2003 3/4

Mәгълүм Хуҗа - тарихи шәхес

Милли тарихыбыз күренекле шәхесләргә бик бай. Бүгенге көндә татар халкы тарихын өйрәнү чагыштырмача югары дәрәҗәдә торса да, күп кенә күренекле затлар тарихчылар игътибарыннан читтә кала бирә.

Шундый олы легендар шәхесләребезнең берсе - Мәгълүм Хуҗа. Исеме риваятьләргә төренеп, гасырлар дәвамында халык хәтерендә сакланган, кабере меңләгән кешеләр тарафыннан зиярәт кылына торган аның кебекләр татар тарихында бик сирәк.

Халык телендә сакланып килгән күп санлы риваятьләрдә Мәгълүм Хуҗа Биләрдәге Хуҗалар тавында күмелгән изге затәүлия буларак сурәтләнә. Башка изгеләр арасында аның аеруча күренекле булып саналуы игътибарга лаек. Хуҗалар тавының русча атамасы Мәгълүм Хуҗа исеменнән чыгып Балынгуз дип аталуы да шуңа дәлил.

Кайбер язма истәлекләр дә билгеле бер дәрәҗәдә Мәгълүм Хуҗаның тарихилыгын һәм шәхесен ачыкларга мөмкинлек бирә. Шундый чыганакларның иң әһәмиятлесе - 1677 елда Казан өязе морзалары һәм ясаклы татарларының Мәскөү патшасына җибәргән гарызнамәләре (челобитная). Бу документта Мәгълүм Хуҗа үзәк фигура булып тора. Аның исеменә таянып, татарлар Биләр шәһәре тирәсендәге җирләргә тарихи хокуклары барлыгын расларга омтылалар1. Бу факт үзе генә дә Мәгълүм Хуҗаның һәм аның кабере урнашкан Хуҗалар тавының халык өчен никадәр әһәмиятле булуы турында сөйли.

Документта Мәгълүм Хуҗага кагылышлы түбәндәге мәгълүматлар китерелә:

- ул (Балын Гозя) Казан алынганчы салынган Балымер шәһәренең патшасы (царь);

- ул Сафагәрәй (Сафаралей) хан дәверендә вафат булган (1524-1549 еллар арасы);

- Сафагәрәй хан Мәгълүм Хуҗаны җирләгән һәм аның кабере өстенә таштан пулат салдырган.

Челобитная тагын бер әһәмиятле фактны ачып күрсәтә: XVI гасырның беренче яртысында Кама аръягы җирләре Казан ханлыгы территориясенә кергән һәм анда шәһәр булдырырлык санда халык яшәгән.

Сафагәрәй ханның Мәгълүм Хуҗага карата булган ихтирамлы мөнәсәбәте турындагы мәгълүмат аеруча игътибарга лаек. Моның сәбәбе 1769 елда тарихчы П. Рычковның Чиртуш авылының укымышлы мулласыннан алган мәгълүматтан ачык күренә. Әлеге мулланың сөйләве буенча, Хуҗалар тавы Россия мөселманнары арасында иң данлыклы ике әүлия - Мәгълүм Хуҗа һәм Шәбәлим Хуҗаның каберләре булганлыктан изге дип санала. Борын-борыннан аларга зур хөрмәт күрсәтелә һәм төрле могҗизалар нисбәт ителә. Хикмәт иясе булганга һәм игелекле тормыш алып барганга, җирле халык аларга карусыз итагать иткән. Хәтта патшалар да ал арның киңәшләре белән санлашырга мәҗбүр булганнар2.

Билгеле булганча, Сафагәрәй хан Казан ханлыгы өчен иң катлаулы дәвердә идарә итә. Хакимиятен саклап калу өчен, аңа еш кына Казанның югары даирә вәкилләре, шул исәптән дин башлыклары – сәетләр белән дә низагка керергә туры килә. Кайбер чыганакларда үзен юкка чыгарырга тырышкан Мәскәү тарафдарлары булган ике сәетне үтертүе турында да мәгълүматлар китерелә (1524 һәм 1546 елларда)3. Казан Сәетләреннән яклау тапматанлыктан, Сафагәрәй ханның үзенә дини таянычны ханлыктагы башка рухани башлыклардан эзләве бик мөмкин. Биләр изгеләре Сафагәрәй хан өчен шундый таяныч булган дип әйтергә тулы нигез бар. Чөнки Казан ханлыгы читендәге төбәкнең халкы үзәктә барган сәяси вакыйгаларда катнаша алмаган. Шуның өстенә, Биләр Нугай Урдасы белән чиктәш урнашкан. Нугайлар ярдәменә еш таянган Сафагәрәй хан өчен Биләрнең терәк пункт булып торуы ихтимал.

Сафагәрәй ханның бу төбәк белән бәйләнешле булуын Гәрәй исемен йөрткән елга, кала урыннары һәм Гәрәй хан турындагы риваятьләр дә искәртә4.

Мәгълүм Хуҗаның Балымер шәһәре патшасы булуы да игътибарга лаек. Балымер (Булумер) шәһәре урнашкан җир 1236 елда монголлар тарафыннан җимерелгән Биләр шәһәрлеге белән Хуҗалар тавы арасындагы авыллык урынына туры килергә тиеш. Бу шәһәрнең югары үсеш алган чоры XIV гасырга карый5.

Идел елгасы буенда Болгардан көньяк-тарак та Балымер исемендәге шәһәрлек урыны бар. Ул чорда төп шәһәрдән бүленеп чыгып башка җиргә нигез коручыларны Булемир дип атаган булулары ихтимал. Казан ханлыгы чорында Биләр, Болгар шәһәрләренең, элеккеге сәяси һәм икътисади әһәмиятләрен югалтып, мәдәнирухи мәркәз булып калулары билгеле. Анда яшәүче халыкның төп өлеше изге урыннарны зиярәт кылырга килүче мосафирларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән6. Мондый шәһәрләр белән идарә итү өчен төрле сәяси низаглардан һәм башка төрле дөнья фетнәләреннән ерак торган дини лидерлар туры килә. Мәгълүм Хуҗа да шундый идарәчеләрдән булгандыр дияргә нигез бар.

Мәгълүм Хуҗаның Балымер шәһәре идарәчесе булганлыгын раслаучы тагын бер чыганак табылды (рәсемгә карагыз). 1854 нче елда сызылган Биләр җирләренең картасында аның төрбәсе бер бина буларак сурәтләнгән һәм «могила князя Балымери» дип тамгаланган7. Бу урын халык телендә «ирләр зираты» дип атала. Археологик чыганаклар да биредә берничә төрбә урыны булуын күрсәтә8. Картада «Гора Балымер» дип китерелгән тау татар халкында «Кызлар тавы» атамасы белән билгеле.

Мәгълүм Хуҗа патша (царь) титулы белән бәйсез идарәче булганга түгел, ә номиналь рәвештә аталган булса кирәк. Ул чорда нәсел башы Чыңгыз ханга барып тоташкан кешеләр генә бу титулны йөртергә хаклы булганнар. Мәгълүм Хуҗаның да чыңгызыйларның берсе булуы бик мөмкин. Шуңа да карамастан, ул халык күңеленә патша буларак түгел, ә әүлия, кәрамәт иясе буларак кереп калган.

Тарихи чыганакларда Мәгълүм Хуҗа берничә төрле исем белән аталган. Мөслиминең «Тәварихы Болгария» әсәрендә ул - Хуҗа Әсгар9, ә Шәрык белгече X. М. Френ тапкан кулъязмада - Абдулла һәм Ургандши исемнәре белән дә аталган10. Шулай булгач, Мәгълүм - бу кешенең шәхси исеме түгел, ә «билгеле, күренекле» дигән мәгънәне аңлатучы эпитет булырга охшаган, Хуҗа Әсгар исә - «яше буенча кечерәк» мәгънәсен белдерүче кушамат исем булырга тиеш. Хуҗалар тавындагы ирләр зиратында Мәгълүм Хуҗадан кала, Хөбби Хуҗа, Габделваһһаб Хуҗа, Шәбли-суфи хаҗи (Абдулла хаҗи), Шәех Мөхәммәт (Шаам ахун) кебек изгеләрнең каберләре булуы билгеле". Әлеге затларның кайсы чорда яшәве турында мәгълүматлар юк. XVIII гасыр ахырында бу зиратның кабер ташларын укыган Чиртуш авылы мулласы берсенең 1173 нче, ә икенчесенең 1434 нче елларга каравын ачыклый12. Димәк, бу кабер ияләре Мәгълүм Хуҗага кадәр яшәп вафат булганнар һәм шул сәбәпле аның Хуҗа Әсгар дип аталуы ихтимал.

«Ургандши» исемен «Үргәнеч шәһәреннән чыккан» дигәнне аңлатучы тәхәллүс буларак карарга кирәк. Соңгы дәвердә кайбер тарихчылар арасында «Мәгълүм Хуҗа чуаш пәйгамбәре булган» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу версиянең таралуына үз халыкларының тарихын күпертеп күрсәтергә тырышучы чуаш зыялылары сәбәпче икәнлеге аңлашыла. Язучы М. Юхма, дәлилләр китермичә генә, Мәгълүм Хуҗаны монгол яуларына кадәр яшәгән чуаш патшасы дип атый һәм аңа чуаш диненең пәйгамбәре Вазыйфасын да «йөкли»13. XV-XVI гасырларда Үргәнечтә чуашларның яшәвенә ышануы кыен, әлбәттә.

Хуҗалар тавы татарлар өчен генә түгел, чуаш, керәшен, хәтта руслар өчен дә изге булып санала. Чуашларның мәҗүси диннәре ислам диненең көчле йогынтысында булганлыктан, кайбер татар гореф-гадәтләрен, риваятьләрен үзләштерүләре һәм шул исәптән мөселман изгеләрен хөрмәт итүләре табигый күренеш.

Мәгълүм Хуҗаның, Хуҗа Әхмәт Ясәвиләр кебек үк, суфыйчылык тарикатенең бөек остазы булуы бик мөмкин. Шунлыктан аның турында мәгълүматлар төрле тарикат силсиләләрендә табылуы ихтимал. Күренекле галим М.Әхмәтҗанов Мәүла Колыйны 1677 нче елда Биләр тирәсендәге җирләргә дәгъва кылучыларның берсе Бәйрәмгали Колыевка нисбәт итә14. XVII гасырның күренекле суфый шагыйре Мәүла Колыйның остазы Мамай мелла Мәгълүм Хуҗа төрбәсен һәм шәһри Болгарда ике астана салдырган. Мамай мелланың бу эше Сафагәрәй хан салдырткан һәм соңыннан җимерелгән пулатны торгызу очрагы булса кирәк. Бәйрәмгали Колыев исә Сафагәрәй хан тарафыннан Мәгълүм Хуҗаның каберен сакларга билгеләнгән сакчылар нәселеннән чыккан кеше була15. Шулай итеп, татар халкының күренекле затлары Мәгълүм Хуҗа, Мамай мелла, Мәүла Колыйларның язмышлары бер-берсе белән ныклы бәйләнештә торган дип фаразларга мөмкин.

Күренекле шәхесләрнең тормыш үрнәге милләт рухын саклау һәм үстерүдә зур әһәмияткә ия. Шунлыктан аларны барлау, эшчәнлекләрен өйрәнү тарих фәнендә өстенлекле юнәлеш булып торырга тиеш.

 

 ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. С. Мельников. Акты исторические и юридические и древние царские грамоты Казанской и других соседственных губерний.-Казань, 1899.-Т. 1.-С. 180.
  2. С. М. Шпилевский. Древние города и другие булгарско-татарские памятники в Казанской губернии.-Казань, 1877.-С.63.
  3. Д. М. Исхаков. Сеиды в позднезолотоордынских татарских государствах.-Казань,1997.-С.ЗО.
  4. ТФАнең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсе, 53 ф., 1 тасв., 53 эш, 4 б.
  5. А. X. Халиков. Археологические памятники бассейна реки Черемшан.-Казань,1992.-С55.
  6. Р. Г. Фахрутдинов. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии.-Казань,1979.-С.75-78.
  7. ТМА, 324 ф., 735 тасв., 58 эш, 1 б.
  8. А. X. Халиков. Указ. СОЧ.-С.81.
  9. X. Мөслими. Тәварихе Болгария.-Казан,1999.-С.75-76.
  10. А. X. Халиков. Указ. соч.-С.63-64.
  11. Ф. В. Тарзиманов. Хузялар Тауы // Вестник научного общества татароведения.-1926.-№ 8.- С.174; С. М. Шпилевский. Указ. соч.-С.63.
  12. С. М. Шпилевский. Указ. соч.-С.355.
  13. М. Юхма. Древние чуваши: Исторические очерки.-Чебоксары,1996.-С.117-119.
  14. М. И. Әхмәтҗанов. Татар кулъязма китабы // Мирас-1998.-№ 6.-10-12 б.
  15. С. Мельников. Указ. соч.-С. 180.

 

Рәфикъ Насыйров,
ТФА Тарих институты аспиранты