2002 1/2

Фарис ниятен ихлас бәрлә Тәңре юлына кылсын

Урта гасырларда атчылыкка багыш лап язылган күп кенә трактатлар кыпчак-мәмлүкләр Мисыры белән бәйле һәм алар хәзерге вакытка язма ис­тәлекләр сыйфатында килеп ирешкәннәр. Билгеле булганча, мәмлүк солтаннарын сайлап алынган атлы гвардия саклый тор­ган булган. Алар идарәчеләр тарафыннан җәмгыятьтә югары дәрәҗәгә күтәрелгәннәр һәм аерым катлау хасил иткәннәр. Шулай ук дәүләтнең гаскәре, нигездә, атлы сугышчылардан гыйбарәт булган. Шуңа күрә, яшь мәмлүкләр мах­сус хәрби мәктәпләрдә әзерлек үткәндә үк аларны атта йөрү, ат өстендә сугыш ысул­ларына өйрәтүгә җитди игътибар бирелгән.

Шәрекътәге башка илләрдәге кебек, кыпчак-мәмлүкләр Мисырында да атка бәйле спорт, ягъни ат менеп чауган (атлы поло) уйнау киң таралыш алган була.

Болар барысы да анда атчылыкка (һип-пологиягә) бәйле хезмәтләргә ихтыяҗ ту­дырган, әлбәттә. Шуңа күрә ат асрау, аны тәрбия кылу һәм төрле авырулардан дәва­лау өчен теоретик, гамәли характердагы китаплар барлыкка килгән. Алар, нигездә, гарәп телендәге чыганаклардан төркигә тәрҗемә ителгән яки бай тәҗрибәгә тая­нып башкарылганнар.

һиппология буенча кулланма әсбап­ларның берсе "Китабе бәйтарател-вазыйх" ("Хайваннар турында ачык китап") дип атала. Ул гарәп телендәге "Бәйтарат" исем­ле китаптан тәрҗемә ителгән. Әлеге эшнең кайчан, кем тарафыннан һәм кайда башка­рылганлыгы турында мәгълүмат сакланма­ган. Кереш һәм ат авыруларының төрләре бәян ителгән дүрт бүлекне тәшкил иткән бу китап Тулыбәк исемле әмир боерыгы белән язылган.

Атчылыкка багышланган хезмәтләр­нең икенчесе — "Китабе фи рийазател-хәйл". Күләме зур булмаган әлеге ядкяр фарсы телендәге "Әл-хәйл" дигән китапка нигезләнеп язылган. Ул ике бүлектән гый­барәт. Беренчесендә атларның үзенчәлек­ләре, аларның авырулары һәм дәвалау ча­ралары бәян ителә. Ә икенчесе — атларны тәрбияләү һәм өйрәтүгә багышланган.

Һиппология турындагы төрки язма ис­тәлекләр ат һәм аңа бәйле мәсьәләләргә, ветеринария буенча кайбер хәл ителәсе проблемаларга ачыклык кертергә ярдәм итәчәк.

Атлар турында кызыклы мәгълүмат шулай ук башка, аерым алганда, сугыш сәнгате турындагы төрки язма чыганаклар­да да чагылыш тапкан. Шундый ядкярләр-нең берсе "Мөнйәтел-гозат" ("Дин өчен көрәшүчеләргә") исеме белән билгеле. Әлеге китап хәлифә әл-Мөкътәдир Биллаһ-ның (908-932 еллар) ат караучылар башлы­гы булган Мөхәммәд бине Ягъкуб бине Гали Хаззам исемле затның "Әл-форусийа фи рәмйел-җиһад" ("Сугышта уктан атуда батырлык") дигән хезмәтенең өченче бүле­геннән тәрҗемә кылынган.

Хезмәтнең күләме алты бүлекне тәшкил итеп, тематик яктан мондыйларга бүленә: ат өстендә йөрү сәнгате; сөңге тоту осталыгы; кылыч белән эш итү; калканнан файдалану; уктан ату; чауган уены.

Шунысын да әйтергә кирәк, кызганыч ки, әлеге кыйммәтле чыганаклар һаман да безнең тарихчыларыбызның игътибарын­нан читтә кала. Укучыларны бу язма ис­тәлекләр белән якыннан таныштыру мак­сатында "Мөнйәтел-гозат"тан ат өстендә йөрү сәнгате турындагы бүлекне хәзерге телгә яраклаштырып бирәбез.

Тәкъдим ителә торган текст 1987 елда Әнкарада төрек галиме Мостафа Угурлу тарафыннан нәшер ителгән тәнкыйди бас­мадан алынды*. Ул басманы 2001 елда Төркия дәүләт^архивларының Генераль мөдире доктор Йосыф Сарынай Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Дамир Шәрәфетдиновка тапшырды.

 

ӘҮВӘЛ ФӘН: АТКА АТЛАНУ

Йа, мөҗаһид1, мөрабит2 һәм гази3, бел: фарислыкның4 асылы - ат өстендә нык булудыр. Ат өстендә нык булуның асылы - гарәби ат өстендә булудыр. Әгәр гарәби ат өстендә нык булмаса, аның атка атлануы дөрес булмый. Атның холыксызлыгында, иярдә һәрвакыт хәрәкәттә булуда, ат сикергәндә егылмый калмаган күп кешеләрне күрдем [гәрчә үзләре] фарислыкка дәгъва кылырлар иде. Гарәби ат үзе нык булмаса, сөңге уйнаганда аттан егы­лырлар. Шулай итеп, фариска тиешле булганы: үз-үзен гарәби ат өстендә нык тоту, күп менү белән игътибарсыз булмау.

Бел кем, фарислыкның тагын берсе - иярсез атка атланудыр. Иярсез атка атлануны өйрән, һич оялма, хаҗәт вакытыңда кирәк булыр. Берәр булыр кем, дошман гафил кешенең өстенә килер. Ат ялангач (иярсез) булыр. Әгәр ялангач атка атлануны нык кылмыш булсаң, ул ва­кытта атланып, Тәңрегә сыгынып, фарислык гамәлләре белән дошманны кире кагарсың. Зинһар, игътибарсыз булма, бу эшне күп күнегү белән ныгыт.

Яхшы гамәлләрдән берсе тагын будыр, күп фарислар бу эшне белмәсләр. Аннан соң бер ияр ал, агачы нык, мәҗлесе5 киң булсын, ике кашы биек булмасын. Ат кинәт сикергәндә алгы кашы күкрәккә орып авырттырмасын. Иярдә фарис болай матур күренмәс, ияр эченә батар.

Өзәңге каешлары нык, өзәңге авыр булсын, эзләгәндә аяк аны тиз тапсын. Өзәңге астын­да тишекләр булсын, ат сикергәндә өзәңге аяктан таеп чыкмасын. Өзәңге бер-береннән авыр булмасын, тиң булсын. Өзәңге каешларының ике ягы аяк озынлыгына бәрабәр бул­сын. Озын да, кыска да булмасын. Әмма озын булу кыскадан яхшырактыр. Әгәр кыска бул­са, чапкан атны туктатканда һәм ат сикергәндә иярдән егылудан котылып булмас. Тагын тезләре ике бөгелеп алга чыгар, аяклары артка калыр. Ат сикергәндә иярнең арткы кашы сыну ихтималы бар. Шулай итеп, мәгълүм булды: озыны кыскадан яхшы икән.

Яхшы киездән дүрт почмаклы яки түгәрәк, йомшак йонлы, япма эшлә. Ул сыйфат өстенә тагын нык ике киң каеш ал. Минемчә, ике каеш бер каештан яхшырактыр. Нык бәйләсәң -нык торыр. Бу тасвирлаганнарым синең коралларың, атыңның әсбаплары өчен.

Атыңны иярлә, каешыңны үз кулың белән ныгыт. Әгәр атың иярле булса, каешыңны ка­рап атлан, иярдән егылудан тыныч булырсың. Атка атланганда, аның сул ягында торып, камчыңны сул кулыңа тотып, өзәңге турысында йә аз гына арттарак тотып атлан. Аннан соң киемеңне ачып төзәт. Йөгәнне сул кулга, атның ялы белән тот. Әгәр атның ялы булмаса, иярнең алгы кашы эченнән тот. Аннан соң өзәңгене алга таба этәр. Сул аягыңны өзәңгегә куй. Саклан: аягың атың култыгына кермәсен.

Аннан соң уң кулың белән иярнең алгы кашын тотып, акрынлык, көч һәм осталык белән атлан. Ияргә менгәч, уң аягыңны уң өзәңгегә сул аягыңны куйган кебек куй. Аннан соң кие­меңне төзәт. Әгәр теләсәң, ияргә менгәнче үк төзәт. Фарислар шулай да эшлиләр. Әмма минемчә ул яхшы саналмый. Яхшы будыр: атка атланып иярдә торганчы йөгәнне ияр белән тотасың, аннан соң киемеңне төзәтәсең.

Атка атланган чакта йөгәнне уң ягыннан бераз гына кыскартасың, өзәңге ерак булмасын. Әгәр ат кузгалса, өзәңге сиңа якын килә. Әгәр теләсәң, менгән чакта иярнең арткы кашын уң кулың белән тотып менәсең. Боларның барчасын савап күрерләр. Иллә анысы бардыр, иярнең алгы кашын уң кул белән тотып менү, минемчә, яхшырактыр. Әгәр менгәндә ат си­керсә, уң кулың иярнең алгы кашында булса, атланырсың. Әгәр уң кулың арткы кашында булса, хәүфтер, ат сикерсә менә алмаячаксың.

Тәмам менгәннән соң йөгәнне тотып, ат башын күндер. Бел, фарислыкның асылы - йөгәнне яхшы тоту, нык утыру, осталыктыр. Әмма осталык дигәннән, фарисның яхшы хәрәкәтедер, гәүдәсен төз тотып иярдә нык утырудыр, һич бөгелмә, күкрәгеңне артык киермә. Аякларың­ны өзәңгегә очы белән бассаң, чөйлектерә. Аннан соң мәйданга йөрергә чык. Атыңа үкчәң белән ишарәт кылып, иелеп тибрәтү белән чыкма. Ул хәлдә ике аягыңны селкетеп, атың­ның карынына тибеп чыкма. Болай кылу начардыр. Фарислар болай итәләр: аз гына ишарәт белән чыгалар. Акрынлык, атыңның салмак йөреше белән чык.

Сиңа аңлатам: ат өстендә күрекле утыру өчен тагын аркаң белән иңнәреңне төз тот. Тәңре Тәгалә сине төп-төз яратты. Алга иелсәң дә, артка иелсәң дә утырыр урыныңны иярдә нык тот. Үкчәләреңне аскарак тотып, аякларыңны өзәңгегә нык бас, аякларыңны өзәңгедә сак ит, басканнан соң селкенмәсен. Аякларыңның ян тарафы өзәңгедән аерылмасын, авыр­лыгын уртача тот. Фариска аягын артка һәм үкчәсен күтәребрәк тотудан да зур хата юктыр.

Мәгәр осталык белән шулай соңыннан атыңны шпораң ишарәте белән тәртипкә китер. Үзеңне сакла, яхшы утыр. Аннан соң, йөгәнеңне бушайтып, сул ягыңа янтаебрак атыңны акрын йөреш белән туптуры йөрет. Янтаю киңрәк булса, атка, фариска каршылык кулай булыр. Янтаю тар булса, ат ничек кенә зирәк булса да, ялгышыр. Моның кебек булса, ат тоягының кырые белән йөрер, сөрлегүдән, ялгышудан азат булмас. Янтаюның күреклесе түгәрәкне яхшы башкарудыр. Кире түнгәндә янтаю эзеннән аз гына чык.

Моның кебек атыңны үз эзенә кертергә кирәк, син һәм атың даими әзерлекле булу кирәк. Мәйданда йөрү түгәрәге киң була. Тагын бер ысул шулдыр: мәйданда сул ягыңа янтай. Атыңны эзенә кертергә теләсәң, түгәрәк эчендә йөрет. Моның кебек эздән йөртү тар җирләрдә, тар мәйданда, халык уратып торганда яхшырактыр. Аннан соң күнегүгә күч. Кай­чан сулыңа өч тапкыр янтаясың атыңны уң ягы белән өч тапкыр кайтар. Бер тапкыр янтай, тагын уң якка бер тапкыр кайтар. Тагын янтай, эзгә кергәндә шпора белән ишарәт кылып, атыңны бераз тизләт. Аннан соң уң якка бер янтай. Уң янтаюдан төп-төз чыгып, яртылаш янтай. Атыңны кайтарып, бер якка тагын яртылаш янтай. Бу янтаюны бер мәйдан дәвамын­да эшлә. Ул кергәндә, чыкканда файдалыдыр.

Аннан соң атыңны куеп тор, хәл алсын, тынычлансын, һәрбер чапканнан соң атны тукта­тып тор, ул тын алсын, рәхәт кылсын. Аннан соң киемеңне, коралларыңны төзәт. Тагын атыңны йөрет, вәләкин озак чапма. Атлар аңа сөңге уйнаганда, озак чабу белән харап бу­лырлар. Акрынлык белән йөгәнне өч тапкыр тарт, дүрттенчесендә туктат, саклан. Атыңнан кан чыгарма. Минемчә, аннан катырак гаеп юктыр. Орыш-тартыш вакыты яки электән иске ярасы булмаган атны фарис канатса, моның кебек эшләү олуг гаептер. Бел, ат хастасыз канамас. Алай булмаганда кешеләрнең йөгән тотуда гыйлеме юктыр. Ул нәрсәләрне сиңа тасвирладым, оста булсаң, сиңа табигать һәм гадәт булса барысын да шул рәвешле үтәсең. Атка атланганда хикмәт белән хата кылсаң, янә күңелең башка нәрсә белән мәшгуль булса, матур менә алмассың, оста .хәрәкәтләрең булмас. Шул рәвешле моннан соң фарислык эш­ләренә омтыл, күзеңне ач. Йөгән тоту сәнгате синең күңелеңдә нык булсын, фарислар мо­ның белән дошманнарына каршы көрәшерләр. Өйрәнүче галим кешенең асылы улдыр: бу эшләрдә матур фикер кыл. Сиңа нәрсәләрне тасвирласам, аның эчендә фикер, сабыр, күңе­лендә торганча фәһем ит.

Ул кеше күңелен тар тотмасын, безнең гыйлемебезне өйрәнә башласын. Читенлек ки­лер, әүвәл авыр булыр. Әлеге гыйлем барча гыйлемнәрдән авыррактыр. Мондый төрле гыйлем һәм сәнгать биредә тупланган булыр. Бу гыйлемнең иясе күңелендә күп нәрсәләрне сакларга мохтаҗдыр. Аерым алганда, дошманга каршы торганда ат өстендә үзен саклау, атка матур менеп, яхшы итеп йөгән тоту, дошманны сагалау, сөңге очын саклау.

Әгәр фарис тугры зиһенле, нык күңелле булмаса, боларны үзләштерә алмас. Әйттем, моның өчен фарис атка яхшы менеп, нык утырырга мохтаҗ булыр. Йөгән тотарга, оста бу­лырга табигать һәм гадәт булырга кирәк. Бу әйткәннәрем сиңа табигать һәм гадәт булса, ул вакытта боларны фикер итәргә мохтаҗ булмассың. Болар барчасы синдә тупланса, күңе­леңне киң тотып, дошманыңны екканнан соң үзеңне саклау яхшырактыр. Бу мәгънәләрне фәһем ит, Тәңрегә шөкер кыл.

 

СҮЗЛЕК:

1. мөҗаһид - диң өчен көрәшүче.

2. мөрабит - дәрвиш.

3. гази - сугышчы.

4. фарис - атлы сугышчы (рыцарь).

5. мәҗлес - биредә: утыра торган урын.

 

Публикацияне

 филология фәннәре кандидаты

Рәмил Исламов,

әзерләде

 

РЕЗЮМЕ

Статья кандидата филологических наук Р. Исламова содержит публикацию главы сред­невекового тюркоязычного трактата "Мунйат ал-гузат", в которой даются рекоменда­ции об обращении с лошадьми. Ксерокопия турецкого научного издания этого уникаль­ного письменного памятника в 2001 г. была передана Генеральным директором архи­вной службы Турции начальнику Главного архивного управления при КМ РТ Д. Р. Шарафутдинову.