2005 1

Ќићњне фронтовиклар белђн бергђ авыл, калалар да яулады

Тарих бик күп сугышларны белә, әм­ма 1941-1945 еллардагы кан коешны кешелек дөньясы моңа кадәр күрмә­гән. Ул вакытта СССРда яшәгән һәр алты кешенең берсе һәлак булу — шуның бер мисалы.

Ул илаһи кояшлы көнне гомеремдә дә онытасым юк... 22 нче июнь иртәсе. Район үзәгендә — табигатьнең искиткеч матур урынында — Йөрүзән елгасы буенда Са­бантуй бара, халык гөж килә. Берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннарны карыйлар: хатыннар су тулы чиләкләрне көянтәгә асып йөгерәләр, ирләр йомырка салынган кашыкны авызларына кабып чабалар. Кап­чык белән бәрешеп көч сынауларны да кө-лә-көлә карыйлар. Малайлар колга башын­дагы әтәчне менеп алмакчы булалар. Са­бантуйның аеруча кызыктыргыч мизгел­ләре — татар-башкорт көрәше, атлар яры­шы. Безнең авыл кешеләре шуңа өметләнә — быел да Туратыбыз беренчелекне бирмәс! Әнә атларның ярсып-ярсып чабу­лары күренә — безнең Турат чыннан да беренче булып килә бугай...

Шулай дип шатланып-хозурланып торганда, халык җыелган мәйданга райком машинасы (ул чакта андый җиңел маши­на райком секретарьләрендә генә була иде) килеп туктады. Аннан ике кеше килеп чык­ты, берсе — райком секретаре, икенчесе

хәрби комиссар диделәр. Башта сүзне секретарь алды, гитлерчы фашист гаскәр­ләренең иртән сәгать дүртенчедә илебез чиген үтеп керүләрен, самолетларының бик күп шәһәрләрне бомбага тотуларын әйтте, чит илләр эшләре министры В. М. Молотовның белдерүен кабатлады. Район хәрби комиссары: «яшьләр чакыру

повестка көтеп тормый, ике көнлек ашамлык алып, иртәгә хәрби комиссари­атка килергә тиеш», — диде... Бөтен халык «аһ» итте, ат ярышы белән кызыксы­ну бетте. Ирләр ат җигәргә тотынды. Ха­тыннар, сүз куешкандай, кычкырып елар­га керештеләр...

Авылыбыз район үзәгеннән ерак тү­гел, 8 чакрым чамасы гына. Паром белән елга аша чыккач, ирләр: әткәй, энесе Га­фур абзый җәяү атладылар, мин аларга иярдем. Хатын-кызлар арбада утырган ки­леш елыйлар иде.

Ул елны мин, 6 классны тәмамлаган яшүсмер, Уфа һәм Казан газета-журнал-лары битләрендә чыгыш ясаучы пионер идем. Уфада татар телендә чыга торган «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») газета­сында еш кына халыкара хәлләр турында язмалар басыла, шуны мин кич өйдә кыч­кырып укый идем. Хәтеремдә шул калган: Гитлер чыгышының тулы варианты басыл­ган санны укыгач, «Германия безгә дус­лык мөнәсәбәте күрсәтә, димәк, тыныч яшәргә була», — дидем. Әткәй моңа кар­шы чыкты: «фашизм белән коммунизм бер вакытта да уртак тел таба алмаячак», — диде. Әмма, дөресен генә әйткәндә, авыл­да беркем дә сугыш шулай тиз генә баш­ланып китәр дип уйламады бит, совет хө­күмәте шундый эчтәлекле белдерүләр ясап торды.

Арба артыннан җәяү атлаганда, ирләр шактый уй-фаразлар әйттеләр. «Гитлер үз башына кылана, берничә айдан безнекеләр Берлинны алырлар да, Европада тыныч­лык урнашыр», — диделәр. Әткәй болай дип тә өстәде: «миңа 41 яшь, димәк, миңа кадәр 23 возрастның сугышка алынасы бар. Бу чакта сугыш беткән дә булыр әле». Моны искә төшерүемнең сәбәбе шул: Уфа тирәсендә татарлардан берничә дивизия төзелә (башкортларны сугышка 1942 ел ба­шында — Башкорт атлы дивизиясенә ал­дылар. Бу дивизия дә күп батырлыклар күрсәтә, әмма бик зур югалтулар күргәч, тулыландыру максаты белән аны, «икен­че эшелонга күчерәләр») һәм ашыгыч рә­вештә фронтка озатыла... һәм әткәм 1941 елның 26 октябрендә, Калинин шәһәре ти­рәсендә барган сугышта, беренче мәртәбә каты яралана (1942 елның җәендә, госпи­тальдән дәваланып чыккач, аны Ржев ти­рәсендәге плацдармга җибәрәләр. «Мон­да мин татарларны күрмәдем инде. Сугыш көн-төн дәвам итте. Безнең яктан югалту­лар чамасыз зур, чөнки немец безгә кара­ганда бик нык коралланган иде» — диде бервакыт сөйләшкәндә ул). Әткәйнең икенче мәртәбә каты яралануы Ржев ти­рәсендә була (ни өчендер, хәрби тарихчы­лар «Ржев иттурагычы» хакында язарга яратмыйлар. Ә чынлыкта анда бик көчле сугышлар барган, безнең гаскәрләр фа­шистларга тын алырга ирек бирмәгәннәр — даими һөҗүм итеп торганнар). 1943 ел­ның башында әткәй авылга кайтты (сул ку­лы нык зәгыйфьләнгән, муенына бау бе­лән асып куелган иде). Аны райкомга ча­кырып алдылар һәм бер колхозга рәис итеп җибәрделәр (ул сугышка кадәр дә шундый вазыйфаны үтәде...)

Мәскәүнең рәсми мәгълүматларына караганда, Бөек Ватан сугышында Совет Армиясе 29 миллион сугышчысын югалт­кан. Боларга 1700 шәһәрнең, 10 мең авыл­ның җир белән тигезләнүен өстәсәк (алар-дагы кешеләрнең күбесе һәлак булган), ни­чә миллион кеше үз үлеме белән үлмәгән икән? — дигән сорау туа. Мин бу санга ышанам дип өзеп әйтә алмыйм, әмма кай­бер чит ил чыганаклары «русларның югал­тулары 50 миллионга җитә» диләр... Ә бит сугыш булмаса, үзебезнең халыкны гына алсак та, саныбыз нык артыр иде. Кечкенә мисал: 35-40 яшьтәге абзыйлар, җизниләр хатыннары кулына 5-7 бала калдырып фронтка киттеләр. Иң аянычлысы шул — сугышка киткәннәрнең иң зур күпчелеге еракта, чит җирләрдә ятып калды... Шул уңайдан «Татарстан» журналының 2004 елдан басылган бер санында Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиле Ф. Мөхәм-мәтшинның шактый зур мәкаләсе дөнья күрде. Анда мондый мәгълүмат китерел­гән: «сугышның беренче айларында Ле­нинград фронты сугышчыларының иң зур күпчелеге татарлардан торган. Корал ягы начар булгач, югалтулар зур булган...» Бу, әлбәттә, үзе махсус сөйләшүне таләп итә торган бик җитди мәсьәлә.

Моннан дүрт дистә еллар элек миңа Мәскәүдә, СССР Педагогик фәннәр ака­демиясе системасында укып, диссертация язарга туры килгән иде. Эксперименталь база итеп республикабызның Кукмара һәм Балтач районнары мәктәпләрен алдым. Балтач районының Чепья урта мәктәбен­дә тарих укытучысы Гарифҗан Галиев укучыларга (бу мәктәптә күрше авыллар­дан килеп укучылар шактый иде) мондый задание биргән: авылыгыздан күпме кеше фронтка киткән, шуның күпмесе исән-имин кайткан. Исем-фамилияләрен тулы итеп языгыз». Укучыларның җавапларын мин дә укып-карап чыктым, һәм башыма урын таба алмый интектем: фронтка ки­түчеләрнең 80-85 проценты туган авылы­на әйләнеп кайта алмаган икән! Белүем­чә, мондый югалту СССРдагы башка бер халыкта да булмаган. Хәтта моның сәбә­бен аңлау-аңлату да мөмкин түгел төсле. Сүз дә юк — безнекеләрне генә махсус рә­вештә кырмаганнар. Әмма кайберәүләр-нең фараз итүенә караганда, тыңлаулы та­тар егетләрен күбрәк пулемет расчетына, ПТРга (танкка каршы атучы винтовка), са­перлыкка куйганнар. Ә иң зур югалтулар әнә шуларда була... Бөек Ватан сугышы полководецларының һәммәсе дә, татарлар­ның батырларча сугышуына басым ясый­лар. Чыннан да халык санын истә тоткан­да, татарлардан Советлар Союзы геройла­ры бик күп икән шул. Алай гына мени, шактый очракларда дивизия командирла­ры татар егетләрен Геройга тәкъдим итсә­ләр дә, югары инстанцияләр «Татарлар үз фондларын күптән үзләштереп бетерделәр инде» дип, документларны Мәскәүгә җи­бәрмәү ягын караганнар. Болар — сүз уңа­еннан гына.

Фронтовик туганнарыма — абый, җиз­ниләргә килгәндә, эшләр болайрак тора: яшь лейтенант, кызлар кулын да тотып ка­рамаган Касыйм Сабир улы Әхмәтҗанов (әткәйнең абыйсының улы) Брест крепос-тендә җирләнгән. Әткәй ягыннан якын ту­ганнарыбыз — танкист өлкән лейтенант Мөнир абый 1941 елның көзендә Калинин шәһәре өчен барган төнге бәрелештә һә­лак булган. Аның энесе — майор Әхмәт­нур абый Кырымны азат итү сугышларын­да каты яралангач, госпитальдә үлә. Әт­кәйнең энесе Гафур абзый Ленинград фронтында сугыша һәм шунда һәлак бу­ла. Җыеп кына әйткәндә, фронт кырларын­да 34 якын туганыбыз ятып калган. Гай­ния әбинең ире Гариф Шәрәфетдинов гражданнар сугышында (ул моңа кадәр 4 ел герман фронтында була) юкка чык­кан. Әмма хатыны шактый җегәрле зат — 3 улын, 2 кызын аякка бастыра алган, баш­лы-күзле иткән. Сүзне җырдан чыгарып ташлап булмый дигәндәй, чынбарлыкны әйтмичә булмый: — Гайния әбинең улла­ры — Барый, Шөгаеп, Хәмәтнур абыйлар, Таһирә һәм Камәрия апаның ирләре чит җирләрдә ятып калдылар. Разведчик Шө­гаеп абый сугыш бетәргә ике атна калгач, һәлак була... Миңнислам җизни үзе дә, 1925 нче елгы улы Мөхәммәтсалих абый да Сталинград фронтында һәлак булдылар.

Сугыш башланганда, миңа 13 яшь иде. Июль урталары кебек хәтеремдә калган — мине колхоз идарәсенә чакырып алдылар. Колхоз рәисе Хәниф абый Вәлиуллин (яр­ты елдан ул фронтка китте) сүзне кыска тотты: «Улым, радио тыңлыйсың, газета да укып барасындыр — хәлләр әйбәт тү­гел, авылда эшләрлек ир заты калмады. Бө­тен ышаныч хатыннарда һәм сездә — яшүсмерләрдә. Монда — авылда да үзенә күрә фронт — сугышчыларны, корал эш­ләүче шәһәрләрне туендыру, киендерү — авылга йөкләнә. Монда уйлаштык та, си­не бригадир ярдәмчесе итеп куярга бул­дык. Сәбәбе шул — әтиең колхоз рәисе булгач, күп нәрсәләрне беләсеңдер. Бри­гадир итеп Садыйк абзый Вәлиәхмәтовны куйдык, башка кулай кандидатура тапма­дык. Әйе, аңа 76 яшь, белеме дә юк. Әмма нишлик соң? Укуыңны ташлама, әтиең кайткач, безгә үпкәләрлек булмасын (мон­да әлеге дә баягы «немецның үз җирендә тар-мар итәчәкбез» дигән әкияткә ышану чагыла иде). Төп эшең хатыннарны эшкә чакыру, җирләрне үлчәү, отчет ясау — си­ңа йөкләнә. Сораулар булмаса, бар эшкә тотын, Садыйк абзыйны күр, сөйләш!»

Боларны мин мактану өчен искә тө­шермим, һич тә андый уем юк. Ике ел буе бригадир ярдәмчесе булып эшләү бары­шында халыкның ниләр уйлавын, ничек сулавын адым саен күрдем, үз тәнемдә сиз­дем. Алга китеп булса да шуны әйтәсем килә: иң авыр шартларда, Мәскәү «после упорных боев наши войска оставили го­род (города)» дип радиодан тапшырганда да хәтта дошман белән Сталинград урам­нарында сугышлар барганда да, бер генә кеше дә, бер генә мизгелдә дә «дошман безне җиңәр»дип уйламады. Мин әле бү­ген дә моның сәбәпләренә төшенеп бетә алмыйм. Бу хәлне ниндидер пропаганда белән генә аңлатып булмый. Монда шик юк: ул заманда патриотик хисләр бик көч­ле иде.

1941 елны ашлык нык уңган иде. Үке­нечкә булган икән дип әйтү дә урынсыз яңгырар. Табигать беркемнән дә сорап тор­мады: кар иртә ятты, күп иген кырлары җыелмый калды. Ләкин аңа карап кына тормыш туктамады. Хатыннар зур агач кө­рәкләр белән ашлыкны кардан арчыдылар һәм чалгы белән чаптылар. Ә без — ма­лайлар шуны чанага төяп, ындыр табагына илтеп бушата бардык. Ашлык сугу кыш буена дәвам итте. Чи икмәкне киптерергә дип, йорт саен таратып йөрделәр. Бераз­дан колхоз сушилкасы-киптергече дә эш­ли башлады. Күршедә генә йөз еллык ка­еннар үсә торган зират бар. Картлар кыш буе шул агачларны кистеләр. Бу хакта үз­ләре ни уйлаганнардыр, Аллага ничек җа­вап бирербез дип пошынганнармы — әй­түе кыен. Элеватор Мөрсәлим станциясен­дә (авылыбызга 40 чакрым чамасы), кыш буена ат, сыер җигеп элеваторга икмәк та­шу дәвам итте. Кем булсын — хатыннар ташыды.

1942 елның язы, җәе. Иртә таңнан апа, җиңгиләрне эшкә өндәп йөрим. Хәлләре ничек булуга карамастан. Һәрберсе 2-3 чакрым җәяү барып печән чабалар. Ашау — такыр-токыр. Төшке ашка туктар ал­дыннан кузгалак, кыргый юа, бөрлегән, кыргый чия, кымызлык, балтырган, җиләк җыялар. Нигездә шуның белән тукланалар. Ярый әле «теш арасына кыстырырга» (аларның сүзләре) бәрәңгеләре бар. Кай-чакта: «бәрәңгенең мае булса, хәл бетмәс иде, юк шул мае», — диләр. Бит-йөзләрен-дә нур юк. Шактые иренә кара кәгазь (по­хоронка) алган. Әмма алар ирләренең үлү­енә ышанмыйлар: ялгыш хәбәр салганнар­дыр, менә бервакыт кайтып төшәрләр әле» дип үзләрен юаталар. Алар нәрсә уйлый­лардыр, нәрсәгә өмет итәләрдер — кем белә. Бит өйдә бер көтү бала, карт-карчык-лар бар. Шуңа көндез җыелган «Ходай күчтәнәченең» бер өлешен өйгә алып кай­талар.

Яшьтәшләрем Рәфыйк, Зәки, Әкрам, Мәҗит, Наиб, Шакирҗан, Вара, Наил, Бик­тимер, Мәхмүтҗан, Гадил, Рәүф җир сө­рәләр, тырмалыйлар. Кушкан һәр эшне сүзгә кермичә үтиләр. Кышын мәктәптә укыйлар, колхоз эшен дә онытмыйлар. Кызлар көлтә бәйлиләр, урак уралар, чүп утыйлар, ындырда эшлиләр. Зарлану-фә-лән юк... Көньяк Уралның табигате шул­кадәр бай-матур, тасвирларга сүзләр җит­мәс кебек. Әмма ул матурлык күзгә күрен­ми... Җир үлчәгәндә, тургайларның сайра­вына таң калам, әмма күпкә түгел: эш күп. Шулай да уйлап куям: бу гали затлар нигә бертуктаусыз югарыга күтәреләләр дә тү­бәнрәк төшәләр, тагын күтәреләләр — туктаусыз сайрыйлар икән? Кем әйтмеш­ли, дөньяның язгы хозурлыгы өчен Алла­га мәдхия җырлыйлар, ахрысы. Алар су­гыш афәтен дә, апаларның Каф тавы ка­дәр булган кайгы-хәсрөтләрен күрмиләр дә, белмиләр дә...

1943 елның җәе. Күңелне күтәрерлек хәбәрләр дә бар — дошман Сталинград­тан соң Донга таба табанын ялтырата. Әм­ма җиңү турында сүз алып бару иртәрәк. Димәк, монда да тырышлыкны киметмәс­кә кирәк.

Җиңги, апалар, хәзер инде «бәрәңге­нең мае юк» дип зарланмыйлар, чөнки бә­рәңге күптән беткән инде... Бераз алга ки­теп булса да, бер фикерем белән уртакла­шасым килә: Берләшкән Милләтләр Оеш­масының беренче Генераль Секретаре, Норвегия корольлегенең элекке чит илләр министры Трюгве Ли, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Генераль Ассамблея мөнбәреннән торып, болай ди­де: «Европадагы иң көчле хәрби машина­ны — немец армиясен төп азыгы бәрәңге булган урыс халкы җимерде, җиңде». Әм­ма хөрмәтле Генсек бу очракта кимендә ике хата җибәрде дип әйтергә хакыбыз бар: беренчесе — СССРның ярты халкы — урыслар түгел, икенчесе — халык, би­грәк тә, авыл халкы бәрәңгегә дә туйма­ды.

1943 елның язы-җәендә авыл халкына өстәмә афәт килде — септик ангина дигән каты авыру шактый кешенең гомерен кис­те. Бу авыруның сәбәбен тиз ачыкладылар: халык кар астында калган башакларны җы­еп киптереп, кул тегермәнендә тарттырып ашау юлына басты. Ә андый бөртекләрдә агу хасил була икән. Бигрәк тә тарыда. Арыш башагында берничә зәңгәр бөртек (спора) була. Шундый азыкны ашаган ке­шенең тамак төбе шешә. Аннан котылу юлы бар — антибиотик белән дәвалау. Ул чакта академик Бурденко сульфидин (ан­тибиотик) уйлап тапкан диделәр. Мөгаен, шулайдыр. Әмма ул дару авылларга килеп җитмәде... Мәктәбебезнең бер бинасын «госпиталь» иттеләр. Аның бер бүлмәсен­дә хатын-кыз, икенчесендә ир затлары ят­ты.

Кызганыч, бу авырудан шактый бала­лар үлде. Ач бала авыруга тиз бирешә ди­деләр. Алар берничә ел сөт ашы (ит турын­да сүз дә булырга мөмкин түгел) күрмә­гәннәр, әбиләр әйтмешли, болай да җан­нары борын очында гына эләгеп тора... Септик ангина бер атна чамасы дәвам итә — тамак туктаусыз шешә, шуннан соң олы кан тамыры шартлый да, авыз-борыннан кан китә, ул агып беткәч, йөрәк тибүдән туктый... Күз алдымда шундый хәл бул­ды: 10-11 яшьләрдәге малай көч-хәл белән тәрәзә аркылы урамга чыкты. Аңа һава җитми иде бугай. Урамда озак булмады, тәрәзәдән эчкә керде һәм шундук борыны-авызыннан кан сиптереп ага башлады. Медсестра йөгереп килсә дә, ярдәм итә ал­мады. (Җәя эчендә генә: кайберәүләр бу авырудан — могҗиза диикме — исән кал­ды. Әмма аларда кан оемау булган икән.

Сугыш вакытында хатыннар шул ка­дәр тырыштылар ки, миннән торса, алар-ның һәрберсенә һәйкәл булмаса да, истә­лек тактасы куяр идем... Вакытның башы да, ахыры да юк диләр философлар. Менә сугыш беткәнгә дә 60 ел тулды. Кайберәү­ләр, «бу җиңү түгел, чөнки ул бик зур югалтулар хисабына яуланды» — диләр. Тарихта «Пирр җиңүе» дигән әйтем-тәгъ-бир бар. Мәгънәсе: борынгы заманда Пирр патша бөтен армиясен һәлакәткә дучар итү барәбәренә җиңү яулаган, шул җиңүнең җимешен сакларлык көче дә калмаган. Бу әйтемгә аңлатма-комментарий бирүгә алынмас идем. Әмма иң үкенечлесе шул: безгә каршы сугышкан Германия, Япония (Италияне дә өстәргә була) — бүген дөнь­ядагы иң алга киткән 7 ил арасында... Ә бит алар сугыш вакытында бөтен инф-раструктураларын югалттылар. Җиңүләр­гә, мәсәлән, СССРга, зур күләмдә контри­буция түләделәр. Өстәвенә, Россия белән чагыштырганда, әлеге илләрнең җир асты, җир өсте байлыклары юк дәрәҗәсендә.

Сугыш еллары хатын-кызлары бүген исән булса, җиңүгә тап төшерергә тыры­шучыларга тирән үпкә хисе белдерерләр иде. Бит алар илебез азат яшәсен өчен, аңа яшьлекләрен, сәламәтлекләрен, шәхси тормышларын корбан иттеләр. Әйе, авыр, бик авыр иде ул чакта. Кыенлыкка чыдый алмый атлар үлеп бетте. «Алар чыдамнар» дип, авылга монгол атларын бирделәр. Лә­кин могҗиза булмый — алар да үлеп бет­те.

Тик хатыннар гына баш имәде: көн-төн эшләделәр алар. Шулар тәэсирендәдер дип уйлыйм, шул чакта район газетасын­да хатын-кызларга багышлап шигырь сы­ман бер нәрсә бастырдым. Шуның дүрт юлы әле дә күңел көзгесендә балкып то­ра:

«Язгы ташкын ера буаларны, Авырлыктан атлар үләләр, Хатыннарда, ахры, тимер үзәк — һәммәсенә алар түзәләр».

Туган авылымны, аның сугыш еллары хатын-кызларын, шул чор яшүсмерләрен бүгенгедәй яхшы хәтерлим, һәрберсен! Безнең урам Ярминкә урамы дип йөртелә. Сәбәбе — авылыбыз Уфа губернасы, Зла­тоуст өязенең волость үзәге булган. Шуңа күрә анда земство мәктәбе ачылган, яр­минкәләр үткәрелгән. Урамда кимендә 60 хуҗалык бар. Шул хуҗалыкларның һәр­берсеннән бер-ике кеше фронт кырларын­да ятып калган. (Мин югарыда шуларның кайберләре турында әйткән идем инде). Гади генә мантыйкка мөрәҗәгать итсәк тә, сугыштан соң авылыбыз чәчәк атарга ти­еш иде. Заманында 500 хуҗалыклы бу та­тар авылында (ике гасыр ярым элек, чу­кынырга теләмәгән татарлар Пенза, Казан ягыннан Көньяк Урал итәгенә күчеп утыр­ганнар) ике колхоз бар иде, алар районда гына түгел, республика күләмендә дә дан тоталар иде.

Шаккаткыч хәл — бүген колхозлар юк. 4 мең гектардан артык кара туфраклы уң­дырышлы җирләр менә 10 ел инде сөрел­ми, чәчелми, шунда алабута үсә... Уфаның бу хәлгә гаме дә юк. Ярый әле, сугыш ел­лары хатыннары, мондый хәлне белми-күрми, бакый дөньяга күчкән. Исән бул­салар, кәефләре нык китәр иде...

Югарыда бу хакта сүз булды инде — революциягә кадәр үк авылыбызда мәдрә­сә генә түгел, земство мәктәбендә балалар­га белем бирелгән. Бу традиция совет чо­рында да дәвам иткән — районда беренче ШКМ (крестьян яшьләре мәктәбе), шулай ук беренче урта мәктәп бездә ачылды. За­манында Нәсибаш земство мәктәбендә бу­лачак күренекле шагыйрь Михаил Львов­ның (чын исеме — Рифкать Дәүләтша улы Габитов) әти-әнисе — Дәүләтша абый бе­лән Гөлҗиһан апа укытканнар. (Бу хакта сөйләшү өчен махсус сүз алу урынлы бу­лыр, һәм бу — киләчәк эше).

Укытучыларыбызның яртысы диярлек — ирләр иде. Табигый, сугыш башлангач, аларның һәммәсе дә диярлек фронтка кит­те. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Са-бир абый Гыйззәтуллин (халык аны «Са-бир учитель» дип хөрмәтләп әйтә иде), өл­кән яшьтә булу аркасында, армиягә алын­мады. Күз алдына китереп карыйк әле: бү­генге мәктәпләрнең, ниндидер сәбәпләр аркасында, 50 процент укытучылары эш­тән туктаган ди. Бу — гадәттән тыш хәл булыр иде... Фронтка киткән 14 педагог­ның тик берсе генә — физика укытучысы Кәрам Галимов кына, озак вакытлар гос­питальдә дәваланганнан соң, авылыбызга әйләнеп кайтты.

1941 елда укулар, гадәттәгечә, 1 сен­тябрьдә башланды. Дәрес өзелү очракла­рын хәтерләмим. Әйе, күп кенә укытучылар, үз предметларыннан тыш, ниндидер башка фәнне дә укыттылар. Мәсәлән, Фа­киһә апа Дусмөхәммәтова, географиядән тыш, тарихны да укытты Җан биргәнгә юнь бирә дигәндәй, эвакуация юлы белән авылыбызга Белоруссиядән, Мәскәүдән вакытлыча күчеп килүчеләр арасында укы­тучылар да бар иде. Шуларның бер-икесе хакында аерым тукталасым килә. Немец телен Лейбель дигән өлкән яшьтәге бер пе­дагог укытты. Ул Австрия яһүде икән — Беренче бөтендөнья сугышында рус арми­ясенә әсир төшкәч, ничектер Мәскәүгә ба­рып чыккан һәм шунда өйләнгән... Лей­бель абыйны шактый яратып өлгерсәк тә, ул тиздән ниндидер бер шәһәргә күчеп китте. Хатыны шуны таләп иткән диделәр. Аның урынын Мәскәү хатын-кызы — Бе­резина фамилияле апа алды. Дөресен әй­тим, педагоглык таланты артык сизелми, шуңа күрә классны тота алмый иде апа­быз, ә Рәүф, Әвәл кебек шаяннар «безгә фашист теле кирәкми» дип кенә җибәрә­ләр иде.

Шулай да хәтердә иң нык сакланганы — Белоруссиянең Витебск шәһәреннән кү­чеп килгән (сугыш мәҗбүр иткән) рус те­ле һәм әдәбияты укытучысы Георгий Се-вастьянович Хомутовский булды. Төскә-биткә чибәр. Зәңгәр күзләре, ак төшә баш­лаган чәчләре бер күрүдә үк бу кешегә их­тирам хисләрен уятты. Георгий Севастья-нович Минск университетының филология факультетын тәмамлаган. Китап ярата, күп кенә шигырьләрне яттан белә иде. Аның дәресләренә хәзерләнми килү — гөнаһ кы­лу кебек тоела иде миңа. Шуңа микән, аның дәресләрен көтеп ала идем... Шулай дип уйлыйм: университетка укырга керү теләгем аның тәэсирендә тугандыр. Якын шәһәрләр — Уфа, Чиләбедә югары уку йортлары шактый. Теләгәнеңне сайла. Әм­ма аларда университет юк. Ә миңа — «по­дай университет». Кыскасы, 1945 елны мин Казан университеты студенты булу бәхетенә ирештем. Бу нәрсә җиңел генә бирелде дип әйтмәс идем. Ул чакта Казан-Уфа тимер юлы юк, шуңа күрә Казанга Куйбышев аша барырга туры килде. Мо­нысы әле бер хәл. 1944-1945 елларның җә­ендә районыбызның бер авылында (шул тирәдә легендар каһарман Салават Юлаев туган) ашлык урдым, «Сталинец-6» ком­байнында комбайнчы булып эшләдем. Мо­ның өчен авылыбызда урнашкан МТСта кыска сроклы курс үттем. Бәхеткәдер, комбайн-тракторлар механигы (аңа бронь бир­гәннәр) В. Кувайцев миңа даими ярдәм ит­те, шуңа күрә эшләр җай гына барды.

Ул чорда шәһәргә күчү яки укырга ке­рү өчен паспорт кирәк иде. Ә миңа пас­портны соң — игеннәрне урып бетергәч кенә бирделәр. Казанга ноябрь башында гына килеп төштем, «Крестьян йорты» исемле кунакханәгә урнаштым да универ­ситетка юл тоттым. Бу олы бәхет эшедер инде: ректор Кирилл Прокопьевич Ситни­ков урынында булып чыкты һәм гаризама «Татар филологиясе бүлегенә кабул итәр­гә» дип язып куйды.

Яңадан сугыш еллары мәктәбебезгә әйләнеп кайтыйк әле. Г. С. Хомутовский сугыш беткәнче мәктәбебезнең завучы бу­лып эшләде. Аны бөтен авыл яратты, ту­ган итеп күрде... Немецларны Мәскәү ти­рәсеннән кугач, Березина апабыз туган шә­һәренә кайтып китте, аны авылыбызның педагогик курслар үткән кызы Гыйльми-ниса Гарифуллина алмаштырды.

Химия укытучысы Тәскирә Сарбаев-на Арысланова да кайсыдыр яклары белән хәтердә калган. Мәсәлән, ул аеруча пөхтә иде. Ул чакларда укытучыларның да мат­ди хәлләре бик авыр иде. Әмма һәрберсе җиңү өчен көчен, белемен кызганмады... Ул чактагы авыл укытучысына, укыту хез­мәтеннән тыш, бихисап эшләр йөкләнде. Укытучы агитатор да, пропагандист та, за­ем кампаниясендә «йөзеп йөрүче» дә. Су­гышчыларга хат язу, фронтовикларга җы­лы киемнәр әзерләү, йон оекбашлар, пер­чатка, бияләйләр бәйләүне оештыру да аңа йөкләнә. Колхоз эшендә укучылар белән бергә «төптән җигелеп» эшләделәр алар...

Уйласаң исең китәрлек: моннан тыш һәр педагогның балалары, шәхси тормы­шы да бар бит әле... Югарыда септик ан­гина хакында сүз булган иде. Нәкъ әнә шул авырудан ике көн эчендә Факиһә апа Дус-мөхәммөтованьщ 2 баласы үлде. Кабер ка­зырлык ир затлары булмагач, бу эш белән миңа — учком рәисенә шөгыльләнергә туры килде... Берничә иптәшем (Зәки, Мә­җит) белән Факиһә апаның Дежорт исем­ле улын җирләү өчен кабер казыйбыз. Әм­ма шул арада «яңа хәбәр килеп җитте» — апабызның кызы да үлгән икән. Каберне бераз киңәйттек һәм ике гөнаһсыз сабый­ны бергә күмдек... Шунысы бар: апа күз яшьләрен күрсәтмәде, дәресләрен өзмәде. Тәкъдимем бар: сугыш еллары укытучы-ларының исемнәрен мәңгеләштерү өчен конкрет чаралар күрсәк иде!

Сугыш елларында өлкән яшьтәгеләр-гә аеруча авыр булды дисәм, бәхәскә ке­рүчеләр булмастыр. Югарыда 3 улы, 2 ки­яве сугышта үлгән Гайния әби турында сүз булган иде. Мин аны бөек ана, бөек зат дип атар идем. Искиткеч түзем, хәйран калыр­лык ихтыярга ия булган бу татар хатыны бервакытта да югалып калмады, киленнә­ре эшкә киткәндә балаларын аңа калды­ралар, ул аларны да кыенлыклар алдында баш имәскә өйрәтә, эшкә күнектерә иде. Урыны оҗмахта булсын Гайния әбинең... Бу уңайдан мин үзебезнең дәү әнине, без­неңчә әйтсәк, картәнине — исеме Фатиха

искә төшерәсем килә. Ике гаилә хуҗа­лары — хатыннар эшкә киткәч, көнозын аның белән унбер бала «гомер итә» идек. Картәни безне татар этнопедагогикасы үр­нәкләрендә тәрбияләргә омтылды «Су­гыш, күпме генә авыр булмасын, үтәр дә китәр. Аннан соң да яшәргә кирәк була­чак. Кеше булып яшәргә тырышыгыз! Исе­реккә сәлам бирмәгез, сәламен алмагыз. Ялкаулык — иблис юлдашы. Эш сөегез! Урлашу кешене кимсетә, үзең тапканны ашасаң, йокың татлы була. Горур булыгыз, җиргә нык басып, «я кто!» дип йөрегез», дип өйрәтә иде ул.

Еллар туктамый үтәләр. Сугыш вете­раннарының, фронтовикларның саны гео­метрик прогрессия принципларына буйсы­нып кими. Без аларның кадерләрен үзлә­ре исән чакта белик. Бакый дөньяга күч­кәннәрне даими искә алыйк.

 

Мәхмүт Әхмәтҗанов,

педагогия фәннәре кандидаты