2003 1/2

Мљхђммђтнђќип хђзрђт язмасы

Бу тарих Мљхђммђтнђќип Тњнтђри тарафыннан 1929 елда Татарстанныћ хђзерге Балтач районы Тњнтђр авылында яшђгђндђ язылган. Тагын бер елан аны кулак итеп сљргђннђр џђм 1930 елда ул тљрмђдђ вафат булган. «Татар энциклопедик сњзлеге»ндђ аныћ турында бол ай язылган: «Мљхђммђтнђќип Тњнтђри (1863-1930) — дин эшлеклесе. Тњнтђр авылы мђчетенећ имам-хатыйбы булып торган, яћа методлы (ќђдид) мђдрђсђсенећ мљдђррисе булган. Дини тђгълимат буенча хезмђтлђр авторы»I. Ђмма бу язма џич кенђ дђ дини язмалар гына тњгел.

Нђќип Тњнтђри авыл тарихы язмасында Тњнтђр мђдрђсђсеннђн тыш башка мђдрђсђлђр эшчђнлеге џђм XIX гасыр ахыры —XX гасыр башына караган бик књп мљџим мђсьђлђлђрдђ яктыртылган. Автор кадимчелек белђн ќђдитчелек арасындагы каршылыкларны њз чоры књзлегеннђн ачып салган.

Язма фактик материалларга бик бай. Баштагы љлешендђ автор авылныћ килеп чыгышына џђм авылныћ экологик сакланышына зур игътибар итђ. Яшьлђргђ ђдђп-ђхлак тђрбиясе бирњгђ аерым туктала. Кђсђбђчелек, балаларга џђм яшьлђргђ џљнђр бирњ турында кайгырта. XX гасыр башында Малмыжда, Бљгелмђдђ, Уфада яшђп татар милли мђгърифђтен њстерњгђ књп ярдђм иткђн эре сђњдђгђрлђр — миллионер Хђкимовлар турында искђ ала. Тњнтђр мђдрђсђсендђ белем алып чыккан дин белгечлђренећ Идел-Нократ буйларында џђм Оренбург якларында да халыкка мђгърифђт нуры таратучылар булып хезмђт итњлђрен раслый.

Язмада искђ алынган Тњнтђр кешелђренећ нђселен дђвам итњчелђр бњгенге кљндђ авылда яшилђр. Алар љчен дђ бу тарих кызыклы. Мљхђммђтнђќип хђзрђтнећ шактый еллар дђвамында Казанда Галимќан хђзрђт (Галимќан Баруди) белђн кулга-кул тотынып дин џђм матбугат эшлђре белђн шљгыльлђнње, Фатыйх Ђмирхан џђм аныћ якын туганнары белђн даими элемтђдђ булуы, Мљхђммђтнђќип хђзрђт язмаларында чагылыш таба.

Бу кулъязма 1930 елларда танылган археограф Сђед Вахиди тарафыннан кулга тљшерелгђн џђм башта аныћ њзендђ сакланган. Аннары ул аны СССР Фђннђр академиясенећ Кљнчыгышны љйрђнњ институтына тапшыра. Бђхеткђ каршы, «халык дошманы» саналган Мљхђммђтнђќип Тњнтђринећ бу язмалары исђн калган. Бњген ул Казанда, Татарстан Фђннђр академиясенећ Г. Ибраџимов исемендђге тел, ђдђбият џђм сђнгать институты мирасханђсендђ саклана.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Марат Хђй улы Зариповныћ матди ярдђме белђн Г. Ибраџимов исемендђге Тел ђдђбият џђм сђнгать институты фђнни хезмђткђре, филология фђннђре кандидаты Зљфђр Мљхђммђтшаџ тарафыннан гарђп язуыћдагы тарихи язма хђзерге татар шрифтына књчерелде Язмада Мљхђммђтнђќип Тњнтђри, Зљфђр Мехђммђтшаџ џђм Рђфхђт Зарипов искђрмђлђре бар. Материал татар тарихын, мђдрђсђлђр тарихын, кадимчелек-ќђдитчелек мђсьђлђлђрен љйрђнњчелђр љчен кызыклы булыр. Материал матбугатта беренче тапкыр, кыскартылган хђлдђ басыла

I Татарский энциклопедический словарь.- Казань, 1999.-С.379. (Тђрќемђ безнеке. – Р.З.)

Тњнтђр авылы

Тњнтђр авылы иске авыллардан булмаганга, бђлки Казан, Болгар мђмлђкђтлђренђ руслар истиля кылганнан соћ корылганга ханнар заманыннан калган џђм башкача тарихи мљџим ђсђрлђр булганлыгын беленми, џђм мђкъбђрђсендђ ташлар да куелмаганга бу авылда нинди кешелђр килеп киткђненнђн, нинди телгђ алырлык ђсђрлђре калганлыктан да тарихка язардай мђгълњмат юк. Шулай да ишетелгђн мђгълњматны ђџђмиятен тикшерми язарга уйладым. Авылыбызныћ тарихы булган кадђрлесе бљтен чыксын дидем.

Бу авылда шактый ук гыйбрђтле хђллђр, яхшы, яманга мисал тотарлык Хадисђлђр булганлыктан беркадђрлесен язуны кирђксендем. Максатым: авылныћ тарихи хђллђрен булганынча књрсђтеп, барынча гыйбрђтле кыйсса кылу булды.

Мљхђммђтнђќип Тњнтђри

 Тњнтђр авылы Татарстанда, Казаннан йљз чакрым артыграк шимальдђ зур гына џђм атаклы авыл. Шђќђрђсендђ язылуынча, бу авылныћ беренче бабалары Янгул угыллары Янгырчы, Кошай, Кошанбай, Књркђ џђм Њкчи исемнђрендђ алты туган1 Тњнтђрдђн ун чакрым шђрыкътђ мђшџњр Себер юлы љстендђге Янгул иле авылыннан бу урынга књчеп килеп урнашканнар. Ул вакытларда бу урыннар кара урман булып, њзлђренђ ќитђрлек урынны агачлардан ђрчеп, љйкаралтылар ясап, биш-алты йортлы кечкенђ авыл тљзегђннђр. Тљзелњенђ љч йљз илле еллар булырга кирђк2. Авылныћ шђќђрђсе соћгы вакыткача Хљснетдин Фђтхулла угылында сакланып килгђндђ кемдер берђњ карарга дип алып, шуныћ кулында шђќђрђ заигъ булган. Бу шђќђрђдђ мђзкњр алты бабадан њрчегђн нђселлђр соћ елларгача языла килгђнгђ нђсђб саклауда бердђнбер васита булган бу шђќђрђнећ югалуы авыл љчен зур заигаттђн буладыр. Инде алты бабадан њрчегђн нђселлђр бњгендђ мећ душка ќиткђн.

Тњнтђр авылы шул рђвешле урман эчендђ корылып, як-ягы кап-кара урман булган. Бу авылныћ Тњнтђр диеп исемлђнњендђ ике тљрле риваять бар. Берсе, ул заманнарда бу тирђдђ электђн урнашкан ар авыллары татарларныћ њз араларына килњлђрен телђмђгђнгђ, куып ќибђрергђ уйлап, сукалаган ќирлђрен кирегђ аударып боларда янђдђн ућайга тњнтђргђндђ бер-берсенђ «тњнтђрегез, тњнтђрешегез» диеп ђйтешеп, шуннан Тњнтђр исеме булып калган дип сљйлилђр. Икенче риваять: болар башлап књчеп килгђндђ авылныћ хђзерге урыннарыннан ике чакрым тњбђндђге урынга урнашканнар. Бу урындагы бњген дђ сђламђт ике чыршы агачы шул заманнан калган диеп ђйтерлђр. Бу урын хђзерге урынга караганда зур авыл урнашырга яраклырак. Монда урнашканда югары ягында авыл булыр диеп уйламаганнар. Судан агып килгђн чњпрђк шикелле нђрсђлђрне књргђч, югарыда авыл булуын аћлап, югары таба эзлђп барып, Кљтђш дигђн ар авылы књргђч, арлардан агып килгђн судан нђфрђтлђп, бу таулардан бер чакрым югары урынга књчкђннђр. Арлар њзлђреннђн югарыга татарлар урнашуын телђмђгђнгђ, боларга комачаулык итеп, сукалаган ќир кисђклђрен кирегђ аударып, болар янђдђн ућайга тњнтђреп бер-берсенђ тњнтђрергђ ђйтешеп, шуннан Тњнтђр исеме булып калган дилђр. Авыздан сљйлђнеп килгђн бу сњзлђр дђлил булып ќитмђсђ дђ, шулай булуын гакыл ерак књрми.

Авылныћ урыны таулык, елгалык булып зур џђм болын да булмаганга зур авылга яраклы тњгел. Моннан утыз-кырык еллар элек Тњнтђр тирђсе таулары, су буйлары џђм кырларда тљрле агачлык булып, тљрле ќимешле агачлар, сирђк алма агачлары да булганга манзарасы гњзђл, кырларында тау, су буйларында хуш ислђр аћкытып торган, џавасы яхшы, сђламђтлеккђ файдалы, књћелгђ шатлык бирђ иде. Инде бњген дђ тауларында, кырларында агачтан ђсђр калмаганга соћгы буыннар бу ќирлђрнећ агачлык булганына да ышанмыйлар. Таулар коп-коры калганга ашалып, ярлар ишелеп, коры елга, чокыр-чакырлар књбђеп, џаман ќирлђр туза барганга ертык кием шикелле эчпошыргыч манзарага ђверелгђн. Бу урыннарныћ тиз арада агачларыннан ялангач калуы, саксызлыктан, килђчђкне кайгыртудан икђнлеге билгеле. Игенлек кылырга ђрчегђн агачларны љеп ут тљртеп яндырып, шуннан башка агачларга да кабып, шуныћ белђн урманга яндырып бетергђннђр. Ќђйлектђ урман янып, тирђ-якны тљтен басып, баш авыртып йљри торган идек. Бу эшне башлап эшлђњчелђр бераз кеше булып, књпчелеге сђйерче булып торганнар.

Бу ђрђм итњнећ ќђзасы бњген дђ балалары татып, утынагачларны утыз чакырымнарга барып алып, эшлђп, кисеп, китереп, газап чигњлђр, урманнарныћ яртысы гына сакланып килгђн булса да агач, утынга читкђ баруга хаќђт тљшмђс иде. Тњнтђр тирђсендђге авылларныћ саклау урманнары булганга азлап кисеп, яшьлђрен њстерђ барып, файдаланып торырлар иде. Янђ урман њстерњгђ љмет булмаса да, авыл тирђсендђге коры тауларны ќимешлек кылганда, файдалы эш булып, авыл тирђсенђ ямь керер иде. Мондый иќтимагый эшкђ гадђтлђнмђгђнгђ, ќђмгыятькђ файдалы эшне кайгыртучы хђзергђчђ юк диярлек3.

Тњнтђрнећ берсе авыл эченнђн, берсе читтђрђк агып, авылныћ тњбђн башында кушылган ике инеш суы бар. Бу су чишмђлђрдђн килгђнгђ, чишмђлђр елдан-ел корый барганга, агымсу бљтенлђй бетњ ерак књренми. Чишмђлђр бетђ баруы агачлар беткђнлектђн икђнлеге мђгълњм. Агачлар булганда чишмђлђр књп, инешлђрдђ яхшы ук зур иде. Авыл тирђсендђ џђм эчендђ унлап чишмђ бар иде. Авыл эчендђ бњгендђ ике чишмђ барлы-юклы. Беренче хаќђт булган су мђсьђлђсен кайгыртып, чарасына керешеп, чишмђлеклђрне тазартып, тирђсенђ тиз њсђ торган тал агачлары утыртканда соћ янђ артуына љмет юк тњгел. Лђкин бая ђйткђнчђ, иќтимагый эшкђ гадђтлђнмђгђнгђ џђм ђфкяре гаммђ бик тњбђн булганга башлап бу эшкђ керешњче халык арасында књренми. Бер эшкђ керешњдђн элек файдасын белергђ кирђк4. Файдасын аћлап, телђсђ керешелњ зарури була. Ић мљшкеле дђ файданы аћлау, аћлату. Элекке елларда хљкњмђт тарафыннан ткацкий мастерской ачылып, киемлеклђр, сђрнинкђлђр, ашъяулык ќђймђ вђ башка џђр тљрле тукыма эшлђренђ љйрђтергђ егерме станок куелган иде. Ић кирђкле бу џљнђрне шатланып љйрђнергђ бер-ике кыз табылмыйча, мастерской башка авылга књчеп китте. Халкыбызныћ аћсызлыгына кљенеп, заманча тормыш эшлђренђ ђџђмият бирмђњлђренђ эч пошып, бу сњзлђр дђ хатирђсез язылды.

Тњнтђр халкы игенче булып, иген эшенђ тырышалар. Иген белђн кљн књреп килђлђр. Хљкњмђт тђ бу эшнећ яхшыруына ярдђм кыла. Иген эшлђре заманга, фђнгђ муафыйк эшлђренђ башланса, бик књп файдалы булачагы хђзердђн њк књренеп тора. Игенлекнећ бераз љлешенђ њлђн орлыгы да игђ башласалар, печђн хаќђте дђ ќитђрлек ќитешђчђк5. Ђле печђнне читтђн алып килђлђр. Авыл янында печђнлек, болынлык булмаганга, печђнлекне ун чакырымлык ераклыкта Шушма буе дигђн болынлыктан сатып алып эшлђп алып кайталар. Шушма — зур гына су. Шушмабашы дигђн мљселман авылы яныннан чыгып, Малмыж янында Вяткага коя. Бу ике арада Шећшећђр, Ор, Смђел, Борнак иле, Яћгул иле, љч Салавыч, Кариле, Норма, Тњбђн Саена, Карадуган, Таузар, Тњбђн Кенђ, Тњбђн Шубан џђм Хђсђншђех исемнђрендђге мљселман авыллары шушы су буенда. Бу су Карадуганныћ тњбђн ягында Малмыжгача мђшџњр Себер юлы буйлап агадыр. Егерме биш чакрымда саклаулы урманнары булса да, бу хаќђтлђрне капларлык тњгел. Инде бу урманга авылдан утызлап гаилђ књчђргђ булганга бу урман аларныкы булды. Моннан ике ел элек тђ авылдан ун чакрымдагы кырларына егерме бишлђп йорт књчеп урнашып, Чулпан исемле кечкенђ авыл тљзелде6. Авылныћ кљтњлђре йљрерлек бер генђ басу булганга, малтуар књплектђн барысына да ќитђрлек чњп булмаганга малны ќђен-кышын љйдђ туйдырырга туры килеп, башка бер чара табылмаганда мал асрау кыенлаша бара.

Авылныћ бер як тавындагы калдык вак чыршы, артыш агачларын саклауны ќђмђгатькђ ђйтеп, сакчы куйдырып, бњген дђ шактый агачлык булып астындагы мњк, гљмбђ џђм артыш ќилђге шикелле њсемлеклђрдђн файдаланалар. Артыш ќилђген кайнатып, бал сымак тђмле генђ каертма ясыйлар. Моны артыш балы «тираяк» дип ђйтеп, шифалы дип сљйлилђр7.

Элек заманда авылда путаш8 књн кярханђлђре булган. Соћга таба башкорт арасына йорт кђсеплђњчелђр књбђеп, беразы шунда урнашып, Урал љязендђ тимерче булып џђм башка авылларга да урнашып кљн кичергђннђр. Бњген дђ эшлђре бар диеп ишетелђ. Путаш, књн заводлары бетеп, башкортка йљрњ дђ књптђн тукталып, књн заводлары Тњнтђр янында Кљтђш дигђн ар авылына књчеп, љч-дњрт књн заводы яхшы ук зур эш башкарып, тљрле књннђр эшлђп, књбрђген Казанга илтеп сатып йљрилђр иде. Њткђн елларда бу заводлар ябылдылар. Књн заводларын янђдђн Тњнтђргђ кайтарып артель булып эшлђгђндђ файдалы булыр иде. Лђкин моны уйлаган кеше беленми.

Соћгы елларда Тњнтђр халкы књбрђк тегњчелек белђн кђсеплђнђлђр. Читек-кђвеш, кђлњш, итек, шиблит, ботинка, чњђк џђм сандал шикелле тљрле аяк киемнђрен эшлђп, базарларга йљреп саталар. Авылда сиксђнлђп тегњче бар дилђр. Авыл кешелђреннђн љч тимерче дђ бар. Боларныћ бабалары Ђхмђтшаџны Тњнтђрнећ бишенче мулласы Гали хђзрђт димлђп тимерче иткђн. Агайэнесе башта каршы торып, «ул нинди эш, урыс кына тимерче була» диеп кире сљйлђсђлђр дђ, Гали хђзрђт: «Тимерчелек бик яхшы кул кђсебе, пђйгамбђрлђрдђн калган џљнђр, агай-энећ сњзенђ карама», - диеп, њгетлђп књндергђн. Моныћ угылы Мљхђммђтшаџ оста тимерче булып њзлегеннђн љйрђнеп сђгать џђм тљрле машиналар тљзђтњче, эшен яхшы эшлђњче вђ ќайлы, тугры кеше иде. Мљхђммђтшаџныћ Гариф9, Нђфигъ џђм Гали исемле љч угылы — љчесе дђ тимерче булсалар да, осталыклары аталары дђрђќђсендђ тњгел дилђр. Авылда кљмешче, сђгатьче, пыялачы, камытчы, столяр џђм балта осталары шикелле џљнђр иялђре дђ бар. Элек заманда Таџир батыр10 дигђн бер кеше бар иде. Бу кешенећ батырлык исеме чыгуына шул заманда мђшџњр Дђњли батыр дигђн кешене кљрђштђ егып батыр исемен алган. Дђњли гаять тђ кљчле булып тигез ќирдђ ќитмеш потны тартып йљргђнен сљйлилђр. Моны кљрђштђ бер кем дђ ега алмаган дилђр. Шул кадђр кљчле булса да, сђлђте булмаган. Безнећ Таџир батыр бик сђлђтле булганга, шуныћ аркасында Дђњлине еккан. Дђњли янђдђн бер кат кљрђшергђ телђсђ дђ, имгђтер дип, Таџирны качырганнар. Моныћ нђселеннђн Гыйльман11 дигђн угылыныћ балалары да кљчлелђр иде. Гали исемлесе бер баткан атныћ тартып чыгара алмаган йљген ялгызы тартып чыгарганын књргђн идем. Авылда беренче, икенче баскыч мђктђплђр дђ џђм зурлар љчен курслар да бар. Бљтен авыл диярлек уку юлына тљштелђр. Белем, кешелек юлына тљшкђнгђ, бу инде авыл љчен ќирле эш буладыр. Наданлык, караћгылыкта кешелек юлы табарга булмый. Моныћ љстенђ янђ авыл љчен бер џљнђр мђктђбе дђ булса яхшы булыр иде.

Тњнтђр тирђсе ар авыллары. Арлар татарларга караганда эшлеклерђк, ирлђре киез итек басу, тире илђњ вђ књн эшлђњ, ќон тетњ џђм чыпта сугу шикелле эшлђр белђн вакыт њткђрђлђр. Соћ елларда исерткеч истигъмале књбђя тљшкђне сизелђ. Кешелек дошманы булган бу гаять зарарлы нђрсђне дђ арадан чыгару бик лязем. Њлемгђ, башка авыруныћ чарасы булганга бу иќтимагый авыруныћ дђвасы да, ђлбђттђ, бар. Бу исђ укымышлы, белемле, џљнђрле шикелле булу. Эш кешене тљзђтђ, эшлексезлек, џљнђрсезлек белђн кеше булып булмый. Бу инде џђр кемгђ мђгълњм.

Тњнтђр авылы искедђн бирле мђдрђсђле булып килгђнгђ, халкы да њзлђрен белемлерђккђ санап, тирђяк авыллардан њзлђрен югарырак тотып килгђннђр. Иске мђдрђсђлђр дини исемдђ булсалар да, соћгы елларгача дин гыйлеме укытылмый.

Борынгы заманнарда Оренбург, Троицк, Зверини (Звериноголовский) Тоз-тњбђ, Ак мђчет, Казалы џђм Семипалат кебек шђџђрлђрдђ кђсеп кылып торучылар булган. Бу кљндђ дђ эшлђре шунда булырга кирђк. Соћгы елларда Хђкимов12, Ратзин џђм Гришин фамилиялђрендђге атаклы сђњдђгђрлђр булып, бу кљндђ инде ђхадискђ ђверелеп, теллђрдђ сљйлђнђ торган хикђя булып калдылар. Элек заманда Тњнтђр кешелђреннђн мђдрђсђ бетергђн укымышлы байтак кешелђр ќитешеп, кайберлђре авылда игенче булып гомер сљреп, кайсылары чит авылларда муллалык кылып торганнар. Болар ќљмлђсеннђн мђшџњрерђге Муса бине Габдеррђшид Мђмсђ авылында имам-мљдђррис булып гомер кичереп, актык гомерендђ хаќ сђфђренђ китеп, кайтышында Искђндђрйядђ вафат булган. Заманасыныћ атаклы кешелђреннђн булып тђрќемђсе «Мљстафадел-ђхбар»да язылган. Нђселеннђн борадђрлђре Садыйк бине Хђбибулла бине Муса Тњнтђр мђдрђсђсендђ шђкерт вакытында вафат булган. Муса хђзрђт нђселеннђн бњгендђ сђламђт Йосыф бине Таќетдин бине Садыйк бине Хђбибулла бине Муса хан Урдасында мулла булып торадыр иде. Янђ Тњнтђрдђн Хђлил бине Таџир13 гонванлы кеше Хиќазга џиќрђт итеп, Мђдинђи Мљнђвђрђгђ урнашып гыйлем тђхсыйл иткђннђн соћ да, «Мљхђммђдия» мђдрђсђсендђ мљдђррислек кылып, озак гомер сљреп, шунда вафат булган. Троицк Зђйнулла14 хђзрђттђн «фазыйль кеше иде» дигђнен ишеткђн идем. Янђ Тњнтђрдђн Хљснетдин бине Бђшир дигђн кеше Бохарада књп еллар укып, соћыннан бер мђдрђсђгђ мљдђррис тђ булып, ахырда иленђ кайтырга сњз кылып, юлда вафат булган. Тђрќемђсе «Мљстафђдел-ђхбар...» да озын язылып, кайбер лђтыйфалары да књчерелгђн.

Тњнтђр муллаларыннан бишесе тљп Тњнтђр кешелђре. Гали хђзрђт заманында муллалар исемендђ бу кешелђр дђ булган: Таџир мулла15, Габделкђрим мулла, Габдессаттар ишан, Габди мулла џђм Шђриф мулла. Таџир мулла Мђчкђрђ мђдрђсђсендђ укып, Тњнтђргђ кайтып, игенче булып гомер сљреп вафат булган. Ђхмђтќан, Гайнетдин16 исемендђге угыллары язу да танымаган мужик булып гомер кичереп вафат булдылар. Габделкђрим мулла Тњнтђрнећ икенче мулласы Госман хђзрђт туганыныћ нђселеннђн, яхшы гына гыйлем иясе булган... Габделкђрим мулла бик картаеп, йљз яшеннђн њтеп, актык гомерендђ аякта йљри алмый шуып йљргђн. Габдессаттар ишан Тљркестан, Ђфганстан џђм џиндстаннарда сђяхђт кылып байтак мђгълњмат хасил итеп, Тњнтђргђ кайтып, игенче булып мђгыйшђт кичереп, кар кљрђгђндђ љй тњбђсеннђн егылып тљшеп вафат булган.

 Тњнтђр муллалары

Тњнтђр муллаларыннан беренчесе: Габдерразак17 бине Ишмљхђммђд бине Тђми. Казан ягыннан Кђтрђнђќ дигђн авыл кешесе. Ничђ еллар мулла булганы беленмђде. Кабере Тњнтђрнећ иске мђкъбђрђсендђ дип сљйлилђр, урыны мђгълњм тњгел. «Мљстђфадел-ђхбар»дђ кырык еллап имам торды дип язылган. Шул заманнардан ук Тњнтђрдђ мђдрђсђ булуы, мђдрђсђсендђ язылган китаплардан беленђ. Мђдрђсђсендђ язылган ике китап кљтеп-ханђмдђ. Берсе «Гакаиде нђсђфия» шђрхе «Иршаден мљслимин» исемле. Ахырында «тђммђт кђтабђт џђзиџелнљсхђтел-мљбђрђкат, галђ йадел-фђкыйрь Халид бине Хђсђн (бу Халид бине Хђсђн кулы белђн язылды) фи вилайђте Казан, вилайђте Тњнтђр вђ фи мђдрђсђти мулла Габдерразак бине Ишмљхђммђд» дип язып, тарихы куелмаган. Икенчесе дђ шундый ук бер дђреслек китабы иде. Габдерразак хђзрђтнећ мљџим хезмђтлђреннђн Тњнтђрнећ борынгырак картлары бабаларыннан ишетеп сљйлђњлђренчђ њзе џђм хатыны балаларны укый-яза белергђ љйрђтеп, болар вакытында авылда укый-яза белмђњче булмаган дип сљйлђњчелђрне ишеттем. Тњнтђрдђ нђселе беленми. Мљхђммђд исемле угылы Казанда бишенче мђчеттђ имам булып торганлыгы, моныћ Ђхмђд ишан дигђн угылы Симидђ икенче мђчеттђ имам булуы «Мљстафђдел-ђхбар»да мђзкњр (югарыда ђйтелгђн) Ђхмђд ишанныћ улы Ибраџим ахунд атасы урынында имам булып гомер кичереп, моныћ Гарђпстанда тђхсыйль кылган Карађхмђд исемле фазыйль угылы бњгендђ Симидђ сђламђт. Лђкин сукыр дип ишеттем. Габдерразак хђзрђт нђселеннђн шул Карађхмђдкђ башка кеше булуын белмђдем. Симинећ икенче мђчет имамы Габдулла Хљлусый Ђхмђд ишанныћ шушы вакыйгасын сљйлђгђн иде кићђшеп, нигезен эшлђп бетерергђ акчасын да табып байтак вакытлар эшлђми торган. Полицмейстр «Муллалар нигђ мђчетне эшлђтмисез», - дип, сорап, «акча булмаганга», дигђч Сими байларын чакырып акча бирергђ ђйтеп, шуныћ белђн мђчет гаять яхшы кылып эшлђтелгђн. Бу вакыйганы сљйлђњче мђзкњр Хљлусый хђзрђтлђре мондый гњзђл мђчет Казанда да юк дип мактаган иде. Габдерразак хђзрђт тђрќемђсендђ башка мђгълњмат тапмадым.

Икенче имам Госман Исмђгыйль угылы Тњнтђри. Бу кеше дђ ничђ-ничђ елда мулла булганлыгы, књпме торганлыгы џђм вафат тарихлары да беленмђде18. Борынгы картлар сљйлђвенчђ, Госман хђзрђт њткен акыллы, русча џђм замана хђллђреннђн дђњлђт низамнарыннан мђгълњматлы, ќђмгыять эшлђрендђ хљкњмђт белђн ике арада васитачылык кылыр булган. Моныћ заманында Тњнтђр тирђсендђ Урбар авылында Њтђгђн мулла19 гонванлы Тархан белђн дус булып ќђмђгать эшлђрен бергђлђп эшлђгђннђр дип сљйлилђр. Госман мулла заманача мђгыйшђт иткђнгђ яћа чыккан нђрсђлђрне ала барып, самовар чыгу белђн — бу тирђдђ исеме дђ ишетелмђн вакытта алып кайтуы зур хадисђ саналып, теллђрдђ дастан булып сљйлђнеп, «Госман мулла бик гаќђп машина алып кайткан, су белђн ут бергђ торса да, бер-берсенђ зарар тиермилђр икђн» дигђн сњзлђр ераккача ишетелеп, бу машинаны књрергђ кырык-илле чакрымнардан килњ-китњчелђр байтаккача киселмђгђн. Гаилђсе турысында да белмђдем. Нђселеннђн Габделкђрим, Габделлатыйф исемле кешелђреннђн бњген дђ сђламђт Габделхак бине Исхак бине Исмђгыйль бине Габделлатыйф џђм Хђбибрахман бине Габдулла бине Муса бине Габделкђрим гонванлы кешелђре бар. Кабере Тњнтђрнећ яћа каберлегендђ дип сљйлилђр дђ, урыны мђгълњм тњгел. «Мљстафадел ђхбар»да бары исеме генђ мђзкњр.

Љченче имам Габделхђмид20 бине Њтђгђн бине Ярмљхђммђд бине Котлыгмљхђммђд бине Мљхсин Тњнтђри. Бу кешенећ дђ ничђ ел имамлык итње џђм вафат тарихлары да беленмђде. Тђхсыйль ул заманнарда Дагыстанда тђхсыйле гыйлем гадђт булганга, шунда булгандыр дип уйланыла. Элек Мђчкђрђдђ имам-мљдђррис булып, аннан Мђчкђрђ тирђсендђ Адай авылына имамлыкка књчеп, Адайдан Салавыч авылына килеп, имам булып, Салавычтан ватаны Тњнтђр авылына кайтып имам-мљдђррислектђ гомер кичереп вафат булган. Мђчкђрђдђ вакытында мђдрђсђсендђ 1172 џиќридђ язылган китабыны књргђнен Мђрќани «Мљстафђдел-ђхбар»га кайд иткђн. Элек заманнарда муллалар књбесе мђншњрсез булып, безнећ Хђмид хђзрђт тђ мђншњрсез имамлыкта гомер кичергђн. Мондый муллалар урыннарында торып, телђмђсђлђр ташлап китеп, урыннан урынга књчеп йљргђннђр. Муллаларын яратмаган мђхђллђлђр дђ ќибђрњ љчен ишеклђрен алып ташлау, башка тљрле комачаулыклар ясау шикелле эшлђр белђн китергђ мђќбњр иткђннђр.

Хђмид хђзрђтнећ Габделгаффар21, Габделфђттах, Галлђм џђм Сабит исемле дњрт угылы булып дњртесе дђ чит авылларда имамлык кылып вафат булганнар. Габделгаффар Тњнтђрдђн утыз чакрым кљнбатышта Яћа Тазлар22 авылында имам-мљдђррис булып торып вафат булган. Фђйзерахман, Ђхмђд, Насих џђм Кђмалетдин исемле дњрт улы калып, Фђйзеррахман атасы мђдрђсђсендђ тђхсыйльдђн соћ сђњдђгђр булып, Бохарага йљреп сђњдђ кылып дђњлђтлђнеп, ахыр гомерендђ дђњлђте китеп урта дђрђќђдђ мђгыйшђт кичереп, картаеп вафат булды. Књп нђрсђдђн хђбђрдар, сђњдђгђ оста, мђќлестђ књћелле кеше иде. Мђрќани мђдрђсђсендђ укып, ђџле гыйлемнђн булган Заџретдин Ђбњсђлим Мљхђммђд гонванлы фђкать бер угылын калып, бњген дђ сђламђт, авылында игенче булып тереклек кыладыр. Ђхмђд атасы урынында имам булып, озын гомер сљреп, картаеп вафат булды. Тђхсыйле Кышкар Ягъкуп хђзрђт мђдрђсђсендђ булган. Сњзгђ оста мотаябђле кеше, шагыйрьлеге дђ бар иде. Берничђ угылы, кызлары булып, икенче угылы Шаџимђрдан23 Кышкар Исмђгыйль хђзрђт мђдрђсђсендђ тђхсыйльне тђмам кылып, књп еллар хђлфђ булып мђдрђсђи «Хљсђения» ачылганда беренче мљдђррис булып берничђ ел торганнан соћ Кыш-карга кайтып имам-мљдђррис булып бњген дђ имамлыктан истигъфа кылып, Исмђгыйль хђзрђт дарында торадыр. Хђзрђтнећ Хђдичђ исемле кызын никахлап, берничђ угыл, кызлары бар. Шаџимђрдан гомере буе гыйлем белђн шљгыльлђнеп, књп мђгълњмат тђхсыйль итеп, яхшы гына кљтепханђсе дђ бар. Ђхмђд хђзрђтнећ кызларыннан берсе Котаймас Лотфулла хђзрђт никахында булып берничђ угыл, кызлары булып барсына да яхшы укытып, берничђ ђсђрлђре белђн шљџрђт тапкан Галимђтелбђнат моныћ кызы иде. Габделгаффар хђзрђтнећ љченче угылы Насих Мђрќанинећ Казанга имам-мљдђррис булган заманында мђдрђсђсендђ укып, Тњнтђр тирђсендђ Борнак илендђ имам булып торып вафат булды. Хђбибрахман, Нурзадђ исемле ике угылы калып, Хђбибрахман атасы урынында имам булып берничђ ел гомер сљреп бу кљндђ вафат. Урынында улы мулла булып тора. Нурзадђ Тњнтђр тирђсендђ Чутай авылында имам. Хђмид хђзрђтнећ дњртенче угылы Камалетдин Оренбург ягында фђкыйрь хђлендђ гомер кичереп вафат булды.

Хђмид хђзрђтнећ икенче улы Габделфђттах Салавыч авылында имам-мљдђррис булып гомер итеп вафат булып, бер кызы калды. Љченче угылы Галлђм Ибраш авылында имам булып берничђ угыллары калып, ике угылы аталары урнында имам булып гомер кичереп вафат булдылар: Дњртенче угылы Сабит Завод] авылында имам булып торып, вафат итеп баласы калмады. Хђмид хђзрђтнећ йорт урыны бабам заманыннан бирле рђсми планда 125 нче номерда безнећ яшелчђ бакчабыз булып торып, њткђн ел бу урынны авылга, «Њрнђк бакчасына» бирдем24.

Дњртенче имам Сђгыйдь25 Вђлид угылы Тњнтђри. Кайсы елда имам булуы, ничђ еллап имамлык кылуы беленмђде. Вафаты џиќри 1242 елда. Тђхсыйле Оренбург Каргалысында (Сђгыйдь бистђсендђ) Габдеррахман хђзрђт мђдрђсђсендђ. Књп язучан булып, њзе язган китаплары гына да кечерђк бер кљтепханђ булган дип сљйлилђр. Њзе язган китапларыннан берничђсе кљтепханђмдђ бњген дђ сђламђт. Бу ќљмлђдђн вафат буласы елда язган Хђким Тирмизинећ «Нђвадирел-ысул, фи мђгърифђти ђхбарер рђсњл». Язуы гњзђл, нљсхђсе дљрес. Сђгыйдь хђзрђт књркђм холыклы, эшлекле, иген игеп, урман тљплђп, ышна кылып њз кул кљче белђн кљн кичергђн. Бу кљндђ дђ «Сђгыйдь мулла ышнасы» дигђн бер ќир бар. Менђ бу хђллђре бик гыйбрђтле. Артыгы белђн бер игенче чаклы эшлђп, шуныћ љстенђ китаплар књчереп яза, укый, мђдрђсђсендђ шђкертлђр укытып, гыйлем белђн шљгыльлђнђ, кимчелек китерми. Соћгы заман муллалары књпчелеге шикелле мђдрђсђдђн чыккач гыйлем белђн мљтарђкђ кылышмый. Борынгы хђзрђтчђ алар рђхмђт, болар гыйлемгђ мђхђббђтле булып, гыйлем белђн шљгыльлђнњне беренче Вазыйфалары кылып, гыйлем юлында фида булганнар; ђхлаклары гњзђл, мђгыйшђтлђре садђ, хезмэтлэ'ре яхшы, вазыйфалары ђсђрле булган.

Сђгыйдь хђзрђтнећ ике хатыны булып, берсе Мђхбњбђ Габдессђлђм кызы. Бу хатыннан Сираќетдин, Фђхретдин исемле угыллары, Шђмсенниса, Шђфика исемле кызлары булган. Угыллары игенче булып гомер итеп вафат булганнар. Сираќетдиннећ Бђдретдин25, Садретдин26 исемендђ ике угылы булып, Бђдретдин Оренбурда кђсеп кылып, йортланып, гомер сљреп вафат булып, гаилђсе Оренбурда. Садредтин тљп нигездђ игенчелек белђн тереклек кылып вафат булды. Бњгендђ Сђлахетдин исемле угылыныћ угыллары сђламђт, уртача кљн кичерђлђр. Фђллахетдин, Шиџабетдин27, Габдулла исемле угыллары Оренбург ягында кђсеплђнеп, Габдулла вафат, башкалары сђламђт дип ишеттем. Гали хђзрђтнећ имам булган елларында Сђгыйдь хђзрђт: «Син ялгыз кеше. Ашарга-эчђргђ хђзерлђњчећ юк» — дип, икмђклђр, санлап итлђр китерђ торган булган. Санлап ит югалганга хатыннары бер-берсеннђн шиклђнеп ызгышкалыйлар икђн. Ни љчендер боларга белдермђгђн. Гали хђзрђткђ мђхђббђте шул дђрђќђдђ булган. Кабере Тњнтђрнећ яћа зиратында. Урыны мђгълњм тњгел.

Бишенче имам Гали28 бине Сђйфетдин бине Габдеррђшид бине Њтђгђн бине Ярмљхђммђд бине Котлыгмљхђммђд бине Мљхсин Тњнтђри. Милади 1832 елда беренче мђншњрле имам булып урнашкан. Моћарча Тњнтђрдђ мђншњрле имам булмаган. Ул заманнарда мђншњрле имам берничђ авылга бер генђ булып, рђсми эшлђрне шулар башкарып торганнар. Тњнтђр тирђсендђ мђншњрле'имамнар Югары Саснада мљхтђсиб Мљнасиб Габделхђлил угылы, Пыжмарада Габделгафур Халид угылы булган. Тњнтђрнећ утыз беренче елгы дђфтђрен Габделгафур Халид угылы язган. 1932 елдан 1859 елгача Гали хђзрђт, 1859 елдан 1875 елгача Шђмсетдин язганнар. (XIX гасыр метрикђ дђфтђрлђре. — Р. 3.) Гали хђзрђт мљфти Габдессђлђм заманында имтихан кылып, мђншњрендђ имам-хатыйп ќамигъ, мљдђррис, старшый мљхтђсиб дђрђќђлђре язылган. Атасы Сђйфулла игенче, яхшы кеше, юмарт табигатьле, шђфкатьле булган. Халык файдасына балта, кљрђк, сђнђк, чабагач, капчык шикелле нђрсђлђрне бер амбарына куеп, хаќђте тљшкђн кешелђр шуннан алып, бушагач урынына китереп куяр булганнар. Бабасы Габдеррђшид батыр булып, бњре, аюларны аулаганын сљйлилђр. Аюга чђнчи торган сљћгесе нђселеннђн Габдулла дигђн кешедђ књп еллар сакланып, соћыннан кайдадыр заигъ булган.

Гали хђзрђт Саена Таќетдин Иштирђки мђдрђсђсендђ, соћра Мђчкђрђ Мљхђммђдрђхим ахунд Габдулла хђзрђтлђр мђдрђсђсендђ укып, шуннан Бохарага китеп укып, Ђфганстан, џиндстаннарга сђяхђт кылып, ундњрт еллар њткђреп, соћра Тњнтђргђ кайткан. Кайтуы белђн Сђгыйдь хђзрђт урынын моћа тапшырып, халык димлђп имам кылган. Эшлђгђндђ џђм соћгы сњзлђрендђге байтак хђллђрен белсђм дђ, озынга китђ дип язмадым.

Имам булгач, мђдрђсђне яхшы ук ислах кылып, мантыйк, кђлям шикелле схоластиклар укытмый, тђфсир, хђдис џђм гарђп ђдђбияты укыткан. Тормышын њзе башкарып, мђхђллђ садакасен алмый, иген игеп, кђсеп итеп, њз кљче белђн кљн кичергђн. Ишанлык та кылып, књп кешелђр файдаланганнар. Лђкин башка књпчелек ишаннар шикелле мал ќыймый, килгђн бер килерен фђкыйрь-фђкыйрђгђ љлђшеп торган. Бер љендђ џђр кљн егермелђп фђкыйрь мескеннђргђ аш бирелеп торган. Шунлыктан вакытында бары мећ сум акчасы калып, алты йљзен бђдђле хаќга тиешле кешелђргђ сђдђка кылырга васыять иткђн. Атка бик дђртле булып, бик яхшы атлар асрап, књбесенчђ ат менеп йљри торган булган. Менеп йљрергђ юрга атлар тотып, боларга башка кеше менеп йљри алмаган. Ат менеп йљрњдђ бик оста булып, чабып барганда ќирдђн ђйберлђр алып китњен сљйлђњчелђрне ишеткђн идем. Бар књзђткђне халык файдасы булып, кемгђ булса да бер дђ миллђт аермасын карамый, кулыннан килгђнчђ файда кылыр булган. Йомышлы кешелђрнећ йомышларын њтђп, бђлагђ дучар булганнарын коткарырга тырышкан. Дђреслђрен књћелдђн сљйлђп, китап тотмаган. Сљйлђве ачык, сњзлђре тезелеп барганга књћеллђргђ урнаша барып, шул кљенчђ кылганда яхшы дђреслек булырдай булган. Дђрес эшендђ дикъкатьле булган шикелле шђкертлђрне ђхлакый тђрбиягђ дђ дикъкать кылган. Шунлыктан мђдрђсђсендђ укыганнар башкаларга караганда ђхлаклары тљзегрђк булган. Гомерен гыйлем юлында њткђреп, халык файдасына тырышып кырык ел торып, туксан яшьлђренђ ирешеп, џиќри 1291 ел рђќђп унбишендђ, милади 1874 ел август унбишендђ, ќомга кљн вафат булып, шул кљн књмелгђн. Ќеназасында књп кеше булган.

Хатыны Тњнтђрдђн унљч чакрымда Балтач авылы имамы Габделгаффар бине Сђйфетдин бине Гаделшаџ бине Хђлил бине Тукай кызы Гыйззенниса29. Шуныћ белђн гомер кичеп, Габдулла, Габдеррђњф, Гафифђи-кљбрђ, Гзизђ, Гафифђи-сљгъра30 исемнђрендђ балалары дљньяга килеп, анам Гафифђи сљгърадан башкалары балалыкта вафат иткђннђр. Ире Гали хђзрђттђн соћ ќиде ел гомер итеп, џиќри 1298 ел рабигыл - ђњвђл тугызында, милади 1881 ел мартта ќомга кљн иртђ белђн вафат булып, шул ире кабере янына књмелгђн. Џђр икесе каберенђ таш куелды. Ќитмеш алты яшендђ иде. Зур гђњдђле, таза табигатьле, гали, џиммђтле, юмарт, матур йљзле, йљзендђ карчык симасы юк иде. Бик гайрђтле булганга, иренђ караганда, халык моннан куркучан булды. Яхшы ук мђгълњматлы, гарђби, фарсы теллђрен дљрес белђ иде. Кыз балаларны заманасында яхшы укытучы булды. Имам булган елларында мђдрђсђ бинасында акчага аптыраган вакытларында чђч тђћкђлђрен, изњ тђћкђлђрен кисеп биреп, шуныћ белђн мђдрђсђ бинасына булышкан. Шул рђвештђ, џђр эштђ иренђ булышучы, авырлыклардан ќићелђйтњче булып торган.

Алтынчы имам Шђмсетдин31 Мђхмњд бине Рђхмђтулла бине Мљхетдин бине Сљбханкол бине Рђхманкол Мазари. Милади 1831 елларда Мамадыш кантоны Мазар асты32 авылында дљньяга килгђн. Яшьлегеннђн Тњнтђргђ Гали хђзрђт мђдрђсђсенђ килеп, фђкыйрьлек белђн бик тырышып укып, мђдрђсђнећ ић яхшы шђкертлђреннђн булып ќитешкђн.

1859 елда Гали хђзрђт бердђнбер кызы Гафифђне бу фђкыйрь шђкертенђ њзе ђйтеп, зур туй кылып биреп, шул елда янына имам-мљдђррис кылып, мђдрђсђне моћа тапшырып џђм њз йортында махсус љй салдырып, шунда урнаштырган. Гыйлемгђ бик дђртле булганга тапкан кадђрле тљрле фђн китапларын ќыеп, њз-њзеннђн хисап, ќђбер, џђйђт кебек риязият фђннђрен укып байтак мђгълњматы булгандыр. Астрономиядђн мђгълњматлы булып, мине йорттан алып чыгып менђ бу фђлђн йолдыз, монысы фђлђн йолдыз дип књрсђтеп йљргђнен хђтеремдђ. Зур гына дњрбине булып моннан караганда Зљхђлнђйнећ халикы ачык књренђ, сљйярђлђрдђге тђшкилият берђр ќирлђрне дђ књрсђтђ ала иде. Ул заманнарда гђзитђлђр уку муллалар арасында џич юк, бђлки 'зарарлы саналган чакларда, Тљркиядђн «Бђсыйрђтел-тасвири», «Ђфкяр» гђзитђлђрен џђм бердђнбер Ташкентта чыккан тљрки «Тљркестан гђзитђсен»дђ аладыр иде.

Тыйбб гыйлеменђ дђ дђртлђнеп, тапкан кадђрле тыйбб китапларын ќыеп, шуларда язылган дђва маддђлђрен књбесен эзлђп табып, бер шкаф дђвалыклары, дђваларына џђм латинча-русча язылган исемлеге дђ бар иде. Дђвалары аптекалардан алып, кайберсен Истанбулдан алдыргалый торган иде. Зђгыйфь табигатьле, тиз чирлђњчђн булганга табибларга џаман књренеп, дђваланып торды. Књзгђ зђгыйфь булганга, яшьлегеннђн књзлектђн йљреп, язу карарга йљргђндђ махсус ике тљрле књзлеге бар иде. Њз Вазыйфасы белђн генђ мђшгуль булып, кеше хђллђрен тикшереп йљрми, кем белђн булса да дус торуны ярата, берђњ белђн дђ низаглашып, кычкырышырга итњчелђргђ дђ ќавап кайтармый торган иде. Њз эше белђн генђ мђшгуль булганга њзе генђ тикшереп торганга џаман камиллђнђ барды. Тљзек ђхлаклы, хђлим табигатьле, тњбђнчелекле, мљтђфђккир, џаман уйланучан, уртачарак буйлы, мљтђнасиб ђгъзалы матур кеше иде. Гомере џђркем кызыгырдай рђвештђ њткђреп, гыйлем-тђгълим белђн шљгыльлђнеп, тыныч мђгыйшђт кичереп барганда, аћсыздан хаќга дђрте кузгалып, сђфђр хђзерлегенђ дђ керешеп, 1875 ел октябрьдђ йљреп тђ китте. Анам белђн Казангача озата бардык. Аерылышу бик авыр булды. Бу сђфђренђ мин башта ук риза булмый, џаман да риза булмаган хђлдђ калдым. Истанбулдан язган хатында Кара дићгездђ каты дулкынга очрап, пароходларыныћ бер машинасы ватылып, тђњлек ярым урынына дићгездђ љч тђњлек кичеп, зђгыйфь булганга, дићгез џавасы начар тђэсир итеп, каты авырып, њлђ язып калган. Бу сђфђр зђгыйфь кешелђргђ муафыйк тњгел икђн дип, бик зарланып язган иде. Казаннан чыгып киткђч, юлда Нижнидђн, Мђскђњдђн, Одессадан, Истанбулдан, Мисырдан, Сњђестђн, Мђккђ, Мђдинђдђн хатлары килеп торды, џђр хатында мића укырга, вакытны бушка њткђрмђскђ Тђњсыялђрен, кићђшлђрен кылып язды. Истанбул, Мисыр, Мђккђ џђм Мђдинђ шђџђрлђрендђ голђмаларына танышып, мђдрђсђлђрне, укылган фђннђре, дђрес ысулларын, књргђн дини мђдрђсђлђрне нинди нигезгђ куярга тиешлеген аћлаганын џђм бу сђфђрдђ књргђн, ишеткђн хђллђрне язган бер язмасы бар иде. Соћ ядкяре булган бу газиз ђсђр унберенче елгы тентњдђ алынып, шуннан заигъ булды.

Мђдинђдђн кайтырга борылып, Янбугка килеп пароходка утырып, бераз килгђч, авырый башлап, Истанбулга килеп тђмам хђлдђн таеп, юлдашы Микъдар ђфђнде љенђ килгђч, бер тђњлек кенђ торып, пђнќешђмбе кичендђ, 1876 ел мартында 45 яшендђ вафат булып, иртђсен ќомга кљн, ќомгадан соћ Ђбњђюб Халид Ђнсарый хђзрђтлђре кабере булган каберлектђ казанлылардан Кђрим хђзрђт, Тљрек Габдеррахман каберлђре янына књмелеп, каберенђ зур таш та куелып, ташында исеме, ватаны, голђмадан булганлыгы язылган. Тђрќемђсе «Вафийђтел- ђслаф»ныћ соћгы ќиденче ќилдендђ, «Мљстафадел-ђхбар»-ныћ, «Тђлфыйкыл-ђхбар»ныћ икенче ќилдлђрендђ язылган. «Асар»нећ уналтынчы ќилдендђ тђфсилле тђрќемђсе язылган булса да, ђлегђчђ бу ќилдлђр табыгъ ителгђне юк. џђм тљрле кешелђр тарафыннан иншад ителгђн мђрсиялђр дђ бар.

Мђдрђсђлђр элек бакчабызга янђшђ арада койма гына бар иде. 1872 елда мђдрђсђлђрне мђчетнећ тњбђн ягына књчереп, џђр кайсын бик яхшы ясатып, џђр мђдрђсђгђ кечерђк бакча да тљзеп, ашханђ, бђдрђф, кое кебеклђре дђ бик яхшылап ясаттырып, заманасында гыйлем йорты булырга яраклы рђвештђ кылынды34. Мђдрђсђнећ элекке урынын бакчага кушып, бакчаны зурайтып, књп алма агачлары џђм башка ќимеш агачлары џђм таллар да утырттырып бик яхшы ќимеш бакчасы кылган иде. Имам булып торуы унќиде ел, дљньяда торуы кырык биш ел булды.

Аныћ яшьлектђ вафат булуы безгђ бик зур мосыйбђт булды. Шатлык вакытлары якынлашты дип каршы алырга хђзерлђнеп, кљтеп торганда, бер дђ кљтмђгђндђ, вафат хђбђре килеп, бар љметлђр ќимерелеп, хђсрђт эчендђ калынды. Бу елда башка хаќилар бар да сђламђт кайтып, бер безнећ атабызныћ гына вафаты ялгыз башыбызга килгђн бу кайгы-хђсрђт књтђрђ алмаслык авыр, ђче булды. Атамнан ун яшемдђ калдым. Шуннан бирле уку юлына керђ алмадым.

Анам Гали хђзрђт кызы Гафифђнећ кыскача тђрќемђсе. Яшьлегендђ атасыннан укып, мђгълњмат алып, гарђбиарси китапларны аћлап, дљрес укып, тљркинећ џђр шивђсен ќићел аћлый, џаман китап карап мђгълњматын арттыра иде. Калђме гњзђл, язарга оста булганга, књчереп язган байтак китаплары, берничђ мђќмугалары џђм махсус китапханђсе калды. Атам белђн гыйльми мљзакђрђлђре булып, тугры фикерлере булуына атам да мђсђллђм иде. Атам белђн унќиде ел гомер кичереп, берничђ ир џђм кыз балалары булып, барысы да балалыкта дљньядан бакыйга књчеп, бђхетсезлеккђ каршы бер мин яшђдем. Соћгы елларда Мисырдан «Ђн-Нил» исемле гарђби, Истанбулдан «Ихтар», фарсы газеталар ала идем. Боларны килњ белђн укып чыга, французча сњзлђрне: «Бу ни дигђн сњз» дип сорый иде. Књбрђк ђхлакый тђрбия џђм тљрле касыйдђлђр укучан, Ђхмђд Мидхђт џђм башка тљрек ђсђрлђрен дђ ќићел аћлаучан иде. Шул рђвештђ анам да гыйлем кешесе булып, лђкин бик кыюсыз, куркак табигатьле булганга, аз сњзле, белгђнен дђ сљйлђмђњчђн иде. Мђгыйшђт эшендђ тђрбияле булып, атамнан соћ йортны идарђ кылып, бик яхшы алып барды. Соћгы елларда еш-еш хасталанып, 1898 ел декабрендђ суык тидереп, авырый башлап, бер ай артык авырып, 1899 ел гыйнвар унына, ќомга кљн вафат булып, якшђмбе кљн ата-аналары кабере янына књмелде. Каберенђ таш та куелды. Вафатында џиќри хисабынча, 63, милади 61 яшендђ иде. Бабам, ђбием џђм атам ђниемнећ дњртђвенећ дђ ќомга кљн вафатлары кызык бер тђсадеф булды.

Ќиденче имам Ишмљхђммђд бине Динмљхђммђд бине Мђхмњд ђс-Сљневи. Мамадыш кантоны Тњбђн Сљн авылыныћ. Яшьлегендђ Тњнтђр мђдрђсђсенђ килеп тукталып, хђлфђдђ, Бохарага да барып љч ел укып, 1874 июньнђн Тњнтђр мђдрђсђсенђ кайтып, шул елда Курса Гатаулла хђзрђт кызына никахланып, 1876 ел, Шђмсетдин хђзрђт вафатыннан соћ Тњнтђргђ имам-мљдђррис булып указ алды. Кырык елдан артык имам булып, 80 яшьлђренђ ќитеп, 1919 ел язында Малмыжда мђктулђн вафат булып, шунда књмелде. Хатыны, дњрт угыл, ике кызы калып, олуг угылын 1914 ел Тњнтђргђ икенче мђхђллђ ачып, Хђкимов Габделлатыйф мђчет салып35, шунда имам кылды. Љч угылы њзеннђн соћ вафат булдылар. Болар заманча тђрбия тђгълим књргђн, яхшы гына мђгълњматлы иделђр. Кызларыныћ олугысы њзенећ шђкерте, Тњнтђр тђрбиясендђ Шода авылы имамы Сђедгђрђи36 бине Мостафа Фђйзи никахында гомер итеп, њткђн елларда ире вафат булды. Кече кызы Пермь имамы Кђрђматулла Айдар никахында иде37.

Мђгълњматы, њткенлеге белђн бђрабђр бик холыксыз, ачуланучан, ачуын озакка сузучан, ачу вакытында эш кылучан, кеше гаебен эзлђњне, њч алуны яратучан булганга бер дђ кирђксез зарарлы эшлђр кылып ташлады. Мулла булгач та, озакламый кеше гаеплђрен эзлђргђ керешеп, Кышкарый, Мђрќани, Барудиларныћ ђсђрлђренђ рђддиялђр язып, вакытын ђрђм итеп, тђђссеф хђллђргђ сђбђп булды. Соћгы елларда ысулы ќђдидђ џљќњмен ифрат арттырып, зур фетнђлђргђ сђбђп булды. Њз эше белђн генђ шљгыльлђнеп њткђрсђ, артык файда кыла алмаса да, зарары булмаган булыр иде. Ничђнче еллардадыр хаќга барып кайтты38.

Сигезенче имам Мљхђммђднђќип39 бине Шђмсетдин бине Рђхмђтулла бине Мђхмњд бине Сљбханкол бине Рђхманкол Тњнтђри. Башымнан кичкђн хђллђр књп булып, бу хђллђрне њземнђн яхшы белњче булмаганга књбесен язмый калдырып, беразын язарга уйладым. Тњнтђргђ, бђлкем бер ќиргђ дђ мулла булу фикерем булмый торып, анамныћ ирексезлђве белђн ихтыярсыз, бу гаять фетнђле урынга Ишмљхђммђд хђзрђт янына икенче имам булып урнашкан идем. Мулла булуым бик низаглы булып, бу эшкђ Ишмљхђммђд мулла бар кљче белђн каршы торып, Габделлатыйф Хђкимов40 џђм авылныћ башка таза тормышлы вак сатучыларны њзенђ ияртеп, безнећ яктагы ярлылар белђн хилаф бер оешма тљзеп, ике елга якын низаг прошениялђр белђн эше сузылып, инде эш булмый, дип торганда, бђдбђхет указ дигђн афђт килеп, зур мосыйбђт булды. Бљтен бђланећ башы булган бу указ килсђ дђ, байтакка тынычлыкны саклап, эш кылмый тордым. Мине мулла кылган ярлылар эшлђргђ књчелеп, мђќбњр итеп, тарткалашып, лђвазимга керешеп, књћелсез вакыйгалар џаман була килде. Мулла булгач, ђџђмиятле эшем мђктђп ачып, бар расходны њз љстемђ алып, ярлылар балаларын укырга язарга љйрђтђ башладым. Башта ысулы ќђдидђ њк булмый, шулай да бер тљрле тђртип белђнрђк укыта килеп, 1903 ел башында бљтенлђй ысулы ќђдидкђ ђйлђндердек. Халыкныћ бу эшкђ књћеле булу љстендђ карт мулланыћ моћа гаять кђефе кырылып, ничек булса да, уку эшен туктатырга тљрле юллар белђн тырышып, ахырында 1911 елда бљтен ќђдидлђр љстеннђн тљрле урыннарга гаризалар биреп; шуннан соћ књп ќирлђрдђ тикшерњлђр башланып, шул вакыт миндђ дђ бик дђџшђтле сурђттђ тикшерњ булып, књп кђгазьлђр, китапларны алып, ђллђ ничђ кђрзинкђ тутырылып, њземне дђ кулга алып Сарапулга алып китерделђр. Инде революционер исеме тагылгач минем тирђгђ дус-ишлђр якын килми, бар да качып беттелђр. Малмыж, Алабуга полициялђрен њтеп, Сарапулга жандармский управлениегђ килђчђк начальник ябарга кушып, ябып та куйдылар. Ябылуда бераз вакытлар кичкђч, мђчеттђн чыгып, жандарм нђзарында байтак вакыт Сарапулда торганнан соћ начальник авылда тормаска подписка алгач, авылга кайтып, бер кич кунып, иртђгесен Казанга йљреп киттем.

Бу фетнђлђргђ сђбђп булган бљтен ќђдитлђр љстеннђн бирелгђн гариза, нигезендђ батыйль булса да, хљкњмђткђ ишетелердђй кылып, бик оста мантыйклы эшлђнгђн иде. Бер рисалђ књлђмендђге бу гаризаныћ кайбер урыннарын бик читенлек белђн књрђ алдым. Бу мђзмунда башланган иде: «безнећ арада ќђдитлђр дигђн бер фирка мђйданга чыкты, болар яћа метод белђн укытып халыкны агартабыз дип, мђктђплђр ачып, укытырга керештелђр. Љстђн караганда шул тљсле књренсђ дђ, эчке ягында тљп максатлары — татарны берлђштереп, татар ханлыгы тљзњ, яшь буыннарны шућа хђзерлђњ, панисламизм, пантюркизмга иќтиџад итњ. Балалар књћеленђ шундый фикерлђрне салалар, революция ќырларын ќырлаталар. Хљкњмђт љчен куркынычлы булган бу халыкны сезгђ белдерњне тиешле таптым. Бу эш башында йљрњчелђр Бубыйлар, Галиев, мулла Апанаев, Ибраџимов, Фђхретдинов, Гаспринский, Топчибашевлар» дип, болардан башка да берничђ фамилияне књрсђтеп, шулар арасында минем фамилия дђ язылган иде. Башта бу џљќњм мића гына тљбђп, махсус минем љстђн гаризалар биреп башланган иде. Лђкин болардан кљтелгђн максат хасыйль булмады. Мин џаман сђламђт эшемдђ дђвам иттем. Шуннан соћ, гомумђн, ќђдитлђр љстеннђн шушы рђвештђ гарыз кылсаћ, максатка ирешерсећ дип кићђш биргђннђре беленде. Бу гаризага «Русское Знамя», «Новое время», «Глагол» џђм «Казанский телеграф» шикелле газеталардан мљселманнар хакында начар статьялар дђ теркђлгђн џђм Рђшит казыйныћ «Мећ бер хђдис» тђрќемђсе, Морад ђфђнденећ тарихы, Бубыйларныћ «Гыйльме халь», Мђќит Гафуриныћ «милли шигырьлђр»е дђ гариза белђн бергђ тупланган. Болардан хљкњмђт колагы торырдай сњзлђр русчага тђрќемђ ителгђн. Ђлхасыйль, донос џђр ягы белђн бик мљкђммђл булып чыккан.

Шундый ялган донос сђбђпле тђњкыйфе хђбес ителеп, књп авырлыклар кичереп, бик кадерле китап џђм кђгазьлђребезне югалтып, зур хђсрђткђ очрадык. Монда књргђн хђллђрне дђ тарихка кертеп калу тиеш булса да, боларны кертмђскђ булып, Казанга килеп тора башлагандагы хђллђрне генђ язарга булдым. Боларны да кыскартып кына язам: Казанга килеп тагын бер тормыш башланып, љйдђге тормыш элеккечђ дђвам иткђнгђ чыгыш ике љлеш булды. Килер юк. Эшлђргђ кирђк дип аптырап торганда Галимќан хђзрђт41 элек тђ чыгарган дини, гыйльми, сђяси мђќђллђсе42 ничек чыгарырга рљхсђт алып, мине шунда идарђ хезмђтенђ билгелђп, ќиде елга якын шунда хезмђт итеп, вакыт књћелле кичте. Бу инде гыйльми шљгыль булганга, минем љчен бик файдалы хезмђт булды. Казандагы тормыш ягы ућайланып, бик яхшы фатирга урнашып, књћелдђгечђ кљн кичердек.

Уникенче елгача муллалык правам сђламђт булып, уникенче елда сђяси шљбџђле кеше дип, бу праваны алдылар. Сђясђттђн џич хђбђрем, сђясђт белђн бер эшем булмаганы шљбџђсез булса да, ни љчендер мине сђясилђрдђн санадылар. Сђясилек љчен мђгълњмат булу љстенђ ќђсарђтле булу беренче шарт булганга, бу инде миндђ чеметеп алырлык да булмаганга шљбџђгђ урын юк иде. Янђ мљселман нинди генђ хљкњмђттђ булса да хљкњмђткђ буйсыну, хљкњмђт эшенђ каршы килмђњ дин ягыннан фарыз тиеш булганга, хљкњмђткђ каршы хђрђкђт булу ихтималы катгыян юк иде.

Сљргендђ вакытта књћел џаман туган-њскђн йортыбызда, кайту љмете дђ бетмђгђнгђ, элеккечђ дђвам итеп, ике урында йорт тоту бик авыр булды. 1913 еллар иде шикелле, Романовларныћ патшалык кылуларына љч йљз ел тулуга зур юбилей ясалды. Бик књп амнистиялђр буласы сљйлђнде. Шул чорда минем авыр хђлдђ кљн кичерњемне белгђн дусшлђрем юбилей хљрмђтенђ гафу итњен сорап патшага гариза бирергђ кићђш бирделђр. Бер адвокатка яздырып гариза бирдем. Ике айдан соћ «гаризаћ кабул итђрлек булмады» диеп ќавап килде. Инде патша хљкњмђте чорында йортыбызга кайту љмете бетте. 1917 елдагы перевороткача ќиде елга якын авырлык белђн генђ кичтек. Сђясђт белђн бђйле џичбер тљрле эшем булмый торып, ялган доносныћ да ялганлыгы кљн шикелле беленсђ дђ, сђяси исемлектђ булуымны аћламый аптырап йљри бирдем. Ничек булса да бу авырлыкларны кичердек.

Анамныћ кљчлђве белђн ирексез мулла булуымны язган идем. Авыл балаларын яхшы укыта торган мђктђп булмаган муллалар булгачтын балаларны укый-язарга љйрђтергђ бар расходын њз љстемђ алып, мђктђп ачып, егерме ел бушлай укытып килдем. Егерме ел тулганда њзем авылдан сљрелгђч тђ мђктђпнећ ибтидаи кыйсеме њзем барындагы мљгаллим идарђсендђ ќиде еллап дђвам итеп, мђктђпнећ бар гомере 27 ел булды. Бу еллар эчендђ књп фетнђлђр булса да, мђктђп аксамый дђвам итте. Егерме ел эчендђ ибтида-идђн рљшди игъдади џђм гали кыйсемнђргђ књтђрелеп, расходы артып, еллык расход мећ ярымнарга иреште42. Бу эшкђ байлардан ике-љче иганђ кылгалап ярдђм итеп тордылар. Укыганнарныћ белемнђре онытылмасын, мђгълњматлары кићђя барсын љчен рђсми китапханђ, кыйрађтханђ ачып, моныћ расходы да њз љстемдђ булды. Моныћ љстенђ халыкка кирђкле, файдалы булган ќђмђгать кибете џђм бер џљнђр мђктђбе ачуныћ хђзерлеклђрен књрђ башлаганда элекке 1911 елгы фетнђ, Столыпин жандармы џђм губернаторга бирелгђн ялган бик яман донослар сђбђпле мин џђм башка књрсђтелгђн књп кешелђр арестовать ителеп авылдан ќибђрелгђнем сђбђпле бу эшлђр юлда калды. Шул чорларда Столыпинга бирелгђн донос турында Фатыйх Кђримовныћ «Русское слово» газетасында бик яхшы мђкалђсе нђшер ителде. Њз газеталарыбызда да бу кара вакыйгалар язылып њтте. Соћгы елларда «Корылтай» газетында Баттал калђме белђн «Књћелсез кљннђрдђ» гонванында мђкалђдђ бу вакыйгалар яхшы ук тђфсилле рђвештђ язылды. Менђ элекке замандагы егерме ќиде еллык хезмђтемђ мљкяфђт шул булды. Лђкин бу хезмђтлђремне бурыч тњлђњгђ хисаплап, мљкяфђт љчен эшлђмђгђн идем.

1917 ел язында иске хљкњмђт эш башыннан тљшерелеп, яћа вакытлы хљкњмђт тљзелде. Шул чорларда Диния нђзараты составы да алышынып, мљфти џђм бар казый урыннарыннан чыгарылып, яћа состав тљзелгђнчђ, нђзарђткђ нђзарђт кылырга вакытлы комитет тљзелеп, шућа ђгъзалыкка чакырылып телеграмма килде. Галимќан хђзрђттђн вакытлы мљсагадђ алып, барырга булып, телеграмма бирдем. Казандагы фатирыбызны, ђйберлђребез белђн шул кљенчђ биклђп калдырып, њзем Уфага, иптђшем авылга љйгђ йљреп киттек. Иптђшем љйдђге эшлђрне бер кат рђтлђп, соћыннан барырга булды. Уфага барып бер номерга урнашып, Нђзарђттђ хезмђткђ дђ керештем. Хезмђт килгђн гаризаларны карап, резолюция ясау џђм имтихан комиссиясенђ дђ иштирђк кылу иде.

Ќђмђгатемнећ килергђ чыгуыннан Казаннан телеграмма алгач, фатир эзлђргђ керешеп, Большой Ильинский урамында дњрт-биш бњлмђле яхшы фатир табып куйдык. Пристаньга алмага тљшеп, сђламђт килеп књрешеп бергђ тора башладык. Фатир шђџђрнећ матур урынында, як-ягы бакчалар, бакчалардагы музыкалар тавышлары ишетелеп торганга, бик дђртле, књћелле, ђллђ нинди гали тойгылар књћелгђ килеп, рух књтђренке булып, тормыш бик књћелле булды. Уфа шђџђре биек урында, иркен утырган, шђџђр бакча, агачлык эчендђ, ђйлђнђсе Ак Идел, Дим сулары, џавасы гаять яхшы, Кырым, Кавказ џавалары шикелле, сыйхђткђ бик файдалы. Инде авылны да, Казанны да онытып, књћел Уфага урнашып калды...

Бу вакытларда Кустанайныћ беренче мђхђллђ мљселманнары мине имамлыкка сайлап, приговор тљзеп, Уфага ике вђкил ќибђрделђр. Мулла Гали Яушев юл расходына дип ике йљз сум акча да ќибђргђн. Кустанайга барып, Яушевлар йортына тљшеп, муллалык эшен кыла башладык. Мђчет Яушевлар салдырган, бик шђп, Казан мђчетлђреннђн артык џђйбђт. Бу мђхђллђдђ књбесе казанлылар, беразы сартлар, казаклар. Монда унбиш кљнлђп торып, мђслихђтне оештырсак, књчеп килергђ риза булып, кайтып киттек. Мђхђллђ хезмђтен ихлас књрсђтеп, янђдђн озакламый килњне телђп калдылар. Ихласлары чын булгандыр, ике елгача мулла алмый мине кљтеп тордылар. Њзем дђ беразга булса да барып торырга књћел итсђм дђ, илнећ тынычсызлыгы, юлларныћ ућайсызлыгы белђн барып булмады.

Уфага кайтып, ђхвђлдђн нђзарђткђ доклад биреп, озак тормый љйгђ киттек. Књћелем Кустанайга яки Уфага барырга булып, Тњнтђрдђ торырга бер дђ књћел итмђсђ дђ, телђгемнећ хилафынча, Тњнтђрдђ калып куйдык. Галимќан хђзрђт: «Тњнтђрдђ дђ торма, Кустанайга да барма, шушында кил дђ, бергђ торырбыз», - дип, мђслихђт иткђн иде. Шул кайтудан бњгенгђчђ бер дђ телђмичђ Тњнтђрдђ торып торабыз. Кырык елга якын фетнђ, низаг эчендђ торылганга карамыйча, тагын ђллђ нинди фетнђлђр булыр тљсле. Елан чаккан киндердђн куркыр дигђннђрчђ, џаман куркынычында яшђп килдек.

Авылга кайтканда Октябрь инкыйлабы узган, Шуралар хљкњмђте тљзелњ юлына кергђн иде. Бу ел ихтыярым белђн љч љебезне мђктђп кылып, берсендђ кыз," берсендђ ир балалар укып, бер љйдђ мљгаллим, мљгаллимђлђр урнашып, бер кыш укытып чыктылар. Икенче елда элекке мђктђплђрне тљзђтеп шунда књчтелђр. Бу ел Малмыж шђџђрендђ мљхтђсиб, Мљшавирлђре сайлау ќыелышы булып, мљхтђсиблеккђ мине, беренче мљшавир Тњбђн Шљн имамы Зђки сайландык.

1922 ел Нахийђ ќыелышында ќыелыш Тњнтђрдђ дини мђдрђсђ ачарга карар биреп, рљхсђтен алырга вђкил булып Казанга Мђгариф нђзарђтенђ барып, гариза биреп, фђн укытмау, укучылар унсигез яшьтђн ким булмау шарты белђн мљсагадђсен язып, имза кылып бирде. Шул мљсагадђ белђн мђдрђсђ ачып, бераз укучылар ќыелып, икенче мђхђллђ имамы мулла Нђкыйп43 џђм Фђйзулла исемле мљгаллим белђн љчђвебез укыта башлап, мђдрђсђ язгача дђвам итеп барып чыгылды. Икенче ел ачылса да, дђвам итмђде.

1921 елда дђџшђтле корылык булып, халык соћ дђрђќђ ачыгып, эт булса да, њлђксђ булса да ашап, песи, эт, хђтта кешелђрне дђ изеп, яћарак кабердђгелђрне дђ казып алып ашау шикелле коточкыч ќирђнгеч вакыйгалар эшлђнде. Тљрле авырулар да књбђеп, ачлыктан, авырудан књп кеше кырылды. Янђ шул елларда иде шикелле, Казан ягыннан берничђ волостьтагы аћсыз халык коткыларга алданып, хљкњмђткђ каршы кузгалып «Сђнђклелђр вакыйгасы»44 дигђн бу фаќига тиз сњндерелеп, безнећ тирђ бу фетнђдђн сђламђт калды.

Ун яшемнђн атамнан ятим калып, гыйлем юлыннан аерылуымны ђйткђн идем. Атамнан соћ анам тђрбиясендђ яшђп, аналарныћ Ифратлы шђфкатьлђре зарарлы булганга, бу Ифраттан мин дђ књп зарар чиктем. Китаплар караштырудан хасыйль булган аз-маз мђгълњмат белђн тђхрир эшенђ керешеп ић элек язган «Хљдњсе галђмгђ бер нђзар», «Тђнкыйделасар» исемнђрендђ ике кечерђк ђсђрем 1897 елда басылып чыкты. Моћа башка «Сђфирел-ислам» тђрќемђсе дигђн џђм башка берничђ ђсђрем дљнья књрде. Унберенче елда Сарапулда вакытымда биш љлештђн гыйбарђт «Ђттђбђййђн фил-вђгазь вђт-тђгьлим» гарђпчђ џђм моныћ тљрекчђ тђрќемђсе «Тђзкирђ» исемле ђсђремнећ мљсђввђдђсен тђртип кылып, Казанда акка књчереп, беренче кисђген гарђпчђ, тљрекчђсе белђн Казанда 1917 елда бастырдым. Башкалары язу хђлендђ калды. 1917 ел язында Казанда Бљтенрусия мљселманнар вђкиллђренећ съезды булып, съезд идарђсенећ тђкъдиме буенча «Исламда хатыннарныћ хокукы» гонванында дини мђгърњзђ тђртип кылып биргђн идем. Моћарчы бездђ эшлђнмђгђн бу яћа эшне берђњ дђ љстенђ алмаганга кљчлђп, ирексезлђп мића тактылар. Шунлыктан мђгърњзђ табигый, мљкђммђл чыкмаса да, бљтенлђй яраксыз да булмый, съездда доклад кылып укылды. Уфада вакытымда бу мђгърњзђне књргђн кайбер дусларым бастыруны мђслихђт књргђнлеклђреннђн, «Тормыш» матбагасында бастырдым. Гомумђн, ђсђрем књћелдђгечђ эшлђнеп ќитмђгђнчђ техник ягыннан косурлар булып, дљньяга чыктылар. Ђсђремнђн ић элек њзем риза булмадым. «Шура» џђм башка мђќђлђллђрдђ, гђзитђлђрдђ дђ азрак мђкалђлђрем булды. Мисырда бу кљндђ дђ нђшер ителђ торган «Ђлмђнар» мђќђллђсендђ истифсар сурђтендђ берничђ мђкалђм басылды. Лђззђт тапкан эшем тђхрир булганга, гомерем булса, моннан соћ да бу юлда дђвам итсђм кирђк. 1892 ел кышында Чистайныћ беренче мђхђллђ имамы, мљдђррис Мљхђммђдзакир хђзрђтнећ Ђминђ45 исемле кызына никахланып, шул иптђшем белђн бњгенгђчђ утыз алты ел гомер кичереп килђбез. Балабыз булмады. Никахтан соћ хђзрђт бер ел сђламђт булып, туксан љченче ел язында вафат булды. Мине Чистайга њз янына књчерђсе, минем дђ књчђсем килгђн иде. Анам риза булмаганга, бу эш насыйп булмады. Шул вакытта књчерелгђн булса, мондагы фетнђлђрдђн сђламђт калып, утыз алты елда кирђкле эшлђр белђн шљгыльлђнеп, ђхлакым тљзђлеп, болай гасаби булып џђм ќљрьђтсез мђхќњ булып калмаган булыр идем, дигђн хатирђлђр књћелне џаман борчып тора. Бу вакыткача ата-бабаларыбыз йортында торып килдем џђм 1929 ел сентябрьгђчђ болар урынында имамлык кылып, сентябрендђ имамлыктан киттем. Сђламђтлегем начарланганга, ќђмђгать хезмђтеннђн чыгу тиеш булды.

Бњгенгегђчђ башымнан кичкђн Хадисђнећ беразы шушы язылганнардан гыйбарђт булды. Сњз башында ђйтелгђнчђ тарихчаны язуда тоткан планым, авылыбызныћ тарихы хђллђрен, гыйбрђтле Хадисђлђрен, яхшы-яманга мисалга тотарлык эшлђрен белгђнемчђ, булганча кђмаџњђл-вакыйг књрсђтњ булганга, Хадисђнећ барын да язмасам да, беразын булганынча яздым. Бу инде мђнакыйб китабы булмаганга, бђлки њземђ књрђ тарихи ђсђр булганга, Хадисђлђрне язганда каџарманнарына кагылмый њтђргђ, боларныћ, кирђк яхшы, кирђк ялган булуын хђллђрен сљйлђми китђргђ булмады. Бу сњздђн максатым — боларны язуда џичбер гарызкярлек, шђхсият юк, Мљђррихлек Вазыйфасы шул икђне мђгълњм.

Мљхђммђтнђќип Тњнтђри

 ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Тњнтђр авылына нигез салучы Янгул бабаныћ алты улы турында Риза Фђхретдин архивында да мђгълњматлар сакланган. (С.-Петербургтагы Кљнчыгышны љйрђнњ архивы 131 ф., 1 тасв., 50 эш, 21 a — 21 б битлђр. Бу материалны галим Марсель Ђхмђтќанов тапкан џђм «Татар шђќђрђлђре» китабында (1995) игълан иткђн). Китапта Њкчинећ љч улы: Колмљхђммђт, Котлымљхђммђт џђм Иљрмђкнећ балалары џђм 8 буынга кадђр нђсел дђвамчыларын кертеп, шђќђрђ бирелђ. Шђќђрђ Уфа шђџђрендђ яшђгђн Тњнтђр сђњдђгђре Габделлатыйф хаќи Хђкимов белђн тљгђллђнђ. Бу шђќђрђ Россия дђњлђт Борынгы актлар архивындагы 1747 џђм 1762 елларда язылган џђм шул елларда Тњнтђрдђ яшђгђн кешелђрне тулысы белђн эченђ ала. (350 ф., 2 тасв.,1194 эш, 73-87 битлђр).

2. Беренче искђрмђдђ књрсђтелгђн документларга нигезлђнеп, Тњнтђр авылына нигез салыну елын 1590-1615 еллар аралыгында дип фараз кылабыз. 2005 елда Тњнтђр авылына нигез салынуга 400 ел дип билгелђп њтђргђ ниятлибез.

3. Монда ђйтелгђн коры тау битлђренђ 1960-2000 елларда Арча урман хуќалыгы тарафыннан агачлар утыртылды. Хђзерге вакытта тау битлђре ямь-яшел агачлык.

4. 1980 елларда авыл янында зур сусаклагыч џђм басуда тагын ике урында сусаклагычлар тљзелде. Чишмђ сулары џђм инешлђрнећ суы бик нык артты.

5. Авылда 1965 еллардан алып басуларда печђн чђчелђ џђм шуннан соћ авылныћ печђнгђ кытлыгы бетте.

6. Чулпан авылын 1926-1928 елларда Тњнтђрдђн књчњчелђр нигезлђгђн. 1965 елларда Совет хљкњмђтенећ кечкенђ авылларны берлђштерњ кампаниясе чорында ќир йљзеннђн юкка чыкты.

7. «Тираяк» дип артыш ќилђгеннђн кайнатылган вареньега ђйтђлђр. Ул бик шифалы џђм тђмле була, хђзер аны сирђк кайнаталар.

8. Путаш — бу сњз књн эшкђртњ љчен кулланыла торган поташ булырга мљмкин.

9. Мљхђммђтшин Гариф Тњнтђрдђ генђ тњгел, бљтен тирђ-якта дан тоткан тимерче була. Ул тарантаслар ясау остасы буларак та, балта остасы, буяучы буларак та билгеле. Ул минем ђниемнећ ђтисе.

 10. Таџир оныклары бњгенге кљндђ Казанда џђм Тњнтђрдђ яшилђр. Казанда Исмђгыйлев Мљдђррис — озак еллар КПСС џђм профсоюз оешмаларыћда ќитђкчелектђ эшлђп, пенсиягђ чыкты. Бђйрђмовлар династиясе џђм башка дђвамчылары Тњнтђрдђ яшилђр.

11. Гыйльман абзыйныћ оныклары Мљхђммђдиев Рђсњл џђм Ранил — бњген дђ авылда сабантуй батырлары.

12. Хђкимов Габделлатыйф — чыгышы Тњнтђрдђн булган књренекле сђњдђгђр. Аныћ турында беренче искђрмђдђ дђ искђ алынды. Уфада яшђгђн. 1908 елда Уфада ике манаралы мђчет (хђзер реставрациялђнеп дњртенче ќамигъ мђчет буларак эшли) тљзеткђн џђм мђчет каршында мђдрђсђ тоткан. Гаяз Исхакый Мђскђњдђ чыккан «Сњз» газетасыныћ 1916 ел 14, 19, 2 август саннарында чыккан мђкалђсендђ тњбђндђгелђрне яза: «Казан газеталары фђњкыльгадђ (гадђттђн тыш) бер зур милли хђбђр китерделђр. Уфаныћ џиммђтле байларыннан Гаделлатыйф хаќи Хђкимов Казандагы Харитонов матбагасын йљз мећгђ сатып алып, шул матбаганы «Љмид» белђн берлђштереп, дини китаплар нђшер итђр љчен ширкђт мђйданга китергђн. Габделлатыйф хаќи Уфа ќђмгыяте хђйриясенђ књптђн тњгел генђ йљз мећ сум иганђ иткђн заттыр. Габделлатыйф хаќи Уфадагы њз мђхђллђсенећ мђсќеден, мђдрђсђсен бина (хђзер Хђкимовныћ Уфадагы мђчет џђм мђдрђсђ биналарында «Башэнерго» конторасы џђм чукрак балалар интернаты урнашкан. Габделлатыйф хаќи њзе гаилђсе белђн 1930 нчы еллар караћгылыгына кереп югала. — «Гомеремнећ ун кљне» китабыћда А. Хђлим искђрмђсе.) иткђн, бњгенге кљндђ њз хђрђќаты (чыгымнары) берлђн тђрбия итђ торган заттыр.» Улы Шакир Хђкимов Бљгелмђнећ беренче сђњдђгђре. Аныћ сђњдђ њзђге булган, 1905 елда тљзелгђн бина бњгенге кљндђ реставрациядђ. Татар милли-мђдђни њзђге булачак. Бу бина силуэты Бљгелмђнећ символы. Бљгелмђдђ «Хђкимов урманы», «Хђкимов књле» атамалары ђле дђ яши. Габделлатыйфныћ бер улы Малмыжда сђњдђ итђ. Беренче гильдия сђњдђгђр була. Тњнтђрдђ энесе Мљхђммђтгали сђњдђ итђ. Тњнтђр зиратында Габделлатыйфныћ ђти-ђнисе, бер улы, энесенећ кабер ташлары бик яхшы сакланган. Габделлатыйф абзый турында Гаяз Исхакый да яза. «Радзин» фамилиясе Мортаза бай булырга мљмкин.Гришин дигђне билгеле тњгел.

13. Таџир мулла (Таџир батыр тњгел, ул икенче) нђселен Тњнтђрдђ хђзер Гозђеровлар дђвам итђлђр.

14. Зђйнулла Рђсњли (1833-1917) - ишан, књренекле дин эшлеклесе, мљдђррис. Язучы Атилла Расихныћ бабасы.

15. 13 искђрмђдђге Таџир мулла.

16. Гайнетдин нђселен Тњнтђрдђ Гайнетдиновлар дђвам итђ. Гайнетдинов Кадыйр, Мђннђннђр Тњнтђрдђ џђм Балтачта совет властен тљзњче активистлар булалар.

17. Габдерразак хђзрђтне Тњнтђр мђдрђсђсенећ башлангыч белем бирњ мђктђбен беренче оештыручы дип саныйбыз. Ул чама белђн 1730-1770 елларда имамлык иткђн дип уйланыла. Алда књрсђтелђчђк Тњнтђр имамнары: икенчесе Госман хђзрђт, Габделхђмид хђзрђт, Сђгыйть хђзрђт љчесе дђ бер чор кешелђре — Габдерразак хђзрђтнећ шђкертлђре. Љчесе дђ Тњнтђрдђ укыганнан соћ бергђлђп Дагыстанда белем алганнар дип фараз ителђ. Укуларын тђмамлаганнан сон Госман Тњнтђргђ кайта, Габделхђмид Мђчкђрђнећ беренче имамы була џђм Мђчкђрђ мђдрђсђсенђ нигез сала, љченчесе—Сђгыйть Оренбург яныћдагы Каргалы авылына мулла булып китђ. Сђгыйтьнећ туган абзыйлары 1747-1750 елларда ук шул якка књчеп киткђн булалар. Бу турыда 1747-1762 елгы Тњнтђрнећ «Ревизская сказка»сында искђрмђ буларак књрсђтелгђн. Габдерразак хђзрђтнећ имамлык еллары шушы муллаларныћ яшьлђреннђн чыгып билгелђнде.

18. Госман хђзрђтнећ туган елы 1744. Имамлык еллары 1770-1785 еллар дип фаразлана.

19. Њтђгђн мулла турында «Мљстђфадел-ђхбар...»да шактый язылган. Ул Балтач шагыйре Гарифќан Мљхђммђтшинныћ борынгы бабасы. Бу турыдагы мђгълњматны Карадуган музее директоры Бакый Зыятдинов Кировљлкђсенећ дђњлђт архивы документлары белђн раслады.

20. Габделхђмид турында Мђрќани «Мљстђфадел-ђхбар...»да шактый мђгълњмат биреп калдырган. Ул 1743 елда туган, 1809 елда вафат. Тњнтђрдђге имамлык еллары 1785-1809 елларга туры килђ.

21. Тњнтђрнећ љченче имамы Хђмид Хђзрђтнећ улы Габделгаффар мулланыћ 1852 елда туган оныгы Мљхђммђтсафа хђзрђт њзебезнећ тљбђктђге Смђел авылыћда шактый еллар имам булып тора, аннары Тњнтђр мђдрђсђсендђ хђлфђ буларак хезмђт итђ. Бњгенге кљндђ Тњнтђрдђ Мљхђммђтсафаныћ оныклары Сафиннар џђм Шђймљхђммђтовлар бу нђселне дђвам итђлђр. 23. Яћа Тазлар — Арча районындагы хђзерге Байкал авылыныћ борынгы исеме.

22. «Хљсђения» мђдрђсђсенећ эшчђнлеген тирђнтен љйрђнгђн Оренбургтагы мђшџњр галимђ Мђдинђ ханым Рђхимкулова њзенећ «Ђхмђт бай» исемле китабында «1905 елда Ђхмђт бай Хђсђенов њзенећ миллионнарын татар мђгърифђте љчен мирас кђгазьлђрен тутырганда шаџитларныћ берсе итеп Тњнтђр авылында туган «Хљсђения» мђдрђсђсе мљгаллиме Шаџимђрдан Ђхмђтша улы Њтђгђновны ала» дип язган. Бу мђгълњматны Бакый Зыятдинов бирде.

23. Њрнђк бакчасы дип биредђ 1929 елда Тњнтђр авылында тљзелђ башлаган ић беренче «Њрнђк» исемле колхоз ђйтелђ.

24. Сђгыйть 1749 елда Тњнтђрдђ туган, Габдерразак хђзрђттђ башлангыч белем алган булырга тиеш. Аннары Каргалыда белем алуын дђвам иткђн. Тњнтђргђ Хђмид хђзрђт вафатыннан соћ кайтып имамлык итђ. Имамлык еллары Гали ишан кайтканчы, 1809-1832 елларда булган.

25-26-27. Бђдретдин, Шиџабетдин џђм аныћ нђселе Каргалы бистђсендђ яши џђм хезмђт итђ. 1930 елларда муллаларны аулау чорында алар Њзбђкстанга књченеп, репрессиядђн котылып калалар. Бђдретдин абзыйныћ оныгы Наилђ Ишембаева гаилђсе белђн 5 ел элек бу якларга књчеп кайтты, Балтач районы Чепья участок больницасында врач булып эшли. Садредцин Тњнтђрдђ яшђгђн. Аныћ исеме белђн басуда бер елга аталган: Садри елгасы. Сђгыйть нђселен Тњнтђрдђ дђвам итњчелђр: Фђйзерах-мановлар, Хљсђеновлар, Мобарђкќановлар яши.

28. Гали ишан Сђйфетдинов. Имамлык еллары: 1832-1859. Аныћ чорында Тњнтђр мђдрђсђсе урта дини белем бирњгђ књчкђн, бљтен Идел-Нократ-Урал тљбђгендђ дан казанган. Гали ишан турында мђгълњматны 111. Мђрќани, Г. Исхакый язып калдырганнар. Гали хђзрђт Ш. Мђрќанигђ Бохарадан укып кайткач ук Казанда имам булып урнашуда зур ярдђм итђ. Мђрќанинећ бертуганы Бибифатыйма мелла Фђйзерахман бине Габделгаффар бине Габделхђмид ђт-Тњнтђри никахында була. («Мљстђфадел-ђхбар...» 315 бит.) Гали хђзрђт 1831 елда 9x9 метрлы мђчет тљзетђ. 1834 елда ул мђчетне тагын да зурайтып тљзетђ. Мђчеткђ рљхсђт документы књчермђлђре Тњнтђр музеенда саклана. (Киров љлкђсе дђњлђт архивы, 583ф., 495тасв., 129 зш, 5 бит.)

29-30. Мљхђммђтнђќип хђзрђтнећ бабасы Гали ишанныћ, ђбисе Гыйззснниса абыстайныћ, ђнисе Гафифђ абыстайныћ кабер ташлары Тњнтђр зиратында бњгенге кљнгђ кадђр яхшы сакланган.

31. Шђмсетдин хђзрђт - Мљхђммђтнђќипнећ ђтисе.

32. Мазар асты авылы — Кукмара районы Манзарас авылы булырга тиеш.

33. 1980 елда Тњнтђр мђктђбенећ хђзерге бинасы љчен фундамент казыганда 3 метр тирђнлектђ, кићлеге 1 метр булган агач буралы, коега охшаш корылма табылды. Анда шактый пычрак масса тулган. Бу Гали ишан, Шђмсетдин хђзрђт яшђгђн нигездђ иде. Љлкђн бабайлар Гали хђзрђтнећ џђм Шђмсетдин хђзрђтнећ њлђннђрдђн дарулар ясап кешелђрне дђвалавы турында искђ тљшерделђр. Бу чокырны дару калдыклары, њлђн калдыклары љчен эшлђнгђн махсус баз булгандыр дигђн нђтиќђгђ килделђр. Совет власте џђм колхоз тљзњне оештырган џђм Мљхђммђтнђќип хђзрђтнећ милксн конфисковать итњдђ катнашучыларныћ кайберлђре мондый истђлеклђр язып калдырганнар: «Шђмседдин хђзрђтнећ подвалыннан бик књп шешђлђр џђм хђтта самогон аппараты да чыкты». Шешђлђре тљрле дару шешђлђре булып, «самогон аппараты» дигђне дару ясау љчен дистилляциялђнгђн су хђзерлђњ аппараты булуы ихтимал.

34. Мђдрђсђнећ эчендђ коесы булган таштан салынган ашханђ бинасы бњген дђ исђн.

35. Хђкимов Габделлатыйф салдырган мђчет бинасы 1944 елда Чепья район њзђгенђ башкарма комитет бинасы итеп књчерелгђн.

36. Шодадагы Сђедгђрђй Фђйзуллин утарыћда хђзерге вакытта Мирхђйдђр Фђйзи музее эшли.

37. Ишмљхђммђт хђзрђтнећ кече кызы Латыйфа абыстай Кђрамђтулла никахында була. Бер уллары Ќђњдђт Айдаров музыка белгече, дирижер. Ленинград блокадасында Шостаковичныћ атаклы 7 нче симфониясен тљп башкаручыларныћ берсе, Татарстанныћ атказанган сђнгать эшлеклесе, озак еллар Казан консерваториясендђ џђм музыка мђктђбендђ эшлђде. Тњнтђргђ алып кайтып ќирлђнде. Икенче уллары - Тђлгать Айдаров та Казанда уйлап табучы инженер буларак књренекле фђн кешесе булды.

38. Ишми ишан шактый каршылыклы шђхес. Билгеле, Мљхђммђтнђќип хђзрђт белђн аныћ арасында шђхси каршылыклар да ќитђрлек булган. Шућа књрђ автор аны тискђре яктан гына диярлек характерлый. Ишми ишанныћ дин белгече буларак бик књп басма хезмђтлђре бар. Бњгенге кљндђ алар галимнђр тарафыннан љйрђнелђ. Ќђдитчелђргђ аныћ њтђ каршылыклы булуын аныћ ќђдитчелек нђтиќђсендђ мљселман дљньясына кљнбатыш мђдђниятенећ њтеп керње, шуныћ нђтиќђсендђ ислам нигезлђренећ нык какшавы, рус миссионерларыныћ эшчђнлеге кићђюгђ карата нык борчылуы белђн аћларга кирђк.

39. Мљхђммђтнђќип хђзрђт њзе турында яза.

40. Габделлатыйф Хђкимов Ишми ишан белђн дус була. Аныћ мђдрђсђсе љчен кирпеч бина тљзи. Улы Шакир Хђкимов та мђдрђсђ љчен таш бина тљзи. џђрбер бина 140 кв метр. Ђле дђ исђннђр. «Г. Хђкимов акчаларына донос конторалары тљзелњ» турында Г. Исхакый да язган. («Сњз», 1916, 14, 19, 2 август).

41. Галимќан хђзрђт — Галимќан Баруда.

42. Мљхђммђтнђќип хђзрђт тљзегђн Тњнтђрдђге «Шђмсия» мђдрђсђсенећ вакытлы кануннамђсе (уставы) џђм ќђдит мђдрђсђсенећ дђрес расписаниелђре Казан дђњлђт университетыныћ Н. И. Лобачевский исемендђге фђнни китапханђсенећ Шђрык секторында саклана. Аны китапханђ хезмђткђре Дилђрђ Абдуллина табып бирде, галимнђр Р. Мђрдђнов џђм И. џадиев аны кириллицага књчереп бирделђр.

43. Нђкыйп мулла Ишми ишанныћ кече улы.

44. Сђнђкчелђр вакыйгасы 1920-21 еларда Балтачта булган революциягђ каршы фетнђ. Бер њтерелгђн кызыл комиссар љчен шактый «фетнђче»лђрне аталар.

45. Мљхђммђтнђќипнећ ќђмђгате Ђминђ абыстай Чистай мулласы Закир ишан кызы (Закир хђзрђт чыгышы белђн Саена авылыннан). Ђминђ абыстай 1930 елда «кулак» буларак Тњнтђрдђн куылгач, Казанда туганнарында яши џђм 1942 елда вафат була.

 Сњзлек

ђсђрле — йогынтылы

ђфкяре гаммђ — ќђмђгать

фикере ђхадискђ — вакыйгаларга

ђџле гыйлем — гыйлем иясе

батыйль — ялган васита — арадашчы

васитачылык — радашчылык

гонванлы — ђрђќђле

гонванында — исемендђге

дарында — йортында

дњрбине — кечерђк телеск

душка — кеше

заигать — югалту

заигъ — юк булу

Зљхђлнђйн — Сатурн

ибтидаи — башлангыч

ибтидаи кыйсем — башлангыч љлеш

игьдади — югары белем алуга хђзерлђњ сыйныфлары

истигъмаль — файдалану истигъфа — эштђн китњ

истиля — басып алу истифсар — сорап белњ

иштирђк кылу — катнашу

кайд — язылу

кђмаџњђл-вакыйг — вакыйга булганча

косур — кимчелек

кыйрађтханђ — уку йорты

кярханђ — заводлары

лђвазим —вазыйфа

мђгърњзо — доклад

мђгыйшђт — тормыш

мђзкњр — югарыдагы

мђзмун — эчтђлек,

мђгънђ мђќђллђ — журнал

мђќмуга — ќыентык

мђќрњх — яралы

мђктулђн — ќђзалап њтерњ

мђкъбђрђ — зират

мђнакыйб — яхшы эшлђнгђн

мђншњр — указ

мђњзугъ — тема, мђсьђлђ

мђсьњлият — ќаваплылык

мђхќњ — кыюсыз, оялчан кеше

мљђррих — тарихчы

мљзакђрђ — бђхђс

мљкяфђт — бњлђк

мљсагадо — рљхсђт

мљсђввђддђ — каралама

мљсђллђм — канђгать

мљтарђкђ — чиклђнмђњ

мљтђнасиб —тигез, бер чамадагы

мљтђфђккир — уйга чумган

мљшавир — кићђшче

мосыйбђт — югалту, хђсрђт

нахийђ — тљбђк, район

нђзар — књзђтњ, караш

низам — канун

рђддия — каршы язылган ђсђр

риязият — математика

рљшди — урта сыйныф

сђйерче — књзђтњче

сима — тљс

сљйярђлђрдђге тђшкилият — планеталардагы формалар

табыгь итњ — бастыру

тђђссеф — њкенеч

тђњкыйфе хђбес — кулга алыну

тђсадеф — очраклылык

тђхсыйль — белем алу

тыйбб — медицина

фазыйль кеше — хљрмђтле, белемле кеше

хадисђ — вакыйга

халикъ — боќра

хђлим — йомшак

хилафынча — каршы

џђйђт — астрономия, космография

џиммђт — энергия

шималь — тљньяк

Кереш сњз џђм искђрмђлђр
Балтач районыныћ, Тњнтђр авылы
мђктђбе укытучысы,
«Тњнтђр мђдрђсђсе» музее мљдире
Рђфхђт Зарипов
тарафыннан язылды