2002 3/4

"Ирләр гакылда, куәттә хатыннардан өстен булды"

1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң илдә барлыкка килгән үзгәрешләр белән беррәттән, сәяси аренага хатын-кыз хәрәкәте калкып чыга. Татар хатын-кызлары тормышта һәм гаиләдә ирләр белән бертигез хокук таләп итә башлый. 1917 елның 24-28 апрелендә Казанда I Бөтенрусия мөселман хатын-кызларының съезды уза. Анда барлыгы 150 ләп кеше катнаша һәм шул ук елның май аенда Мәскәүдә уздырылачак Бөтенрусия мөселманнарының гомуми съездына делегатлар сайлана. 1917 елның маенда узган корылтайда мөселманнар үзләре беренче тапкыр Диния нәзарәтенә мөфти һәм 6 казый сайлыйлар. Әлеге казыйларның берсе итеп Троицкийда дарелмөгаллиматтә укытучы Мөхлиса ханым Бубый билгеләнә. Уку елы тәмамланганнан соң, ул Уфага юл тота. 1917 елның 17 июленнән Диния нәзарәтенең "Гаилә" бүлегендә эшли башлый.
М. Бубыйның мөфтияттә эшли башлавы, бигрәк тә, аның имзасы куелган Диния нәзаратының указлары дин әһелләре арасында капма-каршы фикерләр тудыра. Дини идарә җәмәгатьчелекнең фикерен белү өчен вакытлы матбугат аша "Сез ниндәен әсаскә1 бинаән2 Мөхлисә Бубыйны казый итеп танымайсыз?" дигән соравы белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
Мәхкәмәи шәргыя исеменә килгән хатларны ул чорда дөнья күргән вакытлы матбугат битләрендә очратырга мөмкин. Мәсәлән, "Сөембикә"3 журналының 1917 ел 48-49 нчы саннарында Мотаһһар бине Мирхәйдәр Камалетдиновның "Диния идарәсенә җаваб"ы урнаштырылган. Ул шушындый характердагы хатлардан дәлилләрнең тулы һәм төпле булуы белән аерылып тора.
"Эчке Русия мөселманнарының Милли идарәсенә Диния нәзаратыннан 13 октябрьдә булган сөаленә җавап:
Диния идарәсенең беренче сөале:
Сез ниндәен әсаскә бинаән Мөхлисә Бубыйны казый итеп танымайсыз?
Җавап:
Хатыннар казый була алмый түбәндәге вәҗеһл әрдән4:
1 нче аяте кәримә, сүрәи Зухруф, 18 аять: "Аллаһыга ничек кызлар тиешле булсын ки, ул кызлар зиннәтләнеп үсәләр, Аллаһыга зиннәт кирәкми, янә хатын-кызларның күп мәсьәләне аңларга көчләре җитмидер, ачыклый алмыйлар"5.
2 нче вәҗеһ хәдисе шәриф: Әбүбәкер риваяте: "Фарсы патшасының кызы хөкемдар булды дигән хәбәр Мөхәммәд пәйгамбәргә (г-м) ирешкәч, ул болай диде: "Хөкемдары хатын-кыз булган кавем уңышка һичкайчан ирешмәячәк". ("Мишкятел-мәсабих" китабы, "Имарәт һәм каза" бүлеге).
3 нче вәҗеһ: сөннәт шәрхендә болай диелә: "Имамлык һәм казыйлык Вазыйфаларын хатын-кыз үти алмас, чөнки бу ике вазыйфаны үтәү өчен алар кеше арасына чыгарга тиеш, хатын-кыз исә - гаурәт. Хатын-кызда гакыл ирләргә караганда кимрәк булу һәм аңа хөкем чыгару һәр яктан ярамаганга, бу Вазыйфаларны камил ир-аттан башка беркем үти алмас". ("Мишкятел-мәсабих" китабы, 4 җөзъэ).
4 нче вәҗеһ: хатыннарның казый булып, ирләр эшен әда6 кылуы батыйл калеб мәүзугъ булганы өчен. Аллаһы тәгалә әйтте: "Аллаһы мәхлукләрнең кайберләрең кайберләреннән артык кылу белән, ирләр гакылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларын хатыннарга инфак кылу7 белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер"8.
5 нче вәҗеһ: хатыннар казый була алмый "Ирләр дәрәҗәсе хатыннар дәрәҗәсенә караганда өстенрәк"9 булганы өчен.
6 нчы вәҗеһ: хатыннар казый булырга ярасалар, имам булырга да яраса кирәк. Чөнки бу ике фикерне аерып булмый. Р.Фәхретдин әйткән: "Хатын-кызның имамәте дөрес түгел". Ирләргә хатын-кыз һәм сабыйлар артыннан бару, тору ярамый, ("һидәйә" китабы, 1 җөзъэ).
7 нче вәҗеһ: Мөхлиса Бубыйның казый булуы Мәскәү съездының карары берлә түгел, бәлки кандидатурасы күрсәтелгәннән хатыннар гына шар салып сайлаганнар.
Моңа дәлил:
1 нче: Уфаның ахунд Мөхәммәдсабир әл-Хәсәни җәй көне Уфада Мәхкәмәи шәргыя хозурындагы голяма җыелышында Мәскәү съездының мәтбугъ10 карарларыны укып утыра иде. Шушында язылган "Мәхкәмәи шәргыянең мөваккат11 һәйәте берсе хатын-кыздан сайланыр" дип. "Менә шушы сүз өүвәл карарда һич булганы юк. Менә шулай итеп бездә матбугат берлән уйныйлар", — диде.
Мөхлисаның сайлануы фәкать кандидат күрсәткәндә кәгазьгә язылган да, шарга куелып узган иде.
2 нче дәлил: "Дин вә мәгыйшәт" журналының 14 июнендә чыккан 23-24 нче номерында съездда булган М.С. исемле бер зат яза вә әйтә:
"Ил"нең12 бер нөсхәсендә съездның гомуми казыйның берсен хатыннардан сайларга карар бирде дип язылган". Бу сүз ялган һәм хакыйкатькә хилаф Духовный собраниянең мөваккат тәшкиләте... Ул ляихәдә13 казыйларның берсе хатыннардан сайланыр дигән сүз юк иде. Андагы сүзнең мәзмүне14 фәкать алты казый бер мөфти — һәммәләре голяма дин арасыннан сайланырлар. Казыйларның берсе Эчке урда казакълардан булыр диелгән иде. Съездның гомуми мәҗлесендә ошбу маддә15 һич мөзакәрәсез16 кабул ителде. Әмма бер казыйның хатыннардан булуы тугрысында мөзакәрә дә булмады. Карар да бирелмәде. Әһле диянәттән бу эшкә һич кемсә разый булмадылар. Хәтта казыйлыкка сайлау ящикларыннан берсенә хатын исеме язылганын күргәч, диянәт әһеле17 гаять тә тәәссеф18 иттеләр. Бу эшне динне тәхкыйрь19 дип санадылар...".
8 нче — мөслим булаек. Сайлансын да, казый, хәлифә яки солтан эше гомум сайлау берлә булмый. Бу риваятькә хилаф...".
Гомуми мөселман съездының карарыннан күренгәнчә, Мәхкәмәи шәргыя идарәсенә мөфти (Г. Баруди) һәм 6 казый (С. Урманов, X. Мәхмүдов, Г. Бубый, Г. Караши, М. Бубый, Г. Сөләймани)20 сайлана. Әлеге карарга "казыйларның берсе — Эчке урда казакълардан, берсе - хатын-кызлардан сайланыр"21 дигән искәрмә дә кертелә. Ләкин бу карарны кабул иткәнче хатын-кыз мәсьәләсен тикшергәндә съезд икегә бүленеп кала. Бер өлеше аларга ирләр белән тигез хокук бирү яклы булса, икенчесе - муллалар күпчелеген тәшкил иткәне моңа каршы чыга һәм съездга килеш-мәүчәнлеген белдерә22. Шулай булса да, югарыдагы карар кабул ителә.
Казый итеп хатын-кызның сайлануы дөрестән дә XX йөзнең 20 елларында ислам дөньясында моңарчы күрелмәгән хәл була. М. Бубыйның мәгариф өлкәсендә зур роль уйнавы, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, шул ук дин әһелләре арасында олы ихтирамга лаек булуы да бу мәсьәләне хәл иткәндә игътибарга алынмый диярлек. Ул үзенең зыялылыгы, тырышлыгы, шәригать хөкемнәрен яхшы белүе нәтиҗәсендә казыя Вазыйфасында да халык тарафыннан ихтирам казана. Бөтен Русиядән хатын-кызлар аның тарафына терәк эзләп килә. 1917-1937 еллар аралыгында уздырылган мөселман съездларында кабат-кабат казыя итеп сайланып килә.
Ләкин XX йөзнең 30 елларында башланган шәхес культы аны да читләтеп узмый. 1937 елның 30 ноябрендә Башкортстан АССР НКВД тройкасы тарафыннан М. Бубый репрессияләнә һәм атып үтерелә

 ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. Әсас — нигез
  2. Бинаән — таянып
  3. «Сөембикә» — 1913 елның октябреннән 1918 елның январенә кадәр Казанда дөнья күргән иҗтимагый-сәяси, әдәби журнал
  4. Вәҗеһ — сәбәп
  5. Коръән тәфсире.-Казан,1996.-Б.526.
  6. Әда — үтәү
  7. Инфак кылу — тереклек өчен кирәк булганнарны биреп тору
  8. Коръән. "Хатыннар" сүрәсе, 34.
  9. Коръән. "Сыер" сүрәсе, 228.
  10. Мәтбуг — бастырылган
  11. Мөваккат — вакытлы
  12. «Ил» — 1913 елның 22 октябреннән Петербургта, 1914 елның ноябреннән 1915 елның март аена кадәр Мәскәүдә, татар телендә чыккан газета.
  13. Ляихә — проект
  14. Мәэмүн — мәгънә
  15. Маддә — нәрсә
  16. Мөзакәрә — фикер алышу
  17. Диянәт әһле — дин әһелләре
  18. Тәәссеф — кайгыга төшү
  19. Тәхкыйрь — хурлау
  20. "Шураи ислам" вә Мәхкәмәи шәргыя һәйәтләре сайлану // Вакыт.-1917.-17 май.
  21. Гомуми мөселман съезды // Вакыт.-1917.-17 май.
  22. Шунда ук.-16 май.

 

Рафилә Гыймазова,
КДУ аспиранты