2012 3/4

XIX йљздђСабан туе

Укучыларга тђкъдим ителђ торган язма «Описание татарского праздника Сабана» исеме белђн књренекле рус шђркыятчы галиме, озак еллар Казанда яшђгђн џђм эшлђгђн профессор И. Н. Березин (1818-1896) тарафыннан тљзелгђн «Тљрек хрестоматиясе»нећ бер томында гарђп хђрефлђре белђн иске татар телендђ басылган1.
Бу язма — сабан туйларыныћ безнећ кљннђргђчђ килеп ќиткђн ић иске татарча тасвирламаларыннан. Аныћ авторын ачыклап булмады. Тел њзенчђлеклђре бу язманыћ XIX йљздђ тљзелгђнлегенђ ишарђ итђ. Язманыћ исеме беркадђре сђер књренђ: «Рисалђ фи бђян вђ анда улан тамашалар» (Бђян итњгђ багышланган мђкалђ џђм анда булган тамашалар). Рисалђнећ Сабан туйларын тасвирлауга багышланганын исђпкђ алсак, аныћ исемендђ «Сабан туе» сњзлђре тљшеп калганга охшый. Ихтимал, язманыћ асыл исеме «Рисалђ фи бђяны Сабан туе вђ анда улан тамашалар» (Сабан туен бђян итњгђ багышланган мђкалђ џђм анда булган тамашалар) булгандыр. Џђрхђлдђ, соћгы атама мантыйкка књбрђк туры килђ.
Алга таба укучыларга югарыда телгђ алынган текстныћ хђзерге татар хђрефлђренђ књчермђсе (транслитерациясе) тђкъдим ителђ. Басма текстында хђреф хаталары шактый. Транслитерациядђ алар безнећ тарафтан тљзђтелде. Астљшермђлђрдђ безнећ фикеребезчђ ялгыш язылган сњзлђр хђзерге имлага књчерелеп китерелде.Тыныш билгелђре безнећ тарафтан љстђлде. Текстныћ соћында искергђн сњзлђрнећ џђм гарђп-фарсы алынмаларыныћ сњзлеге китерелђ.
 
ИСКЂРМЂ:
1. Березин И. Н. Турецкая хрестоматия. – СПб., 1890. – Т. II. – Вып. 2. – С. 171-176.
 
Рисалђ фи бђян вђ анда улан1 тамашалар
Бу кђгазьдђ шђџђрдђ улан Сабан туйларыныћ кђйфияте2 бђян кылыныр вђ карьядђ3 улан Сабан туйларыныћ вђ башка мђйдан вђ ќыеннар бђян ителер галђт-тђфсыйль4. Вђ бу Сабан туе дидегемез5 шђџђрлђрдђ май числасыныћ ђњсатында6 вђ уртасында улыр. Вђ бу Сабан туе гыйбадђт бђйрђме имештер, бђлки атадан-бабадан калган рђсем вђ гадђттер. Вђ Сабан туеныћ хакыйкате вђ маџияте7 будыр. Шђџђрдђн хариќ8 љч-дњрт чакрым бђртараф9 сђхрђгђ чыкып књп халаеклар10 ќђмегъ улырлар11. Саляте зоџырдан12 соћ, ягъни кљн уртасыннан соћ ќђмегъ улына башларлар, вђ сахрага ќђмегъ улдыктан соћ13 ибтидађн14 бер йирдђ тњгђрђк вђ мљдђњвђр15 улып16, мђйдан кылып кљрђшерлђр. Вђ ул мђйданда џђркем кљрђшђ алмазлар, бђлки кемдер куђтле вђ џљнђрле улсалар, шул кемсђлђр кљрђшерлђр. Вђ кљрђшмђк дидегемезнећ хакыйкате будыр ки, бер кемсђ ућ кулыны икенче кемсђнећI сул кулыныћ култык астына куеп, вђ сул кулыны икенче кемсђнећ ућ кулыныћ култык љстенђ куеп, бљгелеп вђ иелеп берсе берсен екмак љчен йљрмђктер. Џђр кемсђнђ њзенећ куђте вђ белгђн џљнђре берлђ екар, бђгъзысы17 књтђреп вђ књтђргђн соћында књтђрелмеш кемсђнећ ике аягы уртасына књтђргњче кемсђ тезене тыгып, бик каты екар, вђ екылмакта екылмыш кемсђнећ заџыры18, ягъни аркасы, йиргђ тимђк дђркяр19 имђстер20, бђлки заџыры йиргђ кариб21 булса кифаять кыладыр22. Ђгђр аркасы йиргђ йиткђнчђ екса, ул еккучы23 кемсђ бик мђмдњх24 улыр. Вђ ул еккучы кемсђне «батыр» диеп ђйтерлђр. Вђ ул еккучы батырII бераз ял итсђ итђ, итмђсђ итмидер. Ђмма ял итмђк горфђн25 лязим26 имђстер, янђ гайре27 кеше берлђ кљрђшер. Ђгђр ул кемсђне џђм28 екса, янђ икенче гайре кеше берлђ кљрђшер, та њзе екылганча. Бђгъзы куђтле вђ џљнђрле кешелђр алты кеше, вђ бђгъзы кеше аннан зиядђ29 екар. Еккучы батырга бер кешене екканынча акча вирерлђр30, егерме тиен, вђ утыз тиен, вђ аннан зиядђ микъдарынча. Ђгђр књбрђк екса, ќаулык бирерлђр. Вђ бђгъзы кљрђшњчелђр ятып атарлар, вђ бђгъзы адђмнђр янбашка алып екарларIII. Янбашка алып екмакныћ кђйфияте будыр: кљрђшњче вђ янбашка алучы аркасыны кљрђшђ торган сахибенећ31 корсак астына кертеп, ике кулы вђ ђле берлђ сахибенећ ике кђтеф32 вђ багырыннан33 басып екмактыр. Вђ бђгъзы батыр кешелђр ике кеше илђ кљрђшеп ике кешене џђм екар, бђгъзы адђм алты вђ йите кешене екып, вђ ул еккучыны бер кемсђ екса бик каты кул вђ ђл34 чабып кљлешерлђр мђдхђн35 вђ тђгъќибђн36. Вђ бђгъзы вакыттаIV кечкенђ балалар берлђ карт кешене кљрђштерерлђр. Ђгђр карт кешене кечкенђ кеше екса, кљлешерлђр. Вђ еккучы батыр кешелђргђ акча бирергђ байлардан алырлар. Џђр бай њзенећ џиммђтенђ књрђ бирер. Бу кљрђшмђк 4 яки 5 сђгать улыр. Вђ кљрђшкђн соћ ат йљгертерлђр љч чакрымнан яки зиядђрђктђн. Вђ атларныV шђџђр яныннан вђ ђтрафыннанVI сахрага вђ мђйданга каршы йљгертерлђр, чљнки мђйдан яныннан шђџђргђ каршы йљгертсђлђр, атлар буйлап вђ кљчлђп китеп, шђџђргђ кереп адђмнђрне таптамак вђ басмак ихтималы бардыр. Вђ йљгерђ торган атлар ун бђлки зиядђ булыр. Вђ атларныћ йљгерње вђ чабуы бик яхшы вђ симез вђ зурлыкка нисбђтђн37 дђгелдер38, бђлки назарда39 вђ карауда начар атлар бик йљгерек буладыр. Йљгерђ торган атларга йљгергђн вакытта бик зур кешелђр атланмас, бђлки яшь угланнар40 атланырлар, унбиш-уналтыдагы угланнар атланырлар. Бђгъзы ат бђгъзы аттан егерме яки утыз колач алда килер, вђ бђгъзы љч-дњрт колач41 алда килђдер, вђ бђгъзысы янђшђ, ягъни берсе-берсеннђн узмаенча килер. Алдан килгђн атка бер чапан куела вђ бирелђдер, аныћ артындагына књлмђк куеладыр, вђ аныћ артындагына яулык яки башка зат42 куеладыр. Аныћ артындагына куелса куела, ђмма куелмак горфђн лязим имђстер. Узган атларга бирелђ торган чапанны вђ књлмђкне вђ башка затларны бер озын гасага43, ягъни бер таякка тезеп вђ бђйлђп, бер кеше ул гасаны књтђреп вђ сузып вђ селкеп торыр. Шђџђрлђрдђ чапанны вђ књлмђклђрне вђ яулыкларны байлардан алырлар. Вђ йљгерек атларны йљгертмђк купислар  вђ байларга гына булмак лязим имђстер, бђлки карьядђ улган адђмнђр џђм шђџђрдђ атын йљгертсђ ихтыярлыдыр. Вђ атлар йљгердектђн соћ мђйдан тђмам булып, џђр адђм љйлђренђ кайтырлар. Вђ бу Сабан туе бер џђфтђ44, ягъни бер атна улыр. Ат йљгертмђк вђ кљрђшмђк џђркљнне улыр, ђмма ќомга вђ якшђмбе кљннђрне халык бик књп булып, мђйдан бик зур булыр. Якшђмбе кљннђрдђ баярлар45 џђм чинауниклар чыкарлар. Кљрђшкђн карап торып, бђгъзы еккучы батырныћ кљрђшњен вђ екуын бик яратып, еккучы батырга књп акча бирерлђр. Вђ бу Сабан туенда халык ќђмегъ ула торган сахрада кибет вђ дљккяннђр46 корылып вђ япылып47, ђнваг48 йимешлђр вђ фруктавай вђ ђнваг матгуматлар49 сатылыр, вђ чђй вђ башка ђшрибђлђр50 џђм улыр. Вђ йомырка сатучылар йомырканы пичуный кылып, ягъни мичтђ пешереп, Сабан туена сатырга чыкарлар. Ул сатучыны уртага алып, йомырка уены уйнарлар, бере-береннђн отыш вђ комарлык51 итђрлђр, вђ отылмыш йомыркаларны сабый балаларга љлђшеп тђкъсим итђрлђр52. Вђ башка тђгаќќеб53 вђ тамашалар чук54 вђ књп улыр, џђркем њзе гаянђн55 књрмђенчђ, бђянет-тђфсыйльVII итмђк56 мљмкин вђ сђџел57 имђстер.
 
Бу сафхада58 карьядђ улан Сабан туе бђян иделђ
Бу Сабан туе карьялђрдђ април числасыныћ ђњсатында, ягъни урталарында улыр. Ђмма карьядђ Сабан туе бер кљн ула, чђршђмбе кљн, яки кечеVIII атна, яки ќомга кљн ула. Карьядђ авылныћ бер янына ќђмегъ улалар. Карьядђ кљн ахырында ќђмегъ улмак лязим имђстер, бђлки бђгъзы карьялђрдђ кљн ђњвђленнђн, вђ бђгъзы карьялђрдђ кљннећ ахырында ќђмегъ улалар. Карьядђ халык ул кадђр књп булмас. Џђр карьянећ њз халкы булыр, ђмма бђгъзы зуррак карьягђ дњрт вђ биш авыл ќђмегъ улмак булыр. Халык тђмам ќђмегъ вђ егылып59 беткђч, ибтидађн ат йљгертерлђр. Карьядђ ат йљгертмђк шђџђрдђге кебек имђстер, бђлки алты вђ йите чакрым якка китеп, карьягђ каршы йљгертеп килерлђр. Узган атка сљлге дигђн затны бирерлђр, љч-дњрт аткача бирелер. Алдан килгђн ат сљлгесене атныћ колагына бђйлђп йљртерлђр. Вђ бу сљлгелђрне яћа љйлђнгђн егетлђрдђн алырлар. Вђ ат йљгерткђн соћында шђџђрдђге кебек мђйдан кылып кљрђшмђк улыр. Карьядђ еккучы батырларга џђр кешене еккан кадђр акча вђ башка зат булмас, мђгђр бер кеше књп кешелђрне екса — сигез кешеме, яки унмы — шул кешегђ бер књлмђк яки башка зат бирерлђр. Вђ ат йљгерткђннђн соћ кешелђрне йљгертерлђр. Кешелђр тђмам чишенеп, књлмђклђре берлђ генђ йљгерерлђр. Алдан килгђн кешегђ бер књлмђк яки яхшы сљлге бирерлђр, џђм артындагы ике-љч кешегђ бер зат бирелер. Ат йљгертмђк вђ кљрђшмђк тђмам булган соћында сикерешмђк вђ сачрашмак60 улыр. Бђгъзы адђм алты аршын61, вђ бђгъзы адђм йите аршын, вђ бђгъзы сигез аршын сикерер. Вђ сикермђк тђмам булган соћында итђрлек уен вђ тамашалар юктыр.
Березин И. Н. Турецкая хрестоматия. – СПб., 1890. – Т. II. – Вып. 2. – С. 171-176.
 
СЊЗЛЕК:
1. Улан булган.
2. Кђйфият — рђвеш; ысул.
3. Карья — авыл.
4. Галђт-тђфсыйль — тђфсилле рђвештђ.
5. Дидегемез — дигђнебез.
6. Ђњсат — урта.
7. Маџият — (эшнећ) тљбе, чыны, асылы.
8. Хариќ — тыш.
9. Бђртараф — читтђ.
10. Халаеклар — кешелђр.
11. Ќђмегъ улу — ќыелу, ќыелышу.
12. Саляте зоџыр — љйлђ намазы.
13. Улдыктан соћ — булганнан соћ.
14. Ибтидађн — башта.
15. Мљдђњвђр — тњгђрђк.
16. Ула — була.
17. Бђгъзы — кайбер.
18. Заџыр — арка.
19. Дђркяр — кирђк, тиеш.
20. Имђс — тњгел.
21. Кариб — якын.
22. Кифаять кылу — ќитђрлек булу.
23. Еккучы — егучы.
24. Мђмдњх — макталган.
25. Горфђн — йола буенча, гадђт буларак.
26. Лязим — тиеш, кирђк, зарур.
27. Гайре — башка.
28. Џђм — да, дђ.
29. Зиядђ — артык.
30. Вирњ — бирњ.
31. Сахиб — (кљрђштђ) кљндђш.
32. Кђтеф — калак сљяге; кулбаш сљяге.
33. Багыр — бавыр; књкрђк, гђњдђнећ алгы љлеше.
34. Ђл — кул.
35. Мђдхђн — мактап.
36. Тђгъќибђн — гаќђплђнеп.
37. Нисбђтђн — чагыштырганда; карап.
38. Дђгел — тњгел.
39. Назар — карау, караш.
40. Углан — малай, егет; бала.
41. Колач — озынлык њлчђњ берђмлеге, 2,13 метрга тигез.
42. Зат — ђйбер.
43. Гаса — таяк.
44. Џђфтђ — атна.
45. Баярлар — рус аксљяклђренећ ќыелма атамасы.
46. Дљккян — кибет.
47. Япылу — ясалу.
48. Ђнваг — књптљрле.
49. Матгуматлар — ашамлыклар.
50. Ђшрибђлђр — эчемлеклђр.
51. Комарлык — отыш.
52. Тђкъсим итњ — бњлњ; љлђшњ.
53. Тђгаќќеб(лђр) — искитђрлек нђрсђлђр.
54. Чук — књп.
55. Гаянђн — њз књзе белђн.
56. Бђянет-тђфсыйль итмђк — тђфсиллђп аћлату.
57. Сђџел — ќићел.
58. Сафха — бит, сђхифђ.
59. Егылу — ќыелу.
60. Сачрашмак — чђчрђшњ (сикерешњ).
61. Аршын — озынлык њлчђњ берђмлеге, 71 сантиметрга тигез.
 
Ильяс Мљстђкыймов,
тарих фђннђре кандидаты


I. Текстта: кешђнећ.
II. Текстта «батыр» сњзе ике тапкыр язылган.
III. Текстта: барлар.
IV. Текстта: вактый а.
V. Текстта: аатларны.
VI. Текстта: тарафыннан.
VII. Текстта: бђян ђтђфсыйль.
VIII. Текстта: кенче.