2002 1/2

Раиф Мэрданов - "Язылды бу язу 1756 елда..."

Шундый сүзләрдән башлана тор­ган берничә битле генә кулъяз­ма игътибарыбызны җәлеп итте. Хәрби хезмәттәге татар кешесе тара­фыннан XVIII йөз уртасында теркәлгән әлеге язма Татарстан Милли китапханә­сендә саклана.
Кулъязма текст 17x22 см зурлыктагы, ике яклары да язулы 3 кәгазьдән гыйбарәт. Текст тулы түгел, соңгы битләре саклан­маган. Саргылт, начар сыйфатлы рус кәга­зе, читләре таушалган. Сыек саргылт язу карасы вакытлар үтү белән уңган һәм язу­лар күп урыннарда бөтенләй күренмәслек дәрәҗәгә килгән. Шуның өстенә кәгазенең бозылып, күгелҗем күгәрек төсенә керүе сәбәпле, язулар бик авыр таныла. Палеографик үзенчәлекләр һәм орфографик ха­талар да укылышны катлауландыра.
Язманың теле гади һәм аңлаешлы. Эч­тәлек һәм мәгълүмат ягыннан кызыклы юлъязмада, тарихи мәгълүмат бирелу белән беррәттән, сәяхәтнамә жанрындагыча, төрле шәхси күзәтүләр дә бар. Аерым алганда, ул дәвердә яшәгән татар кешесе­нең чегәннәр хакындагы һәм Дон казакла­ры турындагы фикерләре, һичшиксез, әһәмиятле. Дон казакларының җитәкчесе «татарча оста ирде» дип, аның татар телен яхшы белүен белдергән юллар кызыклы.
Әлеге тарихи сәхифәләрнең укырга мөмкин булган өлешен күчереп бастыру­ны кирәк дип таптык. Язманы тарихчылар, белгечләр тирәнтенрәк өйрәнерләр һәм әһәмиятен дә билгеләрләр. Без исә кулъ­язмага бәя бирү, текстта очрый торган би­хисап топонимнарны ачыклау һәм искәрмәләр белән тәэмин итү бурычын өстебезгә йөкләмәдек. Текстка пунктуация безнең тарафтан өстәлде. Сүзләр танылма­ган урыннарга күп нокталар куелды.
XVIIIгасыр татар хәрбиенең юлъязмасы
[...] вакытта язылды бу язу. 1756 елда, маһы мөхәррәмнең1 уникенче көнендә2 чыгып киттек[...] сәфәргә зарыйгөръян3, бер Ходайга тәвәккәл кыйлыб язылмышда ю[...] дәйү. Ул олуг император [ә]гъзам падишаһымыз хәзрәтләренең хезмәтенә тугрылык берлән хезмәт итмәк өчен биш йөз мишәрләр командасы өйүдән чыгыб, өч көн килеб Уфа кальгасенең астанда4 тордык. Ике җомга сайланыб, ысмутыр5 булыб, янә андан китүб, килүб кундык Каршинда. һәм анда теркәлеп бирелде ул рәхимле падишаһ[ымыз] хәзрәтләреннән ярлухаш: ярты елга ыстаршина Галикәй Мөслим угылына йөз сум акча һәм чикмәнлек кызыл постау.
Йәнә памушник6 Мөхәммәдрәхим Йосыф угылына алты айга илле сум акча, йәнә бер чикмәнлек кызыл постау. Йәнә биш сутнукка7 бирелде тукызар сум акча ярты елга, берәр чикмәнлек кызыл постау. Йәнә бирелде рядовой казакларга алтышар сум акча. Йәнә Бөгелмә кальгасенә килгәч берәр чикмән[лек] яшел постау бирелде.
Йәнә ул Каршиндан китеб, баруб кундык Олы Әрәмәдә. Шунда ясалды е_герме биш кешегә бер капрал. Йәнә андан китеб, килеб кундык Төр [...] Үсән суы буенда. Йәнә андан килеб кундык Чалмалы авылында. Йәнә андан^килеб кундык Ракъ буенда, Исмәгыйль авылында. Йәнә андан килеб Япрак авылында. Йәнә анда яңа юлга чыгыб, Сүәккүз Мор­таза авылында. Йәнә андан килүб кундык Бөгелмә кальгасендә. Шунда бирелде фураж вә һәм казакларга яшел чикмән. Вә йәнә андан [...] баруб кундык Карабаш авылында. Вә йәнә андан килүб кундык Актимер башы Зәй буенда. Вә йәнә андан килүб кундык Куак авылында [...] [отста]внай солдатларда. Вә йәнә андан чыктык Чирмешән буена. Мувалны чыгыб, Тимуш Таулы авылында. Вә йәнә кундык Аднадвур8 дигән керәшен авылында. Вә йәнә кундык Казан өязенең Зубау9 авылында. Вә йәнә кундык Липовка авылында вә һәм шунда [күрдек] чыган10 халыкыны. Кыш көне торалар азбаларда вә һәм ындырларда. Әмма булмас ирмеш анларга тармаклыкка боерык. Указ берлән булган анларга авыллар арасында көн күрәргә, халаикъларны алдаганлыклары өчен. Вә һәм ул чыган халаикы шундай зишт11 мәлгунь кяферләрдер, тәнләре һәм күм-күк, тимер диккап-кара, телләре һәм башка, мисле диванә12 ки димәк булмас.
Йәнә андан килүб кундык Часнаковка авылына. Йәнә андан килүб кундык Кондырча дигән суның буенда Уралуны чыгуб, Ыстарапулский13 өязендә. Андан баруб кундык Кызылъяр кальгасендә аставнай солдатлар авылында. Андан баруб йиттек Самар кальга­сенә. Тордык ул кальгадә өч җомга кадәре Вулгу14 суыны чыгалмаенча. Көз көне ирде, сил15 каты акты. Әмма ул Самар халаикы бай халаикъ булыр ирмеш. Вә йәнә андан чы­гыб, Баркововка авылында тордык бер җомга. Солы, печән фираван ирде. Вә йәнә ул Баркововка авылында торган вакытта Дәвеш авылының Рәхмәтулла Йумаш угылы, Габ­делмәннан Сәет угылы, Әхмәр Йуныс угылы өчесе бер төнлә торыб^ бер мукшы керә­шененең ба[...] алуб, суйганнар ирмеш. Ул кичә Әбүбәкер Гали угылы, Иагъкуб Асыл угы­лы икесе часавуй ирде. Айларның ут яккан йиренә илтүб тунаганнар ирмеш. Вә һәм итләр[ене] [...] азбарга күмгәннәр иркән. Иртәге көн мукшы [...] вә һәм тиресене үзенә бирдек, ите өчен [...] бирүб, аш [...] . Вә йәнә Самар кальгасеннән чыгалмай калган [...] чыктык [...] боз өстеннән акырынлык берлән. Әмма анда [...] кундык Монастырьский өязендә астав[най] [...]зовка авылында. Вә йәнә кундык Балка авылында. Вә янә кундык [...]ский авылында. Андан Сембер өязенә [...] Микулайскийда. Вә йәнә кундык Топорин авылында. Вә йәнә кундык Аранский авылында. [...] Акмәтьяр авылында [...] татарларда. Йәнә кун­дык Ялгашлы авылында, мишәрләрдә, бик хөрмәт кыйлдылар. Вә йәнә андин белдек[...] Вә йәнә кундык Арта17 Әләзәндә [...] мукшы авылына вә һәм көнләдек. Вә янә төнләдек Каменка [...] Муловка авылында. Андан бардык Тамбу18 өязенә [...]Мелищев авылында татарларда [...] Арупка авылында вә һәм төнләдек [...]ский өязенә. Йәнә кундык [...] Чер­нов [...] өязенә, Раквусы авылына. Йәнә кундык Казача авылында. Аннан [...]шкатиңский өязенә Ломович авылына. Йәнә кундык Бурдина авылында [...] Русхавич авылына. Йәнә кундык Астарый19 Сув[...] Йәнә кундык Курумский өязендә Букравы авылында. Кальга янын­да көнләдек. Йәнә кундык Чернис авылында вә һәм көнләдек. Ул Курумский кальгасе бик төзек кальгадер [...] бик яхшы, бик [...] күп йирне йөрдек. Ул кальгадәге өч [...] күрмәдек. Йәнә кундык Чабшелович авылында^ аралаш [...] Андан бардык Ахулухав өязенә, чиркәе халкына. Иәнә кундык селоНиш[...] Йәнә кундык Ивановкада. Йәнә кундык селоДуровда вә һәм көнләдек. Андан бардык [...] вә һәм Малай Руси дирләр. Вә йәнә күрдек шул [...]тып тарта [...] берлән бер арка өстенә ясаганнар димәк булмас[...] Анда бардык Путибелский кальгасене үтә чыгып, Пусчик авылында [...] кундык. Канатып кальгасендә Чернус кальга­сендә һәм [...] өч җөз бүлек [...] һәм ул чиркәе йорты бер олы йорт һәм байлар булыр вә һәм кальгасе күп [...] димәк булмас, һәр [...]лык булыр һәм ашлыкы вә һәм тәмәкесе бик [...] һәм төрле [...] Йәнә кундык Пужук авылында. Андан соң командадан аерылып, яңылыш башка якка, Дагралович кальгасен [...] барып кундык Итук дигән авылында. Йәнә анда [...] ике чакрым килеп, командага кушылып кундык. НовыйМилин [...] НовыйМилни дигән олы кальгадер. Ул кальгадә кышлайдыр ирде Дон казаклары, Андрей Дьячкин полкы. Әмма ул Дон халкы бик ат өсте халаикъ [...] һәм төзекләр болай димәк булмас. Һәм безнең барча казак командаларына баш булды Донский бригадир [...] Федор Иваныч. Бик [...] кешедер һәм [...] батырлыкы бар ирде, татарча оста ирде, үзләре [...] Иәнә анда китеп барып кун­дык, Сосинча дигән кальгадә. Ул кальгадә тордык кышларга фатир бирелгүнчә, чиркәе халкындан [...] полкы да. Йәнә бер якка китеп кышлады [...] ыстарыста Галикәй Мөслим угылы өч [...] Мөслим угылы, Габдессәлам [...] безнең ике сотня менә дигән [...] безнең ике сотня, кышлады. Памушник Мөхәммәдрәхим Йосыф угылы сутнук [...]ккол берлән Киселавка дигән авылында кышладык [...] ун йитенче көне ирде, хут йолдызының20 унбишенче көне ирде, дүшәнбә көн [...] вә һәм төнләдек. Авыл әүвәлдә җомга кадәр [...] сотник [...] Березина дигән кальга [...]
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. маһы мөхәррәм — мөхәррәм ае.
2. мөхәррәмнең уникенче көне — грегориан ел исәбе белән 7 октябрьгә туры килә.
3. зарый-гөръян — елап.
4. астанда — кулъязмада шулай; дөресе "астында" булырга тиеш.
5. ысмутыр — смотр.
6. памушник — помощник, ярдәмче.
7. сутнук — дөресе "сотник".
8. аднадвур — Одно двор булса кирәк.
9. Зубау — дөресе "Зубов" яки "Зубово".
               10. чыган — чегән.
11. зишт — ямьсез.
12. мисле диванә — дивана кебек.
13. Ыстарапульский — Ставропольский.
14. Вулгу — Идел.
15. сил — ташкын.
16. фираван — күп.
17. арта — кулъязмада шулай; дөресе "Урта" булса кирәк.
18. Тамбу — Тамбов.
19. Астарый — дөресе "Старый" булырга тиеш.
20. хут йолдызы — февраль.
 
Публикацияне
Татарстан Милли китапханәсе
фәнни хезмәткәре, филология
фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов
әзерләде