2003 1/2

Бубый темасыныћ љйрђнелњ тарихыннан

XIX гасырда џђм XX гасыр башында Ђгерќе ягы татар мђгърифђт њзђклђренећ берсе буларак шљџрђт казанган. Ул чорда мондагы мђктђп-мђдрђсђлђрдђ Гайнетдин Ђхмђрев (1864-1911), Мљхетдин Корбангалиев (1873-1941), Габдулла (1871-1922), Гобђйдулла (1866-1938) џђм Мљхлиса (1869-1937) Бубыйлар кебек танылган мђгърифђтче галимнђр џђм ќђмђгать эшлеклелђре халыкка аћбелем биргђннђр. Иж-Бубый авылындагы уку йортлары бигрђк тђ зур абруй казанганнар. Иж-Бубый мђдрђсђсенећ кызыклы тарихы џђм фаќигале язмышы турында Ќ. Вђлиди, А. Рљстђмева, М. Мђџдиев, А. Мђхмњтова, Р. Њтђбай-Кђрими, Р. Хђлиуллина, Р. Гыймазова џ. б. тарафыннан шактый мђкалђлђр џђм хезмђтлђр басылды. Берничђ ел элек бу хакта махсус китап та нђшер ителде1. Иж-Бубый мђдрђсђсенећ эшчђнлеге Россия татарлары тарихында ђџђмиятле урын били. Шунлыктан ђлеге тема хђзер дђ мђгариф џђм иќтимагый фикер тарихын љйрђнњче галимнђрнећ игътибар њзђгендђ, килђчђктђ дђ аћа мљрђќђгать итњчелђр, ђлбђттђ, булачак. Ђмма Иж-Бубый мђдрђсђсе тарихын совет хакимияте чорында ќитди љйрђнњгђ керешкђн џђм моћа њз љлешлђрен керткђн ике затныћ исемнђре сирђк искђ алынды. Бу мђкалђдђ сњз, нигездђ, шул затлар, ягъни Фуат Садыйков џђм Альберт Фђтхи турында барачак, кайбер хатирђлђр дђ язылачак. Иж-Бубый мђдрђсђсе укыту ысуллары џђм тђртиплђре белђн XIX йљз ахыры-ХХ гасыр башында бљтен Русиядђ кић танылу тапкан. Анда белем алырга империянећ тљрле якларыннан татар џђм мљселман яшьлђре килгђн. Ђ шул тљбђктђге, ягъни Сарапул џђм Алабуга љязлђренђ (хђзерге Ђгерќе, Менделеев, Алабуга районнарына) кергђн авылларныћ џђрберсендђ диярлек Иж-Бубыйда белем алган имамнар џђм мљгаллимнђр эшлђгђн. Мђсђлђн, мђдрђсђне ќђдит ысулынча њзгђртеп кору башланган чорда, 1897 елда, анда белем алган 134 укучыныћ књпчелеге шул љязлђрдђге авыллардан булганнар2. Мђдрђсђнећ мђгърифђт яктысы, миллђтпђрвђрлек, хљрлек фикерлђре Бубыйга якынтирђ ќирлектђ тагын да књбрђк таралыш тапкан, ђлеге кљчле рух бу як халкыныћ књћелендђ бик тирђн урнашкан. Ђле безнећ балалык џђм яшњсмерлек чорыбызда (1970 нче елларда) да љлкђн буын вђкиллђре Бубый мђдрђсђсе џђм мљгаллимнђре, анда белем алган кешелђр турында еш искђ алалар иде. Њз гаилђбездђ дђ бу хакта књп истђлеклђр ишетергђ насыйп булды. Мђсђлђн, Бубый мђдрђсђсе мљгаллимнђренећ (аерым алганда, Габдулла Бубый џђм Даут Гобђйди) кышкы кичлђрдђ еш кына безнећ авылга да килеп, авылдагы мљгаллимнђр, зиџенлерђк яшьлђр белђн ђћгђмђлђр корып, укучы балаларга тљрле фђннђрдђн дђреслђр биреп йљргђнлеклђрен сљйлилђр иде. Бу — Бубый мљгаллимнђренећ, мђдрђсђ кысасында белем бирњдђн тыш, якын-тирђ авылларга да њзлђре барып мђгърифђт таратуларын књрсђтђ торган кызыклы факт. Тђбђрле авылыныћ Иж-Бубыйдан 35 чакрым ераклыкта урнашканлыгын да искђртик.

Ђгерќе якларында яшђњчелђр љчен Бубый турындагы ђћгђмђлђр электђн ныклы урнашкан џђм еш искђ алына торган гадђти темаларныћ берсе булып, џђркем бу мђсьђлђдђн азмы-књпме хђбђрдар иде. Аћа бђйле вакыйгалар, халкыбыз џђм тљбђк тарихыныћ бер сђхифђсе, кыйммђтле хатирђ буларак телдђнтелгђ, буыннан-буынга сљйлђнеп килде. Шундый мохитнећ кљчле чорында туып-њскђн, гомерен укытучылык эшенђ багышлаган Фуат ага Садыйковныћ да њз вакытында Бубый мђдрђсђсенећ тарихы белђн кызыксынып китње џђм ќић сызганып бу теманы љйрђнњгђ керешкђн булуы џич тђ гаќђп тњгел.

Фуат Шаџмљяссђр улы Садыйков (1918-2002) — Ђгерќе тљбђгендђге Кырынды авылы мђктђбендђ озак еллар тарих укыткан, шул мђктђптђ директор булган, књпсанлы мђкалђлђр язып бастырган, шагыйрь Даут Гобђйдинећ шигырьлђр ќыентыгын туплап чыгарган, туган тљбђк тарихын љйрђнњгђ зур љлеш керткђн кызыклы шђхес. Ул Кырынды авылына ызандаш Тљрдђле3 исемле татар авылында туып-њскђн, шунда яшђп, књп хезмђтлђр кылып, шунда ук вафат булды. Бу якныћ абруйлы шђхесе Ф.Садыйков ђтисе ягыннан галим Мљхетдин Корбангалиевлђргђ кардђш тиешле. Ул кечкенђдђн мђктђптђ тырышып укыган, икенче сыйныфтан башлап мђктђп џђм авыл спектакльлђрендђ суфлерлык вазыйфасын њтђгђн. 1934 елда дусты Асаф Габдрахманов4 белђн Казан авиация техникумына имтихан тапшырып укырга керсђ дђ, анда белем алу насыйп булмаган. Чљнки ђтисе Шаџмљяссђр 1931 елда репрессиялђнгђн. Шуннан соћ Ф. Садыйков Казан педагогия техникумына укырга керђ. Анда белем алу чорында китапханђлђрдђ татар, рус џђм дљнья ђдђбиятын, тарихи хезмђтлђрне мавыгып укый. Техникумда Вђли Хаќиев ќитђклђгђн ђдђбият тњгђрђгенећ актив ђгъзасы була, шигырьлђр иќат итђ, Шамил Госманов, Гадел Кутуй, Хђсђн Туфан кебек књренекле затлар, башка калђм ђџеллђре белђн таныша џђм аралаша. 1937 елда рус язучысы А. С Пушкин юбилее ућаеннан њткђрелгђн Казан студентлары конкурсында берећче урынны ала. 1937 елда техникумны бик яхшы нђтиќђлђр белђн тђмамлап, Азнакай районыныћ Ђсђй авылы мђктђбендђ рус теле укыта башлый, ђдђби тњгђрђк оештыра. 1938 елда Ђгерќе районыныћ Тирсђ урта мђктђбенђ кайта. Халык дошманы улы булганлыктан, њзе яраткан фђнне-тарихны укытырга рљхсђт бирмилђр, ул татар теле џђм ђдђбиятын укыта. Концертлар џђм спектакльлђр оештыра. Рус теленнђн татарчага хикђялђр тђрќемђ итђ, њзе дђ хикђялђр яза. Алар њз вакытында «Пионер калђме» журналында басылып чыкканнар. 1941 елда Ф. Садыйков Кырынды мђктђбенђ уку-укыту мљдире итеп билгелђнђ. 1942 елныћ май аенда њз телђге белђн фронтка китђ, Мђскђњ астындагы канкойгыч сугышларда катнаша. 1942 елныћ ноябрь аенда Минзђлђдђге политхезмђткђрлђр курсына укырга ќибђрелђ. Анда укып, 1943 елныћ мартында лейтенант дђрђќђсе ала. Шуннан соћ Карелия фронтында 64 нче дићгез бригадасында батальон командиры урынбасары Вазыйфаларын њти, фронттагы татар газеталарында мђкалђлђре басыла. 1944 елныћ язында хђрби хезмђттђн азат ителеп, туган ягына кайта, Кырынды авылы мђктђбендђ уку-укыту эшлђре мљдире џђм директор Вазыйфаларын башкара, татар теле џђм ђдђбияты, немец теле, тарих фђннђрен укыта. 1950 елда мђктђптђ эзтабар-тарихчылар тњгђрђге оештырып, авыл џђм тљбђк тарихын љйрђнњ буенча кић эш ќђелдерђ. Тљбђктђ бер дигђн музей оештыра, СССР «Белем» ќђмгыятенећ эшчђнлегендђ актив катнаша. Аныћ ќитђкчелегендђге яшь эзтабарлар республикада џђм Россиядђ танылу табып, РСФСР књлђмендђ уздырылган слетларда, ярышларда призлы урыннарга џђм кыйммђтле бњлђклђргђ лаек булалар. Актив педагогик эшчђнлеге љчен Фуат Садыйковка «Россия Халык мђгарифе отличнигы» исеме бирелђ.

Язучы Гариф Ахунов «Идел кызы» повестен џђм «Габбас хђзрђт» драмасын язганда Ф. Садыйковтан тљбђк тарихы буенча кићђшлђр џђм мђгълњматлар алган. Г. Ахуновныћ «Йолдызлар калка»5 исемле повестендђ Ф. Садыйков турында бик ќылы сњзлђр ђйтелгђн. Г. Ахуновныћ «Фатыйх малае»6 хикђясендђге Фатыйх прототибы да Фуат Садыйков.

Ф. Садыйков 1955-1956 елларда Бубый темасын тикшерњгђ ќитди тотынган џђм кићкырлы гыйльми эшчђнлек башлаган. Моны «Мин менђ љч ел инде Иж-Бубый мђдрђсђсе, аныћ мљдђррислђре, хђлфђ, шђкертлђре турында хезмђт язам»7 дип 1958 елда язган бер хаты ачык раслый. (Хатныћ тексты тњбђндђ тулаем књчерелеп бирелде). Ђ ул елларда Бубый темасы белђн махсус шљгыльлђнгђн башка шђхеслђрнећ исемнђре билгеле тњгел. Ф. Садыйков максатчан рђвештђ Казан, Мђскђњ, Киров, Ижевск џђм Сарапул архивларында, Казан дђњлђт университеты гыйльми китапханђсенећ Шђрык секторында эзлђнњлђр алып барган. Бубый мђдрђсђсендђ укыткан џђм белем алган кешелђр белђн очрашкан, хатирђлђр џђм истђлеклђр ќыйган, читтђ яшђгђннђренђ хатлар язган, тљбђк тарихы белгечлђре белђн аралашкан, кићђш-табыш иткђн. Нђтиќђдђ, кызыклы џђм бай фђнни материал туплаган. Ул туплаган материалларныћ бер љлеше хђзерге вакытта Иж-Бубый музеенда саклана. Бубый мђдрђсђсе турындагы хезмђтенећ 1957-1959 елларда язган мђкалђлђренђ кергђн љлешлђре кыскартылган хђлдђ булса да, матбугатта чыккан.

Фуат ага тарафыннан язылган бер хат озак еллар безнећ гаилђ архивыбызда сакланып килде. Ул хат бабам (ђниемнећ ђтисе) Вђлиев Фатыйхка адресланган булган. Ф. Садыйковныћ ђлеге хаты Бубый темасын љйрђнњ тарихы љчен ђџђмиятле булганга, аныћ текстын журнал аша фђн ђџеллђре игътибарына тђкъдим итђбез. Хат ућаеннан зарури булган аћлатмалар да бирелђ.

Хатныћ адресаты Ф. Вђлиев кем булган соћ? Мљхђммђтфатыйх Мљхђммђтлатыйп улы Вђлиев (1893-1969) Ђгерќе районына керђ торган Тђбђрле авылында укымышлы урта хђлле крестьян гаилђсендђ дљньяга килгђн. Тђбђрле мђдрђсђсендђ белем алганнан соћ, књршедђге рус авылына йљреп, рус грамотасын яхшылап њзлђштергђн. 1908-1912 елларда авыл сђњдђгђрендђ приказчик булып эшлђгђн џђм шул ук вакытта мђктђптђ балаларга сабак та љйрђткђн. 1914 елда Беренче бљтендљнья сугышына алынган. 1916 елда яраланып авылга кайткан џђм мљгаллимлек эшен дђвам иткђн. 1917 елда, мљгаллим булуы сђбђпле, яћадан хђрби хезмђткђ алынудан азат ителгђн. 1917-1918 елларда авыл кибетендђ сатучы булып эшлђгђн. 1918 елныћ декабрендђ Кызыл Армиягђ мобилизациялђнгђн. Хђрби тђќрибђсе булуын џђм рус телен яхшы белњен исђпкђ алып, 1919 елныћ гыйнварыннан аны Казанда оештырылган мљселман командирлары курсына укырга ќибђрђлђр. Искђндђр Тальковский ќитђкчелек иткђн курсларда ул рота инструкторы, китапханђче џђм мђдђни-агарту хезмђткђре Вазыйфаларын башкара. Соћрак Татар укчы бригадасыныћ инструкторы була. 1920 ел ахырында фронтта яраланып, госпитальдђ дђваланганнан соћ, 1921 елда туган авылына ђйлђнеп кайта. 1921-1960 нчы елларда тљрле Вазыйфаларда: авыл советы сђркятибе, китапханђ мљдире, кулланучылар ќђмгыяте рђисе, сђњдђ кооперативын оештыручы, колхоз хисапчысы, статистика идарђсе корреспонденты булып, Бљек Ватан сугышы чорында Кызыл Армия хезмђтенђ алынып, тимер юл милициясендђ эшли. Фатыйх Вђлиев тљбђк тарихын бик яхшы белгђн, укымышлы, кић мђгълњматлы кеше булган. Балалары укытучы, банк мљдире, инженер, сђњдђ хезмђткђре џ.б. булып эшлђделђр.

Ф. Садыйков хатында сораган материалны — Иж-Бубый мђдрђсђсе ќитђкчелђре џђм мљгаллимнђрен хљкем итњ процессын яктырткан «Йолдыз» газетасын Ф. Вђлиев бик телђп файдаланырга биреп тора. Тик ќић сызганып Бубый темасын љйрђнњгђ керешкђн Ф. Садыйков кына бу эштђн кинђт туктап кала. Дљресрђге, туктатыла, читлђштерелђ... Булачак галимнећ дђртлђнеп, изге телђк белђн башланган фђнни эзлђнњлђренђ киртђ куела. Мђрхњм Фуат ага болар хакында искђ алырга яратмыйча, бик авыр сулап, офтанып кына куя иде.

Коммунистлар партиясенећ Татарстан Љлкђ комитеты, Ф. Садыйковны бу темадан читлђштереп, Бубый мђдрђсђсе тарихын гыйльми љйрђнњне икенче бер кешегђ махсус йљклђве турында мића Альберт Фђтхи моннан байтак еллар элек, 1984 елныћ декабрендђ сљйлђгђн иде. Альберт ага белђн танышуыбыз турында бераз тђфсыйльлерђк язсак та, зарар булмас.

Тљбђгебезнећ њткђне, тарих белђн яшьтђн кызыксыну нђтиќђсендђ, 1983 елда њзлегемнђн гарђп язуын љйрђнгђн идем. Махсус ђзерлек џђм тђќрибђм булмаса да, туган авылымда 1983-1984 елларда археографик эзлђнњлђр њткђреп, шактый књлђмдђ гарђп язулы басма џђм кулъязма китаплар тупладым. Ќыйналган китаплар арасында Габдулла џђм Гобђйдулла Бубыйларныћ XX гасыр башында нђшер ителгђн хезмђтлђре џђм дђреслеклђре, шулай ук шагыйрь џђм мђгърифђтче Даут Гобђйдинећ Бубый мђдрђсђсендђ укыганда файдаланган автографлы тарих дђреслеге дђ булуы минем љчен аеруча кадерле иде. Ул китапларны Иж-Бубыйдагы музейга бирдем. Ђ тупланган кулъязма китапларны, 1984 елда Казан дђњлђт университетына укырга килгђч тђ, университетныћ фђнни китапханђсендђ эшлђгђн Альберт Фђтхигђ илтеп тапшырдым. Бу олуг шђхес беренче књрешкђндђ њк бик ќылы каршылады. Гарђп язуын белњ дђрђќђмне тикшергђч, данлыклы Иж-Бубый якларыннан булуымны да белгђннђн соћ, бик ачылып, борынгы кулъязма истђлеклђрнећ серле дљньясы турында озаклап џђм бик мавыгып сљйлђде. Ќыйнак кына гђњдђле, књзлђре ут кебек янып торган бу зат искиткеч тирђн белеме џђм эрудициясе белђн таћ калдырды. Ић ђњвђл ул мине њзе тљзегђн «Татар ђдиплђре џђм галимнђренећ кулъязмалары» тасвирламалары белђн таныштырды, 1962 елда басылганын, ягъни Габдулла Бубый кулъязмалары да тасвирланганын, бњлђк итеп бирде. Габдулла Бубыйныћ њз кулъязмаларын књрсђтте. Шул ук вакытта бу тема белђн аеруча сак булырга кићђш итте. 1950 нче еллар ахырында Фуат Садыйковныћ, бу темага ныклап тотынган булса да, берничђ елдан читлђштерелње турында њзе белгђннђрне кыскача сљйлђп бирде, шуны џђрвакыт истђн чыгармаска кушты. Альберт аганыћ ул вакыттагы сабак-кићђшлђре, консультациялђре џђм ике арадагы озакка сузылган ђћгђмђлђр минем љчен, џичшиксез, зур мђктђп булды. Шунлыктан, мђрхњм Альберт Фђтхине мин археография љлкђсендђге беренче остазларымнан саныйм.

Альберт Фђтхинећ татар ђдђбияты тарихын џђм татар кулъязма мирасын љйрђнњдђге роле, безгђ — яшь буынга — биргђн кићђшлђре џђм ярдђмнђре, бђхђссез, зур булды. Аныћ исеме ђле килђчђктђ књтђрелер, ђ хезмђтлђре лаеклы бђя алыр дип ышанасы килђ. Альберт ага вафатыннан соћ язылган мђкалђлђр генђ аныћ олуг хезмђтлђрен џђм фђнни эшчђнлеген таныту љчен ќитђрлек тњгел. Чљнки галим А.Фђтхинећ фђнгђ, аерым алганда татар археографиясенђ керткђн љлешенђ тђфсыйльле ќитди бђялђмђ кљткђн укучыга кайбер язмаларда никтер аныћ холыкфигылендђге кимчелекле сыйфатлар аеруча књпертеп тђкъдим ителде. Гасырларга калачак китап сђхифђлђренђ зур галимнећ мондый шђхси ваклыкларын язу кирђк иде микђн?

Иж-Бубый мђдрђсђсе темасын љйрђнњгђ махсус керешеп тђ, телђк-максатларына ирешњдђн мђхрњм ителгђн Фуат Садыйков ић беренчелђрдђн булса, Альберт Фђтхинећ дђ бу мђсьђлђдђге хезмђтен тиешенчђ, ягъни югары бђялђњ зарур. Чљнки аныћ «Татар ђдиплђре џђм галимнђренећ кулъязмалары»8 исемле китапчыгында Габдулла Бубыйныћ университет китапханђсендђ саклана торган кулъязмалары беренче мђртђбђ тђфсыйльлђп тасвирланган. Г. Бубыйныћ фикри даирђсе, хезмђтлђре, тормыш џђм эшчђнлек мохите, Бубый мђдрђсђсенећ тарихы турында беренче кић мђгълњматны фђн ђџеллђре дђ, ќђмђгатьчелек тђ Альберт Фђтхи тасвирламасы аша алдылар. Бубыйлар дљньясына ачкыч, галимнђр љчен юлкњрсђткеч буларак бу тасвирлама хђзер дђ бик мљџим џђм килђчђктђ дђ ђџђмиятен югалтмаячак. Шуныћ љчен хаклы рђвештђ Альберт Фђтхи дђ Бубый темасын таныткан беренчелђрдђн хисапланырга тиеш.

Бубый темасы мђсьђлђсендђ сњз чыккач, тагын бер нђрсђне ђйтмичђ булмый. Данлыклы Бубыйныћ мђгърифђт рухы хљкем сљргђн мохиттђ туып-њскђнгђ, Бубый темасы мине дђ, табигый, њзенђ ќђлеп итђ иде. Казандагы фђн даирђсендђ монополиячелек «ќене кагылган» кайбер љлкђн буын вђкиллђренећ Бубыйлар белђн кызыксынуыма кырын карагайлыклары ђле дђ эчне поштырып тора. Бигрђк тђ, мђрхњм Мљхђммђт ага Мђџдиев тискђре мљнђсђбђттђ булды. 1991 елда иптђшем Сљлђйман Рђхимов белђн Иж-Бубый музее љчен ђзерлђнгђн аз тиражлы (50 данђдђн дђ артмаган) махсус ќыентыгыбызны ул авыр кабул итеп, безгђ нахакка њпкђлђп йљрде, хђтта матбугатта да тискђре фикерен белдерде. Аерым алганда, М. Мђџдиев бол ай дип язды: «Сиксђненче еллар ахырында Иж-Бубый мђктђбеннђн музей директоры џ. б. иптђшлђр мића телефоннан џђм хат аша мљрђќђгать итђлђр: мђдрђсђ тарихы кирђк. Аны сез эшлђгђнсез икђн. Ђйе, эшлђдек, мин тњгел, ђ студентка Ф. Казнина. Анда бу текст бар, тик инде базар мљнђсђбђтле заман, сатып алсагыз иде. Ф. Казнинага хат язам, ул текстын алып, минем кићђш буенча А. Фђтхи янына килергђ ќыела, текстны бергђлђп тикшереп чыкмакчылар. Ул арада аныћ янына Иж-Бубыйдагы вђкил дђ килђ, хакын да сљйлђшђлђр. Лђкин башка иптђшлђр моћа юл куймыйлар џђм текстны, бђлки тагы да шђбрђк итептер инде, шул ук текстны, кабат књчерђлђр. Књрђсећ, шулай файдалырак...»9. Монда текст дигђндђ Габдулла Бубыйныћ КДУ фђнни китапханђсендђ саклана торган, гарђп язуы белђн татарча язылган «Бубый мђдрђсђсенећ кыска тарихы» исемле кулъязма хезмђте књздђ тотыла. Мђџдиев њз вакытында бу хезмђтне бер студент кыздан диплом темасы итеп эшлђткђн булган. 1987 елда ул кулъязманы мин дђ, бер кирђге чыгар дип, књчерђ башлаган идем.

Иж-Бубый авылында мђдрђсђ музеен оештыручы (хђзер дђ аныћ ќитђкчесе) укытучы Рђмзия апа Хђлиуллина мђдрђсђ тарихы кулъязмасы белђн кызыксынып, Бубый мђктђбе коллективы, Бубый авыл советы џђм колхоз идарђсенећ вђкиле буларак, 1989 елда Казанга махсус килгђн иде. Бубый тарихы буенча материаллар туплап йљргђнлегемне белгђн Рђмзия апа, ђлбђттђ, килњенећ максатын мића ђйтте. Г. Бубый кулъязмасыныћ бер љлешен књчергђнлегемне белдердем, гђрчђ университетныћ соћгы курсында укып, диплом эше язу, эш урыны эзлђњ џ.б. мђшђкатьлђрем булса да, кулдан килгђнчђ ярдђм итђргђ вђгъдђ иттем. Озак та њтмичђ, 1989 елныћ язында, Мљхђммђт ага бу текстныћ инде эшлђнгђн, ђзер нљсхђсе барлыгын Бубыйлыларга да, мића да белдерде. (Аћарчы бу хакта минем хђбђрем юк иде). Инде, болай булгач, мђсьђлђ ућай гына хђл ителђчђк кебек тоелган иде... Лђкин, кайбер сђбђплђр аркасында, Бубыйлылар ул вакытта Тњбђн Камада яшђгђн диплом эшен башкаручыдан текстны алмыйча, яћадан мића мљрђќђгать иттелђр. Кайбер сђбђплђр џич тђ, Мђџдиев мђкалђсендђ язылганча, безнећ «юл куймавыбыз» нђтиќђсендђ булмадылар. Мђсьђлђнећ асылы Р. Хђлиуллинаныћ мића язган бихисап хатларыннан (алар шђхси архивымда сакланалар. — Р. М.) бик ачык аћлашыла: «Раиф, исђнмесез!.. Мин теге Нижнекамск кешесен барып таптым, сљйлђштек, бђясен 1500 диде. Договор тљзеп ќибђрерсез, ђле 1-2 атнага Казанга барып эшкђртђсе бар аны дигђн иде. Колхоз председателе белђн сљйлђшми булмый, «кесђ» аларда бит! Колхозныћ гомуми ќыелышында бер мећ сумга гына ризалык алган килеш ђле ул... Рђмзия апаћ»(23 август, 1989 ел); «...Бубый мђдрђсђсе тарихы буенча районда берничђ иптђш белђн сљйлђштек тђ, «шулкадђр акча биреп нигђ диплом эшен алырга ќыенасыз?» — дилђр. Ул беркайчан да тулы тђрќемђ була алмый дип аћлатканнар колхозга да. Булса, безгђ тулы китап кирђк бит!..» (18 октябрь, 1989 ел); «...Бубый мђдрђсђсе китабы белђн нђрсђ эшлик соћ, син башламадыћмы ђле (дљресрђге, дђвам итмисећме?)...» (20 октябрь, 1990 ел); «...кулъязма мђсьђлђсендђ сезнећ башлангыч тормышка ашса, яхшы булачак...»(2 8 ноябрь, 1990 ел).

Хакыйкать менђ шундый иде џђм њз вакытында безгђ юнђлтелгђн нахак сњзлђр бљтенлђй нигезсез. Љстђвенђ, без 1991 елда ђзерлђп чыгарган ќыентыкта Г. Бубый кулъязмасыннан тыш, башка мђкалђлђр, архив материаллары, аћарчы матбугатта чыкмаган фоторђсемнђр дђ дљнья књрде. Ул ќыентык газиз туган тљбђк тарихына хезмђт вђ файда итњ телђге белђн џђм Иж-Бубый музее љчен ќан атып йљргђн Рђмзия апа Хђлиуллинаныћ њтенече буенча ихлас нияттђн хђзерлђнде. Ќыентыгыбыз соћрак, 1999 елда, камиллђшеп, нђфис китап рђвешендђ «Бертуган Бубыйлар џђм Иж-Бубый мђдрђсђсе» исеме белђн басылып чыкты.

 Ф. Садыйковныћ Ф. Вђлиевкэ язган хаты

Хљрмђтле Фатыйх ага!

Сезгђ Кырынды мђктђбе укытучысы Фуат Садыйков њзеннђн џђм шђкертлђреннђн књп итеп сђлам ќибђрђ џђм Сезгђ сђламђтлек, тынычлык телђп кала. Фатыйх ага!

Мића якын дусларымныћ берсе — Таџир10 Сезнећ турыда сљйлђде. Сезне моћа кадђр књрђ алмавыма бик нык њкенђм. Нишлисећ бит, бездђ еш кына шулай булып чыга: њзећђ кирђк булган ђйберне - хђзинђне мећђр километр ераклыктан эзлђп вакыт ђрђм итђсећ, ђ ул, карасаћ, синећ аяк астыћда яткан булып чыга. Минем белђн дђ нђкъ шулай булып чыкты. Иж-Бубый мђгърифђтчелђренећ суд процессы материалларын кайлардан гына эзлђп газап чикмђдем мин: Ижевск, Сарапул, Киров, Казан, хђтта СССР Дђњлђт куркынычсызлыгы комитетыныћ баш архив идарђсендђ дђ булдым, књпме кђгазь киплары актардым, књпме тузан йоттым мин! Ђ суд процессыныћ барышын, тулы картинасын ачып салырлык документлар табылмады диярлек. Мин бары гаеплђњ акты, приговор, определение кебек нђрсђлђр генђ таптым. Ђ Сездђ «Йолдыз»11 газетасыныћ бу эшне сурђтлђгђн саны бар икђн. Моны табуыгыз, саклавыгыз љчен Сезгђ чын књћелдђн рђхмђт! Безнећ мђдђниятыбызныћ тарихын, чын тарихын љйрђнњдђ Сездђге материал зур ђџђмияткђ ия булып тора.

Сез бђлки ишеткђнсездер, мин менђ љч ел инде Иж-Бубый мђдрђсђсе, аныћ мљдђррислђре, хђлфђ, шђкертлђре турында хезмђт язам. Инде бу хезмђтнећ кайбер љлешлђре матбугатта да чыкты (ђгђр кызыксынсагыз, «Совет мђктђбе» журналыныћ 1957 ел 11 санын12, «Ялкын»ныћ 11 санын13, «Совет ђдђбияты»ныћ 12 санын карагыз14), тиздђн Москвада чыга торган «Преподавание истории в школе» журналында15 да минем бер материал басылачак. Быел минем «По следам отважных» исемле китабым16 басылды. 1959 елныћ беренче кварталында Иж-Бубый шђкерте Даут Гобђйдинећ ђсђрлђр ќыентыгы17 чыга. Менђ шућа књрђ, карап чыгу љчен мића «Йолдыз»ныћ ђлеге санын биреп тормассызмы? Мин аны Сезгђ кайтарырмын. Сез аны иптђш Абдуллинга18 бирсђгез, ул аны мића тапшырыр иде, мин исђ аћа кире бирер идем.

Сез курыкмагыз - ул югалмаячак.
Тик ятканчы, файдаланыйк без аны! Бу - Сезнећ мђдђниятыбыз тарихына зур љлешегез булыр. 

Кабат сђлам белђн Фуат Садыйков 23 ноябрь, 1958 ел. Кырынды.

Татарстан Милли китапханђсенећ Кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлеге,
«1653 т» шифрлы кулъязма.

 ИСКЂРМЂЛЂР:

  1. Бертуган Бубыйлар џђм Иж-Бубый мђдрђсђсе: Тарихи-документаль ќыентык / Тљз.: Р. Мђрданов, Р. Мићнуллин, С. Рђхимов.-Казан:Рухият, 1999.-240 б.
  2. Удмуртия Республикасыныћ Њзђк дђњлђт архивы, 236 ф., 1 тасв., 590 эш, 72-88 кгз.
  3. Тљрдђле 1950 нче еллар башыннан Кырынды авылы белђн берлђштерелеп, хђзерге вакыткача Кырынды исеме астында йљртелђ.
  4. Асаф Котдус улы Габдрахманов (1918-2000) Ђгерќедђ туып њскђн, 1944 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелгђн каџарман миллђттђшебез.
  5. Г. Ахунов. Йолдызлар калка.-Казан:Татар. китап нђшр.,1980.-Б. 266.
  6. Г. Ахунов.-Казан:Татар. китап нђшр.,1983.-Т.З.-Б.111-118.
  7. Татарстан Милли китапханђсенећ Кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлеге, «1653 т» шифрлы кулъязма.
  8. Н. И. Лобачевский исемендђге фђнни китапханђ кулъязмаларыныћ тасвирламасы. X чыг.: Фђтхи Альберт. Татар ђдиплђре џђм галимнђренећ кулъязмалары. Икенче бњлек.-Казан,1962.-Б.11-20.
  9. М. Мђџдиев. Каџђрлђнгђн хђрђкђт, каџђрлђнгђн тема... // Казан утлары.-1993.-№ 2.-Б.144.
  10. Таџир — Ђгерќе шђџђрендђ яшђп иќат иткђн драматург џђм журналист Таџир Шђйхетдин улы Закиров (1925-1994). Аныћ 1960 нчы еллар башыннан алып республикабыз театрларында, Оренбург, Чилђбе, Салават џ. б. шђџђрлђрнећ сђхнђлђрендђ уйналып килгђн популяр комедиялђре 1985 елда китап итеп нђшер ителде (Т. Закиров. Урман егете.-Казан, 1985.-168 б). Т. Закиров Вђлиевлђргђ кияњ тиешле, ягъни Фатыйх Вђлиевнећ бертуган сећлесе Мићлефђрхиянећ кызы Нђкыянећ ире.
  11. «Йолдыз» — Казан шђџђрендђ 1906-1918 елларда Ђхмђтџади Максуди наширлегендђ џђм мљхђррирлегендђ татар телендђ чыккан сђяси, иќтимагый џђм ђдђби газета. Г. Латыйфныћ «Бубыйлар эше хакында» исемле књлђмле мђкалђсе «Йолдыз» газетасыныћ 1912 елгы 27 џђм 31 май, 3 июнь саннарында (№№ 837, 839, 840) басылган. Бу хатта газетаныћ 31 май саны (№ 839) турында сњз бара.
    «Йолдыз»ныћ Ф. Вђлиевтђ сакланган ђлеге нљсхђсенећ соћгы язмышы да кызыклы. Ђгерќе тљбђге тарихын љйрђнњче џђвђскђр тарихчы, шагыйрь џђм журналист Чыћгыз ага Мусин 1980 нче еллар ахырында Ф. Вђлиевнећ улы Азаттан (1939-1990) ђлеге «Йолдыз» газетасын њзенђ ала. Казанга Татарстан дђњлђт музеена алып килђ. Алдан њзара килешњ буенча, музей хезмђткђрлђре гарђп хђрефлђре белђн язылган мђкалђне хђзерге графикага књчереп биргђннђн соћ, бу газетаны Ч. Мусин музейга калдыра. Ђ «Йолдыз»дан књчерелгђн «Бубыйлар эше хакында» исемле мђкалђ 1989 елныћ 8 августында «Ђгерќе хђбђрлђре» газетасында басылып чыкты.
  12. Ф. Садыйков. Совет властен ныгыту елларында безнећ як укытучылары // Совет мђктђбе.-1957.-№ 11.-Б.46-49.
  13. Ф. Садыйков. Табылган ќырлар // Ялкын,-1957.-№ 11.-Б.14-15.
  14. Ф. Садыйков. Даут Гобђйди // Совет ђдђбияты.-1957.-№ 12.-Б.69-71.
  15. Журналныћ 1958-1960 еллардагы саннарында Ф. Садыйков мђкалђсе басылмаган.
  16. Татарстан китап нђшриятында 1958 елда басылып чыккан бу китапныћ Татарстан Республикасыныћ тљп китап хђзинђлеклђрендђ (Татарстан Китап палатасында, Татарстан Милли китапханђсендђ џђм Казан дђњлђт университетыныћ фђнни китапханђсендђ) хђзерге вакытта бер нљсхђсе дђюк. Бу да бик сђер џђм уйланырлык факт.
  17. Гобђйди Даут. Шигырьлђр / Тљз. Ф. Садыйков.-Казан:Татар. китап нђшр., 1959.-48 б.
  18. Абдуллин — Хђмит Абдулла улы Абдуллин (1926-1989), Татарстанныћ атказанган укытучысы, Россия халык мђгарифе отличнигы, Ђгерќе районыныћ Тђбђрле авылы мђктђбендђ 1957-1986 елларда мђктђп директоры булып эшлђгђн тарих укытучысы.

Раиф Мђрданов,
филология фђннђре кандидаты