2002 1/2

«Асар»ның сызып ташланган юллары

Ризаэддин Фэхреддинов XIX йөз ахыры-ХХ йөз башындагы катлаулы чорда яшәп, гомеренең күп өлешен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган дин әшлеклесе, тарихчы галим һәм педа­гог. Аның тарафыннан күп хезмәтләр языл­ган, шуларның күбесе үзе исән вакытта ук басылган һәм хәзер дә басылалар. Шулай да, әсәрләренең шактый өлеше әлегәчә кулъязма рәвешендә кала бирә. Мәсәлән, Россия фәннәр академиясенең Уфа гыйль­ми үзәге фәнни архивындагы Р.Фәхреддинов фондында 40 томлык кулъязма мате­риал саклана, шуларның егерме дүртесен Р. Фэхреддинов үзе язган яки төзегән1. Кулъязмалар мөселманнарның Диния нәза­рәтендә сакланганда ук, бу материал М. Госманов тарафыннан өлешчә тасвирлан­ган иде2. Соңрак та кулъязма мирас га­лимнәр игътибарыннан читтә калмады3.

 Р. Фэхреддинов эшчәнлеге күпкырлы,  шуларның берсе — тарих. Әсма Шәрәффәхреддинованың искә алуынча, ул фәнни хезмәт белән чын-чынлап Уфадагы Диния нәзарәтендә казый вазифасын башкаргада шөгыльләнеп китә4. Анда ул архивтан фай­далану мөмкинлеге ала һәм архив документларын билгеле бер тәртипкә китерә башлый. Бу документларның (Россия мөселманнары турында тарихи материаллар, та­тар һәм башкортларның меңләгән метри­ка кенәгәләре) әһәмиятен аңлап, ул киләчәк буыннарны мондый материаллар­га карата сакчыл булырга өнди5. Бигрәк тә Риза казый мөселманнарның архивы үз кулларында булырга тиешлегенә игътибар­ны юнәлтә6. Казанны алганда рус гаскәрл­әре ничек шул чорның кыйммәтле әсәрләрен юк иткән булсалар, мөселман­нарның Дини идарә архивы руслар кулы­на эләккән очракта, татар халкы тарихы буенча документаль чыганакларның бай тупланмасы, мөгаен, шулай ук исән калма­стыр. Мондый фикерләр тууга нигез бар­лыгына Р. Фэхреддинов тирәнтен борчы­ла.

 Патша хакимияте чорындагы Россиядә татар китабын бастыру бик зур кыенлык­ларга очрый. Ә. Кәримуллин әйтеп үткәнчә, татар китабына аның "инородецларныкы" булуы зыян китерә7. Хөкүмәт этник һәм сәяси үзаңны үстерә торган бас­маларны тыярга тырыша. Татар халкын үз мәдәниятеннән ераклаштыру өчен цензор­лар да күп көч куя. Цензор вазифасын төрек теле һәм әдәбияты белгече, профессор В. Д. Смирнов (1880-1905) үти башлагач, та­тар китабы тарихында бигрәк тә хәвефле чор башлана8. В. Д. Смирнов кандидатура­сы самодержавиеның реакцион даирәләре өчен иң кулай була. Аңа хәтле кыска ва­кыт эчендә, рустан башка милләт кешелә­ренә мәрхәмәтле булулары сәбәпле, бер­ничә цензор алышына. В. Д. Смирнов ту­рында Н. Ильминский болай дип яза: "Ул — тырыш, эшен җиренә җиткереп башка­ручы цензор. Мөселманнарга карата нейт­раль мөнәсәбәттә. Шуңа күрә татарлар аңа ачулы"9. Смирновның замандашлары аның рус булмаган халыкларны милли рус бер­дәмлеген таркатучы сәбәпләрнең берсе дип санавын һәм аларга карата начар мөнәсәбәттә торуын таныйлар. Ул гадәттән тыш шовинист булган10. Ләкин, икенче яктан караганда, В. Д. Смирнов үз чорының "җимеше". Псаломчы малае бу­ларак, ул югары рухани белем ала. Рус бөеклеге идеясе аның аңына яшьтән үк сең­дерелә. Әмма, Россияне сакларга омтылып, ул татар халкына төзәтелмәслек зарар ки­тергән. Эшчәнлегенең башында Смирнов бары тик дини эчтәлекле әсәрләрне тәнкыйтьләсә11, XIX йөзнең 90 нчы елла­рыннан башлап, ул халыкка файдалы ки­тапларга, яңа татар әдәбияты әсәрләренә, шулай ук рус һәм көнбатыш язучыларының хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итүгә каршы чыга12. Смирнов төзәтмәләреннән соң, татар авторларының күпчелек әсәрләренең эчтәлеге шул дәрәҗәдә ярлы­ланган ки, кайбер авторлар аларны басты­рудан баш тартканнар. Мисал итеп, Гаяз Исхакыйның В. Д. Смирнов кулына эләккән "Ике йөз елдан соң инкыйраз"ын китерергә мөмкин. Беренче тапкыр бу әсәр 1904 елда кыскартулар белән басылган. Смирнов татар милләтен уята алырлык дип санаган иң "хәтәр" сүзләрне һәм җөмләләрне сызып ташлаган13.

 Мәшһүр татар галиме һәм фикер иясе Р. Фәхреддиновның күптомлы биобиблиографик характердагы "Асар" исемле хез­мәте дә шундый ук язмышка дучар булган. Бу хезмәт 1917 елга хәтле татар историографиясенең феномены санала14. КДУ ки­тапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк ки­таплар бүлегендә "1496-т" шифры астын­да "Асар"ның I томының 1 нче җөзьэсе(-кисәге)нең төп кулъязма нөсхәсе саклана15. Ул А. Фәтхи тарафыннан кыскача тасвир­лана16. Кулъязма 1899 елның сентябрендә — автор Уфада яшәгәндә — Петербургта­гы цензурага җибәрелә17. Шул ук елның 20 сентябрендә цензура бу әсәрне бастыруга рөхсәт бирә. "Асар"ның беренче җөзьэсе 1900 елда Казан университетының типо­литографиясендә басыла. Ләкин инде бу киселгән-кыскартылган вариант була.

Кулъязманың төп нөсхәсендә беренче җөзьэнең мөкаддимәсе тугыз бүлектән тор­ган. Ул тарихны фән буларак билгеләүдән башлана. Биредә тарих фәненең торышы, биографик характердагы хезмәтләр язу хакында мәсьәләләр күтәрелә. Татар хал­кы тарихы буенча чыганакларның аз сак­лануына авторның күңеле сыкрый. Кереш өлешендә хезмәтнең төп максатын да күрсәтә: "Әдип вә галимнәре улмаган ка­вем бәхетсез. Мәшһүр кемсәләрне оныт­кан халык хәмиятсез18, әдәбияты улмаган милләт рухсыз " дигән суз хәтерләрдәдер. Ошбу сәбәп өчен, уз кавемемезнец мәгъруф19 кемсәнәләрне җыеп тәгъриф итмәк20 өчен ошбу китапны язарга ният иттем"21.
 В. Д. Смирнов үз төзәтмәләрен икенче бүлектән кертә башлый. Казанның 1552 елның 2 октябрендә руслар тарафыннан алынуы турында сүз барган бишенче биттә җөмләнең "Казан шәһәрендә бер мөселман калдырмай кылычтан уткәрелмеш" дигән кисәге сызып ташланган. Ул чорда цензу­ра хакындагы уставта мәкаләләрне басты­ру турында: "...әгәр дә алар катлаулар ара­сында низаг китереп чыгаруга сәбәп бул­са, бастырып чыгарудан тыелалар" дигән положение булган22. Мөгаен, Смирнов юга­рыда әйтелгән җөмләләрнең кисәкләрен сызып ташлаганда, әнә шул положениега нигезләнеп эш иткән.
Алтынчы биттә татар һәм башкорт вос­станиеләре искә алына, туларның берсе — Алдар җитәкчелегендәге восстание. Текст­тан соңгы астөшермәдә Алдар исеме нәкъ менә башкортларның әйдәп баручысы сый­фатында китерелә. Аннан соң цензор Ал­дарның 1704-1708 елларда рус гаскәрлә­ренә каршы сугыш алып баруы турында­гы җөмләне төшереп калдыра. Бу очракта сызып ташланган җөмлә сугыш бару фак­тын гына атый. Ә устав буенча тарихи әсәрләрдәге вакыйгаларны тасвирлауга карата авторның карашлары тыелмаган23, әмма цензор В. Д. Смирнов сугыш датала­рына ишарә итүне уставка каршы килү дип санаган, чөнки уставта цензура тарафын­нан тикшерелә торган китапның рухына, вторның карашына, максатына зур игъти­бар бирү тиешлеге турында искәртелгән24.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Смирнов барлык рус булмаган халыкларны кабул итми, аларны русларга каршы куярга ты­рыша. Рус державасының куәтен шик ас­тына алырлык бар нәрсәне дә, аныңча, ка­бул итәргә ярамый, шуңа күрә ул әлеге кулъязманың 7 нче битендә татарларга ка­рата кулланылган "олуг " эпитетын сызып ташлаган.
Җиденче биттән башлап, цензор күләмле кыскартуларга керешә. Баштагы текстның мәгънәсе үзгәрү нәтиҗәсендә, автор (Р. Фәхреддинов) калган җөмләләрне үзе үк сызып ташларга мәҗбүр була. Ус­тав буенча, цензорларга кызыл язу карасы белән генә төзәтмәләр кертергә рөхсәт ителә, димәк, кулъязмада карандаш белән кертелгән төзәтмәләр авторныкы. Мәсәлән, В. Смирнов франклар, гарәпләр һәм Синан паша, Физули, Кәмал Намык һ.б. данлыклы төрекләр турында искә алу­ларны кыскарта. Шуннан соң автор бөек рус галимнәре, шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен сызып ташларга мәҗбүр була, чөнки алар төрекләр белән чагыштыру өчен генә китерелә. Автор юга­рыда әйтеп үтелгән төрек эшлеклеләренә кыскача сыйфатнамә бирелгән җөмләләрне дә алып таш­лый25.
Сигезенче биттә "...Ләкин руслар вә гос­манлыларның ошбу кеби галимнәренә иткән мәхәббәтләре ни өчендерӘ!..." дигән сорау белән башланып киткән абзац кызыклы. Шунда ук җавабы да бирелгән: чөнки бу кешеләр үз хал­кына, бигрәк тә, киләчәк буыннарга иҗат җимеш­ләрен — хезмәтләрен һәм бөек фикерләрен калдыр­ганнар. Смирнов "гос­манлылар" сүзен сызып ташлый, аның фикеренчә, күрәсең, руслар гына үз халкына фәнни хезмәтләр калдыра ала. Риза Фәхреддиновның татар әдәбиятына кагылышлы җитешсезлекләргә, мәктәпләрдә туган тел ка­гыйдәләре өйрәтелмәү һәм бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре язылмаган булуына борчылуы да бастыры­лырга рөхсәт ителми. Автор шулай ук, үз халкы өчен сөенә дә, көенә дә. Цензорның бу юлларны үткәрергә теләмәве татар хал­кын үз мәдәниятеннән аерырга омтылуы белән аңлатыла, күрәсең. Татар халкына ул һәрвакыт әдәбиятның кимчелекләре һәм туган телне өйрәнүнең кирәклеге турында искәртеп торырга теләми. Аныңча, мөсел­маннарның грамоталылыгы дәүләткүләм белем таратуда киртә булып тора, ул дини фанатиклык тудыра, бу исә рус халкыннан читләштерә26.
Смирнов кереш өлешнең өченче бүле­ген тулысы белән диярлек алып ташлый. Р. Фәхреддинов татар тарихы буенча чы­ганакларның сакланмавына кайгыра. Аның фикеренчә, безнең тарих караңгылыкта кала бирә һәм галимнәр генә аннан чыгу юлын күрсәтә алалар. Р. Фәхреддинов төрле фәннәрне өйрәнергә, башка халык­ларның фәнни хезмәтләрен кулланырга өнди. Ул үз җитешсез л екл әрен һәм чоры­ның ялгышлыкларын да яшерми, аларның киләчәк буыннар тарафыннан төзәтелергә мөмкин булуын истә тота. Риза Фәхреддинов, тарих­ның фән буларак мөһим­лелеген аңлап, барлыкка килгән вазгыятьне үзгәртүгә һәм яхшыртуга бөтен көчен куя. Әмма ул цензура белән ярышта көчсез. Смирнов фикеренчә, өченче бүлек мате­риаллары уставның төп маддәләренә каршы килә, ягъни алар катлаулар ара­сында яшерен нәфрәт куз­гата, рус булмаган халык­ларда үзаң уяту һич тә ярамый. Мөгаен, бу юл­ларны сызып ташлаганда, Смирновны шундый уй­лар биләгән булгандыр. Үзалдына бердәнбер — монархия, чиркәү һәм державаның торыклылыгын саклау максаты куеп, төрек филологиясе про­фессоры үз амбицияләрен матбугат һәм цензура ту­рындагы устав артына яшерә. Ул үзенең чинов­ник бурычын үти: халык­ка царизмга ошамый тор­ган фикер һәм кәефләр үтеп керүдән саклый.
"Асар"ның кереш өлешеннән алып ташлан­ган урыннарын мисал итеп китерик.
"Гарәпләр, франклар бер тарафта торсын. Бу маддәдә госманилар илә русларны бер фикер идәлем. Мәсәлән, Ло­моносов, Державин, Фонвизин, Карамзин, Жуковский, Крылов, Александр Пушкин, Грибоедов, Лермонтов, Гоголь, Гончаров, Тургенев, Лев Толстой кеби әдипләр вар-дыр. Ушандак27 госманиларда Синан паша28, Физули29, Кучи бәк30, Нәдим31, Кани32, Гасыйм (Әүкыйанус сахибе)33, Гакиф паша34, Рәшид паша35, Фуад паша36, Пертев паша37, Шинаси38, Зыя паша39, Сәгыйдулла паша40, Кәмал Намык4', Сами бәк42, Әхмәд Мидхәт43, Әбуз-Зыя Тәүфыйк44 кеби фазыйльләр45 вардыр. Бунларны исә дәгел мөгаллимнәр вә олуг га­лимнәр, бәлки мәктәпкә йөргән һәр бала­лары исемнәрене белеп, мәхәббәт идәр, вә һәрберене хөрмәтле зат игътикад46 итеп, мөмкин кадәр сүзләрене өйрәнер, шигырь­ләрне ядына алыр, ахырында тәрҗемәлеренә вә дөньяда ни рәвештә тордыкларына кадәр, бер калдырмый әшнә улыр. Бунларны сөяр вә бунлар васитасы47 илә бөтен милләтенә ихлас баглар. Бундан исә, дус­тлык вә иттихад48 пәйда улыр.
Ләкин руслар вә госманиларның, ошбу кеби галимнәренә иткән мәхәббәтләре ни өчендер?!... Буның җавабы исә бик йиңел улып, мәзкүр49 затларның үзләренең кавем­нәре вә, хосусан, киләчәк балалары өчен газиз әсәрләр, хосусан, гали фикерләр, ядкяр итдекләреннәндер.
Безләрдә исә та50 бу көнемезгә кадәр, әдәбият фәүкыльгадә51 нәкыйстер52. Үз лисанымызның кагыйдәсе мәктәпләре-мездә дәрес ителенеп укылмадыгы кеби, истигъмаль53 һәм ителмәктәдер. Үземезгә нисбәт илә фозала54 гадъ иделмеш55 кемсәләремезнең   тәрҗемәләре язылмай, тәннәре илә бергә каберләргә күмелмәктәдер. Буның өчен дә милләтемез, фәкать бер күләгә кабиленнән истихкямсездер56. Хәлбуки, дөньяның иң куп сүзле кавемнәре вә иң дәгъвалы халыклары безләрмез. Мәҗлесләрдә сөйләшкән сафсаталарымыз дөньяларны тутырыр иде, буңа исә тәәссеф57 итмәк мөмкин дәгелдер.
 
3
 
Үткән бәхәсләремездә тәфсыйль58 ителгән рәвешчә, безләр, күземезне ачып әтрафымызга бакдыкымызда үземезнең бабаларымыз вә әсляфләремез59 дия игътикад итмеш галимнәремез хәлләрене тәмам бер караңгылык сахрасында күрергә мәҗбүр улмактамыз. Буйлардан ля әкальле60 Казан ханлыгы бетдеке заманалардан соң улганнарыннан улса да, безләргә әсәрләр калмадыгы яки калып та безләргә килеп йитешмәдеке тәәссеф ителенәчәк хәлләрдәндер. Чөнки Мөкаддәм заман голямасы тарафыннан бер хәдисә вә яки бер тәрҗемәнең дөрест язылып калынмагы, киләчәкләр өчен кыйммәтсез бер Һәдия61 хисап иделенәчәгендә шөбһә улмаз.
Имди, бәян итдекемез караңгылык шул хәленчә торсын һәм дә киләчәк заманалар­ның эченә кереп тугры сузылып китсенмеӘ Юкса, һәр гасырның голямасы, үзләренең тәкатьләре йиткән кадәр мәгълүмат җыеп, Хәләфләргә62, әз улса да, ядкяр итеп калдырсыннармы?!.. Буның җавабы исә тәкъвалык сатучыларга, рәддия63 язучы­ларга, әһле ислам арасына юк сүзләр илә ифтирак64 салучыларга дәгел, бәлки хөсне холык сахибе фазыйльләргә хәвалә65 ителенмәктәдер. Айлар исә, мәсьәләне әтраф­лы мөзакәрә66 итеп, нәтиҗәсене белерләр.
Ләкин безнең гаҗиз фикеремезгә күрә, асарлары илә дөнья тулган кавемнәр, ки­таплары хисапсыз улган фәннәр хакында һәмишә67 ислах68 вә тәгъмир69 иҗтиһадында улмак вә, мөмкин кадәр, Хәләфләргә тәрбияләп калдырмак тиешледер. Эш бәйлә улдыгында дөнья тулысы дәгел мөкәммәл70, бер әсәрләре улмаган кавемемез тарихыны вә галимнәренә хас улган әхвальләрене тәфтиш итмәктән тукта­лып тормакымыз дөрест улмаз. "Безгә ба­баларымыз бер әсәр дә калдырмады, шу­ның өчен без дә сезгә калдырмадык " димәкемез мөнасиб71 улмаз. Аның өчен бабаларымыздан әсәрләр калмадыгына бәлки бәгъзе бер сәбәпләр улына белер, әмма без­нең өчен гозер72улмаз, улса, кабул ителмәз. Бабаларымыздан файдалы әфкярләр73 калмадыгының ачы йимешләрен ашарга безләр мәҗбүр улдык. Әгәр дә балаларымызга һәм бу кеби мөгамәләдә улынсак, вай безнең хәлемезгә!...
Кавемемез вә сәләфләремезнең хәлләрене белергә безләр ни кадәр мөштак74 улыр исәк, бәлки безнең хәлләремезне белер өчен хәләфләремез бездән зиядә75 хәрис76 тә улырлар. Киләчәк зөррияләремез77, бәлки җөмлә78 хәрәкат79 вә сәкәнатымызны80 мизанга салып тартыр­лар.
Бу маддәдә, камил сәрмаямез81 юк димәк гозер дәгелдер. Аның өчен, камил сәрмая улынмадыгыннан накыйсьләрне үземез илә кабергә алып китүемез дә җаиз82 улмаз. Бәлки азмы-күпме, хәзинәдә варны гарыз83 итмәк тиешледер. Дөнья үзе, бер дәкыйкадә84 яратылып тәмамулмадыгы кеби, дөньяда улган нәрсәләр дә, дәфгатән85 кәмаләт тапмаз. Бәлки аз вә акрынлык үзәрендә кәмаләт тәхсил86 ителенер. Бер кемсәнәнең ноксаныны87 икенче берсе икмаль88 итә. Бер заман әһеленең хатасыны икенче бер заман әһеле тасхих89 кылыр ".
Әмма бу сүзләр үз адресатына — ха­лыкка барып җитми. Беренчедән, патша Россиясе мәгърифәтле, өстәвенә, бай та­рихлы һәм югары рухи культуралы рус булмаган халыклардан читләшә. Икен­чедән, дәүләттә һәрвакыт Смирнов кебек, үз мәсләкләренә туры китереп, рус булма­ган халыкларның үсешен тоткарларга ом­тылучы һәм амбицияләрен дәүләтнең үзләренә тулы ирек бирүче устав һәм за­коннары артына яшерүче чиновниклар бул­ган.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1.        Харисов А. И. Коллекция рукописей Р. Фахретдинова в Научном архиве Башкирского филиала АН СССР // Южноуральский археографический сборник.-Уфа,1973.-Вып.1.-С270.
2.        Госманов М. Яңа табылган әдәби, тарихи истәлекләр // Казан утлары.-1966.-№7.-Б. 118-120.
3.        Харисов А. И. Указ.соч.-С.270-273; Хәйруллин Ә. Галимнең кулъязма мирасы // Казан утлары.- 1984.-№ 1 .-Б. 157-164; Хайруллин А. Н. Рукописное наследие Р. Фахрутдинова как источник изу­чения истории татарской общественной мысли // Проблема преемственности в татарской обще­ственной мысли.-Казань, 1985.-С.73-84.
4.        Шараф А. Воспоминания об отце // Ризаэтдин Фахретдин: фәнни-биографик җыентык - Ризаэтдин Фахретдинов. Научно-биографический сборник.-Казань, 1999.-С. 119.
5.        Исламнар хакында хөкүмәт тәдбирләре.    Беренче җөзьэ.-Оренбург,1907.-Б.2-4.
6.        Утябай-Карими Р. Слово в защиту религии // Идель.-1991.-№8/9.-С95.
7.        Каримуллин А. Г. Татарская книга начала XX века.-Казань,1974.-С11.
8.        Каримуллин А. Г. Татарская книга пореформенной России.-Казань,1983.-С.П0.
9.        Гордлевский В. А. Памяти В. Д. Смирнова // Избр. соч.-М.,1968.-Т.4.-С413.
 
10.     Там же.-С.408.
11.     Каримуллин А. Г. Татарская книга пореформенной России...-С. 132.
12.     Каримуллин А. Г. Татарская книга начала XX века...-С. 188.
13.     Госманов М. Гаяз Исхакый: "Ике йөз елдан соң инкыйраз" һәм патша цензурасы // Казан утлары.-1995.-№10.-Б.152-181.
14.     Усманов М. А. Наследие Ризы Фахретдинова // Советская Татария.-1989.-14 февр.
15.     Фәхреддин P. Асар. Беренче жөзьэ.-1899.-32 б. (Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең Шәрек секторы. "1496-т" шифрлы кулъязма).
16.     Фәтхи А. Ризаэтдин Фәхретдин // Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. Беренче бүлек.-Казан, 1960.-5 чыг.-Б.39-43.
17.     Татар әсәрләренең цензурасы 1874 елда С.-Петербургның цензура комитетына күчерелгән. Кара: Каримуллин А. Г. Татарская книга пореформенной России...-С. 101.
18.     хәмиять — саклау.
19.     мәгьруф — танылган.
20.     тәгъриф итү    таныту.
21.     Фәхреддин Р. Асар. Беренче җөзьэ.-Казан,1900.-Б.5.
22.     Устав о цензуре и печати // Мсерианц Р. Законы о печати.-М.,1899.-С65.
23.     Там же.-С67.
24.     Там же.-С67.
25.     ОРРК НБ КГУ. Ед.хр. 1496-т. С.7.
26.     Гордлевский В. А. Указ. соч.-С413.
27.     ушандак — шулай ук.
28.     Синан паша (1440-1486) - мәшһүр төрек прозаигы, галим һәм шагыйрь. Проза әсәрләрендәге темалары дин, мистика, әхлак, гаилә. Гарәп һәм төрек телләрендә язган (islam ansiklopedisi.-Cild10.-İstanbul,1966.-S.666-670).
29.     Физули (1498-1556) — Кербел шәһәрендә туган. Зур лирик әдип һәм галим. Шигъри әсәрләрен фарсы, гарәп һәм азәрбәйҗан телләрендә язган. Иҗатының югары дәрәҗәсе — "Ләйлә—Мәҗнүн" темасы. (Большая советская энциклопедия, 2-ое изд.-М.,1956.-Т.45.-С.81-82).
30.     Кучи бәк (7-1650) — госманлы дәүләтенең сәяси эшлеклесе. Госманлы дәүләтенең торышы һәм таркалу сәбәпләре турында язылган мөһим һәм фактик материалларга бай сәяси, икътисади трактатлар авторы (Советская историческая энциклопедия.-М.,1965.-Т.7.-Стлб.1020).
31.     Нәдим Әхмәд (7-1730) — төрек шагыйре, ләззәтләнү фәлсәфәсенә өнди. Шигъриятендә гади тел белән язарга омтылган (БСЭ.-М.Д954.-Т.29.-С.359).
32.     Кани Мөхәммәд Рафыйк (1885-?) — әфган язучысы, филолог һәм фольклорчы. "Ике гашыйк туган" дип исемләнгән мораль-этик эчтәлекле, көнкүреш мәсьәләләрен чагылдыра торган берен­че әфган повестеның авторы (Краткая литературная энциклопедия.-M.,1966.-Т.З.-С.363).
33.     Гасыйм әфәнде (1755-1820) - тел белгече, тарихчы һәм шагыйрь. Газиантепода туган. "Әүкыйанус" — Фирузабади сүзлегенең гарәпчәдән тәрҗемәсе (Türk ansiklopedisi.-Cilt 3.-İstanbul.-S.448).
34.     Гакиф паша (1787-1845) — төрек язучысы һәм сәяси эшлекле. Мәхмүд IIчорында тышкы эшләр министры. Газәл, касыйдә, мәрсияләр язган. Төрек әдәбияты үсешендә сизелерлек роль уйнаган (КЛЭ.-М.,1962.-Т. 1 .-С. 118).
35.     Рәшид паша (1799-1858) — төрек дәүләт эшлеклесе һәм дипломат. Бөек вәзир, тышкы эшләр министры, Англия һәм Франция илче. Төркиядәге яңа әдәби мәктәпкә нигез салучы (БСЭ.-М.Д 955.-Т.36.-С.458).
36.     Фуад паша Мөхәммәд (1814-1914) — төрек дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, госманлы теле грам­матикасын төзүче. (Энциклопедический словарь. Гранат.-М.,1927.-Т.45.-Ч.1.-Стлб.72-73).
37.     Пертев паша, Мөхәммәд Сәед (1785-1837) — госманлы тышкы эшләр министры һәм шагыйрь. (İslam...-Cilt 9.-1964.-S.554).
38.     Шинаси Ибраһим (1826-1871) — төрек язучысы, публицист. Яңа төрки әдәбиятның нигез салучысы. Тәнзимат чорының күренекле вәкиле. Төрки әдәбиятында беренче драма әсәре — "Ша­гыйрьнең өйләнүе" комедиясе басылу Шинаси исеме белән бәйле. Төрек мәкаль һәм әйтемнәре­нең беренче җыентыгы авторы (КЛЭ.-М.Д975.-Т.8-С.722).
39.     Зыя паша (1825-1881) — төрек шагыйре, публицист. Тәнзимат чорының күренекле вәкиле. Төрек әдәбиятын европалаштыруны пропагандалаучы, аны халыкка якынайтырга өнди, телне де­мократлаштыру өчен көрәшә (КЛЭ.-М.Д962.-Т.2.-С.123).
40.     Сәгыйдулла паша (1830-1914) — бөек вәзир, госманлы дәүләт эшлеклесе. Газета мөхәррире. (İslam...-Cilt 10.-S.82-86).
41.     Кәмал Намык (1840-1888) — төрек язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Тәнзимат чоры­ның зур вәкиле. Төрек әдәбиятының формалашу һәм үсешенә булышлык итүче, мәгърифәт өчен, төрек телен яңарту өчен көрәшкән. Төрек романына нигез салучы (КЛЭ.-М.Д968.-Т.5.-С.95).
42.     Сами бәк Шәмседдин (1850-1904) — төрек язучысы, лексикограф, сүзлекләр төзүче (БСЭ.-З-е изд.-М,1978.-Т.29.-С379).
43.     Әхмәд Мидхәт (1844-1913) — төрек язучысы, мәгърифәтче. Төрек әдәбиятында кыска хикәя һәм романга нигез салучы. Сиксән әсәр авторы (КЛЭ.-М, 1962.-Т.1.-С.371).
44.     Әбуз-Зыя Тәүфик — үз иҗатында хис һәм ирекле шәхесне яклаучы, искергән, деспотлыкка нигезләнгән феодаль мөселман традицияләренә каршы көрәшкән, көчләп өйләндерү системасын тәнкыйтьләгән (Алькаева Л. О. Творчество Халида Зии Ушаклыгиля.-М.,1965.-С.1О).
45.     фазыйль — галим кешегә карата кулланыла торган эпитет
46.     игътикад — ышану, инану
47.     васита — арадашлык
48.     иттихад — фикер бердәмлеге, берләшү
49.     мәзкүр — югарыда күрсәтелгән
50.     та — хәтле, чаклы, кадәр
51.     фәүкыль-гадә — гадәттән тыш
52.     накыйс — тәмам түгел
53.     истигъмаль — куллану
54.     фозала — фазыйльнең күплек саны
55.     гадь иделмеш — ... дип саналган
56.     истихкям — чыдам
57.     тәәссеф — ачыну, үкенеч
58.     тәфсыйль — аңлатып сөйләп бирү
59.     әсляф — борынгы кешеләр
60.     ля әкальле — һич булмаса
61.     Һәдия — бүләк
62.     хәләф — киләчәк буын
63.     рәддия — кире кагу, дөрес түгеллеген күрсәтү
64.     ифтирак — аерылу
65.     хәвалә — тапшыру, йөкләү
66.     мөзакәрә — фикер алышу
67.     һәмишә — өзлексез
68.     ислах — үзгәртү, яхшыландыру
69.     тәгъмир — төзәтү, яңарту
70.     мөкәммәл — камилләшкән
71.     мөнасиб — яраклы, муафыйк
72.     гозер — сылтау, сәбәп
73.     әфкяр — фикерләр
74.     мөштак — омтылучы          -*
75.     зиядә — артык
76.     хәрис — ач күзле, комагай
77.     зөррия — буын
78.     җөмлә — барлык
79.     хәрәкат — эшчәнлек
80.     сәкәнат — тик тору
81.     сәрмая — бәя
82.     җаиз — дөрес, кирәк
83.     гарыз — тәкъдим итү
84.     дәкыйка — минут
85.     дәфгатән — кинәт
86.     тәхсил — хасил итү
87.     ноксан — хаталар
88.     икмаль — төзәтү
89.     тасхих — дөресләү.
Публикацияне
Татарстан фәннәр академиясенең
Тарих институты аспиранты Лилия Байбулатова
әзерләде