2010 1/2

Ќђлилче-макизар Ђ. Г. Њтђшев

Ә. Г. Үтәшев. 1945 елның 17 октябре.

 Җай чыккан саен, Яңа бистәдәге Татар зиратында булырга тырышам мин. Мәркәзебез Казанның иң истәлекле һәм изге урыннарының берсе ул. Биредә милләтебезнең йөзек кашлары булган бихисап олуг шәхесләр үзләренә мәңгелек сыену урыны тапкан. Араларында үзем белгән, якыннан аралашкан күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре дә, хәрби эшлеклеләр, сугыш һәм хезмәт каһарманнары да байтак. Монда горур җанлы җәлилче-макизар Әмир Галимҗан улы Үтәшев тә (1919-1996) үзенең лаеклы урынын алган.

Аның белән мине үткән гасырның туксанынчы еллары башында атаклы җәлилче якташым — нәсел тамырлары белән Мамадыш өязенең Өскебаш төбәгеннән булган мөхтәрәм Р. Хисаметдинов таныштырган иде: «Франциядә фашистларга каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәткән легендар шәхес ул Әмир абыең! Озак еллар дәвамында хаксызга рәнҗетелгән, «оныттырылган» чын каһарманнарыбызның берсе. Әйдәгез әле, бергәләшеп, күтәрик әле үзен — кайтарыйк әле илгә, халыкка данлы исемен!»

Ә. Г. Үтәшев белән соңгы елларда якыннан аралашуым-дуслашуым, андагы искитмәле тарихи язмалар, Франциядән җибәрелгән, Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты (КГБ) архивларында дистәләрчә еллар яткан байтак документлар белән танышуым нәтиҗәсендә, мин Рушад аганың батыр йөрәкле көрәштәше турында ихластан әйткән сүзләренең хаклыгына тагын бер мәртәбә ышандым.

Сугышка хәтле Әмир Галимҗан улы, Уфада кооперация техникумын тәмамлап, Татарстанның Арча районы үзәгендә, райпотребсоюзда баш бухгалтер урынбасары, аннары баш бухгалтер булып эшләгән. Фронтка да шуннан киткән. Алабугада политруклар хәзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлаган өлкән лейтенант Үтәшев (батальон комиссары) беренче сугышчан чыныгуны 1942 елның июне азагында Курск өлкәсендә ала. Хәлиткеч көрәшләрнең берсендә, дошман танклары белән «дуэль» вакытында ул, ике аягы да авыр яраланып, аңсыз хәлдә берничә тәүлек бомба чокырында ята. Һәм шул хәлдә дошман «тырнагы»на килеп эләгә. 1942 елның 6 июленнән аның өчен газаплы әсирлек тормышы башлана.

Баштарак фашистлар Ә. Г. Үтәшевны Киевта, аннары Дарница, Владимир-Волынский лагерьларында яткыралар, соңыннан Польшаның Ченстохов лагерена күчерәләр. Яралары да төзәлеп бетмәгән Әмир Галимҗан улы биредә тифтән егыла. Немец офицеры, аның терелүенә өметен җуеп, мәетләр барагына чыгарып ташларга боера. Әмма дөньяда яхшы адәмнәр дә бар бит әле: таныш бер әсир-санитар Әмир Үтәшевнең документларын үлгән чуваш егете Александр Николаевныкы белән алыштырып куя да, аны эчләре китүче авырулар ята торган баракка күчерә һәм тифтән дәвалау чараларын күрә. Шулай итеп, Әмир Үтәшев Александр Николаев (Франциядә Александр Николас, Капитан Александр) булып китә. Французлар биргән барлык документларда аның исеме алга таба «Әмир» дип түгел, «Александр» дип телгә алына.

1943 елның маенда Ә. Г. Үтәшевны Польшаның Едлинодагы хәрби әсирләр лагерына — «Идел-Урал» легионына китерәләр. Биредә ул, Рәхим Саттар, Әкрәм Мамлеев ярдәмендә, Муса Җәлил белән якыннан таныша һәм биредәге яшерен оешманың ныклы әзерлекле бер әгъзасы булып китә.

«Легионда синең яшерен эш алып баруыңның төп максаты — үзебезнең ватандашларны, ничек кенә булса да, партизаннар ягына алып чыгып, фашистларга каршы бергәләп көрәшү булырга тиеш! — ди Муса Әмиргә. — Мин сиңа ышанам: башлаган эшебезне дошманны тәмам җиңгәнчегә кадәр дәвам ит. Дөнья бит бу, безне алда нәрсә көтәчәген бер Алла үзе генә белә».

Күңеле дөрес сизенгән икән шагыйрьнең. Озак та үтми, 10 августта, фашистлар М. Җәлилне һәм яшерен оешма әгъзаларының бер өлешен кулга алып, зинданнарга ташлыйлар. 1943 елның августында «Идел-Урал» легионының Көнчыгыш фронтка җибәрү өчен әзерләнгән өченче (штаб) батальонын, ашыгыч рәвештә ике эшелонга төяп (писарь Әмир Үтәшев тә шунда була), немецларның көчле сагы астында Франциянең Югары Луара департаментындагы Ле-Пюи шәһәренә озаталар (чөнки баштагы беренче, икенче батальоннардагы легионерлар, фронт сызыгына килүгә үк, немец офицерларын юк итеп, Витебск өлкәсендә һәм Көнбатыш Украинада партизаннар ягына чыккач, гитлерчылар тирән пошаманга төшә). Жәлилчеләрнең Франциядәге яшерен оешмасы җитәкчесе буларак, Әмир Галимҗан улы тиз арада француз партизаннары — макизарлар белән элемтәгә керә һәм легионерларның бераздан, немецларны коралсызландырып, французларның Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә бердәм рәвештә кушылуларын тәэмин итә. Бер үк вакытта Совет Армиясе офицеры да, Франция Эчке Көчләре капитаны да, татар һәм рус партизаннарының беренче группасы җитәкчесе дә булган Ә. Г. Үтәшев (французлар аны, хөрмәтләп, «Комбатан Волонтер» дип йөртәләр, үзләренең иң зур орденнары белән бүләклиләр), ике меңгә якын легионерны, макизарны Туган илгә исән-имин кайтаруда да һәм җәлилчеләрдән Г. Шәрипов, авылдашы Н. Терегулов, француз патриоткасы М. Дебиезе белән берлектә, дөньяны тетрәткән «Моабит дәфтәрләре»нең беренчесен саклап калуда да чын егетлек күрсәтә. Аларның һәркайсына — хәтта кайберләре инде исән булмаса да — Россия, Татарстан хөкүмәтләре тарафыннан тиешенчә бәһа бирелергә тиеш. Әнә бит, Бельгия гражданы А. Тиммермансны, «Моабит дәфтәрләре»нең икенчесен саклап калганы өчен, совет хөкүмәте 1966 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде.

Капитан Ә. Г. Үтәшевнең партизаннар отряды. Франциянең Ле-Пюи шәһәре, 1944-1945 еллар. М. Җәлил музей-фатиры фондыннан.

Ә. Г. Үтәшевне дә «бүләклиләр». Тик — башкача. 1945 елның 1 сентябрендә аны — Франциядәге ватандашларын Туган илгә алып кайтучы эшелон җитәкчесен — совет-герман чигендә армия контрразведкасы кулга ала. Хәрби трибунал башта аны «Ватанга хыянәт иткән өчен» атарга хөкем итә, бераздан бу карар 25 елга иректән мәхрүм итү — каторга белән алыштырыла. Гаделлек, чын дөреслек тантана итсен өчен бик озак көрәшергә туры килә бу батыр йөрәкле, курку белмәс ир-атка. Үзеннән бигрәк, бер гаепсезгә төрмәләргә ябылган, лагерьларга озатылган сугышчан дуслары өчен борчыла, газаплана ул. Фашизмга каршы бергәләп көрәшкән иптәшләренең намуслы исемнәрен кире кайтарырга булышу, инде вафат ветераннарның якыннарына легионер-макизарлар турында чын хакыйкатьне ачу өчен, Әмир Галимҗан улы 1990 елның августында, француз теле белгече Н. Татаренко (Казан) белән бергә, махсус рәвештә Франциягә — Баинс, Ле-Пюи шәһәрләренә барып, якташларыбызның каһарманлыкларын раслаучы үтә мөһим документлар алып кайтты.

Сүз уңаенда шунысын да әйтеп үтик: Франциядә аны, зурлап, милли герой итеп каршылыйлар. Югары Луара департаментының «Трибуна» газетасы 1990 елның 3 август санында «46 ел узгач, Россия макизары Баинс янында сугышлар барган урында» дигән мәкаләсендә болай дип яза: «Бу пәнҗешәмбедә Баинс шәһәренең мэры Мишель Декольн әфәнде, Казан кунагы Александр Үтәшевне аэропортта каршыларга дип, Парижга китте. [...] Ярты гасырга якын вакыт узганнан соң, Россия солдаты кайчандыр сугыш кыры булган урыннарга, өч ватандашы күмелгән Вержезак зиратына әйләнеп кайтты. Аның кайтуы Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә, дөресрәге, Баинс янындагы сугышларга бәйләнгән. Бу хакта Фернан Буатеның “Түгелгән канның таш шаһитлары” дигән китабын укып, төгәлрәк мәгълүматлар алырга була.

Ле-Пюига килеп урнашкан Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашучыларга каршы сугышырга тиешле немец гарнизонында хәрби рус әсирләре дә була. Дөресрәге, легионга көчләп кертелгән, җирле халык “монголлар” дип атаган татар әсирләре алар. Каршылык күрсәтү хәрәкәте ныгый барган шул чорда йөзләп әсир, гарнизоннан качып, Ружак һәм Иссенжо районнарында капитан Сегель җитәкчелегендәге макизарларга барып кушыла. Немецларга каршы Баинс шәһәре өчен барган сугышта һәлак булган алты партизанның да өчесе — элекке легионерлар. Менә алар кемнәр: Андрей Аксенов — очучы, капитан; Газизҗан Зөбәеров һәм билгесез солдат.

Ә. Г. Үтәшев сугышчан дусларын искә алу җыенында. Аның янәшәсендә Н. Татаренко, сулдан дүртенче С. Запальский. Франциянең Баинс шәһәре, 1990 елның 11 августы.

Ул сугышта исән калганнарның берсе — Ә. Үтәшев. Легионнан качып, ул Каршылык күрсәтү хәрәкәте алып барган көрәшләрдә бик нәтиҗәле катнаша».
Франциягә бу баруында Ә. Г. Үтәшев үзенең күптәнге танышы — сугыш чорында Югары Луара департаментындагы Француз партизан отрядлары берләшмәсе командующие — отставкадагы подполковник Серж Запальский (псевдонимы — Жевольд) белән очраша, аның ярдәмендә күп кенә мөһим архив документларының фотокүчермәләрен алып кайта.
Франциядән кайткач, Әмир Галимҗан улы канатларын тагын да җәеп, колачын киңәйтебрәк җибәрде. Радио-телевидение тапшырулары, газета-журнал битләре аша чыгышлар ясап, Идел-Урал төбәкләрендәге хәрби комиссариатлар, Дәүләт Куркынычсызлыгы комитеты вәкилләре белән элемтәгә кереп, үзенең сугышчан дусларын, легионер-макизарларны эзләү һәм аларны аклау эшенә кереште ул.

Билгеле булганча, патриот шагыйрь М. Җәлил, «Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткәне өчен» СССР Югары Советы Президиумының 1956 елгы 2 февраль Указы нигезендә, Советлар Союзы Герое дигән мәртәбәле исемгә лаек булган иде инде. 1957 елның 22 апрелендә исә аңа дөньяны тетрәткән «Моабит дәфтәре» исемле шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе дә бирелде.

Ә менә М. Җәлил белән бер үк дәрәҗәдә каһарманлык үрнәге күрсәткән көчле рухлы шәхесләрдән Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохарев кебек фидакарь җаннар Советлар хөкүмәтенең бернинди бүләге белән дә билгеләп үтелмәделәр. Шушы гаделсезлек бик күпләрнең күңелләрен тырнап торды.

Ә. Үтәшев (сулдан алтынчы) легионер-макизар И. Айнатулловның (сулдан өченче) туганнары янәшәсенә. Буа районы Янтуган авылы,
1991 елның март ае.

Заманында Татарстан Язучылар оешмасын җитәкләгән мөхтәрәм каләм әһелләреннән З. Нури, Г. Ахунов, Т. Миңнуллин, Җәлилнең якын дусты Г. Кашшаф һәм эзтабар-әдип Р. Мостафин гаделлекне торгызу, торгынлык чоры бозларын эретү буенча үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Милләтпәрвәр җанлы бер төркем зыялыларыбыз Татарстан Республикасы һәм СССР җитәкчеләренә, М. Җәлил белән бер үк вакытта җәзаланган ун татарга да иң югары дәрәҗәле исемнәр бирүне яисә орденнар белән бүләкләүне сорап, хат арты хат юлладылар. Татарстан Республикасының беренче Президенты М. Ш. Шәймиев үзе дә, каһарманнарыбызны бүләкләү кирәклеге турында, җай чыккан саен, СССР Президенты М. С. Горбачевның исенә төшереп торды.

Ниһаять, 1990 елның 5 маенда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында актив катнашучыларны I дәрәҗәле Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турында» Совет Социалистик Республикалар Союзы Президенты Указы игълан ителде. Анда «фашистларга каршы яшерен группада актив патриотик эшчәнлекләре, ныклык һәм батырлык күрсәткәннәре өчен» ун каһарманыбызның исем-фамилияләре зурлап телгә алына.

Шулай итеп, рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаганнан соң 45 ел вакыт үткәч, батырларыбызга карата, шактый соңлап булса да, җылы сүз әйтелде, кылган бөек гамәлләренә үзенчәлекле бәя бирелде.

1993 елның 21-24 апрель көннәрендә Ә. Г. Үтәшев Франциядә фашистларга каршы көрәшкән легионер-макизарларның Беренче халыкара конференциясендә катнашып, эзләнүләрен тагын да киңрәк җәелдереп җибәрү өчен зур мөмкинлекләргә ия булды. Шул ук елның 6 маенда, Татарстан Дәүләт музеенда җәлилчеләргә багышланган искә алу җыенында, Ә. Үтәшевнең тырышлыгы белән, Каршылык хәрәкәтендә катнашучыларның «Кызыл ромашка» исемле ассоциациясе төзелде. Оешманың рәисе итеп, бертавыштан, аның үзен сайлап куйдылар. Әлеге ассоциация Идел буе, Урал төбәге республика-өлкәләрендә яшәүче элекке легионерларны, макизарларны, хәрби тоткыннарны, партизаннар хәрәкәтендә катнашучыларны үзенә берләштерде. Легионер-макизарлардан байтак кешегә намуслы исемнәре кире кайтарылды, хәрби бүләкләр тапшырылды. М. Җәлил белән бергә мәңгелеккә күчәр алдыннан батырларның һәркайсы үпкән изге Коръән Казанга әйләнеп кайтты. Үлемсезлеккә атлауларына нәкъ ярты гасыр тулган көндә — 1994 елның 25 августында М. Җәлил һәйкәле янәшәсендә ун каһарманның һәркайсы барельефтагы сурәт рәвешендә (скульпторы — академик В. Е. Цигаль) торып басты.

1995 ел азагында Ә. Үтәшевнең тормышында тагын бер истәлекле вакыйга булды: ул, Идел-Урал төбәгендә яшәүче элекке макизарлар арасында беренчеләрдән булып, Франция хөкүмәте билгеләгән махсус пенсияне ала башлады.

Ә. Г. Үтәшев тормыш иптәше Рәйсә ханым белән. Казан, 1995 елның 25 августы.

Франциядәге Каршылык күрсәтү хәрәкәте ветераннарының «Комбатан Волонтер» ассоциациясе Ә. Г. Үтәшевны, сугыш елларында фашистларга каршы көрәштә күрсәткән зур батырлыклары һәм макизарларны аклаудагы тынгысыз эшчәнлеге өчен, 1995 елда үзләренең «Почет билгесе» белән бүләкләде.

Үтәшевләрнең фатирына еш килеп йөргәнлектән, аларның үтә тынгысыз, кайнап торган тормыш белән яшәүләренә исләрем китә иде. Легионер-макизарларны барлау һәм аларның күбесен аклау штабына әйләнгән иде бер бүлмәле, әмма «шушы мең-миллион мәшәкатьле дөньяны үзенә сыйдыра алган» хикмәтле бу фатир.

Республикабызның Кукмара районында яшәүче Г. Әхмәтшин, Н. Шәйдуллин, Г. Әхмәтҗанов, Әтнәдән М. Хәсәнов, Азнакайдан Г. Асибаков, Баулыдан П. Долгов, Буадан И. Айнатуллов, Ф. Хәйруллин, Казаннан Р. Мөхетдинов, Башкортстанның Туймазы, Октябрьск, Уфа шәһәрләреннән Ф. Закиров, Ә. Низаметдинов, Ә. Минһаҗетдинов, Әстерханнан Х. Моратов кебек дистәләгән легионер-макизарларны аклау, аларның намуслы исемнәрен кайтару буенча ныклап шөгыльләнде Әмир ага. Бу эшләрнең һәммәсендә аңа кешелекле һәм уңган хатыны — якын дусты һәм киңәшчесе Рәйсә ханым, үз мәктәпләрендә «Иң яхшы мөгаллимә» буларак танылган кызлары Әлфия, оныгы — яшь шагыйрә Катя бик теләп булыштылар.

Ә. Үтәшевны рәхимсез авыру 1996 елның 21 гыйнваренда, башка кузгала алмаслык итеп, урынга екты. Әҗәл белән соңгы сулышына чаклы көрәште ул. Бөтен гомере тоташ батырлыктан, ялкынланып янудан торган олпат ир-атның — Ә. Г. Үтәшевның күпне кичергән тынгысыз йөрәге 6 февральда тибүеннән туктады.

С. Запальскийның Париждагы Совет хәрби миссиясенә язган хаты

5 апрель 1945 ел.
 
Немец армиясе подразделениеләрендәге хәрби әсирләр арасында Югары Луара округы партизаннары белән ныклы багланыш тотучы кызылармеецлар шактый иде. Аларның күбесе Татар легионын таркатуда булышлык күрсәтә. Соңыннан легионерларның бер өлеше француз партизаннарына кушылды.
Командирларын аеруча билгеләп үтәр идем:
1. Капитан Андрей Аксенов — 1913 елның 13 декабрендә Мәскәүдә туган. […] Рус партизаннарының беренче группасын оештырып, аны 1944 елның 28 июлендә Ружак шәһәре янындагы урманга алып килде. Отряды белән гаять кыю сугышып, Югары Луара округындагы (Көньяк Франция) Баинс шәһәре өчен немецлар белән сугышканда 1944 елның 11 августында батырларча һәлак булды.
2. Капитан Александр Үтәшев — 1919 елның 15 сентябрендә Башкортстанның Благовар шәһәре янындагы Каргалы авылында туган. […] Рус партизаннарының беренче группасын оештыручы һәм аның комиссары булды. Капитан Аксенов белән берлектә, ул группаны макизарлар янына, урманга алып килде. Андрей Аксенов һәлак булганнан соң, капитан Александр рус партизаннары группасын җитәкләде һәм сан ягыннан үстерде.
Үтәшев үз отряды белән Баинс шәһәре янындагы бәрелешләрдә катнашып, 22 рус солдатын әсирлектән коткарды. Аллегро, Монтан тирәсендә барган сугышларда да үзен уңай яктан нык танытты. Аннары Соги (Югары Луара округы) янында немец солдатларын һәм француз фашистларын эзләп табып, аларны кулга алуда турыдан-туры катнашты. Ле-Пюи шәһәрен азат иткән көнне аның группасында 118 ирекле сугышчы бар иде инде. Алар һәммәсе дә тәртипле, сугышчан хәрәкәтләр алып бару өчен ныклы әзерлекле иде. Өстәвенә, командирларын да хөрмәт итәләр иде.
Капитан Александр Үтәшевның отряды һәрвакыт соңгы тамчы канынача сугышырга әзер булуы һәм кыюлыгы белән француз партизаннарына үрнәк булды.
Легионны таркатудагы тырышлыгы, партизаннар отрядын искиткеч оста оештырганы һәм җитәкләгәне өчен Совет Армиясе офицеры Александр Үтәшевкә Француз Армиясе капитаны дәрәҗәсе бирелде (Франция Эчке Көчләренең Келлерман батальоны буенча 1944 елның 2 августында игълан ителгән 2 нче номерлы приказы нигезендә. — Ш. М.) һәм ул Франциянең Хәрби Хач ордены белән бүләкләнде. […]
Курку белмәс батыр патриотларның ихлас ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән уңышларның аеруча мөһимлеген искә алып, Кызыл Армиянең Югары командованиесенә шул хакта җиткерүегезне сорыйм.
Подполковник Запальский.
Черепанов М. Капитан Үтәшев кем булган? // Татарстан. – 1994. – № 1-2. – Б. 64-65.

Фотолар күрсәтелгәннән кала Үтәшевләр гаиләсе архивыннан.
Шаһинур Мостафин,
язучы-публицист,
эзтабарларның «Хәтер яктысы» берләшмәсе җитәкчесе