2002 3/4

һиҗрәттәге бөек милләттәшебез

Әкъдәс Нигъмәт Курат 1903 елның 9 (22) апрелендә Татарстанның хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылында указлы имам Таһир Шаһиморадның күп балалы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе Бибишакирә Гыйрфан кызы Тайсуган һәм Чыршылы төбәгенең җиде имам-мөдәррис вә мөхтәсиб биргән имамнар нәселеннән. Нәселнең соңгы имамы Габделфәттах белән остазбикәнең әнисе Нәфисәҗиһан - Чыршылының имам-мөдәррисе Габделкаюм балалары.
Габделфәттах хәзрәтне Чыршылы (Түбән Чыршылы. - Ш.Ф.) мәдрәсәсендә гыйлем алган һәм соңыннан үзе дә анда хәлфәлек иткән Ризаэтдин бине Фәхретдин гомер буена "остазымыз" дип кенә искә ала.
Таһир мулла да, остазбикә дә йөзләгән авыл баласына - ир һәм кыз балаларга гыйлем өйрәтәләр. Таһир муллада башта үзе укып, аннан Казанга "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган шагыйрь, Габдулла Тукайның дусты, татар поэзиясендә үзенең лаеклы урынын алган Хәбиб Исхакый хәлфәлек итә.
Таһир мулла башлангыч белемне улына үзе өйрәтә. Бу чорда татар мөселман балаларына гыйлем бирү, элекке традицион дини программадан аермалы буларак, үзгәреш кичерә. Әкъдәс Нигъмәтнең шәкертлек еллары шул Рәсәй төрки-татар мөселманнарының җәдитчелек ысулы тәрбиясендә үсеп килүче икенче буын яшьләре чорына туры килә. Мәктәп-мәдрәсәләрдә дин гыйлеменә өстәмә дөньяви гыйлемне өйрәнү - татар-мөселманнарга рус теленә өйрәнмичә мөмкин булмаган. Үзе җитәкләгән Бәркәтә мәктәбендә тиешле гыйлемне биргәч, Таһир мулла улын Бөгелмә шәһәренең рус мәктәбенә укырга илтә. Әкъдәс Нигъмәт аны 1920 елда тәмамлап чыга.
Читтә уку нияте, Рәсәйдә, бигрәк тә Татарстанда 1921-1922 елгы ачлык башлангач, кичектерелә. Гаилә ватандашлар сугышы елларыннан башлап, өзлексез эзәрлекләүләргә, кимсетү, югалтуларга дучар ителә. Әкъдәс Нигъмәт бу елларда Ачларга ярдәм итү комитетында ("Помгол") эшли.
Туганнары өстенә большевизм шаукымы төшкән булачак галим, 18 яшьлек Әкъдәс Нигъмәт Ауропа аша Төркиягә һиҗрәт итә.
Әкъдәс Нигъмәт 1924 елда Истанбул университетының әдәбият факультетында башта фәлсәфә, соңрак тарих бүлегендә укуын дәвам итә.
1925 елда мөдәррис Фоат Күпреле аны яңа оешкан Тарих институтына ассистент итеп ала.
1925 елда Әкъдәс Нигъмәт докторлык диссертациясе язар өчен Алманиягә китә. Бреслау һәм һамбург университетларында белемен күтәреп, 1933 елда Лаоникос Халокондилесның "De Administrando Imperio" исемле әсәрендәге төрекләргә караган тәрҗемәи хәлләр буенча диссертация яклап, соңрак Төркиягә кайткач, реформа кичереп яткан Истанбул университетының әдәбият факультетындагы тарих бүлегендә Урта гасырлар тарихы буенча доцентлыкка билгеләнә.
Аның 1934 елда Истанбулда басылып чыккан "Урта гасырлар тарихына кыскача библиография" исемле китабы Төркиянең югары уку йортларында тарих өйрәнүчеләр өчен бүген дә кулланма булып хезмәт итә.
Әкъдәс Нигъмәт Курат 1937 елның февралендә университеттан китеп, бер елдан артык Швеция университетларында укыта, Стокһольмдагы Дәүләт архивында тикшеренүләр үткәрә, "Прут сугышы һәм килешүе" исемле хезмәтенә материал туплау өчен Берлин, Вена, Париж, һаагадагы һәм Лондондагы архив һәм китапханәләрендә эшли.
1938 елның июлендә Төркиягә кайткан Әкъдәс Нигъмәт 1939 елның февраль-июнь айларында Диңгез лицеенда укыта, шул ук елның сентябреннән Газый тәрбия институтында (Әнкара) тарих буенча укытучылык итә, 1941 елның сентябрендә Истанбул университетының тел, тарих һәм җәгърафия факультетында урта гасырлар тарихы буенча доцентлыкка чакырыла, 1944 елда рус теле һәм әдәбияты буенча профессорлыкка сайлана.
1946-1947 елларда инглиз мәдәни җәмгыятенең чакыруы буенча Англиядә гыйльми тикшеренүләр алып бара. Оксфорд, Бодман һәм Лондонда Британия музее фондларында эшли, "Төрек-инглиз мөнәсәбәтләре" исемле хезмәтен яза. 1950-1951 елларда Рокфеллер фонды стипендиаты буларак Америкага бара һәм анда фәнни-тикшеренү эшләре үткәрә.
1953-1955 елларда Истанбул университетының тел, тарих һәм җәгърафия факультетында декан вазифасын үти.
1961-1962 елларда Төньяк Атлантика блогы тикшеренүләр институты стипендиясеннән файдаланып, Нью-Йорк, Принстон, Беркли, һувер институтларында, Һарвард, Вале китапханәләре, Вашингтон, Лондон һәм Париж архивларында эшли, тикшеренүләренең нәтиҗәсе буларак "Төркия вә Русия" атлы хезмәтенең I томы ба сылып чыга.
Әкъдәс Нигъмәт Курат 1970-1971 елларда Австралиядә, Америкада, Бразилиядә, Мексикада, Сантьягода узган Төркияне танытучы гыйльми конференцияләрдә, Шәрыкне өйрәнүчеләр конгрессларында, дәүләтара мөнәсәбәтләр буенча саммитларда катнаша, ул илләрнең телеэфирларында, студент аудиторияләрендә чыгышлар ясый.
1970 елда Әкъдәс Нигъмәт Курат Төрек мәдәниятен өйрәнү институтының хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Хезмәтләре төрек теленнән башка рус, поляк, алман, инглиз, француз, швед телләрендә чыгарыла.
1928 елда галим факультеттагы хезмәттәше Һадия ханым Мәхмәдкә өйләнә. 1931 елны уллары Йуллыг Тәгин туа (соңра ул Көнчыгыш техник университетының тарих бүлеген җитәкли). Әкъдәс Нигъмәт Куратның ике оныгы бар.
Курат дигән фамилияне галим үзенә 1935 елда ала.
Әкъдәс Нигъмәт Курат 1971 елда һәлак була.

 

Фазыл Шәрәфетдинов

(Алабуга шәһәре)

 

Әкъдәс Нигъмәт Куратның туганнарына язган хаты

Тәммуз — июль 1966

Пазар — якшәмбе

 

Сөекле туганым Әминә вә Гайшә,
Сезгә бу хатны Лондоннан язам. 4 тәммуз (июль) көнне Йулыг һәм хатыны белән мине автомобиль белән юлга чыктык; автомобильне мин йөртәм. Үткән ел яңа машина алган идем: дөньяның иң яхшы машинасы — Mercedes 220 S.
Әдернә — София — Белград — Вена — Мюнхен — Брюссель — Calais (Кале: [Ла] Манш бугазында Франса тарафында)гә хәтле автомобиль белән килдек: Каледә машинаны гаражга куйдык, үзебез Англия тарафына кичтек вә Лондонга килдек. Юл бик яхшы үтте. Аллага бик шөкер, сау-сәламәт килдек. Иншалла, шулай ук саулык-исәнлек белән Истанбулга кайтырбыз... Юллар бик шәп - бигрәк Германиядә юллар искиткеч шәп — нимесләрнең дөньяның иң шәп техник кешеләре булулары ап-ачык күренеп тора... Лондонда бу айның 31 нә кадәр калып, соңра Төркиягә кайтабыз...
Мин сезгә май ае башында бер хат җибәргән идем, ул хатта байтак кына нәрсә язылган иде. Беренчедән: Йулыпның өйләнүен белдергән вә сезгә дә "Туйга дәгъвәтия" (приглашение) җибәргән идем. Йулыг 9 май көнне өйләнде, хатынының аты — Tülin. Иншалла, яхшы булыр вә рәхәт яшәп, гаилә тормышын тынычлык эчендә алып барырлар. Хәзергә яхшы күренә — соңра ничек булыр, белеп булмый. Иншалла, яхшы булыр. Моннан башка: синең белән Гайшәне Истанбулга кунакка чакырган идем, хәтта август яки сентябрь аенда килүегезне язган идем. Хатымда сезнең Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, паспорт алуыгызны вә Мәскәүдән төрек консуллыгыннан виза алуыгызны да белдергән идем. Хәлбуки, моның башка төрле ясалуы аңлашылды; әгәр сезгә нинди генә дә уңайсызлык, тынычсызлык килмәсә вә Төркиягә килүегезгә Совет хөкүмәте тарафыннан авырлык ясал-маса, мин сезне үземнең янымда кунак булуыгызны белдергән бер "дәгъвәтия"не Әнкарадагы Совет илчелеге тарафыннан раслатып, сиңа җибәрермен — син дә ул кәгазьне Мәскәүдә, Совет "Министерство Иностранных Дел"га җибәреп, аннан рөхсәт аласың. Мин дә Әнкарадан Мәскәүдәге төрек консуллыгына сезгә төрек визасын бирүләре өчен язу җибәртермен. Бу эшләрнең байтак кына вакыт алачагы беленә, шуның өчен сезләрнең бу җәй Истанбулга килүегез мөмкин булмый. Мин Әнкарага кайткач, сезгә рәсми кәгазь (официальные бумаги)ләрнең җибәрү эшенә башлармын. Иншалла, киләчәк ел җәй көне Истанбулга килерсез. Ялгыз, сезгә авырлык булмавы тарафын аңлап, миңа языгыз.
Һадия белән Каган Төркиядә калдылар; Истанбул җәй вә көз заманында бик матур була... Диңгез (Босфор), Мәрмәрә диңгезе бик ямьле була; иншалла, үзегездә күрерсез. Безнең өйдә бик рәхәт — Һадия дә сезләрне бик көтеп тора... Сезләрнең дә дөньяны күрүегез яхшы булыр — хәзерге заманда бик күп совет туристы һәр тарафка йөреп тора...
Үзеңнең исәнлегең ничек? Җәй көне кайда торасың? Синең бит анда бара торган җирең бик күп: бала-чага, кардәшыру белән җыелышып вакытны матур үткәрәсез. Безләр дә кечкенә балалар булганда Каратайга "хәзрәт бабай"ларга бара идек; ул заманнарны хәсрәт белән искә төшерәм. Сезнең андагы тормыш инде бөтенләй башка төрле. Әле тагын бер тапкыр Бәркәтәгә барып кайтырга тырыш (мөмкин булса, җәй көнне) һәм миңа авыл хакында мәгълүмат бир... Безнең өйнең җирендә кемнең өе бар? Авылда көтепханә бармы? Мәктәпнең директорын да күр һәм миннән сәлам әйт!
Мин сезгә бәгъзы нәрсәләр җибәрәм, иншалла алырсыз. Нинди нәрсәләр булуын соңра язармын. Гайшә ничек тора? Разыя Себердән кайттымы? Сәгъдидән хәбәр бармы? Син Сәгъдине мөмкин мәртәбә [...] үзегезнең яныгызга чакыр — һич булмаса, сезнең белән бергә булганда үзебезнең телне һәм гадәтләребезне хәтерләр. Андагы тормыш шартлары бик күп ир вә хатынның безнең халыктан аерылып китүенә сәбәп булды... Ни эшлисең инде? һич булмаса турунларыгыз (внуки) чит халык белән өйләнмәсеннәр вә безнең халыкның бөтенләй изеп бетүенә ярдәм итмәсеннәр!
Казанга барсаң, минем белән таныш булган А.Халиков белән Әсгать Гобәйдуллинны вә бер дә Курбатов дигән, татар теле хакында бик яхшы әсәрләр язган галим бер кеше бар, аны да күрергә тырыш һәм миннән сәлам әйт. Казанда бик яхшы китаплар басылып тора, ләкин аларны алу мөмкин түгел, чөнки Русиянең тышына аларны бик җибәрмиләр.
Хәзергә хатымны моның белән бетерәм. Сезгә барыгызга да бик күп сәлам һәм иң яхшы теләкләр. Бу хатның җавабын Истанбулга шул адреска языгыз:

 Prof. A. N. KURAT
Mustafa Mazhar Bey caddesi, Kaya sok., 13.
Kızıltoprak. Kadıköy.
İstanbul.

 Туганыгыз Әкъдәс Нигъмәт Курат.

Хат Төзек Надыйрованың шәхси архивыннан алынды.