2002 3/4

Гасырлар аша килеп ќиткђн чыганак

Быел Рязань љлкђсендђге Касыйм шђџђренећ 850 еллык тан танасы њткђрелде. Башлыча рус калыасе булган бу шђџђрчек XV йљз урталарыннан татар тормышы њзђклђренећ берсенђ ђверелђ.
Ђмма 2002 елда татар мђдђнияте тарихы љчен тагы н бер моџим дата хакында ђйтеп ктмичђ булмый. 400 ел элек, 1602 елда Кадыйр-Гали бикнећ "Ќамигыг-тђварих" ("Елъязмалар ќыентыгы") дигђн ђсђре -безнећ кљннђргђ килеп ќиткђн ић борынгы Татар тарихи "хезмђте языла. Бу хезмђтнећ язылу сђбђплђрен књзаллау очен Касыйм ханлыгыныћ кыскача тарихына тукталып китђргђ кирђк.
1436 елда Олуг Мљхђммђт хан Сарай тђхетеннђн куыла. 1438-1439 елларда Урта Иделдђ њз позициялђрен ныгытып, ул Бљек Мђскђњ кенђзлегепђ каршы сугыш башлый. 1445 елда Суздаль шђџђре тирђсендђ булган орышта Олуг Мљхђммђтнећ љлкђн улы Мђхмњт Бљек Мђскђњ кенђзе Икенче Василийны ђсирлеккђ тљшерђ. Ђсирлектђн котылыр љчен Моекђњ кенозе зур йолым тњлђргђ тиеш була. Шулай ук боек ксноз џђм хан арасында тљзелгђн шартнамђнећ њтђлњен књзђтњ максаты белђн Россиягђ ќибђрелгђн татар тњрђлђренђ кљн књрер љчен кайбер рус шђџђрлђрен бирергђ вђгъдђ итђ. Мђскђњ ќирлђренђ ќибђрелгђн татарлар арасында ханныћ кече уллары Касыйм џђм Ягькуп та булалар. 1450 нче елларда Икенче Василий тарафыннан Касыймга џђм аныћ гаскђрилђренђ Ока елгасы буенда урнашкан Городец Мещерский шђџђре џђм аныћ тирђсендђге ќирлђр бирелђ (Касыймга ќир билђмђсе бирњ Олуг Мљхђммђт белђн Икенче Василий арасындагы шартнамђнећ бер пунктын тђшкил иткђн булуы ихтимал). Соћрак Городец Мещерскийга "Касыйм" атамасы бирелђ (татар чыганакларында ул "Кирмђн" яки "Ханкирмђн" дип атала). Ханлыкныћ хаким катлавын татар аксљяклђре џђм гаскђрилђре, ясаклы катлауны — ќирле тљркилђр (рус чыганакларында алар "мещеряк"лар дип аталалар), мукшылар (мордва) џђм руслар тђшкил иткђн. Территориясе џђм халык саны буенча кечкенђ булса да, Касыйм ханлыгы озак вакыт Алтын Урда ќирлђрендђ урнашкан тљрки-татар дђњлђтлђре системасыныћ тулы хокуклы ђгъзасы санала, чљнки аныћ хљкемдарлары Казан, Кырым, Ђстерхан, Себер ханнары кебек, Чыћгыз ханныћ Ќњчи исемле улы нђселеннђн булганнар. Димђк, формаль яктан булса да, Ќњчи Олысы (Алтын Урда дђњлђте) мирасына дђгъва итђ алганнар.
Кечкенђ дђњлђт тиз арада кљчђеп баручы Мђскђњ кенђзлегенећ тђмам курчагьтна-марионеткасыћа ђйлђнђ, аныћ ханнары Мђскђњ хљкемдарлары тарафыннан куела. Њз мђмлђкђтлђрендђ сыеша алмыйча Россиягђ килгђн татар аксљяклђренђ рус хљкемдарлары Касыйм ханлыгында утарлар биргђннђр, њзлђренђ хезмђт иттергђннђр. Касыйм гаскђрилђре белђн бергђ алар Мђскђњ дошманнарына (шул исђптђн кардђш татар дђњлђтлђренђ) каршы сугышларда катнашканнар.
1681 елда, дђњлђтнећ соћгы хљкемдары Фатыйма солтан вафатыннан соћ, Касыйм ханлыгы Россия хљкњмђте тарафыннан бетерелђ. Моннан соћ, тљрле авырлыкларга очрасалар да, Касыйм татарлары теллђрен џђм мђдђниятлђрен саклап кала алганнар. Кызганыч, Совет чорында Касыйм татарларыныћ књбесе ассимиляциялђнњгђ џђм руслашуга дучар була.
Бњгенге кљндђ Касыйм шђџђре — Россиядђ XV-XVII гасырларга караган татар таш архитектурасы ядкярлђре сакланган бердђнбер урын. Касыйм зиратларында XVI — XX йљз башына караган татар кабер ташлары да сакланган. Кабер ташлары исђ халкыбыз тарихыныћ ић информатив язма чыганакларыннан берсе булып санала.
Кадыйр-Гали бик "Ќамигыт-тђварих"ын рус патшасы Борис Годунов тарафыннан Ураз-Мљхђммђт ханныћ Касыйм ханлыгы тђхетенђ утыртылуына багышлап яза. Бу вакыйга 1600 елда була. Ураз-Мљхђммђт Касыйм тђхетенђ билгелђнгђч, аныћ белђн бергђ "якын булган кеше'"се — карачысы буларак Кадыйр-Гали бик тђ китђ. Књрђсећ, њз хезмђтен ул тђхеткђ яћа утырган хан кушуы буенча яза. "Ќамигыт-тђварих" 1602 елныћ 20 июлендђ язылып тђмамлана.
Ураз-Мљхђммђт казакъ ханы Тђвђккђлнећ бертуганыныћ улы була. 1586 елдан Ураз-Мљхђммђт "Казакъ урдасыныћ солтаны" буларак русларныћ Себер елъязмаларында телгђ алына. Ул Себер дђњлђте хљкемдарыныћ улы Сђедтђк бик џђм телгђ алынган карачы Кадыйр-Гали бик белђн берлђшеп русларга каршы сугыша. 1587 яки 1588 елда бу љч кешене Себер воеводасы Даниил Чулков ђсирлеккђ тљшерђ. Россиядђ Ураз-Мљхђммђт рус хљкњмђтенђ тугрылыклы хезмђт књрсђткђн љчен Борис Годунов тарафыннан Касыйм тђхете белђн бњлђклђнђ. Ул вакытта ханлыкныћ элекке мљстђкыйльлегеннђн ђсђр генђ кала, ђ Касыйм ханнары Мђскђњ патшаларыныћ хезмђтчелђре хђленђ тљшђлђр. XVII йљз башында Россиядђ "Болганчык дђвер" башланганнан соћ Ураз-Мљхђммђт ул вакыйгаларда актив катнаша. 1610 елда њз улыныћ ђлђге аркасында ул Икенче Ялган Дмитрий боерыгы буенча њтерелђ.
Укучылар игътибарына Ураз-Мљхђммђт ханныћ Касыйм тђхетенђ утыртылуын тасвирлаган љзекне тђкъдим итђбез. Бу љзекне сайлавыбызныћ ике тљп сђбђбе бар.
Беренчедђн, текст заманныћ башка татар дђњлђтлђрендђ хан утырту мђрасимен (церемониясен) берникадђр књзалларга мљмкинлек биреп, шул ук вакытта Касыйм ханлыгы эчке тормышыныћ кайбер кызыклы нюансларын да књрсђтђ. Мђсђлђн, Касыйм ханыныћ сђяси яктан зђгыйфь булуына карамастан, хезмђт авторы Ураз-Мљхђммђтне тулы хокуклы мљселман хљкемдарларына карата ђйтелгђн титулгонваннар белђн атый. Бу урында 1963 елда "Ќамигыт-тђварих"тан кайбер љзеклђрне бастырган Х.Хисмђтуллин сњзлђрен кабатларга мљмкин. Ул "Гђрчђ Ураз-Мљхђммђтнећ ислам диненђ џичбер файдасы булмаса да, њзен "насыйреддин" (динне кљчђйтњче), Касыйм ханлыгын башка иллђр хисабына кићђйтђ алмаса да, њзен "ђбел-фђтех" (башка иллђрне њз иленђ сугышып яки ихтыяр белђн кушуныћ атасы
[ягъни] кушу эшендђ аеруча књп кљч куючы) дип атаган. Бу ул замандагы мљселман патшалары љчен бер калып булган", — дип яза2. Биредђ бер генђ тљзђтмђ љстђргђ кирђк
- бу гонваннар белђн ханны "Ќамигыттђварих" авторы атый. Шул ук вакытта, автор књзаллавынча, ханныћ мљселман тђкъвалыгы џђм аракы-балларны эчње парадоксальрђвештђ бер-берсенђ каршы килми...
Икенчедђн, тђкъдим ителђ торган љзек шул заман татар ђдђби теле турында мђгълњмат бирђ. "Ќамигыт-тђварих"ны беренче љйрђнгђн џђм нђшер иткђн И.Н.Березин аныћ телен болай билгели: "автор њз ђсђрен татар шивђсендђ язган, лђкин, шђрык язучыларыныћ гадђте буенча, аны сљйлђм теле белђн тњгел, ђ китап теле белђн язарга тырышкан. Гомумђн, ђсђрнећ теле аћлаешлы, ђмма аћарда искергђн сњзлђр џђм [грамматик] формалар очрый"
Љзек "Ќамигыт-тђварих"ныћ ић књлђмле мљстђкыйль љлеше булган "Дастаны Ураз-Мљхђммђд хан" бњлегеннђн алынды. Без аны И.Н.Березин басмасына нигезлђнеп, гамђлдђге татар (кирилл) язуына књчердек4.

  ИСКЂРМЂЛЂР:

  1. XVI-XVII йљз татар чыганакларында очрый торган термин.
  2. Борынгы татар ђдђбияты.-Казан,1963.-Б.480.
  3. Библиотека восточных историков, издаваемая И. Березиным.-Т.П.-Ч. 1 .-Сборник летописей: Татарский текст с русским предисловием.-Казань,1854.-С.У Ђсђрнећ авторы, тарихи ђџђмияте џђм теле турында тулырак мђгълњматны кара: М. А. Усманов. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв.-Казань,1972.-С.ЗЗ-96.
  4. Библиотека восточных историков, издаваемая И. Березиным.-Т.П.-4.1.-Сборник летописей. Татарский текст с русским предисловием.-Казань,1854.-С.165-169.

 

Ураз-Мљхђммђт ханныћ Касыйм тђхетенђ утыртылуы

[165 б.] Ураз-Мљхђммђд хан ђњвђл ибтида сигез йђшендђ олуг бабасы Шыгай хандин ќљда булдылар њз араларында тђфрика булып. Такы унљч йђшендђ њз бабасы Ундан солтан шђџид булды, андин калды. Вђ такы берничђ вакыт тарлык белђн Сђедтђк бинећ элендђ грифтарлык чикте. Андин уналты йђшендђ ќљмлђтел-кристан падишаџ[ы] Барие Фидыравичныћ коллыгына хазыйр булдылар. // [166 б.] Ул кљндин бу кљнгђ дикђч падишаџ Барие ханныћ коллыгында хазыйр ирделђр. Падишаџ хђзрђтлђре колын йарлыкап, тарих мећдђ, тућыз йылыныћ ахырында ирде, хђмђл борыќка килеп, сычкан йылы ирде, рамазанел-могаззам аенда унбишенче кљн ќљмлђ урыс падишаџы Барие Фидыравичныћ хљкеме-йарлыгы белђн, ућда-сулда карачу газамђт биклђре ултырып, књчђ-књчђ, урам-урам мылтык-ђндазлар ќђлалђт-њ сђйасђт белђн кул кушырып торыр вђ сђйасђт-хљкеме белђн Ураз-Мљхђммђд хан бине Ундан солтанны књренешкђ алып, бу йирдђ падишаџ хђзрђтлђре алтын тђхтенђ менеп, углы солтан хђзрђт1 бабасыга йђнђшђ ултырып, Ураз-Мљхђммђд ханга мљбарђкбад кылды...
Падишаџ хђзрђтлђре соџургаллар, ингамлар бђхшиш кылды. Кирмђн шђџрен соџургал кылып бирде. Берничђ кљн падишаџ хђзрђтлђре йанында мђњкуф // [167 б.] булып тордылар. Кирмђн шђџренећ биклђре, мирзалары, кара халкы — ике йљз кеше — анда хазыйр ирделђр. Падишаџ хђзрђтлђре иќазђт бирде Ураз-Мљхђммђд ханга, - алпагыт тылмач кушып, шђњвђл аенда пђнќешђнбе кљн Кирмђн шђџрега газем кылды. Кирмђн олуглары џђм бергђ хан хђзрђтлђре коллыгында ирделђр. Бер џђфтђ эчендђ шђњвђл айыныћ йегерме тњртенче кљн, тарих мећдђ, пђнќешђнбе кљн дђњлђт белђн мљбарђк кадђм, котлуг рузгяр белђн Кирмђн шђџрега килеп тљштелђр. Берничђ кљн дђњлђт белђн гыйш-у фђрагать, ђсайышлык кылдылар мљбарђк зил-хиќќђ айыга дикђч. Андин соћ тарих мећдђ сычкан йылы мљбарђк зил-хиќќђ айыныћ унынчы кљн[е] ирде, пђнќешђнбе кљн Ураз-Мљхђммђд хан бине Ундан солтанны ханлыкка ултыргыздылар. Олуг вђ кечек, барча урыс, татар анда хазыйр ирделђр, тамаша љчен олуг-газыйм йыгын булды. Шђех-Гали ханныћ салдырган таш мђсќеде эчендђ мулла вђ данишмђнд, хафизлар, биклђр, мирзалар - анча бар кем ђџле Ислам ирде — ул ќђмђгатьлђр мђсќед эчендђ ќђмегъ булып, иттифак итеп, мљбарђк алтынлыг сандалны килтереп, мђсќед эчендђ кордылар. Барие Фидыравичныћ йарлыгы белђн ул заман алпавыт џђм анда хазыйр ирде. Иске йортныћ йадкяре2 Бњлђк сђйед хотбђ агаз кылды, тњрт кем ирсђ тњрт йактан хђзрђте ханны алтынлыг сандалныћ љстенђ књтђрделђр. Йегерме йђшендђ Ураз-Мљхђммђд // [168 б.] хан хђзрђтлђре ханлыкка ул[т]ырды. Сђллђмђџе-ллаџе вђ ђбка.
Барча олуг вђ кечек, ђкябир, мулла вђ кђдходаи ђџле Ислам ќђмђгать хазыйр ирделђр, дога вђ сђна кылдылар, вђ карачулары, аталык-имелдђшлђре нисарлар кылдылар. Барча хазыйрлар хан хђзрђтлђр[ы]га мљбарђкбадлык кылдылар. Ничђ кљнгђ дикђч ул ай њткенчђ кичђ-кљндез гыйш-у гыйшрђтка чыркамыши кылды џђм ул заман олуг-газыйм туйлар кылдылар: бал вђ гаракы хисапсыз кылды, йылкы вђ куй-сыгыр биейар књп њлтерде. Олуг-могаззам // [169 б.] йыгын кылды, џђр бересенђ берђр мђнсњб њзђ њз урынын тђгъйин кылды. Мулла вђ Хафизлђргђ, бивђ-йђтимлђргђ, тол вђ бичарђлђргђ, туснаклар-[га] хђйр-њ ихсан кылды, бђндђлђрне туснакдин алып азад кылды, њкеш хђйр-њ хђйратлар Аллаџы Тђгалђ йулында ихсан кылды. Падишаџ Барие Фидыравичныћ телђген телђде, даим кичђ-кљндез бер кясђме эчсђ, аны йад кылмай эчмђс ирде. Вђ такы њзе Аллаџы Тђгалђнећ коллыгында хазыйр ирде. Сђрвђре ђнбийа Мљхђммђд Мостафа салђллаџе галђйџи вђ сђллђмнећ рухларына даим дога вђ тђзаррыг белђн нийазлар кылыр ирде, та Адђм сафиулладин миџтђре ђнбийага дикђч, рђсњлнећ ђџле бђйтлђрегђ, та андин бирњ ничаклы сђхабђлђр, ђиммђ-мђшайехлђр, ђњлийалар њтеп ирде, џђр даим дога вђ тђзаррыг белђн анлардин истиганђт кылыр ирде, њксез-гариб вђ нђвага рђхем-шђфкать кылыр ирде. Ућ кулыда шђригать белђн гамђл кылыр ирде, сул кулы белђн угры-каракчыны, йаманларны падишаџ Барие Фидыравич хан хљкеме-йарлыгы белђн сђйасђт камчысыны йаманларга кљтђк орар ирде. Ул сђбђбдин Кирмђн шђџре Барие Фидыравич хан дђњлђтендђ ђманлык ирде. Бу сђбђбдин кљндин кљнгђ Падишаџы Ислам насыйред-дин, ђбел-фђтех Ураз-Мљхђммђд ханга дђњлђт-икъбаль белђн ил ашап, йљз йђшђп, та ђбђдел-ђбђдкђчђ дђњлђт аћа йар булсын!..

ИСКЂРМЂЛЂР:

  1. Биредђ Борис Годунов улы Федор књздђ тотылса кирђк.
  2. Йадкяр сњзенећ биредђ нинди мђгънђ белдерњен ачыклап булмады, књчерњченећ хатасы булыр
    га мљмкин.

Сњзлек

агаз кылу — башлау
Адђм сафиулла — Адђм пђйгамбђр, сафиулла — аныћ мактаулы исеме
алпагыт — алпавыт
андин бирњ — аннан алып
аталык — хан тђрбиячесе
баба — биредђ: ђти
Барие Фидыравичныћ коллыгына хазыйр булдылар — биредђ Ураз-Мљхђммђд ханныћ хезмђт итђр љчен рус хљкемдары Борис Годунов хозурына килње књздђ тотыла
бисйар — бик
бђхшиш кылу — бњлђк итњ, љлђшњ
газамђт — бљек; карачу газамђт биклђре - бљек карачы бђклђре
газем кылу - юнђлњ газыйм — бљек
гаракы — аракы
грифтар — тоткын; читен хђлгђ тљшкђн
гыйш-у гыйшрђтка чыркамыши кылу — књћел ачу белђн мђшгуль булу
гыйш-у фђрагать — књћел ачу
даим — џаман, џђрвакыт
дикђч — тикле, чаклы, кадђр
дђњлђт-икъбаль — байлык џђм бђхет
ибтида — башта
ил (ашау) — тынычлык(та тору)
имелдђш — сабый чагында хан белђн бер хатынны имгђн ир-ат. Ханныћ якын кешелђреннђн саналган
иќазђт — рљхсђт
ингам — биредђ: бњлђклђр
Иске Йорт — Касыйм шђџђренећ бер љлеше истиганђт кылу — ярдђм итњне њтенњ
иттифак итеп — берлђшеп; бер булып
йад кылу — искђ алу
йарлыкау — биредђ: бњлђклђњ
йыгын — ќыен, ќыелыш
кадђм — адым
карачу — карачы, югары дђрђќђдђге бђк
Кирмђн — Касыйм шђџђре
котлуг — котлы
котлуг рузгяр белђн — хђерле сђгатьтђ
куй-сыгыр — сарык-сыер
кясђ — касђ
кђдхода — биредђ: мђхђллђ башлыгы, ќитђкче
кљтђк ору — таяк белђн сугып ќђзалау
књренешкђ алу — кабул итњ
књчђ — урам
миџтђре ђнбийа — пђйгамбђрлђр башлыгы (Мљхђммђд пђйгамбђр)
мулла вђ данишмђнд, хафизлар — дин ђџеллђре; галим-голђма
мылтык-ђндаз — мылтыкчы
мђнсњб њзђ — дђрђќђгђ књрђ
мђњкуф булу — калып тору
мљбарђк кадђм (белђн) — "мљбарђк адым", тљкле аяк (белђн)
мљбарђкбад кылды — тђбрик итте
нийаз — телђк
нисар — бђйрђмнђрдђ акча сибњ
нђва — биредђ: мескен
рузгяр — вакыт, дђвер
сандал — урындык; тђхет
соџургал (дљресе — сойургал) — теге яки бу феодалга хезмђт итњ шарты белђн бирелгђн ќир билђмђсе
сђйасђт камчысы — ќђза камчысы
сђйед — сђет, Алтын Урданыћ таркалуыннан соћ барлыкка килгђн татар дђњлђтлђрендђ мљселман руханиларыныћ башлыгы. Сђетлђр Мљхђммђд пђйгамбђр нђселеннђн дип саналганнар
сђллђмђџе-ллаџе вђ ђбка — Алла аћа саулык-сђламђтлек бирсен џђм сакласын
сђна — алкыш; мактау
сђрвђре ђнбийа — пђйгамбђрлђр башлыгы
туйлар — биредђ: мђќлеслђр
туснак — тоткын; тоткынлык
тућыз — дућгыз
тђгъйин кылу — вазифага билгелђп кую
тђзаррыг — тњбђнчелек
тђфрика — низаг
ултыргызу — утырту
хђйр-њ ихсан кылу — хђерле џђм игелекле эшлђрне эшлђњ
хђйр-њ хђйрат — игелекле эшлђр
хђмђл борыќка килеп, сычкан елы ирде — куй йолдызлыгы (март ае) ќитеп, тычкан елы киткђн иде (тљрки хайван ел исђбе буенча яћа ел башы март аенда булган)
ђбђдел-ђбђдкђчђ — мђћгегђ
ђиммђ-мђшайехлђр — имамнар џђм шђехлђр
ђкябир — аксљяклђр
ђлендђ — кулында
ђсайышлык кылу — ял итњ
ђџле бђйт — гаилђ
ђџеллђре (биредђ Мљхђммђд пђйгамбђр гаилђсе књздђ тотыла)
ђџле Ислам — мљселманнар
њкеш — књп
ќђлалђт-њ сђйасђт белђн — дђњлђти бљеклек белђн
ќђмегъ булу — ќыелу
ќљда — аерылган
ќљмлђтел-кристан — барлык христиан
џђр даим — џђрвакыт
џђфтђ — атна

 Публикацияне
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
каршындагы Баш архив идарђсенећ баш белгече
Ильяс Мљстђкыймов ђзерлђде