2002 3/4

Эмигрант шагыйрь Әхмәт Гәрәй иҗаты

Әхмәтзәки Вәлиди Тоганның Истан-булдагы китапханәсендә эшләгәндә миңа эмигрант-якташыбыз Әхмәт Гәрәйнең "Ниләр, ниләр... тагы да ниләр" исемле, гарәп хәрефләре белән кулдан язылып, 1963 елда Нью-Йоркта (АКШ) күбәйтелгән кечкенә генә шигырьләр җыентыгы очрады. Ә. Вәлидинең кызы профессор, доктор Исәнбикә Тоганның рөхсәте белән аның күчермәсен алдым.
Әхмәт Гәрәй, әдәбият белгече Хатыйп Миңнегуловның күзәтүенчә, дөньяны иң күп гизүче әдипләрнең берседер. Ул Үзбәкстанда туган, Икенче Бөтендөнья сугышында алманнарга, аннан соң инглизләргә әсирлеккә эләгә. Соңыннан аңа Италия, Мисыр, Судан, Төркия, АКШ кебек төрле илләрдә яшәргә туры килә.
Шигырьләрнең астында күрсәтелүенчә, алар 1953 елда ерак Африка кыйтгасында иҗат ителгәннәр. Җыентыкның тышында Хәтимә Гәрәйнең "Еракта калган илдәшләр, мине хәтергә алсагыз, яшәгәндә милли берлекне иман шикелле саклагыз" дигән сүзләре бирелгән. Бу сүзләр шигырьләрнең эчтәлегендә дә яңгырый.
Әсәрләрдә шагыйрьнең карашлары, фәлсәфәсе, теләкләре чагыла. Аларда авторның мәхәббәттән юану табуы, ватан сагышы җырлана. Чит илләргә киткән якташларыбыз ят җирләрдә тормышның әчесен дә, төчесен дә татыганнар. Мәсәлән, Төркиянең Караһөйүк авылында яшәгән якташларыбыз шундый такмаклар чыгарганнар:

"Агыйделнең аръягында
Калды каеш дилбегә.
Калмады каеш дилбегәм,
Калды туган ил генәм.

Агыйделне тирән диләр
Буйлаганым юк иде.
Бу хәсрәтне күрермен дип
Уйлаганым юк иде".

 Әхмәт Гәрәй шигырь аша көчле рухлы булырга чакыра. Чөнки "рухыңны югалтсаң, үзең дә югалдың, димәк, бабаларың юлыннан аерылдың", — ди ул. Шагыйрь милләттәшләрен берлеккә чакыра.
Чит илләрдә татар һәм башкортларны "Идел-Урал төрекләре", "төрек-татарлар" дип беләләр. Аларның арасында әдәби әсәрләр иҗат итүчеләр дә байтак. Үкенечкә каршы, эмигрант якташлар иҗаты белән без аз таныш. Тәкъдим ителгән шигырьләр туларның бер өлеше.

Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге
Тарих, тел һәм әдәбият институтының
гыйльми хезмәткәре Әхәт Салихов

* * *

 Ал кулыңа мандолинаң, уйна бер көй
Татар моңнары һаваларга таралсын!
Никадәр илеңнән ераклашсаң, һаман
Җырла, Урал көйләрен дөнья ишетсен.

Ак тасмадай сузылып аккан Агыйделкәй!
"Син!" - дип корбан булды Сөембикә нугай,
"Син!" - дип кан түкте, җан бирде Салават Юлай,
Сиңа багышлады рухын моңлы Тукай.

Син агасың, агасың, мең-мең елларын
Сөйләми тарихыңда ниләр булганын,
Сөембикәнең сиңа тамган яшьләрен
Агызып илтеп Хәзәр диңгезенә куштың.

Татар каны дисәң — Агыйделнең суы
Агыйделнең суы дисәң - татар каны.
Су кан булса - табигатьнең табигате
Канны су иткән - табигатьнең дошманы.

Тип йөрәгем - әрнемә, сыгылма, талма!
Яшәр өчен тип йөрәгем, һич туктама!
һәрбер татарның йөрәге әрни, сызлый,
Сызласа да, типсен мәңге туктамыйча.

Авыр көннәргә калдым бит дип курыкма,
Шулай авырлыкта милли берлекне сакла!
Бәлки мине аңламаганнар да булса,
Кара һаман алга, рухыңны югалтма.

Байлыгың югалтсаң, бер нәрсә югалттың.
Хөрмәтең югалтсаң, куп нәрсә югалттың.
Рухыңны югалтсаң — үзең дә югалдың.
Димәк, бабаларың юлыннан аерылдың.

Беләсең, кай вакытлар җәй дә кар ява,
Беләсең, кай вакытлар кояш та тотыла,
Шуның кебек батырлар да абынып егыла,
Әмма рухын саклаганнар котылып чыга.

Батырлык шул - кем авырчылыкта түзә,
Кемнең йөрәге милләте өчен тибә.
Хәтта иртәгә үләреңне белсәң дә,
Телә бәхет һәм сәгадәт милләтеңә!

 Каһирә (Африка), 1953 ел.

 

ҮРНӘК

 Кыр казлары язда Африкадан
Урал якларына очалар.
Безнең илдә җәйдә кунак булып
Көзгә каршы кире кайталар.

Яратам күрергә кыр казлары
Тезелеп-тезелеп бергә очканын.
Берәүсе юл башлап, калганнары
Бер кардәштәй ияргәннәрен.

Нигә без шул кошлардан булса да
Бераз гына үрнәк алмыйбыз.
Берәүне баш итеп, калганыбыз
Ник аның артыннан бармыйбыз.

Ерак җирләргә очкан чакта
Кошлар берлек сафын саклыйлар.
Чөнки берлек, берлектә зур куәт
Берләшкәннәр генә яшиләр.

Кук Нил буенда, 1953 ел.