2003 3/4

Халык бәйрәмнәре тарихыннан

Укучылар игътибарына татар халкының XX гасырда үткәрелгән кайбер йола һәм бәйрәмнәре турында мәгълүматлар тәкъдим итәбез.

«Җир җылынгач җыен җыела» (Шыгайда табылган XVIII йөз кулъязма китабыннан).

Мортыш Тамак Боламык авылы очында Нәфыйк җыены булган. Нәфыйк дигәне язучы Мәдинә Маликованың ерак бабасы: Мәдинә — Габделхак — Габделмалик — Мөхәммәтшакир — Габденнәфыйк — Зөбәер (Гомәр?).

Сарманда Сәйфулла җыены.

Иске Минзәләбаш (Бикбулат) Зәрә тавы итәгендә җыен үткәргәннәр. Анда тауга каршы йөгергәннәр. Моны Камил Нуриәхмәт улы Тимергалин сөйли иде. Ат чабышлары да шунда үтә иде дип сөйли иде Камил ага. Ул — язучы Адлер Тимергалинның әтисе.

12.02.2001.

Мәгълүмат бирүче — язучы Д. X. Гарифуллин,

Сарман районы

Моннан 6 ел элек Балык Бистәсе районының Балыклы Чүрәкәй авылында Изгеләр ашы үткәрү гадәткә керде. Июнь аенда, Сабан туйлары үткәч, җомга көнне Изгеләр чишмәсе буена болынга яше-карты, бик күп кунаклар, тирәяк авыллардан киләләр, һәм бер кеше дә буш кул белән килми. Кемдер сарык, кемдер тавык, ә кемдер ярмалар, йомырка һәм башка ашамлыклар алып килә. Шушы ризыклардан сигезәр чиләкле... казанда Изгеләр ашы пешерелә, һәр гаилә, табын ясап, нәселыруы белән бергә утыра, аштан авыз итә. Килә алмый калучыларга өйләренә биреп кайтаралар.

Бу бәйрәм вәгазь уку белән башлана. Өйлә намазы укыла. Соңыннан аш ашап, амин итеп халык өйләренә тарала. Бәйрәмнән соң күңелләр чистара, сафлана, авырулар сихәтләнеп китә.

август, 2003 ел.

Мәгълүмат бирүче — Балыклы Чүрәкәй җирле үзидарә советы рәисе

А. М. Нуретдинова,

Балык Бистәсе районы

 

Мин Апае районының Түбән Балтай авылында туганмын. Балачак һәм яшьлек истәлекләремне хәтергә китерергә тырышам.

Урта Балтай белән Түбән Балтай арасы бер чакрым да юк. Менә шул авыллар арасындагы киң болында Сабан туена ошаган зур җыен була иде. Кушкапка дигән исеме, уйлавымча, аны куш капканы хәтерләтеп урнашкан ике тау арасында үткәрелүе белән бәйледер. Ләкин бу җыен Сабан туе түгел, анда ат чабышлары, көрәшләр һ.б. булмый. Ул гадәттә язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң үткәрелә. Бәйрәмгә Югары Балтай, Бакырчы, Чирү, Каратун, Дәүләки, Дәвеш, Караборнаш, Шәмәк һәм башка авыллардан да кунаклар җыелып, иртәдән кичкә кадәр күңел ачалар.

Мәйдан уртасындагы кәмиттә яшьләр, балалар, хәтта олырак яшьтәгеләр дә бик теләп әйләнәләр. Кәмит тирәсендәге түгәрәк мәйданда матур юртакларга җигелгән бик күп тарантасларда килгән кунаклар — егетләркызлар — утырып гармунга кушылып җырлап узалар.

Җыенны оештыручылар кунакларны рәхәт, тыныч, күңелле ял иттерү чараларын алдан уйлаганнар. Күп сандагы кибетләрдә ниләр генә сатмаганнар. Майда пешкән гәрәчиләр, кызыл билле прәннекләр белән тәмле чөйләр, конфетлар сата торган урында халык, аеруча олы яшьтәге апалар, күп булган. Кибетләр алдында буйдан-буйга озын өстәлләр. Анда кайнап торган самавырлардан тәмле-томлы белән чәй эчүчеләрнең исәбе юк.

Җыенга килүче һәр кайсы үзенчә ял итә: олыраклар болынның тынычрак урыннарында төркем-төркем җыелып, дуслары, туганнары, танышлары белән утыралар. Тәмле ризыклар ашыйлар, гармунга кушылып җырлыйлар, мәзәкләр сөйләшеп бөтен болынны яңгыраталар.

Болынның икенче ягында төрле авыллардан җыелган кызлар, егетләр күңелле уеннар уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, үзара танышалар, вәгъдәләр бирешәләр.

Ә кичке якта кайбер кунаклар дусларына, туганнарына Түбән Балтай һәм Урта Балтай авылларына кереп, кунак булуны дәвам иттерәләр. Хуҗалар аларны ихлас күңелдән хөрмәтлиләр.

Менә шулай истә калган Кушкапка җыены минем хәтердә.

***

Кушкапкага ошашлы җыеннар районның Шоңгаты һәм Пучинкә авылларында да елга ике тапкыр үткәрелгән. Берсе чәчүдән соң, икенчесе урып-җыю төгәлләнгәннән соң. Бу җыеннар язгы һәм көзге ярминкәләр дип аталган. Аларга да кәмитләр, бик күп азык-төлек кибетләре чыккан. Ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр булган. Халык мондый җыеннарны бик көтеп алган.

18.01.2001.

Мәгълүмат бирүче — матбугат ветераны Р. С Алкина,

Казан

 

Әтнә районы Күшәр авылы яшьләре җыеннар башланганчы «Дөм-дөмгә төшү» дигән күңел ачу бәйрәме уздырганнар. Ул кызлар-егетләр бәйрәме булып Әләшә белән бер көнгә туры кигән. (1973)

«Гашүрә» яки «Капка урлау» бәйрәме. Бәйрәм җәй көне була иде. Ул төнне кешенең капкасын урлап китәләр дә, икенче урынга яшерәләр. Кемнең капка төбендә бурасы, өеп куйган бүрәнәләре, утыннары булса, еракка күчереп куя торган булганнар. Бу шулай уздырыла торган көлке бәйрәме иде. Олы Мәңгәр авылында булды. (Ибраһим Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановтан (1907-1994) язып алынды, 1970 нче елларда.)

Яшьләр җыены Күк тәкәсе. Яшьләр җыенын «Бәләкәй җыен» дип атыйлар иде. Ул иске стиль белән июньнең беренче яртысында була (12.07.1979.)

2001 ел

Мәгълүмат бирүче — филология фәннәре докторы М. И. Әхмәтҗанов,

Казан

 

Унҗиде сәгать бәйрәме — Балтач якларында очратырга туры килмәде. Яңа Кырлай (Тукай-Кырлай) якларында укымышлы кешеләр арасында уздырылганын күрергә насыйп булды.

Бәйрәм кан кардәшлек буенча түгел, җан кардәшлек буенча уздырыла.

Бәйрәмгә көн озынлыгы 17 сәгатькә тулгач, гөлләр, үләннәр бик күбесе чәчәктә, кошлар, бигрәк тә сандугачлар бик озак сайрый торган чорда уздырыла.

Кунаклар сәгать унга җыйналып бетә, хуҗа өендә борынгы гадәт буенча өстәл хәзерләнә, самавыр чыжлый, кунакларның килгән берсе чәй эчеп ала.

Сәгать унда табигатькә чыгалар. Самавыр, казаннар, пешкән ризыклар, төяп, сәйранга чыгалар. Ашъяулыклар, утыру урыннарына җәю өчен паласлар әзерләнә. Бәйрәм мәйданы уртасына борынгыдан килгән «казан асу» йоласы сакланган иде. Ашап-эчеп көне буе бәйрәм итәләр. Ял иткән араларда 41 төрле үлән, чәчәкләр җыялар.

Кичкә кадәр сәйранда булгач, сөйләшәсе сүзләр сөйләшенеп, бүленәсе яңалыклар, укылган әсәрләр турында фикер алышкач, хуҗа өенә кайталар. Аларны яккан мунча каршы ала. Таңга кадәр «17 сәгать мунчасына» һәркем кереп, үзләре җыеп алып кайткан үлән-чәчөк сулары белән коенып, сафланып чыга. Төшке аштан соң кунаклар өйләренә таралышалар.

22.10.2002.

Мәгълүмат бирүче — хезмәт ветераны P. A. Кариева,

Балтач районы

 

Татар Буасы авылында үткәрелә

торган йола-бәйрәмнәр, өмәләр

 

Гаилә бәйрәмнәре:

Бәби мунчасы. Көндеки әби

Исем кушу. Яшь бала туе

Сөннәткә бирү

Никахлашу-өйләнешү

«Кызыл туй»

Корбан чалу мәҗлесе

Соңгы юлга озату йолалары

Өй котлау (өй туе)

 

Өмәләр:

Матча күтәрү

Бәрәңге өмәсе.

Кул алмашы

Каберлекләрне тәртипкә китерү һәм карау-чистарту

Каз өмәсе

 

Дини бәйрәмнәр (гаетләр):

Ураза гаете, Корбан гаете

Календарь бәйрәмнәр

Терлекләрне көтүгә чыгару

«Язгы җомга». Майның уны (Троица кебек, иске стильдә 10 майга, яңа стильдә 23 майга туры килә)

Сабан туе

Яңгыр боткасы

Җыен

2001 ел

Мәгълүмат бирүче — Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны

Ф. М. Галиуллин, Буа районы

Д Р. Шәрәфетдиновның
шәхси архивыннан