2010 1/2

Себер татарлары шђќђрђлђренећ яћа табылган текстлары

Себер татарларының шәҗәрәләре турында тарих фәнендә мәгълүмат аз әле. Аларга беренче игътибар итүче төрки телләрнең атаклы белгече Н. Ф. Катанов булды. Ул Себер татарларында сакланган кулъязмаларның текстларын өйрәнеп, беренче мәртәбә фәнни әйләнешкә кертте1. Әлеге кулъязмаларда Себер якларындагы Тубыл, Тара татарларының Исламга керү тарихы китерелә, Ислам диненә дәгъвәт белән килгән суфиларның исемнәре, аларның кай җирдә күмелгәнлеге шәрехләнә. Биредә Себер татарларының этник тарихына кагылышлы мәгълүмат та бар.

Н. Ф. Катанов өйрәнгән Тубыл губерна музеендагы ике кулъязма да татар телендә, гарәп язуының нәсех стилендә язылган. Беренче кулъязма Сәгъдевәкъкас бине Рәҗәб Мәмәт Аллаколов тарафыннан, икенчесе Кәшшаф Әбүсәгыйдь угълы тарафыннан күчерелгән. Алар кәгазьләренә караганда 1840 елларда күчереп язылганнар.

Бу тарихи, генеалогик язма текстлар дөньяга чыкканнан соң Себер татарлары кулъязмалары турында озак еллар буе хәбәрләр күренмәде. Атаклы мәгърифәтче Нигъмәтулла Кармышевның (1825-1903) Себердәге Ямбай авылында кулъязма һәм басма китаплардан торган бай китапханәсе булган булса да, аның язмышы билгесез. Ихтимал, анда да шәҗәрәләр булгандыр.

Соңгы елларда Себер якларында татар шәҗәрәләре белән кызыксыну арта. Себер галимнәреннән С. Н. Корусенко һәм Р. Х. Рәхимовның бу темага кагылышлы хезмәтләре чыгу уңай күренеш2. Соңгы елларда гына Төмән өлкәсенең И. Я. Словцов исемендәге Төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре Р. Х. Рәхимов, археографик экспедицияләр оештырып, Себердәге татар шәҗәрәләре кулъязмаларын эзләү-туплау эше белән шөгыльләнә башлады. Аларны эшкәртеп, матбугатка хәзерләү юлында да ул активлык күрсәтә. 2008 елда Р. Х. Рәхимов тарафыннан тагын ике кулъязма тексты табылды, ул аларны уку өчен безгә китерде. Яңа табылган шәҗәрәләр укып-өйрәнелеп, бу хезмәт аркылы матбугатка тәкъдим ителә.

Чыганаклар белән танышып чыккач, ике кулъязманың да узган гасыр башында Н. Ф. Катанов нәшер иткән ике шәҗәрә текстының XIX гасыр урталарында эшләнгән билгесез версияләре икәнлеге ачыкланды. Беренче кулъязмада текстның авторы итеп Гайнетдин мелла Халик әл-Яркәнди күрсәтелә. Күчерүченең исеме аталган урын бозылган, аның имзасыннан «Шәйех» дигән өлеше генә укыла.
Икенче кулъязманың ахыргы өлеше юк, шунлыктан күчерүче исеме билгесез кала.

Р. Х. Рәхимов тапкан беренче кулъязма белән Н. Ф. Катанов нәшер иткән басма текст арасында беркадәр аермалар бар:
1. Кулъязмада: «26. Карагай йортының уң йакыйнда, Кызыйлташ йакыйнда, Уба бактарыйнда йатган Кәфелшгали шәйех».
Басмада: «Йегерме алтынҗый Карагай йортының үр йакыйнда Кызыйл Яр йакында Уба бактарыйда Кемешле уйылда Кәфешгали шәйех».
2. Кулъязмада: «27. Ишта Халид, Гакыл биби».
Басмада: «Йегерме йитенҗи. Иштамалда Гакыл биби».
3. Кулъязмада: «30. Кеҗиси Гафифә Биби Вагайдан чыкган Агут йылганыйң».
Басмада: «Утузунҗи. Кеҗисе Гафифә биби Вагайдан җыкган Агут йылганыйң иҗендә».
4. Кулъязмада: «җөмлә кяферләр хакыйндан килгән соң».
Басмада: «җөмлә кяферләр хакындин» һ. б.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, кулъязмадагы текстлар басмадагы лексик, морфологик, фонетик ялгышларны аныкларга ярдәм итәләр һәм басмада кайбер борынгырак графемаларның яңартылуын күрсәтәләр. Шәҗәрә текстындагы җир-су атамалары тарихи топонимияне өйрәнүгә чыганак булып торалар.

Яңа табылган Себер татарлары шәҗәрәләре хәзер музей хезмәткәре Р. Х. Рәхимов кулында саклана. Алардан алынган төсле фотокопияләр Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегенең 99 номерлы коллекциясенә керде.

Һәр ике кулъязманың да текстлары кәгазьгә язылган һәм рулон сыман аның киңлегендәге таякчыкларга чолганганнар. Икесенең дә башлангыч өлешләре бик нык таушалган, текст эчендә дә кыршылган тишелгән урыннар күренә. Ике кулъязма да татар телендә, гарәп язуының нәсех стилендә, коңгырт кара белән язылган. Алардан ксеро-күчермәләр алганда беренче текст эчтәлеге дүрт биттә, икенче текст унбер биттә чагылыш тапты.

Транскрипция ясалган битләрдәге язу юлларының һәркайсының сул ягында, укуда ориентация тотуга җайлы булсын өчен юллар эзлеклеген күрсәткән тәртип саннары куелды. Алардан карап һәр документта ничә юл язу барын исәпләп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, беренче кулъязма текстта 115 юл санала. Мондый нумерация билгеләре асыл текстта юк. Транскрипцияләнгән текст юлларында куелган квадрат җәяләр эчендәге күп нокталар бу урыннардагы язмаларның физик һәм караларның химик составлары бозылып китүе сәбәпле булган югалтуларны аңлаталар. Документларда калган очракларда укылмаган урыннар калмады. Аерым авыр сүзләргә тәрҗемә текстның артында сүзлек рәвешендә бирелә.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Катанов Н. Ф. О религиозных войнах учеников Шейха Багауддина против инородцев Западной Сибири (по рукописям Тобольского губернского музея). – Тобольск, 1906. – 28 с.
2. Корусенко С. Н. Этносоциальная история и межэтнические связи тюркского населения тарского Прииртышья в XVIII-XX веках. – Омск, 2006. – 215 с.; Рахимов Р. Х. Сачара — как документальный источник по истории сибирских татар // Словцовские чтения. – Тюмень, 2004. – С. 167-169; Он же. Астана в истории сибирских татар. – Тюмень, 2006. – 76 с.
 
   

Икенче кулъязманыћ 10 бите. Татарстан Фђннђр академиясе Г. Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгатъ институтыныћ кулъязмалар, фђнни џђм архив фонды бњлегенећ 99 номерлы коллекциясе, 1 тасв., 417 сакл. бер. 

 

 Икенче кулъязманыћ 11 бите. Татарстан Фђннђр академиясе Г. Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгатъ институтыныћ кулъязмалар, фђнни џђм архив фонды бњлегенећ 99 номерлы коллекциясе, 1 тасв., 417 сакл. бер.

 

№ 1. Беренче кулъязманың тексты транскрипциясе

Беренче бит
1. […]өҗ йөз алтмыш мөшәйехләр мәшрыйк вә мәгъриб тарафындин һәр нәүгы шәһәрләр
2. […] вә мокаман дәрәҗәсинең шәмгыйнә1 җамыйг булыб мөрид-мөхлис булмыш[…]2
3. […]ниләр гомерләрин бер йылда өч хәссә3 кыйлыб ирдиләр, бер хатимә мөшәйехләр[…]
4. […] берлә мәшгуль булыр ирдиләр, вә бер хәссә Бохараныйң вилаяте карийәләрендә халык[…]
5. пәр[…]иләр вә бер хәссә кяферләр берлә газават кыйлур ирделәр, каҗан газават вакты булды
6. […] ишан хуҗа Баһавединниң шәриф хозурыйна […] булдыйлар кем […] лү зам[…]
7. […] иләре булгай мөнтазир4 булдыйлар Хуҗа Галия рәхимә намаз бам[…]
8. кендин йөзләрин мөшәйехләр таба үкүрүб5 дин белим тәварих кәбиридә андаг күрдү
9. […] вакты кем әмирел-мөэмин Гали кәрам6 Алла җәһә Һиндстандин үтүб Җин-Маҗин[…]
10. сәләм заһир кыйлыб барганыйнда Хатайның йарымыйн исламга килтүрдиләр[…]
11. […]куйуб ирди, әмма Хатай бер анҗасәр кешеләре Тарган хан аныйң вилаятендин
12. […] булуб әмирел-мөэмин хәзрәте Галинең кылыҗындин каҗуб көнбатыш Алтайда[…]
13. […] нлар ләкабиндә7 Иртыш суы димәк берлә мәгърүф8, таҗик теленҗә Аб Җирес дирләр, аның
14. буйына каҗдыйлар. Анда Хотан халкы һәм Нугай халкы һәм Кара Кыбҗакдин һәм йорт[…]
15. […] ишләр әйүләре арасыйнда бергә булуб, алар берлә сакен9 булуб калдыйлар вә әмад […]
16. […] нәт белмәсләр, барыйсы кувырҗакга табынган татарлардыр, имди пирен […]
17. […] иҗазәтдер10 анларны исламга дәгъвәт кыйлың, кабул итмәсәләр газаи әкбәр кыйлың,
18. диб, ишарәт галияләри булдый ирсә мәзкүр өҗ йөз алтмыш алты атлыйг мышәйех
19. җөмләсе фәрманыңыз башымыз үзрә тиб, өҗ йөз алтмыш алты атлыйг мөшәйех
20. Урта Йөздә Дәшт диярендә Шибан ханга килеб миһман11 булдыйлар. Ул такый боларныйң
21. әхвалин белиб, бу әүлияларга муафәкат12 кыйлыб, мең йите йөз баһадурлардин сайлаб
22. газа-и әкбәр тийү монлар берлә бергә атлануб Аб Җиресниң өстинә инүб газаи әкбәр
23. тийү олуг җәнегләр13 кыйлдыйлар. Ул вакыйтда Аб Җирес буйында өҗ таифә халайыклар
24. ирди. Әүвәл — Хотан халкы, икенҗе — Нугай халкы, өҗүнҗи — Кара Кыбҗак халкы, түртүнҗи — Тархан
25. ханның каҗкан тагълары, алар берлә бергә йорт тотмыйшлар ирдиләр, бишенҗи — Иҗтәк
26. халкы. Такы анларга йәрдәм бирүб тукуш14 кыйлдыйлар, зирә кем дин бер ирди. Бу мәзкүр15
27. мөшәйехләр Шибан берлә көҗ бер кыйлыйб мәрд-мәрданә җәңләр16 кыйлдыйлар, бихәд17 кяферләр
28. вә татарларны кыйруб һәлак әйләдиләр. Шөйлә кем Аб Җирес буйында бер таифә бер
29. акган сыв калмадый, кем алар җәң кыйлдыйлар ул кяферләргә йир йөзин тиң кылдыйлар, әмма
30. үзләрендин өҗ йөз атлыйг мөшайехләр кеми кыйрда, кемиләри сывда, кемиләре
31. сасда забыд18 йыкылыйб шәһид булдыйлар. Әмма Тарган ханныйң каҗгунларый кайтыб

Икенче бит
1. уган сыв калмады һәм алар[…]
2. үзләриндин өҗ йөз атлыйг мөшәйехләр кеми кыйрда, кемләри сывда, кемләри
3. сасда йыкылыйб шәһид булдыйлар, әмма Тарган ханныйң каҗгунлары кайтыб
4. Хатайга каҗдыйлар. Иҗтәк халкы урманга каҗдыйлар. Хотан, Нугай, Кара Кыбҗак
5. халкы, тик бәгъзиси иман килтүрдиләр. Бәгъзиси аман калдыйлар, гәрҗә кем аман калдый[…]
6. әмма мөшәйехләр каһәринә туш булуб, кеми мөшал, кеми дивана булдыйлар, йәнә куркуб иманга
7. килдиләр вә ләкин артык узмас булдыйлар, ишәкләр ахырыйнда кяфер булыб, имандин мәхрүм
8. булдыйлар. Әмма Шибан ханныйң миң түрт йөз кырыйк сикез баһадирлары та йыкылыйб
9. шәһид булдыйлар. Калган ике йөз илле баһадирлары берлә Дийар Дәштдә Урта Йөз
10. халаикыйның иҗинә баруб Шибан Вәли хан атандый әүлиялар берлә газават әкбәр кыйлган
11. өҗүн. Әмма мөшәйехләрдин өҗ йөз атлыйг шәһидлек дәрәҗәсин табдыйлар, алтмыйш алты
12. атлыйглардин өҗүси нугайның, хотанныйң, кара кыбҗакныйң мөселман булганларыйна
13. дин иркәнин үгрәтүб монда калдыйлар. Аларныйң нәселендин Тубылда, Тарыйда,
14. Төмәндә хуҗалар, шәйехләр калдыйлар. Алтмыш өҗ атлыйглар Бохараи
15. шәрифкә баруб Хуҗа Баһавел-хак вәләдин хәзрәтләринә әхвәлләрин гарыз әйләдиләр.
16. Мондыйн соң дин аҗылыйб, йул аҗылыйб Аб Җиреснең буйундин кәрван берлә
17. үтдиләр. Галимләр, хуҗалар, ишанлар дин үгрәтмәк өҗүн килү башладыйлар. Әксәре19
18. әһле кәрамәт ирдиләр, вә такый Бохарай шәрифдин хәзрәти ишан Хуҗа Дәүләтшаһ
19. ибне Шаһ Габделваһаб Әс-Сабҗакый ушбу Аб Җиресниң буйундин үтүб баруб,
20. Калмак йортыйна кирүб калмак падишасы Куңтуйҗыйны иманга килтүрүб, йәнә
21. кайтуб килүб, бу Аб Җиресниң буйында унсигез астанә заһир әйләди вә һәм
22. күб игътикад ийәләри20 аңа набит кыйлуб21, мөрид-мөхлис булдыйлар. Андыйн соң
23. Шәһре Хәвәреземдин Шәйех Искәндәр Мәмләни22 килиб, тукыз астанә заһир әйләдиләр.
24. Әүвәлге мөшәйехләрдән Шәйех Бери берлә Шәйех Нәзирниң иниси Шәйех Шәрәфти газизләр
25. бу йирдә дин үгрәткәле калганларныйң бери ирди, унике астанә заһир кыйлыб,
26. агаларыйныйң айакыйнда йатдый, әмма, бу шәҗәрәдә йад кыйлган утыз тукыз астанәнең ир, хатун
27. кыздан унусы бу шәҗәрәдә йазылмышдур. Исемләре берлә, һәр бери йатган йирләре, исеме берлә:
28. әүвәл Аб Җирес буйунда йатган әүлийәләр Искәрдә Айкани шәйех газизләр. 2.
29. Вә һәм Искәр бурнунда Шәйех Бери шәйех. 3. Нәзыйр шәйех. 4. Шәрәфти — өҗүси бер карыйндаш-
30. ләр ирди. Зәнки баба нәбирәләриндиндүр. 5. Муса шәйех, Күҗәйланда имам Малик әүләдендин
31. ирди. 6. Колларда Хәзрәте Йосыф шәйехдүр. Имам Әбү Сафа нәбирәсендин ирди.
32. 7. Байышда Хәким шәйех хәзрәтләре. Имам Шафигый әүләдләриндин ирди. 8. Вагай
33. иҗендә Касыйм шәйех газизләр, Имам Әхмәд әүләдиндин ирди. 9. Субрада
34. Аб Җиресниң уң йакында — Әхмәдгали шәйех. 10. сул йакында Дәрвиш-гали.
35. 11. Уватда Торсунгали шәйех 12. Вагай буйынҗа Йүрүмдә Дәүләтгали шәйех түртүси
36. бер атаныйң угланларидур. Шәйех Әбелхәсән Хиркани нәбирәләриндиндүр. 13. Тәбәндидә
37. Шәйех Анҗинан, Мөшәйех баба — Маҗин нәбирәләри ирди. Ун түртүнҗи […]
38. Тамакда Бикәҗ ата хәзрәтләри, Мәүләви Җами нәбирәләри ирди, һәммәләри өҗ
39. ташларый берлә Күл йакасыйнда йатмышлар. 15. Вагайда Шәйех Баһрам
40. шәйех газизләр. 16. Вагай буйунда Шәйех Нәзар газизләр — бер карыйндашләрдүр.

Өченче бит
1. Сәйед ата нәбирәләриндин23 ирдиләр. 17. Бикәтунда Миркамал шәйех хәзрәтләри.
2. 18. Карагайда Хуҗай шәйех бер карыйндашләрдүр, Бахши атаныйң әүләдиндин
3. ирдиләр. 19. Алҗук Күлдә Науф газизләр. 20. Атйалда Голыф газиз бер карыйнда-
4. шләрдүр, Солтан Байазид әүләдендин ирдиләр. 21. Бурбарда Дауд Кандә-
5. һари, имам Җәгъфәр әүләдендиндүр. 22. Каш авыйлда Габделгазиз шәйех.
6. 23. Кайынҗарида Габделмәннаф шәйех, икеси бер карыйндашләр Хәким Сөләйман
7. әүләдендин ирдиләр. 24. Әремҗанда Дауд шәйех газиз, имам Хөсәйен нәбирә-
8. синдиндүр. 25. Кәрбәндә Гомәргали шәйех. 26. Карагай йортыйның
9. үр йакыйнда Кызыйлташ йакында, Уба бактарыйнда йатган Кәфешгали шәйех
10. Әл-Кәбир карыйндашләрдүр. Гомәр әл-Фарук әүләдендин ирдиләр. 27. Ишта Халид,
11. Гакыл биби. 28. Йүрүмдә Хәдиҗә биби. 29. Мөслихетдин Кирмани, ике
12. кызлары берлә газават кыйлыб ирдиләр. Олугы Салиха биби, Савыр
13. Йыкаҗда, Җәрби дигән йылканың иҗендә шәһид булуб йатды. 30. Кеҗиси Гафифә биби,
14. Вагайдин җыкган Агут йылганыйң иҗиндә шәһид булуб йатды, хәзрәт
15. шәйех, үзләри җөмлә кяферләр хакыйндин килгән соң Кызымдә24
16. варуб Акхисарда вәли булдыйлар, ушбу мәзкүр мөшәйехләрниң хатынлары, бәгъзеләри кызлары,
17. бәгъзеләри угылларый газа(ва)т иҗиндә бергә ирдиләр. Аныйң өҗүн бәгъзе йирләрдә
18. хатындин, кыздин вә йәш угландин һәм астанәләр булыр. Анлар мадерзадә25
19. әүлийә булса, гаҗәб булмагай, димешләр. Имди бу шәҗәрәдә мәшһүр булган утыз
20. астанә-и мөбәрәкәләрне ан әүләд ханәдин Ибнейәмин хуҗа галәйһи рәхмәтуллаһ берлә Тубыл-
21. ныйң, Тумныйң ахуны Габделкәрим казый галәйһи рәхимә бер шәҗәрәдә җамыйг кыйлмышлар. Ул
22. йукарыдакы мәзкүр ике бизрүкләриниң26 заһир кыйлган астанәләрин, Шәһре Хәвәрә-
23. землик кабилә-и Мәмлани Шәйех Искәндәр хәзрәтләре заһир кыйлган тукыз астанә-
24. ләрне, монда йад кыйлмаганлар, аның өҗүн, аныйң үзүнлик башка шәҗәрәсе бар өҗүн.
25. Ул тукызны бер шәҗәрәдә җамыйг кыйлыб Шәйех Искәндәр хәзрәтләрен Төркестандин
26. йибәрмишләр. Хәзрәте Солтан рәхмәтуллаһи галәйһинең мөҗавире Миршәриф Хуҗа мәрхүм
27. аркалы Тубылныйң ахунларыйга вә кинә ушандаг тийүрләр кем, Шәһре Сирамда хәзрәте
28. ишан Йосыф шәйех газизләр кәшеф кәрамәт берлә Аб Җиресниң буйун сәр берлә27 сәйран
29. кыйлыб ун астанә заһир кыйлмышлар. Шәҗәрәдә җамыйг әйләб, үзиниң карыйндаше Галим
30. шәйехга табшыруб, йибәрмишләр. Тары йортыныйң ахунларыйна сәр җамгы барый булдый
31. кырыйк тукыз астанә, заһир булганларый, бу Аб Җиресниң буйунда ике йөз
32. илле бер мөшайехләр, һәнүз мәхфидүр28 вә кинә шул мәзкүр өҗ бизерүкләр,
33. кем хәзрәте ишан Дәүләтшаһ хуҗа, хәзрәте ишан Шәрәфти шәйех хәзрәте

Дүртенче битI
1. Ишан Искәндәр шәйех Хәвәрезми вә Мәмләни хәзрәтләре заһир кыйлган
2. утыз тукыз астанәи шәҗәрәләрин Бохараи шәрифкә йибәрдиләр.
3. Гарыз әгъләм өҗен бизерүкләр29 Бохараи шәриф сәр мөкәшефләре берлән
4. мөрәккәбә кыйлыб30, тәхкыйк31, вә тәсдыйк32 үзрә инабәт кыйлыб33 һәр беринә мөхавәрә34
5. гыйнаять35 буйурмыйшлар вә такый васыйәт буйурмышлар, кем зинһар вә зинһар
6. Аб Җиресдин җыкган, сывларда, вә Аб Җиресниң үз буйунда булсун,
7. хаваһ сасларда булсун, гафил булмай36 саклансынлар ике йөз
8. илле бер атлыйг мөшәйехләр заһир булгай мөхәффи37 калдыйлар, салих вә мөслих38 ирләр,
9. вә хатын-кызлар кем дә ки Аллаһ тәгаля хәзрәтләринә сирри39 тоташкан йакыйн
10. коллар әхвалләриндә булсын, йакихәлләриндә бер ишарәтвәгаләмәт
11. белгүрешләр, зинһар гафил булмагайлар, та кем мөшәйехләр газа-быйна туш
12. улуб, зат вә нәселләри мәрсүл40 булуб калмагай тиб, бу
13. васыйәтне кыйлыб өҗүсиниң заһир кыйлмыйш астанәләригә мөһерләр басуб
14. ка[…]ләр […] б йибәрмишләр, вә […] та галәйһи гыйнайәт буйурмышлар.
15. Ушбу нәкыльнең кятибе хас […] гыйнындин Мелла Халик әл-Йәркәнди тийү бителмешдүр
16. Ушбуны күҗерүб йазгуҗы Шәйех […] гәли.
Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегенең
99 номерлы коллекциясе, 1 тасв., 416 сакл. бер.

№ 2. Икенче кулъязманың тексты транскрипциясе

Беренче бит
1-5. […]
6. мөэмин шаһ […]
7-8. […]
9. шәйехләр мәшрыйк вә мәгърибне […]
10. […]
11. дәрәҗә […]
12. […] мөшәйехләр бу […] җамыйгъ булуб
13. […]ләр гомерләрин бер йылда өҗ хәссә кылу[…]
14. килдиләр бер хәссә шәйехләр вафат […] бу.
15. Гәр […] берлә мәшгуль булдыйлар.
16. Бер хәссә Бохараның вилайәте, карийәләри
17. […] гыйлем үгрәтүрләр ирдиләр вә бер[…]
18. […] берлә газават кыйлдыйлар.
19. […]

Икенче бит
1. […] газават ишә […] улубәннең
2. […] зинә булдыйлар, кем кайу тарафка ишәр[…]
3. галийә булгай мөнтәзыйр41 булдыйлар булдыйлар Хуҗа Га[…]
4. […] намаз […]
5. […]йөзләрин мөшәйехләр таба үкүрүб […] диди
6. тәдриҗ42 кибердә43 андагъ күрдүм, ул вакыт кем,
7. әмерел-мөэминин Гали кәрам Аллаһ […] вә Һиндстанный
8. үтүб Җин-Маҗин вилайәтенә ислам та[…]зи[…]
9. […]барганында Хытайның йарымыйн Ислам-
10. га килтүрди, ярымыйм хәраҗга44 куйуб ирди.
11. […]чәй бер[…] сәр кешиләрне Тарган[…]
12. […]ның вилайәтендин тагы бүлүб
13. әмирел-мөэмин хәзрәт Галинең кылыҗындин кыл[…]
14. каҗуб көнбатыш Алтайда акган, төрүкләр […] анлар
15. ләкабендә Иртыш сывый тимәк берлә мәгърүф, таҗик
16. телүнҗә Аб Җирес дирләр аның буйуна
17. каҗтыйлар. Анда Хотан халкы вә һәм Нугай
18. халкы вә һәм Кара Кыбҗакдин һәм йорт
19. тотмыйшлар ирди. Арасында бергә булуб
20. анлар сәкен булуб калдыйлар вә әмма дин-дийанәт
21. белмәделәр, барысы кувырҗакга табынган
22. татарлар дорур имди. Безнең йиргә иҗазәтдүр,
23. анларный исламга дәгъвәт кыйлың кабул […]

Өченче бит
1. кыйлмасалар, газа-и әкбар кыйлың, тиб ишарәт
2. галийәләре булдый ирсә, мәзкүр өҗ йөз
3. алтмыш алты атлыйг мөшәйехләр җөмләси
4. фәрманыңыз башымыз үзәрендәдүр тиб, өҗ
5. Йөз алтмыш алты атлыйг мөшәйехләр Урта
6. Йөздә Дәшт дийәрендә Шибан ханга килүб
7. миһман булдыйлар, ул такый буларныйң әхвалин
8. белиб, бу әүлийәларга муафәкат кылуб, мең
9. йити йүз баһадирлардин сайлаб газаи әкбар,
10. тийү, бунлар берлә бергә атлануб Аб Җирес-
11. ниң өстинә инүб газаи әкбар кыйлдыйлар.
12. Ул вакытда Аб Җирес буйында өч
13. таифә халайыклар ирди. Әүвәл — Хотан халкы,
14. икенҗи — Нугай халкы, өҗенҗи — Кара Кыбҗак, түртенҗи —
15. Тархан ханныйң каҗган тагыйлары, алар
16. белә бергә йорт тотмышлар ирдиләр, бишенҗи —
17. Иҗтәк халкы, такый анларга
18. йәрдәм бирүб тукыш кыйлдыйлар. Зирә кем, дин
19. бер ирди. Бу мәзкүр мөшәйехләр Шибан берлән көҗ
20. бер кылуб мәрд-мәрданә җәңләр кыйлдыйлар, бер ху[…]

Дүртенче битI
1. кяфер вә татарларны кыйруб һәлак кыйлдыйлар.
2. Шөйлә кем Аб Җиреснең буйунда бер йылга, бер сыв
3. калмады акган, кем анлар җәң кыйлдыйлар
4. Ул кяферләргә йир йөзин тиң кыйлдыйлар.
5. Әмма үзләрүндән өҗ йөз атлыйг мөшәйех-
6. ләр кемиләре кырда, кемиләре сывда,
7. кемиләре сасда йыкылуб шәһид булдыйлар.
8. Әмма Тарханның качгунлари кайтуб,
9. Хытайга каҗдылар. Иҗтәк халкы ур-
10. манга каҗдыйлар. Хотан, Нугай, Кара
11. Кыйбҗак халкыйның бәгъзесе иман
12. килтүрдиләр, бәгъзеси аман калдыйлар,
13. гәрҗә, кем аман калдыйдыр, әмма мөшәйех-
14. ләр каһәринә туш булдыйлар. Кеми шал
15. дивана булдыйлар, йәнә куркуб иманга
16. килдиләр, вә ләкин артук узмадыйлар, ишәк-
17. ләр ахырыйнда кяфер булуб имандин
18. мәхрүм булдыйлар. Әмма Шибан ханның
19. мең түрт йөз кырыйк сигез

Бишенче бит
1. баһадирлары бары йыкылуб шәһид булдый-
2. лар. Калган ике йөз илле ике баһадир-
3. лары берлә дийари Дәшдә Урта Йөз
4. халайыкының иҗинә баруб Шибан
5. вәли хан аталды, әвлийәләр берлә газаи әкбәр кыйлганы
6. өҗүн. Әмма мөшәйехләрдин өҗ йөз
7. атлыйг шәһидлик дәрәҗәсин табдыйлар.
8. Алтмыш алты атлыйгылардин өҗүзе
9. Нугайның, Хотанның, Кара Кыбҗакның
10. мөселман булганларыйна дин иркәнинә
11. үгрәтүб, монда калдыйлар. Аларның
12. нәселендин Табулда, Тарыйда, Төмәндә
13. Төмәндә хуҗалар, шәйехләр калдыйлар.
14. Алтмыш алты өҗ атлыйглар Бохара-и
15. шәрифкә баруб Хуҗа-и Баһаветдин
16. хәзрәтләринә әхвәлләрин гарыз әйләдиләр.
17. Мондыйн соң дин аҗылуб, йул
18. аҗылуб, Аб Җиреснең буйундин
19. карванлар үттеләр, галимләр хуҗалар, ишанлар-
20. дин үгрәтмәк өҗүн килү башладыйлар.

Алтынчы бит
1. Әксәри әһле кәрамәт ирдиләр вә такы Бохара-и
2. шәрифдән хәзрәти ишан хуҗа Дәүләтшаһ
3. ибн Шаһ Габделваһаб әс-Сабҗафи
4. ушбу Аб Җиреснең буйундин үтүб
5. баруб, Калмак йортына кирүб, Калмак
6. падишасы Куңтуйҗыны иманга килтүрүб,
7. йәнә кайтуб-килүб бу Аб Җиреснең
8. буйунда ун сигез астанә заһир әйләди,
9. һәм күб игътикад45 ияләри аңа инабәт46
10. кыйлуб мөрид-мөхлис булдыйлар. Андыйн
11. соң Шәһре Хәвәреземдин Шәйех Искәндәр
12. Мәмләни килүб тукуз астанә заһир әйләди.
13. Әүвәлге мөшәйехләр дә — Шәйех Бери берлә Шәйех
14. Нәзирнең энесе Шәйех Шәрәфти газизләр
15. бу йирдә дин үгрәткәле калганларның бери
16. ирди. Унике астанә заһир кылуб ага-
17. сының айакында йатдый, әмма бу шәҗәрәдә
18. йад кылган утуз тукуз астанәдин ир-
19. хатун-кыйздан утузый бу шәҗәрәдә йазылмыш-
20.дур. Исемләри берлә, һәрбери йаткан йирләрен,
21. исми берлә, әүвәл Аб-Җирес буйунда йаткан,
22. Искәрдә әвлийәләр Айкани шәйех газиз-
23. ләр. 2. вә һәм Искәр борнында 3, Шәйех Бери шәйех
24. 4. Нәзир шәйех[…]

Җиденче бит
1. Нәзир шәйех Шәрәфти өҗүси бер карендаш-
2. ләр ирди, Зәнки баба нәбирәләрүндәндүр.
3. 5. Муса шәйех Куҗәйләндә имам Малик
4. әүләдендин ирди. 6. Колларда хәзрәти Йосыф
5. шәйехдүр, имам Әбүсафа нәбирәсендиндүр
6. 7. Байышда Хәким шәйех хәзрәтләри-имам
7. Шәфигый әвләдләрендин ирди. 8. Вагай
8. иҗендә Касыйм шәйех газизләр, имам Әхмәд
9. әвләдләрүндин ирди. 9. Субрада, Аб Җирес
10. нең уң йакында Әхмәдгали шәйех. 10. Сул
11. йакында, Дәрвишгали шәйех. 11. Уватда Торсун-
12. гали шәйех. 12. Вагай буйунча Йүрүмдә
13. Дәвләтгали шәйех — түртүси бер атаның
14. балаларыдур. Шәйех Әбүлхәсән Хиркани
15. нәбирәләрүндиндүр. 13. Тәбәнтидә Шәйех Анҗани
16. Шәйех баба Маҗин нәбирәләри ирди. Ун
17. түртенҗи. Ишен Тамакда, Бикәҗ Ата хәзрәтләри,
18. Мәүләви Җами нәбирәсендин ирди һәмраһләри
19. өҗ ташларый бергә күл йакасында йатмышлар.
20. 15. Вагайда Шәйех Баһрам шәйех газизләр

Сигезенче бит
1.16. Вагай буйунда, Шәйех Нәзар газизләр бер
2. карындашләрдүр, Сәйед Ата нәбирәләрүндин ирди
3. 17. Бикәтунда, Миркамал шәйех хәзрәтләри.
4. 18. Карагайда, Хуҗай шәйех бер карындашләр.
5. Бәхти Атаның әвләдүндиндүр.
6. (Шәхман шәйех бине Габдессәлам шәйех бине Тирай шәйех)
7. Хуҗай шәйех нәбирәләрүндән Хәдир мөҗәвир
8. (19). Әлҗүк Күлдә, Науф газизләр. 20. Атйалда Тирай шәйех
9. Голаф газизләр бер карындашләрдүр, Солтан
10. Байазид әвләдләрүндан ирдиләр. 21. Бурбарда
11. Дауд Кандаһари имам Җәгъфәр әвләдендан-
12. дүр. 22. Каш аулыйда Газиз шәйех.
13. 23. Камҗарида Габделмәннаф шәйех икеси
14. бер карындашләрдүр, Хәким Сөләйман нәбирәләрүндән-
15. дүр. 24. Әремҗәндә Давыд шәйех газиз, имам
16. Хөсәен әвләдләрүндәндүр. 25. Кәрбәндә
17. Гомәргали шәйех. 26. Карагай йортуның
18. өс йакында Кыйзыл Каш айакында Уба
19. бактарунда йаткан Кәфешгали шәйех.

Тугызынчы бит
1. икесе бер карындашләрдүр Гомәр әл-Фарук
2. әвләдләрүндән ирдиләр. 27. Иштамалда-
3. Гакыйл биби. 28. Йүрүмдә Хәдиҗә биби,
4. 29. Мәсләхетдин Кирмани, ике кыйзларый
5. берлә газават кылуб ирдиләр, олугы Салихә
6. биби Савыргаҗда, Җәрби дигән йылганың
7. иҗендә шәһид булуб йатды. 30. Кеҗиси
8. Гафифә биби Вагайдан чыйкган Агут
9. йылганың иҗендә шәһид булуб йатдый.
10. Хәзрәте Шәйех — үзләри җөмлә кяферләр хакындан
11. килгән соң, кызмән варуб, Акхисарда
12. вәли булдыйлар. Ушбу мәзкүр мөшәйехләрнең хатунларый,
13. бәгъзеләри кызларый, бәгъзеләри угылларый
14. газават иҗендә бергә ирдиләр, аның өҗүн, бәгъзе
15. йирләрдә хатундыйн, кыздыйн вә йәш угъландыйн,
16. һәм астанә булур. Анлар мадәрзадә әвлийә булса,
17. гаҗәб булмас димешләр, имди бу шәҗәрәдә
18. мәшһүр булган утуз астанә мөбәрәкләрни
19. […]ан әвләд хандан Ибнейәмин хуҗа галәйһирәхим
20. берлә, Тубылның, Тумның ахуны Габделкәрим

Унынчы бит
1. казый галәйһи әр-рәхимә бер шәҗәрәдә җәмыг кылмышлар.
2. Ул йукарудагый мәзкүр ики бизерүкиләрнең
3. заһир кыйлганы астанәләрин Шәһри Хә-
4. вәреземлик кабилә-и Мәмләни Шәйех Искәндәр
5. хәзрәтләри заһир кыйлганы тукуз астанә-
6. ләрни, монда йад кыйлмаганнар, аның өҗүн,
7. аның үзүнлике башка шәҗәрәсе бар өҗүн.
8. Ул тукузны бер шәҗәрәдә җәмыг кылуб Шәйех
9. Искәндәр хәзрәтләри Төркестандин йибәрмешләр
10. Хәзрәти Солтан рәхмәтуллаһи галәйһинең мөҗәв-
11. ире Миршәриф хуҗа мәрхүм аркалы
12. Тубулның ахунларыйга, вә кинә ушандак тийүрләр кем,
13. Шәһре Сирамда хәзрәте ишан Йосыф
14. шәйех газизләр кәшеф кәрамәт берлә Аб Җирес-
15. нең буйун сәйер берлә сәйран кыйлуб ун
16. астанә заһир кымышлар, шәҗәрәдә җәмыг әйләб
17. үзенең карындашы Галим шәйехга табшыруб
18. йибәрмешләр, Тары йортының ахунларыйна,
19. сәр җәмыгы барый булдый кырыйк тукуз астанә.
20. Заһир булганларый бу Аб Җиреснең буйунда

Унберенче бит
1. ике йөз илле бер мөшәйехләр һәмишә мөхфидүр,
2. вә йәнә шул өҗ йөз бизерүкләр кем,
3. хәзрәти ишан Дәвләтшаһ хуҗа, хәзрәти ишан
4. Шәрәфти шәйех, хәзрәти ишан Искәндәр
5. шәйех Хәвәрезми вә Мәмләни хәзрәтләри заһир
6. кыйлган утуз тукуз астанә-и шәҗәрәләр-
7. ни Бохара-и шәрифкә йибәрдиләр. Гарыз әгъләм
8. өҗүн бизерүкләр Бохара-и шәриф сәр
9. мөкәшефләри берлән мөрәккабә кылуб тәхкыйк вә тәсдыйк
10. [үзрә] инабәт кылуб, һәрберинә мөҗавир гыйнаять
11. буйурмышлар, вә такый васыйәт буйурмышлар, кем
12. зинһар вә зинһар Аб Җиресдин җыккан сывларда,
13. вә Аб Җиреснең үз буйунда булсун, сывларда булсун, хавах са-
14. сларда булсун, гафил булмай саклансунлар!
15. Ике йөз илле бер тайфәи мөшәйехләр заһир
16. булмай мөхәффә калдыйлар, салих вә мөслих ирләр
17. вә хатун-кызлар кем дә кем Аллаһу тәгаля хәзрәтләр-
18. инә серри тоташкан йакыйн коллар,
19. әхвәлләрүндә булсун, йаки хәлләрүндә бер ишарәт
20. вә галәмәт белгүртсенләр, зинһар гафил
21. булмагайлар, та кем мөшәйехләр газабыйна
22. туш улуб, зат вә нәселләри
23. рисва(й) улуб калмагай, тиб,
24. бу васыйәтни кыйлыйб, һәр өҗүси
25. аның заһир кыйлмыш астанәләригә
26. мөһерләр басуб вә кулларун куйуб
27. йибәрмешләр, вә иҗазәт галийә вә гыйнайәт
28. бийурмышлар. Ушбу нәкыльнең кятибе[…]

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегенең
99 номерлы коллекциясе, 1 тасв., 417 сакл. бер.

СҮЗЛЕК:

1. Шәмгыйнә — шәменә.
2. Мөрид-мөхлис булмыш — саф мөрид.
3. Хәссә — өлеш, төркем.
4. Мөнтазир — көтеп торучылар.
5. Үкүрүб — борып.
6. Кәрам — юмарт.
7. Ләкабиндә — кушаматында.
8. Мәгърүф — билгеле.
9. Сакен — яшәүче.
10. Иҗазәтдер — рөхсәттер.
11. Миһман — кунак.
12. Муафәкат — яраклы, хуп.
13. Җәнегләр — сугышлар.
14. Тукуш — сугыш.
15. Мәзкүр — атаклы.
16. Җәңләр — сугышлар.
17. Бихәд — күп.
18. Забыд — буйсындырып.
19. Әксәре — күберәге.
20. Ийәләри — хуҗалары.
21. Набет кыйлуб — үсеп.
22. Мәмләни — Аллага табынучы суфилар ләкабы — Мәвләви.
23. Нәбирәләриндин — балаларыннан.
24. Кызымдә — кызы белән.
25. Мадерзадә — кызлар.
26. Бизрүкләриниң — яхшыларның.
27. Сәр берлә — башлап тамаша кылу.
28. Мәхфидүр — яшерендер.
29. Бизерүкләр — гыйлем чәчүче.
30. Мөрәккәбә кыйлыб — тикшереп.
31. Тәхкыйк — хакыйкать эзләү.
32. Тәсдыйк — раслап.
33. Инабәт кыйлыб — ышанып.
34. Мөхавәрә — әңгәмә уздыручы, киңәшче.
35. Гыйнаять — кайгырту, ярдәм.
36. Гафил булмай — белми калучы.
37. Мөхәффи — онтылып.
38. Мөслих — изге һәм саф җанлы.
39. Сирри — яшерен.
40. Мәрсүл — илче, күндерелгән.
41. Мөнтәзыйр — күзәтүче.
42. Тәдриҗ — акрынлап.
43. Кибердә — олылыкта.
44. Хәраҗга — ясакка калдырып.
45. Игътикад — ихлас ышану.
46. Инабәт — ышаныч, таяныч.


Марсель Әхмәтҗанов,
филология фәннәре докторы


________________________________________
I Төп нөсхәдә дүртенче биттәге текстның баштагы биш юлы өченче биттәге 29-33 нче юлларны кабатлый. Шунлыктан бу кабатлаулар төшереп калдырылды һәм юллар саны беренче дип санала башлады (кереш мәкалә авторы аңлатмасы).