2002 1/2

КДУ аспиранты Ильяс Мостэкыймов - Бези догаи х?ерд?н ф?рамуш итм?йс?з

XVII йөз кырымлы аксөяге Сөләйман әфәнденең җәмәгатенә язган хаты

Урта гасыр төрки-татар дәүләтләре (Идел Болгарстаны, Алтын Урда, та­тар ханлыклары) тормышының иң аз өйрәнелгән тармагы — шул дәүләтләрдә һәм җәмгыятьләрдә яшәгән кешеләрнең көндәлек яшәеше, көнкүреше, моңа мөнәсәбәтле традицияләр һ.б.
Моның үз сәбәпләре бар. Күзебезгә иң күренгәннәреннән элеккерәк чорларда та­тар халкы тарихын өйрәнү мөмкинлегенең чикләнгән булуын, совет һәм, гомумән, дөнья тарих фәнендә аерым, "бөек" санал­маган кеше тормышын әтрафлы өйрәнүгә зур әһәмият бирелмәвен атарга мөмкин1. Әмма төп кыенлык урта гасырларда яшәгән бабаларыбызның хосусый тормы­шын яктырткан, бүгенгә килеп җиткән яки билгеле булган язма чыганакларның чиктән тыш аз булуында.
Моңа да карамастан, андый чыганак­лар вакыт-вакыт табыла.
Шундый сирәк очрый торган чыганак­ларның берсе — бүгенгә кадәр XIX йөз публикациясендә сакланып калган XVII йөз Кырым татар аксөяге Сөләйман әфәнденең җәмәгатенә язган хаты2.
Ул хатны мәшһүр татар галиме һәм мәгърифәтчесе Хөсәен Фәезханов Россия империясенең Тышкы эшләр министрлы­гы архивында эзләнүләр алып барган чагында башка төрки-татар телендәге доку­ментлар арасында таба. Хатның тексты Кырым ханлыгы тарихына кагылышлы башка документлар рәтендә рус тарихчы­сы В. В. Вельяминов-Зернов редакция­сендә нәшер ителгән "Кырым йортына вә ул тарафларга даир ярлыклар вә хатлар" җыентыгында басыла3. Әйтергә кирәк, ул китапка кергән материаллар күбесенчә Кырым ханлыгы хөкемдарларының Рус һәм Польша-Литва хөкемдарлары белән XVI — XVII йөзләргә караган дипломатик язышуы документларыннан гыйбарәт. Бу җыентык — ул заманның татар телен һәм тарихын өйрәнү җәһәтеннән бәяләп бетер­гесез кыйммәткә ия чыганак4.
Хосусый хатның рәсми кәгазьләр ара­сына керүе, мөгаен, очраклы факттыр. Әмма бүгенге тикшеренүчеләр өчен бу чыганак шактый кызыклы мәгълүмат бирә. Хат конкрет шәхеснең — XVII йөздә яшәгән Кырым татар аксөягенең — хисле уйкичерешләрен, көндәлек мәшәкатьлә­рен бәян итә. Чыганакның безнең өчен төп кыйммәте дә шунда. Хатның эчтәлеге белән танышу шул заманның Кырым та­тар аксөякләре гаиләсендәге мөнәсәбәт­ләрне, гадәтләрне күзалларга мөмкинлек бирә, хат авторының аралашу даирәсен күрсәтә, чордаш яки элегрәк заманнарда
 
Кырым ханлыгында һәм башка мәмлә­кәтләрдә яшәгән татар аксөякләренең шәхси тормышын да билгеле дәрәҗәдә та­ныта. Хат ул чорда Кырым ханлыгында кабул ителгән югары эпистоляр стильдә язылган.
Чыганакның эчтәлегеннән күренгәнчә, ул хәрби сәфәр вакытында язылган. Дош­маннарга каршы хәрби сәфәрләр (поход­лар) озак вакыт дәвамында Кырым ханлы­гы сәясәтенең аерылгысыз бер алымы бу­лып торган. Сәфәрләр дошманнан ганимәт һәм әсирләр алу, матди зарар китерү, күрше дәүләтләрнең хөкемдарларын Кы­рым ханлыгына "хәзинә", "тиеш"ләрне түләтү максатыннан оештырылган5.
Хат шундый походларның берсендә — 1633 елның көзендә Польша-Литва дәүләте өстенә булган яуда языла. Ул яуны Мәскәү патшасы Михаил Федоровичка һиҗри 1043 елның зөлкагъдә аеның урталарында (1634 елның май аенда) язылган хатында Кырым ханы Җаныбәк-Гәрәй телгә ала. Ханның сүзләренчә, бу гамәл госманлы падишаһы­ның кушуы буенча башкарыла6 (Госманлы дәүләтенең киңәюе һәм көчәюе белән Польша аның дошманына әйләнә. Үзара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе 1616-1617, 1620-1621, 1666-1672 елларда бу ике дәүләт арасында сугыш та чыгара). Яуда Госманлы дәүләте вәкиле Абаза Мөхәммәд паша җитәкчелегендәге төрек гаскәренең катнашуы да моны раслый. Хатта тасвир­ланган Каменец кальгасен камау вакыйга­сы башка чыганакларда да чагылыш тапса кирәк. Мәсәлән, XVII йөз төрек авторы Әүлия Чәләби "Сәяхәтнамә"сендә Абаза пашаның7 Очаков валисе (губернаторы) булган вакытында шул кальгане 77 көн дәвамында камалышта тотуы, ләкин ала алмыйча кайтып китүе турында яза8.
Кулыбызда булган мәгълүмат ниге­зендә Сөләйман әфәнденең дәрәҗәсен, ва­зифасын төгәл ачыклап булмады. Хатның текстыннан күренгәнчә, ул шактый дәрәҗәле кеше, бәлки, Кырым бәкләренең берсе булганга охшаган. Аралашкан кеше­ләре, һичшиксез, шулай ук җәмгыятьнең югары катламнарыннан. Бәлки, киләчәктә алар да ачыкланыр.
Хәвефле сәфәрдә булган хат авторы бик тәфсыйльләп сугышта булган хәлләр турында сөйли, хәләл җефетен тынычлан­дыра, нәзакәтле гыйбарәләр белән сагын­ганлыгын аңлата. Хатны укыганда Сөләйман әфәнде күз алдыбызга яраткан ир, игътибарлы гаилә башлыгы буларак килеп баса. Шул ук вакытта "дөнья эшлә­ре" турында да онытмый, сәфәргә китәсе танышыннан кайтарып бетермәгән акчасын алдырыр өчен көтходаны (экономны, ягъни йорт эшләре караучысын) җибәрергә сорый...
Хат белән танышу югары катлауларда хатын-кызларның тоткан урыннары, дәрәҗәләре хакында булган мәгълүматы­бызны да берникадәр тулыландыра. Төрки-монгол дөньясында хатын-кызларның киң хокукларга ия булулары билгеле факт. Ха­тын-кызларның киң хокуклылыгы, бигрәк тә, хөкемдар катламнарга нисбәт ителә. Татар тарихында хакимияттә булган яисә хакимиять әһелләренә сүзләре үткән кай­бер хатын-кызларның исемнәре билгеле (Алтын Урда ханы Җаныбәкнең хатыны Тайтуглы, Казан ханнары Хәлил һәм Иб­раһимның, Кырым ханы Миңлегәрәйнең хатыны Нурсолтан, Казан ханы Мөхәммәтәминнең апасы (яки сеңлесе) Гәүһәршат, Һ.6.). Ләкин аларның бөтене­сен диярлек без дәүләттә һәм җәмгыятьтә беренче рольләрдә булган, теге яки бу дәрәҗәдә сәясәткә катышкан җәмгыяви (публик) шәхесләр буларак беләбез.
Бу чыганак исә хатын-кызның аксөяк гаиләсе эчендәге урта гасырлар өчен бик югары дәрәҗәне дәрәҗәсен күрсәтә. Хат­та ир кеше үз җәмәгатенә чын мәгънәдәге тормыш иптәше буларак мөрәҗәгать итә (гәрчә бүгенге күзлектән караганда ярат­кан хатының аркылы җарияләреңә сәлам җибәрү сәеррәк күренсә дә...).
Материалның азлыгыннан мондый мөнәсәбәтләрнең типиклыгы, таралыш да­ирәсе хакында өздереп әйтү мөмкин түгел. Әмма бүгенгә җыелган мәгълүмат ниге­зендә хөкемдар катламнарда хатын-кыз­ның дәрәҗәсе гомумән югары булганын әйтергә мөмкин.
Татар җәмгыятендә борынгы заман­нардан алып төрле катлам кешеләренең шәхси яшәеше, хатын-кызларның тоткан урыны өйрәнелмәгән диярлек. Кеше тор­мышының ул яклары өйрәнелмичә, теге яки бу җәмгыятьнең үсешен һәрьяклап, тулырак рәвештә күзаллау да мөмкин түгел.
Түбәндә текстның гарәп графикасын­нан хәзерге татар язуына транскрипциясе, хәзерге татар теленә тәрҗемәсе һәм искәрмәләр бирелә. Текстка пунктуация безнең тарафтан өстәлде. Транскрипцияд­әге "w" билгесе ирен-ирен тартык авазын белдерә. Хәзерге татар телендә бу аваз сүз башында һәм уртасында "в" яки (сүз урта­сында) "ү" хәрефләре белән белдерелә ("вакыт", "дәвам", "дәүләт" сүзләрендәгечә); хат текстында гарәп әлифбасында­гы "вау" хәрефе белән белдерелгән.
 
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Бу хәл 1940 нчы елларда гына үзгәрә башлый. Шул вакытта Франция тарих фәнендә "Анналлар" юнәлеше (мәктәбе) формалаша. Бу юнәлешнең методикасы кешеләрнең көндәлек тормышындагы төрле аспектларын өйрәнүдән гыйбарәт. 1970 нче еллар уртасында Италиядә "микротарих" ("микро­история") юнәлеше барлыкка килә. Тарих фәненең бу юнәлеше игътибар үзәгенә һәртөрле жанрда­гы чыганакта яктыртылган кечкенә вакыйганы яки "кечкенә" кеше язмышын заман контекстында өйрәнүне куя. Хәзерге вакытта бу ике юнәлешнең өйрәнү методлары дөнья галимнәре тарафыннан киң кулланыла.
2. Мәкалә әзерләнгәндә "Гасырлар авазы" журналында XVIIйөзгә караган тагын бер татар хосусый хаты турындагы мәкалә басылып чыкты (Ерак ирдән якын көңел берлән // Гасырлар авазы-Эхо веков.-Казань,2001.-№1/2.-10-18 б.).
3. Бу җыентык күбрәк русча исеме белән билгеле: Материалы для истории Крымского ханства, из­влеченные по распоряжению императорской Академии наук из Московского главного архива Мини­стерства иностранных дел. Издал В.В.Вельяминов-Зернов.-СПб.,1864.-С.785-787.
4. Китапның әзерләнү, нәшер ителү тарихын һәм тулырак характеристикасын кара: Усманов Миркасым. Заветная мечта Хусаина Фаизханова.-Казань,1980.-С.51-58.
5. Хәзинә, тиеш — Кырым ханлыгында кабул ителгән терминнар. Кырым ханына, аның туганнары­на, якыннарына һәм хезмәтендә булган кешеләргә башка дәүләт хөкемдарлары тарафьшнан түләнеп килгән түләүләрнең атамасы. Мәсәлән, Мәскәү хөкемдарлары тарафьшнан Кырым ханлыгына озак вакыт "олуг хәзинә"нең һәм "тиеш"нең түләнеп килүе билгеле (бу, һичшиксез, Алтын Урда заманы­ның мирасы белән бәйле була) (Бу турыда кара: Фаизов С.Ф. Поминки-"тыш" в контексте взаимоот­ношений Руси — России с Золотой Ордой и Крымским юртом (К вопросу о типологии связей) // Отечественные архивы.-1994.-№3.-С.49-55; Хорошкевич А.Л. Русь и Крым после падения ордынско­го ига: динамика трибутарных отношений. // Отечественная история.- 1999.-№2.-С.69-79).
6. Материалы для истории Крымского ханства... Документ №24.-С.1О7. 1470 нче еллардан Кырым ханлыгы кодрәтле Госманлы дәүләтенең вассалына әйләнә. XVTIйөз башыннан бу ике дәүләт ара­сындагы вассалитет мөнәсәбәтләре тагын да көчәя (Кара: Некрасов A.M. Возникновение и эволюция Крымского государства в XV-XVI веках // Отечественная история.-1999.-№2.-С.55). Ул выкыттан Кырым ханлыгына, бигрәк тә югары катламнар культурасына, төрек мәдәниятенең тәэсире нык көчәя. Тәкъдим ителә торган хат та иске госманлы телендә язылган дип әйтсәк, хата булмастыр.
7. Тәкъдим ителә торган чыганак текстыннан күренгәнчә, ул вәзир титулын да йөрткән.
8. Эвлия Челеби. Книга путешествия.-М.,1961.-Вып. 1.-С.54-55.
 
Текстның транскрипциясе
 
[785 б.] Җанымдай газиз сәwклү йулдашым, хәләлем кадын хәзрәтләренең хозуры шәрифәләренә дөрәре әдгыйәи халисә тәкъдимеңдәй соңра1 мөштаканә2 улынан будыр ки, әхwалемездән сөале шәриф тәҗwиз бойурылырса, би-хәмди-ллаһи Тәгалә сыйххәт улып, руз-у шәб дидары шәрифеңез мөшаһәдәсенә фәуwкыль-хәд[д] иштийак үзрә улды-гымыз хәфи бойырылмайа [,..]3 маһы рәбигыль-әүwәлең ун икенче көн[н]е мәрхүм солтан Госман илә җәң улынан табурың алты йанына, Турлы суының үзәренә кунып, ике көн утырак идеп, көффар гаскәрендән әфлак вә багдан бәгенә адәм4 кәлеп, «без сәгадәтлү падишаһ илә дустыз, ничүн үзәремезә кәлдеңез», дию гыйлләт идеп, асла бер нәтиҗә wиpepҗәwаплары улмамагла, сәгадәтлү wәзире рәүшән Замир Абаза паша хәзрәтләре җөмлә гаскәре Ислам илә калкып, Турлы5 суыны гобур идеп, Каманичанам кальга үзәренә waрып, мәлагыйне дузәхмәкин кальга-и мәзбүрәнең әтрафын мөхкәм тапур идеп, тупла­рын йирләшдереп җәңә хазыйр-у мөһәййа улып, бу.. .дән6 Ислам гаскәре дүрт7 агыз идеп, «мөтәwәккилән галә-ллаһ» улып, тапур үзәренә бердән йөриеп, көффарың туп-у төфәңе зийадә улмагла, әүwәлге йөриешдә чуклык йаклашдырмаеп, бер дәфга дәхи икенде үзәренә мөхкәм йөриеш идеп, гаскәре Ислам //[786 б.] бере беренә зийадәләрилә гайрәт wирмәклә, көффары хакесарың туп-у төфәң данәләре йагмур кеби йакмагла бер нәснә бакмаеп, күз карардып дүрт8 тарафдан һөҗүм идеп, тапурларың үзәренә йөриеш wәэченә кереп бераз башлар-у делләр алып, кырык-илле байраклары алынып, ахшам дөшмәклә бердән берә тапур алынмасы җаиз улмаеп weгаскәре Ислама чуклык зарар кәлмәеп, сыйххәт-ү сәламәт үзрә йәнә урдумыза гаудәт улынып, би-хәмди-ллаһи Тәгалә нә кәндүмезә, вә нә худ хидмәткяр-ү турыгымыза бер зарар ирешмәмешдер. Йарындасы көн йәнә тапур үзәренә йөриеш улачак мәхәл[л]дә бу мәктүб гаҗәлә үзрә йазылмышдыр.
 
Мәрҗүдер ки, тоз итмәк хак[к]-ын хәлал идеп, бези догаи хәердән фәрамуш итмәйәсез. WeЙосыф бәкдән сөаль идәрс-әңез, сыйххәт үзрәдер, җәң \л/ә кунып күчмәкдә безем илә. Белчә кунар wә Әмир Гали әфәнденең угылчыгы дәхи сыйххәт үзрәдер. Анлар дәхи безем сәмтемезә кунарлар. Weбездән Шәехзадә әфәндейә, weГали агайа, weГомер агайа, wә безем Хөсәен чәләбийә, \л/ә Мо­стафа чәләбийә, \л/ә безем Иб-раһима, weБәкерә, we ...9 сә­ламләр идәрез. Weһәмширәл-әреңезә, weйулдашларына, weСалиха кадына weҗарийәләрә waфиp сәламләр идәрез. Weбе­зем Хәлилҗәгә дахи сәламләр идәрез. Бабасы [...] җөмлә сыйххәт үзрәдер. WeФәттах агаңыз сәгадәтханәсенә, weКыналы дәрwшләр өенә безем Шәехзадә [...] касыд идеп waрып, сыйххәт үзрә улдыкларын белдерәләр. Weбездән Шәех­задә әфәндейә гарзы иштийак идәсез, бези догаи хәердән фәрамуш бойурмасынлар, weбезем   we   Сахибе   Дәwләт хәзрәтләренә weгазиземез шәех Сөйүрси әфәнде хәзрәт­ләренә мәктүбләр йазылмыш-дыр, олашдырмага сәгые мewфүр идәсез weбездән Мәхмүд агайа weБакый чәләбийә waфир сәламләр идәсез weҗөмлә куңшучыклара дахи waфиpсә­ламләр идәсез. Бези догаи хәердән фәрамуш бойурмасын­лар. Фи 19 р сәнә 1043.
Әл-хәкыйр кягыйд
Сөләйман әфәнде
 
Шами Мөхәммәд чәләбийә wафир сәламләр идеп, үтә йака сәфәренә кәтмәсе мокаррар улырса, кәндүдә улан косур ак-чайы аласыз weИлхас бәкдә улан акчамыз ичүн безем Мәхмүд кәдходайы //[787 б.] юәкил итмеш идек, алмасына икъдам әйләсенләр. Бездән кәндүләренә waфиp сәламләр идәсез. Ат үзәрендә улмагла башка мәктүб тәхриренә мәҗал улмады, weбезем лиaweзәхирә тәдарек идеп күндерсә, кәрәкдерләр, бер хушча хифыз идәсез.
Мазһары лотфы Илаһи
 Сөләйман
 
Хәзерге татар теленә тәрҗемәсе
Җанымнан газиз сөекле юлдашым, хәләлем хатын хәзрәтләренең хозуры Шәрифлә­ренә ихлас догаларның энҗеләрен чәчкәннән соң, әйтергә теләгәнебез будыр ки, хәлләре-бездән шәриф соравыгыз булса, Аллага шөкер, сау-сәламәт булып, кичә-көндез мөбарәк йөзегезне хәттин ашып күрергә омтылуыбызны яшерми [...] Рәбигыль-әүвәл аеның уни­кенче көнне10 мәрхүм солтан Госман11 белән сугышкан табурның12 каршында, Турлы13 суының буенда кунып, ике көн шунда торгач, кяферләр гаскәреннән валахларның һәм молдавиялеләрнең бәгенә кеше килеп, «без сәгадәтле падишаһ14 белән дус, ни өчен өсте­безгә килдегез», дигән [сорауларына каршы әйтелгән сүзгә] һичбер нәтиҗә бирер җавап­лары булмаганлыктан, сәгадәтле вәзир Замир Абаза паша хәзрәтләре бөтен мөселман гаскәре белән калкып, Турлы суын кичеп, Каманича15 дигән кальга өстенә барды. Мәлгунь җәһәннәм әһелләре югарыда әйтелгән кальгаларының тирә-ягын нык әйләндереп алып, тупларын урнаштырып, сугышка әзер булды. [Бу яктан] мөселман гаскәре каты кычкырып, Аллага тәвәккәлләп, табур өстенә бердән һөҗүм ясады. [Ләкин] кяферләрнең туп һәм мылтыклары күп булганга, [алар мөселман гаскәрен] беренче һөҗүмдә үзләренә якын китермәде. Икенде вакытында тагын бер тапкыр нык һөҗүм ясап, мөселман гаскәриләре берсе берсеннән артык гайрәт күрсәтеп, әшәке кяферләрнең туп-мылтык ядрәләрен яңгыр кебек яудыруларына бер дә карамыйча, дүрт тарафтан һөҗүм итеп, табурлары өстенә йөреп һәм эченә кереп, бераз әсирләр һәм «телләр» кулга төшерделәр, [дошманнарның] кырык-илле байракларын алдылар. Кич төшкәч, табурның алынуы мөмкин булмыйча, мөселман гаскәренә күп зарар килмичә, сау-сәламәт янә урдубызга16 кайтып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, үзебезгә дә, хезмәтчеләребезгә дә бер зарар тимәде. Икенче көнне янә табур өстенә һөҗүм булачак урында бу хат ашыгыч рәвештә язылды. Үтенече­без шулдыр ки, тоз-икмәк хакын хәләл итеп, безне хәер догадан ташламасагыз иде. Йо­сыф бәк турында сорасагыз, сау-сәламәттер, безнең белән сугышта һәм күчеп йөрүдә. Белчә кунар һәм Әмир Гали әфәнденең улы да сау-сәламәттер. Алар да безнең тирә­бездә кунарлар, һәм бездән Шәехзадә әфәндегә, Гали агага, Гомәр агага, һәм безнең Хөсәен чәләбигә, Мостафа чәләбигә, һәм безнең Ибраһимга, һәм Бәкергә, һәм [...] сәламнәр юллыйбыз. Шулай ук дусларыгызга һәм юлдашларына, Салиха хатынга һәм җарияләргә күп сәламләр әйтәбез, һәм безнең Хәлилчәккә дә сәламнәр әйтәбез. Баба­сының [...] сәламәтлеге бөтендер, һәм Фәттах агагыз сәгадәтханәсенә17, һәм Кыналы дәрвишләр өенә безнең Шәехзадә [...] теләп барып, сау-сәламәт булуларын белдерәләр. Һәм бездән Шәехзадә әфәндегә җылы сүзләребезне җиткерәсез, безне хәер-догадан таш­ламасыннар; һәм безнең Сахибе Дәүләт18 хәзрәтләренә, һәм газизебез шәех Сөйүрси әфәнде хәзрәтләренә шулай ук хатлар язганбыз, шуларны тапшыруга күп тырышлык куй­сагыз иде. Шулай ук бездән Мәхмүд агага һәм Бакый чәләбигә күп сәламнәр әйтегез, һәм бөтен күршеләргә дә күп сәламнәр әйтегез. Безне хәер догадан ташламасыннар, [һиҗри] 1043 елның 19 рәбигыль-ахир ае19.
Мескен Сөләйман әфәнде кәгазе
Шами Мөхәммәд чәләбигә күп сәламнәр әйтеп, үтә яка20 сәфәренә китүе хәл ителгән булса, кайтарып бетермәгән акчасын алыгыз, һәм Илхас бәктә булган акчабыз өчен без­нең Мәхмүд кәтходабызны вәкил иткән идек, алуына хәрәкәт итсеннәр. Бездән үзләренә күп сәламнәр әйтегез. Ат өстендә булганлыктан, хат язарга башка мөмкинлек булмады. [Хат-хәбәрем] мөбарәк өебезгә ирешсә, әйбәт кенә сакласагыз иде.
Илаһи мәрхәмәт Билгесе Сөләйман
1   Текстта соңгы ике сүз кушылып язылган.
2   Текстта: мөштәканә.
3   Биредә һәм алга таба - "Материалы для истории Крымского ханства, извлеченные по распоряжению императорской Академии наук из Московского главного архива Министерства иностранных дел" (СПб., 1864) басмасындагы билгеләр.
4Текстта: әдәм.
5Текстта: Турлу.
6Сүзне тулы итеп укып булмады.
7Текстта: дәрт.
8Текстта: дәрт.
9Сүзне укып булмады.
10Хәзерге (григориан) ел хисабы буенча 1633 елның 16 сентябре.
11Госманлы падишаһы Икенче Госман (1618-1622).
12Табур // тапур — христиан гаскәренең хәрби лагере; христиан гаскәре.
13Днестр елгасы.
14Госманлы падишаһы.
15Каменец кальгасе (хәзерге Украина территориясендәге Каменец-Подольский шәһәре).
16Урду (урда) — биредә: мөселман гаскәренең хәрби лагере.
17Дәрәҗәле кешенең өенә карата әйтелә торган сүз.
18Госманлы дәүләтендә бөек вәзирләрнең титулы. Биредә Кырым ханының вәзире күздә тотыла дип фараз итәргә мөмкин.
19Григориан ел хисабы буенча 1633 елның 23 октябре.
20Биредә Госманлы дәүләтенең Кече Азия өлеше күздә тотылса кирәк ("Үтә яка" термины турында кара: Будагов Л. 3. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий.-СПб., 1871.—Т.П.—С.335).
 
Публикацияне
КДУ аспиранты
Ильяс Мөстәкыймов
әзерләде