2011 1/2

Кояш йөзле шәхес

М. З. Рафиков. Алматы шәһәре, 2000 ел.

Әгәр дә ул галәм киңлекләренә очса, берьюлы дүрт дәүләтнең — Татарстан, Башкортстан, Кыргызстан, Казакъстанның уртак каһарманына әверелер иде. Әлбәттә, СССРның очучы-космонавты һәм Советлар Союзы Герое исемнәрен дә горур йөртер иде. Әмма, кызганыч, аңа, космонавт буларак, йолдызлар илен иңләргә язмаган икән. Шулай да, әлеге тәвәккәл, көчле рухлы ир-егетне бөтен дөнья белә. 1990 елда Нидерландта бик матур, зәвыклы итеп нәшер ителгән ике томлык «Совет космонавтлары» дигән китапның соңгысында (авторы — инглиз Гордон Р. Хупер) аның турында да төгәл мәгълүматлар һәм фотосурәте бар.
Сүзебез татар халкының беренче космонавты — атаклы Юрий Гагарин отрядына кергән һәм ике тапкыр «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән I класслы хәрби очучы Марс Закир улы Рафиков турында. Аның белән без беренче мәртәбә 1987 елның ноябрендә «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә очрашкан идек. Дөресрәге, безне күптәнге якын дустым, каләмдәшем-остазым Нургали абый Булатов таныштырган иде. Татарстан мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгенең йомышлары белән (ул чакта мин анда баш мөхәррир булып эшли идем) нәшрият бинасына килгәч, лифт янында Нургали абый очрады. «Бик вакытлы килдең әле, Шаһинур! — диде ул, күтәренке-көр тавыш белән. — Беләсең килсә, бүген, тагын ярты сәгатьтән, безнең газета музеенда татарның беренче космонавты Марс ага Рафиков белән очрашу була. Легендар шул шәхесне күрәсең, сөйләвен тыңлыйсың килсә, соңлама!»
Мондый мөмкинлек һәр көнне туып тормый. Шуңа күрә, эшләремне тиз генә төгәлләдем дә, Нургали абый әйткән катка күтәрелдем. Газетаның музей бүлмәсе журналистлар, редакция хезмәткәрләре белән шыгрым тулы иде инде. Түрдәге өстәл артында, тыйнак кына елмаеп, чалара башлаган чәчләрен матур итеп тараган, түгәрәк йөзле, тазарак гәүдәле, чиста-пөхтә киемле таныш түгел бер ир-ат утыра иде.
«Марс ага Рафиков шул үзе була инде, — диде Нургали абый, җилкәмә кулларын салып. — Аның белән сөйләшеп алырга да өлгердем. Татарча да, русча да, кыргызча да, казакъча да яхшы белә ул! Хәер, моны тиздән үзең дә күрерсең, ишетерсең».
Чыннан да, үзенең татарча матур итеп сөйләве белән тыңлаучыларның күңелләрен шундук әсир итте Марс ага. «Татарстан миңа әниемнең — Марзия Галәветдин кызының — туган җире (Буа районының Исәк авылы) буларак та бик якын, кадерле! — диде ул. — Хәзер инде әниемә 81нче яшь. Ерак юлларга чыгып йөри алмый. Быел

М. Рафиков белән «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенең тарихи музеенда очрашкан истәлекле мизгелләр. Казан, 1987 ел.

менә үз янына чакырып китерде дә: «Улым, мин исән чакта үзебезнең якларга кайтып, туганнарың белән күрешеп, халкыбызның асыл җырларын тыңлап, көйләрен-сүзләрен йөрәгеңә сеңдереп кил әле», — диде. Мөмкинлек туу белән аның әманәтен үтисе иттем. Аннан соң хатыным Рәйхан Кадыйровна да илленче елларда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында укыган, К. Маркс урамында яшәгән. Ул да: «Яшьлек эзләре буйлап бер йөреп кил, аннары бергәләп кайтырбыз!» — диеп, хәерле юл теләп калды.
Октябрь бәйрәме көннәрендә мин әти белән әнинең Казандагы туганнарында булдым, күңелемә аеруча тансык булган татарча концерт-спектакльләр карадым, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштым. Инде менә хәзер Буадагы туганнарым янына барырга җыенам. Гомумән, хәзерге кайтуымда да байтак кына очрашуларда катнаштым. Әле менә Казан телевидениесенең тапшыруына чакыру алдым — димәк, анда да чыгыш ясыйсым бар!»
Марс аганың әтисе — Закир Муллахмәт улы Рафиков — Башкортстанның Миякә районындагы Баязит авылыннан икән. Район үзәге Кыргыз-Миякәдә крестьян-яшьләр мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, 1928 елда, берничә иптәше белән, Урта Азиягә эшкә китә ул. Башта Кыргызстан ССРның Җәлал-Абад районындагы Беговат кышлагында — агротехник, аннары биредәге машина-трактор станциясендә хисапчы-бухгалтер булып эшли. Әнисе Марзия Галәветдин кызы Татарстанда педагогия училищесын тәмамлап, туганнары яшәгән Җәлал-Абад районына килә һәм нәкъ менә Беговат кышлагындагы башлангыч мәктәптә балалар укыта башлый. Икесе дә бер үк милләт вәкилләре булгач, борынгы гореф-гадәтләребезгә тугры булып калган Закир белән Марзия дә уртак телне тиз табалар. Утызынчы еллар башында инде алар, никахлашып, гаилә корып җибәрәләр. 1933 елның 29 сентябрендә малайлары туа, Марс дигән исем кушалар. Киләчәктә улларының гомер юлы, тормышы күк-галәм белән тыгыз бәйле булачагы турында ата-ана колагына, мөгаен, бөек көчләр пышылдагандыр.

М. З. Рафиковның әти-әнисе — Закир Муллахмәт улы һәм Марзия Галәветдин кызы. 1938 ел.

Утызынчы еллар урталарында Рафиковлар гаиләсе Беговат кышлагыннан Җәлал-Абад шәһәренә күчеп килә. Биредә Закир абый башта — шәһәр коммуналь хуҗалыгында, аннары сәламәтлек саклау бүлегендә бухгалтер булып эшли. Марзия ханым укытучылык эшен дәвам итә.
Гаилә күгендә тагын ике «тургай» пәйда була — Закир абый белән Марзия ханымны сөендереп, бер-бер артлы таза-сау ике бала туа. Кызларына — Клара дип, төпчек улларына исә Ринат дигән исем куша ата-ана.
«Инде тәмам түгәрәкләнеп җиттек, бәхетебезгә күз генә тимәсен!» — дип яшәгәндә, сугыш үз тавышын ишеттерә. Закир абыйга да сөекле гаиләсен — җылы оясын, яраткан эшен калдырып, яу кырына китәргә туры килә. Баштарак ул, тиешле хәрби хәзерлекне үткәч, минометчы сыйфатында Сталинград янындагы авыр сугышларда катнаша, фашист гаскәрләренең куәтле зур көчләрен тар-мар итүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә. 1943 елның җәендә гвардияче кече сержант З. Рафиков атаклы Курск дугасындагы утлы мәхшәр эчендә кайный. Аннан исән-имин чыкса да, Закир Рафиковның гомерен фашист ядрәсе 1943 елның 3 сентябрендә өзә. Харьков өлкәсендә барган көчле сугышлар вакытында. Якты дөньяда нибары 34 ел яшәгән каһарман сержантны Волков районының Журавли хуторы янәшәсендәге туганнар каберлегендә җирлиләр.
Үтә кайгылы хәбәр япь-яшь Марсның да йөрәген телеп-телеп үтә. Тизрәк үсеп җитеп, дошманнан үч аласы, әтисе һәлак булган урынга барасы килә аның. Очып барасы килә! Һәм ул: «Очучы булырга!» — дигән ныклы бер карарга килә. Күңелен ымсындырып торган шул хыялны якынайту өчен, Марс мәктәптә бик тырышып укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Шуңа күрә дә үзен башта мәктәпнең пионер дружинасы советы рәисе, соңыннан үз сыйныфларының комсоргы итеп сайлап куялар

Сулдан уңга: СССРның очучы-космонавты В. Горбатко, ВЛКСМ Үзәк Комитетының эшләр идарәсе җитәкчесе В. Гостев һәм М. Рафиков. Йолдызлы шәһәрчек, 1961 ел.

Авырлыкны югалту халәте белән беренче тапкыр очрашкан мизгелләр.

. Тапшырылган һәр вазыйфаны Марс җиренә җиткереп башкара. Һәм ул 1947 елның мартында — мәктәп укучылары арасында бары ул гына — «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен» дигән сүзләр язылган медаль белән бүләкләнә!
Җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Марс СССР Хәрби һава көчләренең Ленинабад шәһәрендәге махсус уку йортына барып керә. Биредә тиешле әзерлек үткәч, М. Рафиков, имтиханнарны «бик яхшы» билгеләренә генә тапшырып, Сызрань шәһәрендәге хәрби авиация училищесында укый башлый. Училищедан лейтенант званиесе алып чыккан сәләтле яшь очучыны Һава
һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә хезмәт итәргә җибәрәләр.
Әтисе һәлак булган төбәккә якын гына урында — Орел шәһәрендә ул үзенең зәңгәр киңлекләргә чын-чынлап очышын башлый. Журавли хуторы тирәсендә дә Марс кат-кат була. Закир солдат белән бергә җир кочагында яткан каһарманнарны, очкычы канатларын җилпеп, күктән дә еш сәламли.
Үз һөнәрендә сизелерлек уңышларга ирешкән, куәтле һәм җитез истребительләр белән оста идарә итүче өлкән лейтенант М. Рафиковны 1959 елның көзендә хәрби частьнең медицина хезмәте башлыгы бүлмәсенә чакыртып алалар. Мәскәүдән ике подполковник килгән икән. Алар югары биеклекләрдә яңа төр аппаратларда очарга сәләтле, бар яктан да камил, таза-нык очучыларны эзләгән хәрби табиблар булып чыга. Марс Закир улының анкетасы, медицина кенәгәсендәге күрсәткечләре дә аларның күңелләренә хуш килгән — шуңа күрә өметле яшь офицерны, тиешле тикшерүләрне ныклап үтү өчен, Мәскәүгә, махсус комиссиягә чакырырга уйлаганнар.
Ризалаша М. Рафиков. Шулай да аңа әлеге чакыруны шактый озак көтәргә туры килә. Ниһаять, тиешле сәгать суга! Марс үзенең Җәлал-Абад шәһәреннән килгән очучы якташы Валентин Варламов белән бергә, Орелдан Мәскәүгә юл тота. Поездда төне буе йокламыйча, киләчәк язмышлары турында уйланып-сөйләшеп барган ир-егетләр, башкалага килеп төшү белән, тиешле госпитальне эзләп табалар. Башка полклардан да байтак очучылар җыелган икән. Танышалар: Павел Беляев, Владимир Бондаренко, Юрий Гагарин, Дмитрий Заикин, Герман Титов һ. б. Барысы да диярлек яшьләре утыздан, буйлары 170 сантиметрдан артмаган сөлектәй офицерлар.
Әмма өч йөзләп очучыдан бары тик 20 кеше генә барлык төр сынауларны уңышлы үтә. Менә шундый бәхетлеләр арасына татар бөркете Марс Рафиков та керә инде!
1960 елның башларында әлеге очучылардан махсус төркем оештырылып, ул «“ИКС” отряды» дип йөртелә башлый. Соңыннан «Гагарин отряды» буларак тарихка кереп калган шул 20 кешелек төркемдәге шәхесләр арасында Марс Закир улының да лаеклы, төпле үз урыны була. Исемлектә 16нчы кеше булып исәпләнсә дә, төркемдәгеләр арасында ул үзен әйдәп баручыларның берсе итеп таныта. «Без
нең Мәдәният министры!» — диеп йөртәләр аны иптәшләре, яратып һәм горурланып. Ни өчен дигәндә, М. Рафиков — ачык күңелле, искиткеч ярдәмчел булуы, кеше хәленә керә белүе, тиз аралашучанлыгы, туры сүзлелеге, гаделлеге һәм һәртөрле мәдәни чараларны, спорт уеннарын үткәрүдә башлап йөрүе белән отрядтагыларның ихлас хөрмәтен, тирән ышанычын казана. Өстәвенә, булачак космонавтларны әзерләү үзәге башлыгы Евгений Анатольевич Карпов та, баш конструктор — академик Сергей Павлович Королев та үз уллары кебек

Космонавтлар отряды ялда. Беренче рәттә (сулдан уңга) — П. Попович, В. Горбатко, Е. Хрунов, Ю. Гагарин, С. Королев, Н. Королева, Е. Карпов, Н. Никитин, Е. Федоров; икенче рәттә — А. Леонов, А. Николаев, М. Рафиков, Д. Заикин, Б. Волынов, Г. Титов, Г. Нелюбов, В. Быковский, Г. Шонин; өченче рәттә — В. Филатьев, И. Аникеев, П. Беляев. Сочи, 1961 ел, май ае.

якын күрәләр Марсны. Бер җитди сөйләшү барышында Королев хәтта аңа: «Мине әтиең дип сана! Кыенлыклар туганда, туп-туры үземә кил, һичьюгында, телефоннан шылтырат», — ди.
1960 елның мартыннан башлап, М. Рафиков галәмнең булачак лачыннары арасында гаҗәеп катлаулы күнегүләр үтә, барлык төр сынауларда да үзен бары тик уңай яктан гына таныта. «Башкалар белән бергә, син дә йолдызлар иленә, һичшиксез, очачаксың!» — ди Марска остазы Сергей Королев, аның иңнәренә рухи канатлар куеп.
Беренче булып галәмгә очу бәхете 26 яшьлек өлкән лейтенант — Смоленск өлкәсенең Клушино авылында туып-үскән рус егете Юрий Алексеевич Гагаринга елмая. Үзе дә кояш күңелле булган әлеге очучы-космонавт 1961 елның 12 апрелендә «Восток-1» космик кораблендә җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыга. Бөтен дөньяны шаулаткан, миллиард җаннарны тетрәткән әлеге көн — кешелек тарихына тиңдәшсез бөек батырлык, рухи балкыш көне булып кереп калды. Марс
Закир улы да шул көнгә табынып, «Гагарин отряды»ндагы дусларын һәрчак сагынып яши.
Ни кызганыч, язмыш аңа йолдызлар иленә очу мөмкинлеген бирми. Гәрчә 1961 елның декабрендә, тулы әзерлек программасын үтеп, тиздән галәмгә очарга тиешле космонавтлар исемлегенә кертелсә дә. Уңышлары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнсә дә. Якын дусты Юрий Гагарин: «Мин үз бурычымны үтәдем, Марс Закирович! Хәзер синең чират җитә — җыена тор!» — дисә дә.
Очалмыйча калуының иң төп сәбәбе дип шуны саныйлар: беренче өйләнүе уңышсыз була аның. Уллары туса да, хатыны — Мәскәү кызы Людмила белән тормышлары җайланмый. Тәмам аптырагач, аерылышырга булалар. Ә вакыйгаларның мондый кискен борылыш алуы Космонавтларны әзерләү үзәге җитәкчесенә дә, баш конструкторга да ошап бетми. Марсны, үз яннарына чакырып, кат-кат үгетләсәләр дә, үзенең фикереннән кире кайтмый ир-егет. Ахырдан аңа шундый катгый таләп куела: «Хатының белән татулашып, матур гына яши башласаң — космоска очасың! Юк икән — үзеңә үпкәлә…» Соңгысын сайлый Марс.
 

 «ИКС» отряды егетләренең К. Ворошилов (уртада) белән Сочида очрашкан вакыты. Икенче рәттә сулдан икенче — М. Рафиков. 1961 ел, май ае.

Җитәкчеләр Марс Закир улына тагын бер-ике елдан отрядка кире әйләнеп кайту мөмкинлеге булачагын да әйтәләр. «Төзәлгән» очракта… Әмма хатыны Люда белән рәсми төстә аерылышу һәм баш конструктор С. П. Королевның (1906-1966) кинәт кенә үлеп китүе Марс Рафиковның юлына яңа киртәләр куя. Гәрчә космонавт дуслары аны үз яннарына кайтару өчен бик тырышсалар да...
1962 елның 24 мартында космонавтлар отрядыннан аерылгач, җаны бик сызланса да, кайберәүләр кебек, күңел т
өшенкелегенә бирелми капитан Рафиков. Беренче класслы очучы буларак, ул Карпат буе округындагы, Германиядәге, Одессадагы хәрби авиация частьларында тырышып хезмәт итә. 1980 елда Марс Закир улы Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр барышында безнең вертолетчыларга булыша. Күрсәткән фида карьлеге өчен икенче мәртәбә «Кызыл Йолдыз» ордены белән дә бүләкләнә ул.
Сугыштан исән-сау кайткач, 1981 елда Марс Закир улы яшьтән үк бер мәктәптә укыган сабакташы Рәйхан Кадыйр кызы белән никахлаша. 1982 елда исә майор Рафиков, запаска чыккач, хәләл җефете белән Алматы каласына күчеп килә. Биредә милли-мәдәни хәрәкәтнең үзәгендә кайнап яши башлыйлар алар. Монда да Марс ага, зәңгәр күктән аеры

Космонавт Юрий Гагаринның Марс Закировка бүләк иткән автографлы фотосурәте. 7 август 1961 ел.

ласы килмичә, ДОСААФның Казакъстан Үзәк Комитетында эшли, яшьләргә дельтапланеризм серләренә төшенергә ихластан булыша.
1986 елның апрелендә, Космонавтика бәйрәменең 25 еллыгы уңаеннан, күренекле журналист Ярослав Голованов «Гагарин отряды»ндагы 20 кешенең исем-фамилияләрен бере нче мәртәбә «Известия» газетасында бастырып чыгара1. Бераздан «Комсомольская правда» газетасында танылган журналист Римзил Вәлиевнең «Очышка багышланган гомер» дигән күләмле очеркы дөнья күрә2. Һәр ике язмада да Марс Закир улы Рафиков турында җылы сүзләр әйтелгәч, бик күпләр аның искиткеч тыйнаклыгына гаҗәпләнәләр, соклануларын яшермиләр.
* * *
…Без дә Марс аганың сөйләвен онытылып-бирелеп тыңладык. Космонавтлар тормышына кагылышлы, әле беркайда әйтелмәгән-язылмаган кызыклы вә гыйбрәтле вакыйгалар һәммәбезне тирәнтен дулкынландырды, уйландырды. Әйтик, космоска очарга әзерләнү һич кенә дә җиңелдән булмаган. Америкалыларның 1959 елда үз астронавтларын тулысынча өйрәтеп, тиздән аларның җидесен очыртырга җыенуларын белгәч, безнекеләр, аларны уздырырга омтылып, ныклап эшкә тотынганнар. Билгеле булганча, аңарчы инде, совет галимнәренең һәм инженер-техник хезмәткәрләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1957 елның 4 октябрендә җирнең беренче ясалма иярчене күккә очырылган иде. Хәзер менә, космик аппаратлар ярдәмендә, кешене галәмгә очыру бурычы тора. Әмма ашыгып-ашкынып эшләү кайчак зур фаҗигаләргә дә китерә. Әйтик, 1960 елның 5 ноябрендә космик корабльне очыртырга әзерләсәләр дә, бу вакыйга булмыйча кала — 25 октябрь көнне старт мәйданында сынау төсендә җибәрелүгә әзерләнгән ракета шартла

М. З. Рафиков (өченче рәттә сулдан икенче) Казанда һәм Уфада яшәүче якын туганнары арасында. Уфа, 1972 ел.

М. З. Рафиков хатыны Рәйхан Кадыйр кызы белән. Алматы шәһәре, 1981 ел.

п, дистәләрчә кешене һәлак итә — техник җиһазны да зарарлый. Космик старт кичектерелә.
1961 елның 9 мартында, сынау максаты белән Космос киңлекләренә җибәрелгән «Восток-0» корабы адашып, Җир белән элемтәне югалта һәм билгеләнгән урынга очып барып җитә алмыйча (ул Саратов өлкәсенә төшәргә тиеш була), Татарстанның Зәй районында Иске Тәкмәк авылы басуына килеп кунаклый. Әлеге аппаратның иллюминатор капкачы хәзер Мәскәүнең Космонавтика музеенда саклана.
Марс ага «Гагарин отряды»ндагы 20 кеше арасыннан уникесенең ничек галәмгә очулары, калган 8 кешенең исә, төрле сәбәпләр аркасында, максатларына ирешә алмыйча калулары турында да тәфсилләп сөйләде. Кайберәүләрнең язмышлары бик аянычлы төгәлләнә.
Ә менә татар халкының көчле рухлы асыл ир-егете Марс Закир улы Рафиков һаман да тормыш мәйданында көрәштә. «Гагарин отряды»ндагы үз иптәшләренең һәркайсы турында бик җылы итеп, дулкынланып сөйли ул. Хәзер исә алар хакында китап яза башлаган. Космонавт дуслары да М. З. Рафиковны онытмыйлар — аны еш кына үзләренә, Йолдызлы шәһәрчеккә кунакка чакырып торалар. Советлар Союзы Геройларыннан — «Союз-6» космик корабле командиры Георгий Шонин, остаз буларак, космонавтлар отрядына үзе юл күрсәткән Юрий Малышев, Леонид Кизим кебек шәкертләре белән аеруча дустанә мөнәсәбәттә яши икән Марс Закир улы.
Газета музеендагы истәлекле очрашу төгәлләнгәч тә, Марс аганы үз арабыздан тиз генә җибәрмәдек әле. Заманында Королев, Карпов, Каманин, Гагарин кебек атаклы шәхесләр бел
ән аралашкан, алар белән даими күрешкән Марс аганың көчле кулларын без дә дусларча ныгытып кыстык. Ул кулларның җылысы әле дә йөрәгемдә саклана!..
* * *
Ул күрешүебездән соң байтак еллар узды. Марс ага, әйткән сүзендә торып, «Мы, парни из отряда “ИКС”» дигән документаль повестен да язып өлгертте3. Үзенең хезмәттәш дусларының олуг батырлыгына сүзләрдән һәйкәл куйды ул. Бу эштә аңа булдыклы-уңган хәләл җефете Рәйхан Кадыйр кызы зур булышлык күрсәтте. 20 ел бергә бик тату, күпләрне сокландырырлык итеп яшәүләре дәверендә Марс ага еш кына үзенең сөеклесенә: «Әгәр дә, Рәйхан кадерлем, алтмышынчы елларда янымда син булсаң, мин галәмгә күптән очкан булыр идем инде!» — диеп әйтергә яраткан.
Яраткан, дибез… Чөнки Марс ага Рафиков 2000 елның 23 июлендә мәңгелеккә күчте. Аны, зур кадер-хөрмәт күрсәтеп, Алматы каласы янәшәсендәге Бурундай бистәсе зиратына җирләделәр. Марс аганы соңгы юлга озатырга Казакъстан Республикасының олуг затлары, шул исәптән, Казакъстанның беренче космонавты, әлеге республиканың Куркынычсызлык Советы секретаре урынбасары Тохтар Аубакиров, Аэрокосмос комитеты һәм ДОСААФ оешмасы җитәкчеләре, хәрби очучылар, Мәскәүдән «Йолдызлы шәһәрчек»тәге дуслары да килгән иде. Космонавтларны әзерләү үзәгендә Марс аганың 2000 елның 10 мартында төшкән соңгы фотосурәтен дә алып килгәннәр алар. Анда М. З. Рафиков, ихлас күңелле дусты Ю. А. Гагарин кебек, елмаеп-балкып тора. Һәм ул бик күпләрнең хәтерендә нәкъ менә шулай — кояш йөзле булып гасырлар дәвамында мәңге сакланыр!
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Голованов Я. Космонавт № 1: отбор, подготовка, выбор // Известия. – 1986. – 2 апреля; 1986. – 4 апреля; 1986. – 5 апреля.
2. Валеев Р. С. Жизнь отданная полету // Комсомольская правда. – 1987. – 12 апреля.
3. Рафиков М. Мы, парни из отряда «ИКС» // Простор. – 1995.
 
Шаһинур Мостафин,
язучы-публицист