2010 1/2

Бер кулъязма эзеннђн...

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендә кызыклы кулъязма әсәр саклана. Чыганак Лениногорск районы Керкәле авылында 1993 елда археографик экспедиция вакытында галим Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан табылган.

Әсәрнең авторы һәм исеме күрсәтелмәгән, ләкин тикшеренүләрдән чыгып, аның Габдерәхим Утыз Имәнинеке икәнен ачык әйтергә була.
Эчтәлеге белән тулаем тәнкыйть характерында булган әлеге кулъязма-хат шигырь белән башланып китә һәм юлга-юл диярлек Г. Утыз Имәнинең «Бе хаб әндәр мәкер муши шотр шод» (Йокы эчендә тычкан хәйлә белән дөягә әверелде) поэмасындагы шигъри юлларны кабатлый. Шунысын да әйтергә кирәк, күп шигырьләрен Г. Утыз Имәни бисмилла белән башлап җибәрә. Мондый башлангыч әлеге тәнкыйть хатында да бар, ә кулъязмада урын алган мисраг — «Бе хаб әндәр мәкер муши шотр шод» — язучының яраткан гыйбарәсе.

Г. Утыз Имәни күп шигырь-поэмаларында үз-үзен кимсетеп күрсәтә һәм бу хатта да шулай. Шунысы да күзгә ташлана, Г. Утыз Имәни тәнкыйтендә, башка поэмаларына хас булганча, замананы сүгә, аның бозыклыгына, кешеләрнең битарафлыгына йөрәге әрни. Сүзләренә дәлил итеп, фарсы телендә язылган «Мәктүбат»ны — үзе бик хөрмәт иткән имам Раббани хатыннан өзек китерә. Болар барысы кулъязманың авторы Г. Утыз Имәни икәнен күрсәтәләр.

Хатта Мөслимигә нисбәт ителгән «Тәварихы Болгария» әсәре кискен тәнкыйть утына эләгә. Бәетләрдән аңлашылганча, «Тәварихы Болгария» авторы Г. Утыз Имәни белән бер вакытта яшәгән, аның белән таныш булган. Язмасын Г. Утыз Имәни кебек авторитетлы шәхескә биреп, ул аның каршылыгына очрый, алай гына да түгел, Г. Утыз Имәни аны тулысы белән юк итә, кулга алырга да ярамый торган нәрсә итеп күрсәтеп, авторга кире кайтара.

Кулъязмада «Тәварихы Болгария»нең авторы күрсәтелми. Без аны Таҗетдин Ялчыголга нисбәт итәбез. Аның «Тарихнамәи Болгар» әсәре дә күп уйдырма-легендалардан тора. Мөслиминең «Тәварихы Болгария»сендә дә, Т. Ялчыголның «Тарихнамәи Болгар» әсәрендә дә сүзгә-сүз диярлек кабатланып килгән риваятьләр бар, тарихи фактлар, шәхесләр кабатлана. «Тәварихы Болгария» дә Т. Ялчыгол Мөслими тәхәллесеI астына яшеренгән дип фаразлана. Һәр ике әсәр дә тарихи чыганак буларак галимнәр тарафыннан тискәре бәя алган.

М. И. Әхмәтҗанов үзенең «Татар кулъязма китабы»нда Мөслими белән Т. Ялчыголның бер үк кеше булуын исбат итә. Әлеге кулъязма-хат та моны дәлилли.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
1. Әхмәтҗанов М. Татар кулъязма китабы. – Казан, 2000. – 270 б.
2. Галяутдинов И. «Тарих нама-и Булгар» Таджетдина Ялсыгулова. – Уфа, 1990. – 238 с.
3. Мөслими. Тәварихе Болгария. – Казан, 1999. – 100 б.
4. Сокорый Г. Шәм яктыһы. – Өфө, 1995. – 94 б. 

 

Кулъязма-хатныћ беренче бите. Татарстан Фђннђр академиясе Г. Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгать институтыныћ кулъязмалар, фђнни џђм архив фонды бњлеге, 39 ф., 4592 сакл. бер.

Кулъязма-хатның татар теленә тәрҗемәсе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әлхәмде лилләһи раббил-галәмин вә сәламүн галә гыйбадиһил-ләзинә истафә.
Күп сәлам кылдык сезгә, әй мөхтәрәм,
Ихтирамга лаек балаларың, гаиләң,
Бирдең син бер яхшы китап безләргә
Кайгырадыр күңелем начар сүзгә.
Укыдык без ул китапны ахырына кадәр
Аңладык күп хата һәм ялгыш бирәсез хәбәр.
Китапның ялгышы күптер, и гани
Шул сәбәпле кулга алмадык аны
Кире бирдек ул китапны, и могътәбәр
Хаталары чиктән ашкан — уладыр начар.

Мәгълүм булганча, бу мескеннәрдән кызыксынып һәм үтенеп, «Тәварихы Болгария»нең дөреслеге хакында сорыйсыз. Ләкин бу мескен колыгызның, шундый бөек әмергә керешергә белеме җитмәс, чөнки дөреслек белән ялганны белү, матурлык белән бозыкны белү мактаулы гамәл, галим кешегә лаектыр. Әмма шайтанның (аңа Аллаһы ләгънәте төшсен!) кешеләрнең күңеленә куркыныч салуыннан, хаклыкны бетерүеннән, шулай ук көферлек китерүенннән саклану өчен, бу рисаләнең кайбер шәкел вә хаталарын бәян итү, мөэмин-мөселман ваемсыз һәм тәкәббер булмасын өчен зарур булды. Инде Бүләкләүче Падишаһ Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән — Аңа кайтачакбыз һәм Аның янында урыныбыз — максатка керешәм.

Мәгълүм булганча, изге сәхабәләр килеп Болгар әһелләре мөселман булганда табигыйннәрнең саны 17 кеше белән генә чикләнгән булуы гаҗәптер, чөнки Болгар — гаять бөек шәһәр, табигыйннәр анда иң кимендә йөз кеше булырга кирәк, бәлки меңдер. Табигыйн дип, ислам хәлендә сәхабәләрне күргән кешеләргә әйтерләр. Шуның өстенә, кайбер табигыйннәрнең исемнәре дә ярашлы түгел, әгәр кяфер заманындагы исемнәр булса, ник сәхабәләр башка исемне кушмаганнар, Мөхәммәд (аңа һәм аның гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе ирешсен!) сәхабәләрнең кяфер вакытындагы ярашсыз исемнәрен ташлап, икенче исем кушты. Әгәр бу исемнәрне сәхабәләр кушкан булсалар, эткә кушкан кебек исемнәрне ничек кушарлар иде? Хәлбуки, дин галимнәре андый исемнәрне тыйдылар, «Әл-Холяса» һәм башка китапларда күрсәтелгәнчә. Шулай ук Мөхәммәд (аңа һәм аның гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе ирешсен!) ярашсыз исемле кешене күрсә, икенче исем кушар иде, «Әш-Ширгатә» вә «Әл-Мәфатих»тә күрсәтелгәнчә.

Шулай ук «Тимер Ташы» иясенII табигыйн дип атау шикле, чөнки тәрҗемәи хәл китапларында аның соңгы дәвер кешесе икәнлеге күрсәтелә. Әгәр «Тимер Ташы» иясе хәнәфи мәзһәбеннән булса, шафигый мәзһәбе белән җомгада фәтва бирүе безгә дәлил булмас, чөнки бер мәсьәләдә булса да, мәзһәбтән мәзһәбкә күчү, гөнаһ вә хәрам эштер, «Әл-Ихйа», «Әл-Мәктүбат», «Әл-Җәваһир», «Әл-Холяса», «Әл-Мәваһибел-Фәттах», «Фәтхер-Рахмән» һәм башкаларда күрсәтелгәнчә. Хәдисләр буенча шелтәләү рөхсәт ителә, «Әр-Ромуз» һәм «Фәтхел-Кадир»да күрсәтелгәнчә. Бәс, «Тимер Ташы» иясенә бу фәтва ничек рөхсәт ителгән булсын, һәм безгә аның белән гамәл кылу ничек тиеш булсын?! Уйлап кара!

Шулай ук җомганың дөреслегенә шәһәр төп шарт түгелдер дию дә гаҗәпләрнең гаҗәбе, ул гына да түгел, бәлки зур хатадыр. Хәлбуки, бу «Тимер Ташы»дан күчерелгәндер. Шәһәрнең шарт булуы «Шәрхен-Никайә»дә дә, хәнәфи мәзһәбендәге мөҗтәһидләр бер фикердәдер. Авылда тиеш түгелдер, бәлки тулысынча хәрамдер, «Әл-Күһестани»да да искә алынган, «Әл-Җәваһир», «Әл-Мозиммат», «Тимер Ташы» һәм аның кебек «Әл-Холяса», «Казыйхан», «Әл-Һидаять», «Әл-Кодури» һәм «Әз-Зәйлакый», «Әт-Төхфәт» һәм башка исәпсез-хисапсыз китапларга нигезләнә. Әгәр авылда җомганың дөреслегенә риваять табылса, ул бик сирәк очрый торганнардандыр һәм тыелгандыр. Аның белән гамәл хәрамдер, «Әл-Ишбаһ», «Әл-Холяса» һәм «Әл-Мәваһибел-Фәттах», «Фәтхер-Рахмән» һәм башкаларда күрсәтелгәнчә. Һәм дә «шәһәр шарт түгел», дип «Кания» гыйбарәсендә дәлил эзлидер. «Хадими» һәм «Әл-Василә»дә күрсәтелгәнчә, «Кания» сахибе могътәзилдерIII , шуңа күрә аның сүзе дә дәлил була алмый.

Кулъязма-хатныћ соћгы бите. Татарстан Фђннђр академиясе Г. Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгать институтыныћ кулъязмалар, фђнни џђм архив фонды бњлеге, 39 ф., 4592 сакл. бер.

Шулай ук шәһәрнең җамигъ мәчетендә генә җомга укылырга һәм йөзне көнчыгышка бору рөхсәт ителә дигән хәдисне билгесез сәхабә сүзе дип әйтә. Һич юк, ул билгесез сәхабә сүзе түгелдер, ә бәлки Гали хәзрәт сүзедер, «Әл-Кари» һәм башкаларда күрсәтелгәнчә. Ысул китапларыннан күренгәнчә, сәхабәнең билгеле булуы шарт түгелдер.
Шулай ук «Ля җомгата иләх» дигән хәдис алты китапта юк диелгән, ул китаплар шулардыр, диелгән. Бу — шулай ук дөрес түгелдер, чөнки «Алты китап» дип дин галимнәре һәм хәдис белгечләре арасында мәшһүрдер, болар: «Сахихы Бохари», «Сахихы Мөслим», «Сөнәне Әби Дауд», Тирмизи, Нисаи, Ибне Маҗа әл-Казвини», «Хиснел-хәсыйн», «Әл-Миркат» һәм башкаларда әйтелгәнчә. Димәк, бу рисаләнең «алты китап шулардыр» диюенең хатасы мәгълүм булды. Бу хәдиснең алты китапта юклыгы, бөтенләй юклыгына дәлил түгел, чөнки хәдис китаплары күп, башка хәдис китабында булыр. Әгәр бу хәдиснең нигезе булмаса, имам Әгъзәм хәзрәте ул хәдис белән дәлил эзләмәс иде, фарыз булган җомганы вә дәхи, «юк хәдисне бар дигән, ялганлаган», дип әйтер. Бәс, мөселманнар имамын кабәхәт сүзләр белән сүгү, хурлау ярыймы?

Шулай ук «Тимер Ташы» иясенең имам Шафигый мәзһәбе белән, өч кеше белән җомга укырга фәтва бирде диюе хатадыр, чөнки, шафигый мәзһәбендә, җомгада кырык кеше булуы шарттыр, әгәр кырыктан ким булса, җомга намазы дөрес түгелдер. Ул кырык кешенең барчасының да галим кеше булуы шарттыр, «Мохтасар шәрхе Ләгъниятә» һәм башкаларда күрсәтелгәнчә.

Шулай ук «Дөррел-асар» шәрехендә имам Әгъзам хата кылды дию гаять оятсызлыктыр һәм хатадыр, чөнки имам Әгъзамнең җомга намазы турында дәлиленең иң көчлесе изге аятьләрдер, махсус хәдисләрдер, алар галимнәргә мәгълүмдер. Имам Әгъзамнең хатасын табу өчен аның үзенә караганда көчлерәк дин галиме булу кирәк. Хәтта имам Шафигый да имам Әгъзамны һичбер урында хата ясады димәде, бәлки әйтте: «Фәкыйһләр барысы да Әбү Хәнифә рәхмәтуллаһиның балалары, ягъни Әбү Хәнифә рәхмәтуллаһиның гыйлемлектә барча мөҗтәһидләрнең атасы кебектер, алар балалары кебектер», диде. Шулай ук «Мәктүбат»та әйтте: «Имам Әгъзам Мохит диңгезе кебектер, калган мөҗтәһидләр аның янында тамчы кебектер». Шулай булгач, «Дөррел-асар»ны шәрехләүченең имам Әгъзамны хата ясады диюе, сүгүе ничек рөхсәт ителсен?
Мисраг: «Йокы эчендә тычкан хәйлә белән дөягә әверелде».

«Дөррел-асар»ны шәрехләүче иярүчедер, ул гына да түгел, яшерендер, яшерен бозык хөкемендәдер. Димәк, аның сүгү сүзләре һич кабул итәрлек түгел.
Мәгълүм булганча, имам Әгъзамны һичбер мәсьәләдә, аерым алганда, җомга намазы хакында, һичбер галим вә мөҗтәһид хата ясады димәде, элек тә, соңыннан да һичбер китапта хата кылды дип күрсәтелмәде. Инде ничек итеп «Дөррел-асар» шәрехчесенә аны сүгү рөхсәт ителсен? «Нинди хәсрәт аңа, һәм аңа иярүчегә тагын да нинди хәсрәт». Шушы шәрехчедән башка, имам Әгъзамны сүккән, хатасын күрсәткән кеше билгеле түгел.

Шулай ук Тәфтазани тәнкыйть итәдер. «Күһестани»да, «Җиһад» бабында язылгандыр. «Хәйсү калә, вә мә истадәллә Әбү Хәнифә фи гайәтиз-зогъфа», ягъни Әбү Хәнифәнең дәлиле гаять зәгыйфь һәм начардыр, һич эшкә ярарлык түгелдер, ә бәлки имам Әгъзам надан, адашкан, гафил, мескен һәм аңгыра, дип язган. Бәс, игътибар ит, имамел-мөслиминне сүгү, хурлау акыллы кешегә лаек булырмы? Кыскасы, бу Тәфтазани шулай ук яхшы кеше булмаса кирәк, үзе галим булса да. Хәтта аның кайбер сүзе көфергә якын булды, «Шәрхе Фикъһе әкбәр»дә күрсәтелгәнчә. «Гали әл-Кари» 18 урында Тәфтазаниның иман турындагы сүзләренә урынлы шелтәләү белдерә һәм шулай ук Шәмсетдиннең «Әмали» шәрехендә һәм «Никайә» шәрехендә Тәфтазанины бик каты тәнкыйть итәләр.

Һәм дә, «Дөррел-асар» шәрехчесе хәзрәте Рәсүлне «Хваса» авылында җомга намазын укыды дип хәбәр итә. Бу шулай ук хатадыр. Хваса авыл түгел, бәлки шәһәрдер, «Гали әл-Кари»даһәм башкаларда күрсәтелгәнчә. Биш вакыт намазның догаларын ташлау сәбәпле Миртимернең Болгарны астын-өскә китерүе дөрес булса, шулай ук хәрам һәм зур гөнаһтыр, чөнки дога уку, яшерен булса әдәп санала, әгәр кычкырып укылса, хәрамдыр, «Әл-Холяса», «Әл-Мохит», «Әл-Мәсләк», «Әт-Тарикать», «Әр-Ромуз»дә һәм башкаларда күрсәтелгәнчә. Әгәр бу догалар тәҗвид белән укылса, шулай ук хәрамдыр, «Әл-Бәззазия», «Әт-Тарикать»тән һәм башкалардан күренгәнчә. Бәс, әдәп өчен мөселманнарны үтерү, малларын тартып алу ничек дөрес булсын.

Шулай ук Миртимернең «билләһил-газыйм» дип ант итүе дә хәрам була. Өч җирдә гөнаһлыдыр, чөнки аның Болгарны хәрап итүе мәгълүм түгелдер, әгәр хәрап итмәсә, антын бозучы булыр, димәк, гөнаһлы була. Беренчесендә «иншаллаһ» димәде, ул өметтер, өмет итү шулай ук хәрамдыр. Берсе мөселманнарны, аерым алганда, галимнәрне үтерү, хатын-кызларны кол кылу өчен ант итте, бу да зур гөнаһтыр, чөнки болар гөнаһлы һәм үлемгә лаек түгелләр, аерым алганда, хатыннарны, яшь балаларны үтерү Миртимергә ничек рөхсәт ителгән булсын?

Шулай ук Байраш бине Суфины зикре җәһрияIV ияседер дию хатадыр. Зикре җәһрия хәрам һәм гөнаһдыр, «Әл-Ихйа», «Заһирәт», «Әт-Тарикател-Мөхәммәдия», «Әл-Мозиммат», «Ән-Нисаб», «Әбүл-Мәкярин», «Әл-Бәризәйди», «Әз-Зәһрия», «Хизанәтел-Мөттәкыйн» һәм башка хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә. Димәк, фикер ит, бу Байраш суфи ничек итеп «Халь» әһеле була, зикре җәһрия белән, хәрам эш, гөнаһ белән. Фәкыйһләр әйтәләр: «Шәригатькә каршы килгән һәр тарикать дин юлыннан читкә тайпыла».

Шулай ук суфилыкны белгән кеше калмады, галимнәр наданлыкта калды дию хатадыр, чөнки суфилык нәкыльдер, ә нәкыльне ташлау галимнәрне наданлыкта гаепләү, галимнәрне сүгү һәм хурлаудыр. Бәс, бу ничек рөхсәт ителә. Һәм дә, Миртимернең Нугайбәк ханга Әхмәд Ясәвинең каберенә төрбә корыр өчен хәзинә бирү исрафтыр, исраф — хәрамдыр, чөнки кабергә бина кылу, бизәү, күп мал сарыф итү хәрам һәм гөнаһтыр, «Әр-Ромуз», «Әш-Шәригать» һәм башкаларда күрсәтелгәнчә.

Шулай ук Гали Кошчының Истанбулга кергәндә шәригатькә каршы килеп, ялган сөйләве бик гаҗәптер, чөнки ялган бөтен диннәрдә хәрамдыр, ничә вә ничә ялганда гаепле булды. Фәкыйһләрнең тиешсез «сугыш-алдау» диюе бу урында дөрес түгелдер. Әүвәл ялганы шулдыр ки, Дауд әфәнденең колымын, диде. Икенче, Дагыстанда мине сатып алды, диде. Өченче, Төрек Хаҗины агулап, алдап, бала итәрмен дип, тагын ялганчы булды. Дүртенче, мине Куканга сатты, диде. Бишенче, хезмәт итәргә алып килде, диде. Алтынчы, бу кичәдә җиңдем, качтым, диде. Шулай итеп, алты зур ялганга дучар булды. Шулай тиеш булырмы? Хәлбуки, Истанбулга керергә һич зарурлык юк иде. Кергәндә дә Истанбулның барча халкының гомосексуалист икәнлеге шәригать белән Гали Кошчыга билгеле булмады. Шунысы мәгълүм, каравылчыларның Гали Кошчының сүзенә ышанып кына аны Истанбулга кертүләре бик зур гаҗәптер, бигрәк тә дошманнарның камаулары вакытында. Моңа акыллы кеше ышанмас.

Шулай ук, Гали Кошчының Дауд әфәндегә «киң таралган» диюе дә ялгандыр, һәм дә үзен кол дип саттыруы имам Малик мәзһәбе белән диюе дә дөрес түгел, чөнки азат кешене сату Ягъкуб галәйһиссәлам шәригатеннән башка диндә мәгълүм түгел. Ялгышлыгы һичшиксез. Башка мәзһәбкә килгәндә, хәнәфиләр дә бер фикердән хәрамдер, «Әл-Ихйа» һәм башка китапларда күрсәтелгәнчә, һәм гөнаһтыр, «Мәктүбат»та күрсәтелгәнчә. Бу заманда кайбер галимнәрнең, безнең гамәлебез һәр мәзһәбкә туры килсә рөхсәттер диюләре бик кабәхәттер, чөнки кайбер диннәрдә эт ите, вә дуңгыз ите, сыер бәвеле вә елан вә тычкан ите хәләлдер һәм пакьтер. Бәс, боларны ашау хәнәфиләргә ничек тиеш булсын?!

Шулай ук Гали Кошчының бары тик төш күрү сәбәпле өч кешене сабыйлары белән үтерүе ничек рөхсәт ителсен? Шулай ук балалар — сабыйлар, алар сөйләшә алмыйлар, бәлки алар мәҗбүр ителгән булсалар кирәк. Мәгълүм булганча, гомосексуализм өчен үтерү имам Әгъзам мәзһәбендә тиеш түгелдер, зур гөнаһлардан саналса да. Әгәр бер кешенең гомосексуаль гамәл кылу шаһитлар тарафыннан расланса, шелтәләнер.
Шулай ук, гает намазын куйдылар, Аллаһы Тәгаләгә баш имәделәр, шуның өчен Миртимер аларны җиңде дию дә хатадыр, чөнки шартлары булган урында гаетне уку бәгъзеләр каршында үтәлергә тиешле, берәүләр каршында саваптыр, фарыз түгелдер. Шулай ук шартлары булмаган урыннарда уку кабәхәт һәм гөнаһ булганы ничәмә-ничә китапта искә алынадыр. Әшәкелекне, бидгатьне кылмаган өчен фетнәче булдылар дию ничек тиеш булсын? Һичшиксез, моны тәфсилләп аңлату озындыр, бу кәгазьләргә сыймас.

Язуым күп, ахырына җитмәс,
Тәмамын бу кәгазьләр чыдатмас,
Һәм шуның өчен күбесе кире кагылды,
Ничә меңнән беренә аңлатма бирелде.

Шулай ук Миртимерне җиңүче диюе зур хатадыр, чөнки бу — яшерен гыйлем, ә яшерен гыйлемне бары тик Хода гына белә. Гает һәм догаларны укымавы сәбәп булу каян мәгълүм булды, гөнаһлы булуы яки гөнаһсыз булуы сәбәпле дә булырга мөмкин. Хак Тәгалә гөнаһсыз җиңүче кылса да, кодрәте зурдыр һәм гаделдер: «Аллаһы Тәгалә ни тели шуны эшли, теләгәнчә хөкем итә». Шулай ук «урыс абзарында кара байталны тотып» һәм башкалар диюе дә хата, чөнки бер гөнаһсыз хайванны атып үтерү, ике кисәккә бүлү ничек рөхсәт ителсен? Хәтта дин галимнәре хайванның колагын борудан һәм сугудан тыйдылар, гәрчә бик зарарлы булса да. Корбан чалганда үткен пычак белән чалырга әмер кылдылар. Бәс, Миртимер тапмадымы бер олуг диварны яки бер кяферне, аларны атып, чиркәү башын хәрап итәргә?

Шулай ук, байтал төшкән җир күл булды дию әгәр дөрес булса кызыктыру гынадыр, чөнки гөнаһ сәбәпле гадәттән тыш хәл кызыктыру гына, могҗиза булмас. Хәлбуки, бу урын батырлык һәм тырышлык күрсәтә торган урын түгел, чөнки тырышлык һәм батырлыкны кяферләр белән дин өчен сугышта күрсәтсә генә кабул ителә. Анда да гөнаһсыз хайванны үтерү рөхсәт ителмәс. Асылда, һич сугыш кылмаганнар, кяферләрне үтермәгәннәр, ләкин шәригатькә каршы килеп, бер гөнаһсыз хайванны һәлак иткәннәр. Бәс, бу хайван ахирәттә үчен алса кирәк. Дин галимнәре хайван хакы адәм хакыннан мөшкелрәктер, диләр.

Шулай ук төшкә ышанып дин өчен сугыштан баш тарту да гаҗәп, чөнки төш гамәлгә саналмый, төш белән сугыштан баш тарту рөхсәт ителмәс, хәлбуки исламга чакырырга кирәк, әгәр кире каксалар, сугыш кирәк иде.

Шулай ук пәйгамбәр сурәтенә шайтан керми дию дә дөрес түгелдер, чөнки бу сүз катгый түгел. Бу мәсьәләдә дин галимнәре төрле фикердә тора. Мөхәммәд галәйһиссәлам турында да галимнәр төрлечә фикер итә. Бәс, фикер ит, бу эшләр Миртимергә ничек рөхсәт ителсен, ягъни хәрам, бидгатьне кылмаган мөселманнарның астын-өскә китереп, балаларны хәрап итү, әсир һәм кол итү. Кяферләрне бары тик төш күрү аркасында һәлак кылудан баш тартты, гөнаһсыз хайванны үтерде.

Мәгълүм булганча, имам Әгъзам мәзһәбендә кяферлектән башка гөнаһ аркасында үч алу һәм ачык зинадан башка эшләгән кешене үтерү рөхсәт ителми. Бары тик аерым хәлләрдә: балаларын үтергәндә, хатыннарын урлаганда, малларын тартып алганда, шәһәрләрен һәм өйләрен җимергәндә үтерү рөхсәт ителә.
Әй газиз карендәш, сүзебез күп, ләкин сез анда, без монда.

Бәет.

Анда сезләр, монда безләр, нишләрсең?
Бармак эченнән ничә сүз сөйләрсең.
Дәртеңә дәрман кирәксә бире кил,
Барча шөгыльнең барчасын ташла.
Бетмәс синең эшең, әй мөхтәрәм,
Өстеңә яп та кирпечне.
Килүең үзеңөчендер, әй ага,
Шуның өчен әйтәм дә мин сиңа,
Гыйлем алына, үзе килми.

Әгәр колагыгыз булса, тыңласагыз бер микъдар сөйләнер иде, чөнки безнең язганнар һәр колакка барып җитмәс. Хакны, дөреслекне ишетү өчен колак эчендә колак кирәктер, гади колак һәр хайванда булыр.

Бәет.

Һәр хайванда булыр күрер күз,
Бу күз белән кара, белмәс сүзне.
Күз эчендә һәм тагын бер күз кирәк,
Сүз эчендә һәм тагын бер сүз кирәк,
Җиде кат күз кирәктер күрер өчен
Шәригать серен күреп сөйләргә.
Колакны да сүз белән чагыштыр
Җиде кат колак кирәктер, әй яхшылыкны белүче.
Бу сүзнең аңлатмасы бик озын булыр,
Бер ишарә акыллыга җитеп торыр.
Бер ишарә белән сүз тәмам булды,
Акылы булган моннан тулы белем алыр.
Акылы булганнарга сүзебез —
Ахмаклар белән юктыр һич эшебез.
Бу сүзләргә ышанырсыз йә юк. Бәлкем кайбер галимнәрнең котыртуы аркасында, бу кешенең торган җире авылда, үзе мәшһүр түгел, гариб һәм ялгыз, моның сүзләре ничек дөрес булсын, дип күңелегезгә килә торгандыр. Әйе, дөресен сөйләүче һәрвакытта гариб һәм ялгыз булыр, һәм кешеләр аңа һич игътибар итмәсләр.

Бәет.

Хак — ул гариб, хакны сөйләүче — гариб,
Хакны әйтеп үтерелде, бары тик хакны яратып.
Хак сөйләүчеләр һәр заман ялгыз калалар,
Минем атам юк, дип Аллаһ каршына китәләр.
Һәркемгә дөреслекне кабул итү кирәктер, моны сөйләүче фәкыйрь һәм кадерсез дип кире кагу безгә урынлы булмас.

Бәет.

Әгәр падишаһ карт хатын ишегенә
Килсә ки, әй хуҗа төшенкелеккә бирелмә.
Хосусан, адәмнәр бу заманда сурәткә карыйлар. Олы чалмалы кешене һәм матур киемле кешене, күп телләр белүче кешене барысы да галим һәм дөрес сөйләүче дип беләләр.

Бәет.

Чалма һәм чапанда түгел асылы
Асыл динне эзләүче бул.
Моның белән сүземне кыскартамын
Гәрчә сүзем бик күп булса да.
Ярдәм Аллаһыдан, Аллаһы безне ризыкландыра һәм сезне. Анннан вәгъдә ителгән тәүбәне кабул ит дөрес инсафлык белән.

Бәет.

Каршыгызда бу сүзем тамчы гына
Кабул ит, сүзем тәмам булды.
Әй газиз карендәш, бу заман гаять бозык, кабәхәт замандыр, һичбер гамәл, мөгамәлә дөрес түгелдер, сихәтләнүгә дә халыкның бер гаме юктыр. Әлеге «Мәктүбат»дан берничә сүз сөйлим, шаять ки замананың кабәхәтлеген аңларсыз:

«Ә җитәкче, юл күрсәтүче — ул Аллаһ, әй газиз бала, белмисезмени, тәүбә һәм үкенү вакыты җитте. Риваятьләр буенча, фетнәләр заманы җитә. Тиздән онытылу фетнәләре яңгыры явачак һәм бөтен галәмне каплаячак. Дөрес хәбәр бирүче Мөхәммәд, аңа һәм аның гаиләсенә Аллаһы Тәгаләгең хәер-догасы булсын, хәбәр итте: “Буйсыну минем кулларым алдында, фетнә сәгате караңгы төн кыйпылчыгы кебек. Кешеләр ул төндә мөэмин булып һәм кяфер булып атларлар. Кяферләр ул төндә хәйран калып торырлар һәм хәйран калып атларлар”. (Хәдис), һәм бер риваятьтә: “Безгә нинди әмер булыр” дип сорадылар. Пәйгамбәр әйтте: “Өйләрегезне чистартыгыз”. Ә икенче риваятьтә: “Ул вакытта өйләрегездә калыгыз” диелә (“Мәктүбат”).

Хәбәрдә шулай килә ки, Мәһди, көферлек өстенлек алмыйча һәм ачык күренмичә килмәячәк. Бәс ул вакыт көферлекнең көчле, ә ислам һәм мөселманнарның хәлсез, көчсез вакыты булыр (“Мәктүбат”).
Хәбәр ителә ки, Хәзрәт Мәһди, аңа Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы булсын, үзенең падишаһлыгы вакытында ислам динен таратачак һәм сөннәтне терелтәчәк, бидгать гамәлләрне кабул иткән һәм аларны яхшы дип исәпләгән шәһәр халкын кире дингә кайтарачак. Алар гаҗәпләнеп әйтәчәк: “Ул безнең динебезне саклады. Хәзрәт Мәһди ул галәмне бетерергә фәрман бирер, һәм алар яхшы дип исәпләгән гамәлләрне гөнаһ дип игълан итәчәк. Бу — Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте, Ул үзенең мәрхәмәтен кемгә тели, шуңа күрсәтә. Чынлап та, Аллаһы Тәгалә бөек мәрхәмәт иясе. (“Мәктүбат”, 1 нче җилд, 255 хат). Тәмам».

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлеге, 39 ф., 4592 сакл. бер.

Сәлим Гыйләҗетдинов,
филология фәннәре кандидаты,
Ләйлә Гарипова,
филология фәннәре кандидаты

________________________________________
I Тәхәллес — әдәби псевдоним.
II Ягъни, авторын (биредә һәм алга таба кереш мәкалә авторлары аңлатмалары).
III Могътәзил — Исламның беренче гасырларында барлыкка килгән дини секта әгъзасы. Бу секта урта гасырларда юк ителә.
IV Зикре җәһрия — Алланың исемен кычкырып искә алу.