2003 3/4

«Ялан кылычны кешегә сонмыйлар...»

Журнал укучыларны урта гасыр төрки телендәге «Мөнйәтелго-зат» дип аталган трактатның эчтәлеге белән таныштыруны дәвам иттерәбез. Үткән саннарда (2002, №1/2, 3/4) әлеге ядкярнең атка һәм атчылыкка, чәүгән уенына багышланган бүлекләре дөнья күргән иде. Хәзер исә тексттан кылычлар турында бәян ителгән мәгълүматны тәкъдим итәбез.

Хезмәтнең авторы иң әүвәл кылычның башка сугыш кораллары арасында тоткан урынын һәм ролен билгели, аны куллануны ерак тарихлардан килгәнлеген искә төшерә. Анда шулай ук бу коралга баглы кайбер этикет кагыйдәләре китерелүе дә кызыклы.

Аннан соң кылычларның кайда, кайсы илдә эшләнелүе буенча аларның төрләре белән (йәмәни, калгый, һинди, фирәнҗи, сөләймания, димәшкый, мысри) таныштырыла, һәрберсенең сыйфатлары, үзенчәлекләре (авырлык һәм озынлыккиңлек үлчәмнәре, үткенлекләре, бизәкләү һ. б.) тәфсилле бәян ителә. Дикъкатькә лаек янә бер мөһим факт кызыксыну уята: кылычны эшләү барышында кулланылган кайбер технология ысуллары да (мәсәлән, тимерне сайлап алу, аны кыздырганда төрле дарулар салу, сугару) текстта урын алган.

Бүлек азагында ат өстендә кылыч белән сугыш осталыгына өйрәтү буенча ясарга кирәкле күнекмәләр турында җентекле киңәшләр бирелә.

Бисмиллаһир-рәхманир-рәхим.

Өченче фән кылычларның гамәлләрен бәян кылыр.

Белгел, кораллар [арасында] хөрмәт белән сыйфатланган, бик бәһаләнгән [кылычтан башка] һич корал булмас. Иясе аның белән горурлана, аның белән уңышка ирешә. Кылыч шуның өчен: [башка] күп кораллар каршында аның мәһабәтлеге һәм өстенлеге бар. [Дошман] гаскәрен аның исеме белән тармар итәрләр, әйтерләр: «Кылыч белән алдык!» диярләр.

Бу бер коралдыр, моның белән барлык халыклар гамәл кылырлар. Белгәне дә, белмәгәне дә, карты да, яше дә барлык җирләрдә аңа таянырлар. Ул яхшы бер карендәштер, киң җирдә дә, тар җирдә дә эшсез булмас; коры җирдә вә диңгездә, вә кысынкыда кирәк булыр.

Бик җилле көндә сөңге иясенә авыр булыр, бу [кылыч] ул көндә һич файдасыз булмас. Ул көндә ук иясенең угы туры йөрмәс [атылмас, шуңа күрә] һичкем кылычтан хаҗәтсез булмас.

[Кешенең] катында никадәр корал [күп] булса [да, аңа кылыч] якын булыр. Халыкларның һәрбер сыйныфында [катлавында] вә барлык илләрдә һич [башка] корал булмаса, аның [кылыч] белән сугышырлар, ул корал [кылыч] аларга билгеләнгән. Кылычтан башка кораллар бар икән, [барыбер] кылычтан хаҗәтсез булмаслар. Кылыч иясе [башка] барлык коралларыннан хаҗәтсез [булса] булыр, әмма ул [кылыч] коралларның күреклерәгедер, барлык бизәкләрнең күреклерәгедер. Имин җирдә вә куркыныч җирдә аның [кылыч] белән гамәл кылу күреклек килер. Аны [кылычны] күтәрү, ягъни билгә асу [тагып кую] ярашыр. Моның [кылычның] өстенлеген, моның белән горурлануда шулай риваять кылганнар: «ля йөмсә әла», ягъни моны пакьсез кеше пакьләнмичә тотмый; күремле хатынкызга кылычны күрсәтмиләр; «бәһасе монча акча торыр» димиләр; кынсыз ялан кылычны кешегә сонмыйлар, ягъни бу эшләрне [гамәлләрне] кылмыйлар.

Кылычны олылау вә хөрмәтләү [шулай] риваять кылынды: «Иннәл-мутәкаллидө бис-сәйфи фи сәбилилләһи Тәгалә йусалли галәйһил-маликәтү мәдәмә фи гункыһи», «Иннәс-суйуфа мәфәтихүл-җәннәти», «Иннәллаһа Тәгалә йүбәһил-маликәтә би мутәкаллидис-суйуфа фи сәбилиһи», «Мән тәкалләдә сәйфән фи сәбилилләһи калләдәллаһу ләһу бивәшә-хил-кәрамәти йаумел-кыйамәти вә мән сәллә сәйфән фил-ләһи бәбәйөгаһүлла һу йаумәл-кыйамәти».

Бәс, кылычның өстенлеге күптер, әмма без бу китапта сиңа бәгьзесен [генә] әйттек. Олугларның сүзләрен үзгәртмәс [өчен] гарәп теленнән төрк[и] теленә китермәдек. Аларның бу сүзләре белән безнең китабыбыз хөрмәтле булсын дидек, вәссәлам.

Бәс, төрле кылычларның искесен [борынгысын] ихтыяр итеп күтәрергә [тагарга] кирәк. Әмма бу урында искесеннән максат иске кылыч түгел, бәлкем хөрмәт казанганы кылычтыр. [Аны] гарәп «фарс гатикъ» [«борынгы фарси»] дип әйтер. Хәл будыр кем, аттайдыр, максаты «яшы ат димәк. Бу урында тагын «сәйф гатикъ» [«борынгы кылыч»] дигәне яхшы һөнәрлек кылыч димәк. Кайсы кылычка күркәм хасиятләр хас булса, ул иске булыр. Кайсы вакытта эшләнсә эшләнсен, [тик] «яңасын күтәрмә. Яңасы — мәгънәдә искенең киреседер. Аңарда иске [кылыч] хасияте булмас, әгәр [ул] Гадь заманыннан элек эшләнгән булса [да], вәссәлам.

Искесе өч кыйсемгә [төргә] өлешләнгән булыр. Бу өч [төрле] кылычның яхшысы йәмәни кылычтыр. Аннан соңра калгый кылычтыр. Аның артынча, өченчесе, һинди кылычтыр. Әмма яңа кылыч кылычларның иң файдасызыдыр. Аңа гарәп теленчә «мутәвассыт» [«яңа»] диярләр. Әмма ул кылыч борынгы [да], яңа [да] түгел. Аңа «мөхдәс» [«ике арада»] [дип] әйтерләр. Ул кылычны Иәмән илендә сәлмани йә сәрәндиби тимердән эшләрләр. Әмма йәмәни кылычның җәүһәре [тимере] ачыктыр, төсләре бертигездер. Төсләренең бәгъзесе бәгъзесеннән күп түгел. Әмма бәгъзе кылыч ак җәүһәрле булыр, кайсысы кызыл, кайсысы яшел булыр. Тоткасына якын кортка охшашрак көмеш аклыгы кебек бер-берсе артыннан йөрер ак эзләр булыр. Белгел кем, җаһилияттә эшләнгән иске кылычларның, ягъни яхшы кылычларның галәмәте [билгесе] улдыр: соргусында [кылыч сабының уч белән кысып тота торган җирендә] бер яннан тип-тигез тар ике тишек булыр. [Кылыч сабы] төбенең урта җире тар булыр. Бәгъзе галәмәте улдыр: йомры игәү белән түгәрәк [итеп] улак кебек казылган дүрт юл булыр. Бәгъзесе[ндә] өч юл казылган була: берсе уртасында, икесе читендә. Бу кылычларның күбесенең киңлеге ике бармак ярымдыр, ул җиңелдер. Әмма бәгъзесенә кабури диярләр, ул ике батманнан артыграктыр. Әмма ул кабури җиңелдер, бизәксез булыр. Анда юл урыны һич казылган булмас, әмма озынлыкта төрле-төрледер: өч карыш белән дүрт карыш арасында, дүрт карышка тикле. Әмма киң кылычның озынлыгы өч карыш ярымдыр, авырлыгы ике батман ярымнан өч батманга кадәрдер. Әмма ул өч батман булган кылыч [кулда] нык калтырар, нык төшкән булыр.

Әмма йәмәни кылычның күбесе тамырларсыз булмас. Ул тамырлар күренмәсен өчен аларга сурәтләр, күп догалар язарлар, һәр язу, кылычта күрерсең, тоткасыннан дүрт бармак түбәндә аркылыга язылган була. Ул язу өлеш-өлештәндер. Әгәр хатты гализ [тыгыз язу] йә хатты дакыйк [матур язу] күрсәң — ул тамырлар өстендәдер. Әгәр кеше сурәтен камил алтын белән язылганын күрсәң — ул кылычның гаебедер. Кайчан кылыч шул урыннан сынса, аңа алар теленчә кәбаки диярләр. Кайчан йәмәш кылычта угланнарга охшаш сурәт күрсәң, [ул] бераз кызарып торса, бу эш булынмас [сынмас].

Ул кылычлар белән суык вакытларда ормагыл — куркынычтыр. Бу галәмәт тамырлы кылычта хасыйл булмас, мәгәр ул дарудан. Эшләнер вакытта тимере өстенә дару салырлар, [ул] яхшы катнашыр, әмма кылычта тамырлар булыр. Мәгәр дару салганда яхшы катнашмаса, ул тамырлар яхшы катнашмас, ул тамыр урыннары йомшак калыр. Кайчан тамырлар кылычның йөзенә килсә, органда кисмәс, кайтыр. Әмма бәгъзесе тамыр кебек күрелсә [дә], ул тамыр түгел. Ул [кылычны] сугарганда судан булыр, ул урыннарга су керер дә тамырга охшап калыр. Белгел кем, бу тамырлар кылычка зыян кылмас. Мәгәр [ул тамырлар кылыч] йөзенең кисәр җиренә килсә, сугарганда су эчмәгән ул кылыч белән ничек орсаң [да], кисмәс. Бәгъзе йәмәни кылыч тоткасы катында, бәгъзесе күкрәгеннән тоташтырылган булыр. Мәгәр начар орудан бу тоташтырулар хасыйл булмас. ^

Иәмәндә күп кылычлар эшләрләр: аларның яннарында [як-якларында] кечкенә-кечкенә күп юллар булыр, ягъни аның казылган җире бердер, ә калганнары беленер-беленмәс. [Ул кылычның] озыны дүрт карыштан артыграк йә кечерәктер, ягъни күп түгел. Киңлеге дүрт бармактыр. Әмма йәмәни кылычның авырлыгы берничек тә өч батман булмас. Валлаһ әгъләм бисса-ваб.

Калгый кылыч турында баб

Бу баб кылагыйларның кылычларын бәян кылыр. Белгел кем, кылагый кылычның киңлеге дүрт бармак яхуд бармак була. Әмма озынлыгы дүрт карыш арасындадыр. Буе төздер, югары [өлеше] түбән [өлеше] кебек. Тоткасыннан түбәнгә, очына кадәр йәмәни кылычтан тарырак, үткенрәктер. Тимере көмеш кебек актыр.

Һинди кылыч турында баб

Бу баб һиндиләрнең кылычын бәян кылыр, һинди кылычның җәүһәре [тимере] йәмәни кылычның җәүһәренә охшар. Иллә шунысы бар: һиндинең җәүһәре карадыр, сындырсаң, сынган җире караланыр. Углан тудыра белмәс хатынның муенына ассаң ярый. Ул кылыч Хорасаннан килгән.

Фирәнҗи кылыч турында баб

Бу баб фирәнҗи [ауропалы] кылычларны бәян кылыр. Фирәнҗи кылыч тоткасына якын яссы, очы иске йәмәни [кылычныкы кебек] нечкә булыр. Уртасында улак кебек казылган бер юл бардыр. Бәгъзесенең күкрәгендә ай кебек яхуд алтыннан хач бардыр. Бәгъзесенең алтын кадагы бардыр. Бәгъзесенең казылган озын юл [ы] катында бер билге бардыр. Кылычның очы йәмәни кылычтан нечкәрәктер. Вәссәлам.

Әс-сөләймания [кылыч турында баб]

Сөләймани кылычның яңасы фирәнҗи кылычка охшар. Иллә шунысы бар: бераз гына аңардан кечерәктер, күреклерәктер. Сәнгате аңардан зәгыйфьрәктер. Бу кылычның әүвәле-ахыры бәрабәрдер, ягъни очы нечкә түгел. Анда һич сурәт, хач юк. Моның сәйлане [сапка керә торган җире] йәмәни кылычның сәйләненә охшаш, әмма фирәнҗинең сәйлане моныкы кебектер. Иллә шунысы бар: фирәнҗинең сәйлане бераз артыграктыр, вәләкин мәгънәсе бердер, ягъни бәрабәрдер. Валлаһ әгъләм.

Әд-димәшкый [кылыч турында баб]

Димәшкый кылыч үткендер, вәләкин әүвәлге үткенлеге булса. Әмма буе озындыр. Җәүһәре төрле-төрледер. Озынлыгы дүрт карыш, киңлеге дүрт бармактан аз гына кимрәктер. Әмма димәшкый кылыч барча яңа кылычлардан [да] үткенрәктер.

Әл-мысрия [кылыч турында баб]

Мысри кылыч озын, йөзе төз, нык вә куәтле булыр. Әмма белгел кем, барлык кылычларның үткенлеге җәүһәре җәһәтеннән түгел, бәлкем эш[ләнеше] яхшылыгыннан: кайчан кылычның аркасы төз, яннары тигез, калынлыгы бәрабәр булса, бәгъзе җире эчкәре туры булып, бәгъзе җире тышка туры булмаса, бәгъзе жире калын булып, бәгъзе җире юка булмаса, кисә торган җире калын, йөзе бик киң булса. Әмма йөзенең киңлеге бер сач микъдары булса, моның кебек кылыч бик үткен булыр. Әмма ул кылыч ялан[гач] кешегә, киемлегә, иткә [чапканда] үткен булыр. Аның йөзе бик юка булса, бу кылыч кылычларда мактаулы түгел шуның өчен, нык сугуга юлыкканда бөгелер, [йөзе] ике кат булыр. Әмма кылычны уртача сугару үткенлеккә кулайдыр шуның өчен кем, әгәр [кылычның] кисә торган җире каты булса, органда кителер, әгәр йомшак булса — кайтыр. Кылычның чаба [торган] җире тоткасыннан бер карыш түбәндәдер.

Әмма бәгъзе халыклар шулай әйткәннәр: кылыч эшләнеп төкәнгәч аның исе бардыр. Кылычның исе сыер сидегенә, яхуд бака исенә, яхуд балчык исенә, яхуд ит исенә охшаса — ул яхшыдыр. Кылычларның исе кабырчыклы бака исенә яхуд кан исенә охшаса — начардыр, яманрактыр. Бәгъзе халыклар болай дигәннәр: кылыч вакытларда бер тапкыр иңелдәр. Моның тик ишетелер иңелдәү авазы ияләренең үлемен, кыныннан чыгып сугыш булачагын белдерер дигәннәр. Белгел кем, фарисның кыска кылыч күтәрүенең дошман алдында күп өстенлеге бар. Җөмләсеннән берсе улдыр: фариска коралның яхшысын, көче җиткәнчә җиңелен күтәрү кирәк. Шулай гамәл кылуда [ул] көчле була. Юк исә, болар белән һич файдаланып булмас, ягъни боларның аңа һич файдасы юктыр. Әгәр иясенең кулында кылыч җиңел булмаса, чапканда [аның] кулы калтырый, гәүдәсе селкенә, кулында тоткасы бушана. Кайчан фарис бу хәл белән җиңелсә, бәс, кылычы белән һич гамәл кылалмас, бәлкем кылычы кулыннан төшә, вәссәлам.

Әмма фарис кылычын биленә бәйләп күтәрер йә хәмаил кылып [каешны җилкә аша] буена салып күтәрер. Бу ике төрле күтәрү чаездыр [уңайлыдыр]: әгәр озын булса кыскарта, әгәр кыска булса озынайта. Хәмаил арасында нык бер каеш булу кирәк. Аны биленә бәйли. Ул [кылыч] орыш вакытында фарисның биленнән аерылмый. Әмма билгә бәйләү хәмаил кылудан ныграктыр, ышанычлырактыр. Әмма җәяү йөргәндә бераз комачаурикшр.

Кылычның тоткасы дүрт почмаклыга тартым була. Органда кулың эчендә селкенми, бармакларың аның өстендә бер-бер-сенә кысыла. Тотканың кадагы нык булу кирәк, [чөнки] кылыч кыныда җәй һәм кыш буш була, шуа. Әүвәл кылычның кыныда шуганына игътибар итәсең, аннан соңра кылычны янә кире кыныга кертүне өйрәнәсең. Кайчан теләсәң, кылычыңны [шул вакытта] чыгарасың. Сул кулың белән йөгәнне тотсаң, учыңны ботыңның уртасына куеп, сул кулыңның аркасы өстеннән [кылычыңны] йөрт. Шулай син канәгать булырсың. Сул кулың белән кынны тотып, сул кулыңны каешы өстенә куеп [кылычны кынга кертү] моның кебектер. Кайчан теләсәң, [кылычны] кынга янә кире кертәсең. Сул кулыңны чиккәндә кайда куйсаң, анда куй. Кылычның аркасының кырыен кынның авызы өстенә куй, керткәндә кылычның очы кынның эченә төшсен. [Кынның] авызын кысып сук. Моның бер нәзакәтле гамәле бардыр. Аны кынның авызында файдаланырлар. Ул [шулайдыр]: кын авызының югарыгы янын кисәрләр, [ягъни] киртләрләр. Югарыгы яны түбәнге яныннан бер-ике бармак кыска булыр. Кайчан кылычның очы аңа төшәр, һич хата кылмас. Белгел кем, кылыч иясе ат өстендә чәүгән белән туп ормакка мохтаҗ булса, аны ул эштә оста кылыр, буыннарны йомшартыр. Мин халыкларда мәйданнарда, имин җирләрдә кылыч ора, кылыч белән гамәл кыла белгән күп кеше күрдем. [Әмма] орыш вакытында атларының тезләрен чаптылар йә колагын, йә кулын яхуд үзенең аякларын чаптылар, кистеләр. Коралларда иясе сакланган һич корал юктыр. Мәгәр кем кылыч[тан] аның иясе нык саклану кирәк.

Кайчан ат өстендә кылыч чапмага өйрәнергә [теләсәң], шулай бер яшь камыш яхуд бер яшь нечкә агач хасыйл кыл, озынлыгы фарисның озынынча булсын. [Аны] бер җирдә нык итеп када, һич тибрәнмәсен. Аннан соң аннан ерак китеп, аны уңыңа алып, ук атарга чапкан кебек атыңны нык куала. Кайчан аңа [камышка, агачка] якын килсәң, [аның белән] бәрабәр булсаң [тигезләшсәң], кылычыңны күрекле хәрәкәт белән кыныннан чыгарып, уң кулың бәрабәрендә күтәреп, ул камышны йә ул агачны чап [кис]. Кылычны чыгарганың, чапканың [кискәнең] бергә булу кирәк. Җитезлек белән моның кебек күп кылгыл, кулың өйрәнсен, һәрбер килгәндә моннан бер карыш микъдары түбәннән чабып кис, җирдән бер аршын югары калганчы. Кулың тәмам күнегү алганчы, чабарга [кисәргә] өйрәнгәнче, җитезләнгәнче шулай гамәл кыл. Аннан соң уң ягыңа биш ук када. Бер ук арасы ун аршын булсын. Атыңны нык чаптырып килеп, бу укларны канатларыннан аста барчасын бер кебек чапкыл кем, бер ук бер уктан һич артык кыска булмасын. Бу гамәлне калын йөзле үткен кылыч белән кылгыл. Моның белән шуңа кадәр гамәл кылгыл кем, ат өстендә боларны кисү сиңа җиңел булганча. Кайчан бу эштә җитез буласың, боларны җитезлек белән кисәсең, шулай сул ягыңа биш ук када. Атыңда чабып килеп бу укларны урта җирдән уңга-сулга кисеп чык. Әгәр теләсәң, боларны арттырасың. Күңелең ни кадәр теләсә, шул [кадәр] арттыр. Кайчан мәйданнарда йә орыш көннәрендә кылыч белән гамәл кылырга теләсәң, өзәңгедә аякларыңның очы белән бас, бармакларың һич күренмәсен. Кайчан кылыч белән чапканда беләгеңне тышкарырак бора чап, үзеңнән, атыңнан саклан. Кайчан оруың йөзеңә каршы [турыдан-туры] булса, бәс, ул вакытта аягыңнан, атыңнан, атыңның башыннан саклан. Кайчан кем, бу эштә оста булсаң, сиңа табигать вә гадәт булса, бәс, аннан соң атыңның күкрәге алдыннан чаба [кисә] башла. Соңра сулыңа чап [кис], һәр тарафка чап [кис] [аягың алдында, артында чаба башла]. Аның өчен көчсезнең ышанычы бетәр, көчленең ышанычы бетмәс.

 ИСКӘРМӘЛӘР:

Гадь — Коръән Кәримдә бәян ителгәнчә, гөнаһлары өчен Аллаһы тарафыннан юк ителгән халык.

Җаһилият — Гарәпләрдә Ислам диненә кадәр булган чор.

1 батман — якынча 4 кг 91 г.

1 карыш — 17-22 см.

1 аршын — 71,1 см.

 Басманы
филология фәннәре докторы

Рәмил Исламов әзерләде