2006 1

Рухи мђдђниятебез тарихына

Татар шигырьлђреннђн туплам / Нђшригђ тайарлавчы: М. Чанышев. Мљхђррир: З. Дулат. – Љремче: Шећќан уйгыр автономлы районы аз санлы миллђт кадимге ђсђрлђр эшханђсе, 1994. – 394 б. (гарђп хђрефлђрендђ).

Тљрле дђверлђрдђ тљрле сђбђплђр аркасында дљньяныћ књп кенђ башка мђмлђкђтлђренђ, аерым алганда Кытай ќирлегенђ, џиќрђт итђргђ мђќбњр булган миллђттђшлђребезнећ мљџаќирлектђге хђяте, аларныћ андагы рухи-мђдђни тормышы турында М. Госманов1, С. Моллаудов џђм Г. Сђгъдеваккасов2, Т. Каџџари3, Р. Ђлтђф4, Н. Дђњлђт5, М. Таџир6 тарафыннан язылган мђкалђлђрдђ, китапларда шактый мђгълњмат табарга мљмкин.
Хђзерге Кытай Халык Республикасы Шећќан Уйгыр автономлы районы аз санлы миллђт кадимге ђсђрлђр эшханђсенећ казакъ-татар тљркеме план нигезендђ ђзерлђп 1994 елда Љремче шђџђрендђ нђшер ителгђн «Татар шигырьлђреннђн туплам»7 дигђн китап та бу юнђлештђ кызыклы хезмђтлђрнећ берсе булып тора. Гарђп графикасына нигезлђнгђн гамђлдђге уйгыр ђлифбасында тљзелгђн џђм гомуми књлђме љч йљз туксан дњрт битне тђшкил иткђн бу басма Малик Чанышев, Зариф Дулат, Ђкбђр Фђйзулла тырышлыгы белђн башкарылган.
Ђлеге китапка, аныћ «Сњз башы»нда бђян ителгђнчђ, Чђњчђк (Чњгњчђк) шђџђрендђ гомер кичергђн Гайшђ ханым Чанышева (1908-1975) тарафыннан 1920-1940 еллар аралыгында тљрле чыганаклардан ќыйналган шигырьлђр, аныћ џђм яшьли вафат булган кызы Зђйтњнђ туташныћ хатирђ альбомнарына теркђлгђн истђлеклђр тупланган.
Гайшђ ханым Чђњчђк шђџђрендђ Кђрим Чанышев гаилђсендђ дљньяга килђ. Алар Љремчегђ књчеп килгђннђн соћ анда Мђрьям абыстай Ќегетбаева ачкан кызлар сыйныфында алты ел белем ала. 1929 елда кияњгђ чыга џђм янђ Чђњчђккђ китеп калган гомерен шунда њткђрђ.
Китапны нђшриятка ђзерлђњче М. Чанышев аныћ тематик яктан тугыз бњлеккђ бњленњен язып, аларныћ џђрберсенђ кыскача гына шђрехлђмђлђр бирђ. Аларда урын алган ђсђрлђр шулай билгелђнгђн: авторы мђгълњм шигырьлђр (йљз кырык сигез), сђяси темадагы шигырьлђр (йљз кырык), мђхђббђт темасына караганнары (алтмыш сигез), табигать тасвиры (илле љч), хатын-кызлар темасы (унтугыз), балалар темасы (кырык), татар халык ќырлары (дњрт), альбомнар (биш), драма шигырьлђре (љч).
Шигырьлђрнећ авторлары мђгълњм булганнары арасында ХХ йљз башы татар ђдђбиятында яхшы билгеле булган Дђрдемђнд, Заџидђ Гыйффђт, Зариф Бђшири, Зыя Ярмђки, Сания Гыйффђт, Сђгыйть Сњнчђлђй, Шђехзадђ Бабич, Фазыл Туйкин, Кђрим Ђмири, Мирхђйдђр Фђйзи, Мђхмњт Бљдђйли, Нђќип Думави, Нђкый Исђнбђт, Тљхфђт Ченђкђй, Ђбрар Сђгыйди, Кђшшаф Патии џђм башка ђдиплђрнећ исемнђрен књрергђ мљмкин.
Аларныћ ђсђрлђренећ књбесен Гайшђ ханым, књрђсећ, «Шура» журналы битлђреннђн књчереп барган. Дђлил љчен, барысына да тукталып тормастан, мђсђлђн, Шђехзадђ Бабичныћ «Телимен», «Очтылар» шигырьлђре ђйтелгђн басманыћ 1916 елгы икенче џђм алтынчы саннарында басылган булуларын ђйтергђ кирђк.
Авторларыныћ исемнђре књрсђтелмђгђн шигырьлђрнећ кайсы шагыйрь тарафыннан иќат ителгђн булуын, эзлђнђ торсаћ, ачыкларга мљмкин. Ђйтик, бишек ќырына ђверелгђн «Бђбкђй бђллњ бђњ»не Дђрдемђнд язган џђм ул «Шура» журналыныћ 1909 елдагы икенче санында дљнья књргђн.
Гайшђ ханым файдаланган чыганаклар арасында, бђлки, њз вакытында нђшер ителгђн китаплар яисђ башка вакытлы матбугат та булгандыр.
Ђлеге ућайдан шуны да ђйтеп њтњ зарур: Кытайда татарлар књплђп яшђгђн џђр тљбђктђ диярлек татарча газет-журналларны, китапларны даими алдырып барганнар, байтак кешелђрнећ бай китапханђлђр туплавы да мђгълњм.
Балалар темасына язылган шигырьлђр њзлђренећ эчтђлеклђре белђн сабыйларны укырга, белем алырга љндђњ, ђдђпле-тђрбияле булып њсђргђ чакыру ягыннан аеруча игътибарны ќђлеп итђ:
Йактырта кара бђхетне, нурландыра бу мђктђп,
Алда йакты йолдызымны књрсђтђдер бу мђктђп.
Шадлык алган йљрђгемђ нур саладыр бу мђктђп,
Кара йулдан йакты йулга чыгарадыр бу мђктђп.

Ќырлар арасында «Кулымдагы йљзегемнећ исемнђре…» дип башлана торган шаян такмаклар белђн бергђ текстныћ авторы, мђсђлђн, Нђкый Исђнбђт булган «Уракчы кыз» џђм башкалар урын алган. Араларында моћ-сагыш, туган якларны сагыну хислђре белђн сугарылганнары да юк тњгел.
Китапта урын алган альбомнарга килгђндђ исђ, аларда да кызыклы гына фактлар ачыла.
Истђлек-хатирђлђрне, нигездђ, Гайшђ ханым џђм Зђйтњнђ туташныћ туганнары, дуслары шигырь белђн язганнар. Аларныћ књбесе њзлђренећ исем-шђрифлђрен тулысынча язган, ђ кайберлђре баш хђрефлђрен генђ куйган. Арада мљгаллимђлђренећ дђ язмаларын очратырга мљмкин. Менђ Гайшђ ханым альбомыннан бер њрнђк:
Нђзђкђтле Гайшђ туташ сића гомерлек хатирђм.
Син ђле йђш, син ђле саф,
Син ђле сулмаган гљл.
Ќиџан бакчасына зиннђт
Булып њс, кљнгђ-кљн зур бул.

Чђњчђктђ мљгаллимђ: Гљлђндђм Хђбибуллина. 1926.10.24. Чђњчђктђ.
Аћлашылганча, ул вакытта Гайшђ Чанышева ђле уналты яшьлек кыз булган џђм аныћ Голќада яшђгђн вакыты. Хатирђ, књрђсећ, аныћ туган шђџђренђ, ягъни Чђњчђккђ берђр сђбђп белђн барып чыккан вакытында язылган булуы ихтимал.
Гљлђндђм ханым Хђбибуллинаныћ Тарабагатай вилайђтендђге уйгыр мђктђбе мђгаллимђлђре белђн 1942 елныћ 8 февралендђ тљшкђн тарихлы фоторђсемен М. Госмановныћ мђгълњм китабында књрергђ мљмкин.
Гайшђ ханым альбомына истђлек-хатирђ язган мљгаллимђлђрдђн янђ Мђрьям Ќегетбаеваныћ исеме дђ бар. 1926 елныћ 7 гыйнваре белђн билгелђнгђн бер язмасында ул ќђялђр эчендђ Казанлы дип тђ куйган.
Зђйтњнђ туташ альбомыннан китерелгђн истђлек язмаларыныћ берсенђ игътибарны юнђлтик:
Сљекле Зђйтњнђ иптђш, сића гомерлек ядкяр.
Ядкяр язам мин сића,
Син дђ язарсыћ мића.
Син сандугач кебек мића,
Мин ничек икђн сића.
Бакча матурлана гљл белђн,
Альбом матурлана сњз белђн.
Матур сњзлђр таба алмадым,
Карарсыћ матур књз белђн.
Ак чђчђкне бик яратам,
Матур чђчђк булганга.
Син иптђшне бик яратам,
Тырыш шђкерт булганга.

Мљнирђ Вахитова. 1942 ел, 31 март.

М. Госманов мђгълњматына књрђ, Габдулла Бубый, Закир Кадыйридан белем алган Мљнирђ Вахитова (1908-1980) Голќадагы Яћа шђџђр татар мђктђбенећ абруйлы укытучыларыннан берсе булып, бљтен гомерен балалар укытуга багышлаган мљгътђбђр зат. 1950 елда Советлар Союзына чыгып, соћгы егерме биш елын Ташкентта њткђрђ, шунда вафат була.
Укытучылар турында сњз чыккач, алар эшлђгђн мђктђплђрдђ башка миллђт, ягъни уйгыр, казакъ, њзбђк, дљћгђн балалары да укыганлыгы мђгълњм. Ђйтик, егерме дњрт яшендђ Чан-кай-ши зинданында џђлак ителгђн талантлы уйгыр шагыйре Лотфулла Моталлиб, язучылардан А. Мљхђммђди, Г. Мљхђммђди, Џ. Искђндђров, Н. Исраилов белемне ђњвђл татар телендђ њзлђштергђннђр8.
Китапныћ ахырында урын алган «Таџир-Зљџрђ», «Галиябану», «Асылъяр» драмаларыннан шигъри љзеклђр, ќырлар њз вакытында Голќа, Чђњчђк  шђџђрлђрендђге џђвђскђрлђр тарафыннан оештырылган татар театрларыныћ бђрђкђтле эшчђнлегенећ бер чагылышы булса кирђк9.
Гомумђн, биредђ тупланган шигырьлђр, хатирђлђр безгђ бер яктан мљџаќирлектђге миллђттђшлђребезнећ татар ђдђбиятына карата булган мђхђббђтен џђм ихтирамын, аларныћ эстетик зђвыгын тагын да тирђнрђк аћларга ярдђм итсђ, икенче яктан халкыбызныћ рухи-мђдђни тормышын тулаем љйрђнњдђ мљџим чыганакларныћ берсе булып тора.
Китапны Љремчедђн алып кайткан џђм аны безгђ бњлђк иткђн љчен Казан шђџђренећ Ш. Мђрќани исемендђге икенче санлы татар гимназиясе директоры Камђрия Зиннур кызы Хђмидуллинага зур рђхмђтемне белдерђм.

ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Усманов М. Голќа татарлары // Азат хатын. – 1959. – № 2. – Б. 20; Аныкы ук. Уйгур шагыйре Лотфулла Моталлиб // Совет ђдђбияты. – 1961. – № 1. – Б. 30-34; Аныкы ук. Чђчелгђн орлыклар // Казан утлары. – 1992. – № 3. – Б. 110-139; № 4. – Б. 68-110; Аныкы ук. Ябылмаган китап яки чђчелгђн орлыклар. – Казан: Татар. кит. нђшр., 1996. – 206 б.
2. Моллаудов С., Сђгъдеваккасов Г. Татар џђм уйгурлар арасында культура мљнђсђбђтлђре // Казан утлары. – 1967. – № 9. – Б. 114-120; Сђгъдеваккасов Г. Уйгур ђдђбиятына Г. Тукайныћ тђэсире // Казан утлары. – 1966. – № 4. – Б. 93-94.
3. Каџџари Т. Уйгур-татар мђдђни багланышлары тарихыннан // Казан утлары. – 1977. – № 11. – Б. 162-165; Аныкы ук. Гљлђндђм — мђгърифђтле ана // Сљембикђ. – 1991. – № 9. – Б. 22-23; Аныкы ук. Фидакарьлек // Сљембикђ. – 1993. – № 7. – Б. 21-22.
4. Ђлтђф Р. Маньчжуриядђге миллђттђшлђребез // Казан утлары. – 1990. – № 10. – Б. 187-188.
5. Таџир М. Чит иллђрдђ татар вакытлы матбугаты // Казан утлары. – 1990. – № 10. – Б. 189.
6. Дђњлђт Н. Шагыйрь Шаџвђли Келђњли иќаты // Казан утлары. – 2000. – № 1. – Б. 147-158; Аныкы ук. Ерак Кљнчыгыштагы татар-башкортларга ни булды. – Казан: Казан дђњлђт ун-ты нђшр., 2005. – 100 б.
7. Татар шигырьлђреннђн туплам / Нђшригђ тайарлавчы: М. Чанышев. Мљхђррир: З. Дулат. – Љремче: Шећќан уйгыр автономлы районы аз санлы миллђт кадимге ђсђрлђр эшханђсе, 1994. – 394 б. (гарђп хђрефлђрендђ).
8. Уйгур шагыйре Лотфулла Моталлиб… – Б. 30; Моллаудов С., Сђгъдеваккасов Г. Књр. хез. – Б. 116.
9. Бу хакта тулырак: Госманов М. Ябылмаган китап яки чђчелгђн орлыклар… – Б. 133-139.

Рђмил Исламов,
филология фђннђре докторы