2012 3/4

Шђрыкка тугрылыклы шђхес (Галим Сђлим Гыйлђќетдиновныћ иќат портреты)

Заманында аксљяклђр, зыялылар теле булып саналган, колакка ятышлы фарсы теле элеккеге чорларда безнећ бабаларыбыз љчен туган телебездђй якын џђм газиз булган. Гыйлем тђхсил иткђн џђр шђкерт туган-тумачасына, шђриклђренђ атап язган мђктњплђрен нђкъ менђ шушы телдђ сырлаган. Рус аристократлары њзара аралашканда французчага љстенлек бирсђ, безнећ миллђттђшлђребез фарсыны якын иткђн. Ђлеге телдђ килеш џђм род категориялђре булмавы да аны љйрђнњ, отып калуны ќићелђйткђн.
Казан каласында гап-гади татар гаилђсендђ туып, тђрбия алган Сђлим Гыйлђќетдиновныћ шђрык теллђренђ тартылуы нидђн килђ? Аныћ фђннећ бик сирђк љлкђсенђ — фарсы-иранлылар кебек бљек вђ 2,5 мећ еллык тарихлы цивилизациянећ рухи џђм матди мирасын љйрђнњгђ нђрсђ сђбђпче булган? Шушы сорауларга ќавап табу љчен галимнећ тормыш сђхифђлђрен књздђн кичерик.
Аларныћ беренчесе, калабызныћ 1950-1960нчы еллары Яћа џђм Аккомасты бистђлђре, андагы татар мохите, кешелђр арасындагы эчкерсез џђм самими мљнђсђбђтлђр белђн бђйле. «Язгы ќепшеклек» милли тормышыбызга ќанлану алып килђ. Њзгђрешлђр мђгариф љлкђсенђ дђ њтеп керђ.
— Мин укыган 80нче мђктђп, — дип искђ тљшерђ ђћгђмђдђш, — милли рух белђн аерылып тора иде. Бљтен фђннђрдђн уку-укыту туган телдђ алып барылды. Мондагы укытучыларныћ иќади бергђлектђ эшлђве сизелђ иде.
Укучыларда фђнгђ, ђдђбиятка, милли сђнгатькђ кызыксыну уятучы фидакяр мљгаллимнђр турында ќылы хислђр белђн искђ ала Сђлим Минџаќ улы. Урам «тђрбиясе», Кабан књле бозындагы йодрык сугышларын књреп њскђн малай-шалай дђреслђрдђн соћ талантлы музыкантлар, курайчы Ифрат Хисамов, композитор Бату Мљлеков ќитђклђгђн балалар хорында милли моћнарга сокланып, беразга булса да тормышныћ кырыслыкларын онытып торган. Шул чорда республика мђгарифенђ ќитђкче итеп Мирза Исмђгыйль улы Мђхмњтов билгелђнђ. Яшь министр университетныћ шђрык факультетын «торгызу» хыялы белђн яна. Нђкъ менђ шушы максат белђн эксперименталь рђвештђ 80нче мђктђптђ гарђп теле дђреслђре кертелђ. Сђлимнећ чит теллђрне њзлђштерњдђге сђлђтен ачкан мљгаллим Мђхмњт ага Рђхимов була. Мђдрђсђдђ гыйлем эстђгђн, фин сугышында ђсирлеккђ элђккђн остаз кырыс холыклы џђм њтђ дђ талђпчђн була. Књћеллђре мђтђлчек атып кыбырсып торган њсмерлђрне башкача йљгђнлђњ мљмкинме соћ! Тљн уртасында уятсалар, тотлыкмас дђрђќђдђ текстларны џђм кагыйдђлђрне ятлата иде, дип искђ ала хђлфђне шђкерт. Ђмма лђкин аттестат алгач, тљгђл фђннђргђ хирыс џђм кибернетика белђн кызыксынган егет авиация институтына юнђлђ. Ялгыш юлдан китњенђ тђмам инану љчен аћа ел ярым вакыт кирђк була. Хђрби комиссариат, уяулык књрсђтеп, кичђ генђ вуздан киткђн Сђлимне Тын океан ярларына турылый. Якташыбыз флотта бик сирђк «гидроакустик» булып саналган белгеч буларак, дњрт тапкыр ерак походларда катнаша. Яхшы хезмђт иткђне љчен аны Казанга ялга ќибђрђлђр. Мљгаллиме Мђхмњт аганыћ хђлен белеп чыгарга кергђч, килђчђк язмышын кай тарафларга турылау хакында кићђш сорый.
— Гарђп теле укытыла торган љч њзђк бар, — ди остаз, — Ташкентта, Мђскђњдђ џђм Ленинградта. Ић кулае — Ленинград. Ул зыялылар шђџђре, мђдђни њзђк. Бу заманда ућышка ирешим дисђћ, фиркагђ керњ мђгъкњль!
Хезмђт урынына киткђндђ, Сђлимнећ багажында гарђп теле дђреслеге, сњзлек, дђфтђрлђр була. Вахтадан бушаган арада шулар белђн ђвђрђ килђ, вакытын ђрђм итми, ќђмђгать эшлђрендђ актив катнашып, партия членлыгына тђкъдим ителђ.
Казанга кайткач, ќиденче заводка радиокљйлђњче булып эшкђ урнаша. Ике еллап эшлђгђч, Нева буйларын урап, белешеп кайтыйм ђле, дип, юлга кузгала. Университетка кабул итњ имтиханнары барган вакытка элђгђ. Сынауларда катнаша, ђмма ућышсызлыкка очрый. Очраклы рђвештђ рабфакка ђзерлек курслары турында белешеп, документларын Казаннан почта аша юллый. Љметле яшь эшченећ читкђ китњен белгђч, завод директоры кабинетына чакырып њгетлђп карый егетне. Аны Казан авиация институтында кабат «торгызып», уку дђверендђ стипендия тњлђргђ вђгъдђ итђ, ђмма егет нык тора, завод белђн араны љзеп юлга кузгала. Рабфакка укырга килгђн 64 егет џђм кыздан нибары сигез кешене алалар да, ныклап дђњлђт имтиханнарына ђзерлилђр. Сђлим љчен ић кыены инглиз теле була. Педагог Вера Алексеевна Мирзоеваныћ «Татарлар — тырыш халык, мин сића љмет баглыйм, бары тик мин кушканны гына ахырына кадђр њтђ», дигђн сњзлђрен књћеленђ якын ала егет џђм ярты ел буе кљн саен сигезђр сђгать инглизчђгђ багышлый. Дђњлђт имтиханында чатнатып ќавап бирсђ дђ, «4»кђ генђ бђялилђр. Имеш, «ак биттђн» телне кыска вакытта шул кимђлдђ љйрђнњ мљмкин эш тњгел.
Ленинград дђњлђт университетыныћ шђрык факультеты XIXйљзнећ урталарына чаклы Казан университетында эшлђгђн. Ђлеге «Шђркыят мђктђбе» Санкт-Петербургкакњчерелгђч, аћа ияреп, байтак књренекле галимнђр, шул ќљмлђдђн Александр Касыйм улы Казембек, Илья Николаевич Березиннар пайтђхеткђ киткђн. Тора-бара бу факультетта шђрыкны љйрђнњче њзђк калыплаша. Биредђ мђшџњр академиклар Игнатий Юлианович Крачковский, Владимир Владимирович Вельяминов-Зерновлар укыта. Узган гасырныћ 1970-1980нче елларында 11 кафедрада Якын Кљнчыгыш, Азия, Шђрык иллђре буенча абруйлы белгечлђр сабак бирђ. Араларында безнећ якташыбыз, тел галиме Г. Таџирќанов та булган. Габдрахман Таџирќан улы турында сњз чыккач, Сђлим соклануын яшерми:
— Бу уникаль шђхес 1907 елда туган. Чыгышы белђн Габдрахман ага Тау ягыннан, Морзалар авылыннан. Бик яшьли ятим калып, књп михнђтлђр кичкђн. Урта Азиядђ тамак хакына ялланып, шактый гомер яшђгђн. Шул чакларда њзбђк, таќик, кыргыз, тљрекмђн, казах, ђзђрбђйќан теллђрен њзлђштергђн. Шуныћ љстенђ коръђнхафиз дђрђќђсенђ ирешђ. Утыз яшендђ Ленинградка килеп, университетныћ шђрык факультетына укырга керђ, мљгаллим буларак таныла, фђннђр докторы, профессор дђрђќђсенђ ирешђ. Студент елларында ук Алтын Урда шагыйре Котыб (XIV йљз) иќаты белђн кызыксына, аныћ «Хљсрђњ вђ Ширин» поэмасын ќентеклђп љйрђнеп, диплом эше яклый. Бљек Ватан сугышы елларында Ташкентта эвакуациядђ булганда академик Евгений Эдуардович Бертельс тђкъдиме белђн ђлеге ђсђргђ таянып, кандидатлык диссертациясе яклый. Бу фидакяр зат Фирдђњси, Низами, Дђџлђви, Рудаки кебек шђрык классик шагыйрьлђре, бљек Кол Гали иќаты буенча гыйльми хезмђтлђр яза. Ленинград дђњлђт университетыныћ Шђрык китапханђсендђге таќик џђм фарсы кулъязмаларыныћ тасвирламасын эшли. Олпат шђхеснећ фђнни иќатыныћ йљзек кашы «Тарихтан — ђдђбиятка» (Казан, 1979) дип исемлђнгђн монографиясе булды. Галим анда урта гасыр ђдђбияты џђм тарихыныћ ић ђџђмиятле аспектларына џђрьяклап анализ биргђн.
Габдрахман ага безгђ гарђп телен укытты. Байтак еллар узгач, аныћ сабакларыныћ нигезен изге Коръђн аятьлђре тђшкил иткђнен аћладым. Бђхетебезгђ, шђхес культыныћ кљйдергеч ќиллђре аны урап узган, ђ бит аныћ хђлђл ќефете књренекле галим џђм дин белгече Муса Бигиевнећ кызы — Фатыйма булганын белђбез. Энциклопедик белемгђ ия ђлеге шђхеснећ фђкать татар булуы аркасында гына академиклыкка књтђрелмђвен гоманлыйм. Ќиденче дистђ белђн барган мљгаллимнећ сљйлђмендђ туган телебез лђџќђсе, ягъни акценты шђйлђнгђн, аныћ каравы њзен университетта бик ихтирам иткђннђр — Урта Азия халыклары теллђрендђ язылган фђнни хезмђтлђр бары тик аныћ кулы аша њткђн, фђнни югарылыкта объектив билгелђмђне ул ясаган, чљнки ђлеге шивђлђрдђ укып аћлашырдай бњтђн кеше булмаган. СССР Югары аттестация комиссиясе (ВАК) аныћ билгелђмђсенђ таянып карар кылган. Якташы буларак, њземђ карата џђрдаим ќылы мљнђсђбђтне тоеп тордым, ђмма аћа карап талђплђр йомшармады, дип искђ ала Сђлим ђфђнде. Еллар узып Г. Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм тарих институтына хезмђт иткђндђ, Казанга Г. Таџирќановныћ архивы кайтарылгач, аныћ тасвирламасын эшлђргђ дђ нђкъ менђ С. Гыйлђќетдиновка насыйп була. Андагы байлыкка, андагы мђгълњматка шаккаттарлык! Габдрахман аганы хаклы рђвештђ њзенећ остазы дип саный ул.
Бу олпат шђхеснећ кешелеклелеген дђлиллђњче тагы бер фактны телгђ алмый мљмкин тњгел. Аћа мђгълњм оешмадан Тљркиягђ барып Ђхмђтзђки Вђлидинећ сђркатибе булырга тђкъдим ясала, ђлбђттђ, мђгълњматларны тиешле рђвештђ «ќиткереп» бару шарты белђн. Моныћ љчен аћа џђм якыннарына торак шартларын яхшырту, саллы гына хезмђт хакы тњлђњ вђгъдђ ителђ. Галим катгый тљстђ хезмђттђшлек итњдђн баш тарта.
Университет булсын да, ђле аныћ Ленинград университеты булуын истђн чыгармыйк, элеккедђн сакланып килгђн мљџит, башка вузлар белђн чагыштырмаслык бђйсезлек традициялђре турында бњгенге кљндђ сагынып сљйлђргђ генђ кала. Кызганыч, соћгы еллардагы реформалар, коммерциягђ корылган укыту системасы югары уку йортларына бђреп кергђч, бу традициялђр књз алдыбызда ќуелып юкка чыкты. Классик белем бирњче вузлар шулай итеп кадерсезлђнде.
Кагыйдђ буларак, 80нче елларда игътибар њзђгендђ студентлар, аларныћ белем дђрђќђсе, вузныћ абруе булган. Дњрт-биш талђбђдђн торган тљркем алты-ќиде профессор карамагына тапшырылган. Љч семестр дђвамында студентлар дљнья музейларыныћ йљзек кашы — Эрмитаж фондларында Иран сђнгатен, борынгы кулъязмаларны, фарсыларныћ рухи мирасын чагылдырган ќђњџђрлђрне ќентеклђп љйрђнђлђр.
Сђлим ђфђнде њзлђренђ сабак биргђн педагоглардан Ольга Борисовна Фролова, Илья Павлович Петрушевский, Олег Федорович Акимушкин, Александр Николаевич Болдыревларны рђхмђт хислђре белђн искђ ала. Ул елларда стипендия 45 сум, љлгерешећ яхшы икђн — 55 сум. Дљнья хђлен белеп булмый, дип, егет эшкђ урнаша. Билгелђнгђн территорияне себереп-ќыештырып торсаћ, аена 70 тђћкђ тњлилђр. Ић мљџиме — берњзећђ «служебный» бњлмђ. Факультеттагы ќђмђгать тормышында да актив, студентлар тљркеме старостасы, билгеле инде, аныћ армия мђктђбен узуын, фиркале булуын да истђ тоталар. Ленинградныћ кайнап торган мђдђни мохитен дђ њз итђ ул. Концерт-тамашалардан калмаска тырыша. 1978 елда фарсы, гарђп, инглиз теллђрен њзлђштергђн тарихчы џђм шђрык иллђре белгече Сђлим Гыйлђќетдинов туган якларына кайта. Багажыныћ шактый љлешен, бђгъзелђрдђн аермалы буларак, кием-салым, чњпрђк-чапрак, йорт ќиџазы урынына якташыбыз Ленинград каласыныћ истђлеге итеп алты йљзгђ якын китап, башлыча сњзлеклђр, белешмђлеклђр, тарихи китаплар алып кайта. Стипендия, хезмђт хакы акчасы букинистик кибетлђрендђге китапларны чњплђњгђ тотылган.
Фђнгђ, миллђткђ хезмђт итђргђ ниятлђп, яшьлек кайнарлыгы ташып торган галимне Казан колач ќђеп каршы алды, дисђгез, сез бик нык ялгышасыз. Дњрт ай эш эзлђп йљри ул. Кермђгђн кабинет, белешмђгђн урын калмый. Мђгариф министрлыгына барып, њзегез ќибђрдегез, ай саен акча тњлђдегез, эшкђ дђ урнаштырыгыз, дип, бик дђгъва кылыр иде, ђмма лђкин болай дияргђ хакы юк аныћ. Чљнки њз ихтыяры, њзенећ хђлђл акчасына тырышып-тырмашып гыйлемле булды.
Ниџаять, Г. Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм тарих институтына халык иќаты бњлегенђ хезмђткђр булып урнаша, еллар буе кыймылдамыйча яткан Чыгтайлар фондын 20 кљн дигђндђ эшкђртеп, аныћ тасвирламасын яза.
Шђрык теллђре белгече буларак, аћа борынгы чыганаклар белђн бђйле бик ќаваплы џђм катлаулы хезмђт йљклђнђ. Сњз академик басма — «Татар халык иќаты»ныћ 12 томлыгына аерым китап булып кергђн «Риваятьлђр џђм легендалар»ны эшлђњ турында бара1. Тугыз ел гомерен багышлый галим шушы басманы ђзерлђњгђ. Материал гаять бай, колач ќитмђслек зур, эчтђлекле, чљнки халкыбызныћ гасырлардан килгђн авыз иќатын њз эченђ алган. Бу эш белђн элегрђк шљгыльлђнгђн хђзмђткђрдђн 30 табаклык кулъязма кала. Галим аны дикъкать белђн љйрђнгђч, шуныћ ике табагы гына фђнни яктан тел-теш тидерерлек тњгеллеге џђм бљтен материалны яћабаштан эшлђп чыгарга кирђклеге ачыклана. Ќић сызганып эшкђ керешђ ул. Биш еллап вакыт узгач, бу эш ќитђкчелђрнећ ислђренђ тљшђ, китап кайда, дип, утлы табага бастырмакчы булалар Сђлимне.
— Кулыма тапшырылган материалларны кайтарам, ђмма њзем язганнарны књз алдыгызда институт ишегалдына чыгарып яндырам да, гариза язып эштђн дђ китђм, — дип мђсьђлђне кабыргасы белђн куя галим.
Югарыга, китап нђшер ителде инде, дип хисап биргђн башлыкныћ чигенми хђле юк.
Ђлеге зур хезмђт Татарстан Республикасыныћ Г. Тукай исемендђге Дђњлђт бњлђгенђ џђм Бљтенсоюз халык хуќалыгы казанышлары књргђзмђсенећ дипломына лаек була, лђкин бњлђклђнњчелђр исемлегенђ ни сђбђпледер С. Гыйлђќетдиновны кертергђ оныталар...

С. Гыйлђќетдинов Берлђшкђн дђњлђтлђр бердђмлеге иллђре Иран шенасларыныћ Тђџрандагы I халыкара конференциясендђ. 1994 ел, Тђџран дђњлђт университеты. Фото С. Гыйлђќетдиновныћ шђхси архивыннан.

Халык авыз иќаты, археография, рухи мирасыбызны барлау белђн кызыксыну, шушы љлкђлђрдђ эзлђнњлђр алып бару телђге (џђм бу эшне кабинетта љстђл артында утырып кына башкару мљмкин булмаганга) галимне халык арасына, илебезнећ татарлар бергђ тупланып яши торган тљбђклђргђ экспедициялђргђ дђшђ. Ќђлкђсенђ биштђр асып, хезмђттђшлђре вђ мђслђктђшлђре Рђшит Ягъфђр, Хуќи Мђхмњтов белђн Себер, Пермь, Рязань, Чилђбе, Екатеринбург, Ђстерхан, Киров, Башкортстан, Чуаш, Мари, Пенза якларын урап, йљзлђгђн кулъязма-китап алып кайта.
Болардан тыш, туплаган белемнђрен галим књпсанлы укучыларына, яшь буынга таратуда фидакяр хезмђт куя. Мђктђплђрдђ џђм югары уку йортларында гарђп, фарсы теллђреннђн сабак бирђ. Аныћ шђкертлђренећ саны да берничђ йљздђн артык. Алар арасында хђрбилђр, дин ђџеллђре џђм тљрле џљнђр иялђре бар.
Фђкать 1991 елда гына Сђлим Гыйлђќетдинов њзенећ тљп юнђлеше — «Кљнчыгышныћ чит иллђре, Кљнчыгышны љйрђнњче, Иран тарихчысы» дигђн Ленинград дђњлђт университетында алган белгечлеген эштђ куллану бђхетенђ ирешђ. Г. Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм тарих институтыныћ кулъязмалар џђм текстология бњлегенђ књчеп, институт тарихында беренче булып фондларда сакланган фарсы кулъязмаларыныћ тасвирламасын чыгара. Љч китаптан торган 46 табаклы шушы зур хезмђттђ XI гасырдан алып XX йљзгђ чаклы халкыбызныћ фарсы телендђге язма мирасы эшкђртелеп нђшер ителђ2.
Галимнећ тђрќемђче буларак та шактый ућышларга ирешњен билгелђп њтђргђ кирђк. Тљрек язучысы Гариф Бикнећ «Мећ дђ бер хђдис шђрхе» дигђн китабын заманында дин џђм ќђмђгать эшлеклесе Габдерђшит Ибраџимов татарчага тђрќемђ иткђн иде. Сђлим Минџаќ улы исђ хђдислђрнећ шђрехлђрен иске татар теленнђн гамђлдђге язуга, хђдислђрне исђ турыдан-туры гарђп теленнђн татарчага тђрќемђ итеп кириллицага књчерђ3.
Татарстан телеканалы буенча књрсђтелгђн Иран кино сђнгате осталарыныћ «Шђџрияр» дигђн 17 серияле фильмын татарчага тђрќемђне дђСђлим ђфђнде эшлђде. Ђлеге сериалда экраннан яћгыраган фарсы телендђге 84 газђл, туган телебездђге ќырлардай, колакны иркђлђп тора.
2000 ел галим љчен янђ бер зур казаныш елы була. Ул, «Татар тарихи риваятьлђре џђм легендалары» дигђн темага диссертация яклап, филология фђннђре кандидаты дигђн гыйльми дђрђќђгђ ирешђ.
Сђлим Минџаќ улы тљрле халыкара фђнни ќыеннарда чыгышлар ясап њзен књпкырлы, ќитлеккђн галим буларак танытты. 1994 елда Иранда уздырылган фарсы теле, тарихы џђм дине буенча Беренче конгресста, 2000 елда Казанда «Иран џђм Россия» дигђн конференциядђ џђм 2001 елда Иранда «Иран џђм Туран» дигђн конгресста катнашты ул.
Љч дистђ еллык фђнни џђм укытучылык эшчђнлеге дђверендђ галим џђм эзлђнњче, махсус ђзерлекле шђрык теллђре белгече, тђрќемђче, фольклорчы калђме астыннан мавыктыргыч, йљгерек телле џђм ић мљџиме — халкыбызныћ рухи байлыгын чагылдыручы егермедђн артык китап дљнья књргђн.
Шундый китапларныћ берсе былтыр нђшер ителде. «Мирастан биш сђхифђ» дип атала ул4. Бер мећ тираж белђн басылган ђлеге ќыентыкка XVII-XIX йљз татар ђдђби-тарихи чыганаклары — Кадыйр Гали бикнећ «Ќђмигыт-тђварих», билгесез авторныћ «Дђфтђре Чыћгызнамђ», Таќетдин Ялчыголныћ «Тђварихы Болгария», Мљслиминећ «Тђварихы Болгария» ђсђрлђре тупланган. Гарђп имлясындагы текстларны гамђлдђге язуга књчереп, транскрипциялђрен эшлђњче, ђсђрлђрне хђзерге ђдђби телгђ књчерњче, искђрмђлђр џђм сњзлеклђр тљзњче, кереш мђкалђлђрен язучы — филология фђннђре кандидаты Сђлим Гыйлђќетдинов. Автор сњзлђренђ караганда, бу хезмђт — аныћ утыз еллык эзлђнњлђренећ ќимеше.
Талантлы галим, замандашыбыз Сђлим Гыйлђќетдинов ирешелгђннђр белђн канђгатьлђнми, тукталып тормый, гел эзлђнњдђ џђм иќатта. Галимнећ югары фђнни дђрђќђгђ лаеклы «Персидско-татарские литературные связи» (Татар-фарсы ђдђби багланышлары) дип исемлђнгђн докторлык диссертациясе монография рђвешендђ дљнья књрде5. Аныћ башка фђнни хезмђтлђре кебек њк, монысы да профессиональ кимђлдђ булуы, кыю фикерлелеге, ђдђбият тарихында моћарчы яшђп килгђн стереотипларны аяусыз рђвештђ инкарь итње белђн аерылып тора.
 
ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Татар халык иќаты. Риваятьлђр џђм легендалар / Тљзњче, кереш мђкалђ џђм искђрмђлђр язучы С. Гыйлђќетдинов. – Казан, 1987. – 368 б.
2. Гилязутдинов С. М. Описание рукописей на персидском языке из хранилища Института языка, литературы и искусства имени Г.Ибрагимова. – Казань, 2002. – Вып. I. – 254 с.; 2006. – Вып. II. – 191 с.; 2008. – Вып. III. – 288 с.
3. Гариф Бик. Мећ дђ бер хђдис шђрехе / Тљрекчђдђн Габдерђшит Ибраџимов тђрќемђсе. Китапны хђзерге татар теленђ књчереп басмага ђзерлђњче, кереш сњз авторы, хђдислђр эчтђлегенећ књрсђткечен тљзњче џђм хђдислђрне гарђп теленнђн татар теленђ тђрќемђ итњче С. Гыйлђќетдинов. – Казан, 2005. – 448 б.
4. Гыйлђќетдинов С. Мирастан биш сђхифђ. XVII-XIX гасырлар ђдђби-тарихи ядкярлђре. – Казан, 2011. – 331 б.
5. Гилязутдинов С. М. Персидско-татарские литературные связи (X — начало XX в.). – Казань, 2011. – 212 с.
 
Рљстђм Мђџдиев