2002 1/2

Миллђт џђм тљрек татар тарихы

«Гасырлар авазы» журналыныћ 1998 елгы 1/2, 2000 елгы 3/4 саннарында књренекле галим, татар зыялысы, тоталитар режим корбаны Галимќан Шђрђфетдин улы Шђрђфнећ тормыш юлына, эшчђнлегенђ кагылышлы кызыклы џђм халкыбызныћ тарихын љйрђнњ љчен файдалы чыганаклар нђшер ителгђн иде. Г. Шђрђф — књпкырлы галим-педагог. Дљресрђге, энциклопедик галим, бик яшьли ќђмђгать эшлђрендђ катнашып, тљрле љлкђлђрдђ ачык итеп њз фикерен ђйтђ алган зыялы.

Билгеле булганча, XX гасыр башыћда татар зыялылары арасында "миллђт" тљшенчђсен аћлатучы љч тљрле караш туаI.

Беренче караш вђкиллђре "миллђт" герминыныћ бљтен мљселманнарны аћлатуын раслый, икенчелђр бу атама астында бљтен тљрки халыкларны берлђштерђ. Љченче карашны Г. Шђрђф карашы дип тђ ђйтергђ була. Бу караш иялђре "татарчылар" исемен йљртђлђр, чљнки алар татар миллђте хакында сњз алып баралар. "Аћ" журналы 1914 елда чыккан бер санында укучыларына мљрђќђгать итеп, "Миллђтне ничек аћлыйсыз?" дигђн сорау куя. Моћа ќавап рђвешендђ Галимќан Шђрђф њз чиратында "Ничек аћларга?" исеме астында њзенећ зур булмаган, ђмма "миллђт" атамасыныћ нђрсђ аћлатуын, нинди ђџђмияткђ ия булуын бђян иткђн мђкалђсен бастыра. Монда ул миллђтнећ тљп сыйфатларын атый.

"Миллђтне ничек аћлыйсыз?" — дигђн сорауга бњген дђ ќићел генђ ќавап бирњ мљмкин тњгел. Элек без файдаланган "миллђт" тљшенчђсенећ И. Сталин билгелђмђсе конкрет сђяси-идеологик максатлардан чыгып бирелгђн. Ул исђ бљтен миллђтлђрнећ оешу тарихларын џђм чынбарлыкларын объектив рђвештђ чагылдырмый, чљнки ул империячел идеология файдасына ќайланган.

Г. Шђрђф фикеренчђ, тел, нђсел, тарихи кардђшлек, милли вљќдан, бер-беренђ якынлык тойгысы, бер-беренђ бђйлђнгђнлекне хис итњ — миллђтнећ тљп сыйфатлары. Галимќан Шђрђф миллђтнећ дђњлђтне барлыкка китерњдђге џђм аны ныгытудагы мљџим роленђ игътибар итђ. Ул миллђт булып яшђр љчен тел охшашлыгыныћ гына ќитмђгђнлеген ассызьислап њтђ.

Г. Шђрђф раславынча, дин џђм ватанныћ бер булуы гына миллђтне барлыкка китерми. Мђсђлђн татарларныћ руслар белђн ватаннары бер, лђкин бу ике халык бер миллђтне тђшкил итми. Дин берлеге белђн дђ шулай. Эфиопия мљселманнары џђм Идел-Урал мљселманнары бер миллђт санала алмыйлар.

Ул шулай ук миллђт булып хђрђкђт итњнећ кирђклеген дђ књрсђтђ. Башка халыклардан мђдђни, икътисади џђм сђяси яктан артта калмас љчен дђ миллђт кирђклеген яза.

"Без шималь тљреклђребез, без тљреклђрбез, без ислам динен кабул иткђн урыс дђњлђте кулы астына кергђнбез. Халыкларныћ якынлыклары дин вђ ватан берлегеннђн, алар белђн бђйлђнгђнлеклђреннђн дђ тора. Шул тђртиптђн караганда Казан артындагы керђшеннђр безгђ Гарђбстан мљселманнарыннан, џиндстан мљэминнђреннђн дђ якынрак булулары књренђ... безнећ моћа кадђр керђшеннђрне читтђрђк књреп Гарђбстаннан килгђн бђдђвилђрне шатлык белђн каршы алуыбыз бездђ миллђт хисенећ њсмђгђнлеген, дин фанатиклыгы астыннан чыга аямаганыбызны гына књрсђтђ". Бу џич кенђ дђ татарныћ књћел хисе Гарђбстан тљреклђре ягында булмау тњгел, киресенчђ, ватан, тел, тарихи янђшђ яшђгђн халык белђн исђплђшњ, хљрмђт итњ турында сњз бара. "Яхшы књрше туганыћнан якын", — ди бит халык. Монда инде туган туфракны "миллђтнећ ќђгърафи шђкелен" дђ истђн чыгарырга ярамый. Без шималь тљреге булсак, бер тљрле була, гомуми тљрек булсак, бљтенлђй икенче шђкел ала", — ди Г. Шђрђф.

Миллђт булганда безнећ башта татар булуыбызны, аннан соћ гына шималь тљреге, ягъни тљньяк тљркисе, аннан соћ тљрки булуыбызны, алардан соћ гына мљселман вђ гомуми адђм баласы булуыбызны ђйтђ.

Миллђт њсешенећ, куђтенећ аныћ милли ђдђбияты, милли музыкасы, милли сђнгате, милли тарихына да бђйлђнгђнен ачып сала. Бу фикер аныћ шушы чорда нђшер ителгђн Зђки Вђлидинећ "Тљрек-татар тарихы" исеме белђн нђшер ителгђн хезмђтенђ язган "ќентеклђвендђ" (рецензиясендђ) књренђ. Г. Шђрђфнећ бу мђкалђсе дђ озак еллар дђвамында тарихчылар тарафыннан файдаланылмады, чљнки бу фикерлђр "халык дошманы" тарафыннан ђйтелгђн иде. Чынлыкта исђ болар милли тарих љчен бик кыйммђтле. Г. Шђрђф милли тарихныћ туып килњен џђм аныћ миллђт љчен ђџђмиятен ассызыклап ђйтђ. Зђки Вђлидинећ хезмђтенђ бђя биреп, ул аны "татар тарихын бер системага китерњ юлында беренче тђќрибђ" дип бђяли, хезмђттђге ялгышлыкларга да туктала. Мђсђлђн, китапта Чыћгыз ханга кадђр булган тљрки дђњлђтлђргђ тиешле књлђмдђ урын бирелмђвен ђйтђ. Угыз (Модђ), Этил (Атилла) кебек "каанлар"га књбрђк урын бирергђ иде, борынгы тљркилђрнећ диннђрен тулырак тасвирларга иде, ди. Шулай ук Чыћгыз ханга карата булган ућайсыз фикерлђрен дђ ђйтђ.

Бу рецензиянећ фђнни џђм публицистик ђџђмияте XXI гасыр башында да югалмаган, чљнки 1917 елдан соћ татар халкыныћ тарихы махсус рђвештђ бозып язылды. XX гасыр башындагы кебек њк, XXI гасыр башында да књп проблемаларны яћабаштан љйрђнњ, аћлату талђп ителђ. Бу эш бигрђк тђ яћа дђреслеклђр булдыру љчен кирђк. Дљрес язылган дђреслек, шифалы дару шикелле, миллђтнећ узаћын њстерђ, ныгыта.

Њзаћныћ њсњ тарихы хђтер белђн бђйлђнгђн. Тарихи хђтерне ќимерњ миллђтнећ рухын, њзаћын ќимерњгђ китерђ. Ђ милли њзаћныћ ќимерелње, њз чиратында, миллђтнећ бетњенђ алып бара. Шућа књрђ миллђтне ќимерергђ телђгђн хакимият ул миллђтнећ хђтерен, фикер йљртњ сђлђтен, сњз ђйтњ мљмкинлеген бетерђ. Тарихи мирасыбызны џђрьяклап љйрђнгђндђ, тарихи хђтеребезне яћартып торганда гына татар миллђте њсђ, ныгый, алга бара ала.

Боларныћ барысын да истђ тотканда, Галимќан Шђрђфнећ "Ничек аћларга?" џђм Зђки Вђлидинећ "Тљрек-татар тарихы"на язган рецензиясендђге фикерлђре безнећ татар миллђте, аныћ бай тарихы љчен бик тђ файдалы икђнлеге кљн кебек ачык.

Укучылар игътибарына Г. Шђрђф тарафыннан язылган ђлеге ике мђкалђне тђкъдим итђбез.

I. Бу мђсьђлђ бњген дђ бик актуаль.  "Миллђт" тљшенчђсенђ карата кызыклы фикерлђр матбугатыбыз битлђрендђ еш књренђ. (Карагагыз: Рђмзи Ногмани. "Миллђт" тљшенчђсенђ карата фикер // Ватаным Татарстан.-2001.-9 ноябрь).

Миллиятне ничек аћлыйсыз?

 1. Нђселлђре бер, тарихлары бђйлђнгђн, теллђре якын халыклар бер миллђт тђшкил итђлђр. Шул халыклардагы бер-беренећ якынлык тойгысы, бер-беренђ бђйлђнгђнлеклђрен хис итњлђре - миллият дип атала.

Миллђт ђџеллђрен нђсђб, тел вђ тарихлары берлђ бђйлђнгђнгђ, аларныћ гомуми гадђт вђ йолалары берлђ гомуми дога вђ телђклђре була.

2. Миллиятнећ хђзердђ халыкларныћ тормышында зур ђџђмияте ђњвђлдђге кеби тарихта да ђџђмияте булган; дђњлђтлђрнећ књтђрелњ вђ тљшњлђре књп вакытта миллият хисенећ књтђрелњ вђ тљшњеннђн килгђн. Германия урындагы аерым вакытта џичбер ђџђмиятлђре булмаган ђллђ ничђ йљз вак хљкњмђтлђрне берлђштереп хђзергђ бњтђн халыкларны њзенећ кырыйдагы куђте берлђ куркытып торган, фђнгђ ић књп хадимнђр ќитештергђн, мђдђни вђ икътисади тормыш берлђ халыкларныћ ић алгы сафларында торган бер дђњлђт, бер мђмлђкђт ясаган нђрсђ - миллият, ђњвђлдђге кеби, Италияне берлђштереп бу кљндђге бљек дђњлђтлђр арасына керткђн нђрсђ дђ - миллият хиседер. Миллиятнећ бу кљндђге халыкларныћ тормышындагы ђџђмиятенђ соћгы Балкан фаќигалђре ќитђрлек дђлил була алыр.

3. Миллиятнећ ђсаслары; тђгърифтђ ђйтелгђнчђ, тел якынлыгы, нђсел якынлыгы вђ тарихи кардђшлектер. Тел вђ нђселлђре безнекенђ якын булмаган гарђп, рус, фарсылар Гарби Аурупа халыклары берлђ бер миллђт тђшкил итђ алмаячаклары кеби, нђсел вђ тарихлары безнекеннђн башка булган, теллђре генђ туры килешкђн Кырым вђ Тљркестандагы бђгъзы килмешђк халыклар да безнећ берлђ бер миллђт була алмыйлар; шулай ук Дунай болгарлары хакында: кайберлђре Идел болгарларыннан аерылган, алар берлђ бер нђселдђн дип, нђсел вђ тарих якынлыгын књрсђтсђлђр дђ, хђзергђ аларныћ теллђре безнекенђ бљтенлђй башкаланган, имля вђ теллђре якынайган булганлыктан алар да безгђ миллђт ќђџђтеннђн кушыла алмыйлар. Гомуми бер миллђт тђшкил итђр љчен тел, нђсел вђ тарих кардђшлегеџђр љчесе лљзњм нђрсђлђрдер.

4. Миллиятнећ дин вђ ватан кеби ќђмгылђргђ дђ, икътисади хђл вђ кђйфият берлеге кеби ќђмгылђргђ дђ џич мљнђсђбђте булмаска тиеш. Миллђт њзе ватан вђ дин кеби тулы хаклы бер ќђмгъ. Ватаннарыбыз бер булганнан гына бездђ русларга милли якынлык булуы мљмкин булмаганы кеби диннђребез бер булганнан гына Хђбђшстан мљселманнары да безнећ берлђ бер миллђт була алмыйлар. Миллђт мђхкњме я хакиме булуныћ да миллият хисенећ куђтле я азлыгына катышы юк; тик миллђт мђхкњмнђрендђ миллият тыштан караганда гына књбрђк књренђ: миллђт хакимнђре њзлђренећ милли телђклђренђ, милли йомышларына ачыктан-ачык дђњлђт вђ мђмлђкђт исеменнђн дђ эшли алалар, миллђт мђхкњмнђре исђ џђрбер милли эш вђ йомышларны миллђт исеменнђн генђ эшлђргђ мђќбњр булалар.

5. Искедђн калган тарихи язуларыбызда бабаларыбызныћ "тљрек" булулары берлђ мактанулары, Чыћгыз хан Гаребкђ гаскђр ќибђргђндђ: "Бер тљрек углы књрсђгез, аны башкалар кулы астыннан књтђрелдерми калмагыз!" - дип ќибђрде. Гомумђн иске татар, магул тљрек хљкњмђтлђрендђ тљрек-татар нђселеннђн булган кешелђргђ бљтенлђй башка мљгамђлђ булуы - безнећ бабаларыбызда да миллияткђ охшаш бер нђрсђ булганыны књрсђтђлђр; ђмма диннђргђ бертигез караулары, дин аермасы алар љчен ђџђмиятле нђрсђ булмаганын књрсђтђ. Аннан соћгы гасырларда ислам тђэсире астында халкыбыз дингђ тиешеннђн артык бирелеп китсђлђр дђ, соћгы вакытта милли шагыйрь, милли ђдип, милли мљђррих, милли халык Хадимнђребез ќитешђ башлауга безнећ дђ дин васыйлыгы астыннан чыгып, миллият буйсынуы астына керђ башлаганыбызны књрсђтђ.

6. Милли вљќдан - њзећне миллђтнећ бер кисђге итеп хис итњ, миллђтнећ гомумђн књтђрелњ вђ тљшњенђ њз шђхесе књтђрелњ вђ тљшњеннђн артыграк итеп вђ миллђтнећ џђр Фђрденећ књтђрелњ вђ тљшњенђ њз књтђрелњ вђ тљшњенђ мљсави итеп хис итњдђн вђ шулай хис итњгђ тырышудан гыйбарђттер.

7. Миллият хис берлђ тарих, тел вђ нђсел якынлыгы булган халыкларга файда вђхезмђт итњ бђйлђнгђнгђ, миллиятнећ файдасын инкяр итђргђ мљмкин тњгел. Башка халыкларда шул миллият хисе булып торган мљддђттђ, алардан мђдђни, икътисади вђ сђяси ќђџђтлђрдђ уздырмавыбыз, артта калмавыбыз љчен безгђ дђ миллияттђн башка киченергђ џич мљмкин тњгел, миллиятнећ ђсаси кирђклеге я кирђк тњгеллеге исђ башка мђсьђлђ.

8. Без татарларбыз, без шималь тљреклђребез, без тљреклђрбез, без ислам динен кабул иткђн вђ урыс тђбђгалегенђ кергђнбез. Халыкларныћ бер-беренђ якынлыклары тљрле дђрђќђдђ була; шућа карап миллђт ќђмигын да кићђйтергђ вђ тарайтырга мљмкин. Бер ќђмгыятьнећ безгђ якынлык вђ ераклыклары тњбђндђге фиркалђрнећ кайсына каравына] мђрбуттыр: а) татарлар, б) шималь тљреклђре, в) тљрек халыклары, ќ) дин вђ ватан берлеге илђ бђйлђнгђн халыклар, х) алар берлђ бђйлђнмђгђн халыклар. Шул тђртиптђн караганда Казан артындагы керђшеннђр безгђ Гарђбстан мљселманнарыннан да вђ џиндстанмљэминнђреннђн дђ якынрак булулары књренђ. Соћгы вакытта чуваш вђ керђшеннђр арасында да миллият хисе кузгала башлап, њзлђренећ татарларга якынлыкларын ачарга, књрсђтергђ тырышучылар вђ аларны татарларга якынайтырга телђњчелђр булуы да буфикерне тђэкид итсђ кирђк. Безнећ моћа кадђр керђшеннђрне читрђк књреп, Гарђбстаннан килгђн бђдђвилђрне шатлык берлђ каршы алуыбыз, бездђ миллият хисе ќитђрлек иплђнмђгђн, дин тђгассыбы астыннан чыга алмаганыбызны гына књрсђтђ. Алай да, хђзер Гарђбстан њзенђ автономия алырга дип тљреклђргђ каршы сугыша башласа, мин џђрбер татарныћ хисе, мђхђббђте тљреклђр тарафында булачагына ышанам. Гомуми миллият безне ић алдан татар, аннан соћ шималь тљреге, аннан соћ тљрек булырга, алардан соћ гына мљселман булырга вђ гомуми адђм баласы булырга мђќбњр итђргђ тиеш.

9. Миллђтнећ ќђгърафи шђкеле дђ шућа карап њзгђрђ. Без шималь тљреге булсак, бер тљрле була, гомуми тљрек баласы булсак, бљтенлђй икенче шђкел ала.

10. Њткђн кљннђребездђ, тарихыбызда шатлыклы сђхифђлђр дђ, кайгы сђхифђлђре дђ бар: Чыћгызныћ дљньяны селкеткђндђге куђте, Аксак Тимернећ бњтђн тирђ-яктагы мђмлђкђтлђргђ, идарђлђренђ имля итеп торгандагы шђњкђте никадђр шатландырса, аларныћ Хђлђфлђренећ њзара сугышлары, бер-берен изњлђре шул кадђр кљендерђ. Юлына бер алтын биреп Фирдђњси кеби даџилардан, фарсы ђсатыйрларыннан зур поэмалар яздыручы Мђхмњд Газнђвилђребез, фђн вђ милли татарга хидмђт итеп бљтен гомерлђрен њткђргђн Олугбђк вђ Ђбелгази Баџадур ханнарыбызныћ, гарђп мђдђниятенећ таќында алмаз таштай ялтыраган Ибне Сина, Фарабиларыбызныћ исемнђрен ишеткђндђ, ђсђрлђрен укыганда никадђр шатлансак та; њзебезнећ тљрек теле, тљрек тарихы, иске тљрек мђдђниятенђ ќитђрлек ђџђмият биргђн кешелђрнећ чыкмавына, књбесенећ тљрек телендђ язуны бер кимчелек санауларын књргђч кайгырмыйча, кљенмичђ дђ китђргђ мљмкин тњгел.

11. Миллђтебезнећ соћгы 10-15 елда алган гыйлем вђ мђгарифкђ омтылу юлы, дин тђгассыбы астыннан чыгып миллият тђэсире астына керђ башлавы, аныћ килђчђккђ куђт ќыя башлаганын вђ мљстђкъбђле якты вђ књћелле икђнен књрсђтђ.

12. Ђдђбиятта миллият - ђдип вђ шагыйрьлђребез тарафыннан књбрђк милли теллђрне књрсђтњ, милли тормыштан алынган лђњхђлђр бирњдђ вђ ђсђрлђренђ милли тарихтан тема(мђњзугъ)лар алу да булырга тиеш. Ђдђбиятыбызда алгы икесе булса да, соћгысы књренми. Милли тарихтан алынып язылган кулга тотарлык бер ђдђби ђсђребез булмавы ђдђбиятыбызныћ ић зур кимчелеклђреннђн саналырга тиеш.

Мђктђптђ миллият - милли тел, милли тарихка ђџђмият бирелњдђ, мђктђплђребездђ милли кљйлђр берлђ ќыр дђреслђре кертелњ дђ булырга тиеш. Моћа кадђр мђктђптђ миллиятебез абыстайныћ ђњвђл сыйныфларда имля яздыру, берђр кђррат китап укытып чыгарудан узмаса да, соћгы елларда зуррак мђдрђсђлђребездђ татар сарыфы вђ нђхње, татар тарихы, татар ђдђбияты вђ ђдђбият тарихы укыла башлавы вђ шућа кирђкле дђрес китапларыныћ акрын-акрын ђзерлђнђ башлаулары - чынлап шатландырырлык эшлђрдер.

Сђнгатьтђ миллиятне исђ, милли рђсем, милли архитектураларыбыз булганчы, алар татар телђгенђ, татар књћеленђ муафыйк ђсђрлђр бирђ башлаганчы књтђрергђ туры килер. Милли музыкабыз матур, моћлы; њзенећ йљрђклђребезгђ тия торган хосусыятьлђре дђ бар, лђкин хђзерге музыкантларыбыз књп булса гитара я мандолинага иске гармунчыларыбыздан књчереп уйнаудан узмаганга, милли музыкабызныћ да тђртипкђ салынып, кеше рђтенђ керњенђ, тђртипле, милли оркестрлар ясалуына, яхшылап музыкальный образование алган кешелђребез љлгергђнче кљтђргђ кала. Казан вђ Петербургтагы музыка мђктђплђрендђ укучы туташ вђ егетлђребез берничђ данђ бар: љметтђ калабыз.

13. Бабайлар "бђндђ ни телђми, язык йибђрми" дигђннђр. Миллђтебез љчен хђзергђ ић беренче телђк, билгеле, мђдђни вђ икътисади књтђрелњ булырга тиеш. Моннан башка да миллђт љчен матур, књћелле телђклђр књп, лђкин аларны ... барыбер "язык ќибђрмђс" дип язмый торырга, тик књћелдђ сакларга мђќбњрбез.

Ќан Шђрђф.
Аћ.-1917.-№ 2.

 "Тљрек-татар тарихы"
(Зђки ђфђнде Вђлиди ђсђре. 1915 елда Казанда басылган1)

Татарларда милли рух књтђрелђ башлау берлђ милли тарихыбызны белергђ кызыгучылар да арта башлады. Милли рух, башта мђктђплђребезгђ милли телне кертсђ, инде милли тарихны да кертеп бара. Хђзер дђ милли тарихныћ мђктђплђребезнећ тарих берлђ берникадђр таныш булуларына гына мђњкуфдер2.

Соћгы ун елга кадђр тарихыбыз берлђ танышыр љчен телебездђ ќитдирђк бары ике мђнбђгъ бар иде: берсе Ђбелгази Баџадур ханныћ "Тарихе шђќђрђи тљрек" дигђн китабыныћ Казан теркисенђ тђрќемђсе (Габделгаллђм Фђезхан угылыныћ тђрќемђсе булып, 1891 елда Казанда басылган), икенчесе Шиџаб хђзрђт Мђрќанинећ "Мљстафадел-ђхба-р"ы иде.

Алардан башка Казан теркисендђ "Тђварихы Болгария", "Кыйссаи Чыћгыз вђ Аксак Тимер", "Шђќђрђ"лђр, "Чыћгыз хан"нар вђ "Ќамигыттђварих тђрќемђсе" кеби ђсђрлђр булса да, болар тарихи ќђџђттђн ђџђмиятсез, књбесенчђ хорафат вђ хикђялђр берлђ тулган, баштагы икесе генђ халык арасында таралган иде.

Соћгы ун ел эчендђ исђ, милли тарихыбызга гаид ђсђрлђр байтак арттылар вђ џаман да артмактадыр. Ђсђрлђрнећ саны гына артып калмыйча, мљндђриќђлђре ќђџђтеннђн дђ бик тиз тарикъ њтњлђре, бу юлда эшлђњчелђребезнећ кљннђнкљн књбђюлђре - шатлык, лђкин эшлђнмђгђн, тикшерелмђгђн, љсте тузан вђ пычрак берлђ капланган тарихыбызныћ тиздђн ќанлану, аякка басуын вђ читлђр тарафыннан ташланган пычраклардан арулануын тиздђн књрњ љмиден бирђ.

Хђсђнгата хђзрђт Габђши њзенећ "Мљфассал тарихе кауме тљрки" вђ аннан соћ чыккан "Мохтђсары тарихы кауме тљрки" вђ "Тљрек ыруглары" исемле ђсђрлђрендђ тљрек кавемнђренећ элекке хђллђрен тђгаен итђргђ телђсђ, Ризаэтдин хђзрђт "Шура"дагы мђкалђлђре вђ кыйммђтле "Асар"ы илђ элекке вђ соћгы милли тарихыбызда ђџђмиятле урын тоткан аерым шђхеслђр вђ аларныћ фђгалиятьлђре илђ таныштырды. Гайнетдин Ђхмђревнећ хезмђтлђре Болгар вђ Казан заманнарыныћ књп якларын ачтылар. Џади ђфђнде Атласи "Сибирия тарихы"н язды. Лђкин 1912 елга кадђр телебездђ тљрек халыкларыныћ тарихын иске дђверлђрдђн алып соћгы вакытка кадђр китергђн, фђндђ мђкъбњл ысуллар илђ бер ќепкђ тезгђн, тљрле дђверлђрнећ бер-бере илђ мљнђсђбђтен тђгаен иткђн ђсђр юк иде. Бу хђл мђктђп вђ мђдрђсђлђргђ милли тарихныћ кереп, урнашып китње љчен бик зур манигь булып тора иде.

Яшь мљђррихлђребездђн Зђки ђфђнде Вђлидинећ 1912 ел башында чыккан "Тљрек вђ татар тарихы" исемле, "Миллђт" кљтепханђсе тарафыннан нђшер ителгђн ђсђре тарихыбызга гаид материалны фђнни ысуллар илђ ќыеп бер тђртипкђ кую, бер системага китерњ юлында беренче тђќрибђ иде. Зђки ђфђнде монда, югарыдагы ђсђрлђрдђ булган мђгълњматны бер ќепкђ тезњ берлђ генђ калмый, аларда булмаган, татар укучылары љчен яћа булган байтак мђгълњматлар да керткђн, тарихыбызга гаид Шђрекъ вђ Гаребтђ басылган бик књп ђсђрлђр вђ мђкалђлђр илђ таныштырган иде.

Билгеле, беренче тђќрибђ булганлыктан Зђки ђфђнденећ бу ђсђрендђ ялгыш юлдан киткђн урыннары, дљрес булмаган карашлары да аз тњгел. Лђкин, алай да булса, беренче адым булганлыктан, тарихыбызныћ њз телебездђ эшлђнњ юлында бу ђсђрнећ ђџђмияте игътираф ителергђ тиештер.

Бу ђсђр њзе артыннан озакламый Г. Баттал ђфђнденећ "Татар тарихы" дигђн ђсђрен тудырды. Г. Баттал ђфђнденећ ђсђре тљзелеш, тел вђ бњксђме берлђ мђктђптђ укыту љчен Зђки ђфђнденећ югарыда мђзкњр ђсђренђ караганда ућайрак булса да, мљндђриќђсе берлђ татар матбугатында булмаган бер нђрсђне бирњ тњгел, Зђки ђфђнде тарихыннан соћ артка таба бер адым иде. Бу ђсђрдђ тарихыбызныћ бары бер кисђге - XII гасырдан башлап XVI гасырга кадђр булган бер кыйсеме генђ књрсђтелђ, бу ике арада да байтак ђџђмиятле моментлар тљшерелеп калдырыла. Ђсђр љчкђ бњленгђн: болгарлар хакында (књбрђк этнографиялђренђ гаид мђгълњмат) - 12 сђхифђ, татарлар хљкњмђте - 45 вђ Казан патшалыгы - 40 сђхифђ. Бљтен ђсђр, гњя Болгар хљкњмђте тљзелгђнчегђ кадђр татарларныћ, бабаларыбызныћ тарихы булмаган, Казан ханлыгы беткђннђн соћ да аларныћ тарихы юк дигђн тђэсирне калдыра. Ђсђреннђн књренгђнчђ, мљђллиф тарихыбызга гаид ђсђрлђрдђн татарчада чыкканнарын гына књреп, ђсђрне шулар буенча гына язган булырга кирђк. Телебездђ булган ђсђрлђрнећ џђммђсендђге гаеплђр Баттал ђфђнденећ тарихына да књчкђннђр. Чыћгызга кадђр тарихыбызныћ телебездђ ќитђрлек эшлђнмђгђн, татарча китапларда бу турында мђгълњмат аз булуына карап мљђллиф туктап калмаган, тоткан да, тарихыбызныћ ул кыйсемен ташлап калдырган. Болгар вђ башка тљрек-татар халыкларыныћ нђселлђре вђ бер-беренђ мљнђсђбђтлђре турысындагы фикерлђреннђн дђ, мљђллифнећ бу хактагы фђнни агымнар берлђ тљпле рђвештђ таныш тњгеллеге књренђ.

Г. Баттал ђфђнде тарих мљтђхассыйсы булмаганлыктан, бу ќитешсезлеклђр љчен, билгеле, аны гаеплђргђ мљмкин тњгел. Мђйданда мђктђплђрдђ дђреслек урынында истигъмаль итђрлек бер китап та юк вакытта чыгарылганга, анысына да рђхмђт укырга гына туры килђ. Баттал ђфђнде тарихында бик зур ќитешсезлеклђр булганга, Зђки ђфђнденећ 1912 елда чыккан тарихы да дђреслек љслњбендђ язылмый, тарих мљгаллимнђре файдаланырлык рђвештђ язылганга, яхшырак тљзелгђн яћа бер милли тарих дђреслегенђ зур ихтыяќ бар иде. Шуны књзгђ алып булса кирђк, Зђки ђфђнде Вђлиди мђктђплђребез љчен "Кыскача рђсемле тљрек-татар тарихы" исемендђ дђреслек нђшер итте. Безнећ ќентеклђячђк ђсђребез бу ђсђрдер.

Ђсђрнећ тышына "Беренче ќљзьэ" дип куелган. Иншалла, башка ќљзьэлђре дђ чыкса кирђк. Мљђллиф, мљкаддимђсендђ тарих љчен мљфассал харита да нђшер итђргђ вђгъдђ итђ. Ђсђр зур кулда, 136 битлек булып, Казанда "Љмид" матбагасында басылган. Ђсђр дњрткђ бњленгђн: 1) иске заманда тљрек халкы -13 сђхифђ; 2) тљреклђр вђ исламиять -17 сђхифђ; 3) тљрек илђ магуллар шђњкђте дђверендђ - 73 сђхифђ; 4) вак ханлыклар џђм тљрек иле Шђњкђтенећ тљшње - 31 сђхифђ.

Ђсђрдђ ђлегђ чаклы чыккан тарихларыбызда булмаган берничђ артыклык бар:

1. Милли ќиџангирлђребезнећ ић зурларыннан берсе булган Аксак Тимернећ шђхесенђ, хљкњмђт тљзњенђ вђ аныћ балалары гасырына зур ђџђмият биреп тукталынган. Ђлегђ кадђр безнећ тарихларыбызда аћа махсус туктап тормыйча, кырыйлап кына њтђлђр иде.

Шиџаб хђзрђт "Мљстђфадел-ђхбар"да Тимергђ махсус тукталмаган кеби, Ризаэтдин хђзрђт тђ њзенећ "Шура"сында милли тарихтагы књренгђн шђхеслђребезнећ тђрќемђи хђллђрен язганда Аксак Тимерне калдырып њткђн, Зђки Вђлиди дђ беренче тарихында шулар артыннан барып булса кирђк, Тимернећ тарихын тљшереп калдырган иде3. Шул материаллар буенча дђреслеген тљзегђн Г. Баттал ђфђнде дђ, билгеле, тарихыбызныћ бу бњлеген тљшереп калдырган иде. џђммђ тарихларыбызда Аксак Тимер, тљзегђн хљкњмђте вђ балаларыныћ тарихы булмавы зур бер китек вђ ќитешсезлек булып тора иде. Мљђррихлђребезнећ шундый бљек бер батыр, заманында дљньяны тетрђткђн Ќиџангиребез яныннан ят књреп, тиешле сђламне бирми њтњлђре ихтирамсызлык булуы кеби, башкалар берлђ таныштырганда бабаларыбызны бу ќиџангир берлђ таныштырмый калдыру да књћелгђ ќинаять кеби тоела иде. Зђки ђфђнденећ соћгы тарихында бу бушлыкныћ тутырылуын шатлык берлђ књрсђтеп китђбез.

2. Ђсђрдђ тљрек халыкларында тљрле дђверлђрдђ мђдђният дђрђќђлђрен књрсђтеп китњгђ зур ђџђмият бирелгђн вђ китапныћ бу бабларында бик књп материал кергђн. Хосусан, мљђллифнећ уйгурлар вђ магуллар дђверендђге мђдђният (мђгариф вђ ђдђбият) турысындагы фасыллары тулы вђ яхшы язылган.

3. Ђсђрнећ "Вак ханлыклар џђм тљрек иле Шђњкђтенећ тљшње" дигђн бњлеге мљндђриќђсе ќђџђтеннђн, беренче мђнбђгълђрдђн алынып, татардагы тарихларда гына тњгел, Аурупа мљђррихлђрендђ дђ табылуы мљмкин булмаган байтак мђгълњматны бирђ вђ ханлыкларныћ тљзелњ, югалуларыныћ шактый гына ќанлы рђсемнђрен књз алдыннан њткђрђ.

4. Утызлап, књбесенчђ оста вђ белеп сайланган рђсемнђр дђ ђсђргђ зур бер кђмалђттерлђр. Књп вакытта кечкенђ бер рђсем, берничђ сђхифђлђрдђ язып белдерергђ мљмкин булмаган тормышны џђммђ тђфсыйльлђре берлђ књз алдына бастыра ала.

5. џђр бњлекнећ актыгында шул бњлектђ кузгатылган мђсьђлђлђр хакында байтак мђнбђгьлђр књрсђтелње дђ, џђм тарих мљгаллимнђребез љчен, џђм тарихыбыз берлђ шљгыльлђнђ башлаган яшьлђребез љчен бђџасез бер материал икђнен ђйтми њтђ алмыйбыз.

Гомумђн алганда, бу ђсђр, милли тарихтан язылган ђсђрлђребездђн, њз бабында ић књп китап књреп язылгандыр дисђк, мљбалђга иткђн булмасак кирђк. Лђкин, шулай да булса, ђсђрнећ гаеплђре, ќитешмђгђн яклары юк тњгел, байтак бар. Инде аларга књчик:

1. Ђсђрнећ ић зур гаеплђреннђн берсе - Чыћгызга кадђр булып њткђн тљрек хљкњмђтлђренђ тиешле микъдарда урын бирелмђведер. Бу яктан Зђки ђфђнденећ беренче тарихы да, бу соћгысы да Хђсђнгата хђзрђт тарихыннан соћ артка таба бер адымдыр. Тљреклђрнећ ић шђњкђтле заманнары, бљтен Азияне њзлђреннђн куркытып зур кыйсемен кулларында тоткан вђ Аурупага да књп књз ачарга ирек бирмђгђн заманнарыннан џун(хунну)лар, тљрек(тњкю)лар дђверлђренђ мљђллиф бик аз урын биреп, ярты-чирек сђхифђ берлђ генђ њткђн.

Шђњкђт дђверлђренећ мђркђзлђрендђ торган Угыз (Модэ), Этил (Атилла) кеби џун кааннарына, Тљмин, Муган, Шийгуй вђ Шийби кеби шђркый вђ гарби тљрек кааннарына вђ аларныћ дђверлђренђ озаграк туктарга кирђк иде. Уйгур, болгар, хђзђр вђ кыпчакларга кыска-кыска булса да, аерым фасыллар бирелсђ, алар турысында шђкертлђрдђ тњгђрђк бер аћлаеш калдыру љчен файдалы булыр иде.

Мљђллиф, књчмђ тљрек кабилђлђрнећ, гомумђн, бер-беренђ мљнђсђбђтлђре, мђмлђкђтлђрендђге идарђ рђвешлђре турысында тулырак мђгълњмат бирсђ, укучылар вђ шђкертлђргђ бу гасырларда тљрек хљкњмђтлђренећ берсе књтђрелеп, берсе тљшњ, кинђттђн дљньяны тетрђткђн хљкњмђтлђр тууыныћ сђбђбен аћлау љчен ќићелрђк булыр иде. Бу вакытлардагы тљрек хљкњмђтлђренећ књршелђренђ (кытай вђ фарсыларга) сђяси мљнђсђбђтлђре дђ кыска вђ буталчык язылып, књбесенчђ гомуми сњзлђр берлђ генђ њтелгђн.

2. Шул ук беренче бњлектђ мљђллиф иске тљрек дине (шаманизм) турысында да берничђ юл гына язып китђ. Бердђн, халыкныћ дингђ ышану вђ хорафатлары, аныћ музыкасы, ђдђбияты кеби, рухы берлђ танышыр љчен ић яхшы мђнбђгъ, ић дљрес кљзге булганга; икенчедђн, ничђ мећ еллар бабаларыбыз љчен бердђнбер рухани азык булып килгђнгђ шаманизм турысында болай 5-6 юл берлђ генђ иктифа ителмђскђ тиеш иде. Бу кыска мђгълњматта да, бигњк тугъры булып бетмђгђннђре бар. Иске тљреклђр, мљђллиф ђйткђнчђ (7 сђхифђнећ актыгы), "књкнећ, ќирнећ, ут, су, агач вђ мђгъдђннђрнећ мђќмугысы бер илаџтан гыйбарђт" дип ышанмаганнар, бђлки болар џђркайсы аерым илаџлар дип таныганнар. Тик болар арасында "Књк Тђћре" (яхуд "Хан Тђћре") халикы кљлли итеп, Илаџы вахидкђ якын рђвештђ башка илаџларныћ вђ мђхлукатныћ љстендђ саналган. Мљђллиф ђйткђнчђ, тауларны хљрмђтле санамаганнар, таудагы рухны хљрмђтлђгђннђр. Сугыш, мљђллиф ђйткђнчђ, дин буенча хљрмђтле саналмаган, бђлки џђрвакыт сугышып торырга туры килгђнлектђн, сугышны яшьтђн љйрђнњ лябид кенђ нђрсђ булып киткђн (иске тљрек динендђ сугыш тђћресе булуы, билгеле, аларныћ сугышны тђкъдис итњлђренђ дђлил була алмый). Иске тљрек дине турысында Зђки ђфђнде берничђ ќирдђ "мђгънђсез мђќњсият" дигђн сњзне куллана. Шактый тирђн вђ матур булган бу дин турысында мђгънђсез дигђн сњз, безнећчђ, шђплђбрђк кулланучы тиеш булуы кеби, иске тљрек диненећ мђќњсият булып, ђле тђфтишлђрдђн соћ гына љзелергђ тиеш мђсьђлђдер. Башка књп диннђр кеби, тђћре дине дђ бик књп тђхрифлђргђ, њзгђрњлђргђ очраганлыктан, хђзерге шаманиларныћ дине - иске тљрек дине берлђ танышканда материал гына була алалар4.

3. Мљђллиф тљрек, манќур, магул, фин-угорларга кардђш халыклар љчен гомуми исем итеп "туран" сњзен истигъмаль итђ (2, 4, 31 џђм башка сђхифђлђрдђ), элегрђк "Туран" исемен гарђби мљђррих вђ этнографлардан истигъмаль итњчелђр булгалаган, бђгъзылђр бу исемне тљрек-магуллар хакында гына, бђгъзылђр тљрек, магул вђ манќур, угор-фин вђ арадагы башка кардђш халыкларга гомуми исем итеп кулланганнар. Туран исемен тагын да кићрђк мђгънђдђ истигъмаль итњчелђр дђ булган. Хђсђнгата хђзрђт тђ "Тарихы кауме тљрки"дђ (20 сђхифђ) югарыда књрсђтелгђн џђммђ халыклардан тыш, кытайлар вђ японнарны да ђкъваме тураниядђн саный.

Бердђн, "Туран" исеме, югарыда књрсђтелгђнчђ, тљрле галимнђр тарафыннан тљрле кићлектђ истигъмаль ителгђнлектђн, аны алу фђнни ќђџђттђн ућайсыздыр. Икенчедђн, хђзерге Туран инеше (низменность) мљђллифнећ Туран дип атаган халыклары љчен характерный булмавы кеби, "Шаџнамђ" бђетлђрендђге вђ фарсы ганганђлђрендђге турачиларныћ тљрек, магул, манќур я финнђрдђн булуы дђлиллђр берлђ сабит мђсьђлђ тњгелдер. Иран вђ Туран сугышын, аклар берлђ сарылар сугышы булмаенча, кардђш халыкларныћ њзара тђхет вђ љстенлек љчен генђ сугышулары дип караучылар бар5. Шул ућайсызлыклардан котылыр љчен булса кирђк, соћрак Гареб галимнђре "Туран" истиляхын ташлаганнар, тљрек-магулларга Алтай халыклары исемен, вђ тљрек, магул, манќур, угор-фин вђ башка арадагы халыкларны бергђ "Урал-Алтай халыклары" истиляхын истигъмаль итђлђр.

4. Мљђллиф "манќур, магул, финнђргђ џђрвакыт тљреклђр кулы астында, алар идарђсендђ гомер итђргђ туры килгђн", ди (5, 31 сђхифђ). Тарих башка Урал-Алтай халыклары берлђ финнђр арасында сђяси мљнђсђбђтнећ бик аз булуын књрсђтђ. Шућа књрђ, башкалар финнђр кулы астында булмаган кеби, финнђр дђ, гомумђн алганда, ни тљреклђр, ни башка Урал-Алтайлы халыклары кул астында булмаганнар (тарих, тик Ђтил-Атилла кулы астында берникадђр фин-угор ыруглары булуын гына ачык књрсђтђ). Манќурлар илђ магуллар хакында озак вакыт тљреклђр идарђсендђ булганнар дияргђ мљмкин тњгел: џун (хунну) вђ тљрек(тњкю)лђр дђверендђ манќур вђ магуллар тљреклђр кулы астында торган булсалар, Чыћгыз вђ аныћ балалары вакытында манќурлар да, тљреклђр дђ - џђммђсе магуллар кулы астында иделђр. Тњкюлђр берлђ Чыћгызыйлар дђвере арасында исђ, џђм тљреклђргђ, џђм аларныћ магул бњлегенђ књбесенчђ Кытайда хљкњмђт сљргђн манќур сљлялђлђре кулы астында яшђргђ туры килде. Шућа књрђ мљђллифнећ югарыдагы фикере тугъры булып бетмидер.

Мљђллиф њзе дђ 9-10 нчы сђхифђлђрдђ бер заманны: "Асылы тљрек булган сяньби вђ ќуќаннарныћ бљтен тљрек, магул вђ манќурларны њз кулларында тотулары" турында сљйли. (Ђйтеп китђргђ кирђк ки, џђм сяньби, џђм ќуќаннар турында бу сњзлђр мљбалђгаледерлђр. Аныћ љстенђ сяньби вђ ќуќаннарныћ асылы тљрек булып, булмавы да хђзергђ фђн карашында узылмаган мђсьђлђдер).

Сњз туры килгђндђ мљђллифнећ магул вђ тљреклђрнећ нђсел ягыннан бер-беренђ мљнђсђбђтлђренђ карашына да бераз туктап китик. Мђгълњм ки, антропология галимнђре магуллар илђ кыргыз вђ якут, нугай вђ башка тљрек халыкларында књпчелеге арасында баш вђ тђн сљяклђренећ, чђчнећ вђ тђн тиресенећ тљзелеше ягыннан аерма тапмыйлар. Шул ук халыкларныћ мђдђният ягыннан берњк баскычта торганнарыныћ йола, ышану вђ гадђтлђренећ бердђй диярлек якын булуы књренђ. Магуллар арасында да, кыргыз, башкорт, хђтта Анатолия тљреклђре арасында очраган сљяклђр очрыйлар. Писан галимнђренећ арасында ић якыны магул теле икђнен књрсђтђлђр. Магул шивђсен дђ, тљрек шивђлђрен дђ бик яхшы белгђн галимнђр дђ сњзлђрнећ тљп(корень)лђрен тикшергђндђ бу асыл магулча, бу асыл тљрекчђ дип аеру мљмкин тњгел дђрђќђсендђ дип карыйлар. Мљтђхассыйслар бу теллђрнећ сарыф вђ нђхњ якларыннан да тљзелеше бердђй булуын сљйлилђр. XII гасырдан мљкаддђм хђзерге магул халкыныћ вђ аныћ теленећ булуы да ђле ышанычлы дђлиллђр берлђ исбат ителгђн бер мђсьђлђ тњгел. Амур мљнсабларыннан килеп, XI-XII гасырларда Шимали Кытайны рђхђтсез иткђн, манќур халыкларыннан булган мэнгу берлђ Чыћгыз хан моголлары (мэнгу), бер-берилђ башкалардыр, соћгылар мэн-гу (магул) исемен Чыћгыз каан булгач кына вђ сђяси ихтыяќлар буенча гына кабул иткђннђр6 вђ бу яћа исемле халыкныћ тљбенђ књбесенчђ кераит, найман, татар, уйгурлар кеби асылы тљрек булган7 элементлар булса да, арага манќур элементлары вђ берникадђр кытай элементлары (ђсирлђр) да кергђнгђ, кушмадан хасил булган яћа халыкныћ теленђ алар да тђэсир иткђннђр. Манќурлар, шђркый тљреклђр вђ кытайлар арасында борын-борыннан кыз алып, кыз биреп торулар булганы, бер ыруг икенче ыругтан булган гаилђлђрне, хђтта кечерђк ыругларны бљтене берлђ ђсир итеп алып китњлђр булганын књрсђтђлђр. Билгеле, бу йотулар џђр ике тарафныћ теленђ дђ тђэсирсез калмаган. Чыћгыз вђ балалары дђверендђ ќирле тљрек кабилђлђре берлђ Шимальдђн вђ Шђрекътђн килгђн манќур кабилђлђрен бергђ тоташтырган, бутаган. Шулай итеп, хђзерге Монголия љчен гомумирђк бер тел мђйданга килгђн булса кирђк. Иске Кытай тарихлары њзлђренећ берсе тауларныћ ућ ягындагы манќурлар, икенчесе тауларныћ сул ягындагы халык; тауларныћ ућ ягында да, сул ягында да џаман берњк халыкларныћ алмашынып торуларын књрсђтђлђр, магулларны да шул ук тљптђн вђ халыктан дилђр8. Синолог вђ монголологлардан Иакинф, Шмидт вђ башкалар, XIX гасырныћ беренче яртысында, шул ђсас буенча монда булып њткђн халыкларныћ (хунну, тњкю вђ уйгурларныћ) џђммђсенећ магулдан булуына дђгъва иттелђр. Лђкин уйгурча язулар табылуы уйгурларныћ тљректђн булуын књрсђтђлђр (хђзер дђ тљреклђрен бер дђрђќђ югалткан уйгурлар булса да, боларныћ тљрле тђэсирлђр астында гына њзгђргђнлеклђре књренде). Урхун язуларыныћ табылуы - тњкюларныћ тљрек икђнлеклђрен вђ "тњкю" сњзе њзе "тљрек" дигђн сњзнећ кытай хђрефлђре берлђ генђ язган икђнен књрсђттелђр. Хуннулар да тљреклђрнећ бабалары булуын галимнђр кабул иттелђр9. Иакинф вђ Шмидтларныћ фикерлђре ялгыш булып чыгуы, Кытай тарихлары сњзенђ ялгыш мђгънђ биргђнлеклђрен генђ књрсђтђлђр. Кытай мљђррихлђрендђ књрсђтелгђнчђ, чыннан да, тауларныћ сул ягындагы халыклар, џаман бер тљптђн, бер нђселдђн килгђн халык булуы мљмкин, лђкин бу нђсел, бу асыл алар уйлаганча "магул" тњгел, "тљрек"тер. "Магул" њзе дђ шул асылдан бер бњлек кенђдер. Болай караганда, Кытай мљђррихлђренећ фикере берлђ мљселман мљђррихлђренећ фикере бергђ килђлђр. Чљнки мљселман мљђррихлђре дђ бу тарафларда торган угыз, уйгур, кыргыз, татар вђ моголларны џђммђсен бер асылдан "тљректђн таралган дип саныйлар. Магул ханнары сарайларында булган рђсми мљђррихлђр дђ, тарихларында магулларны тљрек кабилђлђреннђн берсе итеп кенђ таныйлар10. Чыћгыз нђселеннђн булган мљђррих Ђбелгази Баџадур хан "Тарихы шђќђрђи тљрек"тђ магуллар тљреклђрнећ бер кыйсеме генђ булуын тђэкид итђ. Без кулыбызга тљшкђн башка фарсы, гарђби вђ Кытайча ђсђрлђрдђ дђ моћа каршы булган бер фикер очратмадык.

Без, монда китерелгђн дђлиллђрнећ XIX гасырныћ соћгы яртысында Аурупа галимнђре арасында мђшџњр булып киткђн тљрек берлђ магулны аеру, вђ магулны (монгол), фин, кытай, япон вђ тљрек кеби сары ќенестђге тљп асыллар арасына кертњ дђгъвасын тђнкыйть берлђ карау љчен ќитђрлек дип уйлаганыбыз кеби, магулны тљрекнећ бер фђргысе генђ тњгел диючелђрнен фђнни ђсаслардан чыккан шљбџђсез дђлиллђре булмаган мљддђттђ дђ, ислам мљђрихлђренећ дђ, Кытай мљђррихлђренећ дђ карашларына туры килгђн вђ югарыда књрсђтелгђн ђсаслары булган магулларны тљрекнећ фђргысе дип тану ђсасын ташларга ихтыяќ юк дип белђбез.

Зђки ђфђнде исђ ђсђрендђ магул берлђ тљреклђрне бљтенлђй аерып куя (2, 4, 54 вђ гайре сђхифђлђр), хђтта тезгђндђ тљрек, манќур, магул диеп санап (31 сђхифђ) манќурларныћ урта арадагы бер миллђт итеп књрсђтђ. Бу караш, Гареб ђсђрендђ, соћгы вакытка кадђр мђшџњр караш булганга, Зђки ђфђндене бу карашка кушылуы љчен, билгеле, гаеплђргђ мљмкин тњгел; лђкин бу карашны ихтыяр вђ кабул итсђ, мљђллиф ђсђрендђ баштан актыкка кадђр шул юлдан барырга тиеш иде. Ђсђрдђ исђ бу књренми, ул магулларны тљрек-татарлардан аерым, аларга ят миллђт дип карый; лђкин њзе "Тљрек-татар тарихы" дип исемлђнгђн китабыныћ љчтђн ике љлешен магуллар шђњкђте дђверенђ хђсыр итђ вђ бу дђвер турысында: "Бу дђвер тљрек халкы хђятендђ ић матур бер дђвер хисаплана. Бу дђвердђге хђятендђ тљрек халкы чиксез зур кузгалышлар ясап њзенећ кем икђнен дљньяга янђ ачыграк танытты"... "Тљрек халкы бу вакыт њзен ќирнећ књп љлешенђ џђм ќир йљзендђге књп миллђтлђргђ чын мђгънђсе берлђ хуќа булып торганын, њзенећ милли хђяте, милли кљче берлђ тереклек итђ ала торган бер тау-таш икђнен ачык књрде", - ди (82-83 сђхифђлђр). Бу сњзлђр књрше килене пешергђн ботка берлђ мактану булыбрак чыгалар.

Ђгђр мљђллиф югарыда ђйткђнчђ, магулларны тљреклђргђ ят халык дип караса, аларныћ тђсђллыт дђверенђ тљреклђр љчен шђњкђт дђвере дип тњгел, тљшкђнлек дђвере дип карарга тиеш иде вђ тљреклђрнећ ић зур шђњкђт дђверлђре итеп џун, тљрек (тњкю), уйгур хљкњмђтлђренећ заманнары саналырга тиеш вђ китапта ић књп урын шуларга бирелергђ тиеш иде. "Магуллар шђњкђте дђвере" дигђн бњлектђге књзгђ бђрелгђн, ђсђрнећ гомуми агышы љчен ђџђмиятле булган бђгъзы хаталарны да књрсђтеп китик:

1. Мљђллиф "Кытайдагы император нђселе, Тимучинныћ саксызлыгыннан файдаланып, аны ђсир итеп алды, Тимучин анда ун еллап гомер итте", - ди (33 сђхифђ). Дљрес, Мэн-Хун дигђн бер кытай сђйяхы шундый бер хђбђр яза11. Лђкин рђсми Кытай тарихларында бу турыда џич нђрсђ булмаганы кеби, фарсы вђ гарђп мљђррихлђрендђ дђ мондый хђбђр књренми.

2. Бљтенлђй диярлек Чыћгызныћ Монголиядђге хђятенђ хђсыр ителгђн "Алтын Тобчи" вђ "Санан-Сецен" кеби магул истђлеклђре Чыћгызныћ башыннан њткђн џђм башка читенлеклђргђ туктап та, бу турыда џич бер сњз язмаганнар. "Чыћгыз йортыныћ яшерен тарихы"нда да бу турыда бер хђбђр дђ юк12.

3. Мэн-Хун ђйткђнчђ, кытайлар арасында 10 елдан артык калу Чыћгызныћ табигатенђ тђэсир итђргђ, џич булмаганда, Чыћгыз бу вакыт эчендђ кытайча сљйлђшергђ љйрђнергђ тиеш иде. Лђкин Чыћгыз хђятенећ дђвамы моны књрсђтми. Рђшидетдин вђ Ќњвђйни Чыћгызныћ ана теленнђн башка телне белмђвен язалар.

4. Чыћгызныћ бљтен хђяте дђлиллђр берлђ сабит вакыйгалар берлђ тулы булып, бу вакыйга љчен урын юктыр.

5. Мэн-Хун бер сђйях кенђ булганнан, аныћ тарихка гаид сњзлђре башкаларга хилаф булмаганда вђ алар тарафыннан да тђэкид ителгђндђ генђ кабул ителергђ тиеш. Шундый сђбђплђрдђн булса кирђк, књп кенђ гарђп мљђррихлђре Мэн-Хунныћ бу сњзен кабул итмђгђннђр, Зђки ђфђнденећ бу сњзне ни љчен генђ кабул итњен без белђ алмадык.

6. Мљђллиф: "...12 нче елларга кадђр ул (Чыћгыз) Байкал књле ђтрафындагы Урхун-Онон буендагы џђммђ кабилђлђрне ќыйды", - ди (33 сђхифђ). Тарих исђ Чыћгызныћ бу вакытка кадђр Онон буендагы кабилђлђрне генђ ќыйганын књрсђтђ. Мљђллиф њзе дђ югарыда књрсђтелгђн кераит, найман вђ башкаларныћ 12 нче елдан байтак соћ кушылганнарын яза (33 вђ 34 сђхифђлђр).

7. Чыћгыз гасырында Харђзем мђмлђкђтендђ "Харђзем шаџы исемендђ башта хђлифђнећ валисе булып та, соћыннан аћа карышып истикълал игълан иткђн бер нђсел идарђ итђ иде", диелгђн (38 сђхифђ). Тарих исђ моны књрсђтми. Харђзем шаџларыныћ тљп бабалары Ануш Сђлчук ирлђреннђн Билгђ тђкиннећ сатып алган колы булган, соћрак моныћ бабалары Тљркестанда урнашканнар. Истикълал игълан итњдђн элек исђ Мљхђммђдиећ бабасы Атсыздан башлап кара кытай гњрханнары кулы астында аларныћ валие булып торганнар. Гњрханнарныћ куђтлђре кимегђч, Харђземшаџ Мљхђммђд вакытында гына их тилал чыгарып, истикълал кђсеп иткђннђр. Димђк, бер вакытта да Мљхђммђдиећ бабалары хђлифђнећ валие булмаганнар13.

8. Кангылылар Чыћгыз килгђн вакытта Харђземшаџка "бик Мотыйглар" иде диелгђн (39 сђхифђ). Тарих бу вакытта кангылылар берлђ Харђземшаџ Мљхђммђд арасы бозык булуын књрсђтђ. Сђмђркандта канглылар бер юлы кырык мећлђп њз ихтыярлары берлђ Чыћгыз бирелгђннђрен мљђллиф њзе дђ шул ук сђхифђдђ яза.

Гомумђн, Чыћгызныћ Тљркестан сђфђренђ 4-5 сђхифђ бирелеп тђ, магуллар шђњкђте љчен ђџђмияте аннан да ким булмаган Кытай сђфђренђ ярты сђхифђ дђ бирелмђгђн.

9. Казан ханлыгыныћ тарихын башка вак ханлыклар арасына гына кертелеп, аерым тукталмаган. Бљтен Казан ханлыгына башкалар арасында берничђ юл бирелеп, шуныћ берлђ генђ њтелгђн. Ђсђргђ фђнни бер ђсђр дип фђнни ноктадан гына караганда мљђллифнећ бу эшен бер дђрђќђ сљкњт илђ њтђргђ мљмкин булса да, милли ноктадан књз алдында тотылып язылуы тиеш булган бер дђреслек љчен бу да гаептђн саналырга тиештер.

10. Ђсђрдђ карап бетермђњдђн килгђн ялгышлар да еш очрыйлар. Мђсђлђн, маќарлар бер ќирдђ "фин"нђрдђн, бер ќирдђ "тљрек" кабилђлђреннђн (25 сђхифђ), бер ќирдђ џђм тљреклђргђ, џђм финнђргђ аерым бер асыл итеп тђлкыйн ителђ. Ђсђрнећ 2 нче сђхифђсендђ венгр вђ маќарлар бер-беренђ башка ике халык дип аћларга мљмкин (дљрестђ бу ике исем "угор-фин"нђрдђн булган бер њк халыкныћ ике исемедер. Књлтђгин бер ќирдђ (10 сђхифђ) Билге каанныћ агасы дип, бер ќирдђ (12 сђхифђ) энесе дип йљртелђ (дљрестђ соћгысыдыр). Чыћгызныћ икенче улы Чыгтай, љченче улы Њгђдђйдер (36 нчы сђхифђдђ ялгыш тђртиптђ куелган). 37 нче сђхифђдђге "Тљрек-магул гаскђре сугыш киемендђ" дигђн рђсем ни йљзе, ни тђне, ни киемнђре берлђ тљрек гаскђре дђ, магул гаскђре дђ тњгелдер. Ђсђрнећ џђр битендђ диярлек 6-7 матбага хатасы булуы да ђсђрнећ књркен ќибђрђ. Ђсђрдђ баштан актыгына кадђр бер имля сакланып барылмаган.

11. Ђсђрнећ теле матур тњгеллеге, илђмсез вђ ялгыш тљзелгђн ќљмлђлђрнећ байтак очравы да сљкњт илђ узылырга тиеш тњгелдер. Ђсђрдђ: "Шундый дошман кешелђр, ка билђлђр Тимучинга атасыныћ, бабаларыныћ дђњлђтен кайтарып алырга кыенлык(?) истигъмальдђн халкын бик нык тойды" ..."Чыћгыз фђкать шамани мђзџђбендђ торды, мђмлђкђт џђм фотухат(?) џич бер динне тотмады, Тимер исђ шаманилык (мђќњсилек) љстенђ(?) бик нык мљселман иде" (75 сђхифђ) кеби сђер генђ ќљмлђ вђ мђгънђлђр; "Ул њзе књчмђ тереклекне бик ярата, халкыныћ шул књчмђ мђгыйшђттђ булулары берлђ бергђ гыйлем вђ џљнђрдђ шђп џђм бай булуын телђде" (44 сђхифђ) ќљмлђсендђге кеби сђхифђлђрне ялгыш истигъмаль итњлђр дђ очрый.

Ђсђрдђ "Ђй, сез! Минећ гаскђрем! Сез минећ кђпђчемнећ љстенђ тљзелгђн асыл зиннђтлђр тљслесез" (35 сђхифђ). "Минећ башыма тљшкђн авырлыклар" (36 сђхифђ). "Минећ аркамдагы кабыргаларым" (43 сђхифђ) вђ башка шундый ќљмлђлђрдђ яћа ђдђбиятыбызда мђкъбњл вђ мђгъруф "минем" сњзе урынына "минећ" истигъмаль итњне архаизммы, провинциализммы дияргђ аптырап калдык.

Югарыдагы ќљмлђлђр, "минећ" дигђн сњзлђр бљтенлђйгђ тљшерелеп калдырылса да, ќљмлђлђрнећ татарчалыгы артып, тђрќемђлеге югала гына тљшђ вђ мисалга зарар килми бугай.

Хђзергђ шул кадђр берлђ тђмам итик. Билгеле, џђр ђсђрнећ яхшы ягы да, ятышмаган ягы да була. Тарих язу ќићел эш тњгел. Хосусан, без, тљрек халыкларыныћ тарихы башкаларныкына караганда да эшлђнмђгђнрђк булуы, бу юлда хезмђтне тагын да авырлаштыра тљшђ. Зђки ђфђнденећ ђсђре књрсђтелгђн ќитешсезлеклђре берлђ алганда да, t мђктђплђребез љчен дђ, гомуми тарих берлђ шљгыльлђнњчелђребез љчен дђ бђџђсез вђ кадерле бер ђсђрдер. Монда бђгьзы ќитешсезлеклђре књрсђтелсђ дђ, алар ђсђрнећ ђџђмиятен тљшерергђ тиеш тњгел. Ђсђрлђрнећ књбрђгендђ, андый ќитешсезлеклђр монда књрсђтелгђнчђ кечкенђ гадђдлђргђ генђ сыймыйлар, аларныћ хаталарын књрсђтергђ керешсђк, бљтен ђсђрне яћадан язып чыгарга кирђк була. Татар матбугатында, тарихтан язылган ђсђрлђр эчендђ андыйлар юк тњгелдер, џђммђ тарих мљхиблђренђ вђ тарих мљгал лимнђренђ ђсђрне тђњсыя итеп, мљђллифне ђсђре љчен тђшђккер итђбез, милли тарихыбыз бабында тагын ќитди ђсђрлђр кљтеп калабыз.

Г. Шђрђф.
Аксу.
2 июнь 1916 ел.

Шура.-1916.-№ 13.-Б.311-314; № 14.-Б.338-341.

ИСКЂРМЂЛЂРI :

  1. Бу ќентеклђњ иптђшлђр учагы љчен язылган иде. Быел 2-3 ќирдђ милли тарих имтиханнарында булуым, бу мђкалђнећ матбугатка чыгуы кирђклеген мића књрсђткђн иде; яз кљне милли тарихтан тагын дђреслеклђр язучылар булуын ишеттем. Алар да, мљгаллимнђр дђ, ђсђрнећ мљђллифе дђ яћадан бастырганда, бђлки, файдаланыр љмиде илђ, ђсђр [19] 15 нче елда чыккан булса да ќентеклђњне матбугатка чыгарырга тиеш књрдем. (Биредђ џђм алга таба — мђкалђ авторыныћ искђрмђлђре).
  2. Быел ќђй Зыя ђфђнде Кђмали тарафыннан ачылачак мљгаллимнђр курсларыныћ матбугатка чыккан программасында милли тарих дђреслђре булмауны тђђссеф берлђ укыдык.
  3. Ризаэтдин хђзрђт њткђн елгы "Шура"лардан беренећ тышына: "... ђмир Тимер тђрќемђсен салкын кан берлђ язуыбызга ышанмаганыбыздан бу кљнгђ кадђр "Шура"да баса алмадык. Безнећ аћа булган њпкђбезнећ бетњ вђ ачуыбызныћ аз гына да йомшау ихтималы юк...", — дигђн (1915, 18 сан).
  4. Шаманизм берлђ танышырга телђњчелђр љчен русчадагы ђсђрлђр: Базаров "Черная вера или Шаманизм" Спб.,1891; Михайловский "Шаманство" (Изв. Имп. Общ. люб. ест.,Т.75,-М.,1892); Трощанский "Эволюция черной веры у якутов" Казань, 1902; Валиханов "Следы Шаманства у киргизов" (в собр. соч.,Спб.,1904); Малов С. "О Шаманстве у Соргутуров (Жив. ст.,1912); Радлов В. "Мифология и миросозерцание жит. Алтая", Вост. обозр., 1882-1883; Васильев В. "Изобретения Долгано-Якутских духов как атрибуты Шаманства", Ж. ст., 1909; Васильев В. "Шаманский костюм и бубен у якутов" (Сб. музея по антр. и этногр. при Акад. наук, VIII, Спб.,1910); Хангалов "Новые материалы о Шаманстве у бурят",Иркутск,1890. Монда бу турыдагы ђсђрлђрнећ ђџђмиятлерђклђре вђ яћа танышучылар љчен ђџђмиятлђре тђртибенчђ язылды. Бу турыда Азия вђ Себергђ сђяхђтнамђлђрдђ байтак мђгълњмат бар. Радловныћ "Тљрек кавемнђренећ халык ђдђбияты нђмунђлђре" вђ Тамбуевныћ "Иске магул гадђт вђ ышанулары" дигђн ђсђрлђрендђ шаманиларныћ бђгьзы догалары бар.
  5. Иностранцевныћ "џуннар — хуннулар" дигђн ђсђре каралсын (Жив. стар.,1900,Вып. 3-4).
  6. Труды Вост. Отд. Р. Арх. общ.ньщ 17 ќилдендђ Васильевныћ ђсђре вђ "Чыћгыз йортыныћ яшерен тарихы" дигђн ђсђр каралсын. Г.
  7. Бу халыкларныћ тљп тљректђн булуларын ислам мљђррихлђре сљйлилђр, џовард кеби галимнђр исбат иттелђр, Урхун язулары књрсђтђлђр, боларны Кытай мљђррихлђре "ша-ту ту-кю" (дала тљреклђреннђн) саныйлар.
  8. Иакинфныћ иске Кытай ђсђрлђреннђн ќыеп тђрќемђ иткђн "Урта Азиядђ торган халыклар турысындагы хђбђрлђр" дигђн ђсђренећ мљкаддимђсе каралсын. Г. Ш.
  9. Хуннуларныћ асыллары турысында Иностранцевныћ югарыда мђзкњр ђсђре каралсын. Башкаларныћ ђсђрлђре хакында "Живая старина" (1904) да Аристов ђсђре каралсын.
  10. Фазлулла Рђшидетдиннећ "Ќамигыт-тђварих"ка мђдхђле; Галяведдин Ќњвђйнинећ "Ќиџангир тарихы" дигђн ђсђрлђрдђ бу мђсьђлђгђ караш бер тљрледер.
  11. Труды Вост. Р. Арх. общ., T.IV, стр.218.
  12. Галяведдин Ќњвђйни "Ќиџангир тарихы"; Бартольд "Магул дђверендђ Тљркестан", жилд 2, 6.346-350.
  13. Ул вакыттагы Багдад хђлифђсе Насыйреддин берлђ харђземшаџ Мљхђммђд арасы яхшы чагында Харђзем мђсќидлђрендђ хотбђ Насыйр исеменђ укылып та, аралары бозылгач, харђземшаџ башка берђњне хђлифђ итеп игълан итње вђ хотбђне аныћ исеменђ укыта башлавы мђсьђлђсенећ сђяси истикълалга мљнђсђбђте юктыр.

    I. Г. Шђрђф искђрмђлђре.

СЊЗЛЕК:

асыл — тамыр, нигез, тљп

ђкъваме Турания — "Туран халыклары", тљрки халыклар

ђсас — нигез

ђсатыйр — мифлар, легендалар язучы

ђсђр: Гареб ђсђре — Кљнбатыш тђэсире

баб — бњлек, тљр

бђгьзы — кайбер

бђдђви — књчмђ гарђп

бер-берилђ — бер-берсе белђн

бњксђм — форма

вали — дђњлђтнећ бер љлкђсе идарђчесе, губернатор

васый — опека

ганганђ — легенда .

гарби — Кљнбатыш халыклар

гаид — бђйле

гадђд — сан

ќђгърафи шђкел — географик форма игътираф

ќђмгъ — биредђ: берлђштерњче фактор, категория

ќенес — раса

ќилд — том

ќљзьэ — кисђк

игътираф итњ — тану

иктифа — канђгатьлђнњ

Илаџы вахид — бердђнбер Алла

имля — орфография

истигъмаль итњ — куллану

истикълал — фетнђ

истыйлях — атама, термин

каан — каган; хан

кђйфиять — бер ђйбернећ њзенчђлекле рђвеше

кђмалђт — камиллек, тулылык

кђррат — кат-кат

кыйсем — бњлек, љлеш

лђњхђ — књренеш

лисан — тел

лљзњм — кирђклелек

лябид — котылгысыз

манигъ — кыенлык, киртђ

мђгъдђн — ќир асты байлыгы

мђгьруф — мђшџњр, билгеле

мђгыйшђт — кљнкњреш, тормыш

мђдхђл — кереш

мђзкњр — ђйтеп узылган

мђзџђб — биредђ: дин

мђќмуга — ќыентык

мђкъбњл — кабул ителгђн

мђнбђгъ — чыганак

мђрбут — бђйлђнгђн

мђњкуф — бђйле

мђхкњм — хљкем ителгђн

мђхлукат — ќан иялђре

мотыйг — буйсынучы

мљбалђга — арттыру

мљддђт — вакыт

мљђллиф — язучы

мљђррих — тарихчы

мљкаддђм — ђњвђл, элек

мљкаддимђ — кереш сњз

мљндђриќђ — эчтђлек

мљнсаб — елга коя торган урын

мљсави — тигез

мљстђкъбђл — килђчђк

мљтђхассыйс — белгеч

мљфассал — тулы, ќентекле

мљхиб — сљюче

муафыйк — ярашлы

нђмњнђ — њрнђк

нђхњ — синтаксис

сабит — исбатланган, ачык

сарыф — морфология

сђйях — сђяхђтче

сљкњт илђ — ђйтелмичђ

сљлялђ — нђсел, династия

тарикъ — юл

тђбђга — берђр дђњлђт кулы астындагы халык

тђгассыб — фанатизм

тђгъриф — билгелђмђ

тђђссеф — ачыну, кайгыру

тђкъдис — изге дип ышану, изгелђштерњ

тђлкыйн итњ — аћлату

тђсђллыт — хакимлек

тђњсыя итњ — кићђш бирњ

тђфтиш — тикшерњ

тђхриф — язылган сњзлђрне њзгђртњ

тђэкид — раслау

тугъры — дљресучак: иптђшлђр

учагы — иптђшлђр тљркеме

фђгалиять — эшчђнлек

фђргъ — тармак

фђрд — аерым зат

фотухат — яулап алынган ќир

хадим — хезмђткђр

халикы кљлли — чынбарлыкны яратучы

характерный — хас

харита — географик карта

Хђбђшстан — Эфиопия

хђлђф — берђњнећ эшен њзеннђћ соћ дђвам иттерњче

хђсыр итњ — багышлау

хђят — тормыш

Шђрекъ вђ Гареб — Кљнчыгыш џђм Кљнбатыш

шимали — тљньяк

яхуд — яки

Публикацияне профессор
Рђмзи Вђлиев,
џђм КДУ студенты
 Ирек Шиџабиев
 ђзерлђделђр