2003 3/4

Билгесез татар чыганаклары

Соћгы вакытта гына Себер татарларыныћ XVI нчы гасыр ахырында мљстђкыйльлек љчен кљрђш тарихына багышланган ике дастан тексты табылды. Аларда бернинди могќизалар юк, бары тик гади халыкныћ њз ќирлђренђ яу белђн килгђн юлбасарларга каршы кљрђше тасвирлана.

Ђсђрнећ икесе дђ Тљмђн ягы татары, «Идегђй» дастаныныћ књп вариантларын фђн љчен саклап калган Хафиз Рђхмђтулла улы Рђхмђтуллин тарафыннан табылганнар џђм язуга беркетелгђннђр. Ал арныћ беренчесе «Атаклы кыз Тукбикђ» дип, икенчесе «Тимер батыр» дип атала. Хафиз ага бу ђсђрлђрне Тљмђн љлкђсендђге Ишем-тамак авылында 1917, 1919 елларда язып алган, 1941-1942 елларда Казанга — Тел, ђдђбият џђм тарих институтына китереп тапшырган. Ике текст та гарђп графикасындагы кулъязмалардан гыйбарђт. Кулъязма текстларны тарихи дастаннар дип карарга мљмкин, алар икесе дђ XVI гасырныћ соћгы чирегендђге Себер ханлыгыныћ мљстђкыйльлек љчен кљрђше тарихы циклына нисбђтле. Журналыбызныћ бу санында без укучылар игътибарына Тукбикђ дастанын тђкъдим итђбез.

Дастандагы вакыйгалар Себер ханлыгына Ермак походына кадђр барган џљќњмнђргђ каршы кљрђш темасына багышлана. Тукбикђ дастаны сюжеты заманында кић таралган булган, књрђсећ. Композитор Александр Ключарев тарафыннан 1940 елда туплап чыгарылган «Татар халык ќырлары» ќыентыгында Омск љлкђсе татарларыннан Ю. Габдерђшитов тарафыннан яздырылган «Тукбикђ» ќырын1 ђлеге дастан каџарманына бђйле ќыр дип фараз итђргђ мљмкин.

Рус халкыныћ кинђттђн генђ Себер кићлеклђренђ килеп кергђнче, нинди юллар аша њткђненђ тарихи књзђтњ ясамый торып, Тукбикђ турындагы дастанныћ кайсы дђвергђ нисбђтле икђнен ачыклап булмас. Себер ќирлђренђ њтњ љчен руслар юлында Казан ханлыгы џђм Пермь љлкђсендђге вогуллар, иштђклђр, хантлар, мансиларныћ кабилђлђре була. Казан ханлыгы 1552-1557 нче елларда љлешчђ буйсындырылгач, чират аныћ билђмђлђрен тђшкил иткђн Пермь љлкђсенђ дђ ќитђ. Ђлбђттђ, ул љлкђлђргђ турыдан-туры хђрби џљќњм ясарга Мђскђњ князьлегенећ куђте ќитђрлек булмый. Шулай да Тљньяк Урал буйларына, Мђскђњ џђм Новгород боярларыныћ књзлђре кыза. Аларныћ телђклђрен тормышка ашыручылар Алтын Урдадан чыккан Строганов2 фамилиясен алган татар токымнары була. Строгановлар бай кешелђр булып, хђтта 1445 елны Олуг Мљхђммђт ханга каршы сугышта ќићелеп, ђсир тљшкђн Мђскђњ князе Василий Темныйны да тоткынлыктан акча тњлђп сатып алган дигђн хђбђр бар3. XV гасыр ахырында Мђскђњ кнђзе Иван III Бљек Новгородны њзенђ буйсындыргач Строгановлар нђселеннђн Федор Строганов шунда урнашып кала4. Аннан Строгановлар Устюг џђм Сольвычегодск шђџђрлђрендђ тљплђнђлђр. Ул вакытта Федор Строганов џђм аныћ балалары бик бай кешелђр саналганнар. Аныћ кече улы Аникийныћ Сольвычегодск шђџђрендђ тоз чыгару књллђрен билђп, алардагы тозны сатудан зур керем алган. Шушы Аникий Строганов Сольвычегодск ќирлђрендђ яшђгђндђ тљньяк Уралдагы Югра (Юра) иле џђм Себер ханлыгы белђн сђњдђ эшлђрен кљйлђп ќибђргђн5. Ул иштђклђр, вогуллар џђм самоедлар белђн бик файдалы ђйберлђр алмаштырып сђњдђ итњне юлга сала. Сђњдђ вакытында ук Печора џђм Обь елгалары бассейнына кадђр чыккан була. Мђскђњдђ Аникий Строгановныћ Себер ягы белђн сђњдђ итњен белеп торганнар. Аникийныћ уллары Мђскђњгђ Себер товарлары ташыганнар. Шунлыктан Иван Грозный 1573 нче елда Яков Аникиевич Строгановка Себер белђн сђњдђсен кићђйтњне яклаган грамота бирђ6. Шушы вакытларда Архангельски порты аша килгђн инглизлђр Сольвычегодскида булып, Себер хђзинђлђре турында мђгълњмат алганнар. Иван Грозный хљкњмђте Яков Аникиевич Строгановка 1576 нче елда инглизлђр белђн сђњдђсенђ дђ телђктђшлек књрсђтеп, грамота биргђн7. Казан ханлыгы ќићелгђч Иван Грозный хљкњмђте Строгановларга аныћ кул астында булган Кама буендагы Пермь Чердынь ќирлђрен бирђ. Бу ќирлђрдђ яшђгђн аз санлы пермь кабилђлђре Чердынь шђџђренђ ясак тњлђргђ килгђннђр.

Чердынь шђџђренђ бу якларда яшђгђн бер ќирле халыкныћ Кондаул (Кодаул) исемле вђкиле иптђшлђре белђн берлектђ ясак тњлђргђ йљрње тарихка теркђлгђн8. Пермь ќирлђренђ рус хљкњмђтенећ беренче грамоталары 1558 елда бирелђ башлый9. Аникий Строганов 1570 нче елда њлгђн вакытта аныћ уллары, ул вакытта Пермь илендђ тњбђндђге ќирлђрне билђгђннђр:

1. Яков Строганов 1568 елгы грамота буенча Утки исемле кушылдыгына кадђр Чусовой елгасы буен, Кама елгасыныћ Чусовой тамагыннан Сылва кушылдыгына кадђр били. Монда алар Чусовой каласын, Сылвенский џђм Яйвенский ныгытмаларын коралар, њзлђре Чусовой каласында яшилђр.

2. 1558 нче елда бирелгђн грамота нигезендђ Каманы Пыскорской курьидан алып Чусовой тамагына кадђр Григорий Строганов били џђм 1564 нче елда Орел, Кергедань калаларына нигез салыргарљхсђт грамотасы алып, соћгысында яши10. Шуннан соћ њзенећ туганы Яков белђн берлектђ 1574 нче елныћ 30 маенда Урал артындагы (ул вакытта буйсындырылмаган) Тахчи, Тубыл, Обь, Иртыш ќирлђрен билђргђ грамота ала11.

3. Кече энелђре Семен Аникиевич Строганов 1584 нче елда Чусовой елгасыныћ суляк ярын џђм аныћ кушылдыгы Сылва буйларын, соћрак аныћ улы Максимга Чусовой елгасыныћ ућ як яры џђм Чусовой елгасы тамагыннан Каманыћ тњбђн ягындагы ярлары бунча сузылган ќирлђр элђгђ.

Ермакны Кама буйларына чакыручылар Чусовой елгасы буйлары хуќасы Яков Строгановныћ улы Максим џђм Григорий Строгановныћ улы Никита булалар. Шунысы кызык, Строгановларга 1572 џђм 1574 нче елларда бирелгђн грамоталарда Кунгур џђм Уфа шђџђрлђре тљзелњ турында ђйтелмђгђн12. Књрђсећ, Строгановларныћ ќђберлђњлђренђ каршы ќирле угор кабилђлђре аларныћ билђмђлђренђ џљќњмнђр оештыра башлыйлар. Строгановлар ќирнећ тљп хуќаларыннан ничек саклану турында уйлый башлыйлар. Иван Грозный хљкњмђте тарафыннан аларга, билђмђлђрен саклар љчен, тљрле сукбайлардан отрядлар оештырырга рљхсђт иткђн грамота бирелђ. Аларга Себер якларын, Себер ханлыгын да буйсындырырга, сугышлар алып барырга Мђскђњдђн бурычлар йљклђнђ13. Мђскђњнећ гарантиясе булгач Строгановлар Идел буена барып, 400-лђп кешелек отряд оештырып кайтырга карар бирђлђр. Бу чакыруныћ документлары булып патша тарафыннан 1582 нче елныћ 16 ноябрендђ џђм 1673 нче елныћ 1 июнендђ Строгановлар фамилиясенђ бирелгђн грамоталарны искђ алырга була. 1578 нче елда Идел џђм Дон казаклары бљтен олы елга буенча џљќњмнђр оештыралар. Алар хђтта Иван Грозныйныћ Иранга баручы илчесе Карамышевны њтерђлђр, малларын бњлешђлђр14. Чит ил сђяхђтчелђре љчен дђ Идел буе хђтђр юлга ђйлђнђ. Мђскђњ бу юлбасарларга каршы хђрби кљчлђр ќибђрђ, аларныћ бер љлешен, алып ќђзалап њтерђлђр. Икенчелђре куркып качалар. Шул вакытта Строгановлар килеп Ермакка тђкъдим ясыйлар.

Ермак 1578 нче елныћ 28 июнендђ Кама буендагы Орел шђџђренђ 400 кеше

белђн килеп ќитђ15. Бу кеше Строгановлар љчен ят булмый џђм юкка гына чакырылмый да, документларда Ермакныћ атасы белђн берлектђ аларга хезмђттђ булганлыгы язылган16. Ермак тљркеме 1579 нчы елныћ ќђендђ Себергђ походка чыга. Аныћ кул астында 1581 нче елда 840 кеше була17. Строгановлар аларга туплар, мылтыклар, дары, кургашын, азык-тљлек биреп озаталар.

Ермак явыныћ беренче корбаны булып Чаћгы Тора (Тљмђн) шђџђре була....

 

 ИСКЂРМЂЛЂР:

  1. А. Ключарев. Татар халык ќырлары.-Казан,1986.-Б.351. Шул ќыр кљенећ бер варианты Мђрьям Рахманкулова репертуарында да бар: Мђрьям Рахманкулова ќырлый. -Казан, 1984.-Б.42-43.
  2. А. А. Дмитриев. Забытый труд Икосова о Строгановых и Ермаке // Известия общества археологии, истории и этнографии при императорском Казанском университете.-Т.XIX.-вып. 1.-Казан,1897.-С154.
  3. Шунда ук.-155 б.
  4. Шунда ук.-156 б.
  5. Шунда ук.-158 б.
  6. Шунда ук.-159 б.
  7. Шунда ук.-160 б.
  8. Шунда ук.-163 б.
  9. Шунда ук.-163 б.
  10. Шунда ук.-164 б.
  11. Шунда ук.-165 б.
  12. Шунда ук.-166 б.
  13. Шунда ук.-167 б
  14. Шунда ук.-166 б.
  15. Шунда ук.-170 6.
  16. Шунда ук.
  17. Шунда ук.-173 6.

 Атаклы кыз Тукбикђ

(хикђя)

Борынгы заманда, Тубыл1 елгасыныћ югары ягында, Исђт2 тамагыннан алыс тњгел бер йирдђ Багыш атлы аксакал њзенећ иргђсемђн кљн књргђн икђн. Багыш аксакал йљз кырык яшьлђрендђ булса да, санай уктан3 тљз атуда балалары, балаларыныћ балалары аныћ алдына чыга алмаганнар. Багыш аксакалныћ иргђсе кымырыскатай књп булган. Ул ханнарга фђлђннђргђ баш июне яратмаган, њзенђ карата Тора торган. Аныћ Торасы «Йаулы Тора»4 дип аталган. Байтак ханнар Багыш аксакалны баш иттерњгђ тырышып, йаулар йи-бђреп камачаулаганнар. Багыш аксакал мђргђнлђре5 ханлар йибђргђн йауларга бирешмђгђннђр. Багыш аксакал йђш чагындан башлап њзендђй егетлђрне сайлап алуга оста булган. Аныћ џђрвакыт њзенђ йљри торган биш йљзлђп оста атучы мђргђнлђре булган. Кљйлђрдђн бер кљн Багыш аксакал авырый башлаган. Њз янына балаларын, балаларыныћ балаларын йыйган. Йыйган да алармђн кићђшкђн: «Мин картайдым. Данлы иргђмђ кайсыгыз баш булай?» - дигђн. Балалары, балаларыныћ балалары уйга калганлар. Берђве дђ ќавап бирмђгђн. Андан соћ Багыш аксакал, балаларын, балаларыныћ балаларын йыйган да, далага алып чыккан. Алар далага чыкканда алысда биек каен башында утырган бер осан књренгђн. Багыш аксакал ђйткђн: «Ђй, улларым, кайсыћыз каен башында ултырган осанны санаи уктан атып тљшерер, ул минем урынбасарым булыр», - дигђн.

Балалары, балаларыныћ балаларыћдай йљзлђп-йљзлђп кеше осанга ата башлаганнар. Ике чакрым алыслыкда ултырган осанга берђве дђ тиерђ алмаган. Мђргђнлђр аптырап калганнар. Андан соћ Багыш аксакалныћ олы баласыныћ ић кече кызыйдан туган Тукбикђ атлы кыз олатасы Багыш аксакал алдына килгђн. «Кадерле олатам, сиксђн ел кулыћда йљреп сары алтынтай саргайган санайыћны мића џибђ кыйл, мђргђн олатам иргђсендђн мђргђн чыкмай калмас, мин дђ атып карайым», - дигђн. Багыш аксакалны шатлык алган. Кызыйныћ башындан сыйпаган да, санайын кызына биргђн. 16 яшьлек Тукбикђ санайны кулына алган, ике рђт айкап тарткан да, алысдагы каен башында ултырган осанны аткан. Осан каен башындан егылып тљшкђн. Багыш аксакал шатланып кызыныћ башындан йђнђ сыйпаган. Сыйпаганда ђйткђн:

 

«Мђргђн кызым Тукбикђ,

џибђ сића санайым. Даныћ

китсен књп илгђ, Чичђн

урынбасарым. Олатаћдай тљз

атып, Књкдђ лачынны юк ит!

Олатаћдай тљз атып, Кљнче

мђргђнне юк ит!»

 

Андан соћ Тукбикђ књктђ гљрлђп китђр, каулап йљреп йаткан бер лачынны аткан. Лачыйн ќимђ тњкњмђйен њгњрлђп йиргђ тљшкђн. Багыш аксакалныћ бљтен иргђсе таћга калган. Багыш аксакал шул авырудан терелмђй, дљньядан њткђн. Аныћ васыяте буенча, Тукбикђне - иргђсе башлык итеп сайлаганлар. Олатасы Багыштайын оста, хакларга, морзаларга баш имђй гомер иткђн. Ханлардан, бай морзалардан саучылар килсђ дђ, берђвен дђ лаек књрмђгђн. Тукбикђ тљскђ, буйга бик матур булган. Аны књргђн кеше дђррђњ ашыйк булган. Аныћ иргђсе дђ Багыш аксакал чагындагыдай батыр иргђ саналган. Ханлар, морзалар йаулар йибђреп куркытып карагайлар. Тукбикђ иргђсен йићђ алмаганлар. Себернећ олы ханы Књчем хан да Йаулы Тораны юкка чыгару уенда булган. Лђкин морадына ирешмђгђн. Ул чакта ук Тукбикђ турында менђдђй йыр йырланган:

«Багыш кызы Тукбикђне,

Књрсђћ књћел йуана.

Ак айдайын бите балкый

Књзлђр нурга куана.

Ике кашыныћ карасы,

Бармак басым арасы.

Тукбикђгђ тић булармы,

Йирдђ адђм баласы.

Кондыздайын кара чачи,

Тубыгына тик тљшђ.

Карагаттай кара књзе,

Акылларны џуш итђ.

Аћа тић юк матурлыкта,

Йирдђ адђм баласы.

Аћа тић юк батырлыкта,

Йирдђ адђм баласы.

Санай тартып, садак атса,

Арысланны юк итђ.

Атын менеп куа чапса,

Йир читенђ ул йитђ.

Дуст булалсаћ Тукбикђгђ,

Књћлећ ачып юата.

Дошман булсаћ Тукбикђгђ,

Кылычын канга буята.

Кљнче яудан курыкмайдыр,

Таштай аныћ йљрђге.

Кљнче ирдђн курыкмайдыр,

Кљчле аныћ белђге».

Тукбикђнећ иргђсенђ дђ, матур иргђлђр, -дип йљрткђннђр. Књп заманнар њткђн. Йылгаларда књп сулар аккан. Урал убасы аръягыћдай Йаулы Торага шомлы, куркынычлы йил љрђ башлаган. Кљнлђрдђй беркљн Себергђ урыслар яу ачканлар, књп тораларны њзлђренђ баш иттергђн урыс йаулары Йаулы Торага да йавыклаша башлаганлар. Тукбикђ њзенећ иргђсеннђн урысларга кару барган. Исик тамагында6 урыслармђн очрашкан. Ике арада канлы сугыш булган. Тукбикђ иргђсе санай уктан атсалар, урыслар аларны мылтыктан атканлар. Олы атасы Багыш мђргђн заманындан, хан џђм морзалар явында чигенмђгђн Тукбикђ иргђсе, бу сугышта чигенергђ дучар булган.

Йаулы Тораны саклап калу љчен Тукбикђ тљрле чаралар књргђн. Алай да булмаган, урыслар Йаулы Торага аяк баскайлар. Йаулы Торадан чигенњ алдында Тукбикђ менђдђй йыр йырлаган:

 «Хуш бул минећ туган Йаулы Торам,

Ятлар сића аяк бастылар.

Син њстергђн батыр балаларыћ,

Бњген канга чумып яттылар.

Олы атам џибђ кылган санай,

Бњген сынды синећ њрећдђ.

Сине саклап калу љчен Торам,

Калмады гуй, дђрман кулымда.

Ђлегђ хуш минећ туган Торам,

Йђнђ кайтып сића килермен;

Олы атам-мђргђн Багыштайын,

Йђнђ кљнем синдђ књрермен».

 Андан соћ Тукбикђ њзенећ иргђсемђн Тубыл суы буйлап тњбђн якка чигенгђн. Урыс яулары аларны каулап килђ биргђннђр. Тукбикђ, яуларын Тубыл суыныћ икенче ягына књчергђн. Яулары књчкђн чакта, ул аз гына юлдашларымђн урысларга кару сугышкан. Ахырда берничђ юлдашмђн урыслар кулына тоткынга тљшкђн. Урыс батыры аларныћ барын да њптерергђ боерык биргђн. Берђм-берђм башларын кискђннђр. Тукбикђнећ дђ башын кисђргђ киптергђннђр. Башындан яулыгын алгач, Тукбикђнећ сылулыгына хђйран калганлар. Урыс батыры дђррђњ ашыйк булган, аны њлтертмђгђн. Чатырына керткђн дђ, Тукбикђгђ ђйткђн: «Матур кыз, сине њлтертмђйем, сине йарлыкайым, син минећ хатыным бул», -дигђн.

Тукбикђ бер тђњлек уйланырга сораган. Урыс батыры аћа йомшаклык књрсђткђн. Њз чатыры янында аћа чатыр кордырган. Тљн уртасы йиткђн. Яулары йокыга киткђч, урыс батыры Тукбикђгђ корылган чатырга кергђн. Кергђндђ, аны кљчлђргђ тырышкан. Тукбикђ сизгермђстђн урыс батырыныћ биленђ бђйлђнгђн алмас хђнќђрен суырып алган. Њз хђнќђремђн урыс батырыныћ башын кискђн. Аныћ киемлђрен кигђн дђ, чатырыћдай чыгып киткђн. Сакчылар, њз батырлары дип уйлап, Тукбикђне тотмаганнар. Таћ аткан, кояш чыккан. Батырлары кайтмаган. Чатырын карасалар, анда да юк. Тукбикђгђ корылган чатырны карагайлар, ни књзлђремђн књрсенлђр, батырныћ башы киселгђн, Тукбикђ юк. Шау-шу књтђрелгђн. Тљрле якка таралып эстђгђнлђр. Урыс батырыныћ юлдашы илле кешемђн Тубыл суы буйлап киткђн су буйлап эстђп барганда комда аяк юлы књргђнлђр. Анларыман шул якка чапканнар. Алыста Тукбикђне књргђннђр. Тукбикђ дђ аларны књргђн. Дђррђњ киемлђрен салып йалан кљйлђкдђн суга тљшеп йљзђ башлаган. Урыс батырныћ юлдашы утлы мылтыкдан аткан. Ук Тукбикђгђ тигђн, авыр яраланган. Урыс тагы бер рђт аткан. Себер илендђ атакланган батыр кыз, матур кыз Тукбикђ салмак кына Тубыл суына батып књздђн югалган.

Урыс аткан мылтык тавышын ишетеп Тукбикђнећ матур иргђсе Тубыл суыныћ яр ягын-дан килеп йиткђнлђр. Алар килгђндђ Тубыл елгасыныћ ярсулы ташкынман сугышкан тљсле ак башлы тулкын Тукбикђнећ кызыл канына буялган баш яулыгын яр буена кагып, ягы-лыштырган. Тукбикђнећ сљйгђн егете Исђт аныћ баш яулыгын алган. Кызыл канга буялган ак яулыкныћ бер читендђ Тукбикђ Багыш кызы дип язылган. Исђт канлы яулыгыман књз яшен сљртеп, Тукбикђне књз алдына килтереп йырлаган:

«Алыста ла йирдђн башын алган,

Тубыл суы шаулап агатыр.

Шаулап та гына аккан суныћ тайын,

Књзлђремдђй канлы йђш таматыр.

Књрђлмадым синећ буйларыћда,

Колач ташлап Тукбикђм йљзгђнен.

Књрђлмадым синећ йарларыћда,

Кљнче мђргђн мылтыгын тљзгђнен.

 Књрђлмадым синећ йарларыћдан,

Кљнче мђргђн мылтыктан атканын.

Књрђлмадым синећ суларыћда,

Асыл йарым кул йайгап батканын.

Ђйтсђ елгам синећ ни йирећдђ,

Тукбикђмнећ гђњдђсе ятканын.

Чулйар койрыгыдай кара чачен

Агымларыћ тибрђтеп какканын.

Ач кочагыћ елгам, ярым књрсђт,

Ак ай бите сулганын књрђйем.

Уймак авызын њбеп Тукбикђмнећ,

Кара чђчен битемђ сљртђйем».

Тубыл суы шаулап ага биргђн. Моћланып сораган Исђткђ џичбер љн бирмђгђн. «Тук-бикђнећ каны буялган баш яулыгын џибђ кыйлдым, башканы миндђн сорамагыл», - дигђ-ндђйен тагы да ачулырак шаулаган. Ак башлы тулкынлары ачуланган сымак тагы да катырак ярны каккан. Елга аръягында торган урыс мђргђне: «Син дђ Тукбикђћ йанына тљш, елгаћ сине дђ кочагына алсын», - дигђндђйен, егеткђ тљзђп мылтыгыннан аткан. Тубыл суына карап, тирђн кайгыга чумган Исђт мылтык тавышына сизгђнеп башын књтђргђн. Ул караганда урыс батырыныћ мылтык тљтене акрынлап йиргђ тњшђлђ икђн. Урыс батыры яћадан мылтыгын уклый башлаган, мылтык сљмбђсен тартып югары књтђргђндђ, тимер белтђр камзулыныћ култык астында ачык урны књренгђн. Ђсђт тђ дђррђњ санайын тартып, аныћ култык астындагы ачыкка аткан.

Урыс батыры Тубылныћ текђ ярыннан чњмђтњкдђй тњгђрђклђнеп Тубыл суыныћ омы-тына тљшкђн. Кочагына алмаска телђгђндђй Тубыл суыныћ љермђсе аны бер батырып, бер калкытып агызып киткђн. Ике батырлары џђлак булган урыс яулары матур иргђмђн сугыш алып барудан курыкканлар. Исђт Тубыл суыныћ Йаулы Тора ягына кичеп, матур иргђсемђн урысларныћ артындан куалап барып, йђнђ Йаулы Торага аяк баскан. Йићњ кљнлђре озакка бармаган. Урысларга яћадан булыш килгђн. Исђт елгасыныћ тамагында булган бер сугышта Исђт дђ џђлак булган. Матур иргђсендђн исђн калган кешелђр урысларга баш игђнлђр. Соћындан Йаулы Торада урыслар тора башлаганнар. Йаулы Тораны да ярым мљселманча, ярым урысча «Ялуторовски» дип йљрткђннђр.

Бара торгач Књчем хан башына да Тукбикђгђ килгђн кљн туган. Урыс батыры Йармак аћа кару сугыш башлаган. Багыш аксакал иргђсемђн сугышканда ике батыр џђлак булган шикелле Иармак да џђлак булган.

Олы Бийњрђсђ Гафур,

язып алучы Ха(физ) Рђхмђтулла углы.

1917 нче ел. Ишемтамак.

ТР ФАнећ Г. Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгать институты кулъязмалар џђм текстология бњлеге мирасханђсе. 52 ф., 1 тасв., 170 саклау берђмлеге.

 ИСКЂРМЂЛЂР:

  1. Тубыл — Кљнбатыш Себердђге Себер татар ханлыгы ќирлђре аша ага торган зур елга.
  2. Исђт — Тубыл елгасыныћ Ялуторовск шђџђре янында Тубылга кушыла торган сул кушылдыгы. XVIII гасырда Исђт провинциясе дигђн административ бњленешкђ кергђн.
  3. Санай уктан — татар халкы арасында XVI-XVIII гасырларда кић таралган тљрек ќђясе конструкциясе. Санаи ќђянећ исеме XVIII гасырда Батырша батыр Алиев (1710-1762) «Гарызнамђсендђ» дђ «ђдернђ ќђясе» белђн бергђ атаклы ату коралларыннан булуы языла. Батырша Алиев та њзенећ 1755 елгы баш књтђрњен оештыру вакытында Исђт провинциясенђ барып, татарларны кљрђшкђ хђзерлђп йљргђн.
  4. Иаулы Тора — татар шђџђре, Себер ханлыгы ќимерелгђч њзгђртелеп, Ялуторовск исеме белђн йљртелђ.
  5. Мђргђнлђр — татар дастаннарында батырларны еш кына мђргђнлђр —тљз атучылар дип атаганнар. Шундый бер Эсунха мђргђнгђ (1190-1270) ќђядђн 714 метрга атканлыгы љчен истђлек ташы куелган. Ул таш бњгенге кљндђ С. Петербургтагы Эрмитаж музеенда саклана.
  6. Исик тамагында — монда књчереп язып алучы ялгышканга охшый. Йаулы Тора янында Исђт елгасы хакында сњз бара.

 СЊЗЛЕК:

Алармђн — алар белђн

Алысда — еракта

Ашыйк — гашыйк

Иргђсемђн — ыруы белђн

Йавыклаша — якынлаша

Йагаи — болгап.

Карагаттай — карлыгандай

Кару барган — каршы барган

Кљйлектђн — књлмђктђн

Кымырыскатай — кырмыскадай

Омытына — чоћгылына.

Осан — кљртлек

Садак — ук џђм шулай ук ќђя савыты. Бу очракта бер савыт уклар дип аћларга мљмкин

Саучылар — яучылар

Сљмбђсен — шомполын

Тайын — тђгаен

Тимер билтђр камзул — кљбђ кием

Тњкњмђйен — барып ќитмичђ

Урал убасы — Урал таулары

Чњмђтњкдђй тњгђрђклђнеп — бљгђрлђнеп

Чулйар (койрыгыдай кара чђчђн) — шулган (?)

Эстђгђнлђр — эзлђгђннђр.

 Марсель Ђхмђтќанов,
филология фђннђре докторы, академик,
Кол Гали исемендђге Халыкара бњлђк
џђм Ризаэтдин бине Фђхретдин
исемендђге бњлђк иясе