2001 1/2

«Арамызда күп сүз улды, язып бетерерлек түгел»

XX йөз башында татар халкы тарихыңда зур үзгәрешләр, тәрәкькый белән бергә империячел хөкүмәт тарафыннан кысу, эзәрлекләү ысулларының яңа төрләре табылып тора. Сүз, матбугат иреге алу белән бергә, панисламизм һәм пантюркизм исеме астында, бөтен Русия буйлап җәелдерелгән татар халкының укымышлыларьша каршы көрәш башлана. Бу көрәш татар зыялыларын гына түгел, ә җәмгыятьнең барлык катлауларын үз эченә ала, чөнки алга сөрелгән сәясәт мәгариф өлкәсендә тамыр җәеп килгән яңача уку-укыту ысулына һәм шушы ысул белән гамәл кылучы мәктәп-мәдрәсәләргә каршы чыга. Башка уку йортлары булмаганлыктан, мәктәп-мәдрәсәләр гыйлем алу өчен бердәнбер чара булган.

Җәмгыять икегә бүленә: кадимчеләргә -иске тәртип яклылар һәм җәдидчеләргә -яңалыкны алга сөрүчеләр. Ике төркем арасында барган көрәштә хакимият искелекне яклаучыларны үз ягына аударып, алар кулы белән дәүләт сәясәтен тормышка ашыра Кадимчеләр тарафыннан язылган шикаягывр нәтиҗәсендә күп кенә мәктәп-мәдрәсәләр туздырылып, мөгаллимнәре төрмәләргә ябыла. Моңа мисал итеп XX йөз башында бөтен Русиядә шөһрәте таралган Бубыйлар эшен китерергә мөмкин. Моңарчы бу темага бәйле мәкаләләр шактый дөнья күрсәләр дә, яңадан-яңа материаллар табылып тора Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган хат та шуларның берсе. Ул Татарстан Милли архивы фондында сакланган.

Хат Шәйхерразый Әхмәдуллин тарафыннан җәмәгать эшлеклесе, әдип һәм журналист Фатыйх Кәримигә язылган һәм матбугатка беренче тапкыр тәкъдим ителә. Язманың теле һәм язу стиле чыганактагыча китерелде. Хатның текстын матбугатка тәкъдим итәргә этәргән сәбәп шул: хатның язылу вакыты 1911 елның 12 март көне белән билгеләнгән һәм эчтәлегеннән күренгәнчә, суд соңында нинди хөкем чыгарылачагы алдан хәбәр ителгән. Билгеле булганча, Бу-быйларга хөкем май аенда гына булып, карар да шул вакытта чыгарылган. Шунысы игътибарга лаеклы: мәгариф эшеннән, мәктәп-мәдрәсә системасыннан читтә торган бер кешенең Бубый мәхдүмнәрен яклап, мәдрәсә өчен борчылып, алар алып килгән яңалыкның халык өчен әһәмиятен аңлап, хакимият вәкиленә каршы килүе — бу мәдрәсәнең халык арасында абруе зур булуын янә бер мәртәбә дәлилли.

 УСА ӨЯЗЕ ЯҢА УРТА АВЫЛ ВОЛОСТЕ ЧИШМӘ АВЫЛЫННАН ШӘЙХЕРРАЗЫЙ ӘХМӘДУЛЛИН ТАРАФЫННАН ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ, ӘДИП ҺӘМ ЖУРНАЛИСТ ФАТЫЙХ КӘРИМИГӘ ЯЗЫЛГАН МӘКТҮБ

12 март 1911 ел

1911 ел 3 мартта бән — бер охотник Сарапул1 каласына бардым. Максудым шул иде: бән Сарапулда торгучы ротмистр жандармский полковник Антон Иванычка2 кунак улып кердем. Ул бәнем берлән бергә һәрвакыт охотага, ягъни атышырга йөридер. Аның кашында3 атышу кадәрле ләззәтле нәрсә юк икәнен миңа бәйан кылган иде. Бән барып керүем илә бәне кабул итеп, каршылап алды. Охота сәясендә икемез бик белешләнгән идек.

Керүем илә күрдем: бер күмәсендә4 бик күп безем мөселман китаплары өстәлдә. Муаффәкатән5 ачып карадым. Аяк астында тапталып яткан китаплар-газеталар бик күп. Бән дидем: "Бу нәдәй китаплар?". Диде: "Бән Бубый ышкулыннан6 тентеп алдым7", — диде. — "Бубыйлар эшен бән тикшерәм", — диде. Бән дидем: "Соң Бубыйларың эше ничек?" — дидем. Ул: "Плохо", — диде. Бән: "Как плохо?" — дигәч, ул бәнгә диде: "Сән "Мең дә бер хәдис"8 китабын беләсүнме?" — диде. Бән: "Беләм, үземдә дә бар", — дидем. "Ибраһимовныңмы9?" — диде. "Шул" — дидем. Миңа "Мең бер хәдис" биреп, "шушы урыннан укып, миңа перевот10 ит!" — диде. Бән укыдым. Сөйләдем, бән сөйләгәч, "Ялгалайсың!" — диде. "Вам на три год өтермә!" — диде. 464 нче хәдис иде11. Атышуны тәгълим12 хакында иде. Янә бер хәдис күрсәтте. Янә перевот иттем. Янә "Ялганныйсың!" — диде. Ул хәдис 861 нче хәдис13 иде. Янә өченче хәдис күрсәтте. Укып, янә сүләдем. Һаман ышанмады. 557 нче хәдис14 иде. "Балаларыгызны ук атарга вә су йөзәргә өрәте-гез" дигән хәдис иде. Ул әйтте: "Синең перевот илә бән перевот иттергән перевот арасында зур аерма бар!" — диде. "Алар перевоты хөкүмәткә зарарлы. Синең перевотың зарарсыз," — диде. "Син үзең юри, төзәтеп перевот итәсең", — диде. "Син үзең Бубыйда укыдыңмы әллә?" — диде. Бән: "Юк!" — дидем. Аның перевотчиклар Сарапул мулласы илә Бөре өязе Олуг Борай каръясендә учитель улып торгучы бер карагөруһ зат иде. Ысуле җәдид15 низагысы илә башын авырттыручы иде. Янә ротмистр бәнгә бер кызыл кара илә язылган бер касыйдә16 китереп бирде. Ул касыйдәдә хөкүмәткә бик кагылган, актыгы юлда. "Николай безгә кирәкмәй" дигән суз дә бар. Бән дидем: "Моны кемнән алдыңыз?" — дидем. Ул диде: "Бер шәкерттән алдык", — диде. Бән дидем: "Бу язу өчен Габдулла17 вә Гобәйдулла18 виноват түгел! Кем язган, кемнән табылган — шул виноват, дидем. Ул диде: "Бубый урамында мәшруфка19 берлән әйтеп йөргәннәр, ни өчен хәзрәтләр тыймай? Алар виноват!" — диде. Янә бер кечкенә, башы да юк бер тарих кеби китап китереп бирде. Әүвәл заманнарда мәкруһләр20 хакында язылган хөкүмәтнең золымын әйтеп язылган, хөкүмәткә яхшук кагылган. Бән дидем: "Бу тарих дөрестер. Казан губернасында мөселманнарны көчләп чукындырганнар. Эго — правда!" — дидем. Аңа бер җавап бирмәде. Дәхи тел берлән сүләде: "Габдулланың 9 нчы "Хакыйкате"21 плохо, цензур бозгач, бетермәгән. Дәхи дә солдат бирмәскә котырткан," — диде. "Япон сугышы вакытында Уфага 40 мең солдат йыйылды, арасында ничә йөз мулла бар иде. "Муллаларга сугышка барырга ярамай" дигән, "поплар бармайлар" дигән бер сүзләр илә котырткан. Габдулла шушы эшләр илә виноват!" — диде. Янә ротмистр диде: "Бубыйда класста падишаһ портреты бар иде. Бән әүвәл бер барганда зуррак һәм искерәк иде. Икенче барганда яңа, кечкенәрәк иде", — диде. Бән сорадым: "Әүвәлге сурәт кая?" — дип, шәкертләр белмәделәр. "Шушы" — диделәр. Сорадым. Бубыйлардан берсе әйтте: "Әүвәлге сурәтнең ике күзен өзеп чыгарып, утка якканнар дип әйтте дип әйтәдер", — диде. Падишаһны Бубыйлар яратсалар, сурәтен шулай итмәсләр иде", — диде ротмистр. "Дәхи Габдулла җомга соңында22 падишага дога кылмай икән", — диде. "Бубыйлар шулай диләр", — диде. Бән дидем: "Җомга соңында әбәзән23 түгел, гаедләр соңында24 әбәзән", - дидем.

Дәхи бән сорадым: "Нә булыр, качан булыр?" —дидем. Ротмистр: "Майда суд булыр", — диде. "Син белерсен, эш ничек улыр", — дидем. Бер кечкенә рус китабы ачып, бер кул кисәге кеби кәгазь ябештергөн язуны укыды. Әувәлге елларда студентларга нә җәза булган шушындый эшләрдә, бо-ларга да шул җәза улыр дип миңа укыды. "8 ел каторга", диде. Дәхи ике прошение укып күрсәтте. Бере Оренбургтан өч имза илә, бере Малмыждан янә өч имза илә. Оренбург прошениесендә Хөсәенов фамилиясендә бер имза хәтерләдем. Габделгалимме, я Габдегалләмме, я Ганиме — шундый исемнәр дә бар иде. Берсендә Ишми25 бар шул прошениедә, Ишморатов та бар, кемдер. Габдрахман Ишморатов26 дигән кеби калды хәтеремдә. Язып алырга рөхсәт бирмәде. Прошение бик нык, ысуле җәдидне әләкләгәннәр. Бубый-ны исемләп әйткәннәр, "хөкүмәткә зарарлы нәрсәләр укыталар" дип. "Ибраһим китапларыны утка як!" — дип әйтте бәңа. — "Исхаков27 китабын як!" — диде. — "Зиндан" китабы зарарлы!" — диде.

Мән үзем ротмистр илә бик каты-каты сүзләр әйтештем. Хәтта үземне ябарга карар бирде. Бичәсе яптырмады. "Хезмәте күп тиде", — дип, яптырмады. Бән аңа: "Син үзең "Черный партия", — дигән идем, шуңа бик ачуланды. Бән дидем: "Сарапул мулласы илә Бөре учителе перевоты җитмәй, башка кешеләрдән перевот иттерергә кирәк", — дидем. Ул: "Өч мәртәбә перевот итәрмез", — диде. "Кем перевоты хата улса, ул виноват улыр", — диде. Казаннан причәжний әкбәкәт28 кемне китертеп, перевот иттерәм", — диде. Исме хәтердә калмады.

Ротмистр илә арамызда күп сүз улды, язып бетерерлек түгел. 2 сәгатьтән артыграк сүләштек. Безгә башка күз илә караулар да сүләнде. Икенче язармын.

Үзем язарга бик оста улмасам да, язасым килде. Олуглар да бер исәп алсыннар диеп яздым. Үзең карарсың. Мөмкин булса, "Вакыт29" газетасына язарсың, төзәтеп. Мөмкин улмаса, язмассың. Шулай да бәнем бу хатым тапшырылганын игъланга язарсың. Мин дә "Вакыт" укучы бер кешемен. Бән язгучы Уса өязе Чишмә авылы Шәйхерразый Әхмәдуллин,

Мәгәр дә шушыннан артык эш юк, зарарлы улганнары шушылар алар кашында.

Бән сорадым: "Башка нинди зарарлары бар?"— дип. Ротмистр: "Шушылар бик зарарлы", — диде. Бәнем фикерем дә сут кашында һичнәрсә улыр кеби түгел, сез олуглар да карагыз, хәдисләрне дә карагыз. Программда зарарлы нәрсә юк. Бәнемчә, программда улса, виноват улыр да иде. Программны да алып килгәннәр.

Язылды 12 март.

ТР МА. Ф.1370. Тасв.1. Эш 22. Б.24-24 об.

ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. Сарапул - элеккеге Вятка губернасының өяз шәһәре.
  2. Антон Иваныч - Антон Иванович Будаговский, жандармерия ротмистры.
  3. Кашында - алдында.
  4. Күмәсе - комнатасы, бүлмәсе.
  5. Муаффәкатән - туры китереп.
  6. Бубый ышкулы - Сарапул өязе Вятка губернасы Иж-Бубый авылы (хәзер Татарстанның Әгерҗе районында) мәдрәсәсе.
  7. Бубый ышкулында тентү - 1911 елның 29 январь төнендә Бубый мәдрәсәсе укытучылары һәм шәкертләре панисламизмда гаепләнеп, мәдрәсәдә тентү ясала, мәдрәсә җитәкчеләре кулга алынып, Сарапул төрмәсенә җибәрелә.
  8. "Мең дә бер хәдис" - Биң бер хәдис шәриф шәрхе. / Әсәр: Мәрхүм Гариф бәк. С.Петербург: Г. Ибраһимов басмаханәсе.-[1905].-Нашир вә мөтәрҗиме "Өлфәт" вә "Әттилмиз" мөхәррире Габдеррәшид Ибраһимов.
  9. Ибраһимов - Габдеррәшит Ибраһимов (1857-1944), сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, дин белгече, публицист.
  10. Перевот — тәрҗемә.
  11. 464 нче хәдис: "Ук атмак ләһү (уен) - буш кичерелгән вакытларның хәерлеседер". "Хәзрәти пәйгамбәр галәйһиссәлам заманында корал вә силах (сугыш коралы), йәй (җәя) вә уктан гыйбарәт иде. Башка силах юк иде, шуның өчен дә ук атышмак илә тәргыйб әйләде (кызыксындыру). Әмма фи заманина (бу заманда) мылтыкларның әнвагы (төрләре) револьверларның әнвагы - һәммәсене истигъмаль кылып (кулланып) үгрәнмәк, белмәк лязимдер (тиешле). Нишанчылык, силахшурлык бөек бер сәнгатьтер. Балачагалара тәгълим итмәк (өйрәтү) дәркярдер (кирәк). Мөселманнарның һәрбере бер гаскәрдер, һәр нә заман силях истигъмале лязим улырса, яшь-карт - һәммәсе Мөсавидер (тигез), һәркем силах тәгълим вә тәгаллемендә (өйрәнүдә) иһмаль идәрсә (әһәмият бирмәсә), гөнаһкяр улыр, гыйндә Аллаһы (Алла каршында) мөәхиз улыр". (Текст 1905 елгы С.-Петербург басмасыннан алынды).
  12. Тәгълим - өйрәтү.
  13. 861 нче хәдис: "һәркем кәлимәте (сүз) Аллаһ гали вә бәләнд (бөек) улсын өчен катталь идәрсә (үтерсә), бу адәм фи сәбили (юл) Аллаһи газидер". "Исламияттә һәр нәрсә нияткә баглы улдыгы буннан мөкаддәм (элек) ничә хәдисе шәрифтә заһир (билгеле) улмыш иде. Мөхарәбә (сугыш) вә сугыш заманында мөҗаһидләр (дин өчен көрәшүче) Аллаһ сөбханәһә вә тәгаләнең хөкемене гали кылмак өчен ният идәрләрсә, бу сугыш фи сәбили Аллаһидыр. Бу заманда госманлы мәмләкәтендә булган мөселманнарның җиһады (изге сугышы) вә мөхарәбәсе, ялгыз кәлимәте Аллаһины мөхафәзә (яклау) вә сакламак өчендер, бөтен дөньяда калган ялңыз бер ислам хилафәте (хәлифәлеге), шуны сакламак, әлбәттә, һәр мөэмин бәндәнең зиммәсенә (өстендә) фарыздыр. Әтрафны ихата (әйләндергән) итмеш дошман - һәммәсе мөселманлык хилафында соң зарәбәне (зыян) урамыз диеп торганда, бу кадәр куәтле дошманнарга каршы шәүкәте исламны сакла-макта булган мөселман гаскәренә мокабил (кара-каршы), әгълаи кәлимәти көфер өчен кылыч күтәргән мөселманнарга ни әйтергә дә белеп булмай, вөҗдан дигән нәрсәдән әсәр калмаса кирәк". (Текст 1905 елгы С.-Петербург басмасыннан алынды)
  14. 557 нче хәдис: "Балаларыңызы суда йөзәргә, ук атарга үгрәтеңез!".
    Әгәр шу мөбарәк хәдисе шәрифнең мәгънәсенә яхшы мөляхазә кылсак (аңласак), уйласак, гомум христиан дәүләтләренең шәрреннән (явызлыгыннан) имин ула белермез. Балаларымызга аләте хәреб (сугыш кораллары) истигъмале үгрәтсәк, мылтык атарга һәм кылычлар истигъмаленә мәләкә кылдырсак (өйрәтсәк), бөтен мөселман баласы, лязим (кирәк) вакытында, силях истигъмаль кылырга белсә, җиһан падишаһлары бездән куркар иде. Суларда йөзәргә белсәк, диңез вә дәрьяләрдә йөрергә белсәк, безләрне һичбер вакыт христианнар бу дәрәҗәдә хур күрмәзләр иде. Исламиятнең шан (дәрәҗә) вә шәрәфене (кадер, хөрмәт) химая итмәк (саклау) өчен һәр фәрд (бер бөртек) мөселман голуме гаскәриядән, заманасыйга күрә, биәхбәр (хәбәрдар) улмак лязимдер". (Текст 1905 елгы С.-Петербург басмаларыннан алынды).
  15. Ысуле җәдид - XIX йөз ахырында барлыкка килеп, мәктәп-мәдрәсәләрдә ислах ясауны таләп иткән, ә соңында җәмгыятьнең барлык өлкәләренә дә таралган иҗтимагыйсәяси агым.
  16. Касыйдә - шигырь.
  17. Габдулла - Габдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин-Бубый (1871-1922), мөгаллим һәм дин белгече, Бубый мәдрәсәсенең җитәкчесе.
  18. Гобәйдулла - Гобәйдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин-Бубый (1866-1931), мөгаллим, табигать фәннәре белгече, Бубый мәдрәсәсенең җитәкчесе.
  19. Мәшруфка - маршировка.
  20. Мәкруһ - көчләп чукындырып та, христианлыктан баш тартучы.
  21. "Хакыйкать" - Г.Бубыйның 1904-1910 елларда дөнья күргән "Хакыйкать, яхуд тугрылык" әсәре. Барлыгы 8 кисәктә. 9 нчы кисәге тентү вакытында конфискацияләнгән.
  22. Җомга соңында - җомга намазыннан соң.
  23. Әбәзән - обязан, тиеш.
  24. Гаедләр соңында - Ураза һәм Корбан гаетләре соңында.
  25. Ишми - Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми-ишан) (1849-1919), дин белгече, кадимче мулла. Бубый мәдрәсәсе ябылуда Ишми ишанның шикаяте төп сәбәпләрнең берсе була.
  26. Габдрахман Ишморатов - Габдрахман Әхмәт улы Ишморатов (1857-1922), Казан сәүдәгәре, җир биләүче.
  27. Исхаков - Гаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый (1878-1954), язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе.
  28. Әкбәкәт — адвокат.
  29. "Вакыт" - 1906-1918 елларда Оренбургта татар телендә Фатыйх Кәрими мөхәррир легендә чыккан сәяси вә әдәби газета.

Рафилә Гыймазова, Татарстан Милли
архивының гыйльми хезмәткәре һәм
Раиф Мәрданов, Татарстан
Милли китапханәсенең гыйльми
хезмәткәре