2005 1

Авылыма сугыш њтмђсђ дђ (Татар Буасы Бљек Ватан сугышы чорында)

Интервью на татарском языке Х. Зарипова с заслуженным учителем Республики Татарстан, ветераном труда Ф. Галиуллиным «Малая Буинка в период Великой Отечественной войны».

Авылыма сугыш њтмђсђ дђ
(Татар Буасы Бљек Ватан сугышы чорында)
Татарстанныћ атказанган укытучысы, хезмђт ветераны
Фариз Мићнулла улы Галиуллин белђн ђћгђмђ

— Фариз ага, мин сезнећ тарафтан «Гасырлар авазы» журналына ќибђрелгђн, авылыгыз тарихына, бигрђк тђ сугыш елларына кагылган хатлар, материаллар белђн таныштым.
1947 нче елда 7 нче сыйныфта укыгансыз икђн. Беренче сыйныфка 7 яшьтђ кабул ителгђч, Сез, димђк, 1933 нче елда туган замандашыбыз, сугыш елларында 8-12 яшьлђрдђ булгансыз. «Яшьлек хатирђлђре йљрђктђ тирђн эз калдыралар, миџербанлы, тђрбияле адђм балаларында алар онытылмыйлар», — дип язасыз.
— Ђйе, авылдашларымныћ яшђњ шартлары хђтеремдђ. Сугыш вакытында колхозыбызныћ кђнсђлђре «штаб» иде. Анда авылныћ бердђнбер телефоны џђм репродукторы урнашкан иде.
Кыш кљннђрендђ ашлама љчен кљл џђм кош тизђге ќыя идек. Аныћ район буенча планы бар иде. Мђктђптђн кайткач, мин дђ књтђрђмгђ калган атка чана ќигеп ашлама ташыдым. Аны ашлык амбарлары янында салам тњбђле, тал чыбыгыннан њреп корылган сарайга бушата идек. Кљл ќыю планыныћ њтђлеше «Яћа юл» район газетасыныћ џђр санында бирелђ иде. Мин, 1 нче сыйныфка кергђнче њк, шул газета ярдђмендђ укырга љйрђндем: башта латин хђрефлђре белђн, соћрак «кириллица» белђн.
Бђрђћгелђр утыртканда гади ат сукасына алты хатын-кыз ќигелђ: икесе тђртђ арасына, ике яктан икешђр хатын-кыз аркан белђн тарта иде. Ђлбђттђ, ирлђре сугыштагы тол хатын-кызларыбыз. Љмђсез бђрђћге утыртып булмый иде. Гомумђн, бђрђћге утырту татар авылларында борынгы заманнан калган йола, гадђт! Љмђлђр борын-борыннан безнећ миллђтебезгђ хас. Ул безнећ каныбызга сећгђн, бабаларыбыз йоласы, гадђте.

— Фариз ага, Сез туган авылыгыз шђхеслђрен искђ аласыз. Мђсђлђн, ђћгђмђбез темасына туры килђ торган џљнђрле-хезмђтлелђре...
— Ђйе. Мђсђлђн, Ќамалетдинов Нисахетдин (Нисах) абый — республика књлђмендђ билгеле аучы иде. Сугыш елларында Белоруссия, Украина џђм башка кайбер љлкђлђрдђге бњрелђр, сугышта ату-шартлаулардан куркып, безнећ якка качып килделђр. Тирђ-якларны бњрелђр басты. Алар урамнан этлђрне, каралты-сарайлардагы сарыкларны, колхоз фермаларындагы терлеклђрне буып, республикабыз хуќалыкларына зур зыян китерђ башлаганнар иде. Кљтњлђре белђн безнећ авылга да килђлђр иде. Нисах абый, ярдђмчесе Насыйбулла бабай Хђйбуллин белђн, бер сезонда 14 бњре аттылар. Нисах абыйга Буа Аучылык союзыннан Карлы елгасыныћ ярыннан ярына ќитђрлек ќђтмђ бирделђр. Мин Нисах абый белђн Карлы елгасын 2-3 тапкыр сљзђ идек: 5-6 килолы чуртаннар, бђртђслђр, алабугалар, сазаннар — зур балыклар керђ иде, 4 чилђк (32 килограмм) балык тота идек. Нисах абый мића њз љлешемне бирђ иде. Мића 9-10 яшьлек малайга (без ул чакта гаилђдђ 9 кашык) бу зур байлык, кузгалак, кычыткан, балтырган ашларына караганда бай ризык иде!
Тимерчебез Кадыйр абый  Кђримов турында тулы бер повесть яки роман язып булыр иде. Ул Татар Буасыныћ «Кулибины» булган. Тимерче буларак тирђ-як авылларда дан тота иде. Кадыйр абый ат дагалау, уру машиналарыныћ (ургычларныћ) сынган валларын, тракторларныћ ватылган детальлђрен, эш коралларын ясый иде. Тустаган, чилђк, пычак, пђке, подаука, кљянтђ, кљрђк, сђнђк џђм башка нилђр генђ ясамаган ул. Сугыштан соћ да ђле авылныћ књпчелек ирлђре Кадыйр абый ясаган бритва белђн кырыналар иде.
Ђле бњгенге кљннђрдђ дђ авылыбыз осталары: «Бу Кадыйр абый љтергесе, кайчысы...» — дип, горурлык белђн сљйлилђр.
Безнећ Татар Буасы авылында џђр елны «майныћ уны» (иске стильдђ, яћа стильдђ 23 нче май) њткђрелђ иде. Сабан туе бђйрђме иде ул. Карт бабайлар урам буйлап тђкбир ђйтеп авыл башына, «Кызыл яр» дип аталган тимерче алачыгы янына килђлђр иде. Корбан чалып, казан асып, безне, ачлыктан киселгђн бала-чагаларны сыйлыйлар иде (сугыштан соћгы авыр елларда). Сабан туе урман аланында њткђрелђ иде.

Фариз ага, мин, журнал редакциясендђ, Сезнећ хат-язмаларыгыз белђн танышкач, шундый фикергђ килдем: Сез, Татар Буасы авылы, њзегезнећ туган як тарихчысы. Алар архив документлары булып урнашачак. Бу сљйлђшњдђ, мине, Сезнећ Бљек Ватан сугышы елларындагы тормышыгызны чагылдырган мђгълњматлар кызыксындыра бит...
— Сугыш башлангач та, муллабыз Сђйфетдинов Шђрђфетдиннећ вафат булуы аеруча хђтердђ сакланган. 1941 нче елныћ октябрендђ, мин 2 нче сыйныфта укый идем. Сугыш барган чак. Мулла бабайны ќирлђгђн зиратка без, бала-чага, сђдака љмет итеп бардык. Ќеназа намазын мђчетебезнећ азан ђйтњчесе Йосыпов Сабир бабай џђм мђзине Таќетдин бабай укыдылар. Мулла бабайныћ хатыны Наџар ђби безгђ сђдака итеп кулъяулыклар љлђште.
1941 нче елныћ маенда мин 1 нче сыйныфны тђмамладым. 1 нче Май демонстрациясендђ авылыбыз урамнары буйлап кызыл флаглар белђн барабыз. Ђби-бабалар књз яшьлђрен яулык очы белђн сљртеп, безнећ шатлыгыбызга кушылып елыйлар. Моны без аћламыйбыз. Мулла бабай Шђрђфетдин дђ безнећ каршыга капка тљбенђ таякка таянып чыгып баскан иде. Озын буйлы, кић ќилкђле, ак сакаллы ќитез бабай џђрчактагыча безгђ кул болгады, шулчак укытучыбыз Гариф абый: «Бетсен муллалар!» — дип кычкырды. Без «Ура!» кычкырабыз. Лђкин ни љчен безне ќђй буе алмалар белђн сыйлаучы мулла бабай «бетсен» икђнлеген аћламыйбыз. Мулла бабай књз яшьлђрен сљртђ-сљртђ, тыныч кына ишек алдына кереп киткђч мића бик моћсу булган иде. Авыл халкы указлы муллага карата эчкерсез хљрмђтен беркайчан да киметмђде, югыйсђ. Кулаклар белђн кљрђш чорында аныћ йортын, бар милкен талап каядыр башка авылга китђлђр. 1936-1937 елларда аныћ мђџабђт йортын сњтђлђр. Мулла бабай тормыш иптђше белђн Хђлилов Вђли мунчасында яшилђр, аннары сњтелгђн йорт урынына 3×3 метрлы ике тђрђзђле йорт салалар. Халык аны кљндђлек аш-су белђн тђэмин итеп торды. Мђчетнећ манарасын кискђч тђ дин тукталмады. Картлар яшерен рђвештђ шђхси йортларда ќомга намазы укыдылар. Корбан џђм Ураза бђйрђмнђрендђ зират љстендђ бђйрђм намазлары башкардылар. Мулла бабай 1941 елныћ 15 октябрендђ вафат булды. Аны улы Габделкадыйр бабай, минем ђтием Мићнулла, Закир бабай Йосыпов, Сабир бабай Йосыпов џ. б. картлар ќирлђде. Кар яуган иде. Шунысы да куанычлы — мулла бабайныћ зур каен тљбендђге кабере џђр язны чистартылып тора. Ђ аныћ эшен яшерен рђвештђ Сабир бабай Йосыпов, безнећ кода бабай Сђлахетдин Шђрђфетдинов џ. б. дђвам иттелђр. Татар Буасы халкы њз догаларын Ќићњгђ, авылдашларыныћ сугыштан исђн кайтуларына багышлады, изге йолаларын саклап килде.

— Шђрђфетдин мулланыћ биш оныгы сугышныћ беренче кљннђреннђн њк фронтка киткђн икђн ...
— Ђйе, шулай булып чыкты шул. Бљек Ватан сугышына, фронтка ић књп улларын ќибђргђн 2 гаилђбез бар. Шђрђфетдинов Кадыйр бабай уллары: Нурмљхђммђт, Рђњф, Сафатдин, Нурулла, Камђретдин, Йосыпов Закир бабай уллары: Тђњфикъ, Гаязетдин, Зђкђрия, Гаделќан.
Мђгълњм булганча, сугышка алынучыларныћ чиге 1928 нче елгы егетлђрдђ тукталды. 1926 елда туган егетлђрнећ књбесе ерак Кљнчыгышка — Манчжуриягђ, Приморье ягына японнарга каршы ќибђрелде. 1927 нче елгы егетлђребезнећ кайберлђре генђ Бљек Ватан сугышы фронтына элђкте.

— Сугышта џђлак булган авылдашларыгызны искђ алыйк ђле...
— Сугыш џђлак иткђн авылдашларыбыз хђтеребездђ: Ђхтђмов Низаметдин бабай белђн Сабира ђби улы Шђрђфетдин; «Кызыл тау» колхозы рђисе булып эшлђњче Ђхмђтсафа Ђбелханов абзый 1942 ел башында сугышка китеп, шул елныћ апрель аенда ук џђлак булды.
Актив, эшчђн, яшелчђ, ќилђк-ќимеш њстерњче Кђрим бабай Булатов миџербанлылык йљзеннђн 1941 елда Ленинград блокадасыннан килеп чыккан 9 кешеле яџњд гаилђсен асрады. Бу гаилђ сугыштан соћ њз шђџђренђ кайтып киткђч, књз яшьлђре белђн сугарылган рђхмђт хатлары ќибђреп торды. Кђрим бабайныћ улы Булатов Халит сугышта 1943 елда июль аенда џђлак булды.  Авылдашыбыз Бикмљхђммђтов Мљхђммђтша абый да 1943 елныћ гыйнвар аенда сугышта џђлак булды. Мљхђммђтша абыйныћ энесе Нуретдиннећ хатыны Мђрьям апа Бљек Ватан сугышында хђбђрсез югалды.
Авылыбызда колхоз 1931 нче елда оеша — ул «Кызыл тау» дип исемлђнђ. Мљстђкыйль хуќалык булган вакытында безнећ «Кызыл тау» колхозы тотрыклы эшлђп килгђн. Хђтта Бљек Ватан сугышы чорында да љч бригадада барлыгы 18 ир-ат, 65 хатын-кыз  џђм 26 яшњсмер калуга карамастан, 209 гектар мђйдандагы арыш џђм сабан ашлыгын ќыюны бер атнада, 10 гектардагы бђрђћгене алуны љч кљндђ тђмамланганнар. 1944 ел ућышыныћ яртысы дђњлђткђ мђќбњри тапшыру исђбенђ тотылган, 39 центнер Кызыл Армия фондына ќибђрелгђн. Бер хезмђт кљне љчен 600 грамм ашлык билгелђнгђн. 2,5 гектар яшелчђ њстереп, 568 центнер ућыш алганнар. Бер хезмђт кљненђ бу 1,8 килограмм тђшкил иткђн. Тагын џђр хезмђт кљненђ 500 грамм бђрђћге бирелгђн. Ел ђйлђнђсе ясле, балалар бакчасы эшлђгђн. Мђктђп балаларын кљненђ бер тапкыр тукландырганнар. Ђ чђчњ, урып-ќыю вакытларында барлык эшчелђр љчен туклану оештырылган.
Ир-атларын сугышка озаткач авылда эшкђ яраклы ничђ кеше калганын ђйттем, шулардан љч кешенећ икесе «1941-1945 еллардагы Бљек Ватан сугышында данлы хезмђт љчен» медале белђн бњлђклђнде, андыйлар 1948 елныћ августына 58 кеше иде. «Кызыл тау» колхозы хезмђт батырлары: Ђбелхановлар, Булатовлар, Галиуллиннар, Шђрђфетдиновлар, Йосыповлар, Ќаббаровлар, Хђйбуллиннар, Шђриповлар, Хљснетдиновлар џђм башка авылдашлар, књп андый тырышлар... Авылдашларыбызныћ џђрберсе сугыш џђм хезмђт батыры!
Болары монда, хезмђт кырында, илебез-халкыбыз азатлыгы љчен кљрђшкђннђре, ђ књп авылдашларыбыз фашистлар белђн капма-каршы сугыштан ђйлђнеп кайта алмады, сугыш кырында ятып калды. Авыл њзенећ улларын џаман кљтеп, сагынып, юксынып яши. Сугыш безнећ авылныћ да байтак балаларын, гаилђлђрен ятим калдырды. Ђтисез-бабасыз ќитлеккђн буын ќанында сугыш ярасы ђле тљзђлмђгђн. Яралы ќаннар кадерле кешелђренећ каберлђрен эзлилђр. Шундый ятимнђрнећ берсенђ — авылдашым галим џђм язучы Дамир Рђњф улы Шђрђфетдиновка сњз бирик ђле, аныћ «Агымсуда сирень агып бара» дигђн язмасы битлђрен ачыйк:
«... Язгы кљннђрнећ берсендђ бабамны кђнсђлђргђ чакырдылар. Ђ ул кђнсђлђр дигђннђре сугыш елларында тђмам штабка ђверелеп беткђн иде. Авылга шатлыгы да, кайгысы да шуннан таралды...
... Килеп кердек кђнсђлђргђ. Председатель гаепле кеше сыман башын иде дђ, дђшми-тынмый кара мљџерле кђгазь сузды. Бабам чайкалып китте дђ њзеннђн-њзе чњгђ башлады... Бик яшь булсам да, эшнећ нђрсђдђ икђнен мин дђ сизеп алдым, бабай алдына чњгђлђп њкси-њкси елый башладым. Бабам еламады, тик бертуктаусыз иреннђре генђ калтыранды. «Шундый ђзмђвер ирне харап иттелђр бит. Каџђр генђ тљшсен бу Гитлер башына, муены астына килсен, — дип кљрсенде кђнсђлђр янындагы агайлар — Сабантуй батырын бит». Ђ очраган ђбилђр, апалар књзлђрен яулык чите белђн сљртеп башымнан сыйпадылар џђм сњз кушкандай «ятим» дип тђкрарладылар...
Бабайныћ олы учларына тагылып абына-сљртенђ љйгђ атлаганда минем башым шаулый, ђ колагымда чаћ суккандай џаман шул бер њк сњз — «Ятим, ятим», дигђн сњз яћгырый... »
Ќир шарыныћ тљрле нокталарында безнећ авылдашларныћ каберлђре калкып тора, алар љстенђ без туган авылыбыз туфрагын, туган як чђчђклђрен илтеп салабыз. Татар Буасы зур дљньяга берегђ.
Ятимлеклђргђ бирешмичђ, ата-бабалар рухына тугрылыклы булып књтђрелђ безнекелђр — Татар Буасы татарлары...

— Фариз ага, «књп авылдашларыбыз фашистлар белђн капма-каршы сугыш кырында ятып калды. Авылыбыз њзенећ улларын сагынып, юксынып яши», — дидегез.
Сезнећ кулыгызда фоторђсемнђр дђ књрђм. Илебез, халкыбыз азатлыгы љчен кљрђштђ гомерлђрен югалткан кайбер авылдашларыгыз белђн журнал укучы замандашларыбызны таныштырыйк ђле...
— Ђйе, кулымда Бљек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызныћ фотолары, џђлак булганнарныћ сурђтлђрен халкыбыз хђтеренђ кертик...
Менђ аталы-уллы Йосыпов Гайфулла џђм Имаметдин. 1909 елда туган, ђтисе Гражданнар сугышында да катнашкан була. Гайфулла абый 1941 нче елда сугышныћ беренче кљннђрендђ њк улын фронтка озата, бераздан њзе дђ сугышка китђ. Суслонгер хђрби базасында (Мари республикасында) улы Имаметдин белђн очрашалар. Имаметдин фронтка китњче хђрби эшелонда була. Ђтисе белђн улыныћ бу очрашуы соћгы була. Имаметдин абый сугыш кырында џђлак була. Ђтисе Гайфулла сугышып Берлинга ќитђ, орден, медальлђр белђн ќићњче булып туган авылыбызга кайта.
Менђ Йосыпов Закирныћ ике бертуган уллары: Гаяз белђн Мирза. 1919 елда туган Гаяз 1945 нче елныћ 7 нче маенда Германиядђ џђлак була. Нинди зур фаќига: Бљек Ќићњ кљнендђ џђлак була!
Энесе 1924 елгы Мирза 1943 елда Ленинград љлкђсендђ џђлак була.
Закир бабайныћ тагын ђле ике улы: Тђњфыйк белђн Гаделќан — сугышта катнаштылар. Тђњфыйк биш тапкыр яраланып, туган йортына култык таягы белђн кайтты. Бик књп орден, медальлђр белђн бњлђклђнгђн, ул — Сталинград сугышы герое.
Менђ Хљснетдинов Зђкђрия Борџан улы фотосурђте. 1924 елгы бу авылдашыбыз Ленинград љлкђсендђге сугыш кырында 1943 елда 19 яшендђ џђлак була.
Менђ тагын Бљек Ватан сугышында Ќићњ яулаган ике авылдашыбыз: Шђрђфетдинов Кђрим џђм Шђрђфетдинов Гыйлђм фотосурђтлђре. Алар — бертуганнар, Сђлахетдин бабай уллары...
Ниџаять, тагын бер Шђрђфетдиновлар гаилђсеннђн Камђретдин язмышы турында да ђйтми булдыра алмыйм. Аныћ ђти-ђнисе «пожарник» Кадыйр бабай белђн Мђсрњќиџан ђби бу дљньядан киткђнчегђ кадђр улларыныћ ђсирлеккђ тљшкђненђ, сугышта исђн калуына ышанып яшђделђр. Књрше авылдагы берђњ Камђретдинне Франциядђ књрдем дигђн булган. Хђрби комиссариаттан килгђн таныклыктагы «билгесез югалган» дигђн сњзлђр дђ аларныћ бу ышанычын ныгытып торган. Ђ менђ соћрак, «Хђтер» китабы языла башлагач, авылдашымныћ сугыш башында ук 6 мећ совет солдаты џђм офицеры белђн Калуга тирђсендђ џђлак булуы ачыкланган. Камђретдин аганыћ рђсеме белђн ул документны да укучылар игътибарына ќибђрђм. Сњз ућаеннан шуны да ђйтђсем килђ: Камђретдин џђм Рђњф Шђрђфетдиновларныћ исемнђре, сугыштан кайтмаган башка авылдашларыбызныкы кебек њк «Хђтер китабы»на кертелгђн.
Кызганычка каршы, Ватан сугышында џђлак булган барлык авылдашларымныћ фотосурђтлђре кулымда юк шул...
— Нђкъ сез ђйткђнчђ: Сезнећ авылдашлар каберлђре Ќир шарыныћ тљрле нокталарында калкып тора. Татар Буасы зур дљньяга берегђ.
Халкыбыз, илебез азатлыгы љчен кљрђштђ гомерлђрен кызганмаган миллђттђшлђребезне онытмавыгыз, халкыбыздан да оныттырмавыгыз љчен журнал укучылары исеменнђн рђхмђтебезне белдерђбез.

Ђћгђмђдђш
Хђмзђ Зарипов