2015 3/4

Баштан соң роман да киселгән… (Ш. Маннурның «Муса» романы турында)

1959-1965 елларда язучы Шәйхи Маннур Советлар Берлеге Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, танылган шагыйрь Муса Җәлил турында күләмле «Муса» дигән роман иҗат итә. Әсәр башта өлешчә «Казан утлары» журналының 1965 елгы 5-11 саннарында басылып чыга һәм киң гавәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә, зур кызыксыну барлыкка китерә. Декабрь, гыйнвар айларында гына да редакциягә һәм автор исеменә илледән артык хат килә. Аларның барысын да журналда бастыру мөмкин булмый. Шулай да кайберләрен бастырып чыгаралар. Хат язучылар арасында М. Җәлилне күреп-белгәннәр дә була. Аларның берсе, мәсәлән, М. Газизова болай яза: «Моңсу карашлы Минзәлә политучилищесы курсанты солдат Муса минем күз алдымда. Ул шулай элеккечә чакыра, өнди, рухландыра кебек. Язучы безгә яңадан тере, җанлы Мусаны кайтарды, аның якты образын мәңгеләштерде, үлемсез Муса кайтты безгә»1. Бала чагы сугыш елларына туры килгән Р. Кәримованың язмасына игътибарны юнәлтик. Анда шундый юлларны укыйбыз: «Мине немец коллыгына төшеп тә, ач-ялангачлыктан интегеп тә рухларын төшермәгән, бер-берләрен ташламаган, бер-берләренә ярдәм иткән батыр совет солдатларының образлары сокландырды… Бу роман яшьләребез өчен дә файдалы булыр. Аны укыгач, үзләренә хәзерге матур тормышны алып килгән бабаларыбызны, ата-аналарыбызны ныграк хөрмәт итәрләр»2. М. Габдрахманова хатыннан күренгәнчә, романда сурәтләнгән патриотларның берсе — Гайнан Кормашов (М. Җәлилнең уң кулы), аның укытучысы булган, ул география, физика, рәсем кебек фәннәрдән укыткан3.

Романның 1966 елда нәшер ителәсе булган носхәсенең титул бите. Татарстан Республикасының мили архивына яңа тапширылган документралдан.

Кайбер укучыларны романның ничек язылуы, ничек материаллар туплануы, аерым образларның барлыкка килүе, авторның Мусаны якыннан белүе мәсьәләләре дә кызыксындыра. Романда сурәтләнгән кайбер кешеләрнең, аерым алганда Зиннәт Хәсәновның биографик детальләре чынлыкка туры килмәү фактлары да әйтелә. Боларга җавап итеп, Ш. Маннур журналның 1966 елгы 5 санында махсус мәкалә урнаштыра. Аннан аңлашылганча, Муса турында опера, шигырьләр, поэмалар, очерклар язылса да, алар «үзләренең тар калыплары аркасында, җәлилчеләр алып барган зур көрәшнең тулы картинасын киң колач белән күрсәтеп бирә алмаганнар». Автор Мусаны якыннан бик яхшы белгән, яшьлек елларында бер-берсе белән аралашып яшәгәннәр. Ул әсәренә материаллар туплау өчен каһарманга бәйле яки ул булган күп җирләрдә йөргән, аны күреп белгән кешеләр, исән калган көрәштәшләре белән очрашып сөйләшкән. Хәтта көнбатыш Берлинга барып католик руханые Г. Юрытконы да эзләп таба. Автор романны китап итеп бастырырга әзерләгәндә, хатларда әйтелгән киңәшләрне истә тотарга, күп кенә яңалыклар кертеләчәген белдерә4.

Ни гаҗәп, әсәргә әдәби тәнкыйть тарафыннан тиешле игътибар бирелми. Бу хакта Татарстанның халык язучысы Хисам Камалов болай ди: «Гомерен, талантын сарыф итеп, Шәйхи Маннур “Муса” романын язды. Татар әдәбиятында катлаулы язмышларны тасвирлаган героик әсәр. Ләкин бу көчле әсәрне күтәреп алмадылар. Әле басылганчы ук эшчән авторны ул тирән борчуга салды»5.

Роман 1968 елда аерым китап булып нәшер ителә. Бу очракта да тәнкыйть үзенең саранлыгын күрсәтә. Бары тик Риза Ишморатның, Галим Рябковның бәяләмәләрен генә беләбез6. 1975 елда әсәрнең төзәтелгән икенче басмасы, 1983 елда Мәскәүдә «Современник» нәшриятында рус телендә тәрҗемәсе дөнья күрә7. Максатыбыз башка юнәлештәрәк булганга, без биредә аларга тукталмыйбыз.

Мәкаләдә әсәргә кагылышлы ике моментка гына тукталып үтәбез. Беренчедән, романда җәлилчеләрне җәзалап үтерү вакыйгасы чынлыкта булган вакыйгадан аерыла. Чөнки, ул вакытта бу хакта әле төгәл мәгълүмат булмый. Автор, үзе әйткәнчә, бу вакыйгаларны сугышта булган Әнвәр Газетдинов сөйләгәннәргә нигезләнеп тасвирлый. Бу мәсьәләгә, Ә. Газетдиновның 1961 елның 13 февралендә Ш. Маннурга язган һәм әле беркайда да билгеле булмаган, Татарстан Республикасының Милли архивында саклана торган хаты тагын да ачыклык кертә. Анда язылганча, Ә. Газетдинов Берлин өчен барган сугышта катнашкан һәм аларның танк бригадасын Шпандау районына күчергәннәр. Шунда алар урнашкан урыннарыннан 1-1,5 км ераклыктагы Зеебург тирына күнегүләргә йөргәндә, Шпандау төрмәсендә эшләгән, күп телләр белгән Пауль исемле кеше белән очрашкан. Ул аларга Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен 1944 елның 26 августында иртәнге сәгать уннар тирәсендә Зеебург тирында атып үтерүләрен сөйли. Җәзалау алдыннан, тоткыннар үзара татар телендә сөйләшкәннәр һәм ниндидер маршка җырлаганнар. Бу хакта Паульгә әсирләрне машина белән алып килгән һәм дәһшәтле вакыйганы үз күзләре белән күргән шофер сөйләгән.

Пауль Ә. Газетдиновка М. Җәлилнең гарәп хәрефләрендә язылган соңгы хатын һәм җиде әсир төшерелгән фотоны бирә. Сурәт Зеебург тиры янында төшерелмәгән. Хат авторы боларның барысын да Казанга Кави Нәҗмигә җибәргәнен яза8. Пауль Ә. Газетдиновны тоткыннарны алып килгән шофер белән дә очраштырырга вәгъдә бирә. Ләкин соңгысы икенче урынга күчерелү нәтиҗәсендә, күрешә алмыйлар.

Ә. Газетдинов хатындагы мәгълүмат турыдан-туры диярлек романның (1968 елгы басма) 724, 733, 735, 743-744 битләрдә чагылыш тапкан.

Икенчедән, роман журналда басылганда да, китап итеп нәшер ителгәндә дә аның беренче кисәге төшереп калдырылган. Корректурадан күренгәнчә, ә ул сакланып калган һәм авторның материаллары белән Татарстан Республикасының Милли архивына тапшырылган, титул битенә болай язылган: «Шәйхи Маннур. Муса. Роман. Татарстан китап нәшрияты, 1966». Димәк, китап 1966 елда нәшер ителергә тиеш булган. «Автордан» дигән язмада болай укыйбыз: «Бу әсәрне язганда, күп кенә иптәшләр үзләрендә булган материаллар, истәлекләр белән, мәкалә һәм хатлар белән, иҗади киңәш бирү юллары белән миңа бик зур ярдәм күрсәттеләр һәм булышлык иттеләр. Шулар арасыннан бигрәк тә Әминә, Зәйнәп, Хәдичә Җәлилова, Өркыя Алишева, Сәгъдәт Булатова, Г. Хафизов, С. Ганиев, Ф. Мингалиев, Р. Хисаметдинов, Ә. Газетдинов, З. Мөхәммәдиев, Ф. Солтанбеков, Г. Фәхретдинов, М. Иконников, К. Ишмуров, Г. Бәширов, С. Батыев, Г. Кәшшаф, М. Таһиров, Р. Фәизова, Небенцаль (ГДР) иптәшләргә, А. Тиммерманс (бельгияле) дустыбызга, Юрытко әфәндегә (көнбатыш Берлин) чын күңелдән бик зур рәхмәтләр әйтәсем килә»9. 1968 елгы басмада бу төшереп калдырылган.

Күләме 3-27 битләрне тәшкил иткән һәм төшереп калдырылган беренче кисәк нидән гыйбарәт соң? Ул — яшь Мусаның Мәдинә исемле кызга мәхәббәте турында. Әйтергә кирәк, самими мөнәсәбәтләр әдәп кысаларында тасвирланган әсәрнең бу өлеше романның композицион корылышын мантыйкка ярашлы рәвештә башлаган булган икән.

Әсәрдән күренгәнчә, Муса белән Мәдинә беренче мәртәбә Бишбалтада Нәнекәй (прототибы Төхфәт Ченәкәй) оештырган яшь язучылар мәҗлесендә очрашып танышалар.

Муса кире Мәскәүгә киткәннән соң, ул әле анда университетта укый һәм комсомол Үзәк комитетында, балалар журналында эшли, алар кыш буе хат алышалар. Муса сагынуына түзә алмыйча, хәбәр итмичә май башларында Казанга килеп чыккач, очраклы рәвештә Ташаяк ярминкәсе тирәсендә очрашалар. Алар Солтангазиннар туенда өйләнешергә вәгъдә бирешәләр.

Җиде айдан соң Муса имтиханнарын алдан тапшырып, өйләнергә Казанга кайта. Солтангазиннарда мәҗлес корыла. Ләкин көтмәгәндә Мәдинә баш тарта. Дөресрәге, очрашырга сүз куешкан урынга килми.

Мәдинә институтка кабул ителгәч, аның социаль чыгышын искә төшереп, кире чыгаралар. Бу хәбәр Мусага барып ирешә. Ул башта Мәскәүдәге югары уку йортларында урын белешеп карый. Белешә торгач, Ленинградта былтыр гына ачылган яңа бер институтка студентлар кабул итү әле һаман төгәлләнмәгән булуы ачыклана. Ул телеграмма сугып, Мәдинәне китертә һәм шунда укырга урнашырга ярдәм итә.

Беренче кисәк шулай тәмамлана: «Ә бер елдан соң: “Мәдинә кияүгә чыккан, ире озын буйлы, матур чырайлы бер инженер икән…” дигән хәбәр ишетелде. Гаҗәбенә каршы, Муса үкенмәде, әрнемәде, хәтта җиңеләеп калгандай булды. Димәк ки, җепләр тәмам өзелде һәм шулай булуы яхшырак та. Әле ул кияүгә чыкмаган булса, тиле күңел һаман уйланыр, һич булмастай хыялларга бирелеп, тагын нәрсәдер көткән булыр иде…

Озакламый Мәдинәнең үзеннән дә хат килеп төште. Ул үзенең тормышка чыгуын һәм бәхетле генә яшәүләрен хәбәр иткән, Мусаны үзенең иң якын һәм иң яхшы дусты дип атаган иде. Муса көлеп куйды:

— Шулай шул инде… — диде. — Мәхәббәтең дошманлык белән киселгәнче, дуслыкка әйләнүе яхшырак!..»10

Бу кисәктә сурәтләнгән вакыйгаларның күп өлеше М. Җәлилнең көндәлегендә дә язылган. Аннан аңлашылганча, Мәдинәнең прототибы Мөбинә Габитова исемле кыз була. Көндәлек белән Ш. Маннур таныш булмаса да, ул бу хакта әйтер иде, моны яхшы белгән, әлбәттә. М. Габитованың фоторәсемен М. Җәлилгә багышлап чыгарылган барлык фотоальбомнарда (1966, 1976, 1986) күрергә мөмкин.

Бу хакта көндәлектә шундый аңлатма бирелә: «Кичәдә (романда — Бишбалтада) без берничә кеше бергәләп карточкага төшәргә сүз куешкан идек. Шул сүз буенча икенче көн фотографиягә җыелдык. Мәрьям [Гобәйдуллина], Мөбинә, Әминә [Бикмуллина], Ченәкәй, мин һәм Мирсәй Әмир идек»11.

Корректурадан күренгәнчә, 1966 елда басылып чыгарга тиешле китап, гомумән, мөхәррир тарафыннан тагын шактый редакцияләнгән, ягъни төзәтелгән. Биредә аларның барысына да тукталып үтү мөмкин түгеллеген истә тотып, бары тик 31 биттәге бер өзеккә генә игътибарны юнәлтү белән чикләнәм: «Синең бу сүзләрең, Фәсхи дус, мине җәберлиләр, — диде Муса ул чакта. — Синең каршыңда бер генә гөнаһым да юк минем. Әгәр Әминә сиңа карамаган икән, минем ни гаебем? Ул аның үз эше ич. Болар урынсыз үпкә сүзләре дип кенә карыйм. Давай бетерик». Ә 1968 елгы басмада ул шулай: «Синең бу сүзләрең, Фәсхи дус, мине җәберлиләр, — диде Муса ул чакта. — Синең каршыңда бер генә гөнаһым да юк минем. Болар урынсыз үпкә дип кенә карыйм. Давай бетерик»12.

Беренче кисәкнең төшереп калдырылуына килгәндә исә, үз вакытында моның ниндидер сәбәпләре булгандыр, күрәсең. Әгәр романны яңадан бастырып чыгару, фикеремчә, бу бик тә кирәк булыр иде, мәсьәләсе күтәрелсә, ул киселгән шәкелдә түгел, ә автор уйлаганча тулы килеш дөнья күрергә тиеш.

ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. Казан утлары. – 1966. – № 3. – Б. 154.
  2. Шунда ук.
  3. Шунда ук.
  4. Маннур Ш. Муса үзе сорады кебек // Казан утлары. – 1966. – № 5. – Б. 145-149.
  5. Камалов Х. Моңсу сагыну // Мәйдан. – 2014. – № 12. – Б. 25.
  6. Ишморат Р. «Муса» романын укыгач // Социалистик Татарстан. – 1969. – 6 апрель; аныкы ук. Муса турында роман // Азат хатын. – 1969. – № 5. – Б. 19-20; Рябков Г. Алыпкулның сигезенче улы // Казан утлары. – 1969. – № 8. – Б. 178-182.
  7. Маннур Ш. Муса / Пер. В. Шульжик, Р. Ахунов. – М., 1983. – 320 с.
  8. Татарстан Республикасының Милли архивына яңа тапшырылган документлардан.
  9. Шунда ук.
  10. Шунда ук.
  11. Җәлил М. Әсәрләр: Биш томда. Т. 4: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм биографик материаллар. – Казан, 2006. – Б. 266.
  12. Маннур Ш. Муса. – Казан, 1968. – Б. 18.

Рәмил Исламов,
филология фәннәре докторы