2002 3/4

Казаннан Тљркиягђ мљџаќирлек џђм аныћ њзенчђлеклђре

XIX гасырда, Госманлы дђњлђте Балканда, Кырым џђм Кавказда ќирлђрен югалтканда, Тљркия тљркилђрнећ џђм башка мљселман (аеруча элекке Госманлы ќирлђрендђ яшђгђн) халыкларыныћ иммиграция дђњлђтенђ ђверелђ. Мароккодан Шђркый Тљркестанга кадђр тљрле иллђрдђн мљселманнарны аз-азлап булса да њзенђ сыендыра килгђн Тљркия XIX гасыр ахырында Кљнчыгыш Ауропа џђм Русиядђн башка дин вђкиле — мљџаќир яџњдлђрне дђ кабул итђ.
Анатолия тљркилђре белђн дини багланышлар гына тњгел, килеп чыгыш ягыннан да уртаклыклары булган Казан татарларыныћ Госманлы тљреклђре белђн дини џђм мђдђни мљнђсђбђтлђре Госманлы дђњлђтенећ барлыкка килњ чорларына ук барып тоташа. Лђкин Казан татарларыныћ Тљркиягђ књплђп књченње XIX гасыр азакларында књзђтелђ. Госманлы идарђчелђренећ Казаннан килњче яки килергђ ќыенучы эмигрантларга карата ќылы мљнђсђбђттђ булып, аларны ачык йљз белђн каршылаулары документлардан аћлашыла.
Казаннан Тљркиягђ књченњ ике тљрле юл белђн тормышка ашырыла. Боларныћ беренчесе — Казаннан киткђнче, Госманлы хљкњмђтенђ мљрђќђгать итеп, тиешле рљхсђтне алу џђм Русия ризалыгы белђн књченњ ысулы. Икенчесе исђ, Казан татарларыныћ, тђртипсез рђвештђ, тљрле юллар белђн Тљркиягђ килњен књздђ тоткан књченњ ысулы. Кануннарга ярашлы шђкелдђ књченеп килгђн Мљџаќирлђр бик књп проблемалардан азат була; болардан аермалы буларак, кача-поса књченњчелђрнећ ќитди мђшђкатьлђр тудыруы џђм аларныћ бик ќђфа чигњлђре документларда чагылыш таба.
Канун кысаларында књченеп китњгђ матур њрнђк. 1894 елда Самара губернасына кергђн Табыш Ђлђменнђн алтмыш гаилђ Тљркиягђ књченергђ телђк белдерђ. Казанда рђсми кђгазьлђрнећ имзалануы џђм йорт-ќирнећ ќићел сатылуы љчен Госманлы дђњлђтеннђн аларны кабул итњлђре хакында рђсми чакыру ќибђрелњ кирђк була. Бу татарларныћ вђкиле Ахунќан бине Госман Госманлы хакимиятенђ књченњ љчен кирђкле рљхсђт бирњне сорап мљрђќђгать итђ. Шуннан соћ Эчке эшлђр министрлыгы џђм Миграция эшлђре палатасы књченњнећ ничек тормышка ашырылуы, књчеп килњчелђрнећ кая урнашуы џђм аларныћ ихтыяќлары мђсьђлђсендђ тиешле хђзерлек њткђреп, вђзирлеккђ хђбђр итђлђр1. Мђсьђлђ Бљек Вђзир ќитђкчелегендђге Махсус мђќлестђ тикшерелђ џђм Мљџаќирлђрнећ Ђнкара вилаятендђ яки башка бер ќирдђге буш территориягђ урнаштырылуы, аларны иген њстерњ љчен кирђкле чђчњлек орлык џђм ќир белђн тђэмин итњ, йорт салу чыгымнарын, юл чыгымнарын каплау турында карар чыгарыла2. Бу карар Бљек Вђзир тарафыннан Падишаџка ќиткерелђ џђм анда да яклау таба3.
Казаннан Тљркиягђ књченеп китњ вакытында рус идарђчелђренећ аяк чалуы, Госманлы ќитђкчелђренећ ваемсызлыгы яки Тљркия-Русия мљнђсђбђтлђрендђ киеренкелек кебек сђбђплђр аркасында кайбер кыенлыклар да туып тора. Мђсђлђн, 1898 елда Казаннан барысы йљз илле кешелек туксан дњрт гаилђдђн гыйбарђт тљркем Тљркиягђ књченеп китђргђ хђзерлђнђ џђм Госманлы дђњлђте хакимиятенђ тиешле рљхсђтне алу љчен мљрђќђгать итђ. Ђмма Казандагы ќирле рус чиновниклар Госманлы хљкњмђтеннђн кабул итњгђ ризалык хакында хђбђр килмђњне сьштау итеп књченеп китђргђ рљхсђт бирмилђр. Шуннан соћ Истанбулдагы вђкил Ахунќан Госманлы хакимиятенђ мђсьђлђне хђл итњлђрен сорап кабат мљрђќђгать итђ. Њтенеч падишаџка ќиткерелгђч, Русия хљкњмђте югарылыгыћда кирђкле эшлђрне башкарып, кышка хђтле Мљџаќирлђрне Тљркиягђ китереп ќиткерњ џђм тиешле ќиргђ урнаштыру хакында Падишаџ карары чыгарыла4.
Алдан рљхсђт алмыйча, Тљркиягђ кача-поса књченеп килгђн Казан татарлары бик зур кыенлыклар белђн очрашалар. Чљнки Русиядђн рљхсђтсез килгђн Мљџаќирлђрнећ кабул ителмђве хакында падишаџ указы була. Бу катгый ђмергђ карамастан, кайбер татарлар яшерен юллар белђн Тљркиягђ килђлђр. Мђсђлђн, кулларында бернинди рђсми документсыз Бурсадагы якташлары янына урнашырга барганда Кыршђџђрдђ кулга алынган Казан Мљџаќирлђре Гыйззетдин џђм Исмђгыйль атлы шђхеслђрнећ биш кешелек гаилђлђре фђкыйрьлектђ булу сђбђпле, аларга карата мљгамђлђ мђсьђлђсе Ђнкара вилаятенђ йљклђнђ. Бу мђсьђлђ Вђкиллђр Мђќлесен (Министрлар Кабинеты) тарафыннан тикшерелђ џђм бу затларныћ, соћыннан Русия гражданы булмау шарты белђн, Госманлы дђњлђте гражданлыгын кабул итњлђрен џђм яраклы ќирлђргђ књченеп утыруларын тђэмин итњне Ђнкара вилаятенђ йљклђњ турында хљкем чыгарыла5. Шул рђвешчђ, бу казанлылар љчен ташламалы махсус карар кабул ителђ.
Госманлы хљкњмђте бер тљркем булып килгђн Казан татарларын таратмыйча урнаштыру сђясђтен яклый, кирђк икђн алар љчен яћа бер авыл оештырырга да рљхсђт бирђ. Моћа карамастан, Казан татарлары билгелђнгђн ќирлђрен ташлап китеп, башка тљбђклђргђ књченђлђр. Мисалга, Ходавђндигяр вилаяте Атранус илчђсе Књкчђтау љлкђсе Чђчђкле Ќђйлђњ дигђн ќирлектђге
Хђмидия авылында урнаштырылган утыз йорт Казан Мљџаќирлђренећ егерме дњрте тљрле вакытларда йорт-ќирлђрен ташлап тегендђ-монда тарала6. Анда алты татар гаилђсе генђ калуы беленгђч, Атрануска килгђн Ропчоз Мљџаќирлђре бу авылга урнаштырыла. Казан татарлары ташлап киткђн ќирлђрдђн алты йљз туксан дљнњм (якынча 0,1 га) ќир Ропчоз Мљџаќирлђренђ бирелђ. Яћа иммигрантлар килњ џђм Госманлы дђњлђтендђ Икенче Мђшрутыят (Конституция) игълан ителњ ућае белђн авылныћ исеме дђ яћа хаким хљрмђтенђ Рђшадия дип њзгђртелђ7.
Казаннан Тљркиягђ эмиграция вакытында алдан рљхсђт алып књченгђн Мљџаќирлђрнећ юл чыгымнары, йорт салу чыгымнары, игенчелек љчен кирђкле ќир, чђчњлек орлык џђм башка бљтен ихтыяќлары Госманлы хљкњмђте тарафыннан тњлђнђ. Тљркиягђ рљхсђтсез килгђн Казан татарларыныћ кайбер читенлеклђр белђн очрашуы књзђтелђ. Госманлы дђњлђтенећ Русиядђн рљхсђтсез килгђн Мљџаќирлђрне кабул итмђве хакындагы карарына карамастан, Госманлы хљкемдарларыныћ Казан татарларына карата ташламалы, «привилегияле» мљнђсђбђттђ булып, аларныћ Тљркиягђ књченњен кабул итњлђре аћлашыла. Казан татарларыныћ књченеп утыргач, берникадђр вакыттан соћ бу ќирлђрендђ озакка калмыйча, башка урыннарга књчеп китњенђ игътибар иткђндђ, аларныћ Тљркиядђ ќирле халык белђн џич кыенлыксыз уртак тел табуы турында да ђйтергђ мљмкин.

  ИСКЂРМЂЛЂР:

  1. Эчке эшлђр министрлыгыныћ Вђзирлеккђ 1312 ел 13 ќљмадиел-ђњвђл (1894 ел 10 ноябрь) кљнендђ кабул ителгђн юлламасы (Başbakanlık Osmanlı Arşivi (BOA), İrade-i Dahiliye, 1312 С 7, no: 3, lef 3).
  2. Махсус мђќлеснећ 1312 ел 26 ќљмадиел-ђњвђл (1894 ел 25 ноябрь) кљне карары (BOA, İrade-i Dahiliye, 1312 С 7, no: 3, lef 2).
  3. Бљек Вђзирнећ 1312 ел 26 ќљмадиел-ђњвђл (1894 ел 25 ноябрь) кљнендђге юлламасы џђм Падишаџныћ 1312 ел 7 ќљмадиел-ахир (1894 ел 6 декабрь) кљнге указы (BOA, İrade-i Dahiliye, 1312 С 7, no: 3, lef 1).
  4. Падишаџныћ 1316 ел 14 рђќђп (1898 ел 28 ноябрь) кљнендђге указы (BOA, İrade-i Hususiye, 1316 В 14, no: 35).
  5. Вђкиллђр мђќлесенећ 1322 ел 1 рамазан (1904 ел 9 ноябрь) кљнендђге карары (BOA, Meclis-I Vükela, 110/80).
  6. Ходавђндигяр вилаятеннђн Эчке эшлђр министрлыгына 1328 ел 25 шђгъбан (1910 ел 1 сентябрь) кљнендђ язылган гариза (BOA, İrade-i Dahiliye, 1328 N 13, no: 7, lef 3).
  7. Вђзирлекнећ Падишаџка 1328 ел 11 рамазан (1910 ел 16 сентябрь) кљнендђге юлламасы џђм Падишаџныћ 1328 ел 13 рамазан (1910 ел 18 сентябрь) кљнендђге указы (BOA, İrade-i Dahiliye, 1328 ' 13, no: 7, lef 1).

 Али Арслан,

Истанбул университетыныћ

ђдђбият факультеты тарих бњлеге укытучысы