2001 1/2

«Сөекле шагыйремез Тукайга ядкәр»

Татар басма китабының тарихы искиткеч бай һәм, шул ук вакытта, серле дә. «Серле» дигәндә гарәп язуында нәшер ителгән һәм хәзер гыйльми китапханәләрдә саклана торган китапларны күздә тотабыз. Аларда шактый серләр бар әле. Ягъни, күренекле шәхесләребезнең милке булганлыгын, бүләк итеп бирелгәнне белдерә торган бихисап автограф — язмалар теркәлгән һәм күп санлы шәхси мөһерләр сугылган китапларның гыйльми әһәмиятләре бермә-бер югары.

Бездә әле мондый китаплар бөтенләй диярлек өйрәнелмичә кала бирәләр. Кыскасы, иске басма татар китапларындагы серләргә бай, мавыктыргыч тармак әлегәчә үз тикшерүчесен көтә. Тәгаен максат итеп, гыйльми нигездә эшкә тотынып, гыйльми китапханәләребез фондларындагы автографлы һәм мөһерле китапларның махсус каталогын әзерләү, һичшиксез, фән өчен изге гамәлләрнең берсе булыр иде. Татарстан Милли китапханәсендә бу эш алып барыла башлады иңде.

Казан дәүләт университетының гыйльми китапханәсендә мондый серле һәм хикмәтле китаплар аеруча күп. Университетта белем алган студент елларымда кызыклы автографлар һ.б. мәгълүматлар теркәлгән китапларга еш юлыга идем.

Ул елларда күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле автографлы китаплар турында мәкалә дә язган идем (Тапшырылмаган ядкәрләр // Социалистик Татарстан.-1991, 31 май.-Б.б). Еллар узгач, ун ел элек язылган бу мәкаләмә яңадан кайбер өстәмәләр килеп чыкты.

1990 елда университет китапханәсендәге «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» исемле китаптагы автограф-язмага игътибар иткән идем. 1913 елда Казанда «Мәгариф көтепханәсе» нәшер иткән бу җыентыкның (китапның саклану шифры «Т 1010») беренче битендә, өстә «Сөекле шагыйремез Тукайга ядкәр. Мәдрәсәи «Мөхәммәдия» шәкертләреннән. 194/413» дигән сүзләр каллиграфик нәфис итеп язылган. Мондый серле язмалы китапка тап булу куанычымны шул вакытта остазым Миркасыйм ага Гос-манов белән дә уртаклаштым. М.Госманов элегрәк шундый ук язманы китапханәдәге Ризаэтдин Фәхретдин китапларының берсендә күргәнлеген исенә төшерде. Эзләнүләр нәтиҗәсендә «Тукайга ядкәр...» дип язылган китап табылды. Әмма бер генә түгел, университет китапханәсендә Р.Фәхретдиннең «Мөхәммәдия» шәкертләре исеменнән бүләк сүзләре язьшган дүрт китабы (!) булганлыгы ачыкланды. Аларның икесе «Т 812» шифры белән сакланалар һәм бергә төпләнгәннәр. Китапларның берсе — Р.Фәхретдиннең «Ибне Гарәби» исемле, Оренбургта 1912 елда, икенчесе Р.Фәхретдиннең «Ибне Тәймия» исемле, Оренбургта 1911 елда нәшер ителгәннәр. Калган икесе Р.Фәхретдиннең шулай ук бергә төпләнгән, «Т 814» шифры белән саклана торган «Көте-бе ситтә вә мөәллифләре» (Оренбург, 1910) һәм «Әхмәд бай» (Оренбург, 1911) китаплары. Дүрт китапның да титул битләрендә шул ук истәлек сүзләре һәм шул ук дата теркәлгән.

Шәкертләр исеменнән язылган бүләк-ядкәр сүзләре янында күрсәтелгән «1913 елның 4 апреле» датасы баштарак аптырашта калдырган иде. Чөнки, мәгълүм булганча, Габдулла Тукай 1913 елньщ 2 апрелендә (иске стиль белән) дөнья куйган һәм 4 апрельдә җирләнгән. Ядкәр китапларындагы язмада 4 апрель датасы күрсәтелүе, әлбәттә, гаҗәбрәк тоелды. Әмма ядкәр китапларының тагын дүртесе табылгач, мәсьәлә бераз ачыкланды. Шәкертләрнең 4 апрельдә мәшһүр шагыйрь янына барырга җыенып, бүләк китапларын алдан әзерләп, истәлек язуларын да алданрак теркәп куюлары хакыйкатькә туры киләдер дигән фараз ныгыды. Болар хакында безнең тарафтан 1991 елда «Тапшырылмаган ядкәрләр» исемле мәкаләдә язылган һәм мондый китапларның тагын да булуы ихтимал дип белдерелгән иде.

Мәкалә газетада басылып, еллар узгач кына шуны белдем. «Казан утлары» журналының 1983 елгы 4 санында (179-180 битләр) Әбрар ага Кәримуллинның Казан университеты китапханәсендә саклана торган, әмма югарыда әйтелгәннәрдән гайре бер китап турындагы, минем язмага охшаш, «Тапшырылмый калган бүләк» исемле мәкаләсе булган икән! Игътибарсызлыгым аркасында Әбрар ага мәкаләсен белми йөргәнмен. Ә.Кәримуллин белән аралашып, күрешеп торсак та, газетада минем язмам чыккач, ул да берни дә әйтмәгән иде. Ә инде мин «Казан утлары»ндагы мәкаләне үзем өчен «тапканда» Әбрар аганың сәламәтлеге бик какшаган булу сәбәпле, борчып йөрмәдем. Кыскасы, Әбрар абый да, мин дә бер үк мәсьәләдә (хәтта мәкалә исемнәре дә бер үк диярлек) язган булсак та, бу хакта арабызда әнгәмә-сөйләшү, кызганычка каршы, булмый калды.

Ә.Кәримуллин мәкаләсендә әйтелгән китап — Лев Толстойның «Хаҗи Морад» әсәре. Татарчага Мәхмүд Мәрҗани (Галәү) тәрҗемәсендә Казанда 1913 елда басылган. Бу китап университет китапханәсендә «Т 958» шифры белән саклана. Титул битендә, югарыда «Мәдрәсәи «Мөхәммәдия» шәкертләре тарафыннан бөек шагыйремез Тукаевка ядкәр. 19 4/4 13» дип язылган.

Язманың датасына нисбәтле фаразларыбыз аваздаш. Ә.Кәримуллин бу уңайдан «...бу китап шагыйрь кулына барып җитәргә өлгермәгән. Инде Тукайның вафаты бөтен Казанга гына мәгълүм булмыйча, ерак авылларга барып ишетелгән вакытта — дүртенче апрель көнне аңа шундый багышлама язу аңлашылмый. Мәсьәлә монда башкачарак булырга тиеш. Иң соң дигәндә, мөгаен, икенче апрель көнне «Мөхәммәдия» шәкертләре, сөекле шагыйрьләренең хәлен белү өчен, Клячкин больницасына барырга сүз куешалар һәм, шунда аңа бүләк итү максаты белән, әлеге китапны табып, махсус багышлама язалар. Язылу датасы итеп үзләре барачак көнне күрсәтәләр...» дип яза.

Шул рәвешчә, «Мөхәммәдия» шәкертләре исеменнән Тукайга бүләк итеп әзерләнгән китапларның ачыкланганнары алты булды.

«Тагын да шундый китаплар булмады микән?» дигән уй һаман күңелгә тынгылык бирмәде. Шәкертләр исеменнән шагыйрьгә бүләк ителергә ихтимал булган, 1910-1913 елларда татар телендә нәшер ителгән әдәби һәм фәнни китаплар даирәсен шартлы рәвештә тәгаенләп, эзләнүләрне дәвам иттек. Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсендәге йөзләгән китаплар тикшерелде. Нәтиҗәдә, бүләк язулы, «Т 797» шифры белән саклана торган, бергә төпләнгән янә ике китап ачыкланды. Аларның берсе Муса Бигиевнең «Халык нәзарына берничә мәсьәлә» исемле (Казан, 1912), икенчесе «Олуг кешеләр һәм аларның әсәрләре» (Казан, 1911; Монда Газиз Гобәйдуллинның һәм Нәҗип Хәлфиннең әдәби тәнкыйть мәкаләләре басылган). Бу ике китап та, башкалары кебек үк, яхшы итеп махсус тышлатылган булган. Беренчесенең тышлыгында, югарыда «Сөекле шагыйремез Тукайга ядкәр...» дигән мәгълүм сүзләр язылган. Китапларның икенчесендә шәкертләр исеменнән бүләк сүзләре язылмаган булса да, ике китап бергә, башкалары белән бер үк вакытта, нәкъ бер төсле үк рәвештә тышлап, төпләтелгән булуы — анысының да Тукайга ядкәр буларак әзерләнгәнлеген дәлилләп тора.

Шәкертләр бүләк өчен китапларны да зәвык белән сайлаганнар: күренекле әдипләрнең һәм галимнәрнең әсәрләре, хезмәтләре. Эчтәлек ягыннан да дөньякүләм мәшһүр ислам философларының тәрҗемәи хәлләре һәм эшчәнлекләрен тасвирлаган хезмәтләр, милләт өчен гаҗәеп күп көч һәм малын сарыф иткән мәшһүр татар сәүдәгәре Әхмәд бай Хөсәеневкә багышланган китап, әдәби әсәрләр, әдәби тәнкыйть... Шунысы аяныч, Тукайның үлеме сәбәпле, шәкертләр аны бу кыйммәтле бүләкләре белән сөендерергә өлгермәгәннәр. Тик, шулай да, бу факт китапларның әһәмиятен киметми, һәрхәлдә, бу серле китаплар мәдәният тарихыбызда игътибарга лаеклы.

Халкыбызның бөек шагыйре Тукайга үз вакытында шәкертләр тарафыннан әзерләнеп тә, тапшырылмыйча калган китапларның безгә әлегә билгеле булганнары шул сигез берәмлек.

һичшиксез, киләчәктәге эзләнүләр боларга охшаш башка кызыклы табышлар белән дә сөендерер әле. Чөнки, язмабызның башында әйтелгәнчә, мондый серле китаплар күп. Алар бары тик үз серләрен ачачак тикшерүчеләрне генә көтәләр.

Раиф Мәрданов,
Татарстан Милли китапханәсе
фәнни хезмәткәре, филология
фәннәре кандидаты