2001 1/2

Солтангәрәй Хәбибуллин – беренче бөтендөнья сугышы әсире

Татар халкының күпкырлы тарихы турында чыганаклар төрле илләрдә, Мәскәү, Казан ми-расханәләрендә генә түгел, шәхси архивларда да саклана. Балтач районы Куныр авылы «Якты юл» колхозы рәисе Гәрәев Хәмит абый тарафыннан безгә тапшырылган материаллар - шәхси архивларда нинди хәзинә саклануы турында мисал булып тора. Укучыга шушы материалларны тәкъдим итәбез.

Бу материаллар - Германиядә 1917-1918 елларда әсирләр тормышын тасвирлый торган көндәлек һәм фотолар. Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән татарларның тарихын өйрәнү кирәклеге турында Дамир Гарифуллин язган иде.I Тик хәзергә аларның тормышын сурәтләгән тарихи әсәрләр бик сирәк күренә. Сезгә тәкъдим ителә торган материаллар әсирләрнең ачы язмышы турында кечкенә генә сәхифә.

Солтангәрәй Хәбибуллин (кайбер документларда Гыйбадуллин дип бирелә) турында берничә сүз. Ул Вятка губернасы Малмыж өязе Арбор вулысы Куныр авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне ала һәм туган авылында төрле эшләрдә эшли. 1909-1913 елларда патша армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, бер елдан артык авылда крестьян тормышын алып бара. Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән Солтангәрәй Гыйбадуллинны сугышка озаталар. Ул, 1917 елның 20 августында Скриптый дип аталган җирдә, Двина елгасы буенда, Русия гаскәрләре тар-мар ителгәч, әсирлеккә эләгә. Германиядә Штюмберг лагеренда була. 1918 елның 8 октябрендә ул әсирлектән качып китә һәм туган иленә шул ук елның 24 ноябрендә кайтып керә.

Солтангәрәй Гражданнар сугышында катнаша. 1921 елда сугыштан өйгә әйләнеп кайткач, Куныр авылы советы рәисе итеп сайлана. 1924-1939 елларда сәүдә системасында эшли. 1939 елдан 1966 елга кадәр Куныр почта бүлекчәсе начальнигы булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга. Ул 1975 елның 5 декабрендә, 87 яшендә, вафат була.

Әсирлектә ул куен дәфтәрендә төрле хәбәрләр теркәп барган һәм ул безнең өчен кызык тарихи чыганак булып тора, чөнки биредә үзе күргән-ишеткән вакыйгаларны теркәп куйган.

Куен дәфтәрен Солтангәрәй Хәбибуллин карандаш, кайбер битләрен кара белән язган, үзе белән әсирлектә булган иптәшләренең исемен, фамилиясен һәм адресларын гарәпчә һәм урысча теркәгән.

Татарча да, урысча да Солтангәрәй Хәбибуллин дөрес, матур итеп язган, кайбер урысча сүзләрне генә, хәзерге күзлектән караганда, бик дөрес дип әйтеп булмый: губирна, өяз, вулыс атамалары татарчалаштырылып язылган.

Кайбер язмаларны Солтангәрәй Хәбибуллин ике имля-да - урыс һәм гарәп графикасында язып калдырган. Куен дәфтәрендәге гарәпчә язуларны Нәҗип Нәккаш эшкәртүендә бирәбез.

Дәфтәрдәге язмаларга караганда, әсирләрнең качып китү очраклары да шактый булган. Алар арасында татарлардан: Сит-дыйк Әүхәдиев, Сәлимулла Өмет-баев, урыслардан Грибов Григорий Николаевич күрсәтелә.

Куен дәфтәрендәге язмалар белән рәттән безнең өчен иң кыйммәтле һәм кадерле материал -әсирләрнең фотолары. Без биредә әсирләр тормышын күрсәткән эпизодлар күрәбез. Иң беренче — Солтангәрәй Хәбибуллинның сугыш елларында төшкән фотосы. Сугыштагы батырлыклары өчен ул ике медаль белән бүләкләнгән. Кызганыч ки, ул медальләрне ачыклый алмадык. (Берсе Георгиевский крестка охшаган).

Кигән киемнәре, төс-сурәтлә-ре, кулларында тоткан эш кораллары - әсирләрнең яшәү рәвешен яхшы тасвирлыйлар. Киемнәре Россия армиясендәге кием; башка киемнәрдән аеру өчен сул кулында икенче төстәге повязка бәйләнгән. Бигрәк тә безгә дүртенче фото кызык: биредә әсирләр белән аларның сакчысы - немец солдаты - винтовкасын уң, сигаретын сул кулына тотып, уртада утырып төшкән. Әле ул чорда әсирләрне Бөек Ватан сугышы елларындагы шикелле ким-сетү-җәберләү булмаганлыгы күренеп тора.

Фотосурәтләр әсирләрнең немец фермерларында эштә булулары турында сөйлиләр.

Солтангәрәй Хәбибуллин куен дәфтәренә әсирләр иҗатыннан шигырьләр дә теркәп куйган. Биредә татар әсирләренең кичергән уйлары, тойгы-хисләре чагылыш тапкан. Бигрәк тә түбәндәге юллар игътибарга лаек:

Дине исламда улыб да

Куркак улмак нә сезә?

Татар угылы татар улсын,

Намларын югалтмасын!

Укучыга тәкъдим ителә торган материаллар халкыбызның Беренче бөтендөнья сугышы тарихын тасвирлый торган ядкарь.

I Черная палата – судилище или архив? // Гасырлар авазы – Эхо веков.-1998.-№ 1-2. –С.194-195.

 КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН

1917-1918 еллар

Ошбу книшкәнең хуҗасы — Вятка губернасы, Малмыж өязе, Урбар волосы, Куныр авылының, Солтангәрәй Хәбибулла угылы Гыйбадуллин.

Германиядә минем илә бергә әсирлектә булган иптәшем Миңлегали Низаметдин угылы Вәлиәхмәдов лагерьдан качып чыгып китте. Герман хисабы илә 9 нчы майда, җомга көн, 1918 нче сәнәдә. Аның илә җәмгысе 17 кеше чыгып китте. Барак астын казып, ягъни подкоп ясап качтылар.

Казанның Сәлимулла Өметбаев урманда утын кисә торган җирдән качып китте, ялгызы, 2 нче сентябрьдә, дүшәмбе көн көндез сәгать 11 нче яртыда. 8217 — 381Х батальон, 1-я рота.

Германиядә әсирлектә минем илә бергә булды, башка батальондай килде безнең командага Яңа Кенәриең Гомәр әфәнде Гариф угылы Садыйков. [...]

Урманда утын кисәргә чыгып киттек 13 ндә, август 18 нче сәнәдә, Герман хисабы илә.

- 14 ндә (август) эшкә бардык, шуннан 8 кеше китте.

-13 ндә (сентябрь) Солтан авырып, урманнан Митауга китте, лазаретка.

Германиягә әсирлеккә, ягъни пленга төштем 20 нче августта, 1917 нче сәнәи, миладиядә, Икскульский притмусный укреплениягә каршы Скриптый дигән җирдә германнар тарафыннан гаять тә каты ут ачылып, безнең гаскәрне тәмам ватып, тар-мар китереп, Двина суына пантунный күпер салып чыкты. Плен төшкәч, барып тордык Штюмбер лагерына, Биркә ыстансасына якын. Анда һәркөн эшкә йөрдек, тимер юлда станциядә һәм дивизионда эшләдек. Дивизион торды Валлу дигән урында.

Германиядә пленда булдым 130 нчы батальонда, 4 нче командада, лагер Штюмберкта. [...]

Германиядә Берлинда чыга торган «Русский вестник» газетасы атнага өч мәртәбә чыгадыр: сишәмбе, тнакич һәм шимбә көн. [...]

Бар иде көн: галәмне

тетрә[ткән] көнләремез.

Пәһлуанмыз, дошманны кан

аглатан көнләрәмез.

Дәүләт ирдек көнчыгыштан

көнбатышка булганы.

Хөкмемезне дәһшәт илән

ацлатан көнләремез.

Җөмлә эштә кузгалышыйк,

рәһбәр иттеп галәмә

Сүземезне йир йөзенә

дыңлатан кәнләремез.

Без бәхетсезлек иләнме,

мәсхур улдык дошманә.

Кап-караңгы кич-төн күпме

үткәрән кәнләремез.

Бездә ирде гыйлем-гыйрфан

һәм дә куәт булганы

Кайтарырмыз иске затын,

шөйлә аккан канларны.

Әле хәзер һәммәмез дә,

форсат барын беләмез

Эшемез шуар улыб,

яктырыр кәнләремез.

Нәслемездә куркак улмас,

арсландан куй тумас.

Искедән кан илә мәшһүр

пәһлеван намларымыз.

Инсан улан өстенә золым

төшеп тә хәүф итмәсен.

Батыйнә хәүф итсә итсен,

заһиран аңар итмәсен.

Хөкме Хода нә улырсә,

күрмәйенчә нә чара

Ләүхе-л-мәхфуздә йазылган

исеңездән чыкмасын.

Әйдә, дуслар, бергәләшеп

каршы барыйк дошманә,

Куәт алыйк гайрәт илә

бездә дошман калмасын!

Таглар ашып, ләшләр басып ләш — [хәрби табыш],

дошман өстәндән ашып,

Без йад иткән бабаларга

һичкем инкяр итмәсен.

Дине исламда улып да

куркак улмак нә сезәр

Татар углы татар улсын,

намларын югалтмасын!

Тәмам булды.

Германиядәге бер мөселман әсиренең шигыре, чыгарган Сучин лагерендә. Язучы Солтангәрәй Хәбибуллин. Куныр каръясе, Малмыж өязе, Вятка губернасының.

Яман йулдаш сиңа дошман

улырса, ифтира әйләр.

Әгәр дус булса — ул сица

сереңне эшкярә әйләр.

Җәһәннәмдәй азад итсәң

ул синең кадрең белмәс,

Син аны ак идәр булсаң —

ул сине йөз кара әйләр.

Германиядән пленнан качып чыктым 1918 нче сәнәдә 4 ндә, октябрь, җомга көн иртә илән. Минем илә бергә чыккан иптәшем урыс, Рязань губернасы, Касыйм өязе, волосы Занина починкә, село Лупнус, Григорий Николаевич Грибов, үтенелә бирергә Аграфия Михайловна Грибовага. [...]

Идрис абзыйларга бирелгән арпа оны җәймәсе илә 7 3/4 кадак.

Йәш әле мин, саф әле мин,

Көйләрем төнсез минем.

Күкрәгемдә балкый нур,

Күңелем ару, керсез минем.

Иәтим мескен моңланадыр:

«Кайда минем анам?» — ди

Иртә торам, кичкә керәм,

Кем соң миңа «балам!» ди.

Күзем салсам бер кояшка,

Керә болыт астына.

Кайгы-хәсрәт күп күрәмен

һаман дөнья азсына. [...]

Резинкә калушларның төсе бик тиз китәдер. Аны матурлатыр өчен, төсе киткән калушны йылы су млә бик йахшы йуарга да, кипкәч керосин сөртергә, керосин кипкәч постау йаки йефәк чүпрәк илә бик йахшы ышкырга кирәк.

Әсирлектән Германиядән туган илемә кайтып кердем 24 ндә, ноябрь, йәкшәнбә көн сәгать 2 дә көндез. Солтангәрәй Хәбибуллин Кунырый. [...]

Публикацияне
тарих фәннәре кандидаты Фәйзелхак Ислаев
һәм тел, әдәбият һәм сәнгать институтының
өлкән фәнни хезмәткәре Нәҗип Нәккаш әзерләделәр