2015 3/4

Ә.-З. Вәлидинең В. А. Гордлевскийга хатлары

Төрле мирасханәләрдә галим, төркиятче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, 1917-1920 елларда башкорт милли азатлык хәрәкәтен җитәкләгән Әхмәтзәки Вәлиди Туганның (1890-1970) эшчәнлегенә, тәрҗемәи хәленә кагылышлы материаллар әледән-әлегә табылып тора. Аерым алганда, Россия фәннәр академиясе архивындагы В. А. Гордлевский фондында Зәки Вәлидинең 1915 елның 26 октябрендә һәм 17 ноябрендә Уфадан аңа юллаган ике хаты саклануы ачыкланды1.

Ә.З. Вәлиди. 
Электрон ресурс фотосы, керү режимы: https://ru.wikipedia.org/wiki/Валидов,_Ахмет-Заки

В.А. Гордлевский. 
Электрон ресурс фотосы, керү режимы:https://ru.wikipedia.org/wiki/Гордлевский,_Владимир_Александрович

Чынлыкта, Зәки Вәлидинең бу илкүләм күренекле галим-шәркыятче белән аралашып, хат алышып торуы гаҗәп түгел. Мәгълүм булганча, академик В. А. Гордлевский (1876-1956) — төрек теле, тарихы, этнографиясе һәм әдәбияты, төрки фольклор буенча 300 артык фундаменталь хезмәт авторы. Ул 1899 елны Лазарев исемендәге Көнчыгыш телләре институтын, 1904 елда — Мәскәү дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Төркиянең Истанбул шәһәрендә төрек, гарәп телләре буенча стажировка үтеп, соңрак Мәскәү шәркыят институты итеп үзгәртелгән институтта, 1907-1918 елларда, төрек телен һәм әдәбиятын укыта. 1918-1948 елларда шул ук институтның профессоры була. Ә.-З. Вәлиди белән хат алышып торганда да В. А. Гордлевский шунда эшләгән була.

Зәки Вәлидинең чын-чынлап шәркыят-төркият гыйлеме мәсьәләләре белән кызыксынып китүе аның Казанда яшәү чорына карый. Монда ул Ырымбурдан 1908 елның көзендә күченеп килә. Башта «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. 1909 елдан башлап, шунда ук гарәп әдәбиятын, төрки тарихны укыта. Казан дәүләт университетына укырга керү теләге белән атаклы профессорлар Н. Катанов, В. Богородицкийдан шәрык телләре буенча дәресләр ала, күренекле шәркыятче В. В. Бартольд белән якыннан аралаша. Шул тырышлыкларның бер нәтиҗәсе буларак, 1912 елда, «Милләт» басмаханәсендә, аның «Төркиләр вә татарлар тарихы», дип исемләнгән тәүге тарихи басмасы дөнья күрә. Җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителеп, кайбер өстәмәләр, үзгәрешләр белән, ул 1915 һәм 1917 елларда да нәшер ителә. Тәүге гыйльми уңышларына нисбәтле, озакламый Зәки Вәлиди Казан император университеты каршында эшләп килүче Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп сайлана.

Казан университетының матди ярдәме, Петербург фәннәр академиясе, Урта Азияне һәм Ерак Көнчыгышны өйрәнү буенча халыкара җәмгыять фатыйхасы белән ул 1913 елда — Фирганә өлкәсендә, 1914 елда — Бохара әмирлегендә археографик экспедицияләрдә була. Аннан күп кыйммәтле кулъязмалар җыеп кайта. Шуларның бер нәтиҗәсе буларак, Россия фәннәр академиясе басмаларында, бер-бер артлы, аның гыйльми мәкаләләре дөнья күрә.

1915 елдан Зәки Вәлиди Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә башлый. Уфа губернасы мөселманнары тарафыннан Дәүләт думасына сайланып, андагы мөселман фракциясенә керү сәбәпле, шул елда ук үзенең күп елларга сузылган сәяси-иҗтимагый эшчәлеген башлап җибәрә. Ә.-З. Вәлидинең укучылар игътибарына тәкъдим ителүче 1915 елгы ике хаты да әнә шул чорларга туры килә. Аларның текстларын кириллицага күчергәндә, хатлардагы орфография, пунктуация үзенчәлекләре сакланды.

ИСКӘРМӘ:

  1. Россия фәннәр академиясе архивы, 688 ф., 4 тасв., 71 эш, 1, 4-5 кгз.

№ 1. Ә.-З. Вәлидинең В. А. Гордлевскийга язган хаты

Ә.З. Вәлидинең В.А. Гордлевскийга язган хаты. 26 октябрь 1915 ел. Россия фәннәр академиясе архивы, 688 ф., 4 тасв., 71 эш, 5 кгз.

Мөхтәрәм профессор Хардлинский җәнабләре!

Уфага килеп, дәрес эшенә керештем. Тарих һәм милли әдәбият укытамын. Пособиеләр булмаганлыктан, һәммә нәрсәне язып укытырга туры килә, эш күп. Хат язу, хәзерләнгән китапларны йибәрүдә һаман кичектем. Сезгә дип йибәрергә дип куелган бәгъзе нәрсәләремне таба алмадым. Таба алсам, аларын да йибәрермен. Сезгә йибәргән нәрсәләр белән бергә Крымский* әфәндегә китапларымны йибәрдем. Мөмкин булса, тапшырырсыз. Аның исеменә тугры йибәрергә һәм хат язарга тартындым. Мөмкин булса, ул рөхсәт итсә, аның «Труды по востоковедению» мәҗмугасына кергән җәмигъ** әсәрләрен (ягъни, «Төрек әдәбияты», «Фарсы әдәбияты», «Гарәп әдәбияты», гарәп вәсәмиятләреннән беренче*** «Әлф-е ләйлә вә ләйлә», «Мөселманлык тарихы», «Гарәпләр тарихы», дигән барлык әсәрләрен) йибәрә күреңезче. Миңа монда мәдрәсәдә укыту өчен бик хаҗәт. Әгәр мәҗанән**** йибәрмәк мөмкин булмаса, налож кылып йибәрсәңез икән. Һәм «Восточный сборник»ны да, мөмкин булса, йибәреңез — кулымда нөсхәсе юк. Казанда дәрелфөнүн һәм академия һәм археология җәмгыяте китапханәләре булганлыктан, рәхәт иде. Уфада һичбер китапханә булмаганлык, гомумән, шундый китаплар монда һичкем кулында табылмаганлык сәбәбендән, күп зәхмәт чигелә. Зап[адно]-вост[очное] отдел[ение] арх[еографического] общ[ества] кеби һәм җәгърәфия җәмгыяте мәҗмугаләрен бүген күп акча сарыф итеп, махсус алдырырга хаҗәт булды. Сәламәтлек, Аллага шөкер, яхшы. Әсәрләреңез мәйданга [чыккан] саен, йибәреп торуыңызны һәм үзегезнең сәламәтлегеңез һәм безгә файдалы мәгълүматлар хакында хатлар язып торуыңызны үтенәмен.

Сезгә ихласда Әхмәтзәки Вәлидов.

26 октябрь, 1915.

Адрес: Уфа, Пушкинская ул., д. 105,

Ахмед-Заки Валидову.

Россия фәннәр академиясе архивы, 688 ф., 4 тасв., 71 эш, 5 кгз.

№ 2. Ә.-З. Вәлидинең В. А. Гордлевскийга язган хаты

Ә.З. Вәлидинең В.А. Гордлевскийга язган хаты. 17 ноябрь 1915 ел. Россия фәннәр академиясе архивы, 688 ф., 4 тасв., 71 эш, 4 кгз.

Мөхтәрәм ...!*****

Кичә хатыңызны алдым, күп рәхмәт!

Мәдрәсәмезнең адресы: Уфа, Усмановское медресе. Китаплардан Моисей Хоренскийның****** әрмән тарихы һәм Аршакиди, Сасаниди******* турындагы әсәрләрне кушарга мөмкин булмасмы?

«Труды по востоковедению»нең барлык әсәрләрен Уфаның городская библиотекасына да выписать итәргә моннан ике хәфтә******** элек управага гарыз итдем*********. Алырга булдылар.

Уфаның «Уфа»дан башка исеме башкортлар арасында да, татарларда да юк булырга кирәк. Татар вә башкортлар аны «Өфе» дип яки «Өпе» дип әйтәләр. Бу эш Уфа сүзенең «Уба», ягъни кабер кәлимәсеннән чыгуына шөбһә бирә.

Диваев********** юбилее хакында антропология һәм этнография җәмгыяте берәр нәрсә кылса, хәбәр итүеңезне үтенәм.

Валидов, 17 ноябрь***********.

Россия фәннәр академиясе архивы, 688 ф., 4 тасв., 71 эш, 4 кгз.

Публикацияне
тарих фәннәре кандидаты
Рәшит Галләм
әзерләде


*Күрәсең, монда украин тарихчысы һәм язучысы, шәркыятче һәм төркиятче, семитолог А. Е. Крымский (1871-1942) күздә тотыла. Украинада Гетман Скоропадский хакимлек иткән чорда (1918 ел), ул Украина фәннәр академиясен төзүчеләрдән, шулай ук, аның тәүге академикларыннан берсе була. Шактый еллар Украина фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе вазифасын башкара. 1941 елда гаепсездән кулга алынып, Казахстанга сөрелә. Озак та үтми, шунда вафат була (биредә һәм алга таба Р. Галлям искәрмәләре).

**Барлык (гарәп.).

***Гарәп матур әдәбияты үрнәкләреннән беренче (гарәп.).

****Бушка (гарәп.).

*****Исеме укылмады, әмма почта карточкасының (хатның) икенче ягында В. А. Гордлевскийга икәне язылган.

******Борынгы әрмән галиме һәм язучысы Моисей Хоренский. Ул әрмән тарихының «атасы» булып исәпләнә. Якынча, IV гасыр ахырында — V гасырда яшәгән.

*******Күрәсең, монда борынгы Парфия иленең яңа эрага кадәр III — безнең эраның III гасырларында идарә иткән Аршакидлар һәм Фарсы иленең (Иранның) безнең эраның III-VI гасырларында идарә иткән Сасанидлар идарәче династияләре күздә тотыла.

********Атна (гарәп.).

*********Белдердем (гарәп.).

**********Диваев Әбүбәкер Әхмәтҗан улы (1855-1933) — галим-этнограф, төрки телләр белгече, фольклорчы, Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1924), Казан университетының Археология, тарих һәм этнография һәм Мәскәү университетының Табигый фәннәрне, антропологияне һәм этнографияне сөючеләр җәмгыятьләре әгъзасы.

***********Почта карточкасының икенче ягындагы мөһердә — 1915 елның 17 ноябре.