш буенча разрядчылар кирәк, инде яшең дә байтак — 26 яшьтә башларга соң, дип алмаганнар. Күбесенең —- шул ук бер тарих — мин үткән юллар. Йә, көрәшеп карыйк әле, дип келәмгә чакырам.

—Кем белән? — дип сорый.

—Менә, минем белән инде, — дим. — Күрсәт һөнәреңне.

—Көлмәгез инде абый миннән, — ди егетем. Бөтенләй үпкәли үк башлады. — Сезнең үлчәү минем яртысы гынадыр бит,

— ди. Зуррак егетегез белән алышып карыйм инде, абый, — дип гозер итә.

 

—Ярар, ярар. Мине тиз генә ек та, авыррак үлчәүгә чыгарсың, — дим. Мин шулай һәрберсе белән алдан үзем көрәшеп карыйм. Күз карашыннан, кул тотышыннан, аяк атлап келәмгә чыгуыннан ук күренә инде кемнең кем икәнлеге һәм кем буласы.

Күндердем. Чыкты егетем. Гәүдәсе бар, көче бар, осталык җитешми. Ике-өч минуттан ук җайлап очырдым. Ышанмый тора.

—Бусы ялгыш булды, ахрысы, — ди. Тагын алышмакчы була. Ошап куйды егет. Үҗәтлеге бар икән. Яхшы көрәшче булыр. Янә бер кат чыктык. Икенче тапкыр да егылгач, сабырланды бу. Уйга калды.

Аның турында И. Илдарханов яза: Республикабызга 60 ел тулу хөрмәтенә «Урожай» җәмгыятенең өлкә советы батырларны Казанга чакырды. Муса Җәлил исемендәге күчмә приз хуҗасының да берсен — абсолют батырны шунда билгеләргә булдык... Истәлекле елның абсолют батыры дип Әсгәть Фәхретдинов табылды.

— Әсгать татарча көрәш буенча ике тапкыр Россия чемпионы булды. Өч тапкыр Татарстан беренчелегендө җиңде. Татарстанның атказанган спорт мастеры исемен йөртә. Абсолют — иң югары авырлык категориясендә көрәшә. Авырлыгы — баштагы 120 килодан 150 гө җитте. 1950 нче елда туган. Хәзер шәһәрнең «Водоканал» оешмасы башлыгы булып эшли.

Күп алар. Спорт мастерларыннан чемпионнары гына да — утыз ике кеше. Дистәгә якыны атказанган мастер. Иң танылганнары: Рөстәм Гыйниятов, 1966 елда туган. 1984 елда килгән иде. Питрөч районының Иске Йорт авылыннан. Керәшен егете Виссарион Канатов. 1948 елда туган. Питрәч районының Иксуар авылыннан. Алты тапкыр Россия чемпионы булды.

Таһиров Марсель. 1964 елны туган. Әтнә районы Айшияз егете. Хәзер үз районының хакимият башлыгы урынбасары. 3 тапкыр Россия чемпионы исемен алды. Татарстанның атказанган спорт мастеры. Аның авылдашы Гайсө Шакиров та Россия чемпионы. Саный башласаң, күп. Сөйли башласаң, һәрберсе бер тарих...

 

Камил Мохтаров,

халыкара класслы спорт мастеры