2001 3/4

Гражданнар сугышы чорындагы большевистик булмаган татар матбугаты

Татар вакытлы матбугатыньщ бай һәм сикәлтәле тарихы бар. Ул инде бер гасырга якын яшәп килә. Тиздән аның 100 еллык юбилее булачак. 1905 ел­ның 2 (15) сентябрендә Русия башкаласы Санкт-Петербургта барлыкка килгән бе­ренче легаль "Нур" гәзите аның башлан­гычы булып тора. Шуннан соң үткән за­манда ана телебездә төрле сәяси-фикри юнәлештәге 900 дән артык гәзит һәм жур­наллар дөнья күргән.

Алар арасында консерватив, либе-раль-демократик, революцион-демократик һәм социаль-демократик мәсләкле, яисә шуларга өлешчә якынлыкта торган басма­лар бар.

Татар көндәлек матбугатының хәзергәчә фәнни яктан иң аз өйрәнелгән өлешләренең берсен Гражданнар сугышы чорында нәшер ителгән большевистик бул­маган, милли рухтагы либераль-демокра-тик басмалар тәшкил итә.

1918-1919 елларда Урта Идел, Урал һәм Себернең ак гаскәрләр кулына төшкән төбәкләрендә большевикларга каршы юнә­лештәге 20 гәзит һәм меңнәрчә санлы өндәмәләр-листовкалар чыгарылган. Алар-ның кайберләре турыдан-туры хәрби оеш­малар тарафыннан нәшер ителгән.

Әлеге төбәкләрне кызыл армия частьләре яулап алганнан соң, әйтелгән гәзитләр һәм өндәмәләр-листовкаларны чыгару тук­татылган.

1918 елның җәе һәм көзендә, чехословаклар корпусының совет режимына каршы кораллы чыгышы вакытында, Са­мара, Сембер, Казан, Уфа һәм бер өлеш Саратов губерналарында Учредительное собрание әгъзалары Комитеты (Комуч) хакимияте хөкем сөрә. Бу төбәкләрдә, Ко-мучның агитацион һәм мәдәни-агарту шөгъбәсе катнашы белән, татар телеңдә большевистик булмаган матбугат басмала­рын —гәзитләр һәм өндәмәләр чыгару һәм тарату оештырыла.

 

***

1918 елның июнь ае башында Сама­рада Комуч хакимияте урнашканнан соң, яңадан торгызылган вилайәт милли шура­сы үзенең нәшер әфкяры-битараф, иҗти­магый, сәяси һәм әдәби "Безнең фикер" гәзитен чыгарырга керешә. Ул һәйәт мөхәррирлегендә губерна земствосы бас­маханәсендә икешәр битле булып, атнага бер тапкыр чыгып килә. Безнең көннәргәчә сакланган 7 нче саны 1918 елның 23 авгус­тында чыгарылган.

1918 елның август ае ахырында Са­мара шәһәреңдә, "Безнең фикер"нең дәва­мы буларак, "Халык" исемле гәзит пәйда була1.

1918 елның 26 июнендә (9 июлендә) Уфа шәһәрендә "Тормыш" электробасма-ханәсендә "Уфа хәбәрләре" дигән гәзит чыга башлый. Ул дүрт сәхифәле булып, атнасына 3-4 тапкыр сары кәгазьдә басы­лып килә. Гәзитнең нашире дип "мөселман җөмһүриятчеләре оешмасы" күрсәтелә. Бу исем белән үзләрен яңадан торгызылган Эчке Русия һәм Себер мөселман төрек-та-тарларының Милли идарәсенең бер төркем әгъзалары атаган була. Басмага һәр сан саен "Җәмалетдин углы" псевдонимы белән кул куеп барган күренекле журналист, тәрҗе­мәче Габдрахман Фәхретдинов (1887-1937) мөхәррирлек итә. 14 саны дөнья күргән бу гәзиттә Ибраһим Бикколов (1884-1938), Мөбарәкша Хәнәфи мулла, Хәлил Сафи-уллин һәм Гомдә Хәбиров хезмәттәшлек итә.

1918 елның 16 августында "Уфа хәбәрләре"нең дәвамы буларак, "Яңа хәят" исемле "сәяси, иҗтимагый вә әдәби төрек-татар гәзите" барлыкка килә. Ул шул ук "Тормыш" басмаханәсендә сары кәгазьдә дүртәр битле булып урта форматта нәшер ителә. Гәзитнең нашире "Яңа хәят" шир­кәте, ә мөхәррире — "һәйьәт" дип языла. Барлык язылган мәкаләләр дә имзасыз чыкканнар. Хәзергәчә сакланган 4 нче саны 1918 елның 23 августында басылган.

1918 елның 25 ноябрендә Уфа шәһәрендә, Учредительное собрание әгъза­лары Комитетының агитацион һәм мәдәни-агарту шөгьбәсе басма органы рәвешендә, "Ил теле" исемле сәяси, иҗтимагый һәм әдәби татар гәзите хасил була. Ул зур күләмдә, икешәр биттә, сары кәгазьдә чы­гарыла. Аның мөхәррире — Хәлим Ис-кәндәров (1888-1958). Хәзергә кадәр гәзит­нең 1918 елның 9 декабрендә дөнья күргән 5 нче саны сакланган.

1918 елның август ае башларында Уфа губернасының Бәләбәй шәһәрендә большевиклар хакимияте вакытлыча төше­релгәннән соң торгызылган җирле өяз зем­ствосы "Таң" басмаханәсендә атнага ике тапкыр дүртәр битле зур күләмле "Берек" дигән иҗтимагый һәм әдәби гәзит бастыpa башлый. Аның мөхәррире итеп "Комис­сия" күрсәтелгән. Гәзитнең 1918елның29 августында бастырылган 7 нче саны без­нең көннәргәчә сакланган. И. Рәмиев рас­лавынча, аның 8 нче саны да булган2.

1918 елның август ае башында, Ка­занга ак гаскәрләр кергәннән соң, Габдел-бари Баттал мөхәррирлегендә либераль-демократик "Корылтай" гәзите яңадан чы­гарыла башлый. Ул зур күләмдә, икешәр биттә "Милләт" басмаханәсендә сары кәгазьдә нәшер ителә. Гәзитнең редакция­се Большая Мещанская (хәзерге Нариман) урамыңда Идрисовның 62 нче йортында урнашкан була. Шәһәрнең архивында аның 1918 елның 23 августында (5 сен­тябрендә) дөнья күргән 90 нчы саны сак­ланып килә3. Бу — әлеге басманьщ гому­ми саны хисабына большевиклар тарафын­нан 1918 елның язында көчләп ябылган "Корылтай"ның 67 саны һәм аның дәвамы булган "Алтай" гәзитенең 13 саны да кер­телгәнлеген күрсәтә.

1918 елның 2 июнендә Чиләбе шәһәренең "Урал" басмаханәсендә, үзенең 20 нче саныннан башлап, "Башкорд" дигән гәзит яңадан чыга башлый (1922 елга кадәр башкорт матбугаты татар телендә басты­рыла).

Бу гәзит 1917 елның 14 июнендә Оренбург шәһәрендә "Башкордлар итти-факы бюросы мөхбире" исеме белән пәйда була. Аны башкорт милли хәрәкәте җитәк­челәре оештыра. Беренче саны чыгу белән бу басма туктатыла һәм, нәкъ бер айдан соң, аның урынына' 'Башкорд'' дигән гәзит бар­лыкка килә. Ул 1917 елның июнендә әлеге шәһәрдә уздырылган I Бөтенбашкорт съез­дында сайланган Башкорт өлкә шурасы органы дип хисаплана. Гәзит "Народное дело" һәм "Дин вә мәгыйшәт" журналы­ның кооператив берләшмәсе басмаханә­сендә нәшер ителә.

1917 елның 20 декабрендә "Башкорд" гәзите шул ук айда Башкорт өлкә шурасы тарафыннан чакырылып Оренбургта үткәрелгән III Бөтенбашкорт съездында сайланган Башкорт хөкүмәтенең рәсми басма органына әверелә. 1918 елның 4 фев­ралендә Башкорт хөкүмәте әгъзалары Ду­тов белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнеп большевистик хәрби-революцион комитет тарафыннан кулга алынгач, бу гәзит 19 са­ныннан соң туктатыла. 1918 елның апрель ае башыңда, дутовчы казаклар Оренбург­ка көтелмәгән һөҗүм ясаган вакытта, Баш­корт хөкүмәтенең тоткынлыктагы әгъзала­ры азатлыкка чыгалар, Чиләбе шәһәренә күчеп урнашалар һәм шунда "Башкорд" гәзитен яңадан чыгаруга керешәләр. Аның 1918 елның 4 октябрендә дөньяга килгән 39 нчы саны безнең көннәргә чаклы сак­ланган. Гәзитнең мөхәррирләре булып төрле вакытта мулла Сәгыйть Мирасов, Хәбибулла Габидов (1886-1939), Габдул­ла Гыйсмәти (1883-1938) һәм Ф. Сөләйма-нов эшләгән.

1918 елның июлеңдә, ак гаскәрләр Оренбургка кергәннән соң, үзенең 53 нче саныннан башлап, көндәлек сәяси, иҗти­магый һәм әдәби "Яңа вакыт" гәзите яңадан чыга башлый. Бу басманы атаклы татар миллионерлары — алтын приискла­ры хуҗалары бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләр наширлегендәге "Вакыт" гәзи-тендә 1906 елдан бирле мөхәррир булып хезмәт иткән һәм аның җитәкчелеге белән килеп чыккан билгеле бер килешмәүчән-лек нәтиҗәсендә редакцияне ташлап киткән күренекле журналист Фатих Кәри-ми (1870-1937) 1917 елның 1 ноябрендә нигезләгән. Аны "бәйсез мөселманнар нәшер әфряре" дип атаганнар. Гәзитнең наширләре — 3. Дәминев һәм И. Галәвет-динов.

"Яңа вакыт" гәзитенең моңарчы сак­ланган 105 нче саны 1918 елның 3 ок­тябрендә чыгарылган.

1918 елның июль ае башында ак гаскәрләр Оренбург шәһәрен алганнан соң, анда Башкорт хөкүмәтенең Оренбург хәрби шөгъбәсе төзелә һәм бу оешма шул ук елның 30(17) июлендә үзенең' 'Башкорд тавышы" исемле гәзитен чыгаруга керешә. Ул "Яңа вакыт" басмаханәсендә нәшер ителә. Аның 2 саны дөнья күреп кала.

1918 елның август ае башында Баш­корт хөкүмәте Чиләбедән Оренбургка күчеп килгәч, аның 1917 елның 20 де­кабрендә хасил булган хәрби шөгъбәсе Оренбургтагы хәрби шөгъбәсе белән бергә кушьша. Әлеге берләшкән хәрби шөгъбә 1918 елның 20 августында урыс телендә "Вестник правительства Башкирии" дигән гәзит чыгара башлый. Шул сәбәптән "Баш­корд тавышы" гәзите башта "Башкорд хөкүмәте теле", ә аннары — "Башкордостан хөкүмәте теле" исемен ала. Бу басма­ларның мөхәррирләре — Габдрахман Фәхретдинов һәм Хәбибулла Габидов. Урыс телендәге басманың ничә санда чы­гуы билгесез. Татарчасының исә 1918 елның ноябрь ае башына кадәр 14 санда чык­канлыгы мәгълүм.

1918 елның 15 ноябрендә Башкорто­стан хөкүмәтенең хәрби шөгъбәсе хозу­рындагы Хәрби шура, Оренбургта чыгып килгән "Башкордостан хөкүмәтенең теле" белән Чиләбедән күчеп килгән "Башкорд" гәзитләрен берләштерү нигезендә, "Гәләбәси" ("Җиңүче") дип аталган яңа гәзит бастырыла башлый4. Аның мөхәрри­ре гаскәри имам Мәхмүд Кадай була. Гәзит Башкорт хөкүмәте 1919 елның февралендә совет власте ягына күчкәнче, 4 санда чы­гып кала.

Санап үтелгән вакытлы матбугат сәхифәләрендә Русияне чолгап алган граж­даннар сугышы вакыйгалары, капма-кар­шы көчләрнең рәхимсез бәрелешләре киң чагылыш тапкан.

Бу гәзитләр совет режимын бетерүне һәм хакимиятне тулысыңча Учредительное собраниегә тапшыруны яклап чыгалар. Аларның һәрбер санында диярлек эре хәрефләр белән: "Бөтен хакимият Учреди­тельное собрание кулыңда булсын!" — кебек шигарьләр басылып килә. Татар те­леңдә Самарада меңнәрчә данәләп басты­рылган һәм төрле төбәкләрдә таратылган "Учредительное собрание" дип аталган өндәмәләрдә дә сүз шул хакта бара.

Гәзитләр 1918 елның июнь ае башын­да Самарада оешкан Учредительное собра­ние әгъзалары Комитетының (Комучның) эшчәнлеген яктыртуга аеруча игътибар бирәләр. Алар Комучның совет власте дек­ретларын гамәлдән чыгару, элеккеге хаки­мият һәм идарә органнарын (земстволар, шәһәр думалары һ. б.) яңадан торгызу, гражданнарның сәяси хокукларын һәм иреклелекләрен тәэмин итү, 8 сәгатьлек эш көне булдыру, эшчеләрнең һәм крестьян­нарның конференцияләрен һәм съездла­рын үткәрүне рөхсәт итү, предприятие­ләрдә фабзавкомнар һәм профсоюзларны саклап калу, хосусый сәүдә итүгә мөмкин­лек бирү, җирләрне социализацияләү, ягъ­ни җәмгыять карамагына күчерү турында­гы карарларын игълан иткәннәр. Вакытлы матбугат шулай ук Комучның мөселман фракциясе әгъзаларының эшчәнлеген дә яктыртып торган.

1918 елда дөнья күргән большевис­тик булмаган гәзитләрдә милли мәсьәләне яктыртуга да шактый урын бирелгән. Аларньщ һәр санында беренче сәхифә башын­да татар һәм урыс телендә эре хәрефләр белән язылган: "Яшәсен Халык Җөмһүри­яте!" — "Да здравствует Федеральная Де­мократическая Республика!", "Яшәсен милли вә мәдәни мөхтарият!"—"Да здрав­ствует культурно-национальная автоно­мия! — дигән шигарләр басылып килгән5. Бу шигарләрдә ул чак татар милли хәрәкәтендә милли-дәүләт төзелеше мәсьәләсе буенча булган ике сәяси адым вәкилләренең: федералистлар һәм унита-ристларның күзкарашлары чагылыш тап­каннар. Беренчеләре — Русиянең үзбил­геләнгән милли дәүләтләрне берләштерү­че, федератив демократик җөмһүрият бу­луын, ә икенчеләре исә — үзәкләште­релгән, унитар Русия дәүләтендә яшәүче урыс булмаган милләтләргә милли-мәдәни мөхтарият бирелүен яклаганнар.

Татар матбугаты большевиклар тара­фыннан тыелган милли оешмаларның яңадан торгызылуын, аларның Комуч белән элемтәдә эшләүләрен яктыртып тора. Гәзит битләрендә Уфада яңадан эшкә керешкән Эчке Русия һәм Себер мөселман төрек-татарларының Милли идарәсе, аның нәзарәтләренең эшчәнлеге турында шак­тый күп языла, Милли мәҗлеснең икенче сессиясен җыйнау кампаниясе үткәрелә.

Большевикларга каршы матбугат Комучның халык армиясе, аның милли формированиеләре сафына үзирекле бу­лып язылырга өндәп мөрәҗәгать итеп тора. Чехлар полковнигы Чечек кул куйган һәм татар телендә 6 000 данә итеп бастырыл­ган "Халык Армиясе", "Халык Армиясенә язылыгыз!" исемле мөрәҗәгатьләрдә дә шундый ук өндәмәләр язылган6. 1918 ел­ның августында бу өндәмәләр, халык ара­сында тарату өчен, Самарадан Казанга җибәрелгән7. Гәзитләрдә татар һәм баш­кортлардан торган берничә ак гаскәри полк төзелгәнлеге турында мәгълүматлар бар. Шуның белән беррәттән, урыннарда халык армиясенә мобилизация үткәрүдә зур авыр­лыклар, аннан качып китүләр булуы ту­рында да язылган.

Башкорт милли хәрәкәтен әйдәүчеләр җитәкчелегендә чыгарылган татар телендәге гәзитләрдә сүз күбрәк алар­ның шул чактагы фикер-карашлары һәм киләчәккә булган омтылышлары турында барган. "Башкорд тавышы" дигән гәзитнең 1918 елның 30 июлендә чыккан беренче саныңда, мәсәлән, Зәки Вәлидинең "Вата­ныма, мөхтәрәм туган халкыма" дип исемләнгән мөрәҗәгате урнаштырылган. Ул анда милләттәшләрен большевикларга каршы көрәшер өчен башкорт армиясе саф­ларына керергә чакырган.

Чыгуларын дәвам иткән антибольше-вистик татар гәзитләре 1918 елның 23 сен­тябрендә Уфа шәһәрендә үткәрелгән Дәүләт киңәшмәсе мәгълүматларын, анда катнашкан Милли идарә вәкилләренең чы­гышларын яктыртып баралар. Бу киңәшмәдә Вакытлы Бөтенрусия хөкүмәте — Уфа Директориясе оештырыла һәм ул озакламый Омск шәһәренә күчә. Матбу­гатта бу идарә органының эшчәнлеге һәм 1918 елның 18 ноябрендә Омскида булып узган дәүләти борылыш вакыйгалары да киң генә чагылыш таба. Нәтиҗәдә Дирек­тория таратыла һәм адмирал Колчак үзен Русиянең Югары хөкемдары дип игълан итә.

Бу вакыйгаларньщ соңгысы кайбер гәзитләр тарафыннан тәкыйтьчел рухта каршыланган. Уфадагы "Ил теле" гәзите, мәсәлән, үзенең 1918 елның 25 ноябрендә чыккан беренче санында: "Омскида булып узган дәүләти борылыш нәтиҗәсендә бар­лыкка килгән идарәнең безнең мәнфәгать­ләребезне яклаячагы турында сүз дә булыр­га мөмкин түгел. Шуңа күрә без һәркайда аңа протест, ачыктан-ачык Колчак хакимиятененең кабул ителерлек булма­вын игълан итәргә тиешбез",—дип язган.

1918 ел ахырында һәм 1919елда,кол-чакчыл гаскәрләр булган урыннарда, боль­шевикларга каршы юнәлештәге дистәгә якын татар гәзите барлыкка килә. Аларның кайберләре турыдан-туры Колчакның хәрби администрациясе челтәрендә басты­рыла.

1918 елның 7 декабрендә Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә мәсьүл мөхәррир Гаяз Исхакый (1878-1954) җит­әкчелегендә сәяси, әдәби һәм милли "Маяк" гәзитенең беренче саны дөньяга чыга.

Бу гәзитне чыгару өчен Мәхмүт-Фуат Туктаров (1880-1938) Самарага барып, ан­дагы Милли идарәнең Казаннан ките­релгән хәрефләрен сатьш альш кайта һәм гәзиттә актив язьпиа. "Маяк" битләрендә шулай ук Гомәр Тәңреколый (Терегулов. 1883-1938),ГабделбариБатгал(1857-1921), Закир Кадыйри (1878-1954) һәм башкалар­ның язмалары чыга.

Г. Исхакый сүзләреңчә, бу гәзит "үзе­нең чыгуы берлә без көткәннән дә артыг­рак тәэсир ясады. Себернең җанлы сүзгә сусаган төрек-татар дөньясы аны бик зур шатлык берлә каршы алды. Ул бик тиз ва­кыт эчендә Себернең иң күп укыла торган, милли юлның маягы булып бара торган гәзит урынын алды. Ул Себернең тормы­шын җанландырды"8. Безнең көннәргә кадәр "Маяк" гәзитенең 1919 елның 21 ап­релеңдә чыккан 30 нчы саны сакланган.

1919 елның 9 апрелеңдә Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә "Сотрудниче­ство" басмаханәсендә "Юл" исемле икен­че яңа татар гәзите торгызыла. Әлеге бас­ма 1917 елның 1 маенда Сәед Сәгыддин һәм Хөсәен Монасыйби мөхәррирлегеңдә дөньяга килгән һәм 1918 елда чыгудан тук­татылган була. Гәзитнең нашире — "Дәрнәк" җәмгыяте һәм 1919 елдагы мөхәррире — һәйьәт. Бу атналык, икешәр битле һәм урта күләмле гәзиттә барлык мәкаләләр имзасыз чыккан. Хәзергәчә аның 1919 елның 10 августында бастырыл­ган 20 нче саны сакланып калган.

1919 елның 9 маеңда Уфа шәһәрендә "Шәрык" басмаханәсендә "Ак Идел" дип аталган атнага ике мәртәбә чыга торган сәяси, әдәби, милли төрек-татар гәзите пәйда була. Аның наширләре — Нурсол­тан Үтәлиев, Локман Газизов һәм мөхәрри­ре — Мөхәммәдвәгыйз Нәүрүзов. Гәзит 1919 елның 8 июненә, колчакчыпар әлеге шәһәрне калдырып киткәнчегә кадәр, нәшер ителә.

Ак гаскәрләр Уфадан чигенер алдын­нан, 3 нче Колчак армиясенең әхвальдән мәгълүмат бирү канцеляриясе "Ватан" дигән гәзитне чыгаруга керешә. Бу басма Себернең, хәрәкәттәге армиянең күчеп йөргән, төрле төбәкләреңдә чыгарылып килә. Аның мәсьүл мөхәррире — Габдул­ла Собханкулов (Троицкий) һәм мөхәрри­ре — Мөхәммәдвәгыйз Нәүрүзов була. Гәзитнең соңгы 60 нчы саны 1919 елның 9 ноябрендә Омск шәһәрендә дөнья күрә.

1919 елның 4 октябрендә Омск шәһәренең "Русское общество" басмаханә­сендә "Верховный главнокомандующий штабы хозурлыгыңдагы гаскәри имам ида­рәсе" нәширлегендә хәрби һәм иҗтимагый "Хакыйкать. Наша газета" исемле гәзит чыгарыла башлый. Аңа гаскәри имам Габ-драхман Сәлимгәрәев һәм прапорщик Фа­тыйх Габдуллин мөхәррирлек итә. Башка антибольшевистик басмалар арасында бу гәзит үзенең бигрәк тә консерватив, монар­хистик рухта булуы белән аерылып тор­ган. Аның сәхифәләреңдә Колчакның фо­торәсеме һәм тормыш юлы турында мәгълүматлар бастырылып килгән.

Нәкъ ярты айдан соң — 1919 елның 19 октябрендә шул ук Омск шәһәрендә татар телендә тагын бер большевистик бул­маган "Каһарман башкорд" гәзите дөнья күрә. Аның 9 саны чыкканлыгы билгеле. Әлеге гәзитнең нашире — А. В. Колчак, ә мөхәррире — Мөхәммәд Габделхәй Кор-бангалиев (1889-1972). Соңгысы җиңелгән ак гаскәрләр белән Маньчжуриягә киткән. 1925-1939 елларда Япониядә яшәгән. Баш­кала Токионың имамы булган, мәдрәсә ачкан һәм татар телендә күп кенә китап­лар, гәзит-журналлар нәшер иткән "Мат-багаи исламия" дигән басмаханәне ни­гезләгән9.

Әйтелгән "Хакыйкать. Наша газета" һәм "Каһарман башкорд" гәзитләре кызыл гаскәрләрнең Омск шәһәренә якынлашуы сәбәпле, 1919 елның ноябрь ае башында яшәүдән туктаганнар.

1919 елның 25 октябрендә, кызыл гаскәрләр керүгә дүрт көн калганда, Семи­палатинск шәһәрендә тышкы күренеше белән журналга охшаш, "Халык сүзе" исемле әдәби һәм сәяси гәзитнең соңгы 136 нчы саны дөнья күрә. Ул, хосусый басма буларак, 1917 елның 20 июнендә җирле кредит берләшмәсе электробасмаханә-сендә чыга башлаган. Аның нашире — Фуат Айтикин һәм "Халык" җәмгыяте, ә мөхәррире — Гариф Мусин була. Гәзит­нең 1917 елда — 22, 1918 елда — 64 һәм 1919 елда — 50 саны нәшер ителгән10.

Ниһаять, 1919 елда—Колчак гаскәр­ләре белән барган сугышлар вакытында— Томскида, җирле Милли шура нәшер әфкя-ре буларак, "Том сүзе" исемеңдә чыгьш килгән гәзитне күрсәтергә кирәк. Ул 'Том мөселман җәмгыяте хәйрия матбагасын­да, дүртәр битле итеп, атнага 1-2 тапкыр бастырылган. Нашире — Нурулла Карпов һәм мөхәррире — Закир Аюхан.

Югарыда күрсәтелгән антибольше­вистик гәзитләр Колчакның совет властена каршы көрәшкә юнәлдерелгән хәрби-сәяси планнарын, аңа АКШ, Англия, Фран­ция һәм Япония тарафыннан сарыф ителгән матди-финанс ярдәме һәм фронт­та сугыш хәрәкәтләренең барышы турын­дагы мәгълүматлар бастырып киләләр. Алар адмиралның үз гаскәре басып алган урыннарда совет хакимияте һәм идарә органнарын тарату, предприятиеләргә һәм җиргә хосусый милекне торгызу һәм баш­ка большевистик рухтагы тәртипләрне юкка чыгару турындагы боерыкларын игъ­лан итеп торалар.

Большевистик булмаган татар вакыт­лы матбугаты басмалары барысы да дияр­лек яшел әләмнәр астында оештырылыр­га ниятләнгән мөселман полкларьша хәрби хезмәткә барырга өндәп килә, ак армиягә мобилизацияләүнең барышы турында хәбәр итеп тора.Әлеге гәзитләрнең расла­вына караганда, 1919 елның җәендә Кол­чак армиясендә хезмәт итүчеләрнең ярты­сын диярлек татар һәм башкорт солдатла­ры тәшкил иткән, ә иске армиядә хезмәт иткән мөселман офицерларының күп өле­ше аклар ягында сугышкан.

Большевикларга каршы булган хәрби оешмалар тарафыннан чыгарылган гәзитләрдә ак армиядәге татар-башкорт солдатларын дини рухта тәрбияләү макса­ты белән ислам тарихы буенча язмалар, Коръәннән аерым өземтәләр, сүрәләр, аларга аңлатмалар, дин әһелләренең вәгазь­ләре бастырыла, дини бәйрәмнәргә багыш­ланган махсус саннар чыгарыла.

Совет властена каршы хәрби матбу­гат Кызыл армиянең сәяси органнарының, большевистик гәзитләр һәм өндәмәләр та­рату юлы белән, ак гаскәрләргә идеологик тәэсир итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеген тәнкыйтләүгә дә игътибар итә. Билгеле булганча, Гражданнар сугышы чорында татар телендә уннан артык исемдәге кы­зыл армиячел гәзитләр чыгарылып килә11.

Мәсәлән, колчакчыл "Ватан" гәзите үзенең 1919 елның 18 сентябрендә 27 са­нында бастырылган "Большевикларда та­тарча вакытлы матбугат" дип аталган мәкаләсендә "Кызыл яу", "Кызыл маяк" һәм "Кызыл йолдыз'' исемле совет хәрби гәзит-ләре таратылуы турында хәбәр итә. Шул ук гәзит 24 нче санында болай дип яза: "Бу көннәрдә безнең кулга большевикларның "Өндәү" исемендә бер сәхифәлек кечкенә форматта 2 номер гәзитләре кулга төште. Бу гәзит исеме тагылган кәгазь парчалары махсус мөселман солдатларын Верховный правитель һәм Хөкүмәтебезгә каршы күтәртер өчен чыгарылганнар. Мәкалә шикелле нәрсәләре соңгы дәрәҗәдә тозсыз бер каләм белән Сәлимов һәм Якупов исе­мендәге комиссарлар тарафыннан языл­ган. .. Мондый гәзитләр һәрвакыт мөселман солдатлары кулына төшеп торалар. Ләкин большевикларның кем икәнлекләрен бик яхшы белгән безнең солдатлар мондый гәзитләргә: "Безне алдый алмассыз",—дип көлеп кенә карыйлар".

Совет хакимиятенә каршы вакытлы матбугат кызыл террор, кызыл армия саф­ларына көчләп мобилизация үткәрү һәм шунлыктан барлыкка килә торган дезертирлык күренешләре, крестьяннардан продразверстка салымы буенча көчләп азык-төлек тартып алу, ирексезләп гому-ми-мәҗбүри хезмәт кертү кебек больше­виклар кылган эшләр турында хәбәр итеп тора.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: со­вет хакимияте урнашкан төбәкләрдә чы­гып килгән большевистик матбугат исә, киресенчә, югарыда әйтелгәннәргә охшаш­лы ләгънәт, сүгү һәм гаепләү сүзләрен ак­ларга карата язган.

Бу, әлбәттә, әхлаксыз, кан коешлы гражданнар сугышында катнашкан капма-каршы көрәшүче көчләрнең кискен килеш-мәүчәнлеге турында сөйли.

Большевистик булмаган матбугат­ның эшчәнлеген бәяләгәндә, табигый, төрле карашлар булырга мөмкин. Тик ул чынбарлыкта булып үткән тарихның аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә, һәм шуңа күрә тарихны объектив, риясыз һәм һәрьяклап өйрәнүдә әһәмиятле докумен­таль чыганак булып тора.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1 Рәшит Рәхмәти Арат. Казан төрекләрендә периодик матбугат // Kazan.-Әнкара.-1975.-№16.-Б.14.

2. Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты:Альбом. 1905-1925.-Казан.Тәжур,1926.-Б. 107.

3. Центральный государственный архив историко-политической документации Республики Та-тарстан:Путеводитель.-М.,1999.-С339.

4. Адамов В.А. Роль большевисткой печати Башкирии в борьбе за установление и упрочнение Советской власти (1917-1919 гг.): Диссертация на соискание ученой степени кандидата истори­ческих наук.-Казань,1966.-С187.

5. Уфа хәбәрләре,-1918.-14 июль; Яңа хәят.-1918.-16 август; Корылтай.-1918.-5 сентябрь; Ил теле.-1918.-25 ноябрь Һ.6.

6. Россия Федерациясенең Дәүләт архивы. 671 ф. 1 тасв. 4 эш. 7 б.

7. Шунда ук. 22 эш. 7 б.

8. Исхакый Г. Гәзитчелек эшендә 25 ел // Мәдәни жомга.-1992.-24 апрель.-Б.13.

9. Башкортостан. Краткая энциклопедия.-Уфа,1996.-С358 // Кагап.-Әнкара,1972.-№ 9.-Б.80.

10. Гайнанов P.P., Мәрданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татар вакытлы матбугаты (1905-1924): Библио­график күрсәткеч.-Казан,1999.-Б.169.

11. Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918-1920 гг.)/Татария в период Великого Октября.-Казань, 1970.-С. 108-131.

 

Тэлгат Насыйров,

тарих фәннәре кандидаты

 

РЕЗЮМЕ

Вниманию читалей представлен краткий обзор либерально-демократичес­ких периодических изданий на татарском языке, выходивших в период граж­данской войны.