2003 3/4

«Ир канаты ат була…»

(Ќђњдђт хђбибуллин белђн Дамир Шђрђфетдинов ђћгђмђсе)

Д. Ш.: Россия башкаласын џђм башка рлђрне XVII йљз урталарына кадђр атлар белђн тђэмин итњдђ, нигездђ, татар сђњдђгђрлђре шљгыльлђнгђнлеге турында искђ тљшергђн идек. Мђгълњм булганча, махсус ат заводлары булдыру турында Петр Беренче тарафыннан 1712 елныћ 16 гыйнварында Указ игълан ителђ. Ђлеге документ нигезендђ билгеле ки, безнећ тљбђктђ дђ нђселле атлар њрчетњ юнђлешендђ дђњлђт џђм шђхси хуќалыклар оеша.

Ќ. X.: Ђйе, Казан тирђсендђ, аерым алганда Арчада, Алабугада, Чистайда, Минзђлђдђ ат заводлары барлыкка килђ. Андый хуќалыкларны оештыручылардан ић танылганнарыннан берсе итеп вице-губернатор Н. Н. Кудрявцевне ђйтергђ мљмкин. Ул югары элиталы, ягъни яхшы токымлы атлар њрчетњ белђн шљгыльлђнгђн.

Токымлы атлар њрчетњ љчен 1887 елда Н. Д. Сазонов Спасе љязендђге Красная Слобода дигђн авыл янында ат заводы оештыра. Шул ук љяздђ бертуган Молоствовларныћ да ат заводлары булганлыгы яхшы билгеле.

Нђселле атлар њрчетњдђ татар сђњдђгђре Габдрахман Ђхмђт улы Ишморатов шулай ук биниџая кљч куйган шђхеслђрдђн. Њрнђк (хђзерге Арча районында) авылындагы аныћ заводында атларныћ књп љлешен орлов токымлы, Америкадан кайтартылган саф токымлы юргалар тђшкил иткђн.

1902 елда Лаеш љязендђге Пановка авылы янында Казан ат араны ачыла. Шул ук тљбђктђ П. В. Щетинкин дигђн кешенећ дђ ат заводы була. Шул елда Казанда атлар књргђзмђсе оештырыла.

Совет чорында исђ илебездђ атчылык белђн шљгыльлђнњ яћа њсеш ала. Ђле 1920 елда ук Дђњлђт атчылык џђм ат заводлары идарђсе барлыкка килђ. 1924 елда Татарстанда Игенчелек халык комиссариаты республика хуќалыкларын яхшы токымлы атлар белђн тђэмин итњ љчен нђселле ат фермалары булдыру турында карар кабул итђ. Шул нигездђ республикакњлђм «Татарстан» ат заводы, Арча, Чистай, Минзђлђ, Буа џђм башка тљбђклђрдђ ат араннары оештырыла.

Спасе районындагы берничђ авылны кертеп ђњвђл тљзелгђн 57 нче, ягъни М. Вахитов исемендђге «Татарстан» ат заводында озак еллар баш зоотехник булып Владимир Хлюпкин эшли. Фидакяр эшчђнлеге нђтиќђсендђ ул орлов токымлы атларныћ «татар» линиясен барлыкка китерђ џђм њрчетђ.

Чистайдагы ат заводында нђсел яхшырту эшен Всеволод Фролов ућышлы алып бара.

Октябрь (хђзерге Нурлат) районындагы Тљрнђс авылында республиканыћ атказанган зоотехнигы Валентин Ефремов шулай ук нђселле атлар њстерњдђ билгеле белгеч.

Д.Ш.: Халкыбыз атларны тљрле эшлђрдђ, гаскђрдђ, элемтљ-хљбђр йљртњлђрдђ џђм башка хуќалык кљнкњреш ихтыяќларында файдалану белђн генђ чиклђнмђгђн, ђлбђттђ. Бездђ ђлеге хайваннар белђн бђйле тљрле уеннар да, ягъни атлы спорт борын-борыннан билгеле.

Тљрки-татарлар тђэсире белђн Россиядђ дђ элек-электђн ат ярышлары уздыру гадђткђ кергђн. Аныћ љчен махсус урыннар, ђ њз термины белђн ђйткђндђ џипподромнар кирђк була башлаган. Ђ андый ќайланма-корылмалар, ђйтик, борынгы юнаннарда безнећ эрага кадђр 680 елда булганлыгы мђгълњм. Чљнки анда атлы спорт ярышлары Олимпия уеннарына кертелгђн була. «џипподром» сњзе алардан кереп, hippos — ат, droms — хђрђкђтлђнњ дигђнне белдерђ.

Билгеле булганча, 1868 елда Казанда «Общество любителей конского бега» оештырыла. Ђлеге ќђмгыять шул ук елда ике џипподром тљзи. Аларныћ берсе кыш кљне Кабан књлендђ була. Анда боз љстендђ Яћа ел бђйрђме алдыннан ат чабышлары уздырылган. Ђ икенчесе, ќђйгесе исђ, башта Арчада ачыла џђм соћыннан ул хђзерге ветеринария академиясенећ тљп бинасыннан ерак тњгел Арча кыры дип аталган урынга књчерелђ. 1870 елдан башлап ђлеге вакытта аныћ адресы Газ (Газовая) урамында.

Безнећ џипподромнарда колхоз-совхозлар, ат заводлары атларыныћ тљрле дђрђќђдђге ярышлары даими уздырылып киленде. Сез яхшырак белђсез инде.

Ќ. X.: џипподромнар минем љчен беренче чиратта атларны тђрбиялђњ, ярышларга ђзерлђњ урыны, ќайдакларны, ђлеге љлкђдђ хезмђт куючы белгечлђрне њстерњ мђктђбе.

Атлар белђн эш итњ, ягъни аларны билгеле хезмђткђ — узыш-ярышларга љйрђтњ, гомумђн, зур сабырлык, књп кљч исраф итњне сорый торган авыр џђм ќаваплы эшлђрнећ берсе. Ић мљџиме шул: малкайлар аћларга-тыћларга књнексеннђр, ул аларныћ холык-фигыленђ сећдерелергђ тиешле. Моћа ирешњнећ тљп ысуллары булып аларга карата миџербанлы, йомшак-иркђ мљнђсђбђттђ булу, вакытында ашату-сугару, ял иттерњ, чистартып массажлар ясап тору. Чабышкыларда атланып, ќигњле юргаларда утырып идарђ итњчелђр йљртњ кагыйдђлђрен камил њзлђштергђн, атларныћ анатомиясен, физиологиясен џђм башка серлђрне яхшы белергђ тиешлђр. Аларныћ њзлђреннђн дђ физик яктан нык, тиешле авырлыкта, атлы спорт осталыгына ия булулары талђп ителђ.

Д. Ш.: Димђк, нђселле атлар њрчетњ-њстерњ, алар белђн идарђ итђ белњ — њзенчђлекле бер гыйльми эш белђн шљгыльлђнњ. Инде ђйтеп њтелгђнчђ, бу хакта борынгы заманнарда ук махсус трактатлар барлыкка килгђннђр. Андый кулланма-ђсбаплар хђзерге вакытта да дљнья књреп тора. Яшђеш-кљнкњреш шартлары њзгђрђ барган саен, атларны хуќалыкта файдалану да башкачарак рђвеш ала тора бит. Ќђњдђт ага, Сез инде бу љлкђдђ књптђн матбугат џђм китапларныћ каџарманы булдыгыз. Мђшџњр язучыбыз Г. Ибраџимовныћ «Алмачуар» дигђн хикђясен мин хосусан нђкъ менђ Сезнећ турында язылган ђсђр кебек кабул итђм. Чљнки тљп ђдђби образ Закир кебек њк Сезгђ дђ ат «ќене» кагылган булуы бер хђл. Алай гына да тњгел, Сез хђтта атларны тундагыча сыйфатлыйсыз...

Ќ. X.: Классигыбыз атлар турында чынбарлыгы белђн гади џђм њтемле итеп яза: «Колын бурлы булып туа. Аннары тђнендђ-тиресендђ чђчђклђр сыман тљслђр, ак тиредђ кара тљслђр-мићнђр тљсле барлыкка килђ... Кљмеш тавыш белђн кешни... Асыл сљякле гђњдђсе белђн сикереп уйный... Икенче яшькђ чыкканда тайныћ ялын, койрыгын кыркалар. «Кыркымыш» ясыйлар...

Теллђребез сљйлђшмђсђ дђ, без, атларым белђн, бер-беребезне бик яхшы аћлыйбыз, мине књрњгђ атларым шатланып китђлђр, љслђрен, ял-койрыкларын тазартканда, йљзлђрен сыйпаганда «иџи... иџи...» дип йомшак кына кешнђп, иркђлђнеп торалар.

Атларым Сабан туйларын, буласы узыш-ярышларны сизенђлђр. Йљрђклђре тњзми, баскан ќирлђрендђ тора алмый башлыйлар... Сљлек кебек маллар очарга ђзер торалар... Шђп маллар аякланып туа, дип тђ ђйтђлђр безнећ халыкта...»

Спорт атларын тђрбиялђњ љчен ић элек шућа сђлђтлесен сайлап ала белергђ кирђк, ђлбђттђ. Бу хосуста шунысы шарт: ул гармонияле бђдђнле, иркен-ќићел хђрђкђтле, 160-168 см биеклектђ, ућай табигатьле булу мљџим. Аннан соћ аны тиешле рацион белђн генђ тукландырырга кирђк, яшђњ шартлары да билгеле нормаларга ќавап бирерлек булсын. Белгечлђр ђйткђнчђ, ђњвђл «Яшь ат мђктђбе»н узу мотлакан куела.

Д.Ш. Џипподромнар ачылгач, безнећ якларда да атлы спорт тљрлђре, уеннары белђн кызыксыну арта, алар љчен мљмкинлеклђр кићђя башлый. 1899 елда Россиядђ беренче мђртђбђ ат белђн киртђлђр аша сикерњ буенча ярышлар уздырыла. Совет чорында исђ 1925 елда илдђ армия књлђмендђ атлы спорт тљрлђре бђйгелђре њтђ. Андый ярышлар 1927, 1931, 1935, 1938 елларда була. Ђ 1938 елда ђлеге спорт тљре буенча СССР беренчелегенђ ярыш оештырыла. Ђйтергђ кирђк, аларныћ џђрберсендђ безнећ якташларыбыз да катнашып, ућышлы чыгышлар ясыйлар. Икенче бљтендљнья сугышыннан соћ Казанда кавалеристлар клубы эшлђп килде.

1970 елдан Казан ат заводы чоры башланды, ђ џипподром аныћ атларын љйрђтњ-књнектерњ урынына ђверелде.

Ќ. X.: Дамир туган, 1965-67 елларда халыкара књлђмдђ танылган данлыклы атлы спортчы Караќан Нђсибов турында Сез њз вакытында матбугат битлђрендђ язган идегез. Ул шђхесне ихтирам белђн искђ тљшереп, хђзерге укучыларыбызга да аныћ хакында янђ мђгълњмат биреп њтњ урынлы булыр дип исђплим. Бу шулай ук атлы спорт ирешкђн казанышларыбыз, чемпион атларыбыз, спортчыларыбыз белђн дђ таныштыру булыр.

Ђйе, Караќан Нђсибов халыкара категорияле жокей иде. Атлы спортта ул аћа кадђр берђњ дђ ирешђ алмаган нђтиќђлђрне књрсђтте: њзенећ «Анилин» кушаматлы чаптарында љч тапкыр Европа призын отты, Вашингтон џипподромында призлы урын алды, Парижда да ќићњ яулады. Тљрле ярышларда катнашып, алты йљздђн артык призлар алды. Аныћ бњлмђсе СССРда атлы спорт њсешенећ триумфын чагылдыручы музейны хђтерлђтђ иде.

Њзенећ яшђњ урыны Мђскђњдђ булса да, К. Нђсибов Краснодар краеныћ «Восход» дип аталган ат заводында эшлђп, чемпионнар ђзерлђњ белђн шљгыльлђнде. Хезмђт Кызыл Байрагы ордены кавалеры булган ђлеге могтђбђр зат белђн мића очрашу бђхете аныћ Мђскђњгђ бер ярышка њзенећ шђкертлђрен алып килгђн вакытта булды. Икебезнећ арадагы ђћгђмђ нигезендђ язылып, њз вакытында матбугат битендђ дљнья књргђн мђкалђгђ янђ бер тапкыр игътибарны юнђлтик (кыскартып алынды. —Д. Ш.

— Спорттагы тђњге адымнарыгыз турында берничђ сњз ђйтсђгез иде?

— Мин бик яшьтђн ђти-ђнисез калдым. «Кулар» ат заводында малай чагында ук конюшняда олыларга ярдђм итеп йљри идем. Књрђсез, язмыш мине бала чактан атларга якын иткђн. Конюшняда йљргђндђ њк инде жокей џљнђре турында хыялландым. Ђ 1944 елда, атлар озатып, Мђскђњ њзђк ипподромына барырга туры килде. Шуннан файдаланып, ипподром директоры А. 3. Салямовтан њземне су ташучы итеп эшкђ алуларын њтендем. Ђмма «штат тулы» дигђн књћелсез хђбђр генђ ишеттем. Минем боегып торуымны књреп, арадан, бер абый:

— Сынап карыйк ђле егетне, булдыклы булса, њз урыныма — ат хуќалыгы бњлеге мљдире итеп куярбыз, — диде, шаярту катнаш.

— Ул урынга дђгъва тотмасам да, бђхетемне сынап карарга булдым. Мића ипподромныћ атнадан артык иярлђнмђгђн ић усал айгырын тоттыруларын соћыннан гына белдем. Шулай да, кљчхђл белђн ат љстендђ кала алганмын. Шуннан соћ теге абый — Солтан Хистанов мине атларны књнектереп йљртњче итеп эшкђ алды. Бер елдан, 16 яшь тулгач, «Империал» кушаматлы айгырда Бљтенсоюз чабышларында беренче урынны алдым. Ић яшь чемпион дип билгелђп њттелђр. Аннары озак вакыт Краснодар ипподромында чабыш атларын сынарга туры килде. Анда књп кенђ призлар отып, жокей булдым. 1948 елда Мђскђњдђ ќђйге зур призны яуладым. Мине ќаваплы ярышларга кертђ башладылар. Ђ хђрби хезмђткђ чакырылгач, 1953 елда Варшавада социалистик иллђр кубогына њткђрелгђн ярышларда «Харьков» кушаматлы айгырда беренче призны оттым. Берлинда, Прагада, Стокгольмда, Ослода ќићњлђргђ ирештем. 1956 елда Прагада «Ранг» џђм «Магнит» кушаматлы айгырларда — Тынычлык, Улан-Батор исемендђге призларны отканнан соћ, мића халыкара категорияле жокей исеме бирелде.

— Билгеле булганча, сез Америка Кушма Штатларына беренче тапкыр «Гарнир» кушаматлы ат белђн барган идегез. Башка атларда да шактый ќићњлђр яуладыгыз. Ђ шулай да ић зур ќићњлђрне сезгђ «Анилин» китерде. Гомумђн, спорт биографиягез «Анилин»сыз тулы булмас иде. Ќићелњ белмђс бу ат белђн танышуыгыз ничек булды?

— «Анилин» њзенећ 1961 елда туган яшьтђшлђреннђн башта берничек тђ аерылмый иде. Башкалар белђн кљтњлектђ йљрде. Ул «Восход» ат заводында мића жирђбђ буенча элђкте. «Антей» белђн «Абонент» аныћ ике «абыйсы» иде. Белгечлђр нђкъ шуларга игътибар итђ килделђр. «Анилин» исђ бер аякка чатанлый да иде ђле. Шунлыктан, Мђскђњгђ ярышка барыр чак ќиткђч, «Заводныћ исеменђ тап тљшерер, ул чатанны алып бармыйк», — дип дђ карадылар. «Анилин» безгђ дан китерер ђле дип, тынычландырдым мин љметсезлђрне, 1963 елныћ май азагында гади генђ бер узышка — дњртенче группага керттем. Ул анда бик ќићел ќићде. Ике атнадан љченче группада да алдан килде. Аксавы да кими башлады. Калинин исемендђге призны отты. Шул ук 1963 елда ГДРда яхшы нђтиќђ књрсђтте. Шуннан соћ ял бирмичђ берничђ ярышка башка жокей белђн ќибђрделђр. Аныћ књрсђткечлђре берникадђр кими тљште. Шућа да «Анилин» чирђмле ќирдђн начар чаба дигђн фикер ђйтњчелђр булды. Яраткан атым љчен тагын кљрђшергђ туры килде. Ђ 1964 елдан аныћ чын триумфы башланды.

Кельнда Европа призына њткђрелгђн ярышлар искђ тљшђ. Чабыш юлы бик юеш иде. Без ышанычлы рђвештђ лидерлык итеп килдек. 30-40 метр кала мин бик књћелсез тђмамлана язган хата ясадым. Борыла-борыла тљп кљндђшемне — Европаныћ экс-чемпионы Хорст Хорватны карыйм. Ђ ул књренми дђ књренми. Мин дђ тизлекне киметтем бугай. Шуннан файдаланып, инглиз Д. Меркер «Сальво» кушаматлы кашкасында кљчле ыргым ясады. Фотофиниш ярдђмендђ генђ «Анилин»ныћ бер борынга алда булуын ачыклый алдылар. «Бђхђсне «Анилин»ныћ озын борыны хђл итте» дип яздылар ќирле газеталар. Бер елдан шул ук турнирда минем белђн бергђ «Акташ» кушаматлы айгырда бездђн Андрей Зекашев та катнашты. Ул чакта: «Акташ» лидерлыкны алыр, ђ финишта «Анилин» хђлиткеч ыргым ясар», — дип яздылар. Чљнки «Анилин»ныћ дистанция буена лидерлык итђ алуына ышанмадылар. Ђмма киресе килеп чыкты.

«Анилин»ныћ кљче нђрсђдђ соћ? Ић элек аныћ чыдамлы ат булуын ђйтергђ кирђк. Моћа, ђлбђттђ, айлар, еллар буе ялсыз књнегњлђр нђтиќђсендђ генђ ирешергђ мљмкин. Безнећ књнегњ алымнары чит ил белгечлђрен шаккаттыра. «Нљсибовныћ «Анилин» белђн ясаган књнегње — жокейлар дљньясында гадђттђн тыш књренеш», дип язды Германия Федератив Республикасында чыга торган «Ат спорты» газетасы, — безнећ осталар атларын иртђн саф џава сулар љчен генђ чыгарсалар, Нђсибов њз «йолдызын» иртђн џђм кичен љчђр сђгать књнектерђ. Аныћ ќићњ серен шуннан эзлђргђ кирђк».

Бик дљрес ђйтелгђн сњзлђр. Совет ат спортыныћ ућышлары нђкъ тырыш књнегњлђр белђн аћлатыла.

— Ат — кешенећ дусты. Моны «Анилин» мисалында аћлатмассызмы?

— «Анилин» мића књп тапкырлар кыен вакытларда ярдђмгђ килде. Ярышларда ул мљмкин булмаслыкны да эшли. Моћа бик књп мисаллар китерергђ була. Катлаулы књнегњлђр вакытында «Анилин» аеруча сизгерлек књрсђтђ. Гомумђн, ул турылык лы хезмђт итђ. Хђзер «Анилин» 11 нче яшь белђн бара. Элеккечђ гњзђл, элеккечђ кљчле ул...

— Татарстанныћ ат спорты џђвђскђрлђренђ нилђр телђр идегез?

— Ат спорты — татар халкыныћ милли спорт тљре. Шуныћ љстенђ Татарстанда ат заводлары џђм фермалары да аз тњгел.

Яхшы атларны бер дђ читтђн эзлисе юк. Шућа књрђ атны сабан туйларыннан зур спорт мђйданына чыгару турында ќитди кайгыртырга кирђк. Монда ипподром џђм спорт комитеты тыгыз элемтђдђ эш алып барырга тиеш.

Ќ. X.: Ул чакларда республика џипподромы белђн Питрђч районындагы Званка авылындагы ат заводын берлђштерњ нигезендђ 1969 елда Казан ат заводы барлыкка килде. Безнећ атлар илкњлђм, Идел буе тљбђгендђ уздырылган ярышларда катнашып, беренче призларны алдылар. 1970-80 елларда 11 мђртђбђ Идел буе Кубогын яуладык, башка елларда да алдынгылар рђтендђ исђплђндек. Безнећ атларныћ саны алты йљздђн артык булып, аларныћ йљзгђ якыны спортта катнаша торган юртаклар џђм чабышкылар иде. Токымнђселне яћартып торуга да зур ђџђмият биреп килдек.

Бер њк вакытта тљзелеш эшлђре дђ масштаблы барды: яћа араннар корылды, атчылар бистђсе њсеп чыкты, юллар асфальтланды... Ђ 1991 елда инде џипподромны яћартуга керешелде.

Ућышлар-казанышларга хезмђттђшлђрем белђн бергђлђп ирештек, ђлбђттђ. Алар арасында, ђйтик, зоотехниклардан Рђисђ Хђмидуллина, ветеринария табибы Евгений Сорокин, ат йљртњ осталарыннан Харис Гайнуллин, Николай Гришин, Александр Булыгин, Степан Староверов џђм башка фидакярлђр бар иде.

Директорларыбыз Петр Веселовскийны, Николай Карповны тирђн ихтирам хислђре белђн искђ алу бик урынлы.

57 нче ат заводы баш зоотехнигы Владимир Хлюпин, ат йљртњ осталары Александр Кузнецов, Потап Иванов, Ђлмђттђн белгеч Рљстђм Сђяхов шулай ук бары тик мактауга гына лаеклы хезмђт иялђре.

Рекордлар куйган «Пихта», «Тамань», «Раскат», «Дунай», «Хангай», «Доспех», 57 нче заводтан — «Кокетливый», «Я кстати» кушаматлы атлар ђле џаман да истђ, књз алдыннан китмилђр...

Д. Ш.: Ќђњдђт ага, сњзегезне куђтлђп, бер кызыклы фактны искђ тљшерим ђле. Казан џипподромы ќайдагы, Сезнећ хезм-ђттђшлљрегезнећ берсе — Ренат Гайнуллин 1986 елда Горький шђџђрендђ (хђзерге Тњбђн Новгород) ат дагалау буенча ярышта беренче урынны алган иде. Ул ђлеге катлаулы эшне 12 минут 28 секундта башкарып чыгып, анда катнашкан барлык тимерче-белгечлђрне шаккатырды...

Ќ. X.: Ђйе, атныћ аягын киендерњ, ягъни дагалау эше зур осталык, књнекмђ-тђќрибђ талђп итђ. Чљнки андый вакытта атны моћа књндерђ, тыћлата белергђ кирђк. Ђ безнећ Ренат алар белђн «сљйлђшеп», тиз арада уртак тел таба иде.

Д. Ш.: 1993 елныћ 30 августыннан соћ Казан ат заводы янђ элеккеге «Питрђч» ат заводы булды. Чљнки берара ябылып торган џипподромыбыз яћартып корылды. Ђлеге мђдђни-спорт корылмасын тљзеклђндерњ нигездђ Президентыбыз М. Ш. Шђймиев инициативасы белђн башланып, аныћ даими кайгыртучанлыгында башкарылды.

Яћа џипподром ачылу тантанасы атлы спорт бђйрђме буларак билгелђп њтелде. Ул ќђмгыятьнећ демократлаша барган вакытларында, яћача тормыш итђ башлау шартларында атчылыкка, милли уен-спортыбызга ућай мљнђсђбђтнећ ђйлђнеп кайтуын югары хакимият дђрђќђсендђ рђсми рђвештђ раслаган тарихи факт булды.

Ђлеге яћарыш чорында, яћа џипподромдагы хђл-ђхвальлђрегез, эшлђрегез хакында белђсе килђ иде.

Ќ. X.: Сезнећ белђн ђћгђмђбезне безнећ музеебызда алып барабыз. Аны булдыру љчен мин кырык ел буена материал ќыйдым-тупладым. Без аны «Татспиртпром» ќђмгыяте генераль директоры Рђшит Рђкыйп улы Шђйхетдинов ярдђме белђн ачтык, џђм, књргђнегезчђ, «Казан џипподромы џђм республикада атлар њрчетњ тарихы» музей-књргђзмђсе дип атадык. Ул њзебездђ генђ тњгел, ђ бљтен Россия књлђмендђ дђ кић билгеле.

Эшлђребезгђ килгђндђ исђ яхшы гына бара. Элекке традициялђрне дђвам иттереп, аларны яћалыклар белђн баетабыз. Сабан туйлары њткђрђбез. Анда республикабыз районнарыннан, Мђскђњ, Тњбђн Новгород, Ульяновски, Самара, Уфа џђм башка шђџђрлђрдђн, љлкђлђрдђн ике йљзлђп ат ќыела. Республика књлђмендђ еш кына ярышлар оештырабыз, џђр елда 30 августта, ягъни Республикабызда суверенитет игълан ителгђн кљнне атлы спорт бђйрђме њткђрђбез. Шулай ук џђр елныћ август аенда «Алтын дага» призына бђйге уздырыла.

Мин њзем 1996 елга кадђр узышчы-ќайдак идем. Ђ хђзер тренер-остазмын џђм бер њк вакытта мин ђлеге музейныћ ќитђ-кчеседђ. Ђйтергђ кирђк, бик књп атлар тђрбиялђдем-љйрљттем, шђкертлђрем дђ байтак. Алар арасыннан, мђсђлђн, Элена Гришаева њткђн елда Мђскђњдђ њткђрелгђн Татарстан кљннђрендђ беренче урынны алды, Оренбургта уздырылган чемпионатта отты. Ул Россия ќайдак хатын-кызлары арасында чемпионка.

Озак еллар дђвамында куйган нђтиќђле хезмђтлђрем љчен Президентыбыз њземђ ат бњлђк итте. Былтыр «Россиянећ атказанган зоотехнигы» дигђн мактаулы исемгђ лаек булдым.

Д. Ш.: Ќђњдђт ага, шунысы куанычлы, соћгы елларда республикабызда атчылыкка мљнђсђбђт ућай якка тамырдан диярлек зур њзгђреш кичерђ. Шуны раслап, «Акбњз атым — ак канатым» (Казан, 2002) дип исемлђнгђн китапта урын алган кайбер фикерлђргђ игътибар итик ђле. Хосусан, анда Президентыбыз М. Ш. Шђймиев болай ди: «Атларга карата аерым бер ќылы хис, игелекле мљнђсђбђт бар бездђ. Ат яратмаган кеше књргђнем юк минем... Берара бахбайлар бетеп, алар урынын «тимер атлар» алгач, табигатьнећ яме китте. Ярый ђле, искђ килеп, яћадан атчылыкны тергезђ башладык. Аргамаклар минем књћелемдђ туган ата-баба нигезе турындагы хатирђлђрне кузгата. Аргамакларныћ куђте, матурлыгы, камиллеге џђркемдђ соклану тудыра. Мин томырылып чабучы тулпар сурђтендђ Татарстанныћ матур килђчђккђ омтылышларын књрђм...».

«Татнефть» ќђмгыяте генераль директоры Ш. Тђхаутдинов:

«...Ат — табигать могќизасы. Ерак дђверлђрдђн бирле ул кеше белђн бер ќигемдђ...

1995 елда нефть чыгару идарђлђренећ ярдђмче хуќалыкларында атлар санын арттыру турында карар кабул иттек. Биш ел эчендђ алар ике мећнђн артты, йљз дђ ќитмеше — нђселле чабышкылар џђм менче атлар...

«Татнефть» призына беренче чабышлар «Елховнефть» агрофирмасында — Кичњчат авылында узды. Шунда ипподром ачылды, балалар љчен ат спорты мђктђплђре ачабыз...».

Н. Токарликов исемендђге акционерлык ќђмгыятенећ (Ђлмђт районы) њз ат фермасы бар. Анда тђрбиялђнгђн чабышкылар књп кенђ шђџђрлђрдђ уздырылган ярышларда призлы урыннарны яуладылар. Мђсђлђн, 1999 елда Мђскђњнећ њзђк џипподромында њткђрелгђн бђйгедђ «Рангоут» кушаматлы ат (йљртњчесе Геннадий Большаков) Европадан, Америкадан, Австралиядђн, Яћа Зеландиядђн килгђн данлыклы егерме бер юртак арасында беренчелекне алды.

Хђзер ђлеге ќђмгыятьнећ генераль директоры Р. Сђетовныћ њзен тыћлыйк: «Ђлмђттђ республиканыћ кљньяк-кљнчыгыш тљбђге љчен Њзђк ипподром булдырырга уйлыйбыз. Ђлмђтебезне Мђскђњ, Уфа, Пятигорск белђн рђттђн мђртђбђле ат ярышлары уза торган калага ђйлђндерергђ исђп...

Ат — бљек мал, аћа мљнђсђбђт тђ ќитди џђм бђяле булырга тиеш!»

Республиканыћ кљньяк-кљнчыгышында атчылыкны яћарту эшлђрен башлап ќибђрњчелђрнећ берсе «Татнефть»нећ элеккеге генераль директоры Р. Галиев булды. Сњз аћа: «Европа стандартларына туры килерлек ат араннары — конюшнялар кордык. Тљзелгђн ун ипподром буш тормый — мине шул шатландыра».

«Баулынефть» идарђсенећ «Березовский» совхозы директоры С. Хаќиев менђ нђрсђ ди: «Спорт арбасында ќилдерњнећ рђхђтен белсђгез икђн! Язгы џђм кљзге юллардан урап кайтырга яратам. Бик талчыкканда бахбайлар янына килсђћ, кљчкуђтећ артып киткђндђй була».

Ђлеге тљбђктђ атчылык эшен яћартуда турыдан-туры катнашучылардан янђ берсе — «Елховнефть» идарђсе башлыгы А. Ногайбђков шулай сљйли: «Ић беренче ипподромны њзебез кордык. Малларыбыз бђхетенђ егерме спорт атыбыз шунда. Атлар малайларны, малайлар атларны тђрбияли.

Кичњчатка барып ат менеп йљреп кайтсам — ќан рђхђте. Агрофирмада њзебезнећ нђсел атларын — татар атларын њрчетњ юнђлешендђ эшлибез.

Ат белђн бергђ матурлык кайта, соклану, хисхыял кайта...».

«Ђлмђтнефть» идарђсе башлыгы М. Ќђлђтов атлар турында бљтен нечкђлеклђрне дђ белђ шикелле: «Ат чиста, нђзберек мал, аны дљрес ашатырга, сђламђтлеген саклый белергђ кирђк. Атта йљрергђ, ќилдерергђ яратасыћ икђн, ветеринар да, зоотехник та булу шарт. Димђк, ипподром, њзебезнећ тренерлар мђктђбе кирђк...».

«Прикамнефть» идарђсе башлыгы Н. Ќамалетдинов атларныћ яшь буынны тђрбиялђњдђ мљџим роль уйнавын књрђ: «Безнећ тљп максатыбыз — рекордлар књрсђтњ тњгел, бђлки балаларыбызны ат спорты белђн мавыктыру љчен ќитђрлек бахбайлар њрчетњ. Ќыйнак кына ипподром тљзеп куйдык; атлы спорт мђктђбе оештырдык. Малайлар џђм кызларныћ анда ничек мавыгып йљргђннђрен књрсђгез икђн... Спорт мђктђбендђге дђреслђр балаларны књп ућай нђрсђлђргђ љйрђтђ. Атларны яратудан, тђрбиялђњдђн тыш, шактый сабырлык талђп итђ. Бу шљгыль балаларыбызныћ ихтыяр кљчен ныгыта. Ике укучы Пятигорскидагы ат спорты тренерлары училищесын тђмамлап, њзебезгђ белгечлђр булып кайттылар».

Актњбђ џипподромыныћ атлы спорт мђктђбе белгече М. Злобина да шул фикерне куђтли: «Атка иялђшкђн кеше начар юлда йљрми. Њсмерлђрдђ књћел байлыгы арта, тере ќан иясенђ, малтуарга мђрхђмђт хисе тђрбиялђнђ. Атлы спорт аларда матурлыкны књрђ белњ, тђвђккђллек, ярыш дђртен њстерђ».

Ќђњдђт ага, бу ђйтелгђннђр Сезнећ фикерлђрегез белђн дђ тђћгђл килђ дип уйлыйм.

Ќ. X.: Ђйе, Сез хаклы. Мин бу исемлекне дђвам иттерђ алам. Мђсђлђн, «Баулынефть» идарђсе башлыгы урынбасары X. Фљссахов — менге ат тренеры. Чаллыда атлы спорт мђктђбе директоры Н. Гыйлаќев њзе хокук саклау органнарында эшли. Ул аеруча исђптђ торучы балалар белђн шљгыльлђнђ. Аныћ ќитђкчелегендђ хђзер ике йљзгђ якын яшњсмер чабыш атларында йљрергђ љйрђнђ.

Ђлмђт районыныћ «Ярыш» хуќалыгы ќитђкчесе С. Ђхмђтов менђ ничек ди: «Никадђр генђ механикалаштырылса да, авыл хуќалыгын атларсыз књз алдына китереп булмый. Ат чабышлары — авылда џђркем катнаша џђм бњлђк ала торган спорт тљре дип ђйтергђ мљмкин. Атлы кеше беркайчан да югалып калмый. Бњгенге кљндђ йљз егермелђп бар. Нђселле атларыбыз ярышларда призлы урыннар яулап шатландыралар...».

Нефть тљбђге ќитђкчелђренећ ђнђ шул рђвешле атлы спортны њстерњгђ, њсеп килњче яшь буынны тђрбиялђњгђ юнђлеш тотулары аеруча игътибарга џђм ихтирамга лаеклы.

Атлар њрчетњ, аларны спортта, тљрле хуќалык эшлђрендђ, кљнкњрештђ оста файдалана белњ — ул ата-бабаларыбыздан, буыннан-буынга килгђн традициялђрне, гореф-гадђтлђрне њстерњ, яћарту дигђн сњз.

Д. Ш.: Республикада атчылыкны яћарту белђн шљгыльлђнњче ќитђкчелђр, белгечлђр белђн сљйлђшкђндђ еш кына янђ алардан «ундњрт яшьтђн ат кљтње кљттем», «балачагым атлар арасында њткђн иде», «малай чактан ат љстендђ» кебек сњзлђрне бик еш ишетергђ туры килђ.

Ќ. X.: Авыл кешесен атлар яратырга љндисе юк. Дљрес, бу малтуарга коры бер мђхђббђт дигђн сњз тњгел, ђ яшђњ рђвешећ турында уйлану, тормышыћныћ мђгънђсен тирђн аћлау, яћалыклар эзлђњ. Заманалар њзгђргђн саен атлы спортныћ яћадан-яћа тљрлђрен, уеннарын њзлђштерђбез.

Сњзебезне дђвам иттереп менђ тагын бер кызыклы фактны ђйтим: « Азнакай-нефть» идарђсенећ икътисад бњлеге башлыгы Р. Хђйруллин Сабан туйларында, спартакиадаларда, нефть џђм газ љлкђсендђ эшлђњчелђрнећ бђйрђмнђрендђ, республика књлђмендђ њткђрелђ торган башка тантаналы чараларда ат чабышлары уздырылганда комментатор манарасына њзе књтђрелеп, репортажлар алып бара. Ул, белгђнемчђ, атлар янына чабышлар буласы кљнгђ каршы тљндђ њк килђ, алар белђн «сљйлђшеп», ќићњгђ рухландырып йљри.

Д. Ш.: Ќђњдђт ага, без байтак кына токымлы атларныћ килеп чыгышларын белђбез. Ђ менђ татарныћ њз атлары турында сљйлђп буламы?

Ќ. X.: Билгеле ки, безнећ Урта Идел буе, Урал итђге урманлы булган. Галимнђрнећ хезмђтлђреннђн књренгђнчђ, баба-ларыбызныћ атлары дала атларына охшамаган.

Эшчђнлегемне башлаган Чистай дђњлђт ат абзарында зоотехниклар Фђррах ага Хђмидуллин, Петр Федорович Соловьев «татар токымы» чыгару буенча шљгыльлђнђлђр иде. Кучер булып эшлђгђндђ мин шул атлар белђн сынаулар њткђрдем. Ђйтик, атасы юртак, анасы менге атлар булган «Стрекоза» кушаматлы бия белђн Чистайдан Казанга (144 чакырым) кыш кљне 4-5 центнер йљк тљяп бер кљндђ килеп ќитђ идем.

Њзебездђ њстерелгђн «Ротор» белђн 1962 елда Горький (хђзерге Тњбђн Новгород) шђџђренђ авыр йљк тартучы атлар ярышына барган идем. Безнећ малкай анда 15 тонна 700 кг йљкне тартып, икенче урынны алды.

Татарстанда туган «Дунай», «Доспех», «Абордаж», «Кокетливый» кушаматлы атлар да СССРда ић кљчлелђрдђн саналалар иде.

Турыдан-туры аталмаса да, татар аты бар џђм моны бљтен дљнья белђ, таный. Ђлеге юнђлештђ селекция эше хђзерге вакытта да дђвам иттерелђ.

Д. Ш. Ќђњдђт ага, халкыбызныћ атларга карата булган мљнђсђбђте, атчылык љлкђсендђ ућай якка њзгђрешлђр турында сљйлђшњ белђн бергђ, ђлеге малларныћ сыйфатлары турында да бераз гына булса да фикерлђшсђк иде.

Ќ. X.: Атларныћ токымнары, нђселлђре турында сњз алып барганда еш кына «чистокровный», «чистопородный», «полукровка» џђм башкалар дип ђйтњлђрне ишетергђ мљмкин.

«Чистокровный»лардан гарђп чабышкысы ић яхшылардан санала. Ђ «чистопородный»ларныћ нигезе — инглиз чабышкысы. Гарђп џђм инглиз чабышкыларыннан туган атлар «чистопородный» дип атала. Ђйтелгђн ике токымны метизациялђњ нђтиќђсендђ исђ «полукровка» дигђне барлыкка килђ.

Башка малтуарлар кебек њк, дљньяда атлар арасында да гайре табигый сыйфатларга ия булганнары билгеле. Ђйтик, «Дино» кушаматлы инглиз айгырыныћ ялы љч метр ундњрт сантиметр озынлыкны тђшкил иткђн.

Ић зур гђњдђле ат 1802 елда туган «Баллах» кушаматлы бия булган. Аныћ буе биш метрга, авырлыгы бер мећ љч йљз алтмыш килограммга ќиткђн. Хђзерге вакытта ике тонналы атлар да бар. Ђ ић кечкенђ атныћ биеклеге утыз биш сантиметр, авырлыгы алты килограмм.

Атлар гел абзарда гына торса, аларныћ ерактан књрњ сђлђте кими џђм биш йљз метрдан ары начар шђйли башлыйлар. Ђмма башын бормый гына ђйлђнђ-тирђне љч йљз алтмыш градуста књзђтђ алалар. Шунысы кызыклы, караћгыда тљслђрне бик тиз аералар, ђйберлђрне таныйлар. Шул сђбђпле караћгы тљндђ дђ юлны ќићел табалар.

Тагын шунысын ђйтергђ кирђк, атлар кешелђр кебек њк грипп, томау тљшњ кебек чирлђр белђн авырыйлар. Алар уртача унсигез-егерме ел яшилђр. Ике яшьтђн сигезун яшькђ кадђр вакыт аралыгында ярышларда катнашалар. Тарихта озын гомерлелђре дђ очрый. Мђсђлђн, Франциядђ «Гранд-Мэри» кушаматлы ат кырык ике ел яшђгђн.

Д.Ш.: 1995 елгы мђгълњматка караганда ќир шарында биш бљтен уннан биш миллиард кеше яшђсђ, атлар саны ќитмеш миллион булган. Бу сиксђн кешегђ бер ат туры килђ дигђн сњз. Безнећ Татарстанда алтмыш љч мећ ат бар иде.

Нђселле атларныћ бђялђре дђ кыйммђт. Ђйтик, чабышларда рекорд куючы айгыр кырыкилле миллион доллар тора. Бу хосустан караганда да токымлы атлар њрчетњ юнђлешендђ эшлђњ бик файдалы, димђк.

Ќђњдђт ага, шулай да атлар безнећ кљндђлек тормышыбызда гына тњгел, ђ рухи хђятебездђ дђ зур урын алган бит. Шућа књрђ кайбер ќырларыбызны, мђкальђйтемнђребезне дђ искђ тљшереп њтик ђле.

Агымсу тљбендђ ни ялтырый?

Агыйделкђйлђрнећ ак ташы.

Кайда гына бармый, нилђр књрми

Ир-егеткђй белђн ат башы...

Кара урманны кичкђн кичкђн чакта

Менеп кичтем акбњз атка...

Туп-туп кына басып килђ

Кљмеш тояк тулпар атым...

Эскадрон, атларга!

Тезелик сафларга!

Ђзер булыйк илебезне

Дошманнардан сакларга!

Кара атка кара дуга —

Ќигђмен дђ китђмен;

Эчем ялкын, тышым салкын,

Ђлдђ сабыр итђмен.

Китђм, иркђм, китђм, иркђм,

Китђм, иркђм, ат белђн;

Китђмен, иркђм, ат белђн,

Сљйлђшербез хат белђн.

Без бђлђкђй чакларда

Сикереп мендек атларга...

Тып-тып баса алмачуар,

Дагасы корыч булса;

Без дђ рђхђт яшђрбез

Туган ил тыныч торса.

Кара да гынай урман, караћгы тљн,

Яхшы атлар кирђк лђ њтђргђ.

 

Шагыйрьлђребездљн — џђм элеккелђрдђн, џђм бњгенгелђрдђн — бик књп матур шигъри юллар китерђ алыр идек... Мђсђлђн, Рљстђм Яхин кљенђ Роберт Мићнуллин сњзлђре кичђ дђ, бњген дђ, иртђгђ дђ ќырланачак:

Ак књбеккђ баткан юргалар

Кышкы юлдан ярсып чабалар, ...

Мамык мендђрлђргђ тљренеп,

Килен тљшђ бњген авылга.

Борынгыдан калган гадђт ул—

Халык чыга каршы алырга...

Ђйтерсећ лђ пар атларда њтте

Кыћгыраулы мђктђп еллары...

(Шђњкђт Галиев)

Атлар — љмет сыман —янганчы чаба,

Атлар — љмет сыман — егылганчы тарта...

(Зљлфђт)

Копыта его — куски янтаря,

Грива его — огонь!

Наверно, из сказки вырвался он,

Этот волшебный конь.

(Ренат Харис)

Шаулы юлдан бара аткаем,

Чайкап-чайкап ала башкаен...

Оныттылар, димђ, аткаем,

Башыћ тњбђн имђ, аткаем,

Машиналар алдан килђлђр,

Зурлап юл бирђлђр, књрђлђр,

Књтђр башыћ, књтђр югары...

                                          (Илдар Юзиев)

Габдулла Тукай дип ђйтњгђ њк књћелгђ аныћ «Пар ат» шигыре килђ. Менђ Такташыбыз ничек ди:

 

Бирегез ат мића! Кем, ђй? Мин атланыйм!

Могќиз кљчлђр бармы? Бирегез, канатланыйм!

Шушы ике юлда алдарак ђйтелгђн фикеребез кычкырып тора:

Атлану — атлы булу... Атлану — канатлану, димђк, канатлы булу... Ат — канат!

Џади Такташ та безнећчђ: атларымка-натларым, ди бит... Дљресрђге, без Такташча ђйтђбездер...

Џади Такташтан тагын бер строфа:

Батыр егет, син ат љстендђ,

Очкан коштай синећ туры атыћ —

Кљрђш кырларында ќан юлдашыћ,

Хыянђтсез дустыћ, канатыћ...

 

Мђкаль-ђйтемнђребез, табышмакларыбыз:

—Тимерче дђ тњгел, балта остасы да тњгел, њзе авылда беренче эшче...

—Калын арка, тарта да тарта, ул тарткан саен табыш арта...

—Койрыгы салпы, ике колагы кайчы, аны белмђгђннећ сыртына каеш камчы...

Кем, нђрсђ булыр болар? Ђлбђттђ, ќавап бер: Ат! Белмђгђннђргђ дђ ђйтик-ќиткерик: шуны да белмичђ, сыртларына камчы ала књрмђсеннђр!

— Авыр йљкне ат тартыр...

—Ат азгыны тайга иярер...

—Ат бњлђккђ чабар, эт сљяккђ чабар...

—Ат иясен таный...

—Атлы — батыр, атсыз — ятыр...

—Атныћ даны егет кулында...

—Атсыз ир — канатсыз кош...

—Аты барныћ — канаты бар...

—Аты юкныћ — юлы юк...

—Барган атныћ башына сукмыйлар...

Љстђп янђ шуны гына ђйтим: Ат — шигырьлђребез, ќырларыбыз каџарманы гына тњгел, ул халкыбызны иќатка рухландыручы — Пегас атыбыз, Тулпарыбыз...

Ат — халкыбызныћ тђрбиячесе... Безнећ тљрки-татарныћ табигыйдан иќтимагый кешегђ ђверелњендђ Атныћ роле, џичшиксез, бар џђм ул кечкенђ тњгел...

Ќ. X.: Ђйе, атаклы шагыйрьлђребезнећ атларыбызга мактау-мђдхия сњзлђрен рђхђтлђнеп укыйбыз, яттан сљйлђп йљрибез. Халкыбыз ќырлары, мђкаль-ђйтемнђре дђ телебездђ. Ђ менђ ђле Сез дђ шуларны кабатладыгыз. Ђ бит књренекле язучы-шагыйрьлђребез белђн беррђттђн гап-гади замандашларыбыз да атларыбыз турында яза торалар. Мђсђлђн, ђллђ кайларга мљрђќђгать итеп тормыйм. Балалары-бызњсмерлђребез љчен чыгып килђ торган газетабыз «Сабантуй»да 2002 елны — ат елын шул газета журналисты Йолдыз Шђрђпова белђн мин — каршыгызда утыручы абзагыз — башлап ќибђрде. Ђћгђмђбез «Кљмеш тояк тулпар атым...» дип атала.

Газеталарыбыз шундый язмаларны бирђ торалар. Рђшидђ Абдуллова дигђн ханымныћ бер язмасын књћелем тулып укыдым. «Књккњзем, ќанашым» дип атый ул балачактагы дус атын, аны сагынып искђ ала. Менђ нинди сњзлђр белђн башлый:

«Сугыш чорында безнећ авылныћ унљч-ундњрт яшьлек малай-кызларныћ џђркайсыныћ яраткан аты бар иде. Минем атым бигрђк матур иде. Књксел тљстђ њзе, маћгаенда љчпочмаклы агы да бар. Ике алгы аягы да тезенђ кадђр ак оеклар кигђн шикелле ак тљстђ. Озын яллы, койрык очы тигез итеп киселгђн. Ђ књзлђре џавадагы болытлар кебек зђћгђрсу тљстђ. Шућа књрђ аны без Књккњз дип йљрттек...».

Ђйе, Рђшидђ атын сђнгатьчђ тасвирлый. Аты — њзе сђнгать ђсђре кебек гњзђл мал.

Д. Ш.: Бик дљрес ђйттегез, Ќђњдђт ага. Атларыбыз њзлђре тере, ќанлы сђнгать ђсђрлђре кебек. Рђссамнарыбыз да (И. Зарипов, Ђ. Фђтхетдинов, А. Абызгилдин џ. б.) аларны бик яратып сурђтлилђр.

Казандылар ђле књптђн тњгел генђ рђссам К. Тукаевныћ атларны гына сурђтлђгђн картиналары књргђзмђсен карадылар.

Ќ. X.: Ђйе, мића яшьтђш булырдай Камил безнећ Званка атлар заводында, безнећ џипподромда еш була. Рђсемнђрендђ шундагы атлар. Президентыбыз М. Ш. Шђймиевнећ атларын да рђсемнђренђ књчерде. Шул ућайдан аныћ њз сњзлђрен кабатлыйм ђле:

«Президент атын — «Хушкилде»нећ сурђтен 1996 елда язган идем. Янына озак йљрдем. Дуслашып беттек. Књптђн тњгел ВИКОда атлар књргђзмђсендђ аны мин янђ књрдем. Таныды бит, бђгырькђем, таныды...».

Д. Ш.: Сњз ућаеннан игътибар итик ђле: Президент атларыныћ кушаматлары «Хушкилде», «Нурлы», «Табышмак»... Татар халкыныћ атларына мљнђсђбђте-мђхђббђте ал арга ђнђ шуннан ук књренђ: «Йолдыз», «Лачын», «Бњлђк», «Бђлђкђч», «Сусар», «Сандугач», «Карлыгач», «Спартак», ђле генђ искђ алып њткђн Рђшидђ ханымныћ «Књккњз»е џђм башка шундыйлар...

Сњзебезгђ шагыйребез Зљлфђтнећ дђ бер ђсђрен кушып ќибђрик:

Узган бђйгелђрдђ — аткан уктай,

Искђн ќилдђй чапты Карлыгач,

Лђкин аткан уктан, искђн ќилдђн

Елдамрак булды Сандугач...

џђр татар кешесе њз атларыныћ кушаматларын љстђр...

Ђћгђмђбездђ Бакый ага Урманчене дђ бу ућайдан искђ алып њтњ форсаты бар. Сабан туйларыбыз хакындагы бер язмасында ул менђ ничек ди: «Сабантуйныћ тагы да дђртлђндерђ, шаукымнар бирђ торган гонсере, ђлбђттђ, ат ярышы. ... Сабантуй алдыннан берничђ кљн элек яшь ир балалар ат аягы кыздыра башлыйлар. Никадђр зур бђхет! Нинди зур бђхет ир балага! Ул аргамакка атлана!.. Сабантуйда ярыш љчен иркђлђп асраган йљгерек атлар була. Андый аргамаклар Сабантуй вакытын сизеп, тљрле нђрсђ ашаудан сакланып, њзлђренећ ярыш формасын сакларга тырышалар икђн...

 

Йомылып та атыћ чапкан чакта

Тезгеннђрен тотма, буш ќибђр!

Андыса да дошман алдыралмас,

Буш ќибђргђн атка когы дилђр.

 

Атланмыш егылса, ат гадђттђ ярыштан чыкмый, чабышуында дђвам итђ. Кешесез килеп ќитеп, беренчелекне алган атларны да књрдем».

«Атланмыш егылса...» дигђннђн, Ќђњдђт ага, Сезнећ андый хђллђрне кичергђн бардыр?...

Ќ. X.: Бар, ђмма ярышта тњгел, балачагымда, ягъни мића унбер яшьтђ булды. Очыртып алып китте, олы юлга-трактка алып чыкты да каты юлга ташлады. Кулбаш сљягем сынган иде, бер атна хастаханђдђ яттым. Атларныћ тљрлесе бар шул...

Улым Марат џипподрамга йљри, атларда чаба иде, ђмма кљннђрдђн бер кљнне атыннан егылып тљште, џђм шуннан атлар янына йљрмђс булды...

Атныћ характеры бар, кђефе булмаган, бозылган чаклары да була. Књћелсез чагында ул тешлђргђ, тибђргђ, элдереп алып китђргђ дђ мљмкин.

Ђ мин теге њземне хастаханђгђ салган атны љемнђн шикђр алып барып сыйлый идем...

Ат синећ књћелећне књзећнђн аћлый. Ярышларда аеруча шулай, икећ бер ќанга, бер тђнгђ ђйлђнђсећ. Шул чакта гына ќићђргђ мљмкин. Ялгыш кына суксаћ да, дуслашыр љчен шактый вакыт кирђк була.

Мин хђзер дђ кљн саен иртђн торып, атлар янына кереп, аларныћ ялларын тарыйм, башларыннан сыйпыйм — шулай иркђлђсђм, њземдђ кљчэнергия артуын тоям. Мића 75 яшь бит инде. Мине атларым яшђртђ, атларым яшђтђ. Алардан аерылсам, яши дђ алмам кебек хђтта. Бђхетемђ књрђ, торган љем дђ џипподром књршесендљ генђ. Малкай л арымныћ хђлен белергђ тљнлђ дђ кереп чыгам.

Ат кешелђрне дђвалый да бит ђле. Хђзер церебраль паралич (ДЦП) дигђн куркыныч авырудан интегњче балалар ат љстендђ утырып, хђрђкђтлђнђлђр, тора-бара савыгалар...

Д. Ш.: Сезнећ хезмђтегез Татарстаныбыз атчылыгында зур, Ќђњдђт ага. Сез — республика ат хуќалыкларын нђселле-токымлы атлар белђн тђэмин итњ буенча эш башкарган белгечебез, спорт атларын џђм ат спорты осталарын тђрбиялђгђн атаклы остабыз. Сезнећ исемегез, ућышларыгыз, эшлђрегез Татарстан атчылыгы, атлы спорты тарихына алтын хђрефлђр белђн язылырлык, џђм язылган — мђћгелђштерелгђн дђ. Шул мђгънђдђ дђ атлар Сезне яшђтђ, яшђтђчђк. Ђ сез куйган хезмђт Татарстан атчылыгын, атлы спортны яшђтте, яшђтђ џђм яшђтђчђк. Сезнећ данлы исемегез атларда килђчђккђ чаба...

Сез 60 елдан артык атлар белђн эш иткђн, 40-50 ел дђвамында атчылыкны яћартуга-њстерњгђ куйган хезмђтегез белђн њзегезгђ џђйкђл куйдыгыз.

џђйкђл дигђннђн, ќир йљзендђ атларга йљзлђгђн џђйкђл бар икђн: Англиядђ, Франциядђ, Канадада, АКШта, Испаниядђ, Мексикада, Аргентинада, Монголиядђ џђм башка иллђрдђ. Књп иллђрнећ гербларында — ат сурђте. Шулай ук безнећ Россия Федерациясендђ дђ атка џђйкђллђр, гербларда ат сурђте бар.

Йљзлђгђн ђдипнећ ђсђрлђрендђ, рђссамнарныћ картиналарында, мећлђгђн ќырларда атныћ адђм баласы тормышында тоткан урыны мђћгелђштерелгђн, ќан дустыбыз атка Мђдхия ќырлана...

Ќ. X.: Кайбер иллђрдђ Ат кљнен билгелилђр, мђсђлђн, Италиядђ...

Д. Ш.: Ђйе, џолландиядђ, Франциядђ елныћ бер кљне «Ат кљне» итеп билгели! њтелђ. Ул кљнне атларны бар эштђн азат итђлђр, ялын, койрыгын бизилђр, кљмеш савытларда кишер, шикђр, тђмле исле њлђннђр, гомумђн, тђм-том белђн сыйлыйлар икђн.

Ђ 1988 елдан алып, дњрт елга бер мђртђбђ — октябрь аеныћ џђр икенче якшђмбесендђ — «Ат кљне» халыкара дђрђќђдђ билгелђп њтелђ.

Ђ безнећ халыкта ул кљн элек-электђн Сабан туйларында билгелђнеп килђ. Ул кљнне безнећ халкыбыз атларына булган хљрмђтен-мђхђббђтен књрсђтђ. Соћгы елларда исђ Республика кљнендђ — 30 августта џипподромда атларыбыз белђн бђйрђм њткђрђбез, џђр бђйрђмебез, туебыз алар катнашында...

Ќ. X.: Шулай анысы. Ђ менђ халыкара «Ат кљнен» њзебездђ дђ билгелђп њтњ бер дђ артык булмас. Кыр эшлђре тљгђллђнгђч, яћа ућыш ќыелган-урнаштырылгач Ућыш бђйрђме уздырабыз бит. Аны «Атларыбыз кљне — бђйрђме» дђ итеп њткђрик...

Д. Ш.: Ќђњдђт ага, Сезнећ — Ат ќене кагылган малайныћ — балачагыбыз ќыры:

Без бђлђкђй чакларда

 Сикереп мендек атларга...

Ќыр гына тњгел, 60 елдан артык гомерегез атлар белђн њткђн тормышыгыз-биографиягезнећ башлангыч юллары...

Сез «мине атларым яшђртђ, атларым яшђтђ... Тљнлђ дђ атларым янына кереп чыгам дисез. Бњген Сезнећ телдђ нинди ќыр сњзлђре?

Без менђ ничђ кљннђр сезнећ белђн канатларыбыз-атларыбызга мђхђббђтебез турында сљйлђшђбез. Шушы соравым башыма килгђч, халкыбызныћ менђ мондый ќыр сњзлђре телемђ килде:

 

Карама дуга, ќиз кыћгырау

Безнећ атларда гына;

Иртђ торсам ике књзем

Сезнећ якларда гына...

 

Ќ. X.: Рђхмђт, минем ќырымны ђйттегез.

Иртђ торсам да, кичкђ керсђм дђ,

Ике књзем, ќан дускайларым-малкай-ларым,

Сезнећ якларда гына...

Д. Ш.: Ќђњдђт ага, менђ без Сезнећ белђн атлар, атчылык тармагы турында фђџемле шактый озын гына ђћгђмђ кордык. Ђлеге мђсьђлђдђ тарихка мљрђќђгать иткђлђдек, игътибарны бу юнђлештђ республикабыздагы торышка да юнђлттек. Ирешелгђн казанышларыбыз байтак икђнлеген књрдек. Шул ук вакытта килђчђктђ башкарыласы эшлђр, хђл ителђсе мђсьђлђлђрнећ булуын да ачыкладык.

Бу биниџая мљџим џђм ќаваплы хезмђтегездђ Сезгђ алда да гел ућышлар гына насыйп булсын! Ђћгђмђгез љчен ихлас књћелдђн рђхмђт!