2003 1/2

Мђхмњт Бљдђйли

Кем соћ ул Мђхмњт Бљдђйли?

Ул 1895 елныћ 3 нче апрелендђ элекке Казан губернасыныћ Мамадыш љязендђге Иске Мђксим (хђзерге Ямаш) авылында туган. Ђтисе - Кђшфелџади абзый хђзерге Сарман районындагы Карамалы авылында Бљдђил карт гаилђсендђ туып-њскђн кеше була. Кђшфелџади Биклђн џђм Троицк мђдрђсђлђрендђ белем алганнан соћ. Иске Мђксим мђхђллђсенђ килеп урнаша. Ул Янбулат авылыныћ Фђридђ исемле кызы белђн никахлаша. Мђхмњт менђ шушы гаилђдђ дљньяга килђ.

1908 елда Мђхмњтнећ ђнисе Фђридђ Сираќетдин кызы кинђт кенђ вафат була. Тагын бер ел чамасы узуга, Кђшфелџади абзый да дљнья куя. Яшь њги ђни љстендђ калган алты-ќиде бала арасында ић љлкђне Мђхмњт була. Ятим балаларны Карамалы авылыннан Џади бабайныћ туганы Кыям Имамов авылга алып кайтырга килђ. Энелђрен, сећеллђрен авылга озатып, 13 яшьлек Мђхмњт Троицк якларына њз тамагын њзе туйдыру нияте белђн китђ. Ул ќђй кљннђрендђ казакъ байларында куйлар кљтђ, кышын Троицк мђдрђсђсендђ укый. Ђ инде 1912 елда ул Троицкидагы «Энергия» типографиясенђ хђреф ќыючы булып эшкђ керђ. Шушында басыла торган юмористик «Акмулла» журналына њзе дђ языша башлый. Сђлђтле егетне 1914 елда Урта Азиягђ - Тљркестанга, ђлеге журналныћ хђбђрчесе итеп ќибђрђлђр. Биредђ ул њзбђк телендђ беренче мђртђбђ Ташкентта чыга башлаган «Садаи Тљркестан» газетасында мђкалђлђр бастыра. Ђмма берничђ айдан соћ аны, «Мљселманнар тормышыннан бер лђњхђ» исемле мђкалђсе љчен, патша властьлары кулга алалар. Газетаны нђшер итњчелђрнећ актив яклавы аркасында гына ул иректђ кала. Шулай да Ташкенттан Тљркестанга китђргђ мђќбњр була џђм ул анда «Кђшфи-задђ» фамилиясе белђн яши џђм эшли башлый.

1915 ел башында Мђхмњт Карамалы авылына энелђре џђм сећеллђре янына кайта. Монда ул љяз њзђге Минзђлђгђ барып, авылда ясле ачарга акча алуга ирешђ. Ул ачкан яслегђ балалар бик телђп йљрилђр. Шушы ук елны ул патша армиясе сафларына алына.

Беренче бљтендљнья сугышы вакытында Мђхмњт Бљдђйли XI армия составында кљньяк-кљнбатыш фронтта була. Сугышта каты яралана, янында гына шартлаган бомба куптарган кљчле дулкын аны бђреп ега џђм ул туфрак астында књмелеп кала. Авыр контузия ала, аћа озак кына лазаретта ятарга туры килђ. Шул чакта ул яћадан Карамалы авылына ялга кайта. Февраль революциясе кызган кљннђрне ул њзенећ хезмђт иткђн частенђ ђйлђнеп кайта. Сугышчылар аны 105 нче дивизиянећ солдат комитеты рђисе итеп сайлыйлар. Дин тотучы мљселманнар аны полк мулласы итеп тђ тђкъдим итђлђр. Шушы XI армиядђ, аныћ башлап йљрње нђтиќђсендђ, татар телендђ «Иптђш» дигђн исемле газета чыга башлый. Бу газетада мђкалђлђре џђм шигырьлђре ђледђн-ђле басылып килђ. Шушы елларда ул Казанда «Окоплар авазы» дигђн махсус брошюра да бастырып чыгара. Бљтенроссия мљселман хђрби советы тарафыннан чыгарылган бу брошюрага бик књп солдат ќырлары да кергђн.

1917 елныћ ќђендђ аны мљселман сугышчыларыныћ армия комитеты рђисе итеп сайлыйлар. XI армиянећ командиры Крыленко ярдђме белђн Мђхмњт Бљдђйли ђлеге армия составында аерым мљселман батальоны оештыра. Бу батальон сугышта књп батырлыклар књрсђтђ, туганлашу идеясен књтђреп чыга. 1918 елныћ март аенда партия сафларына керђ. Тормыш чыныгуы алган егетне партиянећ Мамадыш љяз комитеты ђгъзасы итеп сайлыйлар. Бер њк вакытта љязнећ хђрби комиссары да була. Шушы вакытта ул Мамадышта беренче татар типографиясен оештыра џђм «Мамадыш тавышы» исемендђге газетаныћ мљхђррире буларак актив эшли. Язмыш аны дњрт мђртђбђ В. И. Ленин белђн очраштыра. Беренче тапкыр ул аны, Казан губернасы делегаты буларак, Советларныћ VII Бљтенроссия съездында књрђ џђм аныћ ялкынлы сњзлђрен тыћлый. В. И. Ленин делегатлар белђн сњз алышкан арада М. Бљдђйлинећ казакъ, кыргыз, њзбђк, гарђп теллђрендђ яхшы сљйлђшњен белђ џђм якташыбызны Мђскђњдђ калдыра, аћа ВЦИКныћ «Кызыл Шђрык» агитполит поездын тљзњдђ џђм оештыруда катнашырга тђкъдим итђ. Мђхмњт Бљдђйли ђлеге поездныћ комиссары урынбасары џђм казакъ, њзбђк, татар теллђрендђ чыгачак «Кызыл Шђрык» газетасыныћ мљхђррире итеп билгелђнђ. Владимир Ильич «Кызыл Шђрык» поезды белђн китђчђк иптђшлђргђ милли мђсьђлђлђрне урында ничек хђл итњ, Урта Азиядђ Совет властен урнаштыру џђм ныгыту буенча њз фикерлђре белђн уртаклаша. В. И. Ленин белђн икенче тапкыр менђ шунда очраша ул. Аннан соћ ул аны Мђскђњдђ Кљнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларыныћ икенче съездында очрата.

Татарстан республикасын оештыру мђсьђлђсе буенча ќыелган кићђшмђдђ Мђхмњт Бљдђйли Ленин белђн дњртенче мђртђбђ очраша.

Урта Азия якларында Мђхмњт Џади улына берничђ ел эшлђргђ туры килђ. 1920 елныћ октябрь аенда аны Валериан Куйбышев белђн бергђ Бохара Коммунистлар партиясе Њзђк Комитетына ярдђм итњ љчен Бохара Халык Республикасына ќибђрђлђр. Биредђ ул партия Њзђк комитеты инструкторы џђм матбугат халык комиссары була.

1921 елда ул Харђзем республикасында РСФСР илчесенећ урынбасары, 1922 елда Тљркестан республикасында миллђтлђр эше буенча халык комиссары урынбасары була. Бохарада эшлђгђн чакта ул њзбђк телендђ «Бохара ђхбары» газетасын чыгару эшен ќитђкли.

1922 елда РКП(б) Њзђк КомитетыМђхмњт Бљдђйлине Татарстанга эшкђ кайтара. Аныћ 7 елга сузылган Казан тормышы вакыйгаларга бик тђ бай. Татарстанда ул рђсми рђвештђ Сђламђтлек саклау халык комиссары урынбасары, Юстиция халык комиссары урынбасары, «Резинотрест» идарђсе ќитђкчесе булып эшли. Ул КПСС љлкђ комитеты конференциялђрендђ, Татарстан Њзђк Башкарма комитеты съездларында делегат булып катнаша.

Табигате белђн аралашуга маџир буларак, Татарстанда џђм илдђ милли мђсьђлђне хђл итњ буенча дискуссиялђрдђ ул актив катнаша. Бу мђсьђлђдђ Мирсђет Солтангалиев карашларын яклый. Бу љлкђдђ њзлђренећ карашларын яктыртып партия Њзђк комитетына язылган махсус гаризага кул куйган 39 коммунист арасында Мђхмњт Бљдђйли дђ була. Алга китеп шунысын да ђйтик, халык дошманы дип хљкем иткђндђ џђм 1929 елда партиядђн чыгарганда аћа «солтангалиевче» дигђн исем џђм 39 коммунист гаризасына кул кую тљп гаеплђр булып танылалар.

Казанда чагында Мђхмњт Бљдђйли газета-журнал редакциялђре белђн элемтђне љзми. Ул «Чаян» журналы редакторларыннан берсе була. «Кызыл Шђрык яшьлђре» журналы, «Кызыл Татарстан» газетасы редколлегиялђрендђ эшли. Актив рђвештђ ђдђби иќат белђн шљгыльлђнђ. 1950 еллар ахырында язылган автобиографиясендђ ул Казанда басылып чыккан хезмђтлђренећ русча исемнђрен китерђ. Менђ алар:

1) К. Марксныћ «Коммунистик манифесты. Сорау џђм ќавап формасында татарчага тђрќемђ;

2) Коммунистныћ беренче ђлифбасы;

3) Иптђш, њзећне тикшер!;

4) Социаль авырулар џђм аларныћ зарары;

5) Бизгђк;

6) Миллионнарны саклау хакына;

7) Замана шаяртулары;

8) Тормыш тљпчеклђре;

9) Солдат ќырлары;

10) Кљлњнећ физиологиясе џђм психологиясе.

Иќатыныћ ныгып џђм тамыр ќђеп килгђн бер чорында Мђхмњт Бљдђйли шђхес культы корбаны була. Ул судсыз хљкем ителђ. Билгелђнгђн срокны тутырып, иреккђ чыккач бер ел-ел ярым узуга аны тагын кулга алалар џђм тагын судсыз-тикшерњсез хљкемгђ тарталар. Шулай итеп аныћ ГУ ЛАГ архипелагында чирек гасырга якын гомере уза. Беломорканал, Коми АССР, Себер... тљрмђ, сљрген.

Минем Мђхмњт ага Бљдђйли белђн 1970 нче еллар башында књп тапкырлар сљйлђшеп утырганым булды. Ул Яћа Ђхмђт авылында яшђњче бертуган сећлесе Мостафизђ ђби янына кайта торган иде. «Юмор џђм сатира антологиясе» љчен материаллар ќыюын дђвам итте. Тормышны сљюче бу кешенећ яшђњ дђртен бернинди лагерьлар да сњндерђ алмаган иде. Ул язмышыннан бер дђ зарланмады. Ленинны књрње белђн горурлануын сиздереп торды. Фатих Ђмирхан белђн шифаханђдђ бик озак бергђ ятуын, ђдипнећ «эчке серлђрен» белњен сљйлђде. Мирсђет Солтангалиев турында, гомумђн, ул сљйлђмичђ тњзђ алмый иде бугай.

— Кайчакта аптырыйм, энекђш, ђллђ, мин ђйтђм, бу Мирсђет чыннан да контрреволюционер, дошман кеше булды микђн, дим.

Шулай дип уйга чума иде Мђхмњт ага. Бармакларын сындырырдай итеп кулларын уа-уа утырыр иде дђ, йодрыгы белђн тезенђ сугып болай дияр иде:

— Юк, энекђш, Мирсђет кебеклђр халык дошманы була алмый. Ленинчы иде ул, ленинчы... Мулланур Вахитовлар эшен дђвам итњче асыл зат иде ул.

Тагын тынлык урнаша. Мђхмњт ага сирђгђйгђн аксыл чђчлђрен сыпырып куя, карашын бер ноктага юнђлтеп, ђкрен генђ дђвам итђ:

— Ђ мине, энекђш, Берияне атканнан соћ бер ел њткђч, 1955 елда ук акладылар, ђ менђ партия сафларына џаман да торгызмыйлар. Съездларга да, Хрущевка да, Табеевка да, Пельшега да язып карадым - юк, безнећ ућайга ќил юк...

Мондый сљйлђшњлђрне бњген инде сагынып кына искђ алырга калды.

КПССныћ Љлкђ комитетында курсларда укыган чагымда Љлкђ комитетыныћ партия архивында булырга туры килде. Мђхмњт Бљдђйли белђн кызыксынуымны белгђч, архив директоры Д. Р. Шђрђфетдинов мића аныћ турында ќыелган байтак документларны књрсђткђн иде. Шунда мин аныћ Н. С. Хрущевка, А. Я. Пельшега язган хатлары белђн дђ таныштым. Минем белђн икђњдђн-икђњ генђ сљйлђшкђн сњзлђрне ул ал арга да турыдан-туры язган икђн.

1957 елныћ июлендђ М. Бљдђйлигђ карата булган хљкем карары юкка чыгарыла џђм эш ќинаять составы булмаганга књрђ туктатыла.

Бњген Мђхмњт Кђшфелџади улы Бљдђйлинећ тугры исеме халыкка пакьлђнеп, акланып кире кайтты, халык дусты булып кайтты...

Дамир Гарифуллин,
туган як тарихын љйрђнњче