2008 1

Фаќигале язмышлар

Илебездђ XX гасырныћ азагында барган њзгђртеп корулар татар халкыныћ мђдђни мирасы белђн кызыксынуны тагы да кљчђйтеп ќибђрде. 1920-1930 елларындагы большевиклар сђясђте нђтиќђсендђ фаќигале язмышка дучар булган татар ђдиплђренећ иќатларын љйрђнњ љчен мљмкинлеклђр туды. Дистђ еллар дђвамында књп кенђ ђдиплђребезнећ исемнђре тарихыбызга кайтарылды, иќатлары ђдђбиятыбызны баета килде. Шундыйлардан — шђхес культы корбаны Фазыл Туйкин да мђдђниятебез тарихында њз урынын тапты.
Њзенчђлекле шагыйрь, талантлы драматург, тарихчы, фольклорчы, мђгърифђтче-педагог Ђхмђтфазыл Ђхмђткђрим улы Туйкин 1887 елныћ 22 июнендђ Самара губернасыныћ Бљгелмђ љязе (хђзерге Татарстанныћ Лениногорск районы) Зђй-Каратай авылында мђзин гаилђсендђ дљньяга килђ. Ђтисе Ђхмђткђрим њлеп, ќиде яшендђ ятим калган Фазыл башлангыч белемне ђнисенећ бертуган энесе — Кђрђкђшле авылы мулласы Харрас хђзрђттђн ала. Бераз вакыт Бђйрђкђ авылы мђдрђсђсендђ белем алганнан соћ Казанныћ «Мљхђммђдия» мђдрђсђсенђ укырга керђ. Анда ул татар ђдђбияты џђм журналистикасында тирђн эз калдырган шђхеслђр: Ф. Ђмирхан, В. Бђхтияров, Г. Мостафин, Н. Мамин, К. Патиев, И. Бикколов, Р. Ибраџимов (Алуши)лар белђн бер чорда укый.
1904 елда «Мљхђммђдия» мђдрђсђсенећ урта сыйныфын тђмамлагач, Ф. Туйкин туган авылына кайта. Кайтуга авыл халкына белем бирњ, аларны укыту уе белђн бертуган абыйсы Кђбир џђм ђнисенећ кече энесе Џади Фђхретдинов булышлыгында дњрт сыйныфлы башлангыч мђктђп салдыра. Дин сабагыннан тыш анда математика, география, табигать белеме, тарих кебек дљньяви фђннђр дђ укытыла. Бу эш, ђлбђттђ, кадимчелђргђ ошамый. Шикаять язып, Кђбир Туйкинны кулга алалар, ђ Џади мулла укуын дђвам итђр љчен Гарђбстанга китђ. Фазыл Туйкин тиздђн Афзал Таџиров белђн бергђлђп, Габдрахман авылында (хђзерге Ђлмђт районы) «Тирмђн» исемле кулъязма сатирик журнал чыгаруда да катнаша.
Абыйсы Кђбир тљрмђдђн кайткач, Фазылны Оренбургка алып китђ. 1906 елда аныћ «Туганнарым» исемле беренче шигыре басылып чыга1. Оренбургта да озак яшђргђ туры килми, алар яћадан туган авылларына ђйлђнеп кайталар. 1909-1910 елларда Ф. Туйкин хђзерге Сарман районы Ташлыяр авылында балалар укыта. Авыл мљгаллимнђре Ђбњбђкер џђм Гомђр Фђтхуллиннар аныћ беренче ярдђмчелђре була. Алар шђкертлђргђ Г. Тукай, М. Гафури, Н. Думави, З. Бђшири шигырьлђрен укыталар, бергђлђп яћа ќырлар љйрђнђлђр. Мђдрђсђ хуќасы Хафизетдин хђзрђт хаќга киткђч, Ф. Ђмирханныћ «Фђтхулла хђзрђт» ђсђрен сђхнђлђштереп, авылда беренче театр куялар. Ќђдитчђ укыту ќирле дин башлыкларына ошамый. «Волостьтђн чакыртып китерелгђн старшиналар, урядниклар мљгаллимнђр тора торган љйлђрдђ булалар, китапларын, шигырьлђрен, географик карталарын ќыеп алалар, Фазыл абыйны гаепле кеше дип, авылдан куалар», — дип яза Мљзђгарђфђ апа Туйкина њзенећ истђлеклђрендђ2. Шушы вакыйгадан соћ ул беркадђр вакыт Иске Минзђлђбаш авылында (хђзерге Сарман районы) мљгаллимлек итђ.
1911 елда Уфада Л. Хђкимов кирпечтђн мђчет џђм мђдрђсђ салдыра. Гарђбстаннан укып кайткан Џади хђзрђт шул мђчеткђ мулла итеп билгелђнгђч, Фазыл Туйкинны «Хђкимия» мђдрђсђсенђ укытучылык эшенђ чакыра. Уфада яшђгђн љч-дњрт елда, мљгаллимлек хезмђте белђн бергђ, аныћ иќат эшчђнлеге дђ активлаша. Бу чорда ул «Кечек тђќвид»3  џђм «Ђхкяме ислам»4 исемле ике дини хезмђт яза. Уфада Ф. Туйкин танылган язучылар М. Гафури џђм Г. Ибраџимов белђн якыннан таныша.
1912 елда Ф. Туйкинныћ 1100 дњртьюллык ќырны њз эченђ алган «Ќырлар ђхтђрисе» исемле ќыентыгы дљнья књрђ5. Ђлеге хезмђт ќырларны бер системага салып тупланган китапларныћ беренчелђреннђн санала. Шагыйрьнећ башлангыч чор иќатыныћ нђтиќђсе буларак, 1915 елда Уфада «Нардуган: Ђдђбият кичђлђре шђрђфенђ ќырлар мђќмугасы» исемле шигырьлђр китабы дљнья књрђ6. Бу ќыентыкта аныћ 16 шигыре урын алган.
1912 елныћ маенда Уфага гастроль белђн «Нур» профессиональ труппасы килђ. Труппа ќитђкчесе Сђхибќамал Гыйззђтуллина-Волжская Ф. Туйкин драмалары белђн якыннан таныша џђм аларны Оренбург, Уфа, Стђрлетамак шђџђрлђре сђхнђлђрендђ тамашачыларга књрсђтђ. Труппа, патша хљкњмђте, мљселман руханилары, полиция эзђрлеклђвенђ карамастан, халык арасында алдынгы фикерлђр таратуын дђвам итђ, моћа Туйкин пьесалары да ярдђмгђ килђ. 1912 елда иќат ителгђн сђхнђ ђсђрлђренећ берсе — «Тормыш корбаннары» драмасы7. Анда ул XX гасыр башындагы татар хатын-кызларыныћ аянычлы тормышын сурђтли џђм «кадимче аталар — мђгърифђтле балалар» проблемасын књтђрђ.
Фазыл Туйкинныћ татарлар књп яшђгђн шђџђр сђхнђлђрендђ 1912-1918 елларда яратып уйналган икенче ђсђре — «Ватан каџарманнары» драмасы8. Бу татар ђдђбияты тарихында татарларныћ 1812 елгы рус-француз сугышында катнашып, зур батырлыклар књрсђтњен объектив гђњдђлђндергђн бердђнбер драма ђсђре. Уртак дђњлђтчелекне ныгытуга, аны дошманнардан саклауга юнђлтелгђн тарихи ђсђр 1812 елгы Ватан сугышыныћ 100 еллыгын билгелђп њткђн кљннђрдђ басылып чыга. Беренче тапкыр 1912 елныћ 19 октябрендђ Казанда «Сђйяр» труппасы артистлары тарафыннан «Шђрекъ» клубында сђхнђгђ куела. Шул ук елны Уфада «Нур» труппасы тарафыннан да башкарыла. Ђдипнећ бу ике пьесасы 1912-1918 еллар арасында «Сђйяр», «Нур», «Ширкђт» џђм башка труппалар, џђвђскђр артистлар тарафыннан кат-кат уйнала.
Тарихи тема Ф. Туйкинныћ проза ђсђрлђрендђ дђ дђвам итђ. 1912 елда Болгар дђњлђтенећ ќимерелњ, туздырылу чорын тасвирлаган «Сугышчы Сатыш ђфђнде» исемле хикђясе дљнья књрђ9. «Њткђн — килђчђкнећ кљзгесе» дигђн фикердђ торган Ф. Туйкин, «Сугышчы Сатыш ђфђнде» хикђясенећ керешендђ њткђн тарихыбызны љйрђнњ џђм сђнгатьчђ гђњдђлђндерњнећ ђџђмиятен ассызыклап, болай ди: «Бер миллђтнећ тарихы нђ кадђр кић вђ ачык улса, ул миллђтнећ тђрђкъкыйсенђ шул кадђр хезмђт итдеке књз алдымызда књренеп торганлыктан, мин аннан бђхес итђргђ тиешсенмђсђм дђ, милли тарихымызныћ, караћгы бер хђлдђ уларак, ђџђмиятсез ташланып калдыгына тђђссеф итдекемне (кайгыруымны) аз гына улса да язып китђргђ телим»10. Ф. Туйкин милли темага язылган ђсђрлђрнећ аз булуына гына игътибар итеп калмыйча, тарихны гђњдђлђндергђн ђсђрлђр татар халкыныћ тђрђкъкыятына хезмђт итђргђ тиеш дигђн фикер дђ њткђрђ. Менђ шул максаттан чыгып ул матур ђдђбият љлкђсендђ дђ тарихи темага мљрђќђгать итђ. «Сугышчы Сатыш ђфђнде» хикђясе туган илгђ мђхђббђт кебек патриотик хислђр, ватанчылык, дђњлђтчелек идеялђре белђн сугарылган романтик ђсђр.
Ф. Туйкин, ђдђби ђсђрлђр язу белђн генђ чиклђнмичђ, вакытлы матбугат битлђрендђ барган тел, ђдђбият, тарих љлкђсенђ караган бђхђслђрдђ катнаша, педагогика џђм методикага караган мђкалђлђр белђн дђ чыгыш ясый.
1917 елгы Февраль революциясеннђн соћ Ф. Туйкин мљгаллимлек эшен Бљгелмђ шђџђрендђ дђвам итђ. Октябрь социалистик революциясен дђ ул шунда каршылый. Берничђ ел Бљгелмђ татар-башкорт укытучылар семинариясендђ эшли. 1918-1919 уку елында Азнакай районы Бђйрђкђ авылында укытканнан соћ, 1919 елны яћадан Бљгелмђгђ кайтып, Бљгелмђ шђџђренећ беренче џђм икенче баскыч мђктђбендђ белем бирђ. Фазыл Туйкин мђгариф љлкђсендђ актив эшлђве белђн бергђ, иќат эше белђн шљгыльлђнњен дђ дђвам итђ. Аныћ 1922 елда Казанда балалар љчен «Салих бабай» дигђн пьесасы11, 1927 елда «Чђчђн» журналында «Иделбай» поэмасы басылып чыга. Књп кенђ ђсђрлђре тљрле сђбђплђр аркасында басылмыйча, кулъязма хђлендђ кала, югала. 1920 елда Минзђлђ, Бљгелмђ џђм башка љязлђрдђ кабынып киткђн «сђнђкчелђр књтђрелеше»нђ багышланган «Мђгариф корбаннары» исемле сђхнђ ђсђре — шундыйлардан. Аныћ «Сљембикђ» џђм «Мусабай» драмаларыныћ язмышы турында да мђгълњмат бик аз. «Сљембикђ» драмасыныћ язылып тђмамлануы турында «Вакыт» газетасында белешмђ бар12. 1919 елныћ ќђендђ язылган «Мусабай» пьесасыныћ, шул ук елныћ июнь аенда Бљгелмђдђ укытучыларныћ белемен књтђрњ курсы тыћлаучылары тарафыннан шђџђр клубы сђхнђсендђ куелуы билгеле.
Ф. Туйкин кулъязма ђсђрлђрне эзлђп табу џђм љйрђнњ љлкђсендђ дђ књп эшли. Мђсђлђн, XVII йљз татар ђдђбиятыныћ књренекле вђкиле Мђњлђ Колый шигырьлђрен табып, аныћ ђсђрлђре турында беренче булып матбугатта фикер ђйтђ. Ул шулай ук Татарстанныћ хђзерге Ђлмђт районы Сљлђй авылында XIX йљз урталарында яшђгђн Вилдан Мљхђммђдьяров кебек, ђдђбиятыбыз тарихында аз билгеле булган шагыйрь турында да кызыклы мђгълњматлар теркђп калдырган. XVIII йљз татар тарихи ядкаре «Исмђгыйль ага сђяхђтнамђсе»нећ борынгы бер нљсхђсе сакланып калуда да без Ф. Туйкинга бурычлыбыз.
Ф. Туйкин «Безнећ юл» журналында басылган мђкалђсендђ Габдерђхим Утыз Имђнинећ 1797 елда Бохарадан кайтканда вафат булган хатыны Хђмидђгђ багышлап язган «Мђрсияи Хђмидђ — зђњќђте Габдерђхим ђл-Болгари» исемле мђрсиясен табуы турында хђбђр итђ13. Бу мђрсияне ул хђзерге Лениногорск районы Тимђш авылыннан, Мђњлђ Гыйрфан калђме белђн књчерелеп ќыйналган мђќмугадан табып ала.
Фазыл Туйкинныћ эшчђнлеге џђм књпчелек ђсђрлђре љчен хас булган сыйфат — тарихилык. Ул ђдђби ђсђрлђр иќат итњ, халык авыз иќатын љйрђнњ, борынгы кулъязмалар ќыю белђн бергђ, тарих љлкђсендђ эзлђнњлђр алып бару белђн дђ шљгыльлђнђ. Аныћ тарихи хезмђтлђреннђн хђзергђ кадђр сакланып калган џђм басылып чыккан бары бер генђ китабы билгеле. Ул — туганы Кђбир Туйкин белђн берлектђ язылган џђм 1919 елда Оренбургта дљнья књргђн «Тљрек тарихы» исемле хезмђт14. Дђреслек рђвешендђ тљзелгђн бу китап Октябрь революциясенђ кадђр њк языла башлый џђм љч кисђктђн торган хезмђт итеп планлаштырыла. Кызганычка каршы, бу тарихи ђсђрнећ беренче бњлеге генђ сакланып калган. Аныћ икенче-љченче кисђклђре язылганмы, юкмы — билгесез.
«Тљрек тарихы»ныћ керешендђ Туйкиннар тарих фђнен: «Фђннђрнећ ић ђџђмиятлесе, ышанычлы ќитђкчесе, яшњсмерлђребезгђ якты юл књрсђтњче маяк»15, — дип билгелилђр, мђктђп-мђдрђсђлђрдђ џђм вакытлы матбугат битлђрендђ тарихыбызга игътибар ќитмђвен ђйтеп њтђлђр. Аларча, изелгђн миллђт вђкиле булган татарларныћ тарихлары љйрђнелмђгђн, бу љлкђдђге ђџђмиятле чыганаклар да сакланмаган. Безнећ турыда башка халыкларда сакланып калган материаллар исђ, сђяси, дини максатлардан чыгып чуарлатылган. Тарихыбызныћ бик тђ томанлы булуын истђ тотып, Туйкиннар тљркилђрнећ тарих башыннан алып бњгенге кљнгђ кадђр булган чорны яктыртуны максат итеп куйганнар.
Ф. Туйкинныћ эшчђнлеге югарыда язылганнар белђн генђ чиклђнми. Аныћ Татарстанда њсђ торган њсемлеклђрнећ 350 татарча исем-атамаларын туплап, гербарийлар тљзње дђ мђгълњм.
Идел буенда 1921 елны кљчле корылык булып, илдђ ачлык хљкем итђ. Бу елларны Туйкиннар икесе дђ гаилђлђре белђн Зђй-Каратайга кайтырга мђќбњр булалар. Анда Ф. Туйкин авыл мђктђбендђ укытуын дђвам итђ. Ђ 1923 елны яћадан Бљгелмђгђ ђйлђнеп кайта џђм беренче баскыч совет мђктђбендђ укыта башлый. Бер њк вакытта Бљгелмђ кантоны мђгариф бњлегендђ инструктор вазифасын башкара. 1926 елда ул Бљгелмђ икенче баскыч совет мђктђбенђ књчђ. Монда аћа танылган тарихчы Џади Атласи белђн бер мђктђптђ укытырга туры килђ. Бергђ эшлђњ дђверендђ Фазыл Туйкин, шул мђктђпнећ мљдире булган абыйсы Кђбир џђм Џади Атласи арасында тыгыз элемтђ урнаша. Очрашулар вакытында алар татар мђктђплђренећ артталыгы, телебезнећ чисталыгы ќитмђњ, орфографиянећ камил булмавы кебек мђсьђлђлђр тирђсендђ бђхђслђр коралар. 1929 елны Џ. Атласи миллђтчелектђ гаеплђнеп кулга алынгач, Бљгелмђ икенче баскыч мђктђбендђ аныћ белђн бергђ эшлђњче књп кенђ укытучылар, шул исђптђн Фазыл џђм Кђбир Туйкиннар да, џђртљрле эзђрлеклђњлђргђ дучар була. Шул сђбђпле Ф. Туйкин бу мђктђптђн китеп, Бљгелмђ педагогия техникумына мљгаллим булып урнаша. 1931 елны миллђтчелектђ гаеплђнеп, ул беренче тапкыр кулга алына џђм Казанныћ беренче номерлы тљрмђсендђ алты ай утыра. Гаепсез дип азат ителгђннђн соћ, Зђй-Каратай авылына кайта. Чљнки Ф. Туйкин кулга алынгач, туендыручысыз калган гаилђсе ђнисе янына авылга књчеп китђ. Туган авылында аћа озак укытырга туры килми, 1932 елныћ кљзендђ ул Ђлмђт районыныћ Габдрахман авылына сљргенгђ ќибђрелђ. Биредђ Ф. Туйкин икенче баскыч мђктђбендђ татар теле, география, ќыр дђреслђрен укыта башлый.
1931 елда кулга алынудан соћ, Ф. Туйкин љчен авыр кљннђр башлана. Аныћ хезмђтлђрен бастырмыйлар. Бу елларда ул бар кљчен халык авыз иќатын ќыюга юнђлтђ, шигырьлђр дђ язгалый. Туганнарында гына сакланып калган бу шигырьлђрдђ колхозлашу чоры, књмђк тормыш, бђхетле килђчђк кебек темалар яктыртыла.
1937 елныћ 1 гыйнвар кљнендђ Фазыл Туйкин янђ кулга алына. Хђрби трибунал аны њлем ќђзасына хљкем итђ џђм бљтен гомерен туган халкына хезмђт итњгђ багышлаган ђдип 1938 елныћ 15 февралендђ «халык дошманы» дип атып њтерелђ. Аныћ њзе белђн бергђ китапларын, кулъязмаларын да алып китђлђр. Халык арасындагы язмалары да шул елларда юк ителђ, чљнки џђркем «халык дошманы» булып, ќавапка тартылудан курка. Шулай итеп, хђзерге кљндђ татар халкыныћ мирасы булырдай хезмђтлђр эзсез югала.

ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Туганнарым // Фикер. – 1906. – 24 декабрь.
2. Мљзђгарђфђ Туйкина истђлеге (1987) Лениногорск шђџђренећ «Сугышчан дан» музеенда саклана.
3. Туйкђ Ф. Кечек тђќвид. – Казан, 1913. – 14 б.
4. Аныкы ук. Ђхкяме ислам. – Казан, 1914. – 331 б.
5. Аныкы ук. Ќырлар ђхтђрисе. – Казан, 1912. – 178 б.
6. Аныкы ук. Нардуган: Ђдђбият кичђлђре шђрђфенђ ќырлар мђќмугасы. – Љфе, 1915. – 24 б.
7. Аныкы ук. Тормыш корбаннары. – Љфе, 1912. – 50 б.
8. Аныкы ук. Ватан каџарманнары. – Казан, 1912. – 88 б.
9. Аныкы ук. Сугышчы Сатыш ђфђнде. – Казан, 1912. – 31 б.
10. Шунда ук. – Б. 2.
11. Туйкђ Ф. Салих бабай. – Казан, 1925. – 12 б.
12. Вакыт. – 1914. – 17 декабрь.
13. Туйкђ Ф. Тузанлы шњрлеклђрдђн // Безнећ юл. – 1928. – № 9. – 42 б.
14. Туйкин К., Туйкин Ф. Тљрек тарихы. – Оренбург, 1919. – 128 б.
15. Шунда ук. – Б. 2.

Эльмера Галимќанова,
филология фђннђре кандидаты