2001 1/2

Кадерлебез әдәбият

Гомәр Бәшировның 100 еллыгы уңаеннан

 НУР КУНСЫН

Гомәр ага узган су буйларын
Урап кайтсаң, кеше булырсың...
Аның гомере бер дога иде:
- Йөзләреңә берүк нур кунсын!

Инде туңа барган безнең, җанга,
Караңгыга чумган күңелгә.
Бераз гына җылы, якты иңсен
Дип яшәгән агай идең лә!..

Кайда югалдыгыз андый картлар?! –
Сез юк, әйе, милләт шыр ятим.
Инде сез дә югалгачтын китеп.
Милләтне мин ничек төзәтим?!

... Алар күргән яр буйларын әгәр
Урасаң бер, кеше булырсың –
Болыт булып күккә менерсең дә,
Гөлләр керфегенә кунырсың.

Яман җилләр һаман килә-китә
Безнең шушы татар йортына...
Шуна күрә безнең язмыш өчен
Гомәр Бәшир һаман куркына!

Шагыйрьләрең, сабыйларың синең,
Татар, һаман шулай куркынсын, -
Күңелеңә, берүк, җырлар иңсен,
Йөзләреңә берүк нур кунсын!

 Без күреп белгән, безгә фатихаларын биргән аксакаллар еш кына безгә сәер тоелган сүз әйтәләр иде: «Без бит узган гасыр кешеләре, без бүтәнчәрәк уйлыйбыздыр инде... Сез бит - яңа гасырныкылар...»

Хәсән ага Туфан да, Афзал ага Шамов та, Гомәр ага Бәширов та шулай әйтә иде. Ал арны югалтканнан сон, тарихыбыз белән тере тоташлыкны җуйгандай булдык. Җуйдык, әлбәттә.

Хәсән аганың җыйнак кына бүлмәсендә сөйләшеп утырганыбызны онытасым юк. Мин аның янына Уфа университетыннан үзебез чакырып алган татар һәм башкорт дусларыбызны - студент шагыйрьләрне алып барган идем. Кунаклар, әлбәттә, шундый язмышлы олуг шагыйребезне күргәч каушап калдылар. Бераз ияләшә төшкәч, Хәсән ага адресына мактау сүзләре сөйли башладылар. Хәсән ага, гадәтенчә моңсу елмаеп, ябык, аристократик кулларын селкеп, моң бетмәс зәңгәр күзләрен безгә төбәде дә әйтеп куйды:

-Ярар, мине дә, сезне дә онытып торыйк әле... Кадерлебез шигърият турында сөйләшик! Шәехзадә болай дип әйтә иде (Бабич - Хәсән аганың шәриктәше - бөек шагыйребез хакында сүз чыга!..)...

Хәсән ага гомере буена Гомәр ага Бәшир белән дус булды.

Нишлисең бит, Ходай шулай язгандыр инде - Гомәр аганың соңгы айларында миңа шактый көннәр дәвамында аның белән бер үк шифаханәдә дәваланырга туры килде. Палатамнан коридорга йөрергә чыксам, Гомәр абыйны култыклап кызы (мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһдиевнең хӘләл җефете Лилия ханым) килә. Сәлам бирдем. Гомәр аганың күзләре сагая төшкән иде. Лилия ханым әйтте:

- Менә, шагыйребез Зөлфәт тә монда икән бит!

- Кем?! Зөлфәт?! - дип шаккатып калды Гомәр ага. - Нишләп йөрисең монда - җыен йөрәк чирлеләр арасында?

- Менә, минем йөрәк тә чыгырдан чыкты шул әле, Гомәр абый...

- Бәй, тукта, син ничәнче елгы әле?

- Кырык җиденче.

-Соң, болай булгач, маңка малай гына бит әле син! Бу яшеңнән йөрәк тота башласа, алга табан нишләрсең?!

...Кичләрен «отбой» алдыннан коридордагы йомшак кәнәфиләргә утырып, Гомәр ага белән сөйләшеп утырырга (ул әйткәнчә: «мөсәхәбә кылырга») гадәтләнеп алдык. Шулай гәпләшеп утыруларыбызның берсендә мәшһүр бер вакыйга хакында сүз кузгаттым. Ул вакыйганы төрлечәләп, миф урынына сөйлиләр иде. Шуның дөресен беләсем килде...

Мәгълүм ки, Гомәр ага Бәшир - И.В.Сталин исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ә бу вакыйганың тарихы шактый четерекле икән.

Менә мондый мәзәк сыман бер вакыйганы шактый озак сөйләделәр.

Сталинның сәер бер гадәте бар - көндез йоклап ала да, төне буена телефоннан өлкәләрдәге беренче сәркатибләрне йокыдан уятып, эш кузгата башлый. Шуннан соң «страна спит, Сталин не спит!» - дигән гыйбарә барлыкка килә.

Төн уртасында Татарстанның КПСС Өлкә комитеты беренче сәркатибенең телефоны шылтырый.

 - Тыңлыйм!

 - Здравствуйте, товарищ секретарь Обкома! С вами говорит товарищ Сталин.

 - Слушаю Вас, Иосиф Виссарионович!

 - Товарища Сталина интересует один вопрос: прочитали ли Вы роман Гумера Баширова - «Честь»?

 - Не успел еще, Иосиф Виссарионович... очень сожалею...

 - Настоятельно советую прочесть!

 - Есть, товарищ Сталин!

Сәгать чамасы вакыт узуга тагын телефон шылтырый:

 - Сталин әле бу! Йә, ничек, успели прочесть роман Гумера Баширова - «Честь»?

 - Еще не успел, Иосиф Виссарионович!

 - Очень жаль, мы ему уже присвоили Государственную премию имени товарища Сталина!

Өлкә комитетының беренче секретаре ниләр кичергәнне күз алдына китерүе кыен түгелдер...

Менә шушы кыйссаның никадәр хак икәнлеген Гомәр аганың үзеннән сорарга җөрьәт иттем.

 - Беләсеңме, Зөлфәт. Бу кыйсса юктан гына килеп чыкмаган. Моның нигезе бар, Сталиннан фәрман булгач, партиянең Өлкә комитеты уйга кала: кайсыдыр милләт вәкиле быел Сталин премиясе лауреаты булырга тиеш. Сталин секретариаты аша уза торган барлык документларны укып баручы татар кызы эшли икән. Әле генә «Намус»ны укыган. Кәм мәгълүматлар Сталин кулына кергән.

 - Очраклы хәл мени инде бу, Гомәр ага? Хәер, без бит сезнең әсәрләрне укып татар булып калдык, телебезгә тугры булдык. Сезнең «Намус» ил-җиребез хакында лабаса! Сталин шул мәсьәләләрне нечкәләп сизде микәнни?

 - Ярар, Зөлфәт, бу мөсәхәбезне шушында туктатыйк, мине калдырып торыйк әле... Кадерлебез әдәбият хакында гына сөйләшсәк затлырак булыр! Әдәбиятның зурлыгы кемнәргәдер, кайчандыр бирелгән ниндидер бүләкләр белән үлчәнми ләбаса! Халыкның рухы, туган телебез ни хәлдә? Әгәр шулар исән-имин булса, әдәбиятыбыз зур дигән сүз! Менә хикмәт нәрсәдә!..

...Балалар өчен чыга торган «Яшь ленинчы» гәзи-тендә эшләгән елларымда Гомәр агабызга һаман саен мөрәҗәгать итә торганыбызны хәтерлим. Балаларга бәйле һәр мәсьәләне ул гаять тә зур, җитди иттереп күтәреп ала иде. Мәгълүм ки, Гомәр ага туган як табигатенең иминлеге өчен гаять тә борчылып яшәде, бу хакта бик җитди, зур әсәрләр язды. Шактый еллар буена ул безнең гәзитнең «Туган ягым - яшел бишек» бүлегенә җитәкчелек итте. Шушы мәсьәлә хакында балалардан хатларның көннәнкөн күбрәк килә башлавына куанды ул. Димәк, динсезләр, скептиклар һәм циниклар системасының ничәмә-ничә еллар буена күңел чишмәләрен тәмам корытырга тырышуы бушка гына булды! Димәк, сабыйларның күңелендә иман бар әле!

Гомер үзенекен итә: әдип олыгая барды. Һәм көннәрдән-бер көнне ул безгә ипләп кенә әйтә куйды:

- Йә хуш... Озак вакытлар буена күңелле дә, мәгънәле дә эшләр эшләп алдык лабаса, Ходайның рәхмәтләре төшкере! Әмма... картаеп киттем бугай. Бигайбә! Болай итик без: бу эшне минем җилкәдән алып, яшьрәк, көчлерәк язучының җилкәсенә салыйк әле... Мин Фаил Шәфигуллинны күздә тотам. Бик тә кызыклы, ифрат та гамьле язучы. Балаларның да, олыларның да күңелләрен нечкә тоя, һәммәсе хакында чын татар теле - юморлы һәм шигырьле тел белән сөйләп бирә белә...

Без Гомәр агабызга кылган ярдәмнәре өчен мең рәхмәтләр укыдык һәм аның тәкъдимен хуп күрдек. Һәм Гомәр ага бу юлы да хаклы булып чыкты - Фаил аның бик тә лаеклы алмашчысы булды.

Инде бу ике әдип бу дөньяда юк, әмма сабыйлар күңеленә алар сибеп калдырган чаткылар һаман да җемелди, яктыра... Табигатьнең иминлеге өчен, кеше җанындагы иман яктысының барлыгы өчен туктаусыз куркып яшәргә кирәк - ал арның төп теләге әнә шул иде.

...Шагыйрьләрең, сабыйларың синең,
 
Татар, һаман шулай куркына.

Күңелеңә, халкым, җырлар иңә,

Йөзләреңә, халкым, нур тула!..

...Казанның урам-тыкрыкларында - Кабан белән Болакның татар ягында Гомәр аганы eni очрата идем мин. Нык һәм күркәм гәүдәле уйчан картыбыз, кулларын артка куеп, язмышларга бирешмәгән үҗәт муенын ия төшеп, акрын гына йөри дә йөри, уйларын уйлый... Андый чакларда миңа янымнан әнә шулай сабыр гына атлап, татар тарихының тулы бер сәхифәсе узып бара сыман тоела иде. Хәер, ныклап уйлап карасаң, чынлап та шулай бит инде... Ул урам-тыкрыкларда йөргәндә ниләр генә уйламагандыр да, нинди елларны күз алдыннан уздырмагандыр Гомәр ага!..

...Якты, зур шәхесләрне күреп калырга язды безгә - мең рәхмәт бу язмышка!

...Гомәр ага узган су буйларын

Урап кайтсаң, кеше булырсың...

Аның гомере бер дога иде:

- Йөзләреңә берүк нур кунсын!

Иман нуры җанда кабынсын!

«Олпат» дигән гаҗәеп тә бай эчтәлекле бер сүз бар бит әле бездә. Өлкән яшьтәге ир, зирәк карт, дәрәҗәсе искиткеч югары аксакал хакында әйтелә торган сүз ул. Ни кызганыч, соңгы берничә ел эчендә иң олпат әдипләребез, артистларыбыз, рәссамнарыбыз, композиторларыбыз дөньядан китте. Мәдәни дөньябызны ятимлек хисе биләп алды.

Җыеннарда зур әңгәмәләр барган чагында иң соңгы, иң төпле сүзне без гел шул олпатларыбыздан көттек. Язган чакларыбызда да гел шулар каршыбызда торгандай булды. Килделе-киттеле язарга кул тартмады хәтта: моңа Туфан ни әйтер, Бәширнең хөкеме ничек булыр?

Гомәр аганың мөнбәргә менеп сөйләүләре үзе бер вакыйга була иде. Юк, ораторлык осталыгында түгел хикмәт. Киресенчә, акрын гына ипләп кенә сөйли иде ул. Әмма, халык, әдәбият язмышын бер генә мәлгә дә күздән ычкындырмыйча сөйли.

Хәзер исә эффект өчен җанын бирергә әзер «оратыллар» заманы килде. Һәм, куркыныч хәл: яшь иҗатчылар әнә шул «оратыллар» хөкемендә калды...

Киләчәгебезне уйлап уфтанырсың да шул!.. Әйе, олпатларның юклыгы бүген бик нык сиздерә... Ә иртәгәсен ничек кенә сиздерер әле!

Кайда югалдыгыз олпат картлар?! -

Сез юк, әйе, милләт шыр ятим.

Инде сез дә югалгачтын китеп,

Милләтне мин ничек төзәтим?!

Зөлфәт,
шагыйрь, Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты