2001 3/4

Вакытлы матбугатыбыз тарихыннан Бер сђхифђ

XX йөз башы татар вакытлы матбугаты" библиографик күрсәтке­чен1 төзү өчен материаллар туплау дәвамында гыйльми китапханәләрдә һәм архивларда эшләргә туры килде. Илебез һәм халкыбыз өчен авыр 1917-1921 нче елларда чыккан матбугат органнарының китапханәләргә һәм архивларга тәртипле тупланмаганлык-лары мәгълүм.

Ләкин эзләнүләр нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасының Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архи­вында ул чорга караган татар вакытлы матбугатьшьщ шактый бай тупланма­сы булуы ачыкланды. Мәсәлән, Казан­да нәшер ителгән "Теләгебез" (1917), "Ачлар" (1921), Петроградта чыккан "Салават" (1919), шулай ук "Урак һәм чүкеч" (Мәләкәс, 1920), "Эшче тавы­шы" (Харьков, 1920) һ.б. газеталарның Казан, Мәскәү, Петербург китапханә­ләрендә, архивларында табылмаган саннары бу архивта саклана.

Казанда 1917-1918 елларда нәшер ителгән "Корылтай" газетасының да 90 нчы саны әлеге архивта гына табыл­ды. Газетаның бу саны турында, кыс-кача булса да, аерым мәгълүмат бирү­не кирәкле дип таптык.

"Корылтай" газетасы Казан шәһәрендә 1917 елньщ 2 июлендә чыга башлаган һәм "Яшәсен кушма халык җөмһүрияте!", "Яшәсен милли вә мәдәни мохтарият!" лозунг-шигарьлә-ре астында нәшер ителгән.

Исмәгыйль Рәмиев хезмәтендә2 дә, башка кайбер чыганакларда да "Ко­рылтай" газетасының барлыгы 67 саны чыккан дип күрсәтелгән. Чынлыкта да, моны дәлилли торган рәсми чыганак­лар бар. "Корылтай" газетасын, аерым алганда, аның 67 санындагы баш мәка­ләсе өчен ябу, мөлкәтен һәм мөхәррир­ләрен кулга алу турында Казан инкый­лаб штабының махсус фәрманы бул­ган (1918 ел, март)3.

Ә менә Татарстан Республикасы­ның Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында, алдарак әйтелгәнчә, "Корылтай"ның рәсми рәвештә ябылу вакыйгасыннан соң, 1918 елның 23 ав­густында (5 сентябрьдә), пәнҗешәмбе көн чыккан 90 нчы саны сакланган.

1918 елның 6 август — 9 сентябрь көннәрендә Казан шәһәре акгвардия­челәр кулында булганлыгы мәгълүм. Димәк, большевиклар тарафыннан ябылган "Корылтай" газетасы шул ва­кытта янә чыгып алган икән. Кайбер чыганакларда Казан акгвардиячеләр кулында калгач "Корылтай" газетасы чыккан дигән хәбәрләр булса да, моны расларлык тәгаен мәгълүмат моңарчы табылмаган иде.

Тик 1918 елның март аенда 67 нче саныннан туктатылган газетаның ав­густ саны 90 нчы булуы аңлашылып бетми. Рәсми туктатылса да, газета яшерен рәвештә чыгып, ул саннары сакланмаганмы? Сакланып та, безгә мәгълүм түгелме? Яисә башка сәбәпләр булганмы? Ихтимал, килә­чәктәге эзләнүләр нәтиҗәсендә болар да ачыкланыр.

"Корылтай" чыгудан туктатылгач, аның дәвамчысы буларак, шул ук ред­коллегия тарафыннан, шул ук ши-гарьләр астында 27 марттан алып 10 майга кадәр (барлыгы 13 сан) "Алтай" исемле газета чыкканлыгы да билгеле.

"Корылтай" газетасының 23 ав­густ (5 сентябрь) саны ниндирәк бул­ган һәм анда нәрсәләр язылган соң? Газетаның бу саны да, алдагылары ке­бек үк форматта, шундый үк начар сыйфатлы сары кәгазьдә. Ләкин 4 бит­ле түгел, ә ике генә битле булып чык­кан. Лозунглары үзгәрешсез, исеменең клишесе һ.б. техник чалымнары да әүвәлгеләреннән аермалы түгел. На-шире—мөхәррирләр һәйәте, мөхәрри­ре — Габделбари Баттал булган бу нөсхә "Милләт" матбагасында басыл­ган.

Беренче битендә "Контордан" кыска гына игълан бар. Анда "эш вә кәгазь бәһасе чамадан тыш артканлык­тан туктатылган "Корылтай" вә "Ал­тай" газеталарына абүнә бәяләре мәсьәләсендә искәрмә язылган. Игъ­ланнан күренгәнчә, газета идарәсе тук­татылу сәбәбен дә үзенчә бәян иткән. Газетада большевикларга каршы көрәшкә күтәрелергә өндәгән мөрәҗәгать бар. Беренче биттә Г.Баттал тарафыннан язылган "Власть төзелгәндә" исемле мәкалә урын алган. Мәкалә, нигездә, Россиядә большевик­лар хакимиятен урнаштырырга омты­лышлар, илдәге ыгы-зыгы, "Идел-Урал өлкәсе", Башкортстан һ.б. гомумкүзәтү рәвешендә язылган. Анда "Русия — кушма халык җөмһүрияте булуын як­ларга тиешмез!" дигән лозунг үзәккә алынган. Шуннан соң 1-2 битләрдә "Мәгариф эшләре хакындагы киңәш мәҗлесенең карарлары" турында языл­ган. Икенче битнең өске өлешендә аерым рамка эчендә эре хәрефләр белән мондый игълан -мөрәҗәгать ба­сылган: "Халык урдусы"4 файдасына.

Казандагы Мөслимәләр җәмгыяте та­рафыннан җомга көн, 6 нчы сентябрьдә (яңача) Городской театрда татарча спектакль булачак. Сәхнәгә Гаяз әфәнде Исхакый әсәрләреннән "Ике гыйшык" куелачак. Бәхетсынаш (лото-рей) уены һәм мөкәммәл чәй өстәле дә булачак. Илне большевизм бәласеннән коткаручы халык урдусы файдасына куелган ошбу спектакльгә мөселман гражданнар бик күп барырлар һәм ига­нәләрен кызганмаслар дип ышанамыз.

 

"Мөслимәләр җәмгыяте".

 

Газетаның икенче битендә "Эчке сугышлар" исеме астында 1-3 сентябрь көннәрендә Казан тирәсендә барган сугышлар турында мәгълүмат би­релгән. "Эчке хәбәрләр"дә "Дәүләт киңәш мәҗлесе", Мәскәүдәге ачлык, Ленинга ату һәм аның хәле һ.б. турын­да язылган. "Чит илләрдә" башы ас­тында Балкан һәм Урта Азия вакыйга­лары тасвирланган. Казандагы "Хәрби комиссия"нең мөселманнарны ихтыя-рый гаскәрлеккә язу мәсьәләсендәге эше турында мәгълүмат бирелгән. Шулай ук бу санда "Корылтай" шир­кәте тарафыннан нәшер ителгән "Мөһим дәреслекләр вә фәнни әсәрләр" исемлеге һ.б. рекламалар, вак игъланнар да урын алган. "Корылтай" газетасының 1918 елгы 90 нчы саны кыскача тасвирлаганда шулардан гый­барәт.

Татар вакытлы матбугаты тари­хында, бигрәк тә 1917-1921 еллар ара­сында чыккан газета һәм журналларга нисбәтле, моңа охшаш четерекле ми­саллар, өйрәнеләсе һәм ачыклыйсы мәсьәләләр тагын да бар әле.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Гайнанов P.P., Мәрданов Р.Ф., Шәкүров Ф.Н. XX йөз башы татар вакытлы матбугаты. Библио­график күрсәткеч=Гайнанов.Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала XX века. Библиографический указатель.-Казан: Милли китап,2001.-316 б.

2. Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты. (Альбом). 1905-1925.-Казан: Гэжур,1926.-Б.64.

3. Шималь ягы.-1918.-17 апрель (№ 8); И.Рәмиев. Вакытлы татар матбугаты: Альбом.1905-1925,-Казань: "Гэжур",1926.-Б.64.

4. Урду — гаскәр.

 

Раиф Мәрданов,

Татарстан Милли китапханәсенең фәнни хезмәткәре,

филология фәннәре кандидаты

 

РЕЗЮМЕ

Статья кандидата филологических наук Р.Марданова посвящена проблеме сохранности периоди­ческих изданий, выходивших в период с 1917 по 1921 год. Автор обращает внимание читателей на выявленный в фондах Центрального государственного архива историко-политической докумен­тации PT экземпляр газеты "Курултай" под № 90.