2008 1

Хаклык аклаган исем

Исеме халыктан читлђштерелгђн џђм онытылырга мђќбњр ителгђн књренекле язучы, драматург, дђњлђт џђм ќђмђгать эшлеклесе Афзал Таџировныћ иќаты бай џђм књпкырлы. Ђлеге шђхеснећ иќади мирасы књплђгђн хикђя, повесть, роман, драма џђм комедиялђрдђн гыйбарђт. Алар њз вакытында ќђмђгатьчелекнећ игътибар њзђгендђ булганнар.
Афзал Мљхетдин улы Таџиров 1890 елныћ 25 октябрендђ бњгенге Татарстан Республикасыныћ Ђлмђт тљбђгенђ караган Габдрахман авылында туа.
Аћа 9 яшь вакытта ђтисе, ђ тагын ярты елдан ђнисе њлеп, кечкенђ Афзал тулы ятим бала булып кала џђм булачак ђдип абыйлары тђрбиясендђ њсђ, белем ала. Ќђйлђрен хђллерђк авылдашларына ялланып эшли, кышларын авыл мђктђбенђ йљри. Мђктђпне тђмамлагач Ђлмђт мђдрђсђсендђ белем љсти, 1904 елда исђ, Казанга килеп, «Мљхђммђдия» мђдрђсђсенђ укырга керђ. А. Таџировныћ язучы булып китњенђ Казанда драматург џђм педагог Г. Колђхмђтов белђн очрашу этђргеч бирђ.
1907 елда А. Таџиров «Бичура» дигђн тђњге пьесасын яза. Ђлеге комедия мђдрђсђ шђкертлђре тарафыннан уйнала, лђкин басыла алмый кала. Аныћ кулъязмасы берничђ еллар Н. Мљхетдинов исемле учитель букчасында йљреп югала. А. Таџировныћ «Ятим малай» исемле автобиографик ђсђре дђ шушындый ук язмышка дучар була.
Илдђ кара реакция чоры башлангач, А. Таџиров бик кыен шартларда кала. 1907 елны ул Казан каласын ташлап китђргђ мђќбњр була; мохтаќлыкта иза чигеп озак йљри. Ђле Сембер якларына килеп чыга, ђле Оренбургка юл ала, Акчуриннарныћ сукно фабрикасында, Оренбургта йон юу предприятиелђрендђ, таш чыгару кебек авыр хезмђттђ сынала. Гади халыкныћ газаплы тормышы, социаль тигезсезлек Афзалныћ њзђгенђ њтђ. Ул њзе дђ крестьяннар белђн бергђ алпавытларга каршы књтђрелешлђрдђ катнаша.
1910 елда А. Таџиров, кабат Оренбургка килеп, данлыклы «Хљсђения» мђдрђсђсенђ укырга керђ. Монда ул шђкертлђр хђрђкђтенђ кушылып китђ, революцион тњгђрђклђргђ йљри.
Шушы елларда А. Таџиров ђдђби иќат эше белђн актив шљгыльлђнђ башлый. Аныћ гаять кић иќади омтылышлар ясавында Г. Исхакый йогынтысы кљчле була. А. Таџиров фидакарь язучыныћ ђсђрлђрен књћеленђ сећдерђ. Ул да яшђеш, аныћ мђгънђсе, миллђт язмышы хакында уйлана, њткђнебез белђн кызыксына, матур тормыш тљзњ хыялы белђн яна. Ђдђп, ђхлак кагыйдђлђренећ замана тђгђрмђче астында калып сытылуына-изелњенђ «чаћ кагып», 1908 елныћ кышында А. Таџиров «Сатылган кызлар» исемле повестен яза. Бу китап 1912 елда Оренбургта Х. Хљсђенов тарафыннан бастырыла.
Г. Исхакый традициясен дђвам итеп, ул тормыш тљбендђ яшђњчелђрне реалистик џђм натуралистик буяулар аша сурђтли. 1909 елда язылып, 1912 елда Оренбургта басылып чыккан «Мазлумалар» исемле ђсђре дђ алдагы темага аваздаш. 1909 елда А. Таџиров миллионлаган язмышларны сытып узган инкыйлаблар чорын сурђтлђгђн «Ил љреккђндђ» исемле хикђясен яза. Аныћ 1910-1912 еллар арасында басылган ђсђрлђре милли прозаныћ формалашуында њзенчђлекле бер сђхифђне тђшкил итђлђр.
Мђдрђсђне тђмамлаганнан соћ, А. Таџиров 1911 елныћ кљзендђ армия хезмђтенђ алына џђм Украинага, Подольск губернасыныћ Меджибож шђџђренђ ќибђрелђ. Шушында ул революцион хђрђкђткђ тартыла. Киевта фехтовальщиклар курсында укыган чагында, 1913 елныћ октябрендђ, большевиклар партиясе сафына баса. А. Таџиров гаскђри хезмђткђ алынгач, 1913 елда Киевта «Кума Марта» пьесасын карый. Шуныћ тђэсире белђн ул соћыннан «Янгура» драмасын яза. Моннан тыш, аныћ 1916 елда «Ђтрђгђлђмнђр», 1917 елда «Шайтан», 1918 елда «Ач-ялангачлар» џђм башка ђсђрлђре язылып тљгђллђнђ. Аларныћ кайсылары соћрак басылып та чыга.
Тормыш агышына тирђнрђк тљшенње, большевистик идеялђр белђн сугарылган булуы, рус ђдђбияты белђн кызыксынуы, бигрђк тђ А. М. Горький иќатын књзђтеп баруы, А. Таџировныћ язучы буларак њсњенђ ђџђмиятле йогынты ясый. Мђсђлђн, 1915-1916 елларда язылган «Ђтрђгђлђмнђр» повесте идея њзенчђлеклђре ягыннан да, образларныћ эшлђнеше белђн дђ аныћ элеккеге ђсђрлђреннђн шактый югары тора. Ђсђрнећ тљп герое Сђгыйть XX гасырныћ унынчы елларында татар прозасында шактый урын билђгђн бђхет эзлђњчелђр образына тартым традицион планда сурђтлђнсђ дђ, язучыныћ элегрђк язылган ђсђрлђрендђге сыман, язмыш колы тњгел инде. Сурђтлђнгђн вакыйгалар барышында ул ярлы бђхет эзлђњчедђн, ягъни «ђтрђгђлђм»нђн, акрынлап кљрђшчегђ ђверелђ бара.
Яћа революцион књтђрелеш чорында А. Таџиров авыллардагы ярлы крестьяннарны помещикларга каршы котырта, шђџђргђ килгђч, революцион эш алып баручы эшчелђр белђн бђйлђнешкђ керђ. Шулай итеп, аныћ иќатына ќђмгыять њсешенђ тђэсир итђргђ омтылган актив герой образы килеп керђ. Ђсђрдђ капитализм шартларында кешенећ язмышы, шђхес џђм ќђмгыять проблемасы яћача яктыртылыш таба. Бу — язучыныћ идея-эстетик карашында алга китњен, тђнкыйди реализмга таба якынаюын дђлилли.
1917 елгы Февраль революциясеннђн соћ А. Таџиров солдатларныћ полк комитетына сайлана. 1917 елныћ августында Бљгелмђ љязенђ кайтып, Учредительный собраниегђ сайлау чорында Вакытлы хљкњмђткђ каршы агитация алып бара, Октябрь инкыйлабыннан соћ волость Советы ђгъзасы була. Ак чехлар фетнђсе вакытында Бљгелмђ тирђсендђ партизаннар отряды оештыра, Оренбургны А. И. Дутов гаскђрлђре басып алгач, анда яшерен кљрђш алып бара. 1918 елны Бљгелмђ, Ђлмђт яклары акгвардиячелђр, колчакчылар кулында калгач, алар Афзалны кулга алалар џђм Бљгелмђ тљрмђсенђ ябалар. А. Таџиров аклар тљрмђсеннђн качып котыла. А. И. Дутов тар-мар ителгђч, Оренбург губерна башкарма комитеты ђгъзасы итеп сайлана, мђгариф бњлегендђ укыту эшлђре белђн шљгыльлђнђ, губерна халык мђгариф бњлеге мљдире итеп билгелђнђ. Аныћ тарафыннан 1920 елныћ 14 маеннан башлап «Юксыллар хакыйкате» исемле яћа газета чыгарыла башлый. Икенче саныннан ук аныћ исеме «Юксыллар сњзе» дип њзгђртелђ. Аны чыгару эшенђ А. Таџиров шагыйрь Џ. Такташны да тарта. Џ. Такташ газетаныћ ќаваплы секретаре була. А. Таџиров шагыйрьне дус књрђ, аныћ белђн њзенећ «Юл башында», «Эшчелђр» исемле пьесалары хакында фикерлђрен алыша.
1921 елда А. Таџиров Тљркестанга ќибђрелђ, Сђмђрканд љлкђ комитетында тђњге партияле агитпроп мљдире була џђм Њзбђкстан Дђњлђт институтында лекциялђр укый. Бер елдан соћ ул Харђземгђ књчерелђ, анда да партия мђктђбе оештыра џђм «Инкыйлаб кояшы» газетасыныћ редакторы итеп билгелђнђ.
Оренбургта яшђгђндђ А. Таџиров Идел-Урал буйларын 1921-1922 елларда чолгап алган ачлык фаќигалђрен књреп, аныћ тљп сђбђплђрен ђдђби ђсђрдђ чагылдыру фикеренђ килђ. Ђмма моны турыдан-туры язып чыксаћ, язмышыћ ни белђн бетђсен аћлап, ђдип ул вакыйгаларны тарихи фонга тљреп, тарихи шђхеслђр «киемнђренђ киендереп», «Янгура» исемле драмасын яза. Ачлык темасына икенче яктан килеп, 1923 елда А. Таџиров «Књчњ чорында» исемле драма иќат итђ.
1917 елдан башлап Мђскђњдђ, Казанда, Оренбургта басылган «Ирек улы Иркђбай», «Тау кабыргасында», «Бугазга-бугаз», «Канга-кан», «Салам сыйраклар», «Алар — аклар», «Авылда Октябрь», «Кояш чыккан вакыт иде», «Икђњ» џђм башка хикђялђрендђ А. Таџиров авылдагы њзгђрешлђрне тасвирлый, халыкныћ аянычлы хђлен, гражданнар сугышы књренешлђрен чагылдыра. Ул язган хикђялђрдђ совет прозасыныћ юл башына хас булган бер њзенчђлек — тормышны художестволы типиклаштыруда истђлеклђр џђм чынбарлыкныћ конкрет фактларын чагылдырган очерклар аша килњ хасияте књзђтелђ.
Егерменче елларныћ урталарында «Матрос», «Туапсе» кебек ђсђрлђре языла. Революция џђм гражданнар сугышы вакыйгаларын чагылдырган истђлек-хикђялђре, «Беренче кљннђр» џђм «Ташкын дђрья тармакларында» повестьлары иќтимагый тормыш књренешлђрен џђм шунда актив катнашучы геройларны чагылдыра.
1927 елда Мђскђњдђ Коммунистик академия каршындагы ике еллык курсларны тђмамлаганнан соћ РКП(б)ныћ Башкортстан љлкђ комитеты партколлегиясе секретаре булып эшли. 1931-1937 елларда Башкортстан Њзђк башкарма комитеты рђисе џђм БАССР Язучылар союзы рђисе итеп сайлана. 1932 елдан ул — РСФСР Њзђк башкарма комитеты президиумы ђгъзасы. 1937 елда нигезсез репрессиялђнђ, џђм шул ук елны атып њтерелђ. Афзал Таџиров 1956 елда реабилитациялђнђ, аныћ намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла1.
Иќатыныћ соћгы елларында А. Таџировныћ чын прозаик булып ќитлегњен танымый мљмкин тњгел. Ул ђйлђнђ-тирђдђ барган њзгђрешлђр, иќтимагый-сђяси вакыйгалар белђн даими кызыксынып бара. Џђр яћалыкныћ, вакыйганыћ эчендђ кайный. Шуларныћ эчке хасиятен ачарга, мђгънђлерђк итђргђ омтыла, шул рђвешчђ, аныћ турында гомумилђштерелгђн сљземтђсен ђдђби ђсђрлђренђ књчерђ бара.
1927 елда аныћ «Ямђлкђ тавы» исемле тарихи ђсђре языла џђм шул ук елны басылып та чыга. «Комсомол» (1930) повестендђ исђ язучы колхозлар оештыру вакыйгасын тасвирлый. «Иген фабригы» (1930), «Штурвалчы» (1931) повестьлары да язучыныћ иќат мирасында саллы урын тоталар. «Машиналар каны» дигђн ђсђрендђ исђ нефтьчелђр тормышы чагыла.
А. Таџировныћ пьесалары да ђџђмияткђ ия. «Килде-китте», «Ач џђм ялангачлар», «Кияњ џђм кђлђш», «Уеннан-уймак» исемле ђсђрлђре водевиль характерында язылган. Аларда татар шђкертлђренећ ярлылыкта яшђњлђренђ карамастан, белемгђ омтылышлары калку чагылыш таба. Егерменче еллар башында язылган «Кан дићгезе», «Сђнђкчелђр», «Авылда кљрђш» пьесаларында ул њткен калђме белђн гражданнар сугышыныћ кара тапларын яктырта. А. Таџиров утызынчы елларда саллы гына эш башкара. Аныћ бу чор иќаты безгђ иќади эзлђнњлђренећ юнђлешен ачык књрсђтђ.
А. Таџиров иќатыныћ яћа биеклеклђргђ књтђрелње язучыныћ кић полотнолы эпик ђсђрлђргђ мљрђќђгать итње белђн бђйле. Егерменче елларныћ азагыннан башлап, язучы патша армиясендђ хезмђт иткђн џђм империалистик сугыш уты эченђ куылган кешелђр язмышын яктырткан «Солдатлар» романы љстендђ эшли, ђ утызынчы еллар уртасында «Кызылгвардиячелђр» џђм «Кызылармиячелђр» дилогиясен яза. Бу вакытта ђдип балалар љчен хикђялђр џђм пьесалар да иќат итђ.
Афзал Таџировныћ утыз елга якын дђвам иткђн књпьяклы ђдђби џђм сђяси эшчђнлеге, сњз сђнгатен њстерњгђ љлеш керткђн ђсђрлђре ђдђбиятыбызда мљџим урын били.

ИСКЂРМЂ:
1. Башкортостан: Краткая энциклопедия. – Уфа, 1996. – С. 557; Большой энциклопедический словарь. – М., 1998. – С. 1173; Книга памяти жертв политических репрессий. – Казань, 2005. – Т. 14. – С. 13. Татарский энциклопедический словарь. – Казань, 1999. – С. 553.

Рђќђп Бђдретдинов,
КДУ аспиранты