2008 1

XIX-XX йљз башы татар гаилђсе


Бу мђкалђ XIX-XX йљз башында татар гаилђсе институты торышын чагылдырган чыганакка — шул заман метрика язмаларына таянып язылды. Ђлеге мљџим џђм зур темага мљрђќђгать иткђндђ бу тљр тарихи чыганакларга таянуыбыз бер дђ очраклы тњгел, чљнки метрика документлары кешенећ тууыннан алып соћгы кљннђренђ кадђр гомернећ ић тљп этапларын билгелилђр. Џђр мђхђллђдђ туу, никахлашу, талак ителњ џђм вафат булу фактларын мулла метрика дђфтђрлђрендђ язып барган. Бу вазифаларны хђзерге вакытта гражданлык халђтен теркђњче ќирле њзидарђ бњлеклђре башкара. Метрика документлары субъектив фикерлђрдђн тулысынча диярлек азат, чљнки алар теркђлгђн фактлардан гына гыйбарђт. Алардагы мђгълњмат ић объектив тарихи чыганаклардан берсе булып санала. Гомумђн, метрика язмалары демография мђсьђлђлђрен љйрђнњ љчен бђялђп бетергесез ђџђмияткђ ия.
Документлардан књренгђнчђ, 100-150 ел элек татар гаилђсе шактый ишле булган. Ул заман љчен гаилђдђ 7-8 бала булу — гадђти књренеш. Бу очракта сњзебез татар авыллары турында бара; шђџђрдђ бу хђлнећ бераз башкачарак булуы да ихтимал. Хатын-кыз њз гомерендђ, хђтта, 12-15 бала дљньяга китергђн, лђкин аларныћ књбесе балачагында ук шул заманныћ књпсанлы йогышлы авыруларыннан вафат булган. Мисал итеп, атаклы шђхеслђребез гаилђлђрен дђ китерђ алабыз. Мђсђлђн, Гаяз Исхакыйныћ ђнисе Бибикамђрия Мљхђммђтвђли кызы 12 бала тудыра, аларныћ 7 се балачагында ук фани дљньядан бакый йортка књчђ1. Галим Гайнетдин Ђхмђрев белђн ќђмђгате Бибисара абыстай да 12 бала тудыра, аларныћ да кайберлђре буй ќиткерђ алмый якты дљнья белђн хушлаша2. Туучыларга игътибар иткђндђ, ир балалар ешрак дљньяга килгђн, ђмма бик иртђ фани дљнья белђн хушлашучылар арасында да ир балалар књпчелекне тђшкил итђ. Кайбер елларны вафат булучылар саны туучылар саныннан артып та китђ. Ђлбђттђ, бу ил љстенђ ябырылган афђтлђр белђн, ић беренче чиратта, ачлык галђмђте белђн бђйле. Россиядђ зур ачлыклар, кызганычка каршы, шактый еш кабатланып торган. 1920-1921 елларда вафат булучылар исемлеген караганда, Идел буена ябырылган ачлыкныћ коточкыч булуы џђм аныћ татар гаилђсенђ салган зур зыяны да ачык књренђ. Балаларныћ иртђ њлеменнђн тыш, урта буынныћ да њлеме еш књзђтелђ. Ир уртасы кешелђр дђ, бала табу ќђрђхђтлђреннђн 25-30 яшьлек ханымнар да гњр иясе булалар. Метрика дђфтђрлђренђ 55-60 яшьлек кешелђрнећ њлњ сђбђбен «картлыктан», дип књрсђтњ дђ гомер озынлыгы турында њзе њк сљйли. Шул ук вакытта, сирђк кенђ булса да, йљзьяшђрлђрнећ дђ булуы књренђ3. Метрика язмаларындагы њлем сђбђплђренђ караганда, татар ќђмгыяте шул чорда кић таралган йогышлы авырулардан зыян књрђ. Авыл кешесе табиб хезмђтеннђн џђрчак мђхрњм булып яшђгђн, шунлыктан, дђвалану турында бљтенлђй сњз алып барып булмый, хђтта авыру, њлем сђбђплђре туганнары, мулла тарафыннан якынча гына билгелђнгђн. Мђсђлђн, ић еш очрый торган авырулардан, тир, пђри, ќен зђхмђте, тиф, чђчђк авыруы, бума, ютђл, шеш, эч, баш авырулары џ. б. Књренгђнчђ, авыру исемнђре гомуми мђгънђдђ генђ бирелђ. Метрика язмаларында кечкенђ яшьтђге балаларныћ њлем сђбђбе итеп, еш кына «ђпсе» књрсђтелђ. Моныћ нинди авыру икђнлеген тљгђл генђ ачыклый алганыбыз юк. Шулай да, кайбер тљбђк сљйлђшлђрендђ «ђпсесе килњ» — ул «књз тию» икђнлеген ишеткђнебез бар. Фаќигале њлем очраклары да булган, шундыйлардан берсе — суга батып њлњ. Татар ќђмгыяте, аныћ ђхлагы турында сљйли торган тагын бик њзенчђлекле нђрсђ — мђрхњм турында «њтерелгђн», яисђ «њзенђ кул салган» дигђн язмаларныћ булмавы. Татар ќђмгыятендђ њтерњ шикелле ќинаятьлђр булмый. Ислам дине дђ мондый гљнаџлардан саклаган.

Татар метрика язмаларында баланыћ тууын теркђгђндђ ђтисенећ дђ, ђнисенећ дђ исеме књрсђтелђ. Мећлђгђн метрика язмаларын карап чыккан кеше буларак, татарларда никахсыз бала тудыру очраклары юк дип курыкмыйча ђйтђ алабыз. Бары тик бер-ике мђртђбђ ђтисе «намђгълњм», ягъни «билгесез» дигђн язманы књрергђ туры килде, ђмма бер бу очрак татар ќђмгыятенећ торышын билгелђми, џђм ул бала никахсыз туган дигђнне дђ ђле расламый. Ђтисенећ исеме теркђлми калу бик књп сђбђплђр белђн аћлатыла ала.
Туучыларныћ исемнђренђ игътибар итсђк, XIX-XX йљз башында татарлар балаларына ислам дине белђн гарђп теленнђн кергђн исемнђр кушканнар (Габдулла, Сђйфулла, Шђрђфетдин, Габдрахман, Фатыйма, Ђсма, Ђминђ џ. б.). Тормышта татарлар њзара еш кына исемнђренећ кыскартылган вариантларын куллансалар да, рђсми документларда, шул исђптђн, метрика язмаларына да, њзлђренећ мулла азан ђйтеп куйган исемнђрен язарга тырышканнар. Књп исемнђрнећ алкушымчалары Габдел, Мљхђммђт, Ђхмђт, Биби, Мићле. Бер њк кешенећ исеме кеше метрика язмаларыныћ тљрле урынында тљрлечђрђк бирелергђ мљмкин. Мђсђлђн, Мљхђммђтвђли бер урында тутырып язылса, башка урында Вђли дип кенђ дђ књрсђтелђ ала, хђтта Гобђйдулланыћ, Ибраџимныћ Гобђй, Ибрай дип язылу очракларын да књрергђ була, ђлбђттђ, болар сирђк књренеш. Кайбер тљбђклђрдђ гарђп исемнђре белђн бергђ борынгы тљрки-татар исемнђренећ дђ булуы књзђтелђ. Моћа мисал итеп, хђзерге Сарман районы Алан Газар авылын књрсђтњ кирђктер. Монда Асылкош, Бђхетгђрђй, Гљлќимеш, Гљлестан кебек исемнђр очрый. Гомумђн, исем бирњгђ татарлар аеруча игътибар белђн якын килгђннђр, исем кешене гомере буе озатып йљри торган, хђтта, кай очракта, аныћ язмышын да билгели торган нђрсђ икђнен бик яхшы аћлаганнар. Руслардан аермалы буларак, татарлар бер њк исемне якын туганнарга, хђтта якын нђсел тармакларындагыларга да бирмђгђннђр, лђкин аларда башка њзенчђлек: вафат булган туганыныћ исемен аннан соћ туган кардђшлђргђ, яисђ бертуганнарга да кушу бик еш очрый. Метрика язмаларын љйрђнњ дђверендђ, њлгђн туганыныћ исемен алган баланыћ да, књп вакытта, бик озак яшђмичђ, барыбер вафат булуын књзђттек.
Татарларда фамилия бик озак вакыт кулланылмаган џђм аныћ ђллђ ни кирђге дђ булмаган. Баланыћ тууын теркђгђндђ, ђтисе фђлђн, фђлђн улы дип, ђнисенећ исеме фђлђн, фђлђн кызы, дип языла. Сирђк кешелђрдђ генђ электђн килгђн фамилиялђре булган, ул књбрђк сђњдђгђр, мещаннарда књзђтелђ. Фамилия хаќђте килеп туганда, Диния нђзарђте бабасыныћ исемен фамилия итеп кулланырга тђкъдим итђ4. Татар авылларында хђзергђ кадђр фамилия белђн эндђшњ сирђк књренеш, фђлђн кеше баласы яисђ фђлђн нђсел кешесе дип сљйлђшњне кулайрак књрђлђр.
Метрикалардагы никах џђм талак теркђњ сђхифђлђрендђ тулы бер тере тарих ята. Диния нђзарђте карары белђн ирлђргђ никахка керњ 18 яшьтђн, кызларга 16 яшьтђн рљхсђт ителгђн, никах мљнђсђбђтлђре 80 яшь белђн чиклђнгђн5. Шулай булуга да карамастан, авылларда татар кызыныћ 18 яшьтђн дђ яшьрђк кияњгђ бирелње документаль яктан расланмый. Љйлђнешњчелђрнећ яшенђ књз салсак, хатын-кызныћ иреннђн еш кына љлкђнрђк булуы књренђ, яисђ алар яшьтђшлђр, я булмаса, хатын-кыз 1-2 яшькђ генђ яшьрђк. Бу бик гади аћлатыла: авыл ќирендђ эш књп, џђм хатын-кыз тљп эшче кљчнећ бер љлешен тђшкил иткђн, ягъни бик яшь кызны килен итеп алу «артык кашык» алу гына булып калуы ихтимал бит. Ир белђн хатын арасында яшь аермасы зур булган очраклар да бар, ягъни карт кешенећ 30 яшьлек ханымга љйлђнње, мондый никахларда ир белђн хатын икесе дђ алдагы никахларыннан тол калган кешелђр.

Гаилђ кору, никахныћ бик ќитди адым икђнлеген метрикадагы язмалар да дђлиллђп тора, бу гамђл књпсанлы шаџитлар катнашында башкарылган. Тљп шаџитлар џђм бу эшнећ ќитђкчелђре — ике якныћ да ђтилђре, алар вђли вђкил дип аталган. Кайбер очракта мондый вазифаны бертуганнары да њтђгђн. Егет њзенђ њзе дђ вђли вђкил була алган, лђкин кызныћ њзенђ-њзе вђли вђкил булуы чиктђн тыш сирђк хђл, бу бары тик 1917 елдан соћ гына аз-маз књренгђли башлый. Бу хђл татар хатын-кызыныћ хокукы чиклђнгђнен аћлатмый. Икенче тљр шаџитлар — ризалык шаџитлары, џђр ике яктан да, икешђр, ђ кайбер очракта дњртђр шаџит билгелђнгђн — болар туганнар, књршелђр яисђ мђќлестђ булучы таныш-белешлђр. Шаџитларныћ саны књп булу — њзе њк бу гамђлнећ ќитдилегенђ ишарђ. Татар халкында гаилђ кору зур адым саналганлыктан, якын туганнарыныћ шаџитлыгыннан тыш, бер генђ никах та теркђлмђгђн. Никахны яшерен рђвештђ уку мулланыћ указы алынуга сђбђп була алган, шућа да никах љчен нинди генђ киртђлђр булса да, ике як бер уртак фикергђ килеп, мђсьђлђне хђл итђргђ тырышкан. Шаџитлар никахныћ законлы булуын раслап, аныћ дљреслеге хакында њз љслђренђ ќаваплылык алып, имзаларын яисђ тамгаларын куйганнар. Монда татарларныћ њз нђселенећ џђр тармагы вђкиллђре белђн аралашып яшђве, бер-берсен бик ђйбђт белњен књрергђ була, никахта ризалык шаџитлары булып, еш кына шул нђсел тармагыннан булган кешелђр чыгыш ясаганнар. Татар кешесе џђрвакытта да њз нђселен ђйбђт белгђн, ерак буын туганлыгы гына булса да, аны якын иткђн.
Метрика язмаларына карап, XIX-XX йљз башы татар хатын-кызларыныћ хокуклары турында фикер йљртеп була, џђм бу документлардан аћлашылганча, татар хатын-кызы ќђмгыятьнећ зур хокукларга ия булган катлавын тђшкил иткђн. Моћа мисал итеп, аћа никах вакытында бирелгђн мђџђрне дђ китерергђ мљмкин. Гадђттђ мђџђр малы ике љлештђн торган: бер љлеше никах укыган вакытта тапшырылган, ђ икенче љлеше «кљтђчђк мал» дип аталган. Мђџђрне алучы фђлђн кадђр мђџђрне хђзер алдым дип, ђ бирњче фђлђн кадђр мђџђр бирђсе калды дип имзасын куярга тиеш булган. Диния нђзарђте талђбендђ «кљтђчђк мђџђр хатынныћ ир љстендђге бурычы булып, бер тараф њлгђндђ, яхуд аерылышканда ул мђџђр хатын файдасына буладыр. Авылларда мђџђр итеп ат, сыер, тњшђк, ястык џђм башка шундый нђрсђлђр язылса, аныћ кыйммђте язылып бђян ителергђ тиеш. Ат, сыер тљсе белђн язылса яхшы булыр»6, диелђ. Мђџђр књлђме љйлђнњче кешенећ байлыгына карап, тљрлечђ булган, лђкин моћа малны иркен тотарга тырышканнар, шул заманныћ ић зур малыныћ берсе — ат, сыер бирњ дђ сирђк хђл тњгел. Моннан тыш тњшђк, ястык, шђл, яулык, сандык, књпмедер књлђмдђ акча, шул заманныћ тормыш хђлен исђпкђ алганда, мђџђр суммасы беркайчан да аз булмаган, ягъни бу љстђн бурычны тљшерњ љчен генђ тњгел, ђ чын мђгънђсендђ, хатын-кызны кайгыртып эшлђнгђн.
Аерылышу процессында да хатын-кыз мђнфђгатьлђре беренче планга чыга, ислам динен тоткан, аныћ кануннарын белгђн кеше мондый чакта хатын-кызны авыр хђлгђ калдыруны тњгел, ђ киресенчђ, књпмедер гомер юлын бергђ њткђн кешегђ хђленнђн килгђн кадђр ќићеллек тудырырга тырышкан. Аерылышу эшлђре ир кеше џђм хатынныћ атасы арасында алып барыла, ђ хатын бу хђллђргђ турыдан-туры катнашмый, лђкин бу факт џич кенђ дђ, хатын-кызныћ бу эшлђрдђ хокуксыз булуын аћлатмый. Ислам тђртиплђре буенча, ана булган яисђ килђчђктђ ана буласы хатын-кызлар џђртљрле књћелсез хђллђрдђн, стресслардан мљмкин кадђр сакланылган, шућа да, аерылышу хђллђрендђ хатын-кызныћ барлык талђплђре ђтисе аша ќиткерелгђн. Џђм ул џђрвакыт њзенђ тиешлесен ала алган. Гамђлнећ законлылыгын, аныћ гадел њтђлњен исђ шаџитлар раслаган.
XIX-XX йљз башында талак бик сирђк књренеш, булган кадђресенећ дђ тљгђл сђбђбен билгелђњ авыр, чљнки татар кешесе књћел халђтен читлђргђ белдерергђ ашкынып тормый. Књп очракта «арада мђхђббђт юклык сђбђпле» дип языла, лђкин Диния нђзарђте фикеренчђ, нђкъ менђ шушы сњзлђр астында мљџим мотивлар яшереп калдырыла, аерылышуга китергђн чын сђбђплђрне тљгђл ачыкларга тырышу кирђк, диелђ7. Мђсђлђн, талак сђбђбе итеп, мулла болай дип яза: «Ир талак кылды, хатын талак кылмады, бик елады. Сђбђбе њзенђ мђгълњмдер, безгђ бђян кылмады»8. Татар хатын-кызы талак мђсьђлђсендђ дђ хокуксыз булмый, ул иренећ гамђллђре, њзен тотышы белђн канђгать тњгел икђн, талак талђп итђ алган. Лђкин гаилђнећ мљџимлеген, бу адымныћ ќитдилеген аћлаган татар хатыны да, ире дђ юк-бар сђбђплђр љчен генђ бу юлны сайламаган. Шућа да аерылышулар саны књп тњгел, џђм алар да соћгы чиктђ генђ, мђсђлђн, хатын бала таба алмаган очракта, кулланылган. Хђллерђклђре исђ, бу очракта, беренче хатынны аермыйча гына, икенче хатын алырга тырышканнар. 1916-1917 елларда талаклар саны арта, димђк, илдђ, ќђмгыятьтђ књзђтелгђн тотрыксызлыклар гаилђгђ дђ турыдан-туры тђэсир иткђн булып чыга.

Ислам динендђ рљхсђт ителгђн књпхатынлылык мђсьђлђсенђ аерым тукталып, метрика язмалары нигезендђ татар ќђмгыятендђ бу књренешнећ хђлен аћлатырга тырышып карыйк. Татарлар арасында књпхатынлылык, ђлбђттђ булган, лђкин бу књренеш бер хатынлы гаилђлђргђ караганда азрак. Моны, бђлки «књпхатынлылык» дип тњгел, ђ «икехатынлылык» дип атасак дљресрђк булыр, чљнки икедђн артык хатын алучылар юк дђрђќђсендђ, булган очракта да, зур байлыкка ия кешелђрдђ генђ књзђтелђ, ђ алар бу чорда татар ќђмгыятенећ бик аз љлешен тђшкил иткђннђр. Ике хатын алуга китергђн сђбђплђрне барлаганда, алар тњбђндђгелђр: беренче хатынныћ озак вакыт дђвамында авыруы, бала таба алмавы. Бу очракта татар хатын-кызы њз мђнфђгатьлђрен генђ беренче планга куймыйча, акыллы фикер йљртеп, иренђ икенче хатын алуга њзе рљхсђт бирђ. Ислам кануннары буенча, хатын-кыз рљхсђтеннђн башка икенче никах укылу мљмкин тњгеллеге мђгълњм. Тагын бер мљџим сђбђп — ир-атныћ туганы њлеп китсђ, аныћ балаларын ятим итмђњ, башка гаилђгђ њги итеп ќибђрмђњ љчен тол калган хатынын џђм гаилђсен њз карамагына алу бурычы. Бу очракта нђсел малын бњлњне булдырмау телђге дђ књпмедер роль уйнаган. Ничек кенђ булмасын, ир кеше њзенећ хатын-кыз алдындагы бурычын аћлап, бу гамђлне кылуга алынган. Берничђ хатын алу, шактый авыр заманда ир љчен зур канђгатьлђнњ алып килњдђн бигрђк, хатын-кызныћ, аныћ балаларыныћ килђчђк тормышындагы тотрыклылыкны гарантиялђгђн. Моны ислам кануннарында каралган њзенђ књрђ «социаль страховка» итеп кабул итђргђ кирђк.
Татар ќђмгыятенећ тагын бер њзенчђлеге: татар кешесенећ њз нђселен туган авылында гына дђвам итђргђ тырышуы, чит авылларга књчеп яшђњ, яисђ хатыны авылында яшђњ бљтенлђй юк диярлек, бары тик муллалар гына указ белђн башка авылларга, љяз-губерналарга билгелђнеп, гомерен туган авылыннан читтђ њткђрергђ мљмкин. Шулай да, Россиядђ барган хђллђр татар гаилђсен читлђтеп њтмђгђн, ќирсезлек, солдат хезмђте татарны сибелергђ дђ мђќбњр иткђн, нђсел ќеплђрен дђ љзгђн. Солдат хезмђте татар кешесе љчен авыр бер язмыш сынавы булган. Рекрутлыкка алынган кеше гомеренећ зур љлешен сыек шулпа ашап њткђрњдђн тыш, булган сђламђтлеген шунда калдырып, авылына гарип-гораба булып кына кайткан, яисђ бљтенлђй кайта алмаган. Љзелеп калган нђсел ќеплђре нигездђ нђкъ менђ шул солдат хезмђте белђн бђйле дђ инде.
Метрика язмалары, гомумђн алганда, татар гаилђсенећ, татар ќђмгыятенећ XIX-XX йљз башындагы торышын књпьяклап љйрђнњгђ мљмкинлек тудыра, биредђ сњз алып барылган моментлар моныћ кайбер яклары гына.
1914 елгы метрикада вафат булучылар теркђлгђн битлђр. ТР МА, 4 ф., 180 тасв., 23 эш., 83 кгз.

 Татар гаилђсе. Светозарная Казань: Каталог выставки. – Санкт-Петербург, 2005. – С. 116.

1914 елгы метрикада талак кылучылар теркђлгђн битлђр. ТР МА, 4 ф., 180 тасв., 23 эш., 86 кгз.
 



















ИСКЂРМЂЛЂР:
1. ТР МА, 4 ф., 177 тасв., 88 эш, 141 б кгз.; 89 эш, 152 кгз.; 90 эш, 144 кгз.; 92 эш, 153 кгз., 158 кгз.; 94 эш, 169 б кгз.; 6 љстђмђ тасв., 369 эш, 19 б кгз., 25 кгз., 30 б кгз., 34 кгз., 45 кгз., 50 б кгз., 74 кгз., 76 б кгз., 79 кгз., 85 кгз., 89 кгз.; 6 љстђмђ тасв., 431 эш, 103 кгз.
2. РФ Федераль иминлек хезмђтенећ Татарстан Республикасы буенча идђрђсе. Архив-тикшерњ эше № 2-7050. Ђхмђрев Сђетгђрђй Гайнетдин улын гаеплђњ эше.
3. ТР МА, 4 ф., 177 тасв., 838 эш, 135 б кгз.
4. Метрика язу вђ рђсми кђгазьлђр йљртњ хакында // Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыя-и Оренбургыя. – 1916. – № 20. – Б. 13-14.
5. Шунда ук. – № 12-13. – Б. 22-27.
6. Шунда ук.
7. Шунда ук. – № 15. – Б. 7-11.
8. ТР МА, 4 ф., 177 тасв., 841 эш, 111 б кгз.

Эльмира Сђлахова,
тарих фђннђре кандидаты