2002 3/4

Мусса Җарулла Бигинең Гаяз Исхакыйга язган дүрт хаты

Русиядәге 1917 ел октябрь инкыйлабы һәм аннан соң Сталин режимы татар зыялыларын дөньяның дүрт тарафына таратты. Ватаннарын ташлап китәргә мәҗбүр булган бу зыялыларның кайберләре җәмәгатьләреннән, балаларыннан читтә, һәрвакыт туган илләрен сагынып яшәделәр. Гомерләренең соңгы көннәренә кадәр алар «халыклар төрмәсе»нең ишекләре яңадан ачылуы, яраткан ватаннары белән яңадан күрешү турында хыялландылар. Ләкин алар бу дөнья белән хушлашканчы, ул ишекләр ачылмады.
Чикләр ачылгач бу зыялыларның каберләрен зиярәт кылу һәм аларның архивларын Татарстанга кайтару — хәзерге татар зыялылары тормышка ашырырга теләгән иң беренчел эшләрдән. Әмма Сталинның «җилләре» шулкадәр көчле искән ки, бу зыялыларның архивларын бергә җыю мөмкин түгел. Моңа берничә мисал китерү дә җитә: Муса Җарулла Бигинең кабере Каһирәдә, Габдеррәшид Ибраһимныкы — Токиода, Муса Акъегетзадә, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садрый Максудиның каберләре Истанбулда, Морат Рәмзинеке — Гарәбстанда, Гариф Кәриминең кабере — Польшада. Дөньяның дүрт почмагына таралган бу зыялыларның архивларын бергә туплау мөмкин түгеллеге күзаллана. Шуңа да карамастан, соңгы елларда Гаяз Исхакыйның архивын Татарстанга кайтару өчен зур тырышлык куела. Бу эшкә үз өлешемне кертү фикере белән Муса Җарулла Бигинең Гаяз Исхакыйга язган дүрт хатын «Гасырлар авазы» укучыларына тәкъдим итәргә ниятләдем.
Муса Җарулла Биги гомеренең соңгы елларында (1930-1949) Төркия, Япония, Марокко, Мисыр һәм Ауропаның төрле шәһәрләрендә яши. 19 еллык бу чор Муса Җарулла Биги тормышының иң уңышлы, нәтиҗәле чоры булса да, аның иҗат җимешләре чит җирләрдәге ят кулларга насыйп иде. Язган әсәрләре, архивы һәм китапханәсе, Каһирәдәге кабере кебек, хуҗасыз калды. Архивының кайда, кемнәр кулында булуы билгесез. Китапханәсенең бер өлеше генә Әнкарада Милли китапханәдә саклана.
Түбәндә тәкъдим ителгән хатлардан Муса Җарулла Биги һәм Гаяз Исхакый тормышларының кайбер күләгәдә калган билгесез якларын һәм эшләрен белергә мөмкин булган кебек, Муса Җарулла Бигинең ватанын, гаиләсен эчкерсез сагынуын да күрербез. Чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булган татар зыялылары туган илләрен һәм татар халкын беркайчан да онытмаган. Татар халкы да ал арны онытмасын иде.

  Беренче хат

Мөхтәрәм Гаяз бәй хәзрәтләре.
Сезгә, доктор кызыгыз Сәгадәт ханымга, мөхтәрәм Госман бәй хәзрәтләренә ихтирамымны, догаларымны юллыйм.
Мин сау-сәламәт. Җиддәдә дүрт-биш сәгать торып, сәййарәләрдә (күчеп йөрүче сәүдәгәрләр. - ред.) Мәдинә шәһәренә юнәлдем. Юл утыз-кырык сәгатьлек кенә булуга карамастан, мин юлда биш көн булдым һәм өченче мартта Мәдинәдән мөнәүвәрәгә барып җиттем. Мәдинә - матур шәһәр. Сез дә күрсәгез, ярап куяр иде. Монда унҗиде көн тордым, унҗиде секунд кебек тә тоймадым. 21 нче мартта Җиддәгә кайттым. Визаларым аркасында Җиддәдә өч-дүрт көн чамасы яшәдем. Гыйракка сәфәр баруым ихтимал. Кайтканда, ихтимал, Мисырда калырмын. Истанбулга кагылуым да бик мөмкин. Варшавага виза эшләтә алсагыз, Искәндәрия, Бәйрут, Истанбул шәһәрләренә хәбәр җибәрсәгез яхшы булыр. Әгәр Мисырда бер-ике йомышыгыз бар икән инде.
«Caire, Hotel Alexandrie, Musa Carullah» адресы белән хат яза аласыз. Май урталарында, мөгаен, шунда булырмын.
Мартның 23 е, 1932 ел. Муса Җарулла.

Икенче хат

Мөхтәрәм бөек әдип Гаяз бәй хәзрәтләре. Сезгә һәммәгезгә, яшь доктор кызыгыз Сәгадәт ханым хәзрәтләренә, мөхтәрәм бөрадәр Госман бәй хәзрәтләренә догаларым, сәламнәремне, чиксез ихтирамымны юллыйм.
Хаҗ сәфәремне тәмам итеп, майның 22 сендә Җиддәдән киттем. Кулымда Сүрия, Төркия, Алмания визалары хәзер иде. Бәйрутка төшкәч, Сүрия ГПУсы мине илдән куркытып чыгарып җибәрде. Бәйрутны күрә алмадым. Хәләбтә утыз сәгатьләп чамасы поезд көттем. Июньнең бишендә Хәләбтән кузгалып, алтынчы июньдә Истанбулда идем.
«Месеррет»тә мин. Истанбулда бер-ике атна калуым ихтимал. Виза ясата алсам, сезнең Варшава юлы белән китәр идем. Сезнең тормышыгызны һәм йорт-сарайларыгызны күрәсем килә.
Чакырып хат языгыз. Адресым: Истанбул, «Месеррет» отеле, Муса Җарулла. «Заман» аркылы язсагыз да ярый.
7 нче июнь, 1932 ел. Муса Җарулла.

Өченче хат

Мөхтәрәм Гаяз бәй хәзрәтләре, мөхтәрәм Госман бәй. һәммәгезгә догаларым, сәламнәрем, ихтирамнарым.
Мин сау-сәламәт. Гаять матур, уңайлы фатирга урнаштым. Бу хат конверты сакланса дип, адресымны ачык-төгәл яздым.
Хөрмәтле кызыгызны күрдем. Әманәтегезне дә тапшырдым. Киявегезне берничә тапкыр күрдем, ошаттым. Бәхетле тормыш яшьләргә.
2 нче сентябрьдә Садрый бәй Максуди хәзрәтләре килеп куандырды. Монда, бәлки, җиде-сигез көн калырмын, диде. Берлин сезгә якын. Я безне кунак итеп чакыр, я үзең тиз арада монда килеп чык, уңай килеп вакытың табылса, моннан бергә Финляндия шәһәрләренә дә барып килә алабыз, иншалла. Садрый бәйнең дә теләге бар.
Яңа китапларым күп, һәрберсен тәмам укып чыкмасам, күңелем тынычлык табалмый. Шуңа күрә җәннәт кебек Берлинның һичбер урынын күрә алмадым әле. Бер сүз дә өйрәнә алмадым. Китапларым янында төртелеп калдым. Уку-казыну белән шөгыльләнү ике-өч ай дәвам итәр әле. Соңыннан, иншалла, бушармын.
5нче сентябрь, 1933 ел.
Муса Җарулла.
Berlin w 15 Kaiseralle 204, B/Waide Musa Bey.

Дүртенче хат

Хөрмәтле әдип Гаяз бәй. Сезгә сәламнәремне, ихтирамымны юллыйм. Гомерегез иншалла озын булыр, Мөхит әфәндедән вафатыгыз хакында хәбәрне дүрт-биш ай элек ишеткән идем. Соңыннан бер диңгездәге каналны кичүегезне, кичә Хәким хәзрәт хатыннан Финляндия шәһәрләренә килүегезне белдем. Елдан артык Каһирәдә яшәдем. Көймәм пирамида комнарына терәлеп калды. Көн-төн китапханәмә киләчәк әсәрләрне уку теләге белән юанып, берәр ишек ачылса, качу мөмкинлеген көтәм. Бер җан иясе белән дә аралашмыйм. Чын-чынлап тормыштан читләшкәннәрнең беремен. Монда сезнең исемегезне һәрвакыт, һәркайда зикер итәләр (искә алалар). Мөхәррир бер мәҗлестә сезне хөрмәт белән телгә алды.
Финляндия мөселманнарының һәрберсенә сәламнәремне, догаларымны җиткер. Барысына да рәхмәт. Тәнем бик сау-сәламәт булса да, йөрәгем кайгы-пошынудан җәфа чигә. Бер яктан гаиләм-җәмәгатем, икенче яктан җәмгыятем, бөтен эшләрдән мәхрүм булуым бик борчый.
Сезнең зур һәм кече идеалларыгызда уртак фикердә булмасам да, уңышка ирешсәгез, уңыш-җиңүләрегезгә сезнең кебек мин дә канәгатьләнеп шатланачакмын.
Сездән бу хатымның сорауларына төгәл җавап бирүегезне үтенәм. 1. Үзегез исән-тазадыр, иншалла. 2. Ул бик яман һөҗүмнәрнең төп сәбәбе нәрсә иде? 3. Нәтиҗәсе нинди булды? 4. Төркестандагы Кытай мөселманнарына Япония тарафыннан азмы-күпме файда көтеләме? 6. Большевиклар кысрыклавыннан саклану һәм бу кысрыклаулардан качу чараларына Төркестандагы Кытай мөселманнары ничек карый? 7. Журналыгыз дәвам итәчәкме? 8. Госман бәй урынына рөхсәтегез бармы? 9. Русия мөселманнарының бүгенге хәлләре ничек?
Боларга һәм моның ише мәсьәләләргә бәйле уй-фикерләрегезне кыскача бәйан итсәгез, яхшы булыр иде. Сезгә, кызыгызга, киявегезгә, Финляндия мөселманнарына догаларымны, сәламнәремне әйтерсез. Җавап язсагыз, адресым: Мисыр, әл-Каһирә, шаригел-Габделгазиз, Мәктәбәтел-ханҗи, Муса Җарулла.
Хөрмәт белән, Муса Җарулла. 17 гыйнвар, 1937 ел.

Доктор Исмаил Түркоглу,

 Казан Дәүләт Университетының

Шәрекъне өйрәнү институты доценты